ШАГЫЙРЬ БЕЛӘН ОЧРАШУЛАР
1918 елның февраль ае булырга кирәк, әдәбият кичәсе ясау дәрте белән без. берничә кеше. Уфадагы Учительская семинариядән Татар гимназиясенә килдек. Ченки боларда буш бүлмәләр дә. пианино да бар иде. Дәресләр беткән, укучылар әйләренә таралган вакыт иде бу. Димәк, бүлмәләр буш. Кичәдә Татар гимназиясеннән дә кат* кашучылар булып, без унбиш-егермеләп кеше җыелдык. Яшьләрне әдәбият түгәрәгенә күбрәк тарту нияте белән «Галия» мәдрәсәсенә дә. әдәбият кичәсе тезүдә катнашырга теләүчеләр юкмы, дип телефоннан шалтыраттык. Аннан да берничә кеше килде. Кам сыбыз җырлый белә, кайсыбыз бии. сейли. Мандолинада һәм гармоньда уйный белүчеләр дә бар иде Кыскасы, без һенәрлә- ребезне күрсәтә башладык. Кайтып китәргә елгермәгән берничә малай калган икән (ул кичәдә кызлар гына булырга тиеш иде), шулар бер кереп, бер чыгып безгә комачаулый башладылар. Арабыздан берәу торды да аларны куып чыгара башлады. Бар да чыгып китте шикелле булган иде Янә җырлый башласак, бер кечерәк буй лы, күзлекле малай безгә якын ук килеп карап тора. Үзе шауламый да тыйнак кына карап тора, шулай да уңайсызлый тесле. Теге иптәш яңадан барып, ул малайның җиңеннән тотып: — Син нин чыкмадың, әйдәшле! — дип тарткалый башлады. Малай ычкынып китте дә: — Мин чыкмыйм, минем әдәбият кичәсендә катнашасым килә! — диде. — Син нәрсә эшли беләсең соң! Җырлыйсыңмы, әллә биисеңме! — дип иелештек. Ул: — Мин Туиан абыйның бик куп шигырьләрен яттән беләм, мандолинада да уйный белам, — диде. Безгә бу хәл бик кызык тоелды. — Я әле. я. нинди шигырьләрен беләсең, сейләп күрсәт әле! — диештек. Ул Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән шигырен бер дә тотлыкмыйча свй- ләп бирде. Мандолинада «Баламишкии», «Сунмәс дәрт» кейләрен бик матур итеп уйнап күрсәтте. Без. бик яратып, шунда аны әдәбият кичәсе ясаучылар түгәрәгенә алдык. Ләкин, кызганычка каршы, ни сәбәптәндер, бу әдәбият түгәрәге оешып бетә алмады. Шулай итеп күзлекле малай — булачак шагыйрь Әхмәт тә сәхнәгә чыга алмый калды. Аннан соң бик күп еллар үтте. Без инде Казанда яшибез. Әхмәт дигән малайның бар икәнен дә оныткан идек инде. Бервакыт минем тормыш иптәшем Шакир Шамильский белән бер күзлекле кеше ко- пешәкелешә, сеиләшә-сейләшә ишектән килеп керделәр Шамильский миңа: — Җанкәш, карале, бу егетне таныйсыңмы! Ә ул сине бик яхшы белә, — диде. Бу шул Татар гимназиясендә укыган Әхмәт ич!—дидем мин. бераз карап торгач. Бик якын иске дусларча исәнләштек. Инде танылган шагыйрь һәм аның тышкы кыяфәте дә шуңа бик лаек иде. Әхмәт озын буйлы, киң күкрәкле мәһабәт гәүдәсенә килешеп торган җайлы, пехтә киемнәр кигән Башын аз гына сулга бегеп колач йоэ белән сойләшкән вакытында аеруча ягымлы күренә. Шулай итеп, без ул кичне бергә уздырдык. Уфадагы яшьлек хатирәләрен. Татар гимназиясен һәм әлеге әдәбият түгәрәген дә искә алдык. Соңыннан мин артистка булып киткәч, ул мине сәхнәдә бик күп мәртәбәләр күргән, мин башкарган рольләрне сокланып карап йоргәи. ләкин янә минем янга килеп «мин дә артист булам* ДИЛ afire алмаган. Әхмәт шулармы сайлап колдереп алды Шул кичтән соң ннде ул безмен гаилә нең аерылмас дусты булып калды. Ул киткәннән соң Шамильский: — Гаҗәп акыллы кеше, әдәбият, сәнгать, музыка, җырлар хакында бик күпне белә Айдын кеше белән сойләшеп утыру узе бер гыйлем еирәиү шикелле бит Их, шундый күпкырлы белемле кешеләр күбрәк булса иде! — дип куйды. Аннан соң инде янә бик күп вакытлар узды, бик күп сулар акты, заманалар үзгәрде. Мин дә инде артистка түгел Ватан сугышы башлангач, мин фронтка киттем һәм исән-сау йереп кайттым. Казанда тормыш бик нык үзгәргән иде. Тормыш иптәшем Шамильский үлеп киткән... Шулай итеп 1948 елда ялгызым яшәп торган вакытымда, Әхмәт Мәскәүдән Казанга килгән. Ул безгә дә кергән булган, мин әйдә юк. зштә булганмын. Шунлыктан Әхмәт кыска тына язу калдырган: «Профессор Вадим Александрович Кондаков сезне бик күрә се килә, алып килергә кушты, кайчан барэ алабыз! Шушы номер белән телефоннан шалтыратыгыз әле. Әхмәт». Дәресен әйтергә кирәк, язуны укыгач мин аңламыирак тордым Кая барырга! Кемгә барырга!.. Ахырда шалтыратырга булдым. Аннары Әхмәтне үзебезгә ча кырдым. Ул килде. Бу очрашу мннем эчен бик шатлыклы дә. шул ук вакытта кайгылы да булды. Чении теге очрашуда кечкенә генә булса да гаиләм бар иде. Бүген мин ялгыз... Шулай да бу очрашу үзенә күрә тантаналы да булды. Япа-ялгыз тормыш итеп яткан вакытымда, беренче дуслык кулын сузып, саф йорәктән хәсрәтемне бүлешеп, ааыр пыиларымны уртаклашучы Әхмәт булды Кочаклашып күрештек, нык дулкынланулар белән үткәннәрне искә алдык. Шамильский хакында байтак гәпләштек. Шуннан топ максатка кайтып, профессор Кондаковиа бвру хакында сойләштек. Вадим Александрович Кондаков Уфада беренче тапкыр татар-башкортлар эчен русча укытучылар әзерләү семинариясе ачып, ирләр һәм хатынкызларны бергә укытуны башлап җибәргән кеше. Мин шул беренче мәртәбә ачылган семинариядә укыган идем Аннан соң, 1917 елда Татар гимназиясе ачылгач, В. А. Кондаков бу гимназиянең директоры булды. Әхмәт тә шул Татар гимназиясендә укыган кеше. Димәк. Вадим Александрович Кондаков һәр икебезне дә мәгьрифәт юлына бастырган кеше Үзе дә татарбашкортларны бик ярата һәм аларны белемленультуралы итү эшендә армый- талмый ныклап эшләгән, бетен кече белән шул максатка ирешергә тырышкан кеше иде. Без икенче кеине үк укытучыбыз профессор В. А. Кондаков янына барды* Ул Казанда Лесгафт урамында 19 ичы йорт та тора иде. Анда барып керү шулкадәр дулкынландырды. беренче баскычны менгәч мин хәтта. бераз сулышым тигезләнгәнче керми торыйк әле. дип үтендем Әхмәттән Ул шунда бераз гаҗәпләнеп: «Мин сезнең ар тмстка вакытыгызда бик күп спектакльләрдә бик күп рольләр башкарганыгызны карадым. Сез анда һәрвакыт бик үткен бик батыр, хәтта кайвакытларда бик чая да булып күренә идегез. Сезнең болай дулкынланып-югалып калырга торуыгызны һич күз алдыма китерә алмый идем» — диде. — Юк инде. Әхмәт дус аның белән күрешмәгәнгә 30 ел гомер узган бит. Ул безнең тормыш юлы белән кызыксынган, яхшы-ямаи якларны ишетеп торган. Менә шуларны тозәткәләп аңлашканчы дулкынланмыйча булмый ич. — дидем Вадим Александрович, хатыны белән бер гәләп, безне бик әйбәт каршы алды. Әхмәт алар ечен яңа кунак түгел икән. Мин беренче мәртәбә булганга күрә. Вадим Александрович мине хатыны белән таныштырды. Әхмәтне профессор бик ярата икән Ана Әхмәт Сафич дип морәҗәгать итә Хатыны Фаина Аполлииариевна миңа зарлана те- шеп әйтте: «Менә Әхмәт Сафич килсә, бу бетен деньясын оныта, кичләр буенча аерыла алмый сойләшеп утыра», — диде Вадим Александрович, аны дәвам иттергән сыман итеп: «Без шулай инде. Әхмәт Сафич килсә, доиьябыз тигезләнә шул. Сезне алып килүне мин бик үтендем Моннан соң сез безне шаять ташламассыз инде, килгәләрсез. Ә. туктагыз әле. сез Әхмәт Сафичка ничек дип эшдәшәсез! Сездә бит атасы исеме белән эндәшү гадәте юк. әллә сез дә атасы исеме белән дәшәсезме! - ди. — Юк. мин атасы исеме белән морәҗәгать итмим, яшьтән ук бик яхшы белгәнгә күрә «Әхмәт дус» дип кенә әйтәм. Болай диюем аңа бик ошады булырга кирәк, хатынына карап: — Диасы, ишетәсеңме! Нинди сейкемпе. йомшак мөрәҗәгать: «Әхмәт дус, Әхмәт дус». — дип. кат-кат әйтеп карады. Бераз үткән заманнарны искә алып, укытучылар семинариясе. Татар гимназиясе хакында сейләшеп утырганнан соң. Вадим Александрович Әхмәтнең иҗат эшләренә күчеп: — Әхмәт Сафич. мин сезнең шигырьләр белән бик кызыксынам, русчага тәрҗемә ителгәннәрен укыйм. Бауман урамына тошкәндә китап магазинына кереп, сезнең яңа әсәрләрегез чыкмады микән дип, белешми калмыйм. Сезнең һәрбер яңа чыккан әсәрегез мине бик шатландыра, менә татарның талантлы шагыйре үсә дип горурланам! — диде. Әхмәт тә аның кәефенә килерлек итеп җавап бирде: — Вадим Александрович, мин үземнең сез үстергән җимеш икәнемне онытмыйм бит, димәк, чәчкән орлыкларыгыз саф булганнар. — Әхмәт Сафич, сез үзегез язган шигырьләрегезнең барын да бертигез яратасызмы. әллә алар арасында аеруча яраткан шигырьләрегез дә бармы! — диде Вадим Александрович. — Сез, Вадим Александрович, балалар атасы Балаларыгызны барын да бертигез яратасызмы, әллә кайберләрен артыграк якын күрәсезме!.. Минем дә шигырьләрем шулай: язганда бик яратып язам, әмма берникадәр вакыт узгач, кайберләрендә байтак җитешсезлекләр табам. Шуңа күрә кайсы шигыремдә җитешсезлекләр азрак тоелса, шулармы ярата тошәм, — диде Әхмәт. Аннары Вадим Александрович, миңа мөрәҗәгать итеп: — Менә мин шулай, аңа имтихан да ясап алам һәм оның җаваплары мине бик канәгатьләндерә. Тик шунысы кызганыч, аның ни эчендер Казанда яшисе килми. Мии аның Казанда торуын бик теләр идем, айлар буе күрешә алмый яшибез. Ә Казандв торса, еш кына кичләрне бергәләп уздырыр идек. — диде. Чынлап та, Әхмәтнең Мәскәүдә яшәве үзе ечеи яхшы булгандыр, әлбәттә, әмма безнең эчен җайсызрак иде шул. Үзе җай табып Казанга килсә генә күреп каласың. Тик шул кадәресе яхшы: ул Казанга килсә, хәбәр итми калмый. Мин дә. ботен эшемне җайлап. Әхмәт белән очрашуны тантаналырак рәвештә уздырырга тырышып, кайвакыт аның янына берничә язучы яки артистлардан аны белгән иптәшләрне дә чакыра идем Иптәшләр белән бергә утырганда ул бик тапкыр, күңел күтәргеч сүзләр сойләп мәҗлесне ямьләндерә идеШундый мәҗлеснең берсендә ул 1927— 28 елларда Арча кантонында торган вакытта, үзешчән яшьләр җыелып. Арча клубында спектакльләр куйганнарын һәм шунда «Галиябану» пьесасын куйган вакытта Хәлил ролен уйнавын сойләде. Галиябану ролен яшь кенә кыз уйный. Исмәгыйльне уйнаучы да бик чибәр яшь егет, тик ул җырлый белми. Әхмәт җырлый белә икән. Шуның өчен Хәлил ролен аңа биргәннәр. Спектакль барышында тамашачылар арасында мәсьәләгә тешенә алмаучылар күп булган, ягъни Галиябану ничек соң япь-яшь чибәр егетне яратмыйча, кап-карт, ямьсез егетне ярата ала икән, дип аптыраганнар. Берсе түзмәгән: — Исмәгыйльне ярат, ул Хәлилгә караганда яшь тә. матуррак та! — дип кычкырган. Шуңа каршы бер апа: — Ямьсез булса ни. мәхәббәт җамал теләмәс! — дип өстәп тә куйган. Әмма Әхмәт: «Үз ролемне ахырына кадәр уйнап чыктым бит». — диде. Барыбыз да дәррәү көлеп җибәрдек. Әхмәт киң күңелле, кешегә ярдәмчел, ачык йөзле, һичбервакыт масаюны-тәкәб- берлекие белми торган матур табигатьле кеше иде. Ул, эшләре күп булуга да карамастан, дуслар хәтере өчен вакыт таба белә торган, үзенең дәрәҗәсенә бертөрле дә тап төшермәс хәлдә түбәнчелекле иде- Мәскәүдән вакытлы гына Казанга килгән араларда да килеп хәл белергә вакыт таба һәм килгән вакытларында «мин бик ашыгам» яки «минем эшем бик күп, вакытым тыгыз» кебек сүзләр белән борчымый. Сөйләшә, серләшә, сораша. Тиешле киңәшләр бирергә дә онытмый. Күңел ачардай кызыклы сүзләр дә сөйләп апа, әмма һичбер вакыт үзенең иҗат эшләре хакында сөйләп һаваланмый. Сораганда да җиңел генә: — Эш куп, әлбәттә, язасы нәрсәләр дә күп. кайберләрен язып беткәндәй дә булам. Ләкин күңел тынычланганы юк әле. язган саен язасы нәрсәләр күбәеп кенә бара, — днп җавап бирә иде.