Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫ ҮЗ ЮЛЫННАН ТАЙПЫЛДЫРМАКЧЫЛАР ИДЕ

Галиасгар Камал турында исталеклар китабыннан ЯЛ ек23 24 бистәнең чуплек башыннан Кабан куленә таба барган ура- V* * X' Г^В ВИ мы м Е ваиглвс т °вская шуңа янәшә яткан урамны Сенная һәм ttll HvM Печән базары мәчете янында шул урамнарны аркылыга кискән В урамны Московская3 дип йертәләр иде. Нәкъ менә шул урамнар чатында, нәкъ менә шул мәчет янында мәшһүр «көфер почмагыя — атаклы Печән базарының кыл уртасы. Нишләп «көфер почмагы» дип атаганнар соң ул чатлыкны! Ченки бу базар чатына җыен эшлексез, җыен гайбәтче — барлык җеяуле сәүдәгәрләр җыйнала торган булган. Бу — алыш-биреш итә торган, сәүдә бирҗасы сыман урын. Монда җыйналучыларның күбесе ишанга кул биргән мөритләр. Алар узган-барган артыннан сугенеп, эт шикелле ереп калучылар — телләре авызларына сыймаучылар. Болар костюм кигән, ак яка куйган, галстук таккан кешеләр артыннан: — Ләгънәт камыты кигән! Инде тавык аягы гына тагасың калган! Деннән язган җәдит, йөзең кара булгыры!— дип акыралар. Алар өчен һәрбер эшләпә кигән кеше— «кяфер!»,- ирләр алдында йөзен капларга өлгермәгән хатын-кыз — «эштән чыккан, оятсыз!»; чәчә җитә төшкән, мыегым «сениетче» кыска кырыкмаган шәкерт «шифыр-, күмер карагы!», тагын әллә кем, тагын әллә нинди гөнаһлар кылган дәһри... Алар гел юкка бәйләнергә, сугышыргә-кыйнашырга гына тор. тар. Ченки алар уенча русча белу де, гәзнт-журнал уку да, театрга, «томанный кәртине» карарга бару да, хәтта гармун уйнау, җырлау, рәсем ясау да зур гаеп. Алай <ына да түгел, генаһ! Алар: «Без кадим, без мөэмин-мөселман!» дип кукрек сугып мактанучылар. Күз буяу өчен генә мәчеткә кереп, өйлә намазын укыйлар Әмма алардаи һеркайчон тончыл беткән сыра, куй мае исе аңкый. Алар. Җамали яки Рамазан «кәрчүннегене» * чәйгә керәбез, дигән булып, «пирешләп» * кәнә торалар. Чәйнеккә чәй урынына сыра салдырып китертәләр дә, аны чынаякка бүлеп, каннар чәй эчкәндәгечә, өра-өрә капкан булып кыланалар. Куен кесәләреннән «мегъҗүи» өзелми*. Шуны борчак кадәр генә кабып, көне буе мәлҗерәп, хыялланып йериләр Тел астына вак тәмәке салып, шуны каэ тизәген чәйнәгәндәй чейнөп, көнозын ямь-яшел текерек текереп йөриләр Ахшам җитте исә шкаф сыман еак кибетләрен ябып, «Болгер», «Амур» гостиницаларындагы рестораннарга чабалар, аерым номерларга бикләнеп, тәннәр буенча типтерәләр. Моннан да әшәкерәкләре — «кызыл фонарьлы йортларга» йөрүчеләре дө юк • Хәзерге Татарстан урамы. ’ Хезерге Париж Коммунасы урамы, • Хезерге Киров урамы. 4 Харчевня — чәйханә. 1 Сыралап. 24 Әфьюн катнаштырып ясалган исерткеч. 12 «К У » М 10. 177 түгел!.. Бу итчеләр, тиречеләр, ончылар һәм шуның ише имгәкләрнең Акком асты, Күл буе, Әҗем, Тегәрҗеп урамнарында үз йортлары, үз мунчалары, үзмал-туарлары һәм хатын, бала-чагалары бар. Хәтта кайберәүләрнең икешәр аты, икешәр сыеры булган кебек, ике-өч хатыннары да бар... Печән базары мәчетенең ишеге төбендә үк — базарның нәкъ уртасында «көфер почмагы» атаманнарыннан берсе Мөхәммәтҗан Хафизның кибете. Аңа каршы ук Җиңги Садыйкның мех товарлары кибете тора. Мөхәммәтҗан Хафиз белән Җиңги Садыйк бик якын әшнәләр. Икесе дә «Гәреч юлы» 1 ягыныкы булып, икесе дә авыл һөнәрчеләренең җелекләрен суырып, башта имана сатып алып, аннан соң ярлы-ябагайга яңа икмәккәчә бурычка биреп тору юлы белән баеган, ахырында Казанга килеп эш җәеп җибәргән кешеләр. Бай дигәчтен дә Мөхәммәтҗан Хафиз Җиңги Садыйк кадәр үк колачын артык киң җәя алмаган. Башта ул авыл арасында җәяүле сатучы — «кырык тартмачы» булса, шәһәргә килгәч, «шкафчы»га гына әйләнгән. Җиңги Садыйк магазинының ишек өстендә алтын хәрефләр белән: «Торговой дом Садык Хәйбуллин» дип язылган вывеска да бар. Аның магазины белән рәттән Үтәгәннәр, арырак Үтәмешләр, каршы якта Гайнетдин Сабитовлар һәм башкаларның кибетләре, «Борадәрән Кәримовлар матбагасы»25 26 27 да, «Васита» китапханәсе дә ерак түгел. Садыйк Хәйбуллин Казанның зур байларыннан санала. Аның Тегәрҗеп 3 урамында асты таш, өсте агачтан салдырган зур йорты, таш кладовое, зур-зур амбар-курасы, җитмеш төп алмагачлы җиләк-җимеш бакчасы, шундук ак мунчасы һәм түбә очына ай куйдырып эшләткән беседкасына кадәр бар. һәм «Питырбурда» да, Уфада да шундый ук мех магазиннары бар. Ул үз товарлары белән Мәкәрҗәгә дә, Минзәләгә дә. Эрбет ярминкәсенә дә йөри. «Йөри» дигәч тә, бу эшләрнең берсен дә диярлек ул үзе башкармый. Аларны ул иң ышанычлы туганнарына, дусларына тапшырган. Үзе алар өстеннән күз-колак булып кына тора. Аның чын мәгънәсендә компаньон булган, уртак файдадан тиешенчә өлеш ала торган эш йөртүчеләре дә, шулай ук. дәрәҗәсенә карата гына хезмәт хакы ала торган түбәнге хезмәтчеләре дә җитәрлек. Ул һәркөнне иртәнге намазгача йокыдан тора, тәһарәт алмас борын ук хуҗалыгын барлап чыга. Эленке-салынкы йөргән хезмәтчеләрне кисәтә. Күбесенчә аш өендә бутала, пешекче хатыннар эшенә тыгыла. «Ит-майны күп тотасыз, утынны күп бетерәсез, чәй-шикәрнең чамасын, икмәкнең кадерен белмисез».— дип җенләнеп йөри. Әгәр дә аныңча булмаса. икмәк-күмәчне үз кулы белән турый, чәйнеккә чәйне үзе сала. Шикәр ваткычы алып, шикәрне үзе ваклый, «Заманалар авырайды. Әйберләр кыйбат- ланганнан-кыйбатлауа бара, шикәрне тешегезгә сызырып кына эчегез!» — дип үгетли. Менә шундый вакчыллыгы, «хатыншалыгы» өчен аңа «Җиңги Садыйк» кушаматы тагылган. Өйдәге эшләрен бетергәч, ул, ат җиктереп, кибетенә чыгып китә. Анда кибет арасында йомышкаюлга йөрүче малайларның колакларын бора, кәефенә ошамаган, инде мыек чыгарган, мутрак киенә башлаган приказчикларын тотып яңаклаудан да тайчанмый. Ул чамадан тыш холыксыз кешеләрнең берсе. Ачулана башласа, кәҗә сакалы туктаусыз селкенә, сарыкныкы шикелле соры күзләре тагын да тона, ач яңаклары тагын да агара, күгәрә... Какча гәүдәсе калтырана. Кибеттә шулай юкка-барга бәйләнеп йөри торгач, өйлә намазының килеп җиткәнен сизми дә кала. Ул кибетенең арткы бүлмәсендә гечә тәһарәт ела да чапан-чалма киеп мәчеткә кереп китә. Аннан чыккач, үзенә иш булырлык дәрәҗәле байларга гына ияреп, чәйгә керә: ике тиенлек чәй эчә, өч тиенлек пәрәмәч ашый. Бик карыны ачкан чакларда гына ярты «пуртсы» пылау да китерткәли Аны чәй ташучы лоловойлар бер дә яратмыйлар. Чөнки ул җан көеге, бәйләнчек байга бер як белән дә ярап булмый. Чәй катырак кайнаган булса да, пәрәмәчнең көйгәнрәге туры килсә дә, тәлинкәдәге пылауның кашык белән басканда мае агып чыкмаса да, җенләнә, нәзек тавыш белән чинарга тотына, кухняга кире * Хәзерге Дөбъяз ягы. 26 Типография. 27 Хәзерге Гражданская урамы. судан пакь, сөттән ак булган кияуне каян тапмак кирәк?» —дип уйлады ул. «Башына тай типмәгән булса, өйләнгәч, ипкә керер әле. Байлык кадерен кем белми? Бөтенләй үк башсыз булмаса, ризыкка арт куймас. Атасы Галиәкбәр дә бик диндар, бик уңган кеше, шаять ул да үз улына үзе хуҗа була алыр. Бер йөгәнләп алсам, мин дә коры тотармын. Ничек кенә булмасын, аллага тәвәккәлләп, шушы егетне кулдан ычкындырмаска кирәк!» — диде ул. һәм кияүне аулау юлына кереште. Бибигайшә дә тик кенә ятмады. Аш-су остасы буларак, бу йортка өнисе Бибикамалга булышырга килеп йөрүче Мәүгыйзә абыстайга аеруча илтифат күрсәтә башлады. Өйгә ул килеп керде исә: «һай, минем икенче әнием дә бар бит дөньяда! Күрегезче, ул килеп кергәч өйләребез ничек ямьләнде, нурланып китте!» — дип, өрмәгән җиргә дә утыртмады. Шулай итеп, алар бик тиз дуслашып киттеләр. Мәүгыйзә абыстай өенә кайткач та Бибигайшәнең уңганлыкларын сөйләп бетерә алмады, бигрәк тә улы Галиәсгар өйдә чакта мактарга тырышты. Галиәкбәр улы Галиәсгарның русча укый башлаганын күптән белсә дә. «адрес язарга өйрәнер, ичмасам».— дип. моңарчы сүз әйтмәгән иде. Хәзер инде аның «театр уеннары» карап йөри башлавын ишеткәч, «бозылып китмәгәе бу бала» дип коты алынды. Аның бөтен уе Галиәсгарне яхшы гына кызга өйләндерү, булдырыл булса, мулла итү яки хәлфәлеккә урнаштыру иде. Соңгы вакытларда хуҗаның да бик юмартланып китүе, гомердә булмаганча, ригая күрсәтеп, үзләренә килеп йөрүе, Галиәсгар турында сораштырып торуына Галиәкбәр аптырый башлаган иде. Мәүгыйзәнең дә ирләр алдында Бибигайшәне гел мактаганын ишеткәч, эшнең кая таба барганын сизенеп алды ул. «Җиңги Садыйк юкка гына кыбырсып йөри торган бәндәме? Йөрер, бар! Димәк, ул безнең Галиәсгарне кызы Бибигайшәгә кияү итәргә чамалый? Хәерлегә булсын! Әмма дә күркәм эш булыр иде бу...» — дип хыялланды камчатчы. Шундук Галиәсгарнең тезгенен тарта төшәргә, бик иркенәйтеп йөрмәскә, форсатны кулдан ычкындырмыйча, итәкне җыебрак йөрергә кирәк, дигән карарга килде... Тора-бара Бибигайшә. Галиәсгардан китаплар соратып алдыру сылтавы белән, аңа хатлар да яза башлады Галиәсгар да хатка каршы хат язмыйча булдыра алмады. Ләкин шунысы кызык, бай кызы дини китаплардан бигрәк, яңарак чыккан китапларны сората иде. Галиәсгарга бер бай кызының мондый яңа, «дөньяви» әсәрләр белән кызыксынуы гаҗәбрәк тоелды һәм Бибигайшәгә язган җавап хатларында, кызның дөньяга карашын белер өчен, төрле-төрле сораулар язып җибәрде. Кызга шул гына кирәк иде: бер сорауга биш җавап биреп, хатларын озын-озын итеп язарга кереште. Галиәсгарга кызның шулай аңлы булуы бик ошады, һәм ул аннан бердә яшереп тормыйча, үзенең күңелендә яткан яңа фикерләрен ачып сала башлады, нәкъ менә шул вакытларда гына матбугатта күренә башлаган өр-яңа китапларны кызга күндерде. Шулай итеп, кыз белән егет арасында фикерләр алышу элемтәсе урнашты. Бай кызы, Галиәсгарнең тулысынча олы җанлы кеше икәнлегенә төшенгәннән соң, үзенең соңгы бер хатында бөтен эч серләрен ачып салмыйча булдыра алмады. Бибигайшәнең озын хатында шундый юллар да бар иде: «Хөрмәтле Галиәсгар әфәнде! Сезнең белән безнең арада хатлар аша барган танышлыкның уңай яки кире якка хәл кылыныр вакыты җитте. Сезгә мәгълүм, безнең гаилә белән сезнең гаилә туганлык җепләре белән бәйләнү алдында тора. Ягъни сезнең ризалык белән мин озакламыйча сезнең хәләл җефетегез булырга тиешле кыз. Яшермичә әйтәм, мин сездән бик разый. Мин сезне күреп тә, укып та бик яхшы беләм. Ләкин сез мине ишетеп кенә беләсез, оят булса да, яшермичә әйтергә кирәк, мин сезне җәлеп итәрлек гүзәл кызлардан түгелмен. Ләкин, минем аңлавымча, сезгә бөек максатларыгызга ирешү өчен, эшләрегездә булышучы, аңлы гомер юлдашы кирәк. Мин сезне аңладым... Мин сезнең тирән фикерләрегез алдында түбәнчелек белән баш иям. Әгәр дә мин үземнең бик үк зур булмаган белемем һәм тәҗрибәләрем белән сезнең зур эшләрегезне вөҗүткә ашыруда кечкенә генә ярдәмчегез һәм дустыгыз була алсам, үземне гомерем буена бәхетлеләрдән санар идем! Сез гали белем алган, аңлы, мәгърифәт хезмәтчесе булып җитештегез. Әгәр дә сез милләтебезнең олуглары алдында үзегезнең яңа карашларыгыз белән ачыктан- ачык чыксагыз, зур ялгышлык эшләячәксез. Бу мәсьәләдә беркадәр «хәйләи шәргыя» ясавыгызны үтенер идем. Сезгә, форсаттан фейдаланып, никах шартларын. Һем минем белен бергә бирелә торган придаинариы кабул иткәндә яхшы булыр. Мәсәлән, придан итеп бирелә торган йортыбызда без аерым, тыныч һәм дә сәгадәтле гомар кичерү мөмкинлеген табачакбыз. Моның әстеиә. акчалата бирел» торган дәүләт тә. сезгә матбугат зшен җәеп җибәрүдә файдалы булыр дип уйлыйм. Никахтан, аерым гаилә булып яши башлаганнан соң да сез үз ихтыярыгызны күрсәтергә еоңга калмас- ♦ сыз дип ышанам. Зинһар, гафу итегез, мин сезнең дә. үземнең дә бәхетле булуыбыз- _ ны телим. Ышаныгыз, мин гомерем буена сезнең тугрылыклы дустыгыз буяырмын < һәм сезнең хезмәтләрегездә кулымнан килгәнче ярдәмче булырга тырышырмын. £ Яңадан бер кат түбәнчелек белән гафу үтенеп, сезнең тормыш юлыгызга ак £ бәхетләр теләп: Бибигайшә Садыйк кызы п Хайбуллина». Галиәсгар Камалетдинов мәдрәсәдә укыган чакта ук гаҗәп сәер табигатьле бер х егет булган. Ул бер эшкә бирелдеме, гел шуның белән генә мавыгып, дөньясын о оныта һәм шул эшен төгәлләми торып туктамый икән. Башка шәкертләр кызларга ® гашыйк булып, кавышу турында хыялланалар. Кабан күле буена, бакыр бабай бакчасы- 7 на йөриләр Ә Галиәсгар мондый якка бетенләй һәвәс түгел, киресенчә, аның үзенә кызлардан гыйшык хатлары килә. Ләкин ул аларның берсен» д» җавап язмый диярлек. Язса да ул җавап күңел суындыра торган, салкын акыл белән язылган хат кына була. Ләкин мәдрәсәдә мәхәббәт хатларын аның кебек оста яза белүче булмаганга, барлык гашыйк егетләр аңа киләләр. Нишләптер ул, кешеләр мәхәббәтен яхшы аңлый, аларның эченә тирәнтен керә белә, ә үзенә килсәң, бу мәсьәләдә ул йомыкый. Үзен Бибигайшәгә өйләндерергә йөрүләрен белгәч тә, артык борчылмый. Бибигайшәнең буесыны, төсе бите белән до артык кызыксынмый. Булачак кәләшенең карточкасын китереп күрсәткән яучы карчыкка ул: — Карасана, Мәмдүха абыстай, бу кыз чибәр генә күренә бит?—дип олмаап кына куя.—Бу яктан сүз юк. адәм фәрештә булмас Акылы ничек, акылы? Мине санлап, дус күрел, тапканыма риза булып торырлыкмы? Син миңа шунысын әйт, Мәмдуха абыстай. Югыйсә мин ярлы гына егет, ул мине гомерем буена табалап, каһәрләп тормасмы? — Әй улым, куй юк сүзеңне! Син димәгән сулуы юк. Әйтсәм әйтим инде, ул сиңа күптән гашыйк булган!.. «Күңелем анда гына, Галиәсгардан бүтәннең, хур егете булса да, кирәге юк», кына, ди, белдеңме, Галиәсгар. Бәхетең бар икән, Казанда бер дигән кызга әйләнәсең бит. Прнданнары, бирнәләре генә ни тора. Асты таш. өсте агач ике катлы йорт, банкта кыз исеменә салынган ун мең теңкә акча, туй итәргә бер мең...— дип тезә Мәмдуха карчык. Галиәкбәр малаеның Садыйк хаҗи кызына өйләнүе турындагы хебәр дамулла Галимҗан хәзрәткә дә ирешә. Бер җомгада Садыйк хаҗи белән Галиәкбәрне очратып: — Бик күркәм эш башлагансыз, бик мәгъкуль, миннән хәор-фатиха! — ди. Шундук: — Ул егетне вакытында кулга алуыгыз яхшы булган. Югыйсә, теге җәдитләр- ге, кызыл авызларга ияреп китеп, юлдан язуы да бик ихтимал иде—.— дип әстм. Озай та үтми, зур итеп туй ясала Егет кыз еендә айдан ертык кияү булып ята. Бу арада Садыйк байның кызына придан итеп алынган Зур Мещан ' урамындагы йорты да өлгерә. Гомеренә юньле квартир күрмәгән Галиәкбәр абзый гаиләсе шул йортның аскы катына күчеп тора башлый. Кияү белен яшь бикәч яшисе югары өйде д» бетен иерсе еэер. Яңа квартирада яңа җиһаз! Вена урындыклары, кызыл агачтан савыт-саба шкафы, комод, сугулы француз стена сәгате, баганалы, түшәмгә кадәр күтәрелгән, б-мский пыяладан ясалган кәзге, ндонде Иран паласлары, тәрәзәләрдә ксия пәрдәләр, ишекләрдә хәтфә • Хәзерге Нариман урамы, йорт № 48. чаршаулар һәм башкалар. Кухняда да бөтен кирәк-ярак җитешле. Бер чиләк су сыешлы Тула самовары үзе генә ни тора! Шунысы гаҗәп, ике кешелек гаилә өчен самоварның шундый зуры нигә кирәк булды икән! Бу инде Җиңги Садыйкның юмартлыгын күрсәтү өчен, юри шулай эшләнгәндер. Янәсе, менә мин нинди юмарт, мин кызымнан, киявемнән җанымны да кызганмыйм, имеш1 Ләкин Галиәсгар Камалетдинов, өйдәге артык купшы җиһазларга бик шаккатмый. Ул бу өйгә күченеп килүе белән өч бүлмәне карап чыгып, аларга канәгатьләнсә дә: — Ә кайда язу өстәле? Кайда китап шкафы? — дип сораганын сизми дә кала. Үзенә аерым бүлмә булдыру, язу өстәле, китап шкафы алу аның күптәнге хыялы була. Ләкин киявенең язучы булуы белән бөтенләй кызыксынмаган кара бай, андый нәрсәләр турында кайгыртуны башына да китерә алмаган икән. Бибигайшә сөекле Галиәсгаренең кәефе кырылганны күреп: — Өстәле дә, шкафы да булыр, Галиәсгар, бер дә уйлама. Үзебез ничек телибез, шулай яшәрбез! — ди. Озак та үтми, Садыйк хаҗи салдыра торган мәчет эшләнеп тә бетә, Галиәсгарне муллалыкка кыстый башлыйлар. Ләкин хөр фикерләр белән яши башлаган Галиәсгар бу эштән кискен рәвештә баш тарта һәм: «Әгәр дә сез мине мондый булмастай эшкә кыстый башласагыз, гафу итәсез. Мин сезнең мондый шарт куясыгызны белмәгән идем. Шуңа күрә, үзем теләгәнчә яшәү өчен, укуымны дәвам итү өчен, барысыннан да ваз кичәргә мәҗбүрмен!» — дип куркыта. Аның мондый катгый белдерүеннән каушап калган атасы белән каенатасы, нишләргә белмичә, барлык кардәш-ыругн«1 җыеп, зур гаилә киңәшмәсе уздыралар. Мондый хурлыклы гауганы халык арасында фаш итмәс өчен, Галиәсгарнең соңгы теләген һәм ачык җавабын сорыйлар. Галиәсгар горур һәм нык тора: — ...Сез минем мулла булырга теләгем юклыкны күптән белә идегез. Ачык әйтим, минем халык җилкәсендә соры корт булып яшисем килми, һәм мин моны булдыра да алмыйм. Намусым кушмый. Шуңа күрә сез мине ул эшкә кыстамагыз. Миңа үзем теләгәнчә эшләп, үземчә яшәргә ирек бирегез! — ди ул. — Теләгең нәрсә соң синең? —диләр тегеләр. — Нәрсә булсын, халыкка аң-белем тарату, караңгы дөньяны якты итеп кору... — Нәрсә, нәрсә?! Син дөнья болгатмакчы, патшага каршы бармакчы буласыңмы, оятсыз? — Юк,— ди Галиәсгар.— мин андый дәрәҗәдәге көчкә ия кеше түгел! Минем теләк әле бик кечкенәдә: мин китап кибете ачам! — дип җавап бирә. «Кибет» сүзен ишеткәч, үзләре дә шул кәсеп белән көн күргән агай-эненең бераз ярсулары басыла, һәм, «кияүне» башкага күндереп булмасын аңлаганнан соң, аның бу эшенә ризалык биреп киңәшмәдән таралалар. Г. Камал, халыкны агарту эшенә булышлык итү теләге белән, 1901 нче елда «Мәгариф көтепханәсе» исемендә китаплар сату һәм бастыру ширкәте оештыра. •Йолдыз» газетасының махсус хәбәрчесе сыйфатында Төркиягә — Истамбулта китә. Аннан бик күп төрекчә әдәби китаплар һәм башка товарлар алып кайта. Галиәкбәр белән Садыйк хаҗи бу кибет дин юлында хезмәт итәр, анда иман шартлары, корьән тәфсилләре сатылыр, дип өметләнсәләр дә, ялгышалар. «Мәгариф көтепханәсе» бөтенләй яңача эш итә. Анда, иң беренче чиратта, шул замандагы матур әдәбият китаплары һәм язуканцелярия товарлары сатыла башлый. Шулай итеп, Галиәсгар Камал, дошманнарына бирешмичә, үзенең киләчәк әдәби эшләренә юл сала һәм Җиңги Садыйкның кул астыннан чыгып, үзе дигәнчә көн күрә башлый.