...КЕШЕЛӘР КИЛӘ ШАГЫЙРЬГӘ
Мостай Кәримгә 50 яшь тулу уңае белән Әле монсу. әле борчулы. әле иркәли, әле шелтәли торган тавыш, әмма бер вакытта да дөнья ыгы-зыгысына битараф булмаган һәм кешеләргә дә тынычланырга, битараф калырга юл куймаучы ул ниткән тавыш, кем тавышы, кайдан килә торган өн дисезме? Ул — шагыйрь Мостай Кәрим тавышы, гражданин һәм яралы солдат тавышы. Язылып торган төп урыны Өфе каласы булган һәм «Башкорт халык шагыйре» дигән дәрәжәле исемне алган Мостай өчен, әйтергә мөмкин, сугышны;; да, яшьлекнең дә һәм яшьлек белән бәйләнешле барлык изге сыйфатларның — сөю-сәгадәтнең, дөньяны балаларча эчкерсез яратуның һәм, вакыты белән үзеннән-үзе оялып, чак кына тотлыгып калуның — берсенең дә, берсенең дә чиге булганы юк. Ул дөньяны тагын да матуррак итеп кору өчен һаман сугыш кырында кала, шул ук вакытта, ярасы сызлаудан тукталып торган араларда, үзе алган калалардан бик үк канәгать тә булмагандай, һәрхәлдә, үзе алардан өстенрәк торып, үзеннән-үзе шаян гына көлеп куярга да көч вә куәт таба: Сабантуйдан җәяү кайтып киләм... Көн эссесс ннде басылган. Бөтен нәрсәм төгәл, тик нишләптер Кәпәч төшеп калган башымнан. Әнә шул кешегә, Агыйдел ярындагы моңлы сандугачка, күнел яраларын курыкмыйча әйтә белүче, ә күбесенчә аларны бер якка куеп, тешен кысып, тагын һәм тагын сугыш кырына ташланучы тәвәккәл солдатка, шагыйрь Мостай Кәримгә 50 яшь тулган, имеш. Ышанасы килми, шаярта гынадыр. Ышанасы килми, шул ук вакытта, нәкъ шушы факт белән бәйләнештә, мин шагыйрьләр язмышы турында уйланам. Катлаулы язмыш кичерәләр алар, шагыйрьләр. Аларнын беришесен дус-ишләре, поэзия цехынын бармак беләв генә санарлык бәндәләре — бары тик шулар гына кабул итә, шулар гына кул өстендә чөеп йөртә. Кин халык язмышы, дөнья язмышы алар- ның жилкәсе артында кала. Шагыйрьләрнең тагын икенчеләре бар: аларын, шул эшнең әһелләре белән берлектә, үз халкы таный, үз халкы хөрмәтли. Бәхетле яз- мышлылар болар. Мостай Кәримне без әнә ШУЛ бәхетлеләр арасында күрәбез. Мондыйлардан башка тагын, дөресрәге, шулардан үсеп чыга торган өченчеләре — бик бәхетлеләр бар. Аларны, үз халыклары, шул эшнен үз осталары белән бергә үк, башка халыклар да үз баласы, үз жырчысы итеп, кочак җәеп каршы ала. Мостай Кәрим үзенең зур таланты белән әнә шул бик бәхетлеләр арасына да үтеп кергән шагыйрь. Мәшәкатьләр һәм сугышлар белән тулган безнен бу дөньябызда аның тавышы еракларга, бик еракларга яңгырап өлгерде инде. Шагыйрь, драматург, ялкынлы публицист, актив жәмәгать эшлеклесе Моста й Кәрим турында күп кенә матур һәм гадел сүзләр әйтелде, киләчәктә әле тагын да әйтелер. Аның күпкырлы эшчәнлегенен һәрберсе үзенчә ялтырый торган һәр кыры турында аерымаерым монография язсаң да хәләл булачак. Бу безнең кочак житмәстәй Мостай- ны кочарга азаплануыбыз түгел, бу — бары тик талантлы коллегабызның, дустыбызның, юк-юкта безнең янга, әле кәпәчен югалтып, әле безнең арада юри югалтыр өчен килеп Калдырып китәләр ана Борчылу, әрнү, яра... Шуна аның карашында Моңсулык арта бара._ Шул ук вакытта дөнья — дөнья булып кала. Әрнү, яралар белән беррәттән, анын шатлыклары да, шуклыклары да, мәзәкләре дә бетәсе түгел һәм бу соңгылары шагыйрьне күзләрен икенче төрле ачып жнбәрергә мәжбүр игәләр. Бер кнч шагыйрь күзләреннән Боркелеп нурлар акты, Гүя чулпан алдан калкып, Чылтырап таннар атты. Нигә сон ул тамаша шагыйрь өендә генә булырга тиеш тә, нигә бездә, гади кешеләр өендә булмаска тиеш икән? Өметсез шайтан, диләр. Юк, без өметне өзмибез әле. Киләчәктә .Чостайның яңадан-яңа нәфис шигырьләрен уку, көчле сәхнә әсәрләрен күрү белән бергә,— белмәссең дөнья хәлләрен — бәлки, шагыйрьнең сабан туеннан кайтышлый, сәрхүш баштан төшереп калдырган кәпәчен дә табып куярбыз. Югалтырга ярыймы сон шундый талантлы башта йөргән кәпәчне! г Фатих ХӨСНИ чыга торган кадерле кунагыбызның 50 еллык бәйрәме унае белән урынлы әйтелгән бер сүз генә. Аннары тагы, форсаттан файдаланып, журналыбызның бу санында бирелә торган яна шигырьләренә бер соклану. Әле юл арасында ялтырап китә торган шуклык — нәкъ Мостай шуклыгы, әле дөньяның катлаулылыгы турында тынып уйланып калулар, әле, гомернең үтә барганын сизеп, чын шагыйрьләрчә моңлану — сокланыр бизәкләр күп бу шигырьләрдә. Илле яшь1 Ләкин чын шагыйрьгә картаю юк. Тын «үл буенда ялга туктап, башкаларны уздырып жибәрү юк. Шагыйрь һәр даим кешеләр белән, кешеләр хәсрәте — аның хәсрәте, кешеләр шатлыгы — аның шатлыгы: