Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ КҮҢЕЛЛЕ РӘССАМ

Караңгы татар авылында туып, яшьли ятим калган бер малай танылган россам булып китә.. Әсәрләре даими рәвештә Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия күргәзмәләренә куелып килә. Казан, Мәскәү, Чебоксар, Түбән Тагил һәм башка шәһәрләрнең музейлары ул иҗат иткән картиналарны кадерләп саклый. Сынлы сәнгать елкәсендәге иҗат уңышлары ечен аңа ТАССРяхшы хезмәтләре Дәүләт һәм Габдулла Тукай исемендәге премияләр белән бүләкләнә. Иҗат эшчәнлеге хакында бик күп мәкаләләр һәм фәнни хезмәтләр языла. Әсәрләрен, исемен илебезнең бөтен почмакларында диярлек беләләр Бик гыйбрәтле һәм хәйран калырлык күренеш бу. Икенче бер шартларда, икенче бер җәмгыятьтә яшәгән татар баласы мондый дан-шөһрәтне, билгеле, төшендә дә күрә алмас иде. Социализм эпотиз танылуы гадәти һәм табигый бер нәрсә санала. Горький өлкәсенең Сергач районында Анды исемле татар авылы бар. Октябрь революциясенең бер еллык бәйрәме якынлашып килгән кеннәрдә —1918 елның 27 сентябрендә — шул авылда, Габделмән атлы крестьян гаиләсендә бер ир бала дөньяга килә. Аңа Лотфулла дип исем кушалар Ләкин, малай туып күп тә үтми, Габделмән абзый үзе үлеп китә. Тиздән Лотфулла әнисез дә кала. Лотфулла тырыш һәм сәләтле бала булып чыга. Бераз үсә һәм ныгый төшүгә бик тиз укырга-яэарга өйрәнә Шуннан күпмедер вакыт узгач, япа-ялгызы җәяүләп Казанга чыгып китә. Ул чагында аңа нибары 13 яшь була. Казанга килүгә, шәһәрдәге мәктәпләрнең берсенә кереп, ул укуын дәвам итә Ә үзенең торыр урыны да булмый бик күп төннәрен шул ук мәктәпнең класс бүлмәләрендә йоклап үткәрә. Биредә укыганда. Лотфулла Харис Якупов белән таныша Бу икс рәссам арасындагы иҗади дуслык җепләре әнә шул коннәрдән үк башлана. Бергәләп Казан сәнгать училищесына керәләр, бергәләп Кызыл Армия сафларына китәләр Тик Боек Ватан сугышы елларында гына аларның юллары вакытлыча аерылып тора Фашист палачлары башлап җибәргән дөнья сугышы Лотфулла Фәттахоа җилкәсенә дә әллә ни кадәр сагыш, кайгы-хәсрәт һәм кыенлык сала' коточкыч әсирлек көннәрә ачлык, үлем лагерьлары, әсирлектән качу... Сугышны ул яңадан Совет Армиясе сафларында тәмамлый. Сугыш еллары аны тормышны тагын да тирәнрәк аңларга яшәүнең кадерен белергә өйрәтә. Л. Фәттахоа ясаган фронт күренешләрен, бигрәк тә аның сугыш кырларындз натурадан төшергән солдатларын күргәнегез бармы икән! Кешегә күпме мәхоббәт 11 «К У ► .М 1 ик ның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә, иң хасы өчен исә талантның, нинди милләттән булуына карамастан, шулай тиз чәчәк атып, никадәр ягымлылык һәм шаян юмор ул рәсемнәрдә! Фәттаховның «У май иртәсе» (1947 ел) исемле картинасы да сугышның кайнар эзләре буенча диярлек язылган. Тагын шунысы характерлы, үзенең күләмле беренче әсәрен үк рәссам илебез тормышындагы тантаналы, зур вакыйгага багышлый, һәм бу картинада шактый ачык төсмерләнгән төп ике тенденция — тормышчанлык һәм халыкчанлык — аның бөтен иҗаты буйлап кызыл җеп булып сузыла «Ватан турында җыр» (1948) исемле икенче зур күләмле картинасында Лотфулла Фәттаховның тагын бер шәхси үзенчәлеге шактый тулы ачыла. Сүз аның әсәрләренә хас тирән эмоциональлек һәм шигъри лиризм хисенең көче хакында бара. Аны шагыйрь күңелле рәссам дип йөртәләр. Ватан турында җыр дан соң Фәттахов «Максим Горький Казанка ярында». «Максим Горький икмәк пешерүче Семеновта» кебек композицияле картиналар эшли. Бу исә аның катлаулы төзелешле сәнгать әсәрләре тудыру юлындагы эш тәҗрибәсен тагын да баета һәм камилләштерә төшә. Шул рәвешчә, 1950 еллар башына Лотфулла Фәттахов зур гына тәҗрибә туплаган үзенчәлекле художник булып формалашып өлгерә. 1950 елда Лотфулла Фәттахов белән Харис Якупов «В. И. Ленин Татарстан АССР теэү турындагы декретка кул куя» исемле картина өстендә эшләргә алыналар Үзеи- нән-үзе аңлашылса кирәк, ифрат җаваплы һәм иҗади бу тема рәссамнардан күп көч куюны сорый. Алар әллә ни кадәр әдәбият белән танышып чыгалар. В. И. Ленинның Мәскәү шәһәрендәге Үзәк музеенда еш булалар. Кремльдәге эш бүлмәсен җентекләп өйрәнәләр, дөнья кадәр материал туплыйлар. Күп төрле вариантлар эшләп караганнан һәм озак фикер алышканнан соң, ниһаять, уртак бер карарга киләләр' өстәл артында утыручы Ленин образы үзәктә булган соңгы вариантка тукталалар. Ленинның гади кешеләргә тирән хөрмәт белән каравы һәркемгә мәгълүм. Аның рыясыз, гади һәм эшлекле әңгәмә алып бара алу осталыгына күпләр сокланган. Якупов белән Фәттахов пролетариатның даһи юлбашчысын нәкъ шулай сурәтлиләр дә. Рәсемдә сурәтләнгән Ленин — сизгер күңелле әйбәт кеше һәм иң изге серләреңне дә шикләнми сөйләрлек игътибарлы утырдаш. Әнә ул, делегатларга карап, нидер аңлата Уң кулына игътибар итегез! Никадәр отышлы һәм хәтердә калырлык хәрәкәт. Күренеп тора: бүлмәдәгеләр үзләрен бик иркен һәм кыю тоталар Бер бабай әнә. рәхмәт сиңа дигәндәй, Ленинга төбәлгән. Башка делегатларның күз карашларында да юлбашчыга тирән ихтирам хисләре укырга мөмкин Арткы пландарак басып торган ачык мөлаем йөзле хатын-кыз образы игътибарны җәлеп итә... Рәсемдә юлбашчы һәм халык массалары арасындагы ныклы бәйләнеш тирән һәм ышандырырлык итеп тасвирланган. Тигез төшкән йомшак якты нурлар һәм алтын сыман тон картинадагы персонажларны үзара берләштерә, бер-берсенә тагын да якынайта төшкән. «В. И. Ленин Татарстан АССР тозү турындагы декретка кул куя» исемле әсәрләре өчен Фәттахов белән Якуповка Дәүләт премиясе лауреатлары дигән мактаулы исем бирелде. Татарстанның 30 еллыгына багышланып эшләнгән бу сәнгать әсәренә зур эчтәлек салынган. Анда. СССР территориясендәге башка милләтләр кебек үк, татар халкының да ирекле үсеш юлына чыгу тарихы гәүдәләндерелә. Сынлы сәнгать өлкәсендәге мондый теманы халык эпослары иҗат итү белән бер рәткә куярга мөмкин. Үзенең колачы ягыннан да, чынбарлыкны танып-белүнең күләме буенча да бу рәсем безнең сәнгать тарихыбызда зур урын тота. Шуннан соңгы әсәрләрендә ул Ленин идеяләренең шифалы нурлары тәэсирендә гөрләп алга киткән гүзәл тормышыбыз турында җырлый. Совет хөкүмәте һәм коммунистлар партиясе Лотфулла Фәттахов өчен ниндидер абстракт нәрсәләр түгел иде. Совет дәүләтенең татар халкына нинди мөмкинлекләр тудыруын ул бик яхшы күрә. Ә үзенә, караңгы татар авылыннан чыккан ятим малайга. Совет күрсәткән игелекләрне ничек онытсын?!. Менә ни өчен безнең илебез белән шулай горурлана, безнең уңыш- ларыбызга шулай шатлана ул. Һәм аның күпчелек әсәрләре социалистик ватанга, уз халкына мәңгелек гимн булып яңгырыйлар Бу яктан караганда. Л. Фәттаховның заман темасына багышланган ике әсәре аеруча характерлы Аларның берсе— «Игеннәр өлгерде- (1954 ел), икенчесе — «Сабан туе (1957 ел) исемле «Игеннәр өлгерде» исемле картинасында автор колхоз кырларының мәһабәт панорамасын күрсәтә Жир-анага олы мәхәббәт, иксез-чиксез иген кырларының гүзәллегенә чын күңелдән соклану әсәрдә көчле пафос белән тасвирланган. Мул иген кырларын карап куану-шатлануы турымда рәссам бөтен көчкә сөйли. Колхозчылар ла табигать белән органик бәйләнештә сурәтләнәләр Персонажлар шактый укышлы сайланган алар төрле-төрле һәм бер-берсен тулыландыралар Беренче караштан ук аларнык безнең замандашларыбыз икәнлеге күренеп тора Рулетка, газеталар, велосипед кебек детальләр бу хисне тагын да көчәйтә тешә Хикмәт, билгеле, күзгә ташланып торган тышкы сыйфатларда гына түгел Колхозчы образларындагы тәп нәрсә — аларның характерларында Күз карашларына игьтибар итегез: эчке горурлык иген язмышы турында хуҗаларча кайгырту әллә каян сизелеп, кычкырып тора Безнең уебызча, «Сабан туеп картинасы тагын да зуррак әһәмияткә ия. Бәйрәмнең иң кызган магы. Татарча көрәш бара. Бер батыр, әнә, сөлге белән биленнән эләктереп алган да, көндәшен һавага күтәргән Тагын бер мизгелдән ул аны мөгаен, җиргә орачак. Судья картларның күзе гел шуларда Халык исә гөр килә Як-яктаи, көрәшчеләргә көч-куәт биреп, аларны дәртләндереп торалар шәһәрчәрәк киенгән бер хатын фотога төшереп азаплана, яшь кызлар дулкынлана малайлар шаулаша Колга башларына эленгән чүп-чуар сөлгеләрне, ямь-яшел каен яфракларын җилфердәткән җәйге җил мәйдандагы атмосфераны, кеше хисләренең киеренкелеген тагын да көчәйтә сыман. Әллә каян күзгә ташланып, чекерәеп торган төсләр кызыл, яшел, сары, ал, зәңгәр... Халык шау итә. сөлгеләр җилферди каен яфраклары шеберди Менә шул ачык тетләр һәм күп төрле авазлар, барысы бергә җыелалар да, күңелле бәйрәм атмосферасына кушылалар Үз чиратын көтеп читтә басып торган гәһлеван гәүдәле яшь егетнең генә гүя көрәшчеләргә дә. шау -шуга да исе китми Ул көрәшчеләр ягына карамый да Нидер сөйләп, сөйгәнен келдерә Тагын сул як читтә у тырган бер карт, хәйләкәр елмаеп, безгә — тамашачыларга — карап тора Исләре китмәгән кыяфәтле шушы ике персонаж башкалардагы киеренкелек һем дулкынлануны көчәйтә генә тешә Фаттахов — көнкүреш темаларына һәм табигать күренешләренә багышланган әсәрләр остасы. «Сабан туе нда аның бу сыйфатлары тагын да тулырак һәм тирәнрәк ачыла Шуның белән бергә, бу әсәре белән ул үзен зур социаль яңгырашка ия тирен эчтәлекле полотнолар иҗат итәргә сәләтле рәссам итеп тә танытты «Сабан туе» — татар халкының бәхетле шатлыклы тормышын күрсәтүгә багышланган әсәр ул —төс һем тавышлар еермеге милли йола һәм бәйрәмнәр аша халык оптимизмын аның көр күңелле булуын сурәтләүгә багышланган күтәренке рухлы позма. АРКАДИИ Ф А И НБ Е Р И геннар өлгерде. Лотфулла Фәттаховның иҗаты елдан-ел активлаша, әсәрләренең әдәби-эстетик дәрәҗәсе торган саен күтәрелә бара. -Яңа буралар» (1959), крайком секретаре иргә* се» (1962), "Шәһәрдән кайтыш» (1964) кебек бүгенге авыл темасына караган әсәрләрендә ул тагын да индивидуальләшкән, тагын да конкретрак Һәм хәтердә ныграк калырлык образлар тудыра. Шул кадәресен басым ясап әйтергә кирәк, үз картиналары өчен материалны да һәм образларны да ул чынбарлык тормыштан ала. Хәтерлисездер. -Яңа буралар» исемле рәсемдә кыска тунын җилбәгәй җибәргән, өлкән яшьләрдәге балта остасы бар. Әлеге образның прототибы реаль тормыштан алынган. Ул — авторның күптәнге танышы, Сергач районы Анды авылы кешесе Идрис Бадретдинов. «Райком секретаре иртәсе» исемлә картинадагы теп геройның прототибы Арча районыннан, ком' ■ мунист Ибраһимов. Шу лай ук Фәттахоаның яхшы танышы. Башка әсәрләрендәге кебек үк, биредә дә кеше, аның характеры табигать күренешләре белән тыгыз бәйләнештә ачыла. Әмма картина Фөттахоэ ечен ятрак исәпләнгән аксыл-соры буяулар белән язылган. Мондый сабыр тон җыйнак, кырыс атмосфера тудырырга ярдәм иткән. Әсәрнең композициясе артык катлаулы түгел. Картинада төп образлар икәү: райком секретаре һәм яңа гына сөреп ташланган басу. Секретарь уйга калган. Яңа буралар. Райком секретаре иртәсе. Нурасен, аны нидер борчый. Тикмәгә геиә шулай иртә кырда йермәс иде билгеле Әсәрнең пейзажы искиткеч шигьри эшләнгән иртәнге томанга ертелгән ераклык, офык артына ук кереп югалган чирәмлекләр... •Шәһәрдән кайтыш» исемле картина -Советская Россия- күргәзмәсендә катнашты һәм тамашачылар арасында кызыксыну уятты. Авторның игьтибар үзәгендә монда да “ авыл кешеләре. Алар, сатыл алган әйберләрен аллы-артлы күтәреп, шәһәрдән кайтып S киләләр Колакчын бүреген кыңгыр салган бер бабайны автор аеруча яратып сурәтли J Ул алган әйберләрнең төре үк тамашачыда җылы юмор һәм елмаю хисләре уята- э обой кебек хуҗалык өчен бик кирәк әйберләр дә һәм оныгы ечен алынган чаңгылар а кебек кирәклеге чамалырак нәрсәләр дә бар анда Карт кеше кулында әлеге чаңгылар п бигрәк тә мәзәк күренә Яшьлек... Кеше тормышының иң гүзәл чоры: якты омтылышлар, татлы хыяллар 7 белән тулы чор. Фәттахов исә үзенең табигате белән үк шагыйрь йөрәкле романтик ~ кеше. Аңа яшь кызның яңа кузгалып килгән беренче мәхәббәт хисләре дә. малайлардагы хисләрнең давыллы кайнарлыгы да таныш. Рәссам тарафыннан яшьлеккә ба- — тышланган дистәләрчә әсәрләр иҗат ителгән. Чәчәк аткан алма бакчасында, сөйгән егетеннән килгән хатны учлап, чирәмдә утыручы яшь кызны хәтерегезгә төшерегез 2 («Яшьлек»)! Күлме мелаемлык һәм гүзәллек, күпме инсафлык ул образда Тәрәз . рамнарыннан кышкы тузанны юып төшерүче кыз да шундый ук («Яз». 1959 ел). Кызларның икесе дә ак киемнән, икесе дә айдай якты йөзлеләр. әйтерсең, йөзләрен- Г нән нур ява. Зур игьтибар белән койма башыннан торып спорт ярышы күзәтүче и малайлар («Болельщиклар» 1955 ел) мәзәк һәм көлке Киез и-екләр белән язгы суда уйнаучы сабый бала да («Әни күрмәгәндә- 1956 ел) күңелдә искиткеч җылы хис- — Тынгысыз чшь.гск. «Тынгысыз яшьлек» (19'8 ел) исемле картина ерак юллар романтикасын сурәтләүгә багышланган. Көчле җил күктаго больплвр еерон куып йөртә, яр читендәге егетнең плащ чабуларын җилфердәтә, ә ерактагы су есгенә якынлашып килгән пароходның ак тегене җәелгән. Гашыйклар күңелен авыр кайгы, аерылышу кайгысы баскан Егет читкә китәргә тиеш Нишлисең, вакыт җиткәч, кош балалары да ояларыннан очып китә . Бу әсәрдә без искиткеч оста тасвирланган табигать белән очрашабыз Таныш Идел ярлары, йерийери курә-күрә гадәтләнеп беткән дебаркадерлар, тирән яр кырындагы агачлар һәм бәләкәй алан, пристаньга кадәр сузылган тебенек коймалар Барысы да таныш, ияләнгән, гади нәрсәләр. Бернинди экзотика юк. Әмма бала мактан бирле үзебез күреп үскән күренешләр, искиткеч кадерле һәм якын күренешләр Чит җирләргә китәргә җыенган яшь егет, туган якның тесе итеп күңелендә нәкъ әнә шул күренешләрне йөртер. Нинди генә хисләрне белдерми бу табигать. Аерылу ачысын да. кәаышу киләчәген сизенүдән туган татлы хисне дә, ерак юллар романтикасын да, зур эшләр башкарырга баруыңны аңлап горур ану хисен дә тоябыз без бу әсәрдә «Тынгысыз яшьлек»тә күңелнең иң нечкә хисләрен кузгатырлык көчле лиризм бар. Фәттаховның бу әсәре әйбәт җыр кебек яңгырый. Аның мотивлары буенча әллә ни күлне дәгъва итми торган, сюжет-композицияләре белән гади генә әсәрләре, әнә шулай, зур фәлсәфи мәгънәгә ияләр, тамашачы күңелендә яхшы хисләр уяталар һәм аны уйландыралар. Кайбер очракларда әсәрнең исеме үк эчтәлекне ачарга ярдәм итә, картинаның мәгънә тирәнлеген аңларга булыша. Мисалга «Тургайлар» (1959) исемле картинаны алырга мөмкин Анда, кырга чыгып, тургайлар җырын тыңлап яткан бер төркем балалар сурәтләнә. Автор аларга карал үзе дә соклана һәм әйтә кебек .'Сезнең бит өле, һавадагы тургайлар кебек, кайгы-хәсрәтсез, бәхетле чагыгыз!» Лотфулла Фәттахов чын мәгънәсендә халык рәссамы. Хикмәт аның гади халык арасыннан чыгуында гына түгел, билгеле Дөньяга, тормыш күренешләренә халык күзе белән карый алуында, халыкча уйлый, халыкча кичерә белүендә, Бу сыйфат хәтта аның сатирик әсәрләрендә дә сизелә. -Утырыш җене кагылганнар» (1953), «Ялачы» кебек картиналары әнә шундыйлар. Бюрократларны һәм формалистларны, яла ягучыларны совет кешеләре һәрвакыт дошман күрделәр, һәм Фәттахов бу әсәрләрендә халык массаларының шул карашларын гәүдәләндерә. Нәгыш сәнгатендә (живопись) сатира һәм гротеск алымнарын куллану нихәтле урынлыдыр, рәссам күтәргән мәсьәләләр никадәр мөһимдер, ул үз ниятен ничегрәк тормышка ашыргандыр — болары хакында бәхәсләшергә мөмкин. Әмма авторның чын күңелдән социализм тезү эшенә ярдәм итәргә теләве — бәхәссез. Лотфулла Фәттахов төбендә көнкүреш рәсемнәре остасы, әмма сирәк-сирәк булса да, ул тарихиреволюцион темаларга да мөрәҗәгать итә. Аерым алганда, соңгы күргәзмәләрдә күрсәтелгән «Мулланур Вахитов» (1964) һәм «Совет властеның беренче елларында» (1967 ел) исемле картиналарын атарга мөмкин. ■Мулланур Вахитов» исемле әсәрдә мәгълүм тарихи шәхес, шуның белән бергә, гражданнар сугышы елларындагы коммунист-комиссарның гомумиләштерелгән җыелма образы гәүдәләнгән. Кеше батырлыгының гүзәллеге хакындагы бу сәнгать әсәре халык авыз иҗаты традицияләренә нигезләнгән Нәкъ шундый комиссарларның исемнәрен халык үз йөрәгендә саклап йөртә һәм алар хакында легендалар иҗат итә. Тыштан караганда, картинадагы һәрнәрсә тыныч кебек. Казан Кремле алдындагы мәйдан фонында эре план белән Мулланур Вахитов фигурасы ясалган. Тик картинаның тоны күп сыйдырышлы, зур яңгырашлы: офык читендә авыр давыл болытлары, җилдә җилфердәүче ямь-яшел яфраклар. Кремльнең ак стеналары, кояшта янган комиссарның хәрбиләрчә төз, зифа гәүдәсе .. Папаха һәм кара бурка, зәңгәр төстәге френч, ап-ак якалы күлмәк, кара галстук. Шулар барысы бергә күңелдә ниндидер күтәренке хисләр кузгаталар. Комиссарның төз гәүдәсе аеруча тәэсирле чыккан. Җил белән ачылып киткән кара бурка күренекле революционерның, курку белмәс комиссарның тәвәккәллеген һәм батырлыгын, хөр табигатен тагын дә калкурак итеп күрсәтә. Мулланур Вахитов образын тудырганда, кайбер вак детальләрдә автор, бәлки, документаль төгәллектән читкә дә киткәләгәндер, әмма аның революция эшенә хезмәт итүенең мәгънәсен һәм асылын дөрес сурәтләгән. «Совет властеның беренче елларында» исемле картинасында Фәттахов рәссам карамагындагы барлык сурәтләү чаралары ярдәмендә, татар авылына революция китергән яңалыкка дан җырлый, социализм төзү өчен көрәш шатлыгын раслый. . Кояш нурларына күмелгән авыл урамы. Яшел чирәм, зәп-зәңгәр һава Табигать шулкадәр тын һәм саф, әйтерсең, яңа гына сафландыргыч яшенле яңгыр узган. Түбәсенә кызыл флаг кадалган йорт тирәсенә кешеләр җыела Аз гына арырак мәчет манарасы күренә Яңа гына азатлыкка чыккан крестьян тчрмышында хәзергә әле искелек яңалык белән бергә яши. Алгы планда ике буынның ике вәкиле кызыл флаг- Мулланур Вахитов. лар тотып кило Берсе култык таягы белән йөри, икенчесе — 12—13 яшьлек малай — китап букчасы аскан. Өлкәне, керешләрдә кан коеп, совет властен яулашкан кечесе социализм төзиячәк. Йөзләрендә горурлык һәм уз-үзләренә тирән ышаныч эксплуататорлар куылды, интервентлар җимерелде, эшче халык җиңеп чыкты! Тәнкыйтьнең Лотфулла Фэттахов әсәрләре хакындагы фикере шактый каршылыклы. Аның һәр әсәрендә диярлек теге яки бу характердагы кимчелекләр табалар Бернинди искәрмәсез, бертавыштан кабул ителгән әсәрләре кәк диярлек Әмма вакыт тормыш сынавы Фэттахов әсәрләренә карата да уз төзәтмәләрен кертә тора Гомер күбрәк узган саен, бер нәрсә ачыклана бара: рәссам кыю рәвештә зур мәсьәләләрне хәл итә. Ул — куп кеше катнашкан катлаулы композицияләр остасы, ул т?ры канлы ышандырырлык образлар иҗат итүче. Бары аңа гына хас төп сыйфатларны саклаган хәлдә, аның һәр яңа әсәре кайсы ягы беләндер яңача, көтелмәгәнчә Еллар узу белән Л. Фэттахов әсәрләренең кыйммәте, әһәмияте һаман арта бара Нәгыш сәнгате (живопись) Фэттахов шөгыльләнгән бердәнбер елкә түгел Агитплакат һәм сатирик графика елкәсендә дә ул уңышлы гына эшләп килә Аның татар язучыпарыннан Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, К. Нәҗми, Г. Гобәй. Г. Ахунов әсәрләренә ясаган иллюстрацияләре тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Рәссамның иҗат кешеләренә багышланган «Үзебез турында» исемле рәсемнәр сериясе хакында да шуны ук әйтергә кирәк. Шулай да Л Фәттахоаның график эшләре арасында иң уңышлылары дип халык әкиятләре буенча ясалган рәсемнәрен санарга кирәктер Фэттахов иҗатына хас реалистик стиль хәтта ул ясаган әкият геройларында да ачык күзгә ташлана. Аның барлык әкият геройлары диярлек реаль кешеләргә тартым Әкият геройларына җир кешеләренә хас сыйфатлар салынган, аларны чолгап алган тирәлек тә вактеяк детальләргә кадәр төгәллек саклап сурәтләнгән, («Гөлчәчәк», • Алдар таз», «Чакма таш»). Хәтта фантастик персонажларына кадәр конкрет сыйфатлары белән, тормышчан һәм ышандырырлык ител тасвирланган Шул рәвешчә, татар совет сынлы сәнгатендә Ло-фулла Фэттахов уз сүзен әйткән һәм зур суз әйткән рәссам. Шул ук вакытта бөтенсоюз күләмендә дә ул танылган рәссамнардан санала. Ул РСФСР художниклар союзы идарәсенең секретаре итеп сайланды. Күптән түгел хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байра*ы ордены болән бүләкләде Ул зур хыяллар, зур иҗат планнары белән яши Аңа чын күңелдән уңышлар теләп калабыз.