Логотип Казан Утлары
Публицистика

Солдат хатлары

« Бу хат сентябрь ахырында Болгар илендә языла башлаган иде. Жөм.тә уртасында диярлек бүленеп калды. Менә хәзер мни аны декабрь ахырында Мажар җирендә тәмам итәм. Монар снн, һәрхәлдә, ачуланмассың. Бу хатның бик зур бер үзенчәлеге бар: аның языла башлавы белән язылып бетүе арасында өч айдан артык вакыт үтте, һәм ул үзе, минем кыр сумкасында бер дә ашыкмый ятканы хәлдә, Шнгткада булды, берничә башкала күрде, берничә тапкыр Дунайны кичте... Югалтма син аны. Фәйзи! Әгәр синнән элек үлсәм — икебезгә дә кимендә җитмешәр ел гомер телим—иптәшләргә укырсың...» Бу голларны мин але шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Солдат хатлары» исемле китаптан, Мәхмүт Максуд хатыннан күчереп алдым. Ул аларны каләмдәше һәм дусты әдип Әхмәт Фәйзигә язган. Солдат хаглары Әйе, хат озак язылган. Әмма бу бер дә гаҗәп түгел. Чөнки кызу сугыш вакытында, дошман белән йөзгә-йөз бәрелеш барганда, солдатның хәтта кош теле кадәр генә хат язып салырга да вакыты булмады Солдат хатларының барысы да диярлек бер кулы- яа мылтык тоткан хәлдә окопларда язылган. Ул хатлар бик кыска. Әмма алардан кайнар хис, йөрәк жылысы бөркелеп тора. Язылуларына инде чирек гасыр үткән булса да, алар эле дә күнелие тетрәтәләр һәм Совет солдатлары сугышның беренче айларында кичергән кыенлыкларны да, дошманны куа башлаган көннәрдәге куанычлы минутларны да, ниһаять, җиңү шатлыгын да бик ачык итеп күз алдына китереп бастыралар Җыентыкка кертелгән хатлар яшьләре буенча да, хәрби дәрәҗәләре буенча да төрле кешеләр тарафыннан язылган. Семьяга, туган-тумачаларга адресланган хатлар да, бөтен бер колхоз яисә предприятие коллективларына атап язылган хатлар да бар монда Ләкин әнә шул хәрби дәрәҗәләре, яшьләре һәм белемнәре төрле кешеләр тарафыннан язылган хатларның барысына да бер уртак сыйфат хас аларнын һәркайсы туган илгә чиксез мәхәббәт, дошманга ачы нәфрәт һәм җиңүгә ышану хисе белән сугарылган. Хәтта сугышның безнең Совет Армиясе өчен иң кыен булган беренче айларында. фашистлар Мәскәүгә якынлашкан көннәрдә язылган хатларда да бернинди шик яисә күңел төшенкелеге сизелми. « Гайшә! Син миннән кайсы якта, нннди шәһәр янында торасыз дип сорыйсың Мич сиңа алдагы хатымда язган идем, без Көнбатыш фроптта, безнең җитәкчебез иптәш Тимошенко. Безнең янда Великие Луки, Ржев дигән шәһәрләр урнашкан, безгә Мәскәү 400 километр гына. Без Мәскәүне саклыйбыз! Гайшә! Сугыш әле көннән-көн кыза гына Кайтулар, исән булсак та, тиз генә булмас дпп уйлыйм .Менә бу хатны да үзебез торган җирдән 90 километр читтә язып бетерергә туры килде. Командировкага бар ганда, машина ватылып, урман эчендә утырабыз. Сәгать 5 тә чыккан идек, хәзер менә кичке 8 инде, ашаган-эчкән юк, ә син жылашабыз дип язасың. Җылап, Гайшә, бертөрле дә файда юк, ул хәл енндә генә түгел»... Бу хатны Лотфулла Гайнуллин 1941 елның II сентябрендә, сугышнын ин авыр көннәрендә тормыш иптәше Гайшәгә язгая. лагтан күренгәнчә, Лотфулла сугыш* ның әле тиз генә бетмәячәген, киресенчә, тагын да катырак булачагын яхшы белә. Бәлки, үзе дә һәлак булып калырын да истә тота. Әмма ул һич тә хафаланмый, аптырамый. Шундый шартларда да семьясын кайгырта, нык булырга чакыра. Шул ук чорда — 1941 елның 21 сентябрендә — язылган Харис Корбангалин хатында җиңүгә ышаныч, тугай илне сөю хисе тагын да ачыграк әйтелгән: «Әнкәй, — дип яза ул, — 6 тапкыр сугышта булдым. Менә тагын керергә әзерләнәбез. Бездә бер генә теләк — Ватан өчен геройларча көрәшү, сезне, бәхетле аналарны һәм балаларны, бөек совет халкын гитлерчы корткычларның һөҗүменнән саклау, бәхетле тормышыбызны дәвам иттерүне тәэмин итү. Безнең һәрбер сугышчыбыз шул теләк белән яна . Үзеңнең улларыңның... кадерле Ватаныбызны дошманга бервакытта да бирмәячәкләренә нык ышан!_ Без җиңәрбез! Фронтта — без. тылда — сез. бер көч булып, дошман йөрәгенә ук булыйк. Дошман җир йөзеннән мәнгегә себерелеп түгелер. Ул вакытта тормышыбыз тагын да матуррак булыр». Бу хатны Харис Корбангалин үз әннсеиә язган. Батыр булып, яхшы булып күренү өчен түгел, бәлки чын күңеленнән, үзе ничек уйласа — шулай язган ул бу хатны. Җыентыктагы хатларның барысы да дип әйтерлек менә шулай зур ышаныч, киләчәккә якты өмег белән язытган. Ул хатларның күп кенә авторлары хәзер дә нсәя һәм төрлесе төрле җирлә әле дә әйбәт кенә эшлиләр икән Җыентыкны төзегән язучы Самат Шакир аларның һәркайсы турында белешмә биреп барган. Ә байтагы инде дөньяда юк. кайсы сугышта һәлак булып калган, кайберләре тугай илгә исән кайтып җитсә дә, соңыннан вафат булган. Ләкин аларнын бу китапта басытган хатлары, авыр сугыш елларында совет солдатларының уй-хнеләрен, теләк һәм очты лышларын туплаган кыйммәтле документ буларак, укучылар күңелемдә озак еллар сакланыр.