Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮР МЕНЕП ҖИТКӘНДӘ

№69 вл да җитте Ил белән бергә Яңа елны Татарстан нефтьчеләре дә каршы алдылар. Кач һәм батырлык, акыл һәм зирәклек таләп ит» нефтьче һвнәре. Кара алтын һәм газ чыгару белән нефтьчеләр моторларга еазык» биреп кенә калмый лар Зур химиягә чимал, шәһәрләргә җылы һәм яктылык та бирәләр. Яңа ел алдыннан, редакция үтенүе буенча. журналист Марсель Зарипов республикабызның нефть промыселларында булып. Ленин орденлы еТатнефть» берләшмәсе начальнигы Әгъзам Великанов белән әңгәмә үткәрде. Татарстан нефтьчеләренең бишьеллык азагына ел саен 100 миллион тонна нефть чыгару нчен нинди киеренке кнрәш алып барулары тирында свйләяен үтенде Шул әңгәмәне журнал укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Сорау. Яңа ел алдыннан гына Татарстан нефтенә егерме биш ел тулу бәйрәме үткәрелгән иде. Чирен гасыр вакыт эчендә Татарстан нефтендә нинди үсеш, үзгәрешләр булды? Җ а в з п. Чирек гасыр — кешелек җәмгыятендә бик аз вакыт. Ә безнең ечен чирек гасыр, бер яктан, академик Губкинның Идел һәм Себер нефте турында әйтнән сүзләренең чынга ашуы булса, икенчедән. Ильичның 1918 елда, яшь Советлар иле гаять зур кыенлыклар кичергән бер дәвердә. даһиларча бер зирәнлек белән укымыш- лыны янлап чыгуы һәм ИделУрал арасында нефть эзләүне оештыруы белән характерлы. Татарстан нефтьчеләре шушы чирен гасыр вакыт эчендә җир асты амбарларын ачып нына калмадылар, республикабыз илнең нефть бирүче иң зур цехына. Зур химиянең чимал җитештерүче ышанычлы базасына әверелде 1968 елда без 93 миллион тоннадан артын нефть чыгардык. Мондый гигант нәтиҗәгә безнең илдә нефть бирүче бүтән бер генә райен* ның да ирешкәне юк әле. Сорау. 25 яшь — кешенең үсеп, чы* ныгып, акылга утырып җитү дәвере, диләр. Татарстан нефтьчеләренең барлык коллективлары да егерме биш ел эчендә үсеп-чыныгып җиттеләр дип әйтергә буламы? Җавап. Бүген без елына 100 миллион тонна нефть чыгару турында сүз алып барабыз икән, монда барлык коллективларның да елеше бар һәм без чын мәгънәсендә реаль сан турында сүз йөртәбез. 100 миллион тонна нефть чыгаруга без 1970 елда, бишьеллыкның соңгы елында, барлык коллективларның катнашы белән ирешәчәкбез. Сорау. Табигать законнары буенча, нефть мәйданнарын эшкәрткән саен, нефть бирү кими барырга тиеш. Татарстан промыселларында да шул ук хәлме? Җавап. Хәтерем ялгышмаса, зур һәм зирәк акыллы шагыйрь Уитмен әйткән. табигать законнары гафу үтенүне белмиләр. дигән. Әмма без бу проблемага бүтәнчәрәк карыйбыз. Себер һәм Мангышлак промыселлары тулы нөчнә эшли башламый торып. Татарстан биргән нефтьне бер генә район да бирә алмый. Димәк, Татарстанда кимегән нефтьне каплардай район юк. Шуңа күрә без, табигать законнарына каршы килеп булса да. 100 миллион тоннаны мөмкин кадәр озаграк саклап торырга тиешбез. Ничек итеп? Бик зур һәм җитди мәсьәлә бу. Соңгы елларда без өстәмә биш-алты миллион тонна нефть алу өчен ел саен бер миллион 200 мең мето чамасы җир бораулый идек Истә тотыгыз — өстәмә нефть алу өчен. Хәзер 100 миллион тоннаны саклап тору өчен шулчаклы ук җир бораулап барырга туры киләчәк. Сорау. Инде күптән эшләп килә торган нефть мәйданнары белән әле яңарак кына сафка баскан мәйданнарда скважиналар бораулауның аермасы бармы? Җавап. Бар һәм хәтта бик зур. Моны эшләп торган мартен мичен ремонтлау белән чагыштырырга булыр иде. Чуен коюны туктатмаган хәлдә мартен мичен ремонтлау ифрат кыен бит. Бу мәсьәләдә хәл итүне сорап торган байтак кына проблемалар бар. Моңарчы әле җир астындагы нефть запасларының нибарысы яртысы гына җир встенә чыгарыла. Ягъни ачылган мәйданнарның нефте дә җир өстенэ илле процент кына чыга. Дөнья шуның белан килешеп килә. Ә менә шул запасның ЕО— 70 процентын чыгаруга ничек ирешергә? Без шул хакта баш ватабыз. Моның ечен иң әүзәл катлам басымын саклау, җир асты горизонтларыннан до- рег Файдалану проблемаларын хал итәргә кирәк. Су безнең дустыбыз да. дошманыбыз да. Бездә биш-алты катлам бар. алар суны төрпесе төрлечә сеңдерәләр. Шунлыктан су без теләгән катламга гына бармый, кирәкмәгән берәр катламны әйләндереп ага да. шул участокның нефтен мәңгегә томалап калдыра. Катламнарны Ьер-бер- ссннән аеру һәм 300—350 атмосфера басым тудыру ечен безгә ныклы җиһазлар, куәтло насослар кирәк. Үкенечкә наршы. химия һәм нефть промышленностена кирәкле машиналар то:ү министрлыклары, промыселлар ечен җиһазлар уйлап табучы галимнәр һәм конструкторлар безнең таләпләрдән артта калалар әле. Моннан берничә ел элек безгә куәтле насослар нирәк булгач, без аларны. ялынып-ялварып. энергетиклардан алырга мәҗбүр булдык. Төрле ведомстволарның, планлаштыру органнарының үзара нилешеп эшләүләре әйбәт түгел әле. Берәр зур проектка яки яңа җиһазга заявка бирсәң, аның үтәлешен биш елдан соң гына көтел аласың. Заявкаларның төрле вак ведомстволардан госпланга надәр барып җитү нәкь биш елга сузыла. Космоска очнан. яңаданяңа ачышлар. фәнни яңалыклар булып торган дәвердә бу бик озак, заявкалар хәтта искерергә дә мөмкин. Ведомстволарда үзара килешү, фикерләшү срогын киметергә, килеп туган проблемаларны эшлеклерәк, оперативрак хәл итәргә кирәк. Партия һәм хөкүмәт Татарстан нефть промыселларын үстерүгә моңарчы да бик нык игътибар итеп килде, әле дә игътибар итә. Мәсәлән, безнең капитал төзелеш өчен акча булмаудан беркайчан да интеккәнебез юк. Киресенчә, билгеләнгән сумманы гамәлгә ашыра алмый интегәбез. Хикмәт шунда, безнең промыселларда объектлар төзү эше белән Газ промышленносте министрлыгы төзүчеләре шөгыльләнә. Кыскасы. булсын дип тырыша торганнар. Саратов—Мәскәү. Бохара—Мәскәү. Себер һәм Котып газ магистральләрен төзеп дан алган коллективлар алар. Әмма нефтьчеләргә эш барып терәләме — әлеге данлы төзүчеләр алыштырып куйгандай үзгәрәләр. 9 ел эчендә алар безгә 20 миллион сумлын корылма төземи калдырдылар. Соңгы дүрт ел эчендә генә дә без нефть чыгаруны 24 миллион тоннага арттырдык. Ә төзүчеләр һаман да бер үк урында таптанып калдылар. Татнефтестрой комбинаты безгә 1965 елда 4.5 миллион сумлык, өченче елны — 3 миллион сумлык, узган елны — 2.6 миллион сумлык корылмаларны төземи калдырдылар. Билгеле, бер ведомство белән иненче ведомствоның эш алымнары, хезмәт интереслары туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Андый очракта өченче бер оешма, әйтик. СССР Госпланы, эшләрне көйләп җибәрергә, промыселларның үсешен очраклы хәлләр язмышына калдырмаска, ныклы уйланылган фәнни нигездә алып барырга тиеш. Сорау. Исәп-хисап, гыйльми рекомендацияләр сезнең көндәлек эшегездә күп буладыр. Яңа реформа промыселларда ничек тормышка ашырыла? Җ а в а п. Яңача эшләү ул — бик җитди исәпхисап булдыру дигән сүз. Мин — берләшмә җитәкчесе, минем кул астымда ун нарча миллион тонна нефть бирә торган 9 идарә эшли. Алар, ягъни нефть идарәләре, бер-берсенә һич тә охшамаганнар. Берсенең нефть катламы баерак, икенчесенеме — ярлырак. Үзәк базадан ераклыклары да терлечә. һәрбер промыселга экономик күрсәткечләрне бик твгәл исәпләп, дөрес итеп билгеләргә кирән. Гадәттә һәрбер мәйданны эшкәртүнең аерым проекты төзелә. Проектта промыселларны техник яктан җиһазландыру, эшнең нинди технология белән алып барылырга тиешлеге һәм нефть чыгаруның күләме билгеләнә. Мин ни телим? һәр промыселның күп елларга алдан ук төзелгән планы булсын, анда максимум төгәллен белән бигрәк мөһим экономик күрсәткечләр билгеләнсен. Соңыннан: «Ай- һаи, монысы болай түгел, ай. монысын дөрес исәпләмәгәнбез ләбаса!» — дип йөрерлек булмасын. Өзлексез төзәтмәләр кертеп тору коллективның нереысын какшата, тыныч күңел белән, ышанып эшләргә ирен бирми. Сорау. Нефтьчеләрнең соңгы отчетында ике санга аеруча игътибар ителә. Ярты ел эчендә хезмәт ханы 8 процентка, ә хезмәт җитештерүчәнлеге 3.9 процентка гына арткан. Нигә шулай бу? Җавап. Мин промыселларда хезмәт эффектының даими рәвештә кими баруын әйтер идем. Баштарак скважиналар максимум продукция бирәләр. Мисал очен, бер скважина 100 тонна нефть бирә дип алыйк. Еллар үтү белән бу сан ике, өч мәртәбә кими. Эмма аңа карап, бу эшкә тотылган хезмәт кимеми бит. Физик хезмәт шул ун кала, хәтта бераз арта да төшә әле. Менә шуңа күрә хезмәт җитештерүчәнлеге кимегән төсле тоела. «Тоела» дип басым ясап айтэм. Без егерменче гасырда яшибез. Хәзер кеше үз хезмәтенең зффентлылыгын күтәрү өчен нүп төрле мөмкинлекләрдән файдалана ала. Беренчесе — производство белән идарә итүне камилләштерү. Без бораулаучыларның эшен максимум специальләштерергә ирештек. Илнең башка районнарында, мәсәлән, бораулаучылар, скважиналар бораулау белән бергә, ярдәмче эшләрне дә башкарып нипделәр. Без бораулаучыларны ярдәмче эшләрдән азат иттен, алар фәкать бораулау белән генә шөгыльләнделәр. Әгәр без бораулауны элекке тәртип белән генә алып барсан, бәзгә 450—500 бригада кирән булыр иде, ә без 75 бригада белән котылдык. Шулай дә әле безне бораулау бригадалары белән идарә итү канәгатьләндереп җиткерми, чөнки ул күп баскычлы: трест — контора — диспетчерлык хезмәте — бригада. Урта звено булган бораулау конторалары кирәкме соң? Бригадаларны куәтле диспетчерлык хезмәте идарә итә алмыймы? Бу. билгеле, хәзергә әле идея генә, ләкин без аны гамәлгә ашар һәм файдалы булыр дип бик нык ышанабыз. Икенче мөмкинлек — промыселларны автоматлаштыру. Татарстан нефтьчеләре автоматлар куллануның хәзер икенче баскычына килеп җиттеләр, без хәзер аерым- аерым автоматлардан комплекслы автоматлаштыруга күчә алабыз. Ил күләмендә уйлап чыгарылган 20 дән артык автоматик системаның унбере безнең промыселларда файдалануга куелды. Безнең эшебезгә байтак кына ярдәм иттеләр алар, әмма үзебез хыялланган баш әйләнгеч техник сикерешкә кадәр барып җитәргә ерак әле. Унымышлыларга. конструкторларга һәм приборлар төзү министрлыгына күңелдәге үпкә сүзләрен дә әйтәсе килә. Кагыйдә буларак, барлык фәнни-тикшеренү институтлары аерым объектларны: скважиналарны, нефть җыю пунктларын, насос һәм газ-компрессор станцияләрен автоматка көйләү белән генә шөгыльләнделәр, туларның барысын комплекслы автоматлаштыру нүп өлеш файдалырак булыр иде. Аннары тагын шул ягы да бар — промыселларны автоматлаштыруга җиңелрәк карау яшәп килде. Безнең автоматик системаларның авторлары — Казан университетының радиофизика кафедрасы. Татарстан Гыйльми-тиншеренү институты. Бөтенсоюз гыйльми-тиншеренү нефть-газ институтының Октябрьск филиалы. Гипро- востокнефть һ. б.— һәрберсе үз проектларын аерым-аерым эшкәртеп, беренче уңыш- сызлыкка очраганчы тырыштылар. Әлбәттә, фән эшендә һәрбер тәҗрибәнең уңышлы чыгып бетүе мөмкин түгел, ләкин «башладым — барып чыкмады — ташладым» методы белән эшләгәндә уңышка ирешү турында уйлап та карарга ярамый. Бәлни шуңадыр, промыселларга куелган системаларның нүбесе нефть чыгаручыларның эш рәвешләрен үзгәрттеләр, ләкин хезмәт нәтиҗәләрен үстерергә ярдәм итмәделәр. Мисал өчен әйтин. Зәй-Каратай промыселларына Бөтенсоюз гыйльми-тиншеренү институты автомат система куйганнан соң, операторлар элеккедән кимемәде. Кайбер системаларны, бер тиенгә яраксыз икәнлекләре беленгәч, алып ташларга туры килде. Copay. Зыянны кем каплады соң? Җавап. Әлбәттә, без — нефтьчеләр. Хәзер барлык нәрсә исәп-хисапна корылган заманда, яңа реформа заманында безгә һәр тиен кадерле. Шуңа күрә тәкъдимнәрне һәр янтан тиншереп карарга, гыйльми рекомендацияләрне практикадан уткәр- мича. киң кулланышка кертмәскә туры килә. Ченки авыз пешкәне бар. Моннан берничә еллар элек, нефть чыгаруны кечәйтү нөн тәртибенә куелгач, нефтьне судан, тоздан арындыру проблемасы кузгалды. Мәскәүнең нефть институты галимнәре нәкь шул чорда нефть әзерләүдә югары частотлы токлар куллану идеясен күтәреп чыкканнар иде. Без бу идеягә ышандык, шундук нефть чистарткыч алты корылманы (аларның бәясе өч миллионнан тугыз миллион сумга надәр) яңа технологиягә исәп тотып кордык. Чынында исә югары частотлы токлар күңелдәге хыял гына булып чыктылар, салынып бетнән корылмаларны промышленность частотына күчерергә мәҗбүр булдык. Без әле хәзер дә укымышлыларның җиңел акылы, үзебезнең беркатлы ышануыбыз аркасында бюджетка безгә кирәк булмаган җиһазларның алты процентын кертеп барабыз, шул сәбәпле нефтьне әзерләү соңга калып бара. Узган елны кондициягә җитмәгән нефть тапшыруның штрафы 2 миллион сумнан артып китте. Ә технология авторлары бездән гафу да үтенмәделәр, һәрхәлдә, мин гафу үтенеп килүчеләрне хәтерләмим. Сорау. Без бераз гына читкә киттек бугай. Промыселларда хезмәт җитештерү- чанлегөн күтәрүнең өченче ысулы нинди? Җавап. Дөресен әйткәндә, ул — өченче түгел, иң үзәк ысул. Сүз стимуллар. хезмәт җитештерүчэнлеген күтәрүгә илтә торган этәргечләр турында бара. Татнефть* берләшмәсе илебезнең башка нефть оешмаларына караганда яңа ысулга алданрак нүчте. Хәзер безнең барлык эшчәнлегебез табыш (прибыль) алуга нигезләнгән, башка фондлар — производство үсеше, материаль кызыксындыру — барысы да шуңа бәйле... Үз нәүбәтендә материаль кызыксындыру хезмәт хакы өчен тотыла торган чыгымнарга бәйләнгән. Табыш алуның максималь дәрәҗәдә зур булуы мөмкин, ләкин предприятие, хезмәтнең эффектлылыгын күтәрердәй оештыру эшләре һәм техник чаралар үткәреп, эшне аз санлы эшчеләр белән башкарып чыга алса, үзеннэн-үзе билгеле, хезмәткә түләү фонды да. аңа бәйләнгән материаль кызыксындыру суммасы да кими. һәм. киресенчә, эшнең аз продуктивлылыгы эшчеләр санын арттыра, шуңа бәйле рәвештә хезмәткә түләү фонды да арта. Предприятиеләрдә күп төрле техник һәм оештыру чаралары исәбенә табыш алырга тырышалар, әмма хезмәт хакы чыгымнарын киметергә ашынмыйлар. Тормыш практикасы мондый каршылык беткән саен эшләр җайлана төшкәнне исбат итте. Сорау. Бәйрәм алдыннан сөйләшсәк та безнең әңгәмә бигүк бәйрәмчә килеп чыкмады шинелле. Шулай түгелме? Җавап. В. И. Ленин әйткән, бәйрәмнәрне үткәрүнең иң яхшы чарасы — игътибарны әле хәл ителмәгән мәсьәләләргә юнәлтү, дигән. Кимчелекләр, хәл ителмәгән мәсьәләләр азайган саен, календарьлардагы кызыл даталарны билгеләп үтү шатлыклырак һәм күңеллерәк булачак. Бездә ул бәйрәмнәр җитәрлек.