Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН БЕЛӘН БЕР ЭЗДӘН

Ленин орденлы татар дәүләт академия театры — Галиәсгар Камал исемендә. Халык драматургы дигән мактаулы исем дә беренче булып Галиәсгар Камалга бирелгән. Мондый зур дәрәҗә, зур исемне алу ечен халык каршында дан казанырга, үзеңнең хезмәтең белән танылырга Галиәсгар Камалның хезмәте озак вакытка, 33 елга (1900—1933) сузылды. Казанның гади кустарь гаиләсендә үскән бу кешенең әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге Россиядәге алмашыну көннәренә, беек революцияләр чорына туры килде Ачык әйтергә кирәк әгәр пролетариат җитәкчелегендәге шул революцияләр булмаса, һәлак булган, эзсез югалган бүтән күп талантлар кебек, Галиәсгар Камалның да онытылып, ачыла алмаган бөре кебек югалып калуы бик мөмкин иде. Галиәсгар аганың хезмәте катлаулы һәм күпкырлы. Ул — драматург, тәнкыйтьче, журналист, хикәяче, шагыйрь, тәрҗемәче артист, каллиграфист. художник, талантлы оештыручы һәм җәмәгать эшлеклесе. Мондый күп тармаклы хезмәт үзе бары революцияләр чорында гына була ала. бары боек революцияләр генә шундый талантларны тудыра һәм аларга җәелеп китәргә мөмкинлек бирә дисәк, ялгышмабыз. Аның күпкырлы хезмәтен үзара тыгыз бәйләнгән ике чорга бүлеп карарга мөмкин. Беренче чор эшчәнлеге (1900— 1917 еллар) революциягә кадәр дәвердәге татар җәмгыятен каплап алган искелекне, туңлыкны, мещан баткаклыгын рәхимсез фаш итүгә, яңалык очкыннарын пропагандалауга багышланган. Моны аның актив катнашы белән язылган кулъязма газета яки прокламацияләрдә басма матбугатта, әдәби әсәрләрдә— һәркайсында ап-ачык күрергә мөмкин. Беренче чор иҗат дәверендә Гали- •сгар ага заманның көзгесе дип әйтерлек драма һәм комедияләр язды комедия остасы, татар Островские дигән исемнәр алды. Ул «Азат», «Азат халык», «Казан мөхбире» исемле газеталарда эшләде. Әмма аның иң озак Һәм дәвамлы эш урыны «Йолдыз» газетасы редакциясе булды Әдипнең бу чор иҗаты турында күп язылган, куп тикшерелгән Шуңа күрә без, ул чорны шулай берничә сүз белән үтеп, Галиәсгар аганың икенче дәвер иҗатына (1918—1933 еллар) киңрәк тукталырга уйладык «йолдыз» чыгудан туктагач. Г. Камал урынсыз кала'. Шул арада анын тормыш иптәше Гайшә ханым да үлеп китә, дурт балалы бу гаиләнең тормышы шактый уңайсызлана Гаилә мәсьәләләрен рәтләп йөргәндә. Идел-Урал буйларында баш күтәргән контрреволюция 1918 елның 6 августында Казанга да килеп җитә Буржуаз милләтчеләр «Алтай» исемле контрреволюцион газета чыгарырга җыеналар һәм Галиәсгар Камалны да шунда эшләшергә чакыралар Ләкин ак гвардиячеләрнең революцион эшчеләрне ничек газаплап үтерүләрен һәм әлеге «алтайчы»ларның шул палачлар тирәсендә әйләнүләрен үз күзе белән күргән гуманист әдип аларның бу тәкъдимнәрен җирәнеп кире кага, гаиләсен алып Казаннан бөтенләй чыгып ук китә. Әмма озак тормыйча Казанга кире кайтса да. аклардан качып яши. Сентябрь аенда ак бандалар Казаннан куыла. Вакытлыча тукталып торган большевистик «Эш» газетасы яңадан чыга башлый. Тәҗрибәле журналист зур энтузиазм белән шул газетада эшләргә керешә (бу газета соңрак "Кызыл көрәшче», «Эшче» исемнәре белән дә чыга). 1919—20 елның кышында, ягуҗылыту эшләре кыенлашкач, редакция Г Камалның уз йортына күчеп эшли. Бөек Октябрь революциясеннән соң Г. Камал газета редакцияләрендә эшләү белән генә дә чикләнми. Ул эшчеләр һәм кызыл солдатлар арасында да актив эш алып бара. Хәзерге көндә Казагыстанның Казалинск шәһәрендә яшәүче карт большевик Малик иптәш Шәрипов 1967 елның 23 маенда язган бер хатында болай ди- «Мин Галиәсгар Камал белән 1919—1921 елларда татар запас батальонында эшләдем. Мин ул кеше белән борыннан да. соңыннан да таныш түгел. Тик гаскәр арасында агитация, пропаганда, мәдәни-агарту эшләрен башкаруда бәйләнешле булдым: бергә эшләргә туры килде. Камаллар ага-эне өчәү иделәр Галиәсгар, Габдрахман. Габдулла. Өчәве дә клубта, ягъни сәхнә эшләрендә эшләделәр. Габдрахман батальон клубында Казандагы татар яшьләреннән оешкан труппаның режиссеры иде. Галиәсгар, Габдулла шул труппаның артистлары иделәр. Галиәсгар Камал шактый гына яшькә килеп калса да. яшьләрдән ким түгел, бәлки артыграк активлык белән катнаша торган иде. Бигрәк тә митинг яки җыелышлардан соң спектакльләр, концертлар куйганда, узе чыгарган критикалы яки көлкеле декламацияләрен., халык бик игътибар белән тыңлаучан иде. Ул декламацияләр минем исемдә юк. Тик бер генәсенең әзләбе исемдәШоколадлар, мармеладлар, алтын, гәүһәрләр Җәһәннәм поход пошел: Әхмәт байлар, Мәхмүт байлар — Алар да шунда дошел,— дигән шикелле. Әлбәттә, ул вакытларда шоколад, мармеладларны ярлы кеше ашый алмый иде, тик байларның гына көченнән килә торган иде. Аның нигез мәгънәсе — байларның, капиталистларның дәвере җимерелде, эшче-крестьяннарның дәвере туды — дигән мәгънәне бирә иде. Халык аны бик яхшы төшенә иде...» Малик Шәрипов иптәш үзенең хатында Галиәсгар Камал һәм аның туганнарының Тукай урамында, эшче һәм солдатлар белән бергәләп, клуб ясаулары, солдат казармаларына барып, спектакльләр һәм концертлар биреп йөрүләре хакында да яза. Бу фактлар Габдрахман Камал һәм Әнәс Камал истәлекләре белән дә раслана. Энесе мәрхүм Габдрахман Камал аның турында болай яза: «Классик образлар тудыруда бик нык эшләде. Шиллерның «Юлбасарлар» трагедиясендә Патер. «Мәкер һәм мәхәббәт» трагедиясендә музыкант Миллер, Максим Горькийның «На дне» драмасында Актер ролен тиңдәшсез башкара иде Бу бөек драматургларның образларын сәхнә аша гәүдәләндерер өчен, аларның бөтен әсәр1 Кайбер истәлекләрдә аның «Кызыл байрак» газетасында эшләве хакында да әйтелә. Ләкин без моны раслый торган документка очрамадык. ләреи укып чыкты. Әсәрнең куелышы турында ясалган тәнкыйтьләрне эзләп тапты, аларны җентекләп тикшерде, аларда күрсәтелгән кимчелекләрне үзе эшли торган образларда булдырмаска тырышты. Уены эчен кирәк булган вак бутафүрия нәрсәләрен, вак детальләрне өеннән үзе әзерләп алып килә дә, аларны иптәшләргә күрсәтеп йөреп, балаларча шатлана иде..» 1920 елларда Казанда берничә татар театр труппасы эшләп килә. Шулардай «Аң» труппасына «Беренче күргәзмә дәүләт татар драма труппасы» дигән исем бирелә «Татарстан» һәм «Крестьян газеты» редакцияләрендә эшләү белән бергә Г. Камал профессиональ артист булып ике ел әлеге труппада эшли, шул ук вакытта эшче районнарындагы клуб сәхнәләренең эшенә дә катнаша. Гомеренең соңгы ике елында Г. Камал Казан мех комбинатының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли. Эшче яшьләрдән мех комбинаты клубы өчен труппа оештыра. Сәнгать, билгеле булганча, матур Һәм ямьсез, бөек һәм түбән, трагик һәм комик күренешләр хакында сөйләп, кешедәге иҗади омтылышны үстерә аны уйларга өйрәтә. Матур һәм ямьсезлек, бөеклек һәм түбәнлек, трагизм һәм комизм — сәнгатьнең бу төп сыйфатлары үз чиратында чор, социаль тормыш шартлары белән тыгыз бәй ләнгән Г. Камал сәнгатьнең шул бәйләнешен тирән аңлады һәм үзенең каләмен, театр _ һәм клуб сәхнәләрен менә шул яңаны, матурны яклап, ямьсезне. искелекне тән- ~ кыитьләү эшендә, социализм тормышы төзүне пропагандалау эшендә искиткеч осталык П һәм гаҗәп бер тырышлык белән файдаланды. Г. Камалның иҗатын бер-берсенә бик ~ якын торган ике жанрга бүлеп карарга кирәк: 1) тезмә яки чәчмә формада язылган н инсценировкалар, 2) пьеса формасында язылган, ләкин шул ук инсценировкаларга 2 якын драма әсәрләре. Бу ике төрдән тыш, тагын комедия жанрында язылган әсәрләре бар. X Гражданнар сугышы чоры — безнең ил тарихында чиксез әһәмиятле көрәш һәм * борылыш дәвере. Бу чор турында бүгенге көндә дә зур-зур романнар языла һәм S киләчәктә дә язылыр. Үз заманы белән бер эздән барган Галиәсгар ага гражданнар х сугышы чоры һавасы белән сугарылган беренче әсәрләрне тудыручы һәм шул һаваны массага җиткерү юлында эшләүче беренче активистлардан булды Идел-Урал буйларында гражданнар сугышы активлашуны ак чехословак солдатлары һәм «учредительное собрание комитеты» дип йөртелгән оешма тирәсендәге акгвардиячеләрнең Казанга керүләреннән башларга мөмкин. Галиәсгар Камалның Октябрьдан соңгы революцион эчтәлекле беренче шигырьләре исә нәкь әнә шул вакыйгаларга карата языла да. Бер заман Казанга чехлар керде, «Большевиктан коткарабыз сезне»,—диде. Бу сүзгә байларның бнк кәефе килде. Бунднн аргык тәкый гаҗәп дынларн бар. «Тәкый гаҗәп яки ахры заман» исемле кечкенә күләмле тезмә әсәргә ияреп язылган бу озын шигырендә Г. Камал ак чех һәм ак офицерлар, шулай ук элекке байлар кулы белән эшләнгән җинаятьләр хакында сөйли, бик оста һәм шул заман кешесенә бик аңлаешлы итеп, Кызыл Гаскәр басымы астында, аларның Казаннан ничек качуларын әйтә. Халык арасында күп таралган борынгы әдәбият үрнәкләре, бигрәк тә теэмә әсәрләр. формасына ияреп сатирик һәм юмористик әсәрләр язу безнең әдәбият өчен яңа нәрсә түгел, Без моны Г. Тукай һәм башка әдипләрнең 1905—06 елларда язган тезмә әсәрләрендә, шулай ук 1908—10 елларда чыга башлаган «Яшен» һәм «Ялт-Йолт» кебек сатирик журналларда урнаштырылган төрле характердагы әсәрләрдә күп очратабыз 1918 елда Г. Камал электән килгән шул гадәтне тагын кузгатып җибәрә һәм. «Бәдә- вам», «Тәкый гаҗәп», «Алма китабы», «Хакка шөкер китабы» кебек әсәрләрдәге аерым шигырьләрнең форма тезелешеннән файдаланып, күп кенә шигырьләрен яза. Ул бу елларда халык җырларына ияреп тә яңа шигырьләр иҗат итә Мәсәлән Байлар киде каракүл. Эшче киде эшләпә; Бай аһ ора, ярлылар шат, Менә Совег нишләтә! ЗАМАН БЕЛӘН БЕР ЭЗДӘН Бу җыр революциягә чаклы болей җырлана иде: Байлар кия каракүл. Без киябез эшләпә; Ходай бәхетне бнрмәсә. Баеп булмый эшләп тә. Күрәсез, Г, Камал халык җырында чагылыш тапкан социаль тигезсезлек мотивларын үткән заманга, революциягә чаклы чорга кайтарып калдыра да, Совет власте җиңгәч, ярлы катлауның шатлануы, ә байларның «аһ оруы» турында яза Арада «Матур яр кенәри», Җизнәкәй», «Сандугач-күгәрчен», «Бию кәе» дип йөртелә торган халык көйләре үлчәвендә, шулардагы ритм һәм рифманы файдаланып язылган революцион эчтәлекле шигырьләр дә бар Бу да Г. Камал иҗатындагы халыкчанлык- ның бер күренеше. Мең еллар буена изүчеләр өчен эшләп килү күпмедер дәрәҗәдә кешеләрдә хезмәткә нәфрәт белән карау хисе дә тәрбияләгән, һәм ул хис аларның «канына сеңгән иде-». Владимир Ильич Ленин әйткәнчә. Советлар дәүләте шул материал, алпавытлар җәмгыяте, капиталистлар җәмгыяте тарафыннан гасырлар буе гариплән- дерелгән шул кешеләр, шул материал ярдәмендә яңа, социалистик җәмгыять төзәргә тиеш иде. чөнки бүтән көч, бүтән материал юк иде. Моның өчен кешеләрнең күз алдына ике тормышны — иске һәм яңа тормышны китереп куярга, шул юл белән искегә нәфрәт тудырырга кирәк иде. Моның өчен кешеләрнең аңыннан ялкаулыкны, прогул, исереклек кебек капитализм калдыкларын һәм әшәке гадәтләрне кысрыклап чыгарып, хезмәтнең дан эше, шөһрәт эше. батырлык эше икәнен төшендерергә кирәк иде. Бөек Октябрь революциясе булу белән Советлар дәүләте алдына бу җаваплы бурыч бөтен тулылыгы, зурлыгы, әһәмияте белән килеп басты Карт әдипнең социализм төзү эшенә керткән иң зур. иң кыйммәтле өлеше шунда: ул үзенең бөтен иҗат көчен әнә шул чиксез зур бурычны үтәү эшенә җикте. Монда ул элеккедән килә торган әдәби традицияләргә дә таянды: искегә яңаны каршы куя белде. Ләкин аның революциядән соңгы яңасы — либераль юнәлештәге кешеләр, ө искесе — наданлык, фанатизм эченә чумып, шунда катып калган Кәрим бай. Хәмзә байлар гына түгел иде инде. Аның яңасы — социалистик җәмгыять төзү өчен удар темп белән эшләүче актив эшчеләр, ә искесе — миләреннән капитализм калдыгы чыгып өлгермәгән ялкаулар, прогулчылар, исерекләр иде Менә шул ике төркемне ул массалар өчен бик тә аңлаешлы картиналарда, тип һәм образларда клуб сәхнәләренә китереп кертә белде. Г. Камалның Октябрьга чаклы язылган әсәрләрендә, аеруча, «Яшен» журналында басылган әйберләрендә, дин башлыкларыннан, аларның комсызлыкларыннан көлү мотивлары көчле иде. Аның театр өлкәсендәге эшчәнлеге дә үз заманында диннән көлү, дин бозу дип каралган иде. Октябрьдан соң дингә каршы көрәштә ул комедия жанры кулланды. «Могҗиза» исемле комедиясендә дингә ышанучы карт буын белән дин сөременнән азат яшь буын алына Нәфисә. Мәрьям, Мәгъри исемле карчыклар «холхоз»ның барлык начарлыкка сәбәп булуы, шуның аркасында алланың каһәре төшүе турында сөйлиләр. Боларга яшь кыз Рокыя образы каршы куелган. Әсәрдә әлеге карчыклар, үзләренең наданлыклары сәбәпле, көлкегә калалар. 1929—31 елларда язылган «Тәкыйгаҗәп яки ахыр заман» исемле өч пәрдәлек комедия-инсценировка түбәндәге шигъри өзек белән башлана; Замана ахыры җнтсә. ниләр булгай, Дөньяга төрле-төрле бәла тугай, Галимнәр, чагыр эчеп, зина кылган, Мпндыйн артык тәьый гаҗәп дынларый вар. Беренче пәрдә Октябрьга кадәрге чорга карый һәм әлеге юлларда әйтелгән сүзләрне җанлы күренешләр аша иллюстрацияләп күрсәтә. Сәхнәдә яшерен фәхешханә күренеше Катнашучылар; мулла, мәзин, сукыр карый, мөрит, бай-бәтчә, сәүдәгәр, гармунчы егет, фәхешханә тотучы хатын Нәгыймә, фахишә кызлар. Өстәлдә аракы, сыра . Менә бервакыт фәхешханәгә шул мәхәлләнең байлары килеп чыгалар һәм ишек кага башлыйлар. Мулла да, мәзин дә, карый да аптырап калалар. Мәхәллә байларына бу кыяфәттә күреиу куркыныч, ә байлар һаман ишек кагалар Мулла эшне тиз генә җайлап ала: биленнән сүтеп, чалманы башка чолгый, аракылар җыелып елына, идәнгә урын әзерләнә һәм эчке мәҗлесе никах мәҗлесенә әйләнә Фәхешханә тотучы Нәгыймә, янәсе, әлеге бай-бәтчәгә кияүгә чыга да, мулла шуларга никах укырга ♦ килгән булып чыга. Бу хәлгә хәтта байлар да аптырап кала. Икенче һәм еченче пәрдәдәге күренешләр һәртөрле контрреволюцион элементларның советка каршы көрәш оештырырга йөрүләрен фаш итүгә багышланган Монда ишан да. буржуаз милләтче инженер, адвокат, шагыйрь, байлар, генерал һәм офицерлар, поплар да бар. Комедия барлык контрреволюционерларның. барлык кара көчләрнең хурлыкка калулары белән тәмамлана. Инсценировка калыбында язылган «Өч тормыш» исемле бер пәрдәлек пьеса өч күренештән тора. Беренче күренештә капитализм чорындагы эшчеләр тормышы, икенче күренештә шул чордагы байлар тормышы һәм хезмәт ияләренең бер-берсенә мөнәсәбәте күрсәтелә, өченче күренеш исә Бөек Октябрьдан соңгы эшчеләр тормышын сурәтләүгә багышланган. Әсәр гадәттәге пьесалардан шактый аерыла Монда «■алып баручы» (резонер) да кертелгән. Ул һәр күренеш алдыннан сәхнәгә чыгып, бу . күренештә нәрсә турында сөйләнә-күрсәтеләсен әйтеп бара. Алып баручыны кертеп, Г. Камал үз әсәрләрен гади тамашачыга аңлаешлырак итәргә теләгән булса кирәк Z Әсәрдә тирән һәм тулы эшләнгән характерлар юк диярлек. Ул, эшче һәм хуҗаларның төрле социаль шартларда ничек яшәүләрен күрсәтү аркылы, революциягә мәхәббәтне “ көчәйтү теләге белән язылган. Борынгы әдәбият үрнәкләреннән файдаланып язылган сатирик әсәрләрнең бор п үрнәге ител «Җан Таһир белән Җан Зөһрә» исемле комедиясен күрсәтергә мөмкин. Татар драматургиясендә музыкаль әсәрләр соңрак мәйданга килделәр Аларның = беренче һәм хәзергә чаклы сәхнәдән төшмичә уйналып килгәне — Мирхәйдәр Фәйзи- *• ноң «Галиябану» әсәре. Г. Камалның 1923 елда язылып. 1929 елда басылган «Хафи- - залам иркәм» исемле 4 пәрдәлек комедиясе дә шундый типтагы әсәрләрнең берсе Әсәрдәге конфликт урта хәлле крестьян егете Хафиз белән кулак малае Кәрим арасында бара. Хафиз Хафизә исемле эшчән кызны ярата, алар бергә тормыш тезәргә уйлыйлар. Кәрим дә Хафизәне үзенә каратырга тырышып йөри. Кәрим тирәсендә бүтән егетләр дә бар. Алар — кулак егетенең әче балы белән симез казына сатылучылар. Хафиз — саф күңелле, эшчән егет. Аның иптәшләре дә шундыйлар. Алар Кәримгә, кулак булганы өчен, сыйнфый ачу саклыйлар. Үзенең байлыгына, сатлык егетләрнең ярдәменә таянып, Хафизны юк итәргә җыенса да, Кәрим үзе казыган базга үзе килеп төшә. Чөнки инде дөньялар үзгәргән, кулакның көче сындырылган. Шуңа күрә Хафиз белән Хафизә инде, Галиябану белән Хәлил кебек, һәлак булмыйлар. Г. Камал Октябрьның беренче елларында, оригиналь әсәрләр язу белән бергә, тәрҗемә эшләрен дә дәвам иттерә. 1918 елның январь аенда терек әдәбияты классигы Габделхак Хәмиднең «һинд кызы» исемле драмасын, шул ук елның февраль башында «Кара пәрдә» («Билгесез хатын») исемле әсәрне тәрҗемә итә 1919 елның 7 мартында Казан сәхнәсендә беренче тапкыр «Эшчеләр бистәсе» (Карповтан тәрҗемә) уйнала. Шул ук елда Испания әдәбияты классигы Лопе де Веганың «Сарык чишмәсе» исемле әсәрен тәрҗемә итеп сәхнәгә куйдыра. Билгеле, Г. Камалның бу елларда язган шигырьләре, сәхнә әсәрләре хәзерге заман таләпләренә тулысынча җавап биреп бетермәскә дә мөмкин. Әмма эчтәлекләре. күтәргән иҗтимагый проблемалары ягыннан Г. Камалның Беек Октябрьдан соң язган әсәрләренең кыйммәтләре әле югалмаган. Чөнки ул әсәрләрне тудырган сәбәпләр (эш планнарын үтәү һәм арттырып үтәү өчен көрәш, исереклек, прогул, эшкә салкын карау, төрле дини уйдырмаларга ышану кебек начар күренешләргә каршы ангисоциалистик чыгышларга каршы кискен көрәш, массаларны социализм рухында тәрбияләү һ. б.) бүген дә үзләренең актуальлекләрен саклыйлар. Галиәсгар Камал безнең әдәбият тарихында реализмның көчле вәкиле, комедия остасы булып танылды Г. Камал реализмы, күпләр уйлаганча, иске тормышны, искелек калдыкларын тәнкыйть белән генә чикләнми. Ул бер үк вакытта яңаны, алга таба үсешне, гуманизмны ялкынлы яклаучы да. Аның тәнкыйте һәрбер чорда, революциягә чаклы до, революциядән соң да, искелеккә һәм аның калдыкларына юнәлгән булса. ЗАМАН БЕЛӘН БЕР ЭЗДӘН позитив программасы яңалыкны яклауга һәм үстерүгә юнәлде. Аның һәр ике чорда язган әсәрләре конкрет фактлар һәм реаль тормыш җирлегендә конкрет шәхесләрнең эш-хәрәкәтләрен типиклаштыру рәвешендә барды. Аның комизмы кайбер очракта кечле сатира, ә кайберләрендә җиңелмә юмор төсен алды. Совет чорында язылган әсәрләрендә социалистик реализм, социалистик мөнәсәбәтләрнең өстенлеген раслаучы метод аның иҗат методы булды Әлбәттә. Г. Камал язган елларда, кешеләрнең аңыннан капитализм, хәтта феодализм калдыкларын кысып чыгару өчен кискен көрәш барган чорда, тәнкыйть һәм фаш итү социалистик реализм методы белән язылган әсәрләрнең дә аерылгысыз бер сыйфаты булды. Г. Камал әсәрләрендә бик куп төрле типлар, характерлар гәүдәләнде. Үзенең типларын иҗат иткәндә, аларның тышкы кыяфәтләренә дә, эш һәм кыланышларына да. сөйләү манераларына да ул бик нык әһәмият бирде. Шуңа күрә дә ул безнең әдәбият тарихында татар драматургиясенең телен тудыручы итеп танылды. Ул драма әсәрләрен сәхнәдә реальләштерүче артистлар телен дә бик зур игътибар белән күзәтеп барды Үзенең бер мәкаләсендә: «Татар театрларында уйнаучыларның күбесендә телгә саксызлык күренә. Бу эш гафу ителергә тиеш түгел... Шуның өчен мин күп артист вә артисткаларга карт бер язучы булуым сыйфаты белән самими рәвештә шул киңәшне бирер идем.. «Театр эшенә ничек сөйләсәң дә, нәрсә сөйләсәң дә ярый, бары тик тукталып кына калма дигән карашны күптән ташларга вакыт»,— дигән иде («Эш» газетасы. 1919 ел. 158 сан). Кеше язмышы, кеше рухы өчен бөтен дөнья күләмендә үткен һәм кискен көрәш дәвам итә. Озакка, гасырларга сузылган көрәш бу. Аның нигезендә социаль гаделлек белән гаделсезлек, гуманизм белән антигуманизм арасындагы кискен каршылык ята, Г. Камал һәрвакыт менә шул көрәштә гаделлекнең, гуманизмның, бөек кешелекле- лекнең кара, явыз көчләрне җиңүе ягында булды, шуңа күрә без аны гуманист әдип дип атыйбыз.