Төрле илләрдән, төрле телләрдән
Ике кояш Грузин халык җыры Кояш, кояш, яшь койма син, Нурлы булсын жир-ана. Ильич синең дустың иде, Алмаз кием бир аңа. Күз яше — диңгез булырлык, Аны бөтен ил түккән... Кабатлама җир үксүен. Елмаеп кара күктән. Сезнең нурлы икәнегез Билгеле һәр кемгә дә. Тик син көндез яктыртасың, Ә ул балкый төнлә дә. Кызу көндә дә йөрәккә Үтми синең нурларын — Яктырта тик кеше йөзен һәм кешенең юлларын. Ленин яктысы — йөрәккә һәм күңелгә үтә ул. Дусны дәвалый, дошманны Көйдереп көл итә ул. Дөньяга Ильич килгәнче Нурлы идең син генә. Безне беркем яратмады. Җылы бирдең син генә. Тәннәрне син жылытсан да, Күңелләр өши иде. Бер телем икмәксез калып Бихисап кеше үлде. Сез булсагыз дөнья якты — Икегез дә шундый сез. Балкытасыз һәммә якны — Икегез дә шундый сез. Күктә син булмасан, кеше «Кояш юк’» — дип көенә. Ә бүген чиксез зур кайгы Керде һәркем өенә. һәркемнең йөрәге жылый, Башны иеп атлыйбыз- «Безнең Лениныбыз үлде — Сүнде безнен яктыбыз...» Мин ышанмыйм! Ленин алай Беренче булып китмәс! Ул үтеп кергән йөрәккә Бүтән бер нур да үтмәс. Син, кояш — жирнея җылысы, һәр тере чәчәк — син ул. Ильичның нуры күңелдә, Ә безнең күнел — кин ул. Ул җәберне юк иткән һәм Байларны буган кеше. Ул җирдә кеше бәхетле Булсынга туган кеше. Сез ике кояш — сез безгә Нур да, жыр да, әләм дә. Сезнең үлемсез яктыны Җиңәр көч юк галәмдә! Заки Нури тэржемәсе Ленин рәсемен сатып апам Донбасс кызлары җыры Ленин рәсемен сатып алам, Пәрдәләр әләм рамга. Ленин мина тудырды тан, Бәхетгез кыз оалага. Мин Ленин рәсемен алам да. Алтынлыйм рамыбызны. Ул мине чыгарды таңга, Гади бер шахтер кызны. Зур клубта Ленин сыны, Якты тәрәзәләре. Кызлар Советка сайланды, Үсте дәрәҗәләре. Җырла, шахтер кызый, җырла Безнең бәхет турын ха. Яшәү әйбәт хәзер монда Әйбәтләнер тагын да. Рәхмәт сиңа, Ленин Рус халык такмаклары Рәхмәт инде сина, Ленин! Рәхмәт инде йөз тапкыр! Советлар власте өчен Рәхмәт тагын бер тапкыр. Ышан. Ильич, синен өндәү Күңелләрдән югалмас, Без — эшче халык кулыннан Властьны бер кем алмас. Җәен йөрүләре әйбәт, Яшел кырлардан атлап, Күмәк яшәүләре әйбәт, Ленин васыятен саклап. Без сугышны теләмибез. Без бик шәп хәтерле бит: Безнең иң беренче декрет — Ленин кул куйган декрет. Хачо Әрмән халык җыры — Малай. Хачо, Сәләмә Хачо! Иске кабанны 1 өстән салгансың. Өряңа френч киеп алгансың. Кем сиңа бирде? Кем сиңа бирде? — Кысып торучы сыным-билемне, Бу френчны Ленин кидерде, Ленин! — Малай, Хачо, Хәерче Хачо! Тишек башмакны салып аткансың, Бик шәп итекләр киеп алгансың, Кем сиңа бирде? Кем сиңа бирде? — Озын кунычлы бу күн итекне, Яна итекне Ленин кидерде, Ленин! — Малай, Хачо, Иптәш Хачо! Элек сөйләшми идең түгелме3 ! Хәзер бу оста, үткен телеңне Кем сина бирде? Кем сиңа бирде? — Ялчы чагымда сөйләүдән качтым, Үткен һәм оста телемне ачты Ленин! — Иптәш Хачо! Профессор Хачо’ Син надан батрак идең элгәре,— Ой-ойой' мондый зур белемнәрне Кем сина бирде? Кем сина бирде3 — Мондый дәрәжә һәм зур белемне Минем күкләргә тик Ленин бирде, Ленин!