Логотип Казан Утлары
Очерк

ТИК БЕР ӨМЕТ

БИШЕНЧЕ ОЧЕРК

Өзлексез эзләнәсең. Еш кына шул эзләнү сине бөтенләй уйламаган сукмакларга алып кереп китә, һәм һич көт- төштә ачыш-табышларга юлыгасың, күпме иза чиктергән серле йомгакның рәтенә төшенәсең, җеп очын табасың. Бу юлы да нәкъ шулай булды... "Идел — Урал» легионы, фашистларның үз терминнары белән әйткәндә, «Идел — татар» легионы әсирләреннән каршы кораллы көрәшкә күтәрелүе һәм тулы составы белән партизаннарга кушылуы хакында безнең матбугатта бер генә тапкыр язылмады Әмма восстаниенең җитәкчеләрен дә. батальонның нинди шартларда партизаннарга кушылуын да һәм башка бик мөһим нәрсәләрне без юньләп белми идек. Еллар буе эзләнә торгач. Гази Кашшаф бу хәрәкәткә катнашкан бер кешене таба табуын. Кызганычка каршы, Габделхак Шакиров дигән ул кеше гади «легионер» булып чыга, яшерен оешманың эш- чәнлеге хакында телгә алырлык яңалык әйтә алмый. Җитмәсә, үзе белән булган кешеләрнең исемфамилияләрен, күп кенә дата һәм фактларны да оныткан икән. Аптырагач, эзләнүләрне башка юл белән алып барырга — татар батальоны кушылган партизан отрядын, татар солдатлары белән иңгә-иң торып сугышкан белорус партизаннарын эзләп карарга булдым. Белоруссиянең партия архивына һәм КПССның Витебск шәһәр комитетына хатлар яздым. Мин партизан отрядларының исемнәрен дә, партизаннарның фамилияләрен дә тәгаен генә белми идем. Шуңа күрә, баштарак бу хатлар да шатланырлык хәбәр китермәде. 1967 елның кышында Казанга партизаннар хәрәкәте Белорус штабының элекке начальнигы Пантелеймон Кондратьевич Пономаренко килә. Бөек Ватан сугышы елларындагы партизаннар хәрәкәте турында сөйләгәндә, ул 825 нче батальонның эшчәнНемецларның рәсми документларында 825 нче батальон дип йөртел». оештырылган Беренче батальонның 1 гитлерчыларга легенә дә туктала, татар солдатларының батырлыгына югары бәя бирә. Мин аның лекциясендә була алмадым һәм ул хакта П. К. Пономаренко Казаннан киткәннән соң гына ишеттем. Шунда ук хат салдым. Языша башладык. Соңрак Пантелеймон Кондратьевичның үзе белән очраштым һәм ул миңа 825 нче батальонны каршы алган партизан җитәкчеләренең исемфамилияләрен әйтте, адресларын бирде. Алар арасында Витебскидагы Беренче партизан бригадасының элекке командиры Михаил Федорович Бирюлин, шул ук бригаданың комиссары Владимир Андреевич Хабаров бригаданың штаб начальнигы Лев Павлович Корнеев, Ленин комсомолы исе- мендәге партизан бригадасының элекке командиры Даниил Федорович Райцеа һәм башкалар бар иде. Бу кешеләрнең күбесе әле бүген дә Витебск шәһәрендә һәм Витебск өлкәсендә яшиләр икән. Алар белән хәбәрләшкәннән соң, Белоруссиягә киттем. Элекке партизаннар белән очраштым, сораштым, үземә кирәкле күп нәрсәләрне ачыкладым, архивларда казындым, Күз алдында әкренләп моннан 25 ел элек булып узган вакыйгалар җанланды. — Немецлар килгән! Авыл берьюлы тынып, сагаеп кала Этләр өрми сыерлар мөгрәми хәтта әтәч тавышлары да ишетелми. Булган мал-туарны, кош-кортны яшереп бетергәннәр Кулына корал тотардай һәр кеше партизаннар янына киткән. Авылда карт-коры һәм балалар гына торып калган. Әмма килүчеләр сәер гадәтле немецлар булып чыга. Кемгә дә кагылмыйлар асмый-кисми, таламый, үтермиләр. Бер савыт бәрәңге яки чүлмәге белән сөтне дә, немец маркасы түләп, сатып алалар. Телләре дә немецныкына охшамаган, кызу-кыэу ниндидер сәер телдә сөйләшәләр, ничек аңлашып өлгерәләрдер. Җырлары да әллә нинди: озын, үзәкләрне өзәрлек, йөрәкләрне тетрәтерлек моңлы. Тагын һәрберсе диярлек әйбәт кенә русча сөйләшә белә Шулай бервакыт тегеләрнең немец офицеры формасындагы берсе Буйниченко- ларның авыл читендә утырган йортына килеп керә. Әдәпле генә исәнләшә һәм, баш киемен кулына тоткан килеш, бусагада туктап кала. Олы яшьләрдәге хуҗа хатын исә кунакны күрмәмешкә салыша: бөтенләй ягылмаган миче каршына килеп, ухват белән добердәргә тотына. Керүче кеше хуҗа хатынның караңгы чырай күрсәтүенә артык игътибар итми, хәл-әхвәл сораша, немецлар бик җәберләмиләрме, ди Хатын усал гына сорап куя: — Ә син үзең ниндирәк бәндә соң? Әллә үзебезнекеме? — Үзебезнеке, үзебезнеке,—ди керүче кеше, шатланып — Минем фамилиям Жуков. Ә исемем — Григорий. Мондагы кешеләрнең барысы да хәрби әсирләр... — Нигәдер телең русныкына охшап бетми . — Рус кешесе түгел мин. чуваш... Иделдән . — Иделдән дисең? — хатын ухватын идәнгә ыргыта, нәфрәтләнеп, ачуына буылырдай булып. Жуков каршына килеп баса. — Ничек әле син, хәшәрәт, «үзебезнеке» булдың? Өстеңдә фашист киема бит Димәк, үэебеэнекеләргә каршы атарга җыенасың? Эт син. хәшәрәт, башка беркем дә түгел... Хатынның ире беренче герман сугышыннан ук яраланып кайта һәм шул ярадан үлеп тә китә. Ике улы бу сугышта йөри. Юк инде, Буйниченконы алдый алмассың. Үз гомерендә күпне күргән карчык ул. Әмма фашист киемендәге •■үзебезнекеләрне» — аллам сакласын... Жуковны сүккәндә, шуңа да ул бер генә сүздән дә тартынып тормый. Теге дәшми генә тыңлап тора, аннары, башын тагын да ин төшеп, акрын гына сөйли башлый: — Әйе. мин начар кеше, үзем дә аңлыйм. Тик сатлык җан түгел мин, апакай. Башкаларыбыз да сатлык җан түгел. Үз иркебез белен кимәдек без бу шинельләрне. Үзебезнекеләргә каршы атарга җыенмыйбыз да. Сезнең авылда партизаннар, булган дип ишеттек. Бәлки, әйтерсең, алар белән элемтә урнаштырып булмасмы? Хатын, нидер уйланып, дәшми тора, тагын бер кат Жуковны күздән кичерә Аннары кырт кисеп: — Бернинди партизаннарны да белмим,—ди. — Син безнең бу киемнәргә карама Без алардан үзебез дә туйдык, салып кына стар идек. Ләкин ничек салырга икәнлеген белмибез — Ничек кигән булсагыз, шулай салыгыз .. һәм карчык, керүчегә арты белән борылып тагын мич каршында кайнашырга тотына. Жуков китүгә, мич артыннан карчыкның унсигез яшьлек кызы Нина килеп чыга Кыз ул-бу булмасын дип, шунда яшеренеп яткан икем Ул әле күптән түгел генә РАФАЭЛЬ МОСТАФИН унынчы классны тәмамлаган. комсомолка Партизаннар аны элемтәче итеп ааылда калдырганнар. — Әни, бәлки ул, чыннан да. алдамыйдыр? — Кем белсен аларны, кызым. Бер сатылган кеше теләсә нинди этлекка бара ул. — Юк. ани, болар үзебезнекеләргә каршы сугышырга җыенмыйлар кебек. Ни булса булыр, мин аларны отряд белән бәйләнешкә кертәм — Кара аны, кызым, саграк кылан... Иң элек Бирюлин белән киңәш... Бригада штабының ныклап ягылган землянкасында түзә алмаслык тынчу, юеш, күзләргә керерлек тәмәке тәтене Бер почмакта керләнеп-дымланып беткән сырмалар, каеры туннар өеме. Тактадан ясалган озын әстәл тирәли партизан отрядларының командирлары һәм комиссарлар тезелешкән Беренче Витебск партизан бригадасында ашыгыч киңәшмә бара Күрше бригадалардан да вәкилләр бар. Снаряд гильзасыннан эшләнгән сукыр лампа: аның нурлары шул кадәр зәгыйфь, сакал-мыек баскан бу кешеләрне юньләп танып та булмый. Бирюлин бригадасының разведка начальнигы Яков Ефимович Анащенко сөйли — Моннан өч көн элек, партизаннар хәрәкәтен бастыру өчен җибәрелгән немец гаскәрләренә ярдәмгә Витебскидан яңа көчләр китерелде. Разведка мәгълүматларына караганда, ул — «Идел — татары легионы дип йөртелгән берләшмәнең 825 нче батальоны Батальон әсир төшкән Идел буе халыкларыннан, нигездә, татар һәм башкортлардан оештырылгач Составында 1200 гә якын кеше бар Батальон баштанаяк коралланган, партизаннарга каршы көрәшү өчен махсус өйрәтелгән. Бөтен командирлар, разведка бүлеге һәм сакчылар — немецлардан Алары йөзгә якын Батальонның төп көчләре чама белән яртысы дияргә була. Витебскидан 12 км төньяктагы Сеньково авылында урнашты. Калганы — Гралево һәм Сувары авылларында Элемтәчеләребезнең хәбәренә караганда, батальон солдатлары немец командирларының приказларына буйсынырга теләмиләр икән. Җирле халыкка карата явызлык кылганнары күренми. Беренче көннән үк, партизаннар ягына чыгу максаты белән, җирлә халык белән элемтә урнаштырырга тырышып караганнар. Жуков фамилияле хәрби врач, мәсәлән, безнең элемтәчебез Нина Буйниченколар өендә берничә тапкыр була Үзеннән-үзе аңлашылса кирәк, башта Нина аңа берни әйтми, хәтта сөйләшеп тә тормый. Ахырдан, безнең белән киңәшкәннән соң, партизаннар белән сөйләшүлер алып бару өчен, дүрт илче җибәрергә куша. Бригадага илчеләрне Сеньково авылы кешесе Михальченко Степан алып килде. Немецлар шикләнмәсен өчен, аны да немец киемнәренә киендергәннәр. Илчеләрне алдан килешенгән урында партизаннар каршылады. Алар үзләренең яшерен оешмалары булуын, шул оешмалары кушканча хәрәкәт итүләрен сөйләделәр. Яшерен оешмалары Польшадагы Едлино авылы янында батальон оешкан көннәрдән алып ук эшләп килә икән. Сөйләүләренә караганда, яшерен оешманың башында ниндидер татар шагыйре тора, үзе хәзергә Германиядә, ди. Илчеләр башка төрле мәгълүматлар бирүдән баш тарттылар, иң зур җитәкчебез белән очраштыруны сорыйлар. Хәзер яп итәләр һәм безнең карарны көтәләр, Анащенко докладыннан соң бераз тынып калдылар. Эш бик җитди, алдын-артын уйламый ниндидер карар чыгарырга ярамый. Аннан соң күптән түгел булган гыйбрәтле һәм күңелсез бер вакыйга әле хәзер дә һәммәсенең хәтерендә иде 1942 елның җәендә була бу хәл Щелбовск урманында партизаннар чолганыштан чыгып килүче совет сугышчыларын очраталар. Барысы 100 ләп кеше Бетен документлары диярлек тәртиптә. Командирлары башын марляга ураган аз сүзле бер кеше, артиллерия майоры була Аларны туганнарча каршылыйлар: яраларын бәйлиләр, тамакларын туйдыралар, ял бирәләр Үзебезнекеләргә таба баруыбыз, диләр чолганыштан чыгучылар, каршы килмәсәгез сезнең белән бергәләп көрәшергә да риза, диләр Әмма партизаннар разведкасы шул ук кичне Щелбовск урманы авызында, нәкъ әлеге кешеләр килгән юнәлештә машина көпчәге эзләре күрә. Бу хакта кунакларның үзләреннән сорашкач алар алдан ук өйрәтеп куйган әзер сүзләрне кабатла- РАФАЭЛЬ МОСТА® И» ф ТИК БЕР ОМЕТ ф авылларында урнашкан гарнизоннарын тар-мар итәргә. Икенче шарт—партизаннар ягына бетен батальон белән түгел, ә еч группага бүленеп, гарнизонлап чыгарга, һәм өченче шарт — пушка, миномет, пулеметларның һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән олауларның бөтенесен үзләре белән алып чыгарга һәм чыгу белән партизаннарга тапшырырга. Шулар өстенә тагын, бу якка чыгу белән, 825 нче батальон, сугышчан берәмлек буларак, таратылырга тиеш. Аерым төркемнәргә бүлгәләп, аны партизан отрядларына кушачаклар Партизаннар ягына күчү өчен махсус урын да сайлана. Руба заводы янында Двина елгасының текә ярлы бер җире бар Батальон солдатлары партизаннар ягына әнә шул турыдан чыгарга тиеш. Беренчедән, бу урын пулемет расчетлары яшерергә җайлы Икенчедән, әгәр ул-бу була калса, батальон солдатлары боз өстендә, уч төбедәй ачык урында калачаклар Батальоннан килгән илчеләр партизаннар куйган барлык шартларга берсүзсез риза була. Бригада штабы, алар белән бергәләп, операциянең җентекле планын төзи. 22 февральдә 24.00 сәгатьтә батальон кораллы восстаниегә күтәрелергә тиеш. Восстание башлануын белдергән сигнал— Сеньководагы немец штабын шартлату Немец гарнизонын иэк иткәннән соң восстание күтәрүчеләр өч сигнал ракетасы җибәрәләр. Тапшырылган эш үтәлде, күчәргә хәзербеэ, дигән сүз бу- Шуннан батальон Двинага хәрәкәт итә башлый. Руба заводы янындагы чүп-чар ташлана торган урынга җиткәч, ак, кызыл, яшел утлар ярдәмендә кесә фонаре белән сигнал бирергә. Мәгънәсе: елга аша чыга башладык, каршылагыз Илчеләрнең икесе заложник итеп калдырыла, ә калган икесен Сеньковога озаталар. Беренче партизан отрядының комиссары Исаак Георгиевич Григорьев, яшь нарат агачының кар белән капланган ылысларын як-якка аерып, озак кына аксыл караңгылыкка карап торды Буранлап тора. Кайдадыр, сыек болытлар артында тулы ай күренеп тора, аның көмештәй нурлары яктысында аргы яктагы биек ярларны шәйләргә мөмкин. Григорьев тынычсызланып сәгатенә тагын бер кат күз төшерел алды. Беренче унбиш минут булып килә. Сеньково ягында шылт иткән тавыш та ишетелми, бернинди хәрәкәт сизелми. Ашыгып, отряд командиры Сысоев килеп җитә. — Сеньково янындагы күзәтүчеләр авылда тулы тынлык хөкем сөрә, дип хәбәр иттеләр. Восстание билгеләнгән сәгатьтә башланмаган. Григорьев, килешеп, баш кага. — Безне кәкре каенга терәтеп калдырдылар шикелле,—дип дәвам итә Сысоев — Егетләр инде өч сәгать кар өстендә, туңып беттеләр. Иртәгә — сугышка. — Нәтиҗә ясарга ашыкма,— ди Григорьев каршы ярдан күзләрен алмыйча Күренеп тора: аның Сысоев белән бәхәсләшергә теләге дә. нияте дә юк. — Тылны һәм флангларны күзәтүне көчәйтергә куштым, берничә пулемет та куйдырдым. Нигәдер миңа бу эш ошамый әле... Җавап көтеп күпмедер торгач, Сысоев каядыр китеп бара. Алдадылар микәнни?. Алай дисәң, илчеләр бер дә шикле күренмәде бит Григорьевның әле дә куз алдында: тәбәнәк буйлы киң яңаклы, калын кашлы, кара чәчле берсе, Фәхретдинов фамилиялесе: ■ Безнең илебез әниләребез, йөрәгебез монда Ничек немецлар белән булыйк?»— дип сөйләгән иде. Юк, алдашмаслар. Шулчак Сеньково ягыннан тонык шартлау тавыш яңгырады Григорьев күпме көтте ул тавышны, инде ишетелгәч, сизмәстән сискәнеп китте. Авыл өстендә янгын шәүләсе күтәрелде Винтовка тавышлары яңгырады, автоматлар тырылдады. Йөгереп элемтәче килеп җитте. — Иптәш комиссар, башланды! Сеньководагы штаб шартлатылган! — Ишетәм.— диде Григорьев шатлануын яшерә алмыйча. Атыш тавышлары көчәйгәннән-көчәя барды һәм бераздан тоташ гөрелдәүгә әйләнде Ләкин 10— 15 минуттан яңадан тынлык урнашты. Авылның төньяк очында гына тагын күпмедер вакыт берән-сәрән аткан мылтык тавышлары ишетелеп торды. Менә авыл уртасыннан һавага өч ракета күтәрелде Димәк, барысы да тәртиптә. Сысоев тиз Ярты сәгатьтән аргы якта кара шәүләләр күренде, һәм ак. кызыл, яшел утлар белән, килешенгән сигналларны бирделәр. Григорьев текә ярдан түбән тешә башлады, шунда аны Сысоев туктатты: Партизаннар белән нәкъ яр кырыенда ук очрашалар Күрсәгез иде шундагы хәлләрне! Кочаклашулар, күз яшьләре, шатлык авазлары. Винтовкаларын чаналарга ташлап, легионерлар иңнәрендәге немец погоннарын өзеп аталар, аларны җиргә салып таптарга керешәләр. Күпләр яр читен, җилләр ашап, шомартып бетергән туң җирне үбә. Үзеннән-үзе митинг башланып китә. Григорьев, агач төбенә басыл, күл җәфалар күргән, әмма беркайчан да дошманнарга буйсынмаган һәм буйсынмаячак изге белорус җирендә татар кардәшләрне кайнар котлый. Батальон исеменнән чыгыш ясаучылар фашист әсирлегендә күргән михнәт-газаплары. корбан булган иптәшләренең каны өчен вәхшиләрдән рәхимсез уч алырга ант итәләр. Кемдер татарча язылган шигырьләр Сөйли. Аларны әсир төшкән татар шагыйре язды, диләр. Дөрес, ахырдан Григорьевка бу митинг өчен яхшы ук каты зләгә- — Әгәр немецлар батальон артыннан куа чыккан булсалар! Минометлардан берничә залп бирерләр һәм юеш урыннарыгыз гына калыр иде. Кайда, кайчан җыелыш ясарга икәнен дә аңларга кирәк ләбаса! — дип әрли аны Бирюлин — Беләсезме, Михаил Федорович, халыкның рухи халәте шундый иде ... Алар чын йороктән кушылдылар бит .. Шунда булсагыз, үзегез үк түзмәс идегез, барыбер берничә сүз әйтер идегез.. Бирюлин йомшый төшә, шулай да кисәтеп куя: — Кара аны, соңгысы булсын... Соңга калып күтәрелүнең дә сәбәбе ачыклана. Башта һәр нәрсә алдан уйланган план буенча бара. Яшерен оешманың утырышы уздырыла, вазифалар бүленә, сигналлар хакында килешәләр. Батальондагы роталарның командирлары итеп немецлар үзләренә турылыклы кешеләрне — элекке кулак һәм бай малайларын куйган булалар. Восстание башланыр алдыннан әүвөл шул сатлык җаннарны юк итәргә карар кылына. Әмма билгеләнгән вакыг җитәргә берничә сәгать кала немецлар яшерен оешманың төп җитәкчеләрен — хәрби врач Жуковны, батальон командиры адъютанты Таҗиевны, хуҗалык бүлеге мөдире Рәхимоаны һәм яшерен комитетның тагын берничә җитәкчесен кулга алалар. Ахырдан ачыклана: аларны батальон командирының шоферы гена Бирюлинга хәбәр итәргә кушты, операциянең ничек баруы турында ул инде ике тапкыр кызыксын) ан иде — Исаак, бәлки, икенче берәүне җибәрербез? Ни әйтсәң дә, комиссарыбыз бер генә бит— — Илчеләр белән мин сөйләштем. Алар мине таный, мин аларны. Кайгырма берни дә булмас. Сысоев ачудан кулларын йодрыклады. — Ярый, ул-бу булса, без еларга күрсәтербез Берсе генә дә исән китә алмас — Тузга язмаганны сөйләмә,— диде Григорьев китеп барышлый. Елга уртасында җил көчәя төште. Ул вак кар бөртекләрен себереп кигерә дә әчеттереп-авырттырып йөзгә бәрә, тун итәкләре астына сырыштыра. Винтовкалар аскан, соры-яшел бушлат кигән кешеләр тезмәсен Григорьев ерактан ук шәйләп алды Йөкчеләр авыр йөк төялгән чаналарга җигелгән атларын саклык белән генә түбәнгә төшерәләр. Берничә метр ара калды. Григорьев беренче бул»тп килүче Фәхретдиновны танып ала Ул ничектер чайкалыбрак, аксаклап атлый иде. Фәхретдинов та Григорьевны таный һәм килеп җитәргә ике адым ара калгач, туктап рапорт бирә: — Иптәш партизан отряды комиссары! Бурыч үтәлде Сеиьководагы штаб шарт- латылды. Немец гарнизоны тар-мар ителде. Батальонны кабул итегез Сөйләп бетерергә өлгермәстән чайкалып китә һәм ава башлый, Григорьев аңа ташлана. — Ни булды? — Яраландым, иптәш комиссар,— дип пышылдый Фәхретдинов көч-хәл белән,— Кешеләрне кабул итегез. Аларның барысы да.. саф намуслы.. Иптәшләре, йөгереп килеп, аны култыклап алалар. Ходаяров дигән бәндә саткан булып чыга Кулга алынган кешеләрдән, кыйный-кыйный сорау алалар, аннары, аяк-кулларын бәйләп, Витебскига озаталар. Шуннан соң яшерен комитет члены Хесәен Мөхәммәтов инициативаны үз кулына ала. Аның туганы Хәниф Мөхәммәтов вакытында батальондагы бетен яшерен оешманың җитәкчесе булган. Әмма, кемнеңдер сатуы буенча, немецлар аны Едлинодан ук Бухенвальдка озаталар һәм ул шунда һәлак тә була. Төп җитәкчеләрне кулга алу восстаниене бераз тоткарлый тоткарлавын. Ләкин ярты сәгать соңга калып булса да восстание башлана. Бер сизенгәч, немецлар да әзерләнеп торган була һәм бик нык каршы торалар. Аларның бик азы гына исән-сау килеш качып котыла Ахырдан исәплиләр: бу төнне Сеньково урамнарында 74 немец офицеры ятып кала. Кызганычка каршы, батальон командиры Цөк качып котыла Аны сатлык җан Ходаяров коткара. Батальонның Гралево һәм Сувары авылларында урнашкан көчләре дә шул ук төнне партизаннар ягына чыга. Тик бәләкәй генә авылда урнашкан бер взводлап солдат кына өлгерми кала, немецлар килеп җитеп аларны коралсызландыралар. Шулай итеп, 1943 елда 22 февральдән 23 февральгә каршы төндә белорус партизаннары сафына тулы сугышчан хәзерлекле 900 гә якын татар солдаты кушыла. Үзләре белән алты миномет, өч 45 миллиметрлы пушка, унике станоклы һәм йөзләп кул пулеметы, меңнән артык мылтык һәм пистолет, төрле сугыш кирәк-яраклары төялгән 26 олау йөк алып чыгалар Элекке легионерлар, икенче кенне ук отрядларга бүленеп, партизаннарны төрле яктан камап алган гитлерчыларга каршы сугыш башлый. 825 нчө батальонның нинди шартларда партизаннарга кушылуы турында миңа бик тәфсилләп һәм озаклап сөйләделәр. Ә яшерен оешманың эшчәнлеге, бигрәк тә аның Берлиндагы җитәкче үзәк белән бәйләнеше хакында берән-сәрән мәгълүматлар гына туплый алдым, — Яшерен оешмаларның эше турында татарлар миңа күп сөйләгәннәр иде — дип искә ала М. Ф Бирюлин — Әлеге восстаниегә Едлинода чакта ук хәзерләнә башладык, Көнчыгыш фронтка җибәрүләрен дә үзебез сорадык, диделәр Алар анда эшне киң күләмдә куйган булганнар Легионерлар арасында листовкалар таратылган. Лагерьның үзешчән көчләре әсирләр өчен әдәби кичәләр уздырган. Ул кичәләрдә җырлар җырланган, шигырьләр укылган. Хәтта дини намазларга хәтле гитлерчыларга каршы агитация өчен файдаланылган Миңа бу хакта батальонның элекке мулласы үзе сөйләде Фамилиясен хәтерләмим. Ул шулай ук үзләре белән бер татар шагыйре җитәкчелек итүен, аның Германиядә калуын әйткән иде. Вакытында бу нәрсәләргә артык игътибар бирмәдем. Сугыш бетеп берничә ел үтүгә матбугат битләрендә Муса Жәлил исеме шаулый башлагач, аңладым: сүз ачың турында барган икән. Исаак Георгиевич Григорьевта 825 нче батальонның партизаннар ягына чыгуы хакында Белоруссия Коммунистлар партиясенең Үзәк комитеты исеменә язылган рәсми белдермәнең күчермәсе саклана. Ул кәгазьдә легионерлар восстаниесенең бөтен барышы тасвирлана, әлеге күтәрелешне оештырган кайбер җитәкчеләрнең фамилияләре телгә алына. Аларның бер ишен—партизаннар белән беренче булып элемтә урнаштырган хәрби врач Жуковны *, батальон командиры адъютанты Рәшит Таҗиевны, хуҗалык бүлеге мөдире Рахимовны һәм башкаларны немецлар Витебскида асып үтерәләр Шуннан соң восстание белән штаб ротасы командиры Хөсәен Мөхәммәтов, взвод командиры Юсупов, рядовойлар Мамедҗанов һәм Галиев җитәкчелек итә. Восстаниедә Ганиев (восстание башланыр алдыннан ул рота командиры сатлык җан Мииһаҗовны атып үтерә), Габделхак Шакиров (ул үз группасындагы кешеләр белән немец штабын чолгап ала һәм аны шартлата), Аксануллин, Шәрәфиев һәм башкалар актив катнаша Әлеге язмалардан күренгәнчә, восстание белән гел командирлар арасыннан чыккан кешеләр җитәкчелек иткән Моңа да гаҗәпләнмәскә кирәк. Батальон оешкан чорда ук яшерен оешма барлык командирлык урыннарына ышанычлы Чын фамилиясе Волков. кешеләрне, нигездә элекке офицерларны куярга өлгерә. Дорес, фактта подразделениелар белән немецлар командалык итә Партизаннар янына илче булып В. X. Лотфуллин (1944 елда фронтта улә), отделение командиры Александр Трубкин һәм Фәхретдинов (соңгы язмышы билгесез) бара. 825 нче батальонның партизаннар ягына чыгуы Витебщина урманнарында барган вакыйгаларга җитди үзгәреш кертә. Немецлар, партизаннарга каршы көрәшү өчен «Идел — татар» батальоны белән бергә, «Рус азатлык армиясе» дип йөртелгән легионерлардан төзелгән гагын берничә батальон солдат (алар арасында Дон казаклары байтак була) китертәләр. Татар батальоны партизаннарга кушылуга, куркып, аларны ашыгыч рәвештә кире чакыртып алалар Бу исә немецларның позициясен нык йомшарта Идел татарларының «хыянәт итүе» турындагы хәбәр Гитлер ставкасына кадәр ишетелә. болай да җиңел холыклы фюрер ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитә. Бу вакыйгадан соң Польша һәм Германиядә калган башка тагар легионнары «иң ышанычсызлар» рәтенә кертелә, аларны сугыш хәрәкәтләре барган районнарга җибәрергә бүтән кыймыйлар. «Витебск партизаннарын бөтенләй юк итү» максаты белән башланган февраль экспедициясе хурлыклы рәвештә өзелә. Бер Бирюлин бригадасы районында ~ гына да 880 мәетләрен калдырып, немецлар кире китәләр. Мин очрашкан кешоләрнең барысы да татар егетләренең батырлыгына гаять юга- < ры бәя бирде. — Татарлар менә дигән итеп сугыштылар шундый солдатлар күбрәк булсын о иде.— диде партизан бригадасы командиры Д. Ф Райцев.— Оборона тотарга приказ < булдымы — соңгы кешеләре исән калганчы сугышалар. Шуның аркасында, аларның -Д күбесе беренче сугышларда ук һәлак булды. Кайберләрен хәтта исемлекләргә теркәргә дә өлгермәдек. Элекке легионерлар арасыннан үз ирке белән әсир тешкән бер генә < кешене дә хәтерләмим. Хәер, бу аңлашыла да Алар немец концлагерьларының бөтен в газабын үз җилкәләрендә татыган кешеләр, аларны җиңел генә алдый алмыйсың. Витебск музее архивында партизан бригадалары һәм отрядларының белешмәләре белән танышып утырганда, дистәләрчә татарча фамилияләр очраттым. •Немецлар белән барган каты бәрелештә Николай Сарбай командалык иткән икенче огряд сугышчысы Сәхәветдинов Хәсән зур батырлык күрсәтте» диелә аларның берсендә. Икенче бер донесениедә 1943 елның 13 мартында Великолук юлында партизаннар оештырган засада турында сөйләнә: «Биш тонналы машина сафтан чыгарылды җиде немец үтерелде. әчесе әсир ителде. Немецларның станоклы пулеметы, ике автомат, ике пистолет, җиде мылтык, сугыш кирәкяраклары һәм документлар кулга төшерелде. Тимошенко, Кабанов, Сергинко, Гароткин һәм Юсуповлар аеруча зур батырлык күрсәттеләр». Сеньководагы восстание җитәкчеләренең дә берсе Юсупов фамилияле иде Кем белә, бу мактау сүзләре, бәлки нәкъ аның турындадыр? Кызганычка каршы, партизан донесаниеләрен^ә инициаллар күрсәтү гадәте булмаган Бик күп партизаннар бер легендар татар пулеметчысы турында сәйләделәр Немецлар, зур көчләр белен, отрядны өч яктан камап алгач, ул гитлерчыларны тоткарлап торырга кала. Немецларны ярты сәгать буе туктатып тора Патроннары беткәч кул сугышына ташлана. Пулеметчы үлә. аның каравы отряд котылып кала. Бу вакыйга архив материалларында да телгә алына. 1943 елның 17 мартында Гребоницы авылы тирәсендә була бу хәл. Пулеметчының фамилиясе — Шәрәфетдиное Аңа ярдәмче итеп партизан Хоронжин калдырыла, Икесе бергә 29 фрицны юк итәләр һәм 12 сен яралыйлар, барыннан да бигрәк — отрядка югалтуларсыз чигенергә мөмкинлек бирәләр. Әмма тиздән Хоронжин яралана һәм шуышып отряд артыннан китә. Күрәсең, Хоронжин исән калгандыр. Язмаларның берсендә мин аның фамилиясен кабат очраттым: «Пулеметчылардан Сәлихов. Казанов искиткеч оста хәрәкәт иттеләр, уннан артык гитлерчыны егып салдылар Фазылов. Пиндюрин, Хоронжин һәм Абдулаев кебек пулеметчылар һәр кайсы 5—8 гитлерчыны юк иттеләр». Тагарлар чыннан да батыр сугышчылар булганнар, архивта сакланган документларда аларның фамилияләре еш кабатлана: «Станоклы пулеметтан атучы Селимое һәм Казанов зур батырлык күрсәттеләр». «Пулеметчылардан Фазылов, Абдулаев, Хәбибуллин, Миргалиев батырлык күрТНК БЕР О MET ф Кызганычка каршы болар — артык киң таралган фамилияләр Аларга нигезләнеп кенә эзләнү эшләре башлап җибәоергә кыен. Тагын шунысын да истән чыгармаска кирәк, аерым фамилияләрнең ялгыш язылган булуы да мөмкин. 825 нче батальон солдатлары белорус партизаннары белән иңгә-иң торып керәшәләр. Белоруссия җиренә совет гаскәрләре килеп җиткәч, аларга я азат ителгән җирләрдә тыныч тормыш торгызу өчен калырга, я совет армиясе сафларына керергә кушыла. Барлык татар әсирләре кызыл армиягә кушылып, фашистларны кууны артыграк күрәләр. * * 1942 елның козендә фашистлар күренекле татар шагыйре Муса Җәлилне авыр яралы хәлендә әсир итәләр һәм чәнечкеле тимер чыбык киртә артына ыргыталар. Әмма батыр йөрәкле, саф намуслы шагыйрь шул гаять авыр шартларда да төшенкелеккә бирелми, азатлык турында, исән-сау килеш илгә кайту турында хыяллана: Тик бер өмет: кара август төне Илтер мине шунда җитәкләп. Өстен килер түбән әсирлеккә Үч һәм илгә керсез мәхәббәт Тик бер өмет: дуслар, сезнең сафта Табар соңгы көрәш теләген. Яраланган, ләкин тар коллыкка Баш имәгән керсез йөрәгем. Муса Җәлилгә иреккә чыгу насыйп булмады. 825 нче батальон восстание күтәреп берничә ай узгач, яшерен оешманың башка әгъзалары белән бергә фашистлар аны кулга алалар һәм үлемгә хөкем итәләр. Әмма ышанып әйтә алабыз- җәллад кулыннан һәлак булган башка иптәшләре кебек үк, Җәлил үзе дә, белорус партизаннары белән и*-гә-иң торып, гитлерчыларга каршы көрәште, аларны туган илдән кууда булышты. .нче батальонның партизаннар ягына чыгуы Җәлил җитәкчелегендә яшерен оешма башкарган күп төрле эшләрнең иң зурысы һәм иң нәтиҗәлесе иде.