Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШ ЧЫККАН АЛМАН ҖИРЕНДӘ

Германия-СССР дуслыгы җәмгыяте мине быел Германия Демократик Республикасына чакырып алды. Мин анда май аеның дүртеннән егермесенә чаклы булдым. Ул илгә мин катлаулы кичерешләо һәм уйлар белән бардым. Берлинга якынлашкан саен күңелем үзе ашкынды, үзе, авыр хатирәгә бирелеп, тәшвишләнеп, борчылып килүендә иде. Шушында бит, кайнар каннар белән сугарылган Германия җирендә. Берлинда, минем ирем, татар совет шагыйре Муса Җәлил үзенең яшь гомерен фида иткән. Ул — җир йөзендә яшәүче халыклар бәхете һәм аларның ирекле тормышы өчен корбан киткән миллионнарча батырлар сафының алдынгысы булган. Кеше ышанмаслык авыр шартларда асралуына — Берлин төрмәсе Моабит тоткыны булуына да карамастан, ул немец халкының киләчәге хакында уйланган. Германияне, атаклы Маркс, Энгельс, Гете һәм Бетховеннар ватанын ирекле, кешелекле, чәчәк атучы ил итеп күрәсе килгән Җәлилнең. Үзенең «Алман илендә» дигән мәгълүм шигырендә ул, үз дуслары, үз фикердәшләренә мөрәҗәгать итеп: Борыгыз муенын комсыз карчыганың, Кояш чыксын Алман җиренә,— дигән иде. Немец халкына Маркс, Энгельс, Гете, Бетховеннарны кабат кайтару көннәрен Җәлил күрә алмады. Шушы елның 7 нче октябрендә Германия Демократик Республикасы төзелүгә 20 ел тула. Мин анда бик шатлыклы көннәрдә — Германиянең фашизм кулыннан котылуына 24 ел тулу көнен тантана иткән чакта булдым. Немец дусларыбызның олылары да һәм кечеләре дә бу көнне шатланып бәйрәм итүләрен күрдем. Советлар Союзыннан килгән кунак сыйфатында ул тантанада катнаша алуыма мин бик бәхетлемен. Фашизмнан азат ителү көннәреннән соң узган 24 ел—олы тарих өчен әллә ни зур гомер түгел. Бүгенге чор кешеләре өчен ул инде — үткән бер көн, яшьләр өчен — тарих кына. Әмма аерым бер илнең язмышында ул бик зур урын били. Бу хакта Германия — СССР дуслыгы җәмгыяте җитәкчесе Лютер Больц докладында бик дәлилле сөйләнде. Немец халкының шушы 24 ел дәверендә ирешкәннәре, уңышлары, андагы үзгәрешләр ышандырырлык иде Тантаналы җыелыштан соң бәзнең ил кинорежиссеры Роман Карменның немец дуслар ярдәмендә төшерелгән •Берлин иптәш» кинофильмы күрсәтелде. Ул фильм ике ил арасындагы дуслыкның гыйбрәтле бер күренеше булды. Фильм бик күп нәрсәләр хакында сөйли. Берлинда Совет сугышчылары күмелгән һәйкәл-бакчага зыярат кыла алуымны мин аеруча бер канәгатьләнү белән әйтеп үтәр идем. Трептов-паркка мин чәчәкләр бәйләме илттем һәм фашизмга каршы көрәштә үз гомерләрен корбан иткән батыр сугышчыпарыбызга илебез сәламен ирештердем. Чирек гасыр узган. Трептов-парк каберлекләрендәге чәчәкләрнең әле бөр дә шиңгән чагы булмады, дип әйтәләр! Халыкның җылы хисе шиңми. Трептов-парктан узганда һәр даим син: «Сак бул! Бүгенге өчен нинди хак түләнгәнен онытма!»—дитәннәрне ишеткәндәй буласың. Моңа җавап итеп Һәйкәл-паркта булучы миллионнарның йөрәге: «Бары да истә, бары да йөрәктә»,— дип тибәдер шикелле. кәпәренә «Һәркемгә —үэ теләгәне» дигән мыскыллаулы сүзләр язылган. Тәрле мыс« кыллау, мәсхәрәләү юллары белән эсэсовчылар тоткыннарның рухын төшермәкчө, тез идермәкче булганнар. Бу лагерьда аларның явызлык кылуларының чиге юк. Боларны күргән бер кеше дә битараф булып кала алмас, шул кадәр кан коеп яуланган тынычлыкны саклау өчен бар көчен куяр, дип уйлыйсың. ГДРга барыр алдыннан миңа анда бик авыр, күңелсез минутлар кичерергә туры килер дип кайгырган идем. Ул җирләрдә бит минем якын кешем — ирем үзенең үтә газаплы көннәрен уздырган, һәм ул туган иленнән, якты дөньядан мәңгегә-мәңгегә аерылган җирләр алар... Әмма шул ук вакытта, мин анда ялгыз булмаячагымны, якында чын дусларның бу- лырын да онытмадым. Арада иң якыны, немец антифашисты, журналист Лвон Небенцаль һәм аның тормыш иптәше Ильза. Муса Җәлил шигырьләрен укып белүче Һәр немецка һәм шулай ук һәр совет кешесенә Леон Небенцаль исеме яхшы таныш. Леон Небенцаль Җәлил тормышының соңгы айларын ачыклауга күп көч куйган, күп еллар эзләнгән кеше. Җәлил һәм җәлилчеләрнең соңгы көн трагедиясен дә аның аша беләбез. Болар һич онытылмаслык. Леон белән Ильза ГДР шәһәрләренә сәяхәт вакытында да минем янда булдылар. Минем өчен кадерле урыннарны күрсәттеләр, ил тормышы белән, немец халкы белән таныштырдылар. Миңа булган ихтирамхөрмәтләре, олылап каршы алулары, авыр минутларда җылы сүз таба алганнары өчен минем аларга зур рәхмәтләр ирештерәсем килә. Берничә ел элек, Мәскәүдә мин Муса Җәлилнең шигырьләрен немецчага тәрҗемә иткән һәм «Кызыл ромашка» исемле фильмга киносценарий язган Эрих Миллер (Мильштат) белән дә танышкан идем. Шул чакта без аның белән якыннан дуслаштык. Миллерның авыру булуына да карамастан, Берлинда без кабат очраштык. Немец халкына Муса Җәлил сүзләрен ирештергән кешегә минем рәхмәтем чиксез зур булды һәм булыр. Тагын бер танышлык хакында җентекләбрәк сөйлисем килә. Танышу хат аша булды. Берлин шәһәрендәге тормоз заводы коллективыннан бер бригада үзләренә Муса Җәлил исеме бирелүен, шагыйрьне бик ихтирам итүләрен язган иделәр. Шунда баргач, минем бу кешеләр белән якыннан танышасым килде. Сменадан соң, заводның бер бүлмәсендә очраштык. Очрашуда Небенцальлар да катнашты. Бригада завод инженерларын һәм экономистларын берләштерә икән. Яхшы эшләре өчен аларга Социалистик хезмәт бригадасы исеме дә бирелгән. Шул бригаданың фашизмга каршы көрәшүчеләрдән берәүнең батыр исемен йөртүе —Совет халкына, Җәлил һәм җәлилче батырларга немец хезмәткәрләренең олы ихтирамы билгесе, әлбәттә. Муса Җәлил исемен йөртүче бригада эшләгән завод коллективы традицияләргә дә бай икән. Беренче эшчеләр Советы да 1918 елда шушы заводта оештырылган. Без озак сөйләшеп утырдык. Муса хакында аларның күбрәк беләселәре килде. Соңыннан немец иптәшләр үз телләрендә Мусаның күп кенә шигырьләрен укыдылар. Муса исемен йөртүче бригада Германия — СССР дуслыгы җәмгыятенә керә. Үзенең тырыш хезмәте белән ике ил арасындагы дуслыкны ныгытуга, немец халкы яшәгән илдә кабат фашизм сөремен булдырмауга күп көч куя. Германия — СССР дуслыгы җәмгыятендә андыйлар — меңнәр. ГДРда булганда миңа бу оешманың җитәкчеләре белән дә, гади кешеләре белән дә күп очрашырга туры килде. Ул очрашулар минем күңелдә җылы хис калдырдылар. Бик күп яхшы кешеләр белән танышу бәхетен татыдым, немец дусларыбызның эше һәм тормышы хакында белүем бермә-бер артты. Бу сәяхәт минем бик күп хатирәләремне яңартты, күңелгә күп нәрсә бирде. Мусаның Германия турындагы матур хыялы Германия Демократик Республикасында тормышка ашырылуы чиксез куандырды. Мин Социализм кояшы нурларыннан яктырган, яңабаштан үзгәреп, үсеп килүче ирекле илне күрдем. Ул илдә яңадан-яңа, эчкерсез һәм чын дуслар таптым. Күңелләрне берләштерүче шушы дуслыктан да олырак хәзинәнең җирдә булуы мөмкин дә түгелдер! дип уйландым мим, ул ил белән хушлашкан чагымда.