Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

КОЯШ АЛЫП КИЛДЕЛӘР Чын мәгънәдә дуслык тантанасы һәм ижат бәйрәме булып истә калган бу көннәрдә — РСФСРда Үзбәк әдәбияты һәм сәнгате декадасы Горькийда башланып безнең Татарстан «ирләрендә ике көн дәвам иткәндә — газета битләрендә үзбәк дусларыбызнын сәнгате белән әдәбиятына кайнар ихтирам, зур хөрмәт һәм чиксез соклану белдергән шундый сүзләр бик еш күренде: «Алар кояш алып килделәр!» Әйе. кызыл розалар, ак мамык, шаулы бакчалар яшеллеге һәм йөзләгән-менләгән звяодфаб- рикалар силуэты белән чигелгән искиткеч зур келәмне хәтерләткән кояшлы республикадан безгә кунакка үзбәк жырлары һәм шигырьләре, үзбәк китаплары һәм нәфис фильмнары, әдипләр, артистлар, рәссамнар һәм композиторлар — барлыгы 350 кеше килде. Дусларыбыз Казан белән. Татарстанда Ленин исеменә бәйле урыннар (университет. музей, Кокушкино) белән таныштылар, ижат оешмаларында очраштылар, эшчеләр һәм игенчеләр коллективларында чыгыш ясадылар. Халык аларны сәхнәләрдә һәм экраннарда күрде, радиодан тыңлады аларның китапларын һәм сувенирларын алды, аларны чын күнелдән алкышлады Кунакларны каршылаганда Казан вокзалыннан ук башланган ягымлы музыка, жыр һәм бию аларны юлбашчыбыз Ленинның туган каласы Ульяновскига озаткан минутларга кадәр тантана итте. Декаданын Казандагы көннәрен башлап жнбәргән тантаналы жыелыш В. И Качалов исемендәге драма театрында уздырылды. Аны Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе С. Г. Батыев ачты. Беренче сүзне КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Ф А Табееа сөйләде һәм кунакларга Ленин рәсеме төшерелгән барельеф тапшырды Аннары сүзне Үзбәкстзн ССР Верховный Советы Президиумы председателе Я. С. Насретдинова алды һәм ул да. үз чиратында, үзбәк халкы исеменнән алып килгән истәлек бүләкләрен бирде Декадага Ташкенттан хәзерге совет әдәбиятының нн күренекле вәкилләре — Үзбәк- стан язучылар союзы идарәсе председателе Камил Яшен, халык шагыйрьләре Зөлфия һәм УАгун. шагыйрь һәм прозаик Хәмид Голәм, Әсгать Мохтар, прозаик Ибраһим Рәхим, шагыйрьләр Рамэ Бабажан. Мир мөхснн. Гөлчәһрә Нуруллаева. фитология фәннәре докторлары X Абдусамдтов. Л. Каюмен язучы Сафаров. Кара Калпак шагыйре Хужанаэаров. «Звезда востока» исемле русча әдәби журнал редакторы Г. Владимиров иптәшләр килгәннәр иде Алар белән бергә чыгышларда РСФСР язучылары союзы исеменнән франц Таурин. Антонина Коптяева. Юрий Рытхэү һәм үз яэучыларыбыздан X. Туфан. С Хәким. I • Ахунов һәм башкалар актив катнашты. Очрашулар В И. Ленин, Габдулла Түкай һәм Муса Жәлил һәйкәлләренә чәчәк куйганда. Язучылар союзында. М Горький исемендәге үзәк культура Һәм ял паркында, халыкара яшьләр лагере «Волга»да һәм хәрби частьларнын берсендә үткәрелде. РСФСРда Үзбәк әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрен Казаяда үткәрү уңае белән һәм ирешкән нжади укышлары өчен үзбәк дусларыбызнын 10 коллективы Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының почет грамоталары белән бүләкләнде. Менә алар халык биюләрен башкаручы атказанган дәүләт ансамбле «Бахор». Үз- бәкстан дәүләт филармониясенең «Шатлык» исемле жыр һәм бию ансамбле, шул ук филармониянең Хорезмдагы «Ляэги» ансамбле. Кара-Калпак дәүләт филармо ннясенен жыр һәм бию ансамбле, халык артисты Батыр Закиров житәкчелегендәге эстрада группасы. Үэбәкстан ССРныи язучылар. композиторлар. художниклар һәм кинематографистлар союзлары. Үэбәкстан ССР театр жәмгыяте Сонгы кичәсе Мәскәүдә тәмзмлаигаи декада турындагы куанычлы һәм онытылмас тәэсирләрне үзбәк дусларыбызнын берсе. Үэбәкстан Фәннәр Академиясе член- корреспонденты Иззат Салтанов «Литературная газета»да түбәндәгечә язып белдерде: «Биредә, дөньяга ин бөек юлбашчыны һәм фикер нясеи биргән Иделдәге борынгы калаларда, без бик күп кешеләр белән танышканда, хезмәт ияләре белән очрашканда һәм укучылар алдында чыгышлар ясаганда аеруча зур дулкынлану кичердек: чөнки алар бит барысы да Ленин якташлары иделәр! Иделлеләр безне үзбәк әдипләрен һәм артистларын ихлас күмел белән, кайнар хисләр белән кабул иттеләр! Биредә. Россиниен йөрәге итеп саналган үзәкләрдә, үзбәк сүзләре нәкъ безнең үз өебездәгечә ук иркен һәм көчле яңгырады » ЛЕНИН БУЛГАН ЖИРЛӘРДӘ Бу маршрут Абаканнан башланды да Красноярск өлкәсендә Ленин булган урыннар буйлап (Минусинск. Шушенское. Красноярск) дәвам итте СССР Ятучылары Союзы оештырган зур бер төркем язучылар — Мәскәүдән Лев Кассиль. Мария Прилежаева. Маргарита Алигер, Ирина Левченко һәм тагын унлап әдип. Ленинградтан Даниил Гранин белән Владимир Таропы- гин. Белоруссиядән Евдокия Лось белән Микола Аврамчик, Эрмэнстаннан Сильва Капутикян. Грузиядән Алио Мирцхулава. Тажикстаннан Җәләл Икрами. Татарстаннан Зәки Нури, Башкортстаннан Әнвәр Бикчәнтәев, Кыргызстаннан Омар Солта- нов. Латвиядән Милда Лозберга, Литвадан Юзас Мацявичус— Ленин темасына язылган әсәрләрне пропагандалап, искиткеч киң. куәтле индустрия крае саналган Красноярск җирләрендә бик куп чыгыш ясадылар, лениниананы яңа әсәрләр белән баету өчен материал өйрәнделәр, завод-фабрика клубларында һәм культура сарайларында эшчеләр белән очраштылар. Красноярскида һәм СаяноШушенскоеда гигант электр станцияләрен төзүчеләрнең эше белән таныштылар. «Тугандаш әдәбиятлар атналыгы» дип аталган бу сәяхәт һәм бу очрашулар халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгы тантанасы, эшлекле ижат бәйрәме булып үтте. Әдипләр аны «В. И. Ленин һәм совет әдәбияты» дигән темага теоретик конференциядә сөйләшү белән тәмамладылар. НӘШРИЯТ БӘЙРӘМЕ Татарстан дәүләт китап нәшриятының эшли башлавына 50 ел тулу көне киң катлау укучылар, жәмәгать оешмалары, язучылар, Мәскәү. Куйбышев. Уфа. Чебоксар калаларыннан вәкилләр катнашы белән эшлекле һәм истәлекле ижат бәйрәме буларак билгеләп үтелде. Актерлар йортында үткәрелгән тантаналы кичәдә юбилярны Партиянең өлкә комитеты. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исеменнән өлкә комитеты секретаре М. Ф. Вәлиев котлады. Шунда ук совет әдәбиятын үстерүдә һәм китап бастыруны оештыруда ирешкән уңышлары өчен китап нәшриятын Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының мактау грамотасы белән бүләкләү турында указ укылды һәм мактау грамотасы нәшриятка тапшырылды. Журналистлар һәм язучылар, эшчеләр һәм нефтьчеләр, игенчеләр һәм хәрби хезмәткәрләр. мәгариф эшлеклеләре һәм комсомоллар исеменнән сөйләүчеләр нәшриятны, аның күп санлы работникларын бәйрәм көне һәм бүләкләнү уңае белән чын күңелдән тәбрикләделәр. Ә нәшриятта күп еллар буена уңышлы эшләгәннәре өчен лаеклы бүләк алучылар аз түгел иде: Татарстанның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем 3 кешегә. СССР Министрлар Советы каршындагы матбугат комитеты һәм Культура работниклары профсоюзының Үзәк Комитеты карары белән «Матбугат отличнигы» значогы 4 кешегә һәм мактау грамотасы 3 кешегә. РСФСР Министрлар Советы каршындагы матбугат комитеты һәм Культура работниклары профсоюзының Үзәк Комитеты мактау грамотасы 6 кешегә. КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының мактау грамотасы 10 кешегә (шул җөмләдән Язучылар союзы членнары Сафа Сабиров. Тихон Журавлев, Шамил Рәкыйпов), Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының мактау грамотасы 5 кешегә. Культура работниклары профсоюзының Татарстан өлкә комитетының мактау грамотасы 12 кешегә һәм Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы матбугат идарәсенең мактау грамотасы 21 кешегә бирелде. Нәшрият директоры Г. К- Кама- лиев, баш редактор X. Я. Гобәйдуллин һәм редактор Ф Гайнанова иптәшләрнең эш- чәнлеге РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирү белән билгеләнде. Нәшриятыбызны Язучылар союзы идарәсе һәм «Казан утлары» редакциясе түбәндәгечә котладылар: СӘЛАМ СИҢА, ИПТӘШ НӘШРИЯТ1 Сәлам 50 яшь тутырып, акыл һәм зирәклек җыеп. көр тавыш белән, тулы көчкә сөйли башлаган көнеңдә. Без синең белән аеруча якын, бербере- безгә аеруча кирәкле кешеләр бит. 50 ел эчендә Татарстан китап нәшрияты татар язучыларынын меңләгән кулъязмаларын ташка бастырып, китаплар итеп, нәфис әдәбият сөючеләргә тапшырды. Меңләгән, ун меңләгән, йөз меңләгән данә итеп, тау- тау итеп, ерак калаларга, авылларга җибәрде һәм шуның белән ул хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Моннан берничә көн элек бөтен дөньяга атаклы итальян балалар язучысы Джанни Родари Казанда булып, безнең нәшрият чыгарган «Зәңгәр ук сәяхәте» китабына болай дип язды: «Мин Казанда бик күп яхшы кешеләрне һәм үземнең китабымны очраттым. Мин китабым язмышына сокланам, чөнки ул татарча сөйли белә, ә мин татарча белмим. Хәер, бер сүз беләм икән: Рәхмәт!» Әйе. хөрмәтле нәшрият, син күп төрле телләрдәге китапларны татарча сөйләтеп, татар укучыларын дөнья культурасы белән дә таныштырасың. Сәлам сиңа, мәйдан тоткан илле яшьлек баһадир! Котлы булсын бәйрәмең! Уңышларың гел артып торсын! Татарстан язучылар союзы идарәсе КАЛӘМДӘШ ДУСЛАР1 Борын-борыннан иң якын күршеләрне ут күршеләре дигәннәр. Ягъни алар бербере белән якты һәм җылы бүлешеп, берберенә изге ниятләр һәм яхшы теләкләр белән яшәгәннәр. Сез — безнең ут күршеләребез. Бар булганын бергә бүлешеп, бер шатлык белән шатланып, бер үк борчулар белән борчылып яшәгән дусларыбыз! Җуриалыбызның бик күп авторлары һәм сотрудниклары сездә хезмәт чыныгуы алган. редакторлык мәктәбенең әлифбасын нәшриятта өйрәнгән кешеләр һәм инде җитлеккән әдипләр. Юмарт кулның байлыгы бүлеп биргән саен арта ул. Нәшриятның үзендә дә югары белемле, уз эшен бик яхшы белгән һәм чын күңелдән яратып эшләгән редакторлар художниклар, корректорлар, техник редакторлар һәм башка бик күп белгечләр бар. Алар кулы аша үткән китаплар илебезнең төрле урыннарында үзләренең укучыларын таптылар Бу китаплар эчтәлекләре һәм художество оформлениеләре ягыннан елдан ел баерак, матуррак була баралар Шуңа күрә дә алар кибет киштәләрендә озак ятмый. Бәйрәм көнендә Сезгә теләгебез шул. уңышларыгыз, Шатлыкларыгыз мул булсын! Илле еллык хезмәт бәйрәмегез белән тәбрик итәбез Сезне, якын дуслар. Ут күршегез — «Казан утлары». 1 август. 1969 ел. ДЖАННИ РОДАРИ-КАЗАН КУНАГЫ Италиянең күренекле балалар язучысы бездә кунакта булды. Казаннын тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышты Ленин темасына әсәрләр язу вчен. ул Владимир Ильичның университеттагы мемориаль бүлмәсе, Казан һәм Ленино Кокушкино музейларындагы материалларны аеруча җентекләп өйрәнде. Язучылар союзында безнең әдипләр белән очрашу вакытында Джанни Родари республикабызда әдәбият, сәнгать һәм культура өлкәсендәге казанышлар, язучыларның ижат планнары һәм аш шартлары турында тирән кызыксынып сорашты һәм ишеткәннәрен куен дәфтәренә яза барды. Татарстан китап нәшрияты директоры Г. К. Камалиев хөрмәтле кунакка анын Казанда чыккан ике китабын бүләк итте Дустыбыз Родари «Казан утлары» журналына үзенең яңа әсәрләрен җибәрәчәк. Д Родари (иртада) М Зарипов һәм Г. Ахунов лар белән. «ВИТЕБСКОЕ ПОДПОЛЬЕ» ДИГӘН ЯНА КИТАП ҖӘЛИЛ ҺӘМ ҖӘЛИЛЧЕЛӘР ТУРЫНДА Бу китап күптән түгел Белоруссиядә басылып чыга. Анда фашистларга каршы Витебск өлкәсе жирләрендә сугышкан татарлар—Муса Җәлил оештырган «Идел- Урал» легионы кешеләре турында да шактый күп язылган һәм Идел татарлары батальонының партизаннар ягына чыгуы Витебск подпольесының зур жиңүе буларак бәяләнә. 1943 елның 19 февраленә каршы төндә махсус эшелон белән Витебскнга китерелгәч, батальон Бабнничн һәм Белы- нович авылларына озатыла. Бу турыда подпольечылар шушы төнне үк партизаннарга тулы мәгълүмат бирәләр Партизаннар белән күрешү, алар янына чыгу инициативасын үз өсләренә алучылар менә кемнәр була: батальон командирының (немец майоры Зеке) адъютанты Тажиеа, взвод командирлары Юсупов, Галиев. Трубкин, Лотфуллин, штаб ротасы командиры Мөхәмчэтов һәм анын ярдәмчесе Рәхимов, врач Җухов, ветврач Муталло, хужалык бүлекчәсеннән Рәхимов. Сеньхоао авылының Нина исемле кызы (фамилиясе Буйнн- ченко) аларга Сысоев җитәкчелегендәге партизаннар отряды белән злемтәгә керергә ярдәм итә («Пропуск сыйфатында үзенең кызыл яулыгын һәм записка бнрә»). Батальонның баш күтәрүе вакыйгасы китапта партизан А. Н. Немыкнн исеменнән түбәндәгечә тасвирлана «1943 елның 22 феврале төнендә» Двинаның сулъяк ярында гранаталар шартлау һәм автомат чиратлары ишетелде — татарлар гитлерчы команда составын юк иттеләр Ярты сәгатьтән сон барысы да тынды. Иртәнге сәгать 8 дә беренче Витебск партизаннар бригадасына барлык техникасы, сугыш припас- лары, азык әйберләре, кием-салымнары, атлары белән алты йөзгә якын татар сугышчылары килеп кушылды. Бу совет армиясенең 25 еллыгы көнендә булды. Партизаннар да, тугандаш татарлар да чиксез шатландылар, күпләрнең күзләрендә яшь. Шунда ук дулкынландыргыч митинг үткәрелде Ләкин үзләренең жәфалану һәм кимсетелүләре өчен патриотларның байтагы фашистлар белән хисаплаша алмады Шофер тарафыннан кисәтелгән майор Зеке үзенә ярдәм чакыртырга өлгергән булган Гитлерчылар Витебскндан Сеньково авылына тиз генә жәэалау отряды жибәргәннәр Очынып килеп, алар сонгы кешеләр булып чыгачак Жуковны, Тажневны. Рәхнмовны һәм күи кенә башкаларны кулга алалар. Күреп торган кешеләр фашистларның патриот татарларны ерткычларча җәзалап үтерүләрен сөйлиләр Партизаннар ягына чыккан сугышчылар фашист басып алучыларга каршы батырларча сугыштылар Мәсәлән. 28 февральдә Сысоев отряды Щелбов урманнарында жә- залаучыларнын чолгау боҗрасын өзә һәм дошман тылына үтеп кереп җимергеч улар ясый, ә татарларның төп rpynnibi Сысоев отрядында иде Поповичи авылы раЛонын- да отряд фашистларның 6 танкысын, автомашинасын юкка чыгара һәм берничә гитлерчы солдатны пленга ала. Бу операциядә Тимошенко. Сергиенко. Хафизов. Юсупов һәм Сәйфетдинов үзләрен аеруча күрсәтәләр. Шулай ук сугышчы Гарнаев. батальон комсоргы Әхмәт Зыятдинович Галиев зур каһарманлык эшли». «КАМА ТАҢНАРЫ» ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘСЕНДӘ Әдәби берләшмә членнары Фәннур Сафин Фәния Хужиәхмәтова. Мнзхәт Хәби- буллин. Айдар Хәлим химиклар көненә багышланган тапшыруда катнашып, республика телевидениесендә чыгыш ясадылар Яшь авторлар Түбән Кама шәһәренең бүгенгесе һәм киләчәге, аның культура тормышы турында сөйләделәр, яңа шигырьләрен укыдылар. Түбән Кама шәһәренең 46 номерлы техник училищесында (директоры Нәжнп Гафиятуллин) әдәби журналларны күп алдыралар. кичәләр еш оештырыла, концертлар куела. Шундый кичәләрнең берсе Муса Җәлилгә багышлап үткәрелде. Муса Җәлил шигырьләрен русча һәм татарча иң яхшы укучыларга бүләк итеп Г. Тукай, һ Такташ, М. Җәлил китаплары тапшырылды. Берләшмә членнары 3. Сәмигуллнн, Р Хисмәтуллин, В. Зәйнетдинов, Ф Сафнн. Р Юнусов, А. Хәлим шәһәрнең медицина училищесында, нетфехимня техникумында, бишенче номерлы урта мәктәптә укучылар белән очрашып хәзерге татар әдәбияты турында сөйләделәр, үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар. ӘДИПЛӘР ПОРТЫ Актерлар йорты... Композиторларның концерт залы. Художниклар өчен нжат мастерское Болар барысы да Казанда бар инде. Күптән түгел Язучылар союзы идарәсендә Казанда салынырга тиешле әдипләр йорты проектының эскизы тикшерелде һәм хупланды. Аның 300 дән артык кеше сыйдырышлы зур залы, ижади очрашулар өчен конференц-залы, китапханәсе. Язучылар союзы идарәсе, аның нжат секцияләре, әдәбиятны пропагандалау бюросы, «Казан утлары» журналы редакциясе һәм Литфондның Татарстан бүлекчәсе өчен аерым бүлмәләре. ашханәсе, фотолабораториясе һәм кунак бүлмәсе булырга тиеш. Бинаның урыны Карл Маркс урамы белән Комлев урамы кисешкән чатта. Художниклар йорты белән Сәнгать музее янында булуы планлаштырыла,