УНСИГЕЗЕНЧЕ ЯЗ
7927 елда Оренбург өлкәсе. Абдуллин районы. Габдрахман авылында туган. 1942 елда Магнитогорскига китеп, заводта токарь булып эшли башлый 1951 елда Башкортстандагы Октябрьск шәһәренә кайта. бораулау конторасында мастер булып эшли 1956 елда комсомол путевкасы белән авылга әшкэ китә 1960 елда Баулыга килеп, яБаулы- нефть» промыселлар идарәсендә шофер һәм механик булып ашли 1966 елдан бирле Азнакайда яши ул—район газетасының махсус хәбәрчесе Беренче хикәясе 1951 елда яшьләр җыентыгында басылып чыга Хәзерге көндә М Хәбибуллин авыл кешеләре турында роман яза. ти мине яратмады. Әниемнең әйткәне бзр иде. мин тугач та ул бала табу йортына килмәгән. Тик икенче көнне иртән генә, лаякыл исерек килеш килеп, тәрәзә төбендә берничә папирос тарткан да китеп барган. Кыз, янәсе. Чынмы, ялганмы, ул хәт- лесеиә керешә алмыйм, әмма әниемнең бу сүзләрен мәңге онытасым юк. Чөнки белә-бслүемнән бирле әти мине ичмасам бер генә тапкыр да алдына утыртып сөймәде Күрәсең, әниемнең сүзләре дөрес булгандыр. Мәскәүдә фестиваль көннәре иде Әнием, беренче разрядлы гимнастка, аннан үз аягы белән кайтмады. Аның үле гәүдәсен гробка салып, самолет белән китерделәр. Телеграмма алу белән аэродромга бардык. Халык күп иде, иллешәр урынлы өч автобус килгән иде. Аэродромда мин ела« дым. Пигәдер күңелем әниемнең үлгәнлегенә ышанмый, нидер көтә, өмет итә иде. Әнием чәчәкләр арасында ята. Шуна микән, ул исәндер, йокыга гына киткәндер кебек тоела. Менә хәзер башын күтәрер дә шомырт кара күзләрен тутырып миңа карар. «Кызым, Әнрүсә, исән- сау тордыгызмы?» — дияр кебек иде. Ә Зират еракта, шәһәр читендә үк. Әнине күмәргә мин дә бардым. Кызыл кирпечтән челтәрләп өйгән зират ихатасы киноларда күргән төрмә коймасын хәтерләтә. Күңелсез, моңсу, күрү белән күңелне авыр тойгы баса. Ул көнне бездән кеше өзелмәде, әти күзләрен сөрткәләп йөрде. Машина артыннан халык ияреп барды, оркестр уйнады. Үзәк өзгеч матәм маршы колак төбендә яңгырап торды. Мина еламаска, сабыр итәргә куштылар. Ләкин мин тыела алмадым. Кабергә көрәкләрдән балчык коела башлагач, әниемнең инде мәңгегә җир астында калачагы зиһенемә барып җитте. Кабер өстенә капланып, үкереп-үкереп еладым. Хәтеремдә, кемдер мине юатырга, күтәреп алырга теләде, ләкин мин аларны тыңлаудан узган идем инде. Кояш баеп, караңгы төшә башлагач кына зираттан чыктым. Тирә- юнем тып-тын. Ахры, күрше хатыны Саҗидә апа да кайтып киткән. Каберләр өстенә утырткан чатлыботлы агачлар сагаеп, тынып калганнар; җәйге эссе кич булгангамы, һава җитми, сулыш алуы авыр, бөркү. Хәзер инде мин еламыйм. Күкрәгемдә нидер кайнадыкайнады да чуер таш кебек катып калды. Озак кайттым бугай. Шәһәр урамында утлар кабынды. Төтен бөркеп автобуслар узды Мин җәяү генә кайттым. Зиһенем таркау, күңелемдә— таш. Шәһәр шау-гөр килә. Әйтерсең, минем әни үлмәгән, әйтерсең. бүгенге көн кайгылы көн түгел. Гомер, яшәеш, мәңгелек хәрәкәт. Үзебезнең өйгә кайтып җиттем. Бакчага кереп, әни ял итәргә яраткан эскәмиягә утырдым. Монда да халык. Чуар кием, шпилька үкчәләр, челтәрле сандал, күннән үргән чабаталар Күпмедер утыргач, халык сирәгәя башлады, бакча бушап калды. Кичке салкын һава битне сыйпап узды, утлар сүнде. Минем беркайчан да ут сүнгәнче бакчада утырганым юк иде. Курка идем. Ә бүген утырам да утырам. Төпсез зәңгәрсу һавада ипи кыерчыгы кадәр ай күренгәч кенә кайтырга чыктым. Урам караңгы, тар, әйтерсең мин бармыйм, урам миңа таба килә. Төрле төскә буялган өчәр, дүйтәр, бишәр катлы йортлар бер-берсенә елышып, кысылып торалар. Менә безнең өй. Баскычларга баскан саен туктап, йөрәк кагуымны тоеп, икенче катка күтәреләм. Кү.з алдымда һаман әнием Баскычлар шома, ялтырап тора. Баскычтан атлап йөргәнемне хәтерләмим. Зоопарктагы тиен күк, җан-фәрманга йөгереп кенә менә идем. Бүген баскыч сырларын саныйм: аяклар көч-хәл белән к\'тәрелә. Миемдә бер генә уй утыра: әни үлгән әни юк. Ләкин күңел ышанмый, гүя әнием исәндер, гүя ул кухняда аш хәзерлидер, я булмаса келәм өстендә күнегүләр ясыйдыр кебек. Соңгы хыялым күңелемә ялган юаныч бирә. Ашыгып коридорга килеп керәм. Күземә беренче ташланган нәрсә — кухняда ут юк Кунак бүлмәсенен киереп ишеген ачам. Бүлмә эче яп-якты, ул шундый якты, елый-елый шешенеп беткән күзләрне камаштыра. Диванда әти белән янәшә ниндидер чит хатын утыра. Алар бик кызу бәхәсләшәләр иде, мине күргәч, тынып калдылар. Әтинең соңгы сүзләрен генә ишетеп калырга өлгердем. — Белдермәскә кирәк, аңлыйсынмы, белдермәскә!.. Бу сүзләрне мин ишек төбендә үк ишеткән булсам да, уйланып тормадым, диванга күз сирпел алдым да үз бүлмәмә кереп киттем. Ләкин тынычлана алмадым. Диванга утырган хатын минем әниемә охшаган иде... Гаҗәп хәл, охшашлык шулкадәр дә зур иде, мин баштарак, саташам микән әллә, дип тә уйлап куйдым Бәлки бу галлюцинация генә булгандыр, бәлки бу минутларда әниемне күз алдымнан җибәрә алмаганга. әниемне исән итеп күрү теләге гаять көчле булганга шулай күренгәндер, ни генә булмасын, охшашлык коточкыч зур иде, мин инде аны чыгып карарга да җыенып беткән идем, тик алдангдан купкып кына тыелып калдым. Миңа унжиде яшь тулды. Әти һаман буйдак булып яши бирә Өйгә сирәк кайта. Хәтта кайчак атналап югалып йөри Беренче мәлне мин бик борчылган идем, тора-бара. күнегеп киткәч, шаккатмый башладым. Ләкин көннәрдән бер көнне әти мине кочып маңгаемнан үпте Бу көнне бик соң кайтты ул Мин дәресләремне карап утыра идем Ул аек иде. Керде дә өстәл янына килеп, минем башымны кочты. Озак, бик озак шулай торды ул. Ни уйлады икән ул бу минутта? Анысы миңа караңгы g иде. Бәлки, мәрхүм әнкәйне хәтерләгәндер, ә бәлкем унҗидегә җитеп ы килгән кызын илаһи ата мәхәббәте белән бер тапкыр да кочып сөймә- = венә үкенеп алгандыр . Мин кымшанмадым да. Миңа рәхәт иде Әйе. - кем әни кочагыннан мәхрүм, кем ана мәхәббәтеннән мәхрүм, ул. үз гомеренә бер йөрәк җылысын тоеп, сөйгән атаның вакытлыча яратуына о да шат була икән’ Бу минутта мин әтине барысы өчен дә кичердем. * барысы өчен дә гафу иттем. ф Гомумән, әти минем күп сөйләшми иде. Әни мәрхүмә исән чакта. _ көнозын бер авыз сүз әйтмәгән өчен, әтине орышканы әле булса хәте- | ремдә. Инде әни үлгәч, ул бөтенләй сөйләшмәс булды. Хәтта иң хаҗәт - әйберен дә ымлап кына аңлата. Хәер, мин үзем дә әтине ярты сүзеннән. кечкенә генә хәрәкәтеннән, кашлары селкенеп китүдән үк аңлый башла- ш ган идем инде. Ул әле дә дәшмәде. Башымны ике учына кысып, күз- = ләре.мә тутырып бер карады да яшькә чыланган йөзен читкә борды. Бу минутта мин дә елый идем. х Күкрәк түреннән чыккай калтыравык тавыш белән ярым пышылдап: -о — Кызым...—диде ул. бүтән берни дәшмәде. Шул сүзе белән үз £ бүлмәсенә керде, шул сүзе белән иртән эшенә китте Шул булды минем 3 унҗиде яшем тулып, әти белән йөрәк җылысы тоеп сөйләшүем. Әйе, «нибарысы бер җылы сүз иде ул унҗиде елга. Ләкин көннәрдәй бер көнне әти үзгәрде. Көн тудымы, авыз эчен- ® нән шыңшып, нидер көйләп, сызгырып йөри башлады Атнага бер пәке тимәгән, кара төк баскан яңакларын һәркөн ялтыратып кыра, көзге каршында озаклап галстук бәйли торган булды Шимбә көнне ул мине, ике ярты, дүрт шампанский алып кайт дип, кибеткә җибәрде Минем кебек кыз кешегә яхшы түгел бит, әти. дигәч, күз агын әйләндереп бер генә карады. Кичен безгә кунаклар килде. Ничектер бөтенесе берьюлы, өерләре белән килеп керделәр. Өй эче шау-шу белән тулды Әти миңа кунакларга күренергә кушмады. Мин үз бүлмәмә кереп бикләндем. Кемдер ишек шакыды — ачмадым. Кунаклар таралгач, өй эче тынып калды. Мин китап укып ята идем Кинәт урнашып калган тынлыкка гасабидан ы п тәрәзә каршысына килеп бастым. Тышта—яз. Төн булуга карамастан, туңдырмаган, ахры, өй түбәләреннән троту арга тып-тып тамчы тама. Карлы суны шаптыр-шоптыр ерып узган аяк тавышлары ишетелә. Күкгә йөзгән язгы болытлар арасыннан тулган ай күренеп китә. Ай каядыр тәгәри, оча. ләкин ай түгел, көчле җилдән болытлар агыла иде . Соң яткангамы, кояш шактый күтәрелеп, караватыма төшкәч кенә уянып киттем. Мәктәпкә барырга соңга калганмын дни сискәнеп уйлавым булды, якшәмбе көн икәнлеге исемә төште Бүтән йоклый алмадым, торып, залга чыктым. Бүлмәне кемдер бик пөхтә итеп җыештырып куйган иде Юынып, чәчем тарап, ваннадан чыгып килгәндә әни мәрхүмнең алъяпкычын бәйләгән берәү кухнядан чыкты. Тез буыннарым йомшап китте. Бу — үткән елда әти белән бергә булган хатын иде — Хәерле иргә, диде ул һәм чибәр алсу йөзе белән көчәнеп елмайгандай итте — Менә ничек үсеп җиткәнсең! — дип җилкәмнән килеп кочты. Шулай дигәндә аның тавышы ничектер калтырап китте Мин 5 «к у » м I 65 каушап калдым. Кай"арада—торгандыр, зәңгәр пижамын киеп, jin w— диванда утыра иде инде. — Карасана,— диде чит хатын.— карасана син аның үсүен! Әти дәшмәде — тәмәке кабызып маташа иде. Кулын пешерә башлаган шырпысын селкеп сүндерде дә: — Куй,—диде. — Унынчыда укыйсыңмы? — диде хатын, әтинең кыланышына игътибар итмичә. Мин баш кактым. — Димәк, соңгы елың?.. Мин әйе дип тагын баш кактым. Ул яңадан сорашмады. Мин дә эндәшмәдем. Мөгаен, нәрсә булса да әйтергә кирәк булгандыр миңа. Аннары ул. берни дә булмаган кебек, кухняга чыкты. Нәкъ шунда, кухняга борылганда гына мин аңа карадым. Юк. бу галлюцинация түгел, бу мине акылдан шаштырырлык охшашлык иде. Әйе, мин янә әнине күрдем. Бу — ул. аның шомырт кара күзләре, аның бәләкәй йомры ияге, алсу янып торган бит алмалары, хәтта борыны да, колагына таккан тамчы алкасы да. буй-гәүдәсе дә әниемнеке иде. Аптыравым ашып китеп, мин әтигә күз сирпедем. Әти үрелеп, телевизорны кабызды. — Таныш бул. Әнрүсә. әниең... Ул моны ничектер иренен турсайтып, кинаяләп әйтте кебек тоелды миңа. Мин тәрәзәгә карап тора башладым. Миңа авыр, бик авыр булып китте. Юк. әти. юк, минем әниемне беркем дә алыштыра алмас. Чын әни бер генә була. Мин чыга башладым. — Сабыр ит,— диде әти, гөжләп торган стабилизаторның кызыл күзенә карап. Минем әти кырыс йөзле. Бәгырьне телә торган елдам күзле. Чабак сырты сыман бөкре борынлы, жете кара күзле, киң маңгайлы. Бигрәк тә күзләре хәтәр аның. Бер текәлеп караса, коелып төшәм, бөтен тәнем буенча чемер-чемер салкын йөгерә. — Әниең Мөнирә атлы. Ярат син аны. Сөйләш!.. — Ярый...— дидем мин. башымны иеп. 2 Көтеп алган җәй дә җитте. Озакламый имтиханнар башлана. Мин классташым Наҗия белән, утырган тавык кебек, бүлмәдә сынауга хәзерләнәм. Наҗиянең йөзе матур, юнып ясаган кебек, төз борын, чынаяктан ак бит. ә тулы иреннәре күпереп тора. Ул семьяда бердәнбер бала. иркә. Затлы киенә. Классташ малайлардан футболист Фәнис Наҗияне ярата бугай, кайчан карама, алар гел бергә булалар. Фәнис миңа да ошый. Моның өчен мин Наҗиядән көнләшмим, юк. Наҗия миннән күп матур. Фәнис юкка гына аның белән йөрми шул инде. — Наҗия,— дим мин, аңа туры карап,— имтиханнарны биргәч, берәр институтка керергә хыял тотасыңмы? — Кем хыялланмый ул турыда. Унны бетерүченең институтка керү хыялы юк икән, үлгән җан ул, буш кеше. — Ә минем артистка буласым килә. — Артистка! Наҗия шаккатып миңа текәлде. — Синме?! — Мин. — Җаны теләгән — җылан ите ашаган, әмма мин синнән артистка чыгачагына ышанмыйм. — Нигә? — !өсең-оитең килмәгән — бер. иренен калын — ике... — Булса сон,... — Ә-ә, беләсең килсә, артист кешенең ирене акчарлак канаты кебек була. Җәяләнеп тора. Менә минеке кебек. Шуңа карамастан, мин анда эләгүемә ышанмыйм. — Үз-үзенә ышанмыйсың? ♦ — Әйе. Ә син ышанасыңмыни? „ — Ышанам. Теләгем зур. « — Минем менә кияүгә чыгаргателәгем зур. “ — Шаяртмачы, Наҗия... Президиумнан минем исем-фамилияне кычкырдылар. — Сабитова Әнрүсә. Кемдер. ♦ — /Кырчыбыз, артисткабыз .. дип өстәде. = Мәктәп директоры Ваһап абый кулымны кысты да мина күн тыш- = лы аттестат сузды. 2 йөгереп урамга чыктым. Әчетөтенбөркеп, тормозларын чыелда- * тып борын төбемдә үк «Волга» туктады. Кабина ишегендә шофер башы 2 күренде. а — Җүләр, башсыз*.. £ Туктап та тормыйча, машина каршысыннан йөгереп уздым Шофер сүгенеп калды. Сүген, абый кеше, сүген Мин — Әнрүсә. £ бүген өлгергәнлек аттестаты алдым. Аттестат'.. Тротуар үргә менә. Миңа каршы кешеләр килә. Бик күп кешеләр 3 Урамның ике ягыннан юкә агачлары җилфер-җилфер итеп мине каршы » ала, мин йөгерәм дә йөгерәм. Тизрәк өйгә кайтасым килә Әти ни әйтер £ икән? Тәбрикләп ниләр әйтер?! Әни ни әйтер, әни!.. Мин үземдә ташып торган көч-куәт тоям Миңа карты-яше. баласы- чагасы, уймак авызлы кызыл иреннәр, озын чәчле җилбәзәкләр юл бирәләр, мөгаен, алар минем аттестат алганымны беләләрдер Бүлмәгә сулышым кысылып кайтып кердем. Әти көзге каршында галстук бәйләп маташа, әни өстәл әзерли иде. Бер сүз дә әйтмәстән, аттестатны әнигә суздым. Әни мине кочаклап, аркамнан сөйде, маңгаемнан үпте. Әти борын астыннан мыгырданып, ләм-мим бер сүз әйтмичә, өйдән чыгып китте. Ләкин әни шат иде. Ул әтинең бу кыланышын күрми калдымы, әллә күрмәмешкә салыштымы, ул елмая, бөтен йөзе белән елмая, ә күзләре шатлык яше белән тулган иде. Кичен ул минем исемемне язып торт пешерде Миңа ак җирлеккә кара буй төшкән паплин күлмәк бүләк итте. Әти берсүз генә әйтте — Яхшы.— диде ул, алдындагы өчпочмакны ашап бетергәч. Мин аңламадым, әллә мине, әллә әни пешергән өчпочмакны мактады Кичке сәгать җидедә өчәүләп театрга киттек. Әти шактый калышып атлый, ә без алдан барабыз. Әни минем терсәктән кысып тоткан дз колагыма: — Әткәңнең кәефе юк. Пьеса язган иде. режиссер укыган да әтиеңне тетеп ташлаган, белсәң!..— дип пышылдый Шуннан соң ул әтигә әйләнеп карады. — Белми ул пьесаны ничек репертуарга үткәрергә. Ничә ел театрда художник булып эшли, ә шуның рәтен-жаеи белми. — Әтиме пьеса язган? — дип сорадым мин сабырымны җыеп. Ләкин «әни» әллә нигә эндәшмәде, күктәге беренче йолдызга карап атлый бирде. Ул үз дөньясына кереп чумды. Кем бу кеше, нигә ул минем мәрхүмә әнигә охшаган3 Нигә аның мина бер дә. ичмасам, бер тапкыр да үзенең эч серләрен, үткән гомерен, уй-хыялларын сөйләгәне юк? Кем бу? Кем бу минем әни роленә керә алырлык хатын? Без караган спектакльдә әни уйнамый икән. Ул мине беренче антрактта ук, кулымнан тотып, театр директоры янына алып керде. Директор юка гәүдәле, бугаз төере йөреп торган озын нечкә муенлы шактый олы бер кеше иде. Без керү белән ул урыныннан торды һәм яртылаш бөгелеп, ике куллап әни белән күреште. — Рәхим итегез, Мөнирә ханым... Рәхим итеп утырыгыз Мин үзем ялда идем, «Беренче мәхәббәт»кә рольләр сайлаганда өйдә булмадым, әйтер идем сезгә, Мөнирә ханым, үпкәм зур. Чын, чын. . Нигә дип инде роль алмадыгыз? — Авырдым, Хатыйп Харисович. — Мөнирә ханым!.. — Хатыйп Харисович, зинһар өчен кәефемне бозмагыз әле! Дөресен генә әйткәндә, бу инде сер түгел, мине Казанга чакыралар. Аңлагыз мине, керегез минем хәлгә... — Ярын, бигайбә,— директор юан аяклы өстәл артына кереп утырды.— Ярый, бигайбә, килештек, ди. Ни йомыш? Мин әнинең йөзенә карадым. Бәлки, артистларның чын йөзләрен күрүе дә кыендыр, әмма бу минутта әнинең чырае моңсу иде. Директор текәлеп бер мизгел әнигә карап торды да: — Мин сезне һич тә аңламыйм, Мөнирә ханым. Бер китеп, бер кайтып... Картаеп киләбез бит инде без,— диде һәм кисәк кенә: — Бу кем? — дип сорады. — Кызым,— диде әни. — Кызың?! — диде директор, күзләрен зур ачып. — Хатыйп Харисович!.. — Бетте, бетте. Мәйле. Я, ни йомыш? — Әнрүсәнең артистка булырга теләге зур. Коллективка алсагыз иде. Үзем дә ярдәм итәр идем... — һы. һы,— директор торып йөренеп килде.— һы, әйтик, алсам, алсак... — Алсаң, рәхмәт укырмын, Хатыйп Харисович. — Рәхмәттән спектакль чыгарып булса иде ул. Мин иң атаклы кеше булыр идем инде. Мөнирә ханым Бер мәлгә тынлык урнашты. Директор миңа текәлеп карап алды да учлап ияген тотты — Ярый, бигайбә. Гаризасын калдырсын... Иртәгә коллективка күренергә килсен. 3 Миңа ике сүз дә әйтми торган роль бирделәр. Ләкин шул рольне дә уйный алмадым Әллә каушадым, әллә курыктым. Яныма әти-әни керде. Кара мыеклы режиссер ярдәмчесе Сибгат ага жнлкәсен сикертеп: — Теләми, теләсә булдыра ала,— диде. Әти мина акаеп карады да авыз эченнән генә мөңгерәп чыгып китте. Мин үземне ниндидер упкынга очкан кебек хис иттем. Бәрелә-сугыла ишеккә ташландым. Гарьлектән кабарган йөрәгемне тыя алмыйча, караватыма капланып еладым. Дөньяга туган көнемне, туган сәгатемне каргадым. Аннары, арып-алжып, йокыга киткәнмен. Күзләрем ачып җибәрсәм — көн. Караватымда Мөнирә апа утыра. Аның йөзе сулган, күзләре эчкә баткан. Ул минем кулымны тотты. — инрүсә, КЫЗЫМ!.. — Борчымагыз .мине... Мин барысын да белом! Мөнирә апаның күзләре түгәрәкләнде. — Беләсең?? — Әйе, беләм, беләм!!— дип кычкырып җибәрдем мин, үз-үземне белештермичә.— Борчымагыз мине!.. Борчымагыз, ишетәсезме'!.. Ул акрын гына торды да, чак кына бөкрәя төшеп, артына әйләнеп * тә карамыйча чыгып китте. g Ни өчен рәнҗеттем мин аны? Мин янә, бу юлы инде ачуым ташудан, и елап җибәрдем. — Китәм, Себергә китәм! Анда да яшиләр, эшлиләр!—дип үкси- $ үкси еладым. Аннары тагын йоклап киткәнмен. Мин уянганда, сәгать g уникегә җитеп килә иде инде. § Булган хәлне күз алдыма китердем дә, тәвәккәл бер фикергә килеп, >. залга чыктым. Әйе, мин китәм, мин китәргә тиеш, бүген үк, хәзер үк. ж Шул чак өстәлдә ниндидер язу күрәм, тиз генә күз йөртеп чыгам. Язуны Мөнирә апа язган, аның язуы. Йөрәгем жу итеп китте. «Әнрүсә акыллым... Мин китәм... Кайгырма, мин сине барысы өчен = дә гафу иттем, кичердем . Минем китүем очраклы хәл түгел. Кайчан ч да булса аңларсың дип уйлыйм. Хуш, үскәнем, балам, хуш!..» ш Мин курка калдым. Чынмы бу. чынлап китүеме Мөнирә апаның? Әти = кайда икән? Өйдәге әйберләрдән, стеналардан ярдәм эзләгән күк. бүл- “ мәгә күз йөртеп чыгам. Тәрәзә төбендәге конвертка күзем төште. Кау- х дарланып кулыма алдым. Конверт тышына матур итеп әтигә адреслан- л ган сүзләр язылган. ь «Галим, сиңа...» з Бер мизгел вакыт эчендә конвертны ачып укыйсым килеп китте. - Әмма кулым болан сыеры сурәте төшкән конвертны ертырга дигәндә Z генә, бу уемнан кире кайттым. Ярамый болай, әти ни дияр? Ни хакың ® бар синең әтигә дигән хатны ачып укырга?! Хатны кире урынына куйг дым һәм. күңелемнең тулуын тоеп, тахтага килеп аудым Инде хәзер нишләргә? Мин, тик мин генә бит монда гаепле1 .. Әти ни әйтер, син ни әйтерсең, әти!? Нигә, нигә мин аңа авыр сүзләр әйттем!.. Минем булдыксызлыгыма ул гаеплемени?! Юк бит. тагын йөз тапкыр, мең тапкыр юк!.. Әти, әти, бу ачудан, бу хәсрәттән син тагын эчә башларсың инде! Ник әйттем мин аңп, нигә әйттем, нигә?!. Әйе, кеше күңеле — карурман Кеше ул сер, ачылмаган йолдыз. Мәрхүмә әнием Дания, кайда син?! Нигә син мине калдырып киттең, нигә?! Кем кулына!.. Син. син исән булсаңмы! Син исән булсаңмы, әни бәгырем! . Нинди бәхетле кеше булыр идем мин, энекәем' Елап туйгачтын тәрәзә каршысына килеп бастым. Күзләрем урамда. ә күңелем әллә кайда. Бүлмәдә һава аз, һава җитми. Ниһаять, берни аңламыйча, урамга карап катам Башым фикерләүдән туктаган. гуя ул минеке түгел Күзләр, гнк күзләр генә күрәләр Ә күзләр ни күрмәс алар. Әнә минем кебек үк бер кыз эштән кайта Чалбар кигән, килешеп тора үзенә. Кемдер ишек шакый. Ләкин мин урынымнан кузгалмыйм. Тораташтай басып торам. Кояш бүген зәһәр кылана. Тәрәзә аша тәнне кыздыра. Бернинди хәрәкәт ясамыйча уйга чумам. Инде нишләргә миңа? Урам тутырып эшчеләр эштән кайталар Алар, бала-чага кебек, төрткәләшәләр. көлешәләр Ә нигә миңа да эшкә кермәскә? Нигә дип акыл илсртеп торырга' Эш, хезмәт, тик хезмәт кенә коткара алачак мине Шулай дня иде түгелме соң мәрхүмә Дания әнием! Кич белән Наҗия килде. Аның өстендә шакмаклы ситсы күлмәк, чәчен баш түбәсенә өеп төйнәгән. Аягында биек үкчәле ак «гвоздик». Көязләнә белә кеше! — Син нәрсә, инрүсәкәем, кәефен юкмы әллә, кынаң кие-паи күк утырасың? — дип сузып алып китте бу. — Утыр.— дидем мин. диванда үзем белән янәшә урын бирдем.— Эшкә кердекме? — Әле син кермәдекмени? — Юк әле. — һай. жүләр, нигә аны әллә кайчан әйтмәдең? — Нигә? — Нигә дип утырган була бит тагын. Мин менә беренче зарплатама күлмәк, туфли дә алырга өлгердем инде. Әти әйтә. «Кызым, акчаңны үз өс-башың карарга тот, без синек акчага мохтаҗ түгел».— ди. Ә син нәрсә, чынлап та сөмсерең коелып утырасың? Карасана син аны!.. — Җылыйсым килә, Нажия. — Жылыйсың килә!.. Жүләр син. Бүген танцыга барабызмы? Акча ягы миннән. — Танцыга'.. Мин риза булдым. Сәгать кичке биштә танцы мәйданы янына килермен дип сүз бирдем. Нажия ике жиңемнән тотып селкеп алды. — Я инде, ташла инде шул турсаюыңны! 4 Танцы мәйданы чуп-чуар. Монда кем генә юк. Безнең кебек яшь- жилбәзәктән тотынып, кырыкны тутырып әле булса чын мәхәббәт, бәхет таба алмаган карт кызлар, маңгай өсләре ялтырап калган урта яшьтәге ирләр дә бар. Түр почмакта, купол астында тынлы оркестр. Нажия өстенә кара күлмәк кигән, аягында көндезге ак туфли. Ул минем «соры гына» өс-башыма, үкчәсез туфлиемә күз ташлады да кул селтәп: — Нигә бераз ясанып килмәдең? — диде. Кәефем кырылды. Борылып китә башладым. Нажия минем кулдан эләктереп алды. —Менә жүләр. Әнрүсә, нишләвең бу, тагын турсайдыңмы?! Мин сина уйнап кына әйттем ич!.. һава гөжли. Тынлы оркестрның музыка моңы мәйдан өстендә эленеп тора. Нажия мине мәйдан уртасына алып чыкты. Гажәеп. элек мин музыка тавышын ишетүгә баскан жиремдәбии башлый идем. Бүген исә музыка үзенең тылсымлы моңын миңа житкерә алмады. Нидән булыр бу? Түр почмактагы стена буе буш иде. без шунда таба киттек. Биючеләр юк. Мәйдан уртасы аша атлыйбыз. Безгә карап-карап калалар. Жиңенә кызыл бәйләгән берәү безне мәйдан уртасында туктатты. —Чибәркәйләр, урам хәрәкәтләре кагыйдәсен бозасыз бит. Мәйданны кисеп чыгу катгый рәвештә тыела. Шуның өчен минем арттан иярүегезне үтенәм. Карышмагыз, жанжал куптармагыз, соны начар булуы бар. Кисәтеп куям. Нажия тирә-ягына күз ташлап алды да егеткә нидер әйтмәкче булды. Аның болай да чибәр йөзе алсуланып китте. —Сез. сез. үзегез дружинник, үзегез тәртип бозасыз!..— диде ул. хәтта борын яфраклары калтырап куйды. —Гафу итегез.— диде егет,— хәзер музыка башлана, зинһар өчен жанжалсыз гына иярсәгез иде. Юкса, танцыны туктатып торырга туры киләчәк. Нажия теләр-теләмәс кенә егеткә иярде. Ул әле булса мине ычкындырмаган иде. — Әйдә инде, мин бер үзем генә куркам. — Ә мин үзем дә бара алам ич. җибәр мине!.. Ул да түгел, барабанчы барабанына сугып алды, без дә егет ча кырган почмакка килеп життек. Егетнең дусларыннан берсе минем алга килеп басты. — Гафу итегез, ул бит шаярып кына. Бәлкем, минем белән биер» сез?.. Мин иренемне бүлтәйтеп куйдым. Егет күрмәгәнгә салышты. Биергә әйдәде. ♦ Наҗияне мин күрә алмадым. Ул да, ахрысы, безне ияртеп килгән п егет белән бии башлады. Егет минем билемә кулын салды. — Мине әни иртән торгач та Вәсил ди. Ә сезне әниегез ни дип уята? ? — Минем әнием юк. — Шулаймыни? 3 Егет киң кара кашларын сикертеп, борынын жыергалап алды. Мин = ихтыярсыз көлеп жибәрдем. — Ә шулай да исемегез бардыр бит? Мин Гыйлаҗны сезне алдап алып килгән өчен орышырга теләгән идем дә, сезнең белән таныштыр- ♦ ган өчен гафу итәрмен, ахрысы. а — Сезнең алда аның бер гаебе дә юк. Без гаепләргә тиеш аны. = — Нигә? * — Ә нигә дип, кулына кызыл бәйләгән дә кыланып йөри. * — Кулына түгел, беләгенә кызыл бәйләгән,— дип төзәтте мине “ егет,— ул бит дружинник, мәйданда тәртип саклау аның изге бурычы, а — Сезнеңчә, без тәртип боздыкмыни? ® — Күрәсең, шулай килеп чыга. Кемдер безгә бәрелеп китте. Егет Вәсилдән гафу үтенде. Вәсил £ карабрак йөртә башлады. Ул җиңел, йомшак итеп йөртә. Мин аның с каты уч төбен тоям. 3 Менә музыка тынды. Егетем мине үзе алып киткән почмакка таба £ әйдәде. Ул нәзакәтле итеп минем терсәктән тоткан. Үзе бик аз гына алга чыгып, ыра-ера диярлек, миңа юл арчый. Мәйдан яшьләр белән шыгрым тулы. Кемнең булса аягын күрәм димә. Тик музыка тынып, егете-кызы үзләре кузгалган стена буйларына таралгач кына, мәйдан уртасы беразга арчыла, һәркем, безнең кебек, мәйдан аша үтәргә тели, ана йөзләгән күз төбәлә. Ул үлчәнә, бизмәнгә салына, бәя ала. Хәтта кайберәүләр, бигрәк тә егетләрдән, тел шартлата, тамак кырып куя, я булмаса юри төчкереп җибәрә. Егетем Вәсил мине без кузгалган урынга китереп җиткергәндә. Наҗия үзенең «милиционеры» белән кайнар бәхәс ачып җибәргән иде инде. Наҗиянең үзгәрүенә мин бераз гаҗәпләнә калдым. Ул мине күрү белән; — Әнрүсә, карасана Гыйлаҗны,—дип. кызыл тасма бәйләгән егетен миңа әләкли башлады,— без сезне күптән беләбез дигән була. Мәктәптән үк, ди. Без кичке мәктәптә укыдык, ә сез көндезгедә, ди. Чи ялган бит бу! Шулай бит! Без кичке мәктәптәге узган елгы малайларны биш бармак кебек беләбез. — Бәлкем, шулайдыр,—диде Наҗиянең Гыйлаҗы.— әмма безнең анда уку хак. — Ә сез әле укыйсыз гынамыни? — диде Наҗия юри үртәп,—без тагын сезне унны бетергәнсездер дип торабыз. Ярый инде, соңгарак калгансыз калуын да... — Соң булса да уң булсын,— диде Вәсил, үпкәли башлаган иптәшен яклап. — Анысы шулаен шулайдыр инде,—диде Нажия, үзен һаман да бик эре тотып.— Карагыз әле, Гыйлаҗ, мине үзегезгә шеф итеп алмыйсызмы’ Минем быел институтка керергә исәп юк, эшкә кереп бер-ике ел эшләп карарга исәп. — Нигә алмаска,— диде Гыйлаҗ — Сез безне уку ягыннан шефка, ә без сезне эш ягыннан. Әйдәгез, безнең промыселга, кызлар — Ул Наҗиянең колагына иелә төште.— Беләсегез килсә, безгә менә болай замерщиклар кирәк.—Гыйлаж кул сырты белән муенын сызып күрсәтте. — Алсалар бит әле,—диде Вәсил, баскан урынында черлстонны биеп алды. — Кыланып торма әле, Вәсил,—диде Нажия,—кеше эш турында сөйләшә... — Пожалуйста, баш өсте... Вәсил, күкрәгенә кулын куеп, йөзен төчеләтте. — һай, кыланчык та синең бу иптәшең,—диде Нажия Гыйлаҗга карап. — Кирәк чакта егет була белергә кирәк. — Ничек, ханым? — Гыйлаж! — Нажия үтә гаҗәпләнеп Гыйлаҗга карады — Арестовать ит әле син бу кылтайчыкны... — Йөрсен әле бераз, соңрак, танцы бетәрәк,—диде Гыйлаҗ, көлеп җибәрүдән чак кына тыелып. — Наганың бармы соң синең? — Юк шул. — Соң, җанкисәгем, агачтан ясап булса да тагарлар инде аны. Юкса, нинди милиционер инде син! Әйт әле, җанкисәгем, ә?! Наҗиянең соңгы сүзләрен оркестр тавышы күмде. Вәсил дер кубып Наҗия каршысына килеп басты. — Рөхсәт итегез... Наҗия бер миңа, бер Гыйлаҗга күз атты да бармак очлары белән генә итәгенә тотынды һәм мут елмаеп: — Баш өсте,— диде. Нажия белән Вәсил, бөтерелә-бөтерелә, биючеләр арасына кереп чумдылар. Гыйлаж беләгенә бәйләгән тасмасын кесәсенә алып тыкты да минем* каршыга килеп басты. — Бәлкем, Әнрүсә туташ каршы төшмәс. — Нигә бу төчелек? — Гафу итегез... Гыйлаж да нәзакәтле итеп кулын билемә куйды, башын чак кына кыңгыр салып, әйләнә башлады Мин ана буйсындым. Гыйлаж мина карамый. Аның такыр мангаена чәчләре төшкән. Кашлары коңгырт төстә. Күзләре зәп-зәңгәр. Зур гына чөенке борынлы. Кечкенә ияк очларында сары бала йоннары күренә. — Сез, Гыйлаҗ, нигә тасмагызны чиштегез? — Соныннан бәйлим мин аны, танцы беткәч. Без кемгәдер бәрелдек. Гыйлаҗ баш иел гафу үтенде. — Нинди күңелле кич бүген! Беркайчан да болан булганб) юк иде,— диде ул кинәт һәм үзенең сүзләреннән үзе үк уңайсызланып китте Мин аны коткарырга ашыктым: — Сез кайда эшлисез? — Промыселда. Ә нигә’ — Ул текәлеп мина карады Мин, аның туры каравыннан оялып, колакларыма кадәр кызардым. — Болай, беләсем килә. Минем дә эшкә керергә исәп бар. — Унны быел бетердегезме? — Әйе. — Нигә соң әлегә хәтле эшкә керми йөрдегез? — Укырга керергә исәп иде дә... — Соң? — Быелга кермәскә булдым. — Эшләүне җиңел дип беләсезме? — Нигә алай дисез? — Үзегез әйтмешли, болай. Мин шуңа гажәпләнәм: кайберәүләр, хезмәт романтикасына бирелеп, эшләүне күккә күтәрәләр, мактыйлар. Нигә кирәге бар аның? Хезмәт беркем өчен дә жинел булмагандыр, булмас та. Ләкин хезмәтне ярату кирәк. Чөнки кеше хезмәтсез, хезмәт кешесез яши алмый. Яши алганда кеше исемен бирмәсләр иде аңа. Мин үзем шулай уйлыйм: кеше күрке — хезмәт Хезмәт итә белмәгән кеше матур итеп ял да итә белми. Менә мин монда атнага пке-өч тапкыр кнлә.м. Башкача вакытым юк. Китаплар укыйм, хыялланам. Хыял ♦ ул — эш, хезмәт. Кем хыяллана белми, аның өчен яшәү дә мәгънәсез, п — Сезне мин, Гыйлаж, сөйләтеп кенә торыр идем. — Нигә кирәге бар аның? 2 — О, сөйли белү — зур бәхет ул 3 Гыйлаж шаркылдап көлеп җибәрде. Ул арада музыка да тынды 2 Без ырып-ерып үз почмагыбызга үтә башладык. Гыйлаж алдан бара. = ул минем кулдан кысып тоткан. = — Калмагыз.— ди ул, әйләнеп карый да елмая Наҗияләр бездән соң килделәр. Вәсил аны сынар кулы белән би- ♦ леннән кочып алган да колагына нидер сөйли. Нажия эче катып көлә. - — Ужас! — ди ул, авызын каплый, тирә ягына карап ала. Кемдер аңа: £ — Чибәркәй, нигә шул кадәр көләсез, тәпиегезгә шайтан бастымы х әллә? — ди. ° Наҗия тавыш килгән якка күз сирпә, ләкин әйтүчене күрми, тап- 2 мый, аннары янә пырхылдап көлеп җибәрә. Вәсил аңа таба иелгән дә п колагына нидер такылдый. Гыйлаҗ дустының бу төчелегенә түзмәде, ахрысы, Вәсилгә дәште: £ — Вәсил! G Вәсил тәкәббер төстә башын күтәрде, бер адым безгә таба атлады 3 да, күкрәгенә кулын куеп: я — Пардон, комсорг, онытып җибәрә яздым.— диде. u Соңгы танцы. Без вальс көенә, вальс моңына илереп бөтереләбез - Бар да, хәтта өстәге лампочкалар да әйләнәләр Рәхәт Җинелчә баш әйләнә. Ләкин Гыйлаҗның көчле кулы мине нык тоткан Мин күккә, лампочкаларга карыйм, ә Гыйлаҗ күзләрен миннән алмый. — Әнрүсә, сез канда торасыз? — Күп белсәгез, тиз картаерсыз. — Шулаймыни! — Әйе... Вальс тына. Яшьләр төркеме бердәнбер ишеккә ягыл я Гыйлаж беләгенә тасмасын бәйли. Ул минем күзләремә туп-туры карап — Кешеләр таралганчы көтәсеңме мине. Әнрүсә? — ди. Мин, башымны аска иеп, аяк очларыма карыйм. Ә аякларым идәнгә нидер сыза башлый. — Наҗия кайда соң? — Анын өчен курыкмагыз, Вәсил аны өенә, кирәк булса әнкәсе кулына илтеп тапшырыр. — Көтәрмен.— дим мин. күзләремне күтәреп карарга оялып. Гыйлаҗ ишеккә таба китә. Мәйданның тышкы ягында кемнәрдер кычкырышалар. Ниндидер бер кыз дусларына эндәшә: — Фирдәүсәү, Гөлүсәү, сез кайдау? Ниһаять, халык сирәгәя. Мәйдан тирәсе бушап кала. Жир астыннан килеп чыккандай, минем каршыма Гыйлаж килеп баса. — Көчкә!—ди ул, авыр сулап. — Билләһи, бу дежур көнен әйтер идем Ярый әле атнага бер генә Юкса .. Вәсил Наҗияне озата китте. Әйдәгез, без дә... Мин ишеккә таба атлыйм. Мәйданнан чыгу белән караңгылык эченә чумабыз. Әле генә гөлт итеп балкып торган утлар сүнә. Ә безнең әле шактый атлыйсы бар. Күккә баксаң — йолдызлар сибелгән. Биек йорг- лар артыннан ай кыйпылчыгы килеп чыга Ул тонык итеп кенә без атлаган урам белән ике арадагы скверны яктырта. Сквер киң түгел. Ике яклап каен, юкә агачлары утыртылган. Юкә агачларыннан килгән бал исе борынны кытыклый Без сүзсез генә атлыйбыз. Гыйлаж кулына каен ботагы алган да шуны бөтерә, әйләндерә. — Әнрүсә. сезнең төнге шәһәрне тыңлап караганыгыз бармы? — Нигә булмасын. Төн төн инде ул. — ГОк,— дип каршы төшә мина Гыйлаж,— шәһәр төннәре берсен- нән-берсе аерылалар. — Төи төн инде ул. кояш байый, ай калка, калыкмаса. күк йөзе йолдызлар белән тула. Миңа менә бу якка.— дим мин. сквердан чыгып, храм аша өч катлы йортка таба атлыйм. Гыйлаж янәшә килә. Ул хәзер сөйләми, әйтерсең, авызына су капкан. Шәһәр инде «сүнә» башлаган—соры төскә кереп калган өйләрнең тәрәзәләрендә бөтенләй ут юк. Тик безнең квартирада гына ут яна. Әти залда утыра булса кирәк. Без ишек алдына керәбез. Гыйлаж мина кулын суза. — Ярый, хушыгыз, тыныч йокы сезгә. — Рәхмәт, сезгә дә... — Димәк, эшкә керергә исәп тотасыз? — Шулайрак. Гыйлаж кулына тоткан каен чыбыгын читкә ташлады. Беравык сүзсез торды. Кемнәрнеңдер кухня тәрәзәсеннән төшкән ут яктысында мин аның йөзенә, өсбашына күз ташлыйм. Костюмы яшел. Күк күлмәк. Якасы ачык. Түшендә кечкенә генә йолдыз. Аякларында очлы башлы кара туфли. Гыйлаж ут яктысына эләгүен һәм минем күзәтүемне күреп алды, ахры, якты төшкән жирдән караңгыга керде. — Менә нәрсә, әйдә... Мин уңайсызланып киттем. — Хушыгыз, Гыйлаҗ... — Хушыгыз, тыныч йокы сезгә... Гыйлаж үрелеп минем кулны тотты. Анын кулы, бармак буыннары кытыршы, каты иде. Күрәсең, ул физик эштә эшли булса кирәк. «Йомшак күңелле, каты куллы егет»,— дип уйлыйм мин үз алдыма Залга әти янына кереп тормадым. Коридор аша үз бүлмәмә үтим дигән идем, залдан әтинен карлыккан тавышы ишетелде: — Әнрүсә. кереп чык әле! Залда ут балкый. Түгәрәк өстәл артында, башын ике кулы белән кысып. әти утыра. — Утыр әле. Ул башын күтәрмичә, өстәлгә текәлгән килеш миңа карамый гына сөйли. Тавышы тонык, дулкынлана. — Әнрүсә. ни. кызым, әниең китте бит... Мин капыл тораташтай катып калдым. Уем-зиһенем аша Мөнирә апаның буйсыны, матур күз-йөзе үтте. «Улмы, улмы бездән китте?» — дип әйтәсем килде, әтине бөкрәя төшкән җилкәсеннән кочып, юатасым килде, әмма мин урынымнан да кузгала алмадым. — Нигә? — Казанга китте. Бөтенләйгә... Ул юк. Ишетәсеңме, ул юк, юк! Бүтәнгә китте ул... Әти күзләремә күтәрелеп карады. Шунда гына мин анын шактый исерек икәнен анлап алдым. Күзләре яшьле иде... — Ишетәсеңме, ышанасынмы? — диде ул, пышылдап,— әниең бездән китте. Бөтенләйгә. Тагын!.. Мин: нигә «тагын?» Нәрсә дигән суз ул «тагын?» — дип уйладым. Әти яшьле күзләрен бер секунд мина текәп торды да, авыр башын өстәлгә салып, ниндидер ят тавыш белән: — Бар, ят, бар, ят, ял ит,—диде. «Төн төн инде ул»,—дим мин, үз сүзләремне янә кабатлап, һәр төн бер-беренә охшап килергә мөмкинме? Юк, әлбәттә. Бер кеше дә шул ук төндә ике тапкыр йоклый алмый. Ә кеше өчен һәр төннең төрле кешегә төрле булуы, һәр кешенең үз язмышына, үз тормышына бәйле булуы хак түгелме? Күкрәк түрендә нидер сыкрый, сызлый. Ләкин кем өчен, әни өченме? * Мөнирә апа өченме? Яисә, әти өченме? Төшенә алмыйм. Бу хәл, Мөнирә g апаның әтидән, бездән китүе миңа ни өчендер аңлаешсыз, томанлы... Елыйсы килә. Керфекләр дымлана. Мендәргә капланып ятам. Тулыш- г кан күңел түремнән ташкын кузгала. Ул бер мәлгә күкрәк түрендә төер g булып, буасы буылып тора да күзләремнән тышка бәреп чыга. Мин кем “ өчен, ни өчен елаганымны да белмичә, үксеп-үксеп, туйганчы, күңелем = бушаганчы елыйм. Аннары ничектер бөтен буыннарымның бушап калуын = тоеп, кыйнап ташлаган кешедәй, авыр йокыга талам. 5 = ч Кадрлар бүлегендә мине чибәр генә бер апа каршы алды Яшь булса х да, шактый юан гәүдәле, тулы йөзле һәм шактый тупас телле хатын иде “ — Сезгә ни кирәк? — диде ул, өстәлгә куйган гаризама күз дә таш- ц ламыйча, йөземә текәлде. 2 Мин каушый калдым. — Чибәр икәнсез. Нигә сезгә эш эзләп торырга, артист кына буласы "2 гыз калган. Беләсезме артистлар ничек яши? Дөнья рәхәте аларга Күне- = лең —буасыз чишмә. Гомерең — асылташ, гәрәбә. Нигә сезгә шушы чи- 3 бәрлегегез белән нефть иснәп йөрергә?.. Дәшмәдем. £ Ул, үрелеп, телефон трубкасын алды, сөйләшә башлагач, йөзе ягым- s лырак булып китте. — Кара әле, Самат. Фатихка әйт әле, кереп чыксын әле монда Я инде, кыланып маташкан булма... Кичен, жанысм. кичен. Бәй, шулай дими Ирен дигәч тә ул бит, жанкисәгем. ногыт чикләвеге түгел, теләсә кемнән үптерергә... Җә инде, әйт инде, кереп чыксын. Әйтәм бит. хәжәт йомышым төште... — Сабыр итегез.— диде ул, трубканы куеп.—хәзер ЭЛОУ начальнигының үзе белән сөйләшәбез. Ана бер лаборантка кирәк иде. Шушы көннәрдә алмаган булсалар Кабинетка күзгә ташланырлык озын буйлы, мәһабәт йөзле, карчыга борынлы берәү килеп керде. Ул минем якка күз ташлап алды да түргә узды, өстәл почмагына утырды — Карале. Фатих жаным. утырма әле шул өстәл читенә, американец түгелсеңдер бит! — Бәйләнмә әле. Сальма. Кәефем юк. я. ни йомыш? — Фатих! Җаным!..—Хатын аның колагына* үрелде — Бак әле син монда... Хатын минем якка таба ымлады. — Картинка бит, ә! Авыз суың корырлык,—дип пышылдады ул аның колагына. Мин шулхәтле кызардым, шулхәтле оялдым, әгәр дә аяк астымда жнр булса, һичшиксез, жир тишегенә кереп китәрдәй булдым Йөземә бәреп чыккан ялкынның кызулыгын тоеп, борылдым да ишеккә ташландым. Минем әле беркайчан да мондый житез кешене күргәнем юк иде. өстәл почмагында утырган Фатих дигәне, күгәрчен артыннан ташланган карчыга күк, ишек бавына тотынганда мине эләктереп алды. — Сабыр итегез, исемегез ничек? — Әнрүсә,— диде .минем урынга Сальма. —Сабыр, Әнрүсә. Зинһар өчен, безнең сөйләшүгә игътибар итә күрмәгез. Без бит шаярып кына. Сальма — минем туганай ул. — Фатих! Җитте!—диде Сальма. — Нәрсә җитте? — Кеше белән кешечә сөйләш. Син башлаучы. — Мин! — Әйе. Сальма өстәл тартмасыннан бер кап папирос чыгарды. Ашык-пошык шырпы эзли башлады. —Зинһар өчен, тыңлагыз, аннары китәрсез.— диде Фатих дигәне, үтенеп. Ул һаман да минем беләкне кысып тоткан иде. Мин аның кулына кагылып алдым. Ул, исенә килеп, озын бармакларын беләгемнән ычкындырды да жиңелчә генә терсәгемә кагылды. —Утенәм, утырыгыз, әүвәл тыңлагыз. Соң, эшкә керергә килгәнсездер бит? — Әйе. . — Шулай булгач. Бүлмәгә папирос исе таралды. Өстәл артындагы Сальма авызын очлайтып тартып утыра иде. —Я. килештекме? — диде ул, миннән бигрәк Фатихка мөрәжәгать итеп.— Аласызмы кызны лабораториягә? —Утырыгыз әле, Әнрүсә. Шәп килеп чыкмады бит әле. Сальма, зинһар өчен тартмый тор әле! —Тартмассың сезнең белән,— диде Сальма, борсаланып алды, тар юбкасын күтәрә төшеп, тез өстенә тезен куйды. Мина аның юан йомры балтыры, шактый тапталган, сыдырылган ак туфля үкчәсе күренеп тора. —Безгә лаборантка кирәкми, Сальма. Әгәр дә инде сез риза булсагыз.— ул минем якка карап, мөлаем итеп елмайды, бу хәлдә аның шактый зур колак яфраклары селкенеп куйдылар.— замерщица кирәк. Әүвәл. конечно, бер ай өйрәнчек булып йөрергә туры килер. Дөрес, ул кадәр баш ватарлык кыен эш түгел, әллә ни өйрәнәсе дә юк. Ләкин тәртибе шундый. — Мин риза. —Вог и хорошо. Сальма, бир әле гаризасын. Александр Иванович монда чакта кул куйдырып калыйк. Ул ничек килеп керсә, шулай жилләнеп чыгып та китте. Сальма папирос төпчеген савытка бастырып куйды да: —Хезмәтеңдә уңышлар телим, чибәр кызый.— диде.— Шәп кеше ул үзе. Фатих Гафиятович. Мәгәр бер житешсез ягы бар: хатын-кызга карата буыны йомшак. Слабоватый. Ә эшне сөя. ЭЛОУны гел автоматка көйләмәкче. Барысы да аның тәкъдиме белән... Башы түгәрәк мөртәтнең... Сальма авызын шундый итеп турсайтты, хәтта мина: «Мин аны. мөртәтне, шуның өчен генә сөям дә», дигән кебек тоелды. Эшкә керүемне әти хуп күрде дип әйтә алмыйм. Ул ничектер мина төбәлеп карады да канәгатьсезлеген белдерде, иренен бүлтәйтте. Аннары башын беравык чайкап торгач, кул селтәп чыгып китте. ЭЛОУ. Нефтьне электр ярдәмендә сусызландыру, тозсызландыру жайланмасы. Ул кадәресен. гәрчә нефтьне күп күргән булсам да. хәтта промысел вышкаларына менеп, тирә-юньгә таң калып карап торганым булса да. белми идем әле. Сон, бер уйлаганда, нефть нефть инде ул, аны судан арындырып торуның нигә кирәге бар? Мәктәптән үк беләм: нефть судан жиңелрәк. Ә тоз тоз инде ул Нефтьтә тоз булыр дип кем уйлаган. Булса сон! Барыбер чан төбенә утырачак бит ул. Ләкин алай түгел икән. Тоз белән су нефтьнең жан дуслары булсалар да. кан дошманнары икән. Минем хезмәтем шул булды эшкә киләм дә, колбалар алып, янәшә тезелеп торган икешәр катлы өй биеклек, түбәләре танцы * мәйданы киңлек чаннар түбәсенә менеп, пробага нефть алып төшәм. Нефтьнең чандагы тигезлеген, түгелү чамасын үлчим, кыскасы, шул 5 минем хезмәтем: нефтьнең пробасын алу. м Бер уйлаганда оекбаш бәйләү минем өчен авыррак кебек. Юк икән £ шул. Ифрат та катлаулы, җаваплы эш икән ул замерщица булу. Тотын- У ган эшеңне җиңел итеп күрсәтүне әни мәрхүм яратмый иде. Нинди жи- £ нел эшнең дә син күрә алмаган кыен ягы була, ди торган иде. Синең 5 өчен җип-жиңел тоелган эшкә игътибар белән, күнел биреп тотынсаң, 5 башлаган эшеңнең авыр икәнен шундук күрерсең. Эшне җиренә җиткереп эшләү ул — үз-үзеңне таләпчән булырга өйрәтү. Әни, синең бу сүзләреңне мине идән юарга өйрәткәндә үк күңелемдә калдырган идем. Рәхмәт, әнием, сиңа. Тирә-юньгә нур сибеп, кояш чыга. Башта ул Урал таулары артыннан үрелеп карый: гүя көмеш чаннарны, урман-болыннарны, елга-күлләрне, күккә үрелгән вышкаларны күреп таң кала; шушы күренешкә гашыйк булып торгач, йомык күзләрен ачып җибәрә дә, нур чәчеп, дөньядагы бар нәрсәгә җан өрә. Мин арыш басуы аша узган тар сукмактан ашыкмый гына ЭЛОУга таба атлыйм. ЭЛОУны болай читкә салу кемгә кирәк булды икән? Ул шактый чокырлы урынга урнашкан, ә тирә-ягында куе карурман. ЭЛОУ ихатасына терәлеп торган арыш басуы ничектер шәһәр белән авылны якынлаштыра кебек. Үзем биеклеге булып үскән игеннәр арасыннан атлавы рәхәт тә, күңелле дә Яна мыек җибәрә башлаган башаклар әкрен искән җилгә баш иеп серләшәләр, сөйләшәләр, гүя үзләре белән янәшә генә гөжләп, гүләп утырган чаннарга, нефть куган моторларга сәлам бирәләр. Капка төбендә мине Наҗия каршы алды. Ул тар кара чалбар кигән. Башына җете кара төскә ал роза төшкән, кай ягы беләндер чегән хатыннарының шәльяулыгын хәтерләткән яулык бәйләгән. — Әнрүсә, җаным,—диде ул, мине күрү белән боргалана-боргала- на миңа таба килә башлады,— кичә комсомол җыелышы булды бит. Ник килмәдең? — Әйтүче булмаганга... — Комсомол җыелышына чакырып килмиләр. Наҗиянең ачуы чыкты — Белдерүне дә күрмәдем,— дидем мин, акланырга теләп. — Белдерү тактасын үткәндә күзен күтәреп карарга кирәк, җанкисәгем. Беләсең килсә, сиңа шелтә бирмәкче булдылар — Мин, чынлап та, белмәдем — дидем мин, каушап калып — Шаярма,— диде Нажия, имән бармагын күтәреп, башын кырын салып, мәгънәле итеп елмайды,— шаярма. Әнрүсә җанкисәгем. Әйт әле. кинода булырга каян таптың вакыт5 Ә! Шулай диген . Сөйгән егетемә отказать итә алмадым диген... — Минем бер егет белән дә кинода булганым юк. — Тик тор, тутый кош! Зинһар өчен тик тора күр! — Наҗия! Мин, кабарган ачуымны кая куярга белмичә, китә башладым. Наҗия, минем каршыма төшеп, биленә таянды. — Әйт әле, Васил белән булдыңмы? — Кайчан, кайда? МӨСӘГЫЙТЬ ХӘБИБУЛЛИН — Сина ул билет аллымы, әллә син анын үзен чакырдыкмы? — Нажия! — Юк. юк. Тукта, әйт әле син мина шуны. Вәсил жыелыштан сон кинога китте. Син чакыручымы аны? Мин. чынлап та. кинода булган идем. Вәсил белән. Ләкин мин кинога Вәсил чакырып бармадым. Мин килгәндә билетлар беткән иде инде. Каршыма Вәсил килеп чыкты. Кулында ике билет. Артык билетым бар. диде. Әйдә керәбез, диде Мин риза булдым. Вәсил кино буе минем кулымнан тотарга теләде Чыгып китәм дип куркыттым. Әлбәттә. На- жнянең белмәве әйбәтрәк иде дә бит Ни хәл итәсең, ул инде барысын да ишеткән. Күрәсең, Вәсил үзе сөйләгәндер Нишләргә соң? Дөресен сөйләп бирергәме, әллә яшерергәме? — Дәшмисен? — диде Нажия, ачуы чыгып —Ярый, хуш... I һәм ул борылды да иңбашларын уйнаткалап кител барды. Әле генә сөенеч-шатлык белән тулы күңелем әллә нишләп китте, эчем поша башлады Сменамны Фәйрүзә ападан кабул итеп алдым да чаннарга таба киттем. Иң олы чанның баскычы буйлап менгәндә башым әйләнгәнен тоеп, беравык тукталып, йөрәгемнең шашынып тибүен тыңлап тордым. Шәп килеп чыкмады бит әле бу. Пробалар алып, нефтьнең биеклеген үлчәп төштем. Тагы башым әйләнгәнен тойдым Нәкъ шул чак каршыма Гыйлаж килеп чыкты. — Исәнме. Әнрүсә! — Саумысыз... Мин китә башлагач, Гыйлаҗ мине туктатып: — Ашыкма,— диде. — Сезгә ни кирәк миннән? — Сүзем бар. Гыйлаж — ЭЛОУ цехының комсоргы. Әлбәттә, ул минем ни өчен комсомол җыелышында булмавым белән кызыксынырга тиеш. Ләкин нигә хәзер сорый ул? — Әнрүсә,— диде Гыйлаж, чаннарга күз ташлап,— мин сиңа ышана идем. Сине җыелышта комсомол прожекторына сайларга исәпләгән идек. — Нигә мине, беткәнмени тәҗрибәле кеше? Аннары, гомумән, нигә дип бәйләнәсез әле сез миңа? Килмәгән, килмәгән, димәк, сәбәбе булган Шулай дип китеп бардым. Гыйлаж баскан урынында катып калды. Смена азагында минем янга мастер Гали абый килде. — Әнрүсә, кызым, түбән төшеп задвнжкаларны карап кил әле. Вәсил, шайтан, кайтып китәргә дә өлгергән. Пульттан күрсәтми,—диде ул, үтенеп. Чаннардан нефтьне үз агымы белән җибәрә торган задвнжкаларны тикшереп, карап чыктым Дүртенче чанның задвижкасы ябык, күрәсең, автомат ача алмаган. Чанның ташып китүе бар. Мин дүртенче чан янына йөгердем. Өске капкачтан кара тасма күк нефть агып ята Мин задвижканы ача белмим. Аяк астында вак таш Аркылы-торкылы сузылган торбаларны әле сикереп, әле астан үтеп, пульт баскычына йөгердем. Мастер Гали абый анда иде. — Гали абый, дүртенче чан ташый! — Поступленнене яп,—диде ул. пульт каршында утыручы Гыйлаҗга. Гыйлаж миңа әйләнеп карамыйча гына ниндидер төймәгәбасты Кызыл, яшел кечкенә лампочкалар белән тулган щит гөжләп куйды. Аннары дүртенче чан рәсеме төшкән турыда кызыл лампочка кабынды. — Ачып кара,—диде Гали ага Гыйлаҗга. Гыйлаҗ бер туктаусыз диярлек задвижканы ачу төймәсенә басты. — Эшләми, алмый,—диде ул.—Барып карарга кирәк. Вәсил кайда? — Ярый, мин аны үзем җибәрермен,— диде мастер һәм чыгып китте. — Утырыгыз,— диде Гыйлаҗ, каршы яктагы агач диванга күрсәтеп. — Рәхмәт,—дидем мин, борылып чыгып та киттем. «Ни дип бәйләнәләр әле алар мина? — дип уйладым, проходнойга таба атлыйатлый.— Җыелышка килмәгән өченме? Вәсил белән кинода булган өченме? Соң бит, Әнрүсә килмәгәннән җыелыш булмыйча калма- * ган. Әйтмәделәр ич. Белдерүне күрмәдем». 3 Проходнойны үткәндә мине цех начальнигы Фатих Гафиятович тук- а татты. £ — Миңа кереп чык әле, Әнрүсә. Мин кечкенә бүлмәдә, цех начальнигының кабинетында, диванда М утырам. Фатих Гафиятович, гадәтенчә, өстәл почмагында. — Әнрүсә,— диде ул, карчыга борынын тартып куеп,— эшләр ничек бара? — Ярыйсы болай, өйрәнәм, рәхмәт. Фатих Гафиятович, урыныннан торып, ишекле-түрле йөренә башлады. Ул ияген учлап тоткан да ни тарындадыр уйлый иде. — Кичә бездә бик зур үзгәреш булды бит әле, Әнрүсә. Гыйлаҗ тәкъдиме белән сине диспетчер итеп күчерергә булдык. — Сез көләсез, Фатих абый — Көләм! Ул туктады да сәерсенеп миңа карап торды — Ярый,—диде ул, тиз генә өстәл артына кереп утырды. Ярый Димәк, теләмисез? — Мин нибарысы бер ай эшлим монда. — Бер ай аз гомер түгел. Аннары, сине бит бүген үк пульт артына утыртырга җыенучы да юк. Идарә каршында курс ачыла, шунда йөрерсең. Әлбәттә, эштән соң. Өч айлык, аннары... — Өч айлык! — Син нәрсә, әллә пульт артында утыруны курчак уйнау дип беләсеңме? Соң, шулай булгач... димәк, риза’ — Уйлап карармын. — Ярый, иртәгә кереп әйтерсең. Әгәр син риза б\ тмасан, бүтән кандидатура эзләп карарбыз. Сөйләштекме?.. Вәгъдәме? — Сөйләштек. — Сөйләшкәч, булды. 6 Соңгы көннәрдә әти белән бергә утырып ашарга да туры килми башлады. Әти кичләрен өйдә булмый, ә мин көнозын эштә. Бүген ял көне Әти нртә таңнан торган да, буйлы пижамын киеп, диванда утыра. Бер ноктага карап уйга чумган — Әнрүсә,—диде ул, мина карамыйча гына,—тамак ялгарга берәр нәрсә әмәлләсәң иде. Мин кухняга чыгып бәрәнге әрчим, чәй куям һәм, әти ягына кереп, итебез юк, дим. Әти укып утырган газетасын читкә куя да ашыкмый гына киенә Киенеп беткәч, мин ана сумка тоттырам. Күңелсез, эч поша. Нигә булыр икән бу? Мин урам як тәрәзә буенда басып торам Каршыда — ашханә. Аның ишеге бүген ябылмый диярлек Эш көннәрендә мин дә, әти дә гел шул ашханәдә ашый идек. Бүген нигәдер әтинең өй ашы ашыйсы кнлеп киткән. Кояш кыздыра Эссе. Су керәсе, рәхәтләнеп комда кызынып ятасы иде Урамнан Вәснл үтеп бара. Менә ул безнең тәрәзәгә күз ташлады МӨСӘГЫЙТЬ ХӘБИБУЛЛИН •чане күрде дә кул болгады. Мин елмайдым һәм әйдә безгә кер дип аңа кул изәдем. Ул беравык туктап торды да безнең йортка таба йөгерде Бераздан коридорда аның аяк тавышын ишеттем. Нигәдер йөрәгем катырак тибә башлады. Үзем дә сизмәстән, ишеккә таба киттем. Ишек шакыйлар. — Керегез! Аркылы зәңгәр буй төшкән, ачык якалы, кыска җиңле күлмәк кигән Вәсил килеп керде — Хәерле иртә, туташ! — Мин сиңа нинди туташ булыйм ди? — Я, ярар ла,— ул кулын селкеп куйды,—бәйләнергә генә торма әле. Су коенырга барасыңмы? Соңгы автобус унда китә. — Барасы иде. Ләкин мин ашамаган бит әле. — Буфет була анда. Вәсилнең йөзе шундый ачык, шундый ышанычлы, гади күренде, мин йөгереп үз бүлмәмә кердем. Тиз генә коену костюмы кидем дә, җиңел жәйге күлмәгемне элеп, башыма әниемнең киң читле эшләпәсен чәпәп, Вәсил каршына килеп бастым. — Булдың да!., йөгердек, автобус китеп барыр. — Тукта. — йөгереп кухняга кердем, газны сүндердем. — Әйдә! Икешәр баскыч аша снкерә-сикерә, ашыгып урамга чыктык. Карасам, сумка тотып әти кайта. — Әнрүсә, син кая барасың? — Су коенырга. — Тамагыңа ашадыңмы хет? — Анда ашармын әле. Әти яныннан йөгереп үтеп киттек. Әтинең күземә чалынып калган йөзе елмая, эчке бер куаныч, шатлык белән елмая сыман тоелды. Белмим. бәлки, ул минем кинәт үсеп китүемә, әни кебек сылу булуыма куангандыр. Вәсил чиратны ыра-ера кассага таба китте. Мин. бакча рәшәткәсенә таянып, аны көтеп торам. Бакчада бер миләш шундый таралып үскән, шундый нәфис, шундый матур итеп каенга сарылган, гүя ул каеннан башка үсә алмас, кояш күрә алмас кебек. Күлмәгенең ике сәдәфен өздереп, ике билет тотып, Вәсил килеп җитте. — Фу-у, мәхшәр! Көчкә!.. Күрәсеңме, чак кына чишендермәделәр. Булавкаң юкмы? — Юк бит... Автобуска утырабыз. Мин тәрәзәдән карап барам. Күк йөзе чиста, аяз һәм шундый саф. ихтыярсыз күңелем күтәрелеп китә. — һава бүген бөтен болытка ультиматум куйган Сыңар болытка да рөхсәт итмәгән. Димәк, көн нәкъ су коена торган. Ә нигә син. Әнрүсә. теге атнада төшмәдең? Шул хәтле халык күп булды. Ык буена болыт төшкән диярсең. Берәү батты да бугай Мин үзем күрмәдем, Гыйлаҗ күргән. Ул чыгарышкан. — Әллә үлгән? — Юк. пиво дип белеп, Ык суын эчкән. — Шаяртмасана... — Билләһи менә... Автобус кузгалып китте. Вәсил минем колагыма пышылдап: — Синең ашыйсың килә инде, әйеме? — диде. — Курыкма, сине тотып ашамам. Ул дәрәҗәгә җитмәдем әле. леп җибәрде. — Үтердең бит, Әнрүсә, билләһи менә. . Один —НУЛЬ... — Нигә, әллә котың алындымы? Минем күңелем шат иде бүген, ни сөйләсәм дә урынлы иде. < Автобус төчкерә-төчкерә түбән төшә башлады. Мин тагын күккә карадым. Алгы яктан кояшны каплап кара болыт килә. Ул хәтта көнне к дә караңгылаткан кебек тоела иде. Тик борынны ярып кергән ачы ис а кенә моның болыт түгел, нефть калдыкларын яндырганнан күтәрелгән = төтен икәнен аңлата иде. Ул. чокыр буеннан бөтерелә-бөтерелә, айкала- « айкала, күккә күтәрелә, үзенең афәт күренеше белән күңелгә әллә ± нинди куркыныч шом сала иде. Тәрәзәгә карап торган Вәсил, нидер 2 исенә төшеп, әйтеп куйды: > — Шушы төтен өчен миңа эләгә язды. > — Нинди төтен өчен? — Әнә бит—яна. Бер уйлаганда коточкыч. Үткән елны ЭЛОУдан = чыккан нефть калдыкларына ут төрттеләр. Пожарниклар үзләре дә шунда иде. Тирә-юнь күренмәс булды. Теге шулкадәр кызды, домна ми- £ че кебек, улап яна башлады. Ерак та түгел, скважинада труба үткән ® иде. Яна-яна шул җылынып шартламасынмы! Жиде шәһәрдән җитмеш машина килде. Су сипкән саен котырыбрак яна. Унбишләп бульдозер я> җир белән күммәкче булдылар. Халык җыелды — сабан туе диярсен. * Кулларында көрәк тә чиләк... £ — Шуннан? Е — Шуннан шул: мең бәла белән сүндерделәр, дөресрәге, сүндердек, з ...Елга тугае җылы яклардагы Кара диңгез буен хәтерләтә. Кая ка- £ рама — палатка да буфет. Башта без буфетка кереп, кайнар котлет о капкаладык, күбекләнеп торган газлы су эчтек. ® Су коенучыларның чыр-чуы яр буйларын яңгыратып. Нарыш тауларына җитә кебек. Кем генә юк монда! Вәсил бик оста йөзә икән. Ул шамбы балыгыдай шома, кояшта янып, ялтырап торган тыгыз тәнле. Елганы дүрт-биш тапкыр йөзеп чыкты. Безнең Ык шундый ул: диңгез кебек сине өстә тотарга теләми, йөзә белмәгән кеше, кургаш кебек, су төбенә төшеп китә. Мин үзем бик оста йөзүчеләрдән булмаса.м да. ирләрчә нык йөзәм, озак итеп су төбендә торам. Мине моңа мәрхүм әнием өйрәткән иде. Әле булса хәтеремдә. Бер талкыр шулай су коенырга төштек. Әти белән әни, су коена-коена, куышып уйнарга тотындылар. Әни суга чумды, аның артыннан әти. Мина ул секундлар бер гомер булып тоелды. Әни дә. әти дә юк. Мин елый башладым Бераздан әтинең башы күренде. Ул пофылдап сулу алды да тирә-ягына каранды Әнине күрмәгәч, миңа: «Әниең тагып чумдымы?» — дип кычкырды «Юк». — дидем. Әти тагын чумды, тагы чыкты. Әни юк та юк. Шуннан соң ул бар көченә, бар тавышына кычкырып җибәрде. Су астындагы әни моны, бәлки, ишетмәгәндер дә. Ләкин ул шул минутта диярлек су астыннан калкып чыкты. Ул чакта мин яр башын бер итеп үкереп елый идем инде. Алар чыктылар да, берни булмаган кебек, мине юатырга тотындылар. Әти генә әнине шелтәләп: «Баланы куркыттың, юньсез, шул гомер торалармыни?» — дигән булды. ... Яр башында әкәм-төкәм, бака кабырчыклары белән аралашкан вак кына күксел ком. Мин кайнар комны алам да бала йоннарым кабарып торган тәнемә коям. Рәхәт! Вәсил йөзтүбән яткан, бармак араларыннан «тегермән тарттыра». — Әнрүсә,—ди ул, миңа күтәрелеп карамыйча гына,—ничек, эшең ошыймы? — Белмим, Вәсил. Ияләндем инде. Мин хәзер эшләми тора алмам кебек. Вәсил чалкан әйләнеп ята Анын бөтен тәненә ком ябышкан. — Минемчә,— ди ул, кояштан күзләрен каплап,— эш-хезмәт дигән булып, без бер нәрсәне аңлап җиткермибез. — Нәрсәне? — Ял итә белмибез... — Әйттен сүз! Әле сон, хәзер нишлибез без? — Әнрүсә, зинһар өчен көлмәгез.—Ул тагын әйләнеп ятты.—Мин ял итүне су коенуга гына кайтарып калдырырга теләмим. Син үзен дә аңлыйсың аны. Минемчә, кеше иң әувәл рухи ял итәргә, ял итүнен рәхәтен таба белергә тиеш. — Аңламадым, ачыклабрак әйт әле.— дидем мин. көтеп. Ул миңа бу минутта матур сүзләр белән ялтырап күренергә тырыша сыман тоелып китте. Вәсил кинәт торып утырды. — Бездә, яшьләрдә дип әйтүем, көч-энергия ташып тора. Без шул көчне кая куярга белми аптырап йөрибез. Нефть чыгару, планны тутыру гына әле ул тулы тормыш белән яшәү дигән сүз түгел. Син бит жырчы- артистка булырга теләгән идең. — Буш хыял булган ул, Вәсил. — Буш хыял булган?! Кызык! Ә син тырышып карадыңмы сон? Төн йокыларын йокламыйча өйрәнеп карадыңмы? Юк. дисен. Юк шул менә! Мин сине аңлыйм Миннән артист чыкмады, бер күренүгә башка суктылар, әйеме? Ярый, ди, булмады, ди, алмадылар, ди. Опера артисты чыкмады, ди синнән. Чыкмаса соң — шуннан дөнья беткәнмени! Ә нигә үз тиңнәрен алдында җырламаска? Берәүләр сине тыңлап рәхәт табар иде, ә син аларга биргән рәхәтеннән бәхетле булыр идең. Менә нәрсә ул — рухи ял итү. — Ә синен үзеңнең хыялын бармы сон? — дидем мин, бераз тын утыргач. — Минем тормыш башкачарак булды. Әгәр мин, синен кебек, бер- рәттән унны бетергән булсам, белер идем нишләргә икәнен. Миңа унбиш тулганда әти үлде Әни беркайда да эшләми иде. Кичке мәктәпкә күчәргә, эшкә керергә туры килде. Нинди уку инде ул — көне буена эшләп арыйсың, дәрес тыңлаганда хет керфекләргә шырпы терәтеп куй. Үтте инде Чыгарыш кичәсендә дүрт өчлемне ярты белән юдым да— вәссәлам! Беренче эчүем түгел иде Мәгәр исергәнмен. Утырып җылага- ным; кемнедер ни өчендер сүккәнем хәтердә. Шул. Көз көне полнтехни- ческийга барын карадым Беренче экзаменнан ук бәреп төшерделәр. Акча туздырып кайтуым гына булды. Кайткач ачудан эшкә тотындым. /Кыелышларда җитешсезлекләрне ярып салам. Кайберәүләр моны яратмадылар. Кырын карый башладылар. Гали ага галәмәт эчә иде бит. Шул юлдан кәкре эшләр дә эшләп ташлый иде. Газетага, цех «Чаян»ына язып бетердем Шуннан соң исәнләшми башлады. Бер мәл җан китереп шелтә бирдертте. Әнә шул нефть калдыклары өчен Фатих абыйдан эләкте. Ә безнең нефтьнең кая киткәнен үзең бетәсең — «Дуслык» магистраленә китә бит. йөзгә оят килмәсен өчен, чиста нефть җибәрергә кирәк Ләкин нефтьне җылытып җиткермичә тону чаннарына җибәреп тә саф нефть алып була. Бездә кайчак шулай итәләр дә. Моны Фатих абый бик я\шы белә. Ләкин — план. Промыселлардан килгән ничәмә процентка якын нефтьне, чистартып бетермичә, «дегет күленә» түгәбез. Мин җүләр, тоттым да район газетасына яздым Китте тикшерү дә төпченү Таптылар, гаеплеләргә шелтә эләкте, ә мина диспетчерлыктан китәргә туры килде. Бер гаепсезгә «пульт» эшеннән алдылар, дип жалоба биреп булмый бит инде. Ә минем урынга Гыйлаҗны куйдылар. Мин, янәсе, булдыра алмаганмын. Менә кайда ул сиңа дөреслек. Мин Арканы кояш өтә башлагач, әйләнеп утырдым. Искитәрлек хәл. ? Вәсил минем күземне ачкандай булды. Гүя мин элек мехка сукыр көйгә 3 килгәнмен, берни күрми, берни белми, кушканны гына эшләп йөргән- » мен. гүя ияреп йөрүче генә булганмын. Ул миңа нефть турында, электр = ярдәмендә нефтьне ничек судан аерулары турында, шуна карамастан. = һаман әле нефтьнең әрәм булуы турында, аерылып бетмәве турында сөйләде. Аннары ул урыныннан сикереп торды да үрелеп минем кулдан * эләктерде. - — Коенып чыгабызмы? = Тәнне рәхәт оетып агым су ага. Вәсил минем белән янәшә йөзә. Ул миннән бер туктаусыз сорый тора: * — Әнрүсә. арымадыңмы? ® — Нишләп арыйм ди мин. J — Әнә теге талларга житә аласынмы? 2 — Кирәк булса, арырак та китәрмен... л — Ай-Һай,— ди Вәсил, үзе житез генә селтәнеп мине уза да. таллар н янына барып, суга ятып үскән тал ботагына тотына. Мин дә тал ботагына килеп тотынам Еш-еш сулыш алам, аякларым белән су төбен эзлим. « — Болайрак кил,—ди Вәсил, бер кулымнан эләктереп, яр кы- £ рыенарак китерә Ниһаять, минем аякларым йомшак ләмгә тия Мин а басам, ләкин судан муеным гына күренеп тора. — Тагын чыга төш. менә бу ботакка тотын,— ди Вәсил. Минем аякларым шактый каты җиргә тия. Судан күкрәгем калкып чыга. Сулыш алырга жинел булып китә. Вәсил юеш чәчен селкеп, кара күзләрен йомып ала. Анын кин кара кашлары кушылып китәләр. Җәйпәк, түгәрәк бит-йөзе гел хәрәкәтләнеп тора — Әнрүсә. әйдәгез, капкалап алыйк. Югыйсә, минем урта авылда этләр өрә башлады. — Әйдә... Без каршы ярга таба йөзәбез Кояш, үч иткәндәй, бүрек хәтле генә болыт астына кереп поскан. Ярга менү белән мин калтырана башладым. Суык булып китте. — Әйдә, йөгердек,—диде Вәсил һәм без күз иярмәс тизлек белән алга омтылдык. Мин нәрсәгәдер абынып киттем дә мәтәлчек атып барып төштем. Күз алларым караңгыланып, акылым җуйган кебек булдым. Күзләремне ачсам — Вәсил мине күтәреп тора Мин. теләсәм дә, теләмәсәм дә, анын муенына сарылдым. — Бик нык бәрелдеңме? — Юк ла Җибәр мине, төшер. Анын кайнар сулышы минем битемне кытыклый — Җибәр, төшер мине. Вәсил! Ул мине жиргә бастырды. Берничә кеше безне уратып алды — Ни булды? ~ . — Берни дә юк,—дидем мин, Вәсилгә тотындым да аксый аксый дә көрәшеп карадым. Булмады. Сон. кайчан бер тарыдан ботка пешкәне бар?.. Коллективка ачуым юк минем. Бәлки, аларнын күбесе мине анлап та бетермәгәндер. Соныннан мине яклап идарәгә чаклы баручылар булган. Фатих абыйны беләсең ич син. Эшен эшли, сәләтле, әмма хәйләкәр. Белмим тагын, бәлки аның да планны тутырасы киләдер Кемнең соң оятка каласы килә. План ул — дәүләт эше. Ләкин нәрсә ♦ исәбенә тула соң ул! Халык көчен, халык байлыгын жилгә очыру исә- j бенәме? китеп р шәп булмады,— диде Вәсил,— шул хәтле чапмасан сон.. Сынган жирен юктыр бит? — Берни дә юк. Тез капкачым гына азрак авырта. Цехта һәрвакыт гүләү, гөжләү тавышы. Килгән мәлне газ исе җанга тия торган иде, инде күнегә башладым, аны-моны сизмим. Сырлы баскычтан менеп «проба» алам да колбаларны лабораториягә Наҗиягә китереп бирәм. Ул пробаларны өлкән лаборанткага тапшыра. Өлкән лаборантка пыяла колбаны электроплита өстенә куя. Берничә секундтан колбадагы нефть кайный, фракцияләр аерыла башлый. Булган нәтиҗәләрне мин мастер Гали агага китереп бирәм. Чак кына нефтьтә тоз яки су күбрәк булса, мастер нефтьне чистарту процессын автомат белән идарә итүче Гыйлаҗ янына керә. — Дисолванны арттыра төш,— ди ул, боерып. Вәсил дә эшчеләр арасында. Хәзер ул слесарь-автоматчик. Су коенганнан соң минем аны күргәнем юк иде әле. Ул ничектер ябыгып, сулыгып киткән. Ишек төбендә басып торган арада минем янга килде. — Исәнме, Әнрүсә!.. — Саумы, Вәсил... — Хәлләрең ничек? — Бер көйгә... Үзең ни хәлләрдә ятасын? Күзгә-башка күренмисең. — Бигайбә. Соңгы көннәрдә вакыт җитми башлады әле. Клубка репетициягә йөрим. Артист ясадылар бит мине. Син дә кил, Әнрүсә, син бит бик матур җырлыйсың. — Көлмә инде... — Нигә?.. Көлмим мин. Чынлап әйтәм — кил. Бүген үк... — Кич укырга йөрим шул мин. Гали ага мина җиденче чаннан проба алырга кушты. Мин китеп бардым. Киткәндә янә бер артыма борылып карадым. Берет астыннан кара чәче чыгып торган, төп кебек бәләкәй таза гәүдәле Вәсил, ачкычлар тутырган сумкасын асып, елмаеп басып тора иде. — Кил, яме! — диде ул, кул болгап калды. Гали ага безгә әйтте: — Кызлар, бу айда премиядән мәхрүм калабыз, ахры,— диде — Ай бетәргә нибары биш көн калды, ә мең тоннадан артык нефть чистартасыбыз бар План тулуга бер дә охшамаган... Ә Фатих Гафиятович әйтте, ни генә булмасын, планны үтәрбез, диде. Гали ага пульт артында утырган Гыйлаҗга күзләрен тасрайтып карап куйды. — Әйе, сезгә ансат,— диде Гали ага һәм, кулын селтәп, лабораториягә китте. Мин аңа иярдем. Безгә каршы лаборантка Ләйсән килә Аның төсе качкан, күзләре урыныннан купкан. — Гали ага, сонгы пробада су артык, тоз да 50 миллиграммнан өстә, нефтьнең чагыштырма авырлыгы түбән, нишләп алай? Гали ага күзләрен читкә алды. — Фатих Гафиятович шулай кушты. Нефть кудыручылар белән үзем сөйләштем, диде. Ләйсәннең ачуы йөзенә чыкты. — Гали абый, хәзер ук режимны үзгәртегез, ишетәсезме?.. — Тавышланма әле, кызый... Начальство сүзеннән ничек чыгыйм ди мин... Әнә үзе кайтыр, аңлашырсыз, сөйләшерсез, көйләнер... Ләйсән иренен кысып, каш астыннан карап торды да, борылып лабораториягә кереп китте. Мин дә аның белән кердем. — Нәрсә язып бирим мин аларга... Ялган документмы?—диде үл. гасабиланып. һәм түр якка үтте. 3 Ләкин шул ук чаннан китергән сонгы пробаның анализы әйбәт иде. Ләйсән тынычлана төште. Әллә үткән анализда ялгыштыкмы? —дип сорады ул күршесендә утыручы Наҗиядән. Кем белә инде аны, Ләйсән Хафизовна. Ничек инде «кем белә»?! Синең белән мин белергә тиеш аны, ф Наҗия... һәм бик яхшы, төгәл белергә тиешбез. Гаҗәп тә кыз син, _ Наҗия... Сиңа һәрвакыт барыбер...к Наҗия үпкәләп, күзләрен идәнгә текәде. ы Мин сезгә ни әйттем соң әле, Ләйсән Хафизовна...— Наҗиянең = тавышы калтырап китте,— минем ни гаебем бар .. — Без, Наҗия, һәр чанның анализына башыбыз белән җавап £ бирәбез... Беләсеңме син шуны, юкмы?! «Дуслык» нефть үткәргеченә 3 китә торган «кара алтын» безнең кулдан үтә. Республика намусы... * Ләйсән мин китергән пробаларны алды да җылытырга куйды ф — Тагын бер тапкыр тикшерик әле. Бу — шул иртән алган сигезенче ~ чаннанмы? •— Әйе... — Бар әле, Әнрүсә, тагын бер тапкыр алып кил әле. Монысын урта > катламнан ал. Әллә нигә күңел шикләнә... » Мин чан түбәсенә мендем дә савытларга өч катламнан да проба * ала башладым. Сигезенче чан урман буенда ук. Ул ничектер читтәрәк, аерым тора * Башка чаннарга караганда икеләтә артык нефть сыя аңа. Биек тә сон -° үзе. Җиде катлы өй түбәсенә менгән кебек хис итәм үземне Рәхәт. Әнә ~ шәһәребез. Ул ике тау арасына кереп утырган. Цехның сул ягындагы з иңкүлектә — «дегет күле». ЭЛОУ эшчеләре цехның «нефть тоткычын» - шулай диләр. Нефтьне судан һәм тоздан арындырганнан соң, ташлан- « дык нефть фракцияләрен, реагентларны шунда агызалар Тулып » ташып китә башлагач, ана ут төртәләр. Өсте яна. Ай, афәт булып яна * да соң үзе ут төрткәч! Тирә-юньне төтен болыты каплый. Мәхшәр килгән диярсең Ямьле көннең ямен ала. Чан түбәсеннән төшим дигәндә генә, баскычтан ашыга-ашыга Вәсилнең менгәнен күрдем. — һай, әйбәт икән монда! Нинди хозурлык!.. Карале, Әнрүсә, һәр көнне менәсеңме син монда? — Чаннар түбәсенәме? — Әйе. — Сменага ун-унбиш тапкыр... — Оһо! Ару гына йөрисең икән... Курыкмыйсыңмы? — Юк.. Вәсил үзе минем белән сөйләшә, күзләре «дегет күле» ягында. — Карале. Әнрүсә. кичәгенәк күл өсте ялгырый идеме? — Ялтырый иде. — Ялтырый идеме? — дип кабат сорады ул. — Менә бер атна була —шулай инде ул... Аннары аны яндыралар .. — Анысын гына беләбез.. Вәсил, нәрсәнедер исенә төшергәндәй, кабаланып баскычка таба китте, ләкин кисәк гуктап, миңа таба борылды. — Кая, савыгларыины үзем алын төшим Төштек. Вәсил колбаларны кулыма тоттырды да: — Әнрүсә. бар, 6v савытларыңны тапшыр да буш колбалар алып кил монда. «Деге» күле» янына барып киләбез «Прожектор» заданиесе буенча... — Без аннан айга бер генә анализ «лып торабыз бит... Вәсил миңа шундый итеп карады, мин «ярый соң» дигәнемне сизми дә калдым. Сигезенче чаннан икенче тапкыр алган пробаларны Ләйсәнгә калдырдым да, икенче савытлар алып, Вәсил янына йөгердем. Мин килгәндә, ул цех ихатасы янында тора иде инде. — Сикереп төшә алырсыңмы? — Нигә капкадан чыкмыйбыз соң? Күрсәләр, ни әйтерләр... — Күрсеннәр. Моннан якынрак, урап йөрисе килми. Әйдә, мин сине жилкәмә бастырам. Курыкма. Ул мине җилкәсенә бастырды да жай гына койма башына менде, һәм шундук җиргә сикерде. Аннары кулларына алып мине дә төшерде. Миңа сикереп төшәргә дә булмады. Көчле дә соң бу Вәсил! — Ярый әле — чәнечкеле тимер чыбык тартмаганнар, юкса ничек чыгар идек,— диде ул.— Кайтканда проходнойдан керербез. Вәсил башындагы беретын сыдырып алды да тир бәреп чыккан битен, маңгаен сөртте. — Нигә без анда барабыз? —Әйтәм бит, комсомол «Прожекторы» заданиесе бу. Айның соңгы көннәрендә промыселлардан килгән нефтьнең чыгышы бермә-бер диярлек кими. Шикле нәрсә бу. Планны үтәргә тырышып, кайчак нефтьне җылытып җиткермиләр, нефгь аерылып җитми, су һәм реагентлар белән «дегет күленә» китә. — Ә син ни эшләмәкче буласкң? — «Дегет күле»ннән анализ алабыз. — Аны бит болай да алып торабыз... — Айга берме? Ул да күз буяу өчен генә.. Цехтан агып килгән җирдән алырга кирәк. Ә сез әнә каян аласыз. Кушылып беткәч... Без «дегет күле» янына килеп җиттек. — Каян ала идегез проба? — Әнә баскычлар... А\ин цехтан килгән торбалардан йөз метрлар арырак торган тимер- бетон баскычларга күрсәттем. Мин килгәндә ул баскычлар тимердән иде. Алары янды. Шуннан соң Фатих Гафиятович тимер-бетон баскычлар куйдырды. — Юк, чыккан җирдән алырга кирәк,— диде Вәсил.— Китер колбаларыңны?.. Вәсил минем кулдан колбаларны алды да, дегет һәм парафин сеңеп беткән яр буйлап, цех ягыннан чыгып торган ике торба янына төшә башлады. Аннан нефть катыш болганчык су агып ята иде. — Вәсил, таеп китсәң, батасың бит! — Батсам, коткарырсың. Менә ул. итек үкчәсе белән эз ясый-ясый, торба янына җитте Бер колбага агып яткан сыекчаны тутырып, чокыр ясап утыртып куйды, бөкесен тыкты. Әкрен генә икенче торба янына үтә башлады. Ләкин капыл шуып кител, бил тиңентен «дегет күле»нә чумды. Мин «аһ» иттем. — Курыкма, Әнрүсә, тирән түгел икән. Мин хәзер... Ул, лайлалы су катыш нефтьне ерып, икенче торбага җитте. Колбасын тутырып алып чыга башлады. Ярга менеп җиткәч, өс-башына күз ташлап, көлеп җибәрде. —Менә мин хәзер чын нефтьче инде. Чалбар биш килога авырайды. Ярар, хәзер кайту белән душка кереп, өсне алыштырырмын,—диде ул.— Киттек! — Әйттем бит мин сиңа, таясың, дидем. — Син күз тидердең, юкса таймый идем, күрәзәлегең бар икән диде ул, елмаеп Тәнен янмасмы сон. гел кислота бит анда’ ■ Янса тагын... Социализм өчен көрәшеп үлде, диярләр Туктале, бу кыяфәтен белән син лабораториягә ничек кайтасын’ — Хәзер чалбарны салам. Ул, минем кып-кызыл булып кызаруымны күреп, тынычландырырга л ашыкты: ' * — Курыкма, ике кат ул минем! Әйдә тизрәк. х Колбаларны ул Ләйсәннең үз кулына тоттырды. а Ләйсән Хафизовна, бик тиз генә шушы колбалардагы сыекчалар- = нын анализын алыгыз әле. g — Нәрсә бу? «Дегет күлежннән...— диде Вәсил, житди генә — Комсомол «Про- S жекторы»на. > — Ә-ә,— диде Ләйсән нидер аңлагандай һәм колбаларны алып, түр ф якка кереп китте. Вәсил чыгып киткәч. Нажия, иренен бүлтәйтеп, миңа карап торды. = — Бик тиз алыштыра башладың әле син. Әнрүсә. егетләрне — Көлмә әле, Нажия. Вәсил комсомол «Прожекторы» заданиесе ? белән йөри. Ә мине ярдәмчесе итеп алды. Шул... и — Шул гынамы икән?.. = — Нажия!.. “ Ләйсән әйләнеп керде. * — Куйдым. Ә сигезенче чанның анализлары әйбәт. Гажәп Мә. f Әнрүсә, Гали агага анализларны бир, режимны шулай тотсын, үзгәрт- £ мәсен... ' з Мин диспетчерлык пунктына киттем - Гали ага анализларны алып папкасына салды, миңа күтәрелеп тә о карамады. Мин янә лабораториягә килдем, яңа колбалар алып, унберенче чанга таба киттем. Бүген ул тулган иде. Гали ага әйтмешли, аның «кара алтын»ын нефть эшкәртү заводларына кудыручы станциягә озатырга тиеш идек. Фатих Гафиятович чанның анализларын икенче вахтага өлгертергә кушкан. Гали ага ашыктырды. — Тиз йөре, Әнрүсә. бер аягың монда, икенчесе анда булсын,—диде Кадала-каплана унберенче чанның түбәсенә мендем. Колбаларны тутырдым да төшә башладым Каршыма Гали ага килеп басты. — Әнрүсә, бу чанның анализларын алмый тор. иртәгә алырсың. Тагын бер тәүлек тонырга тиеш дип әйтте Фатих Гафиятович. — Ярый. Ә нигә сон үзегез җибәрдегез? — Яна гына Фатих Гафиятович шалтыратты. Тагын бер тәүлек тонсын әле, ди. Савытлардагы нефтьне түктем дә лабораториягә кайттым Анда Фатих Гафиятович утыра иде. Мин килеп керү белән, ул минем якка күз сирпеп алды да. Ләйсәнгә: — Кая. бир әле «дегет күле» анализларын,—дип, аның янына үтте. — Әзер түгел әле алар... — Әзер булгач та мина кертерсез!.. Фатих Гафиятович лабораториядән чыгып китте Ләйсән көрсенеп куйды да кайнап торган колбага карады. Микроскоп янында утыручы Наҗия янына үтте. — Унберенче чаннан Гали ага анализ алырга кушмады әле,— дидем мин. _ . — Ярый. Тугызынчыга бар, ул әзердер,—диде Ләйсән, мина карамый гына Мин тугызынчы чаннан проба алдым да диспетчерлык пункты янына килдем. Гали ага ике егеткә нәрсәдер аңлата иде. — Барыгыз, хәзер үк,—диде ул. — Ай азагында гына яндыра идек бит әле элек, дип каршы төште берсе. _ . — Я инде, егетләр, әйткәнне тыңлагыз. Фатих Гафнятович үзе кушты,— диде Гали ага. — Ә пожарниклар мондамы соң? — Монда, монда, сөйләшкән... Егетләр киткәч, Гали ага миңа таба борылды, кулымнан тотты — Әнрүсә, кызым, бар әле, Ләйсәннән сигезенче чанның анализларын китер. Станциядән сорыйлар. Миндә дә булсын әле бер данәсе... Лабораториядә Наҗия генә иде. Ул миңа түргә узарга кушты. — Укырга йөрисеңме әле син, Әнрүсә? — йөрим. — Димәк, диспетчер булырга исәп?.. — Әйе... — Ә нигә лабораториядә калмыйсың? Ләйсән апа, Әнрүсә теләсә, мин аны урнаштыра идем, ди... — Мин тиздән диспетчерлыкка имтихан бирәм инде... — Кайчан? — Киләсе атнада... Наҗия каршысындагы газетага күз ташлап алды, баш түбәсендә күпереп торган чәчен рәтләбрәк куйды. — Безгә киләсеңме бүген кич белән, Әнрүсә... Әти Казанга китте. Әни курортта... Кил. Егетләр булачак. Магнитофон Ә?.. — Белмим шул. Мине Вәсил клубка чакырган иде бүген . Вәгъдә биргән идем... — Нигә? — Хорга катнашырга чакыра... — Тагын Казанга барырга исәп тотасың... Шул хыялыңны һаман ташлый алмадыңмыни әле? — Әллә нигә җырлыйсы килә, Наҗия. Чын әгәр... Исендәме, мәктәптә укыганда Казанга смотрга барган идем. Икенче урынны алдым бит мин анда. Сәгать бирделәр, үземә атап, исемемне язып Менә һаман да исән әле ул... — Ярты айлык хезмәт хакы тормаган сәгатең дәрәҗәсен күтәрмә әле ачу китереп, пожалуйста... Мин үпкәләдем. — Бүләк бит ул, менә җүләр... Ләйсән килеп керде. Ул борчулы, колакларына хәтле кызарган, күзләрендә яшь ялтырый. — Нәрсә булды, Ләйсән Хафизовна? — диде Наҗия. — Берни дә булмады... Болай гына... Карале, Наҗия, нефть кудыру станциясеннән лаборантка килмәдемени бүген? — Әллә нишләп күренмәде ул, Ләйсән Хафизовна. Ләйсән минем якка күз сирпел алды. Матур да сон бу Ләйсән! Озын керфекләренә яшь эленеп торганда, әти әйтмешли, җәннәт фәрештәсенә охшап китә. Спорт костюмын киеп, күнегүләр ясаганда, әни мәрхүмәгә шулай ди торган иде ул. Ә нигә елый икән ул? — Әнрүсә,— диде Ләйсән, миңа туры карамаска тырышып,— бар әле. Вәсилне чакыр. Фатих Гафнятович дәшә. — Гали ага сигезенче чанның анализын сорады. — Нигә кирәк ул аңа? — Белмим. — Наҗия, язып бир,—диде Ләйсән Наҗиягә һәм түрге якка кереп китте. Мин Гали агага анализ кәгазен бирдем дә Вәсилне эзләп киттем. Вәсил — слесарь. Бер урында гына тормый. Әүвәл операторный™ кердем, Вәсил урынына Гыйлаҗ белән очраштым. Ул эш киемнәре киеп алган, йөзе караңгы иде. Минем белән дә яктырып исәнләшмәде. Вәсил турында сорагач, каядыр читкә карап: — Яна гына чыгып китте. Катыкка төшкән тычкан шикелле, дегеткә * чумган бит ул. Юынып ятадыр,— диде. g Душ икенче насос бинасында. Ерак, капка янында ук. ы Мин цехка күз йөртеп чыктым да душка таба киттем. Күзем «дегет г күле» ягына сирпелеп алды. Аннан, бөтен күк йөзен карага буяп, S ургыла-ургыла төтен күтәрелә иде. Каяндыр Вәсил үзе килеп чыкты, g Ул минем беләгемнән кысып тотты да. — Нәрсә бу, Әнрүсә? — диде. = — Белмим, «дегет күле» янадыр. — Әнрүсә.— диде ул туп-туры күзләремә карап,— син савытларында калган пробаны түктеңме? — Юк, лабораториядә.. Ул сүз катмады, миннән алда лабораториягә йөгерде. 8 Икенче көнне иртән иртүк мине Гали ага дәшеп алды. — Әнрүсә, унберенче чанга барып йөрмә, ул тагын бер тәүлек тонарга тиеш булды әле... — Ә нигә алай озак?.. — Сулырак нефть эләккән... Гафиятович кушмый... — Ярый соң... Төш вакытында ашханәдән чыгып килүче Вәсилне очраттым. — Ә, Әнрүсә, исәнме!.. Аның өстендә яна комбинезон, башында яна берет. — Кичә өлгерә алмадык. Күргәнсеңдер, яндырдылар,— диде ул, үкенгән сыман. — Ә анализлар?.. — Нормаль.. — Ничек нормаль? Вәсил җавап бирмәде, бүреген салып тезенә сугып алды. — Димәк, без юкка йөргәнбез,— дидем мин — Шулай булып чыга... Беркавым сүзсез тордык. Вәсил төпсез зәңгәр һавага карап алды. — Унберенче чанны менә өч көн инде кудырмыйлар Нидән булыр икән ул, Вәсил? — Тонуы җитмәгәндер... Син кайсы катламнан анализ алган идеи’ — Мин аннан бер дә проба алмадым әле... һәр чанның өч катламыннан да проба алабыз. Иң астагы катламда су күбрәк була һәм шул сәбәпле нефтьнең сыйфаты да түбән була анда... — Ничек? — Шулай, Гали ага кушмады, тагы бер тәүлек торасы бар. диде Вәсил, башын иеп, беравык җиргә карап торды. Дегеткә баткан итеге белән йодрык хәтле ташны тибеп җибәрде. Аннары сүзсез генә китеп барды Вахта алышыныр алдыннан ул тагы минем янга килде Аның күзе- башы тонган, ачуы йөзенә чыккай иде — Әнрүсә, кичә унберенче чан тулы идеме? — Әйе, мөлдерәмә тулы иде. — Бүген буш ул. МОСӘГЫПТЬ ХОБИВУЛЛНН — Ничек инде алай?.. — Шулай — буш. Төнлә белән «Дуслык»ка кудырганнар. — Ә анализ?.. — Анализ?.. Алганнар, күрәсең... Вәсил кашларын җыерып, йодрыкларын йомарлады. — Комсомол «Прожекторы» дигән булабыз. Адым саен төп башына утырталар безне. — Ә. бәлкем, без үзебез ялгышабыздыр... — Без?1. Вәсилнең йөзе бурлаттай кызарып чыкты. Күзләреннән очкын атылды кебек тоелды миңа. — Менә иртәгә җыелыш була. Барысы да ачыкланыр, күрерсең... — Вәсил! Вәсил! Кызу канлы кеше дә соң син!.. Вәсил оялып китте. Тынычлана төште. — Ярар,—диде ул,— җыелыш хәл итәр. Әллә райкомолга җиткерми торыйкмы, Әнрүсә?.. — Нәрсәне?.. Ул дәшмәде... — Ә син Айхәл абыйга әйт. Райком кешесе ул. Ана әйтсәң, төбенә тоз сала инде ул бу эшнең. — Чынлап та! Вәсил, кирәк әйберләрен тапкандай, шатланып китте. Вәсил минем тормышыма килеп керде. Атна буе күрми торган чакларда да ул гел минем белән яши, минем белән сөйләшә, мин, әллә ниткән бер сөенечем бар сыман, үз алдыма елмаеп, йокыга китәм, елмаеп уянам; Ык буенда бергә су коенуыбызны, аның шамбы балыгыдай җитез йөзүен, бакыр кебек янган матур гәүдәсен күз алдыма китерәм, аның «нефть күленә» батканнан соң да шаяртып, үз итеп дәшүләрен оныта алмый йөрим. Минем бу халәтемне әти дә сизеп алды бугай, минем белән ягымлырак сөйләшә, өйгә кызмача кайтканда да миңа бик күренеп йөрмәскә тырыша иде. Бер сүз белән әйткәндә, минем үз дөньям барлыкка килде. Әнә шул дөньяда яшәү миңа рәхәт иде. Бер атнадан безнең цехның производство җыелышын җыйдылар. Кварталга бер җыела торган зур җыелыш булгангамы, халык күп килгән иде. Планнар турында, киләчәк көнебез турында, гадәттәгечә, бик күп сөйләделәр, бик күп тавышландылар. Цех начальнигы — сүзнең тәмен белә торган кеше Фатих Гафиятович бер олау сүз сөйләп ташлады. Баш инженер сөйләде, парторг Рәкыйпов яшьләрне заманга лаеклы булырга, дәүләт интереслары белән яшәргә чакырды. Мин аларны рәтләп тыңлый алмадым. Күңелемдә бер генә уй: «Вәсил сөйләрме, юкмы, тормышта ул җнтешсезлекләргә бик көенә дә бит, халык алдына чыгып сөйләргә йөрәге җитәрме икән?» — дигән уй гына борчыды мине. Райком инструкторы Айхәл абый Хәйдәров сөйләгәннән соң, мин Вәсилнең трибунага чыгуын бигрәк тә ышанып көтә башладым. Безнең коллективта кайбер иптәшләрнең гадел кыланмавын әйтте инструктор. Алар, ягъни гадел булмаган иптәшләр, бергә- бергә бару, булган житешсезлекләрне бергәләп бетерешү урынына яла ягу юлына басалар икән. Җитмәсә, яла ягучылар яшьләрдән. Бу нәрсә бу? Чәчрәп алга чыгарга тырышумы, әллә яшьлек җиңеллегеме? — Фамилиясен әйт,— дип кычкырдылар залдан. Инструктор җилкәсен җыерып куйды, әмма яла ягучының исемен әйтергә теләмәде. Намусы булса, ул үз хатасын үзе белер, дип әйтү белән чикләнде. Минем күңелемә шик төште: Айхәл абый әллә Вәсилне истә тотып әйтәме? Ул бит миңа, булган хәлне райком инструкторына җиткердем, дигән иде. Вәсил ялгышты микәнни? Зал беразга тынып торды. Шул тынлык эченнән кемнеңдер сүз сорап дәшкән тавышы ишетелде. Мин, нидер сизенеп, артыма борылып карадым. Эскәмияләр арасында калган буш юлдан кара костюмлы, жинел сөякле бер егет трибунага таба килә, дөресрәге, ул атлап килми, ашкынып, йөгереп килә иде. Мин аяк атлауларыннан ук Вәсилне танып алдым. йөрәгем гөрселдәп кагудан битемә кан йөгерде, башым шаулый S башлады. Вәсил залдан трибунага менә торган баскычка борылып а тормады, кызыл почмак идәненнән спортчылар житезлеге белән сәхнәгә 5 сикереп менде дә трибуна янына килеп басты, алга кайтарылып төшкән “ чәчен кискен генә артка чөйде, трибуна читенә ике куллап ябышып, 2 зал өстенә ярсулы беренче сүзен ташлады: — Күз бәйләш-сукыр тәкә уйнамыйк! Җитте! Айхәл Хәйдәровичка * минем бер соравым бар. кем ул яла ягучы? Монда чит кеше юк, исемен > әйтеп сөйләшергә кирәк. Әгәр инде дөреслекне әйтү яла ягуга керә = икән, мин туп-туры әйтәм: «нефть күленә» агызып яндырган нефть = турында Айхәл Хәйдәровичка мин әйттем,—залда гөж итеп, умарта ч күчедәй жуылдап алдылар.— Әйе, мин әйттем Айхәл абыйга, хәлләрне £ тикшереп, ачыклык кертүне сорадым. Райком бу эшне тикшердеме? » — Тикшердек. Махсус комиссия ул эш белән шөгыльләнде. Анализ- а лар нормальный,— диде Айхәл абый, Вәсилне бүлдереп. Бүлдергәне » өчен шундук гафу үтенде. * — Бик яхшы. Мәсьәлә алайса тагын да ачыклана төште,— диде н Вәсил, залга төбәлеп.— Сез. димәк, Айхәл Хәйдәрович, анализлар нор- = мальный, ул-бу юк, дисез. Ай-Һай, шулай микән5 Мин монда кемнеңдер - хәйләкәр кулы эшләвен сизенеп, пробаларны Үзәк лабораториягә жи- » бәргән идем. Менә алар! — Вәсил кесәсеннән кәгазьләр чыгарып, пре- о зидиумга бирде. Фатих Гафиятович та, аның белән янәшә утырган баш 2 инженер да, күзлек киеп, кәгазьләрне карап чыктылар. Үзара сөйләшеп баш чайкап куйдылар. Вәсил, аларнын укып бетергәнен сабыр гына көтеп алды да туптуры аларга карап:—Минемчә, Үзәк лаборатория анализлары эшләрнең бигүк тәртиптә булмавын күрсәтә, димәк, алдашуга чик куярга вакыт! — диде. Зал гөрләтеп кул чапты. Мин барысыннан катырак чаптым. Вәсилнең дулкынланудан алсуланып киткән чибәр йөзенә, трибунага ябышкан зур кулларына карап тордым. Вәсил өчен күңелем канат какты. — Тагын, иптәшләр, шуны әйтәсем килә.— диде Вәсил.— бездә каймакта нефть тону чаннарында тиешле срогын узмый торып кудырыла. Ягулыкны нефть эшкәртү заводларына кудыручылар безгә штраф салалар. һәм кызганып салмыйлар. Бер атна элек унберенче чандагы нефть белән шулай булды. Кичке якта Гали ага лабораториядә эшләүче Әнрүсә Сабитовага әйткән, чандагы нефть тагын бер тәүлек тонарга тиеш әле, анализны алмый тор, дигән. Ә үзе өченче сменага «Бүген төнлә унберенче чанны кудырып бетерегез».— дип әмер биргән. Моны ничек аңларга? План үтәү бәрабәренә нефтьне тиешле кондициягә китермичә әрәм-шәрәм итү булмый микән бу? Безне комсомол намуслы булырга өйрәтә, әйгер сүзем шул: без озагкан «кара алтын» чын мәгънәсендә кара алтын булсын иде... Җыелыштан мин кая басканымны белмичә куанып чыктым Вәсилне батырлыгы өчен кочаклап үбәсем килде. Ләкин ул эшне эшләү мөмкин түгел иде. Хәер, кочакламавым да әйбәт булды. Иртәгесен комсомол бюросында мина җыелышка килми калуым өчен шелтә бирделәр Шелтә бирдерергә аеруча тырышкан кеше бюро члены Вәсил Байков булды. Ачык ишектән цехның бөтен мәйданы күренә. Котельныйдан жи- нелчә гөжләү, насос бинасыннан моторлар гүләве ишетелә. Җиденче чан түбәсендә минем алмашчым Галина Сысоева йөри. Аның өстендә парчалы күлмәк. Ул кечкенә чүмеч белән нефтьне ала да колбаларга сала, бөкесен тыга, кәрзингә тезә. Диспетчер бинасыннан моторлар сызгырган тавыш ишетелеп тора. Пропускамны вахтерга күрсәтеп цехтан чыгам, арыш басуы аша шәһәргә таба атлыйм. Дөрес, цехка автобус та йөри. Ләкин бүген минем йөрәгем сыкрый .. Арыш саргая башлаган. Башаклар авырайганнар, башларын түбән игәннәр. Әкрен генә искән җилгә кыштырдашып, пышылдашып, серләшеп, сөйләшеп алалар. Кояш шактый югары әле. Ул. чыршыга элеп куйган дәү лампочка кебек, бер урында тора сыман. Ә үзе ул хәтле эссе дә түгел, ләкин бөркү, һава дымлы. Көньякта болыт өемнәре күренә. Алар кат-кат булып кояш өстенә киләләр. Кояш гамьсез генә үз эшен эшли. Аның болытка бер дә исе китми. Ләкин менә болыт куера, күперә һәм кыйбла якны кара пәрдә белән каплап, ничектер, дәү кара кош канатына охшап, кояшка сузыла. Тирә-як томанланып. караңгыланып китә. Җил чыга. Дымлы һава исе борынны ярып керә. Минем күңелемне айкап Вәсил белән су коенырга төшкән көн күз алдыма килеп баса. Бүген, бу минутта, менә кем кирәк икән миңа. Дөрес, күңелемдә аңа үпкәм бар. Ләкин ул миңа җиргә кирәккән яңгыр кебек кирәк. Күңелем булганчы сөйләшер идем мин синең белән, Вәсил. Ләкин кызлар күңеле горур шул. Син бирдерткәи шелтәдән соң, мин мәңге үзем сүз башлыйсы кеше түгел... Җил көчәя, арыш басулары тирбәлә. Адымнарым кызулатып, олы юлга чыктым. Асфальт юл кырыеннан барам. Мине Ләйсән куып җитте. — Уф. көчкә... Ни арада шул чаклы җир киткәнсең... Ул мине култыклап алды. — Яигыр килмәкче, өлгерербезме? йөгерикме, әллә чыланыйкмы’ — Тоз түгел, эремәбез әле. — Анысы дөрес. Шулай да манма суга каласы килми. Ул яна кофтасына, тар яшел юбкасына, ак туфлиләренә күз төшереп алды. — Бюрога дип, атап киенеп килгән идем. Мин аны тагын бик мөһим мәсьәлә карала дип торам Өйгә шалтыратты бит. Бик җитди мәсьәлә һәм персональный эш карала, диде. Айхәл кинога барабыз дигән иде. Кич белән яследән баланы аласы бар. Калдырыр кешебез юк. Шуның өчен көндезге сеансларга йөрибез. Ә син кинога йөрисеңме, Әнрүсә? — Яна киноны калдырганым юк. — Син бик матур җырлыйсың дип ишеттем мин. — Мәктәптә җырлый идем. Бер тапкыр Казанга барган идек. — Соң? — Шул. Миннән җырчы, чыкмас, ахры, Ләйсән Хафизовна... — Нигә? — Нибарысы нке-өч җыр беләм. — Эш жыр белүдәмени-' Җырлый белүдә, моңда, тавышта. Җырны аны соңыннан да өйрәнеп була. Туктаусыз узып торган машиналар әче төтен чыгарып чаба бирәләр. Ләйсән кул күтәрсә дә. туктатмадылар. Асфальтны шадралатып яңгыр төшә башлады Ниһаять, бер машина туктады. Автобусны хәтерләткән лаборатория машинасының ишеген пеләш башлы бер абый ачты. — Кая алып барыйм, чибәрләр? — Вахит абый, зинһар өчен ..— диде Ләйсәи. — Тизрәк утырыгыз,— диде шофер, газга басып, моторын үкертеп алды. Вахит абый безне шәһәрнен үзәгенә чаклы китерде. Без, аңа рәхмәт әйтеп, нефтьчеләр сарае каршысында төшеп калдык. Шәһәргә ян- * гыр тимәгән, яңгыр болыты Ык буйлап, Урал ягына таба китеп бара. 2 Ыкнын бер башына салават күпере төшкән. Кояш нуры үткән яңгыр а чаршавы жирдән болытка барып тоташа. — Янгыр яумады, һава гына сафланып калды,—дидем мин “ — Мине көтеп утыргандыр да. кайтмагач, өйдән чыгып киткәндер £ Баланы алырга да иртә әле. Әйдә шушында эскәмиягә утырып то- 5 рыйк. Сиңа ничә яшь, Әнрүсә? — Минамы? Унтугыз тулды. Ф — Унтугыз,— диде Ләйсән, аңламадым дигән сыман, сузып әйтте _ бу сүзне,—унтугыз... Мин синең яшендә беренче тапкыр Ай.хәлне оч- = раттым. г — Ә кайчан кияүгә чыктыгыз? * — Институт тәмамлагач Күрдем дә капландым. Инженер, янәсе £ — Нигә алай дисез, Ләйсән апа? = — Апа ук түгел мин сина, Әнрүсә. Безнең аерма биш яшь кенә.. “ Бөтен бәла шунда,—диде ул, үз алдына сөйләнгәндәй,—бәхет дигән к нәрсәне аера белмибез. Ике төрле була икән ул Берсе менә синең ке- л бск тиле, яшь чакта, ә икенчесе ир белән тора башлагач. Их. Әнрүсә. £ Әнрүсә! Очраган бер кешегә эчең бушаганчы сөйләп булмый торган “ .хәлләр бар Син кем сон мина? Бер цехта эшлибез, шул гына Ә сөйлисе иде. Ошыйсын син мина, Әнрүсә. Беләсеңме ни өчен? Ул баеп барган кояшка карады. Яңгырдан соң сирәгәеп, таралып. ® сүтелеп калган болытлар арасыннан сибелгән кояш нуры каршы яктагы я кибетнең тәрәзәсенә төшә. Тәрәзәгә ут капкан диярсез. Ул яна. дөрли- дөрли яна Мин Ләйсәннең күзләренә карыйм Аның да күк күзләрендә дөрләп ут яна кебек. Күзләре аның — үз кояшы, үз дөньясы. — Әллә сез бәхетсезме, Ләйсән апа? ' Ул шәфәкъ нуры төшкән тәрәзәдән күзләрен алды. — Яшьлек мәхәббәте белән яну — башка нәрсә икән ул, Әнрүсә. Яратам дигән белән генә ярату килми. — Ләйсән апа, сез Айхәл абыйны яратасызмы? — Мин ансыз — канатсыз кош. Ишетәсеңме, канатсыз кош! Дөнья көтәсе бар бит. Мин, Әнрүсә, бүтән кешегә гашыйк Бәлки бу узар, сүрелер. Минем моны беркемгә дә сөйләгәнем юк. Ни өчен сина сөйләп утыруыма да аптырыйм Сөйләмичә дә түзеп булмый . Ләйсән, башын ике кулы белән кысып, ак туфлиләренә, матур балтырларына карап утырды Аннары, кисәк кенә башын күтәреп — Әнрүсә, Вәсил — тупас егет, әйеме?— диде — Андыйларны кызлар гафу итми. Сина ул үзенен кемлеген аңлату өчен шелтә бирдерде. Ул бит сина гашыйк үзе — Ни сөйлисез. Ләйсән апа! — Апа димә әле мина, нинди апа булыйм мин... — Мин аны яратмыйм.— дидем мин. — Җүләр— Ләйсән аптырап китеп, туп-туры күзләремә карады — Җүләр кыз син... Ул синен хыялыңны аңлардай кеше. — Минем бернинди .хыялым д.з юк. һәм минем, Ләйсән, бернинди бөек уйлар уйлап та йөргәнем юк Агым уңаена гына ага бирәм — Юкка. Мин үзем Ай.хәлгэ гашыйк идем. Ул шундый иде, Вәсил кебек — туры. Дөреслек әчеп жаны фида. Ә үзе коры кеше. Ул чакта әле Ай.хәл минем өчен идеал иде. — Ә хәзер? — Хәзерме! Хәзер ул минем ирем. — Ничек соң инде ул алай? — Шулай икән шул, Әнрүсә, шулай... Ул сәгатенә карап алды. Көрсенеп куйды. — Я, ярый, хуш. Мин киттем. Баланы алырга вакыт. Безгә дә килеп утыр. Кичләрен мин бер үзем булам. Айхәл райкомда. — Рәхмәт, Ләйсән. Бәлки килермен. Икенче көнне үк Ләйсәннәргә киттем. Никтер семьялы кешеләрнең ничек яшәүләрен үз күзем белән күрәсем килде. Ленин урамын кисеп, Такташка чыгам, чаттан борылу белән, Ләйсәннәрнең дүрт катлы йортын күрәм. Урамга караган өч тәрәзәдә дә ут бар. Өченче катка күтәреләм. Дулкынланам. Айхәл абый өйдә түгелме? Өйдә булса, берни сөйләшеп булмас. Ни өчен Ләйсән яратмый аны’ Шулай ук яратмаслык, җан җылысы тапмаслык кеше микәнни ул? Звонок төймәсенә басам. Бер басам. Ике. Шактый вакыт узгач кына аяк тавышы ишетелә. Бусагада елый-елый күзләре кызарып беткән Ләйсән күренде. — Исәнмесез, Ләйсән!.. Ни булды’ — Ә-ә... Әнрүсә!.. Тар коридордан ук зал башлана. — Уз, әйдә... — Рәхмәт. Әллә бер-бер бәхетсезлекме’ Ләйсән, тыела алмыйча, ике кулы белән йөзен каплап тагын елап җибәрде. Мин нишләргә белмичә баскан урынымда таптанып тора башладым. Түр почмактагы бала караваты өстенә иелеп, чал керә башлаган чәчләрен йөзенә төшергән Айхәл абый басып тора иде. — Исәнмесез,— дидем мин, пышылдап кына. Айхәл абый миңа таба борылды да күзләрен читкә алды. Мин Ләйсән янына чыктым. Ләйсән зал ягында өстәлгә башын куеп утыра, матур чуар халат кигән гәүдәсе, җилкәләре дерелди иде. Мин аны кочтым да әкрен генә: — Ни булды?—дидем. Ул күтәрелеп мина карады, күкрәгемә башын салды — сүз әйтерлек хәле юк иде... 10 Ләйсән эшкә дә килмәде. Мине бүген проба алып килергә кушып берәү дә алҗытмый. Мин моңа сөенергә тиеш идем. Ләкин гаҗәп хәл: бүген нәкъ шул җанга тия торган әмернең, таләп итеп торуның булмавы миңа сәер булып, хәтта эчпошыргыч күңелсез булып тоелды. Хикмәт эш кушып торуда гына түгел икән шул. Мин, әни канаты астыннан мәхрүм калган кыз, Ләйсәнне апам итеп, мине кайгыртып торучы әнием итеп күрә башлаганмын. Аннары мин ул көнне үзем өчен тагы бер ачыш ясадым: кызлар күңеле чуар, сөйгән егетең булуы гына җитми, ул хакта кем беләндер серләреңне уртаклашасы да килә икән. Сер бүлешердәй бүтән кешем юк минем, сөйләшсәм мин Ләйсән белән, әнием һәм апамны алыштыргандай кеше белән генә сөйләшә алам. Сменам беткәнне көч-хәл белән көтеп алдым да Ләйсәннәргә киттем. Кунак бүлмәсендә, башын игән килеш, Айхәл абый утыра. — Мөмкинме?.. Исәнмесез!.. Айхәл абый башын күтәрмичә генә сәламемне алды. — Ләйсән апа кайда? (Ләйсән дияргә яхшысынмадым.) — |\итге ул. — Кая? — Тулай торакка. Айхәл абый соры күзләрен тутырып мина карый Минем агарып китүемне күреп, аяк өсте баса. ♦ — Утырыгыз, Әнрүсә... » Ул түр тәрәзә каршысына килә. Ике кулы белән таянып, тәрәзә R каршындагы юкә агачына карап тора. Инде кояш баеган, офыкка кич- г ке шәфәкъ жәелгән, шәфәкъ нуры юкәне моңсу итеп күрсәтә иде Мин әкрен генә тордым да сиздерми генә чыгып китмәкче булдым. g Ишек янына җиткәч. Айхәл абыйның күкрәк түреннән әрнешеп чыккан = тавышы ишетелде: = — Әнрүсә. күрсәң әйт син аңа мин аны көтәрмен һәр кичне, һәр көнне шушы тәрәзә төбендә көтәрмен. Ул мине гафу итәр әле Кеше * йөрәге таш түгел, таш та эри .Мин урамга чыктым. Колак төбемдә Айхәл абыйның сүзләре янгы “ pan тора. чыгара, сүзләрен дә үзе яза. “ — Каторжанны да үземе? — Үзе булмыйча... Без подъездга килеп җитәбез Бу урын безнең соңгы тукталыш * Вәсил минем кулларымнан тота һәм сизелер-сизелмәс кенә үзенә таба £ тарта. Шул вакыт мин аңыма да килә алмый калам, ул мине кочаклап = үбә. Мин бар көчемә аны читкә этәрәм һәм, әйләнеп тә карамыйча. 3 икенче катка йөгерәм. » — Җүләр, җүләр син,—дим мин, ачуланып. I 13 Фирдәвес абый мине элекке танышы кебек каршы алды. Иң әүаәл, каршына утыртып, тормыш хәлемне сорашгы. Ул озын, чандыр гәүдәле, алтмыш биш яшьләрендәге кеше. Мин әтиемне театрда художник булып эшли дигәч, ул хәтта торып, ишекле-түрле йөренеп китте. — Карасана син аны. алай диген, Галим кызы. Синең әниең бит Мәскәүдә үлде. Ярыш вакытында!.. Әйе, әйе.. Карасана син аны. ә!.. Галим кызы. Без бит аның икенче туенда булган идек. Акыллы кеше, зирәк кеше. Ярты сүздән сине аңлап ала. Осга. Нишләп соң әле ул бу арада бер дә күренми?.. Пьеса яза? Китсәнә! Вәт син аны, ә! Премьерасы була... Кайчан? Киләсе атнага! Әйттем мин аны карчыкка, буш кеше түгел дип... Ул минем каршыга килеп басты. — Әниең бик чибәр иде синен Сын дисеңме үзендә, күз-йөземе. чын татар Зөһрәсе иде. Ул, башын кырын салып, бермәл мина карап торды Мин оялдым, күзләремне аяк очыма текәдем. — Син дә, Әнрүсә, әниенә охшагансың, ләкин... Аннары ул, нидер исенә төшеп, каударланып алды. — Карасана син аны. онытып җибәрә яздым бит... Синең җырын миңа ошады. Тавышын белән уйныйсын, бигрәк тә әнә шул ошады миңа. Магнитофонның башын әйләндереп бетердем. Дүрт тапкыр тыңладым. Тик, ни, татар җырларын да җырлыйсы иде бит, сипа, Әнрүсә . Беләсеңме, нинди җырлар бар! Синең тавышыңа, монга куп җырлар табып була. Тик әүвәл өйрәнәсе булыр, ай үтәрме моңа, елмы . Чын җырчы булуы уен эш түгел. Моның өчен авыз күтәреп җырлау гына җитми. Профессиональ җырчы булу өчен күп көч куярга кирәк. Җыр кешене җылата да, келдерә дә. уйландыра да. Җыр ул — кешенең җаны. Шул. Ә хәзер әйдә, пианино янына... Без т^р тәрәзә каршысында торган кара пианино янына килдек. Башта оялып, куркып утырган идем, Фирдәвес абыйның соңгы сүзләреннән соң тынычлана төштем. — Я, әйтик, шул б>лыр беренче иман шарты, менә, мә әле сипа сүзләр. Ә коен мин үзем карармын. Нидән башлыйбыз? Карап чык. Ә мин бармакларны яза торам. Җырларның яртысы миңа таныш түгел. Үзем бераз белгән җырларны сайлап алдым да Фирдәвес абыйга суздым. — Тегеләрен гел ишеткәнем дә юк. — II зрә,— диде Фирдәвес абый,— синең кебек таң сандугачы дөньядагы бар җырны белергә тиеш. Синең, Әнрүсә, киләчәгең бар. мин сиңа ышанам. Чөнки моң, аһәң дигән нәрсәне ишетү белән бәя бирә беләм. Элек мин үзем күп җырладым. Я, нидән башлыйбыз? — «Төнбоек...» Фирдәвес абый күзләре белән елмаеп алды. — Хуш, әйдә... Ул нечкә бармаклары белән пианино телләренә тиеп алды да «Төн- боек»ны уйнал җибәрде Әнә шул музыка, әнә шул мон матур бер күлне минем күз алдыма китерде. Бәләкәй генә күл, үрдәкләр йөзә, камышлар шаулый, түгәрәк яфраклы төнбоеклар көмеш-сары чәчәкләрен су өстенә җәеп салганнар да, күктә кыздырган кояшның нурларына сокланып, рәхәт гизәләр. Мин яр буена киләм, төнбоекны күрәм һәм табигатьнең матурлыгына тан калам. Җыр тәмам булгач, Фирдәвес абый беравык кулларын клавишалар өстеннән алмый торды, аннары, башын селкеп — Шәп,— диде,— беләсеңме, син безнең клуб өчен кем?., йолдыз!.. Вәт — йолдыз. Синең исемен бүгеннән — йолдыз!.. Ул озын бармагын түшәмгә төртеп, һәр сүзен такмаклап әйтте. — Тик, тик, өйрәнергә, өйрәнергә, өйрәнергә кирәк. Мин мактады дип исең китмәсен. Синдә әле җырны бозу колагыңны томалап качарлык. Ләкин теләгән кеше анысын җиңә алыр дип ышанам. Бүгенгә җитте. Инде хәзер нидән башлыйбыз? — Ул урыныннан горды да тагын минем каршыма килеп басты. Мина ничектер аның бер күзе үзенеке түгел кебек тоелды Ул башын кырын салды да—Син эшлисеңме? — диде. — Эшлим— — һм .. Димәк, кич белән генә була аласың. Кичке якта минем эш күбрәк була булуын... Фирдәвес абый янә ишекле-түрле йөреп килде. Ул бер як яңагын тоткан, әйтерсең лә, аның теше сызлый иде. Аннары ул кисәк кенз туктады: — Менә нәрсә, Әнрүсә, син кичке дүрткә клубка килә аласыңмы? — Мин өченче яртыда эштән кайтам. — Булды! — Фирдәвес абый шатланып китте.—Димәк, килә аласың Булды Сина атнага өч көн берәр сәгать вакытымны бүләм. Вәгъдәме? Ул минем кулны тотты, күзләремә карады. Нәкъ шунда мин анын сул күзенең бераз читкә карап торуын, пыяла булуын күрдем. Ул моны сизде булва кирәк, карашын читкә алды. — Вәгъдә,— дидем мин. • Аннары ул тәрәзә каршына барып басты һәм тыштагы берәүгә сөйләгән кебек — Күземне минем пленда чакта фашистлар сугып агыздылар,— диде. Бүлмәгә шау-гөр килеп егетләр-кызлар керә башлады Алар арасында Вәсил дә бар иде. Ул, гаепле кеше сыман, уңайсызланып, миңа таба атлады. Мин ачык ишеккә ташландым Тышка йөгереп чыккач кына күкрәгем тутырып сулыш алдым. Әти өйдә иде. Бүген бер ахирәтен алып килгән. Өстәл тулы сыра шешәләре. Әти ахирәтен үбәргә үрелә. Мине күрү белән дусты * (мин бу көдрә кара чәчле кешене беренче тапкыр күрәм). дөбер- g шатыр күтәрелеп, кулын йөрәк турысына куеп, баш иде. Янәсе, исән- х месез. Мин, исәнләшеп, үз бүлмәмә кереп киттем. Ишекне яптым да £ бераз ишек төбендә басып тордым. Әти көдрә чәчле кешегә мыгырдан = нидер сөйли. Соңгы айларда гына түгел, хәтта менә ел тула, әтинең болан исерек чагын күргәнем юк иде әле. Ничектер күңел пошынып 5 куйды. Ни сәбәптән эчте икән? Кем бу көдрә чәчле кеше? Әле иртә, ятасы килми. Әкрен генә түргә узам, затлы киемнәрем . белән караватыма утырам. Кичә генә әти алып кайткан «Ак чәчәкләр» китабын кулыма алам. Ләкин укыйсы килми Нигәдер эч поша. Нигә = сон әле мин Вәсилгә болай Ни гаебе бар анын?! Китапны ачып актара башлыйм. Гөлшәһидә. . Врач кеше Олы йөрәк. £ Ике иргә чыга. Бәхетле. Ләкин бәхетме бу? Күңелемә Айхәл абый а килә. Ул һаман, баеп барган кояшка карап, тәрәзә каршында басып = тора кебек. Көтә, Ләйсәнен көтә. Сәер дә бу мәхәббәт. Мин аны. Айхәл о абыйны, кызганам. Юатасым килә. Жулар, ни уйлыйм мин?! Тышта * инде караңгы, тәрәзә каршына килеп басам. Әле урамда хәрәкәт зур J Кеше хәрәкәте, кеше елгасы. £ Мин янә карават янына кнләм, чишенмичә ятам. Әти кереп утны з кабыза. ” — Карале, Әнрүсә,— ди ул. авызын чупылдатып ала.— кибеткә « барып кайт әле. кызым. Бер кызылны алып кайт. Гаптершин үзе килде бит Атап килгән. Хәл белергә. Әтинең чәче тузган, күлмәк якасы күтәрелгән. Нейлон күлмәк, үткән атнада гына алган идек. Премьера буласы куанычыннан. — Я. барасынмы? — Барам... Акчаң кая? Кем ул?.. — Кем? — Гаптершин... — Ә-ә, ул, редактор ярдәмчесе, фельетончы Пьесага рецензия язам, ди. Усал яза ул үзе. Я, барасынмы? — Барам дим ич. Бир акчаң. — Акча бетте бит, кызым. Мин әти каршына килеп басам. Ярый, акча табармын, әти Ләкин, әти. соңгы тапкыр, яме5 Мин кибетче Сон я ападан: — Нигә кеше юк? —дип сорыйм -- Нигә булмасын, син кеше түгелмени? — дип. ул көлеп җибәрде Акчаны алгач, ул шешәне өстәлгә чыгарып бастырды. Кәгазьгә төрәсе иде Шешә төрергә түгел, гәҗит чыгарырга да җитми ди әле ул кәгазь Мин сумка алмавыма үкенеп, шешәне кофтам астына кыстырып, кибеттән чыгам. Як-ягыма каранам Күңелсез хәл. кыз башын белән төрелмәгән шешә күтәреп кайт Ну. бу әтине' Әти мине коридорда ук каршы ала — Булдымы5 — дп ул, түземлеген җуеп. — Булды Мин куеныма керәм, озын муенлы кара шешә тартып чыгарам — «Варна» — ти әти, йөзе ачылып китә — «Варна»,— дим мин, начар кызыл булды, ахры, дип шиккә калам — Шуны бирделәр бит, башка төрле юк иде. — Шәп,— ди әти,— иң яхшы кызыл бу.— Әүмән-тәүмән атлап залга кереп китә. Мин бүлмәгә үтәм. Чишенәм. Ятам. Йоклыйсым килми. Күз шар ачык. Күз алдына Вәсил, Айхәл абый, әти, Ләйсән апа, иң соңыннан Фирдәвес абый һәм очлы авыз Марс килә. Вәсил... Вәсил белән бетте. Мин көрсенеп, борылып ятам. Начар бетте. Коч та үп, имеш. Җүләр, тиле. Мин аны якын җибәрмим хәзер. Гыйлаҗ мине хәзер күрәлмый. Күзе-башы тонган. Ана комсомол эше кирәк. Кызлар кулын тотып, күзенә караса да, әхлак темасына мораль укый башлый. Беркатлы кәбестә. Шулай кызлар аны яратырга тиеш дип уйлый, күрәсең. Щиш! Айхәл абый. Райком эшчесе. Эш дисә дөньясын оныта, хатынын да... Ә Ләйсән Айхәл абыйны гаепли. Жанны өшетә, җанны суыта торган адәм, ди. Айхәл абый барысы белән дә килешә, баш игән. Ярата, сөя. Ә тотып тора алмаган. Хатын табу — бер бәла, гомер итү, тору*—мең бәла, ди әти. • Әтинең түбәсе күккә тигән. Пьесасы сәхнәдә уйнала Бушлай акча алып ята. гонорармы диләр, һәм бетерә. Ни файда? Их, әти, әти!.. Бәлкем, Мөнирә апа булса, алай ук итмәс идең... Ләйсән. Фатихның йөрәк турына башын куеп ята бугай. Чибәр хатын. Бәхет ташып тора үзендә. Мин... Мин... Мин йокыга китәм. 14 Без Казанга барабыз. Бер көтү. Смотрга. Вәсил дә бара. Аның янәшәмдә булуы рәхәт миңа. Ләкин мин сер бирмим. Юри кырысрак сөйләшәм. Хәтта Гыйлаҗ да бара. Чада да. Хор. Биючеләр, шигырь сөйләүчеләр, сүз осталары, кыскасы, тел бистәләре, әрәмә сандугачлары. Чада Җәмилнең гитарасын аскан. Ул аны үзеннән калдырмый. Ул ни татар түгел, ни рус түгел. Тегесе дә, монысы да. Әтисе татар булган, әнисе марҗа. Вәт и метис туган. Ике телне дә элдертә, теленә шайтан төкергән. Русча, татарча җырласа да, ул монлы җырларны ярата. Гитарасы, җилкәсенә аскач, чак кына сөйрәлми. Үзе бик үк игътибар да итмәгән кебек, ә үзе шул гитараны өрмәгән җиргә генә куймый, күз карасы кебек саклый. Җәмилгә бу гитараны Испаниядән әтисе алып кайткан, әле Бөек Ватан сугышына кадәр. Ничек аны Җәмил Чадага биргән, шаккатам... Аннары тагын шуңа шаккатам. Җилкәсенә гитара асып, йөгәнсез һәм әдәпсез җырлар җырлап йөргән Җәмил үзенең дуслары белән һәр- көн хорга килә башлады. Вәсил әйтүенә караганда, аны хорга катнашырга димләп озак йөргән ул. Җәмил тиз генә риза булмаган. Кулыннан тотып, әтисе белән бергә Испаниядә булган Фирдәвес абый янына алып кергәч кенә күнгән. Хөрмәте зур Фирдәвес абыйга Җәмилнең. Мин кайчак көнләп куям. Вәсилдән шул турыда сорагач ул: — һәр кешенең йөрәгенә ачкыч таба белергә кирәк,—диде. Мактана да сон кайчак бу Вәсил. Әллә мактанмыймы? Әллә минем кебек аны барысы да яратамы? Минем дә йөрәгемә ачкыч тапты кебек бу Вәсил. Сөйләшәсем килә үзе белән, үзенә елышасым, чәчләреннән сыйпыйсым килә. Их ма, бар да син дигәнчә генә булсын икән ул... Вәсил белән ике ай инде менә жүнләп сөйләшкәнебез юк. Ул миңа үпкәләгән, мин ана Минемчә, ул гафу үтенергә тиеш. Ә ул юк, теләми, каты мангай. тинтәк, менә кем ул... Фирдәвес абый иң алдагы урында. Күбесе аның тирәсендә чуала. Ул мәзәкләр сөйли. Минем янга Чада кил^п утыра. Ул чәчләрен ялты- ратып бер якка тараган. Күзләре зәп-зәнгәр. Әнисе зәңгәр күзле булган булса кирәк. Күзләр күбрәк әни ягына тарта, диләр. Борыны юка. кашлары калын, терсәкләре очлаеп тора Буйга ул тәбәнәк, хәтта миннән дә тәбәнәгрәк. Мин аңа өстән торыбрак карыйм Менә гажәп. ул бик оялчан икән Бер генә дә туры карамый Ә үзе сөйли, бер татарча, бер русча Битләре ак, кызларныкы кебек. Хәтта тотып карыйсы кнлә. ♦ — Чада,— дим мин ана, ул миңа күтәрелеп карый да күзләрен тез п өстендәге гитарасына төшерә, нечкә бармаклары белән кылларын ® сыпыра. г Автобус тигез генә гүләп алга чаба да чаба i Без шул гүләү тавышына шактый кычкырып сөйләшәбез — Әнрүсә,— ди Чада,— син хорда минем белән янәшә басма — Нигә? = — Басма инде!.. — Ярый соң... ♦ Мин үпкәләгәндәй итәм. Чада моңа ышана, аптырап кала = — Син алай-болай дип уйлама тагын Беләсен килсә, мин сиңа = гашыйк — Менә сиңа мә! — дим мин. шаккаткандай итеп, күзләремне зур •* ачып, чак кына каерылып аңа карыйм — Нигә соң аны әллә кайчан Z әйтмәдең? а Чада кып-кызыл була. Хәтта куллары да кызара кебек. ’ — Көлмәгез, яме, көлмәгез! һәм ул жәһәт кенә тора да Фирдәвес абый янына китеп бара и Минем йөрәкне нидер телеп киткәндәй булды Ярый әле бу хәл озакЕ ка бармады. Күңелемнән оялып, борчылып барсам да. бераздан бу турыда бөтенләй оныттым. Автобус тирбәтүенә йоклап киткәнмен. т> Мине Вәсил уятты. ® — Әнрүсә, Әнрүсә. Казан!.. s • Күзләремне ачтым, автобуска утырган чактагы кырыслыгымны онытып, елмаеп Вәсилгә карадым — Казан! — диде ул — Ишетәсеңме. Казанга житәбеө! • Тәрәзәләргә карадык. Иң әүвәл очын күккә терәгән Сөембикә манарасы күренде, аннары, ап-ак Кремль, аның алтын йолдызы күзгә чалынды Казан.. Мин тәэсирләнеп киттем, Тукайның Казан турындагы шигырен күңелемнән укыйм «Җиктереп пар ат. Казанга туп-туры киттем карап > Вәсил үз алдына сөйләнә: — И Казан’ Дәртле Казан' Моңлы Казан’ Нурлы Казан' Икебез дә бер үк уйны уйлаганга аптырап, мин аңа карыйм Ул елмая, ул шат, күрәсең, минем дә нәкъ шул турыда уйлаганымны аңлап ала, томыраеп минем күзләремә карый. — Әнрүсә. Әнрүсә, мин сине яратам,— ди ул, пышылдап,— ишетә- сейме, я ра там . — Ә мин сине я-рат-мыйм Үзем гел аңа якынаям, аңа сыенам Маңгаена төшкән чәчләрен сыйпыйсым кнлә. Вәсил моны сизә, тетрәп торган бармаклары белән минем чәчләремә, йөземә кагылып ала — Әнрүсә, мин сине бик тә яратам.—ди һәм берәрсе күрер, игътибар итәр дип. кычкырып «Туган тел»не җырлый башлый. Кемдер баян тартып җибәр.» Мин дә Вәсилгә кушылам Минем тавышым башкаларны да кузгата, барыбыз да җырлыйбыз Автобус Казан урамнарына барып керә Ә безнең җыр ачык тәрәзәләрдән Казан урамнарына тантаналы гимн булып тарала Итүчеләр туктап, безнең автобусны күзләре белән озатып калалар 15 Концертта без дүртенче чиратта чыгачакбыз. Безнең тирәдә Фирдәвес абый урала. — Кызларым, каушамагыз. Өйдәге кебек хис итегез үзегезне.. — Нигә без каушарга тиеш? — ди Сафура. — Шуны әйтәм дә шул,— ди Фирдәвес абый,— нигә каушарга?! Чык та бас, үзебездәге кебек, өйдәге кебек. Марс көзге алдында ыспайлана. Фирдәвес абый ана күз ташлап ала. — Ыспайланма әле шул хәтле, Марс,— ди ул, ана карамыйча гына. Марс турсая, авызын очлайтып ала. — Пушкин кардәше... — Я инде, куй, Сафура, жәберләмә. Мин бит конферансье. Каушап куюым бар. Сафура белән Марс бик күптән йөриләр. Ләкин әле өйләнешү дәрә- жәсенә житмәгәннәр. Кайсы өлгермәгән? Марс бугай. Сафура үзе әллә юри, әллә чын, шулай ди. — Марс жаным,— ди Сафура, мыскыллап.— зинһар өчен гозерләп әйтәм. эт кебек өреп жибәрмә. Юкса бер тапкыр кеше көлдерәм дип, шулай иткән идең бит. — Сафура!.. Марс усал итеп Сафурага карап куя. — Җитте сезгә,— ди Фирдәвес абый,— хәзер чыгабыз Чада! Чада! — ул башлар өстеннән үрелеп Чаданы эзли.— Чада!! — Мин монда. Фирдәвес Сәгыйтович. — Кая олактың, божыр3 Кил әле монда. Чада аның каршына килеп басты. Анын өстендә жете кара костюм, ак күлмәк, якасында кара күбәләк. — Ашыкма. Дулкынланма. Кул чапсалар, көт. Ашыкма Ул Чаданыц кылган сыман чәчен сыпырып куйды, һәм аның башы аша Вәсилне эзләде. — Вәсил, Вәсил! Кил әле. Кил инде,— диде Фирдәвес абый, Вәсилнең жиненнән тотып үзенә таба тартты—Сузма. Үз вакытыңны үзең бел. Көчән.мә, ишетәсеңме, көчәнмә. Марс иренен турсайтты, ачуы чыкты. — Фирдәвес абый, пожалуйста... — Бегте.— диде Фирдәвес абый,— бетте. Аңлашылды. Урыннарыгызга Ни, Әнрүсә, син кал Бер генә секундка.. Мин анын янына килдем Ул ничектер сәер итеп миңа карады — Әйдә утырыйк әле. Минем өстә озын итәкле жемелдәп торган ак ефәк күлмәк, аякларда Казан читеге, кыскасы, хан кызы мин. — Мин утырмыйм, күлмәгем бөгәрләнә. — Я, алайса, утырма. Сиңа. Әнрүсә, киңәшем бар. Бик алга барып басма, тавышың зәһәр, эффект кими. Аннары, жюри ягына карама. Тамашачыларга кара, оялма. — Ярый — Сина өметем зур, Әнрүсә, үпкәләмә. Мөнирә ул — безнең шәһәр кешесе. Бер семья... Фирдәвес абый нәрсәдер әйтергә теләгән иде, әйтмәде, торып басты. Менә чыгарга да вакыт житте Сәхнәгә Марс чыгып басты. Ул бәрхет кебек йомшак тавышы белән шәһәрнең исемен әйтте, нефтьчеләрдән зур итеп сәла.м тапшырды. Ана гөр килеп кул чаптылар. Аннары сәхнәне ябып тордылар Без хорга чыгып бастык. Пәрдә күтәрелде. Тыптын торабыз. Ә күз бит күрү өчен. Мин сәхнә каршын дагы кызыл плюш ашъяулык җәйгән өстәл артындагы жюри членнарын күрәм. Ин уртада — .Мөнирә апа Кулында карандаш, алдында бир бит кәгазь. Без шактый озак җырны башламын торабыз. Фирдәвес абый аркасы белән тамашачыларга, алды белән безгә карап, рояль уйнау - чының түземсезлек белән уйный башлавын көтә Тик рояль артына кереп утырган чал чәчле хатын ашыкмый, ноталар актара. Фирдәвес * абый бер безгә карый, бер уйнаучыларга карый, пошына Ниһаять. 2 уйнаучы нотаны таба, бармаклары белән телләргә тиеп ала, Фирдәвес * абын тораташтай катып кала. Без дә тынабыз. Мавзолей алдындагы сакчылар, диярсең. Башлап җырлаучы Сафура. Ул, аз гына алгарак чыгып, җырлап t җибәрә. Зал тына, шау-шу ишектән чыгып китә. Түшәм-почмакларга и бәрелә-сугыла залда җыр агыла башлый. Безгә йөз прожектор караган > Телевизорга төшерәләр. Ф Аннары кул чабалар. Икенче җырны мин башлыйм Бер күзем белән _ жюри комиссиясендә утырган Мөнирә апага карыйм. Ул да күзен мин- Z нән алмый. Кулындагы карандашы читтә ята. Хордан соң ялгыз җырлар башлана. Чада белән без ин соңыннан * чыгабыз. Чада миннән азда җырлый, мин аннан сон. Чада бүген сан- м дугам күк сайрый. Зал аны җибәрми, кат-кат сорыйлар Ул бер рус = җырын, бер татар җырын башкара, һәм ана гөр килеп кул чабалар. л Ул, олы артистларча, күкрәгенә кулын куеп, баш ия. Кылган сыман * чәче таралып маңгаена төшә. Сәхнәгә мин чыгып басам. Зал шып була. Мөнирә апа икс кулы с белән башын кысып, кәгазьгә карап утыра. Мин җырлыйм, яшь йөрә- з гемнән кайнап чыккан моңны, мәхәббәтне залга бирәм. Жюрида каран- £ дашлар нидер яза. Мөнирә апа башын калкытып куя, анын күзләре о яшь белән тулган кебек тоела мина. Мине дә кат-кат сорыйлар Фирдә- - вес абый, сәхнә артына чыккач, азрак ялынсыннар дип, мине тотып тора, аннары алкышлар басыла башлагач кына янә чыгарып җибәрә. Ләкин смотрда тәртип бар: программаңнан башка артык бер җыр да җырлый алмыйсың. Соңгы тапкыр сәхнә артына чыккач, Фирдәвес абый мине маңгаемнан үбеп алды. Кызлар мине тәбриклиләр, егетләр кулымны кысарга үреләләр Ин соңыннан Чада яныма килә. — Барысын да актарып салдың,— ди ул. — Син дә,— дим мин. һәм без икебез дә елмаешабыз. Чаданың йөзе ап-ак. яңа акшарлаган морҗа кебек. — Син нәрсә,— дим мин,— әллә пудра сөрттеңме? Чада читкә карады, кулы белән битен сыпырып алды — Ә нигә, артистлар кебек булырга теләгән идем Монда бер апа бар, күрде дә, әйдә, чын егег ясыйм үзеңне, ди. Әйдә, .мин әйтәм, кыландырып кара. — Шуннан, кыландырдымы!1 — Күрмисеңмени? — Юк. Чада ышанды, ботына сугып алды. — Менә син аны, убырлы карчык, алдады бит Ышанасыңмы, бер яртылык акча түләдем бит мин ана! — Кемгә? •— Кемгә, кемгә, гардеробчыга. — Ни өчен? — Ни өчен, гримировать иткән өчен... Безпси янга Фирдәвес абый килде. — Ну, Чада. Әнрүсә, безгә китәргә рөхсәт Фуу, йөрәк тибә. Әйдәгез!. * Чада аяк терәп каршы килде. — Мин беркая да бармыйм,— ди. Фирдәвес абый, кашларын сикертеп, гаҗәпкә калды. — Син нәрсә? — Юынасы иде. — Нигә тагын? Мин Фирдәвес абыйга Чада белән булган хәл турында сөйләп бирдем. Ул башта моңа ышанмады, соңрак, Чаданы ут яктысына чыгарып карагач, маңгаен җыерды: — Латыйфа эше. һдман шул гадәтен ташламаган икән әле, юньсез,— диде. Ул Чаданы култыклап алды: — Әйдә, юындырам. Әнрүсә, син киен дә тамашачылар залына чык. Табарбыз без сине. 16 Смотрда безгә беренче урынны бирделәр. Берочтан тагын бер-ике клубка барып җырладык. Казан халкы мәзәк ул, сөйләшә русча, җырлый татарча, татар театрын карый. Концерт булган урыннарда басып торыр урын юк. Иртәгә китәсе дигәндә гостиницага Мөнирә апа килде. Ул болай шат кебек иде. Барыбыз белән дә күрешеп чыкты Затлы итеп киенгән. Бездән киткәннән бирле үзгәрмәгән дә кебек үзе, күз төпләренә җыерчыклар өстәлгән дә. чәче ак мәрмәр төсенә кергән. Әллә буяткан, әллә картаю галәмәте. Мине ул кочып алды. Кунакка чакырды. Мин аптырый калдым. Ләкин кызлар үгетли башлагач, киенә башладым Өстемә карага ак шакмак төшкән күлмәгемне кидем, аягыма биек үкчәле ак туфли элдем. Мөнирә апа сокланып, елмаеп утырды. Кыры шакмаклы такси безне Ленин урамына, «Бегемот» дип йөртелә торган йорт каршысына китереп туктатты. Мин монда булсам да, беренче тапкыр күргән күк, Казанга сокландым. Ак Кремльгә, Муса Җәлил һәйкәленә, Идел булып җәелгән Казанкага карап торам. Мөнирә апа моны аңлый, шуңа күрә мине ашыктырмый. — Матурмы? — Искиткеч! Тан калырлык...— дим мин. Без өченче катка күтәреләбез һәм шактый киң коридорлы квартирага керәбез Чишенәбез. Мөнирә апа миңа булыша, мин оялам. Аннары залга керәбез. Җиһаз, затлы мебель. Минем әле беркайчан да мондый квартира күргәнем юк. Мөнирә апа мине йомшак тахтага утырта, үзе кухня ягына чыгып китә. Мин ашыкмый гына залны күзәтәм. Ике якка ачылышлы ишек янында китап шкафы, түр якта тәрәзәнең ике як почмагында кара кофе төсендәге тумбочкалар. Тумбочканың берсендә телевизор, берсендә кофе төсендәге телефон Миңа каршы стенада затлы рәсемле келәм. Аның астында буфет. Буфет зур, киң, матур. Алтын ачкычлы, алтын тоткалы, пыяла капкачлы. Дүрт почмакта дүрт кресло. Зал уртасында озынча түгәрәк өстәл. Өстәлнең ике ягында шундый ук кофе төсендәге урындыклар. Стена тулы картиналар, борынгы рәсемнәр. Шкаф, өстәл, тумбочка өстендә ник бер чүпрәк заты булсын. Гади дә, затлы да, матур да. менирә апа килеп керде Ул ничектер мина монет танып карый Өстәлгә ашъяулык жәйде. табын әзерли башлады. — Минем ашыйсым килми. Мөнир.? апа. — Килер әле. Кич озын... Чәй эчәрбез... Бүген син бездә генә KJ нарсың инде. — Кызларның үпкәләүләре бар. Кайтам дип әйттем бит. — Кадмийсыңмыни? Мөнирә апа кинәт урындыкка утырды, ике күзеннән яшь бөртекләре атылып чыкты. Ул ничектер картаеп, олыгаеп киткән кебек булды — Ярый сон,—диде ул. урындыгыннан торып, өстәлгә савыт-саба куя башлады — Гафу итегез. Мөнирә апа. мин бодай.. Яхшы түгел бит... Ул тәрәзәгә карады, яшь бөртекләрен сөртмичә генә: — Белмисең шул әле син, хәер, белсән дә... Галим исәнме? Әтиең диюем? Бу сорауны көтмәгән идем мин,—әти турында сорагач, каушап калдым. — Исән ул. Эшли. — Өйләнмәдеме? — Олы бит инде ул, юк.. — Әйдә. утыр. Менә моннан Вино эчәсеңме? — Гомеремдә капкан әйберем түгел. — Гомерең синен яна башлана гына әле. кызым Әнрүсә Әле вино- сын да эчәрсең... Ул. нидер исенә төшеп, каударланып кухняга чыгып китте Өстәлгә чәйнек чыгарды, алма, торт, виноград китереп куйды. — Әйдә, аша, эч, тартынма Бәлки бер рюмка гына эчәрсең? Мин каршы әй гергә оялдым Мөнирә апа минем алга кан кеб. кызыл вино куйды — Эч. берне генә. Затлы вино ул. Ә градусы гел юк Курыкма Мин көч-хәл белән нөткерә-курка бер рюмка вино эчтем Күңелем теләгән ризыкларны ашадым. Бер чынаяк чәй эчтем. — Аша инде, житеш. — Рәхмәт, ашадым. . — Я, алайса, әйдә монда утырыйк Ул килеп терсәгемнән алды да мине үзе белән янәшә тахтага утыртты. Анардан тәмле хушбуй исе аңкый иде — Әтиең мине оныттымы, я булмаса. хәтеренә төшергәлиме? — Белмим Мин аның белән аз сөйләшәм Күп сөйләргә яратмый бит ул Үз-үзенә йомылып яши бирә — Шундыйрак шул. Сүзгә саран кеше иде шул ул Мөнирә ана туп-туры күзләремә карады, аннары башымны күкрәгенә салды. Чәчләремнән сыйпый башлады — Беләсеңме, мин сиңа кем, Әнрүсә? — Кем? — Әниең... — Әнием!?. Мөнирә апа мине кочып алды да елап жнбәрде Шашынып мине үбә. иркәли, аркамнан сөя башлады Аннары ул. терсәкләрен тезләренә терәп, башын ку парына салып, тын гына утырды. Мин бу хатынга ни әйтә ала идем Кем ул миңа? Вакытлыча әти белән яшәгән кешеме, я булмаса Дөрес. \л мине яратты, үз кызы кебек күрде. Ләкин кеше йөрәге корыч кебек ката да, балавыз кебек йомшара да белә икән ул Мин аны ярата идем, үз әнием кебек күрә идем. (Әти белән торганда ) Хәзер — юк. йөрәгем минем корыч кебек мосл ЫНТЬ X Ә Б II G У Л Л И II ф УИСИГКЗКИЧЕ ЯЗ ф менә шуның өчен ни кызгансам да, ни жәлләсәм дә. мин оу хатынга йөрәгемне ачып бирә алмадым. Тәүге минутта әнә шул нәрсә минем йөрәгемне телде, бәгыремне ашады. Мөнирә апа сөйли башлады. Ул дулкынлана, аның тавышы калтырый иде. — Мин синең, Әнрүсә, җан әниең. Әйе, әйе, син хәзер зур инде, үстең, буй җиткердең, акыл алдың, хәзер сөйләргә була. Кем дә кем дөньяда күргән-белгән серен теге дөньяга алып китәргә тели, ул бәхетсез кеше. Әйе, әйе, ул аны кемгә булса да сөйләргә тиеш, бушанып, җиңеләеп калырга тиеш. Инде мин илледән өскә таба киттем. Каргандым, арыдым. Талантым бар иде, җирдән йөрмәдем, туфракка аягым тимәде. Заманында баш әйләндергеч иде дәрәҗәм. Мин уйнаганда билет бер атна алдан сатылып бетә торган иде. Мин бәхетле идем. Нәкъ шул чакны син тудың. Сугыштан соңгы өченче җәй иде. Мин сине тапкач та, үзебезнең, режиссер киңәше белән асрамага бирдем. Чайки мин артист идем, сәхнә өчен яши идем. Ә Галим бала теләде. Ләкин, синең кыз булуыңны белгәч, мине алырга да килмәде. Дөресрәге, шундый сылтау тапты. Ләкин аның килмәве син кыз булганга түгел, мин ул вакытта аңардан күңелем белән киткән идем инде. Шуның өчен килмәде ул. Кешенең күзаллавы үсә барган саен, дөньяга карашы да үзгәрә, һәм шуннан соң инде ул бала, гаилә колы булып яши алмый башлый. Аңа колач җәеп очарга, үсәргә кирәк, ә аның итәгенә баласы ябышкан. Әнә шулай минем башымны бертуктаусыз әйләндерделәр, һәм җиңделәр. Мин сине дә, әтиең Галимне дә ташлап, Казанга киттем. Аяныч, әмма бу шулай, Әнрүсә кызым... Аннары, күрәсең, Галим өйләнгән, икенче хатыны сине үз кызы иткән. Минем күзләрем яна, әчетә. Елыйм... — Елама,— ди Мөнирә апа,— елама... Син зур бит инде, тиздән үзең әни булырлык кеше... Ләкин мин тыела алмыйм, аның тезләренә капланып үксим. — Я инде, җитте. Миңа җиңел дисеңме?.. Аннары ул дәшми. Миңа туйганчы еларга ирек бирә. Мин үксүдән тынычлана төшкәч кенә эндәшә: — Минем җанымны тик бер нәрсә генә җәберли, тик бер нәрсә генә. Әнрүсә: син мине кичерә алырсыңмы? — Юк, юк, сез минем әнием түгел, юк!.. Бу дөрес түгел... Юк!.. Мин сикереп торып ишеккә ташландым. Атылып урамга чыктым. Аска, Бауман урамына йөгердем. Шул көйгә, шул җайга гостиницага кайттым. Номерга кереп, кара- ватыма капландым... Кызлар сикерешеп тордылар, кемдер Фирдәвес абыйга йөгерде. Мин елыйм, мин илереп-илереп елыйм. Фирдәвес абый кереп, минем карават янына килеп тезләнде. — Ни булды сиңа, Әнрүсә, ни булды? —ди ул, аталарча әрнешеп,— Я, Әнрүсә, сөйлә, ни булды?.. — Берни дә бул-ма...ды.„ Сафура: — Мөнирә апа!—дип кычкырып җибәрде. Номерга, күрәсең, әни килеп керде. Әнине күрү белән Фирдәвес абый торып басты. Мин дә тынычлана төштем. — Ни булды? — диде ул, кырыс кына. Мин, Фирдәвес абыйның йөзен күрмәсәм дә, сорауның әнигә төбәлеп әйтелгәнен аңлап алдым. — Гафу итегез,— диде әни, кисәк аның тавышы, гитара кылы кебек, калтырап куйды.— Гафу итегез... Ишек ябылды. Беразга тын тордылар. Аннары Фирдәвес абый: — Ятыгыз, йоклагыз! Син дә, Әнрүсә, чишен дә ят..— диде. һәм ул песи кебек кенә басып чыгып китте. Иртән китәр алдыннан гына, Мөнирә апаның әни булуына һаман шикләнеп, Фирдәвес абыйдан сорадым — Дөресме бу хәл, Фирдәвес абый, әниемме ул минем?.. Фирдәвес абый башымакулын кунды Елый-елый кызарып беткән ♦ күзләремә, шешенгән йөземә карады. 3 — Әниең,— диде ул, кесәсеннән зәңгәр конверт чыгарды,— Мә, укы . я Хатны әни язган иде. g «Кызым Әнрүсә! § Бу исемне сиңа кушучы — мин. Мин сине йөрәк астыма куеп үстерү- “ че әниең. Икенче әниең үлгәч, гафу итәр, кичерер дип, үзем сезгә килгән 3 идем, тагын тора алмадым. Син боларны, әлбәттә, белмәдең . Син үзен £ дә әни буласы кеше. Мин елыйм, яза алмыйм Нибары бер үтенечем бар сиңа, кызым. Кал минем янымда, кал... * Әниен. Көтәм». 3 Мин тагын еларга керештем. Фирдәвес абый юата башлады. — Я, жнтәр инде. Үлмәгәннәр бит әле алар. Сон, шулай булгач. >. елама.. Сиңа хәзер авыр, аңлыйм. Әмма син нык бул. Әгәр дә алар “ бергә яшәргә теләмиләр икән... Нишләмәк кирәк. Бернишләп тә булмый а Шуны аңла: син генә кушалмыйсың аларны хәзер... — Ул, ул бит кызым, ди... — Әйтсә соң, менә исүләр... £ Автобус туктау белән мин үзебезгә йөгердем Вәсил мине озатмакчы к була. Мин туктыйм, Вәсилнең күзләренә карыйм. Ул мине аңлый һә.м 3 шул ук вакытта нигә өйгә ашкынуымны аңламый да кебек. » — Иртәгә,—дим мин аңа һәм үбәргә үрелгән авызын кулым белән £ каплыйм,— иртәгә, Вәсил, яме?.. 2 — Ярый,— ди ул, бераз үпкәләп,— ярый соң... Ике-өч баскыч аша сикерә-сикерә, квартирабызның ишек бавына килеп тотынам Әллә нигә йөрәгем ашкына, нидер сизенә. Әтине сагындым, әтине күрәсем килә, исәнме ул? Бәрелә-сутыла коридорга килеп керәм. залга үтәм Өсгәл, өстәл өстендә шешәләр, ә алар арасында башын кулларына куеп әги утыра. — Әти, әти! Мин йөгереп килеп әтинең муенына сарылам. — Кызым, Әнрүсә,— ди ул, пышылдап, дерелдәгән юка бармаклары белән, үз күзләренә үзе ышанмагандай, чәчемнән, бнт-йөземнән сыйпый.— Я, ничек булды, кызым?.. Мин башымны күтәреп әтинен күзләренә карыйм, үзем авызым җыя алмыйча елмаям. Әти моны күрә, аилый, ул да елмая. — Мин бәхетлеләрнең бәхетлесе, әти. Мәскәүдә бәген Союз эстрада башкаручылары конкурсына катнашачакмын. Ишетәсеңме, әти, Мәскәүдә... Әти ни әйтергә белми аптырап кала. Мина калса, ул ышанырга да, ышанмаска да белми Аннары, кисәк уянып киткәндәй шашынып, минем бит-маңгайларымнан. чәчемнән үбә башлый — Кызым, Әнрүсә...—ди ул, гаять тә дулкынланып — Мин бик тә, бик шат синең өчен, кызым!.. һәм, яшьле күзләрен миңа күрсәтмәскә тырышып, диванга барып утыра — Атна буе өйдән чыкмадым. Тагын бер көн кайтмасан, шунда үләрмен кебек иде,— диде ул Мин барып утны кабыздым Шул чак әти кинәт каударланып торып басты. Ул ничектер каршы яктагы стенага таба омтылып куйды Мин шул якка карадым һәм мәрхүмә әниемнең рәсемен күрдем һәм, бер гынга өнсез булып, тораташтай катып, тан калдым Стенада бөтен буй-сынына төшерелгән әниемнең рәсеме. Кайдан бу рәсем? Кем аны ясаган? Әтиме?! Әти булса, кайчан? Нигә ул әлегә кадәр күрсәтмәде аны мина? Ниндидер сер иде ул минем өчен. Минем хәтеремә томанлы гына булып әтинең айлар буе подвалда югалып торуы исемә төшә. Анда анын мастерское. Мина анда үз гомеремә нибарысы бер тапкыр гына булырга туры килде. Әллә нигә әти кешеләрне мастерскоена кертми иде. Дания әнием. Ул әнә гүя исән, гүя келәм өстендә күнегүләр ясый. Ул ничектер аяк очларына гына басып, очарга әзерләнгән кош кебек, кулларын күтәрә төшкән. Миңа ул менә-менә кузгалып, йөгереп китәр, йөгереп китәр дә чынлап та аккош сыман күккә күтәрелер кебек тоела. Әни шундый зифа сынлы, мин аның рәсеменә, анын жанлы сурәтенә ' ачкан авызымны яба алмыйча карап торам. Аннары әти ягына күз ташлап алам да туп-туры сурәткә таба атлыйм Минем аны тотып карыйсым килә, әниемнең сылу сынын, матур, мөлаем йөзен якыннанрак күрәсем килә. Ләкин якын килгән саен баягы тәэсирнең югала баруын күреп, артка чикмәкче булам. Минем бу татлы, эчке ләззәт һәм рәхәт тойгылар белән тулы минутларымны озайтасым килә. Нәкъ шул мәлдә минем күзем сурәт почмагындагы имзага төшә. Мин әти кулы белән язылган хәрефләрне укыйм. «Гомер юлдашым, мина бәхет, олы мәхәббәт, шат тормыш алып килүче һәм тиңсез илһам бирүче Дания Батыевага. С. Галим.» Мин әтигә карыйм. Ул, башын түбән иеп, гаепле кеше сыман тәрәзә каршысында басып тора. Минем хәтеремдә шундый бер вакыйга яңарды. Әнинең туган көнен үткәргәндә булды бугай ул Чакырылган кунаклар барысы да әнигә бүләкләр биргәч, берсе әтидән: — Я. Галим дус, Даниягә нинди бүләк алдың икән, күрсәт әле,— дигән иде. Әти исә: — Мин аңа, җәмәгать, кеше күтәрерлек кенә түгел, авырлыгы һәм зурлыгы белән тауга тиң, матурлыгы һәм кыйммәтлеге белән бәһасез булган бүләк алдым, тик мин аны кайбер сәбәпләр аркасында әлегә күрсәтә алмыйм,— диде. Шул кичне кунаклар киткәч, әти белән әни һавага чыгып, йөреп керделәр. Әни шуннан соң шул хәтле мактады әтине, хәтта мин көнләшә башладым. Син, Галим жаным, Тициан, син тиңсез дип, күккә чөйде. Иркәләде, үпте, яратты. Әлбәттә, мине дә читтә калдырмады. Әти, әни иркәләгәнгә, аннан бигрәк мактаганга эреп киткәндәй, күзләрен йомып торды, «һай. шат яши идек тә соң без!» — диясем килде минем әтигә, әмма әйтмәдем. Әти янына килдем дә чалара башлаган чәчләренә кагылдым. — Мин сине кайтмассың дип курыккан идем, кызым,— диде ул, кулларымнан тотып. — Әти, алай дип әйтергә хакын юк синең. Ишетәсеңме, әти. хакын юк!.. — Рәхмәт, кызым.—Ул торып басты.—Ә син жылама, шатланасы көнебез бүген... Әти миңа күзләрен тутырып карый да, әйткән сүзләрем ничек тәэсир итте икән дигәндәй, никтер шикләнеп куя. Анын йөзен сакал-мыек баскан, ябыккан чыраенда борыны гына утырып калган. — Гафу ит, кызым. Элек мин салгалый идем. Моннан соң ул кабатланмас Мәрхүмә әниеңә антым булыр бу. — Әлегә кадәр нигә эчкәли идең, әти? — Кайгыдан, кызым.ч — Әти, мин сине... ^ти, капылт борылды да, минем күзләремә текәлеп карады Чин курка калдым. Куркыныч итеп карый белә иде ул. — Әйттемени?! Мии шунда ук аның ни турыда сораганын айлап алдым. — Әйе, әйтте, әти... Әти! — Тукта! 4 Ул кузгалды да тәрәзә каршына килеп басты Гәүдәгә әти ябык ч хәтта чандыррак та иде. Чак кына бөкресе беленә, йөргәндә чатанлаб- * рак атлый. Ләкин бу аңа килешә. Мин дә аның янына килеп басам, z Кич. Эңгер иңеп килә. Әти офыктагы ут кебек янган шәфәкъ якты- ~ сына карап тора башлады. Әти,— дидем мин, тыныч булырга тырышып.— әти, нигә мин 3 Дания әниемне оныта алмыйм икән? Ә бит минем чын әнием дә исән. * һәм ул мине үзенә чакырды, бик тә чакырды. Ләкин әллә нигә, әти. * күңелем белән чын әнием итәсе килми аны. Мин шуны аңладым, әти. Сине тапкан ана —ана түгел, сине баккан ана — ана икән. — Рәхмәт, кызым... ч Ул борылды да ике яңагымнан да кысып тотгы, томыраеп күзләремә * карады. a — Син, Әнрүсә кызым, минем өчен яңа тудың. Әйе, әйе, бүген = тудың... о һәм ул маңгаемнан үбеп алды да, гаять дулкынланып, әнинең сурә- * тенә ым какты. А — Кызым... Рөхсәг итсәң, ул шунда торыр инде, яме?!., — Әти, ничек син алай дип әйтә аласын?.. 3 Әтинең дулкынлануы, әни турында тәэсирләнеп сөйләве мина күчте о Мин, күзләремә тулган яшьне тыя алмыйча, әтинең күкрәгенә башым £ куйдым. s Ләкин әти кузгалды да берни булмаган кебек: — Әйдә, кызым, иң әүвәл өйне җыештырудан башлыйк,—диде. Өй җыештырылып беткәч, ул, бүлмә уртасына басып, тирәли күз йөртеп чыкты. Канәгать калып, ваннага кереп китте. Аннан ул сакалын* мыегын кырып, чистарып чыкты. Күлмәген, галстугын эзли башлады. — Кая җыенасын, әти? — Театрга, кызым, премьера бүген... — Синен, пьесаңамы? — Әйе. — Мин дә барам. Ул капылт туктап калды. Маңгаендагы җыерчыклары язылып, йөзе ачылып киткәндәй булды. — Чынлап га! Нигә сои әле мин сине чакырмый торам!,. Без урамга чыгабыз. Шәһәр өстендә җинелчә гүләгән аваз эленеп тора. Әле урамда утлар кабынмаган. Әти афишалар янына туктады Ләкин караңгы Нәкъ шул чак бөтен урамны балкытып утлар кабынды. — Менә шулай,—диде әти, әйләнеп тирә-юненә карады Олы. зур такталы афишада әтинең исем-фамилиясе һәм пьесасы Мин әтинең кайнар бармакларын кысам Ул моңа җавап итеп күзләремә карый. Нечкә бармаклары белән чәчемне сыйпый һәм пышылдап — Менә син дә үсеп җиттең инде, кызым. Тырышсак, талантың сүндермәсәң, синен афишаларыңны да күрербез. Ишетерләр әле безне дә! — диде ул, кемгәдер янаган сыман. Мин әтинең сүзләрен уенга алам, аяк очларыма басып, үсеп күрсә- тәм. Әти бөтен уй-кайгыларын онытып көлеп җибәрә. Ул бәхетле һәм шат. Мин дә.