Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПСЕВДОНИМНАР ХАКЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Псевдонимнар (мөстәгар исем, кушамат) куллану әдәбият. сән- га:о. сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр арасында киң таралган. Безнең татар әдәбияты дөньясында да псевдонимнар гаять күп Аларның беришләре, танылган азучыларныкы булып, күпләргә мәгълүм. Икенчеләре, кайчандыр киң җәмәгатьчелеккә анык булып та. хәзерге көндә бик аз кешеләргә билгеле. Ә өченчеләре исә бөтенләй онытылган. аларның чын авторларын ачыклау мөмкин дә түгел диярлек. Псевдонимнарны ачу. ягъни кушаматлар артына яшеренгән авторларның кем икәнлекләрен билгеләү, әдәбият фәне өчен ифрат кирәкле эш. Газета-журнал битләрендә, гомумән, вакытлы матбугатта кайчандыр псевдонимнар белән генә басылып чыккан күп кенә әдәби әсәрләрнең, эшлекле тәнкыйть мәкаләләренең, эпиграммаларның авторлары, күпчелек очракта, әдәбиятка олы өлеш керткән зур әдипләр һәм язучылар булганга күрә, ул әдәби материалларның чыннан да фәлән язучыныкы икәнен билгеләү белгечләр өчен дә. киң катлау укучылар өчен дә кызыксыз булмас дип уйлыйм. Дөрес, биредә китерелә торган барлык псевдонимнар да танылган, зур язучыларга карамыйлар. Азмы-күпме әдәби хәрәкәткә катнашкан, заманында татар мәдәниятенә тегеләйме-болаймы тәэсир иткән кайбер билгесезрәк кешеләрнең псевдонимнары да бирелә. Ахыр чиктә, ул псевдонимнарны бүтәннәрнеке белән бутамау өчен генә булса да. а.шрны да белеп тору кирәк саналды. Мин псевдонимнар җыю һәм ачу белән яшьтәң рк шөгыльләнәм. Мәдәни һәм әдәби үсеш үзәгендә торгин күп кенә язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән шәхси таныш булуым да бу эштә күп ярдәм итте Заманында Ф Әмирхан. Г. Камал. Ш Канал. Г. Ибра- һимов һәм башка олы язучылар, эшемне хуплап, булышлык күрсәтеп килделәр. Псевдонимнарның авторларын ачыклау, алда әйткәнемчә, шактый авыр хезмәт. Аның белән җитди шөгыльләнер өчен бик күп казынырга һәм актарынырга кирәк Кайсы язучының нинди стильдә язуын, уйлау һәм җөмлә төзү алымнарын, үзенең чыгышы ягыннан кайсы төбәкнеке икәнлеген, ул җирлектә нинди сүз-тәгъбирләр кулланылуын һәм башка бик күп моментларны ачыклагач кына дөоес нәтиҗәгә килергә мөмкин. Бу эштә, япа-ялгыз булу сәбәпле, мин. әлбәттә, мәсьәләне фәнни югарылыкта ук башкарып чыктым дип әйтә алмыйм. Мин бары тик үземә билгеле булган кешеләрнең псевдонимнарын гына теркәдем һәм алар турында, белгән кадеремчә, кыскача биографик мәгълүматлар китердем. Шуңа күрә татар әдәбиятында булган бөтен псевдонимнарны җыйдым дип дәгъва кылмыйм Әгәр журнал укучылар үзләренә мәгълүм теге яки бу псевдонимның кемнеке икәнен ачуда булышсалар, авторлары турында белгәннәрен язып җибәрсәләр, аларга чиксез рәхмәтләр укылыр иде. Псевдонимнар сүзлеге алфавит тәртибендә төзелде. Башта шәхесләрнең чын исем-фамилияләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат бирелде, соңыннан псевдонимнары санап чыгылды.

ПСЕВДОНИМНАР СҮЗЛЕГЕ Аллабердиев Габдрахман Хаҗимөхәммәт улы 1906 елның 29 сентябрендә Астрахань шәһәрендә туа. Танылган татар совет язучысы. Псевдонимнары: 1. Г. Минский; 2 М. Тимербулат; 3. Г. М. Алларов Гыйбадулла Хәбибулла улы (1888— 1936). Башкортстанның Корманай авылында туган. Күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор. Псевдонимнары: 1. Г Алпар: 2. А Авыргазый; 3 Г А Атнагулов Сәлахетдин Садретдин улы (1893— 1937) Башкортстанның Бәләбәй өя зе Суккул авылында туган. Талантлы жур налист, педагог һәм галим Псевдонимнары: 1. С. Атнагул; 2 Азамат, 3. Сәлэй. 4 Кара малай. Бабич Шәйхзадә Мөхәммәтзакир улы (1895— 1919) Башкортстанның Бөре районы Әсән авылында туган. Татар һәм башкорт халыкларының талантлы шагыйре Граж даннар сугышы чорында вакытсыз һәлак булды. Псевдонимнары: 1 Ш. Бабич; 2. Шепшә: 3 Бәбәй чүп; 4 Чытырман. 5 Таулы башкорты; 6. Башкорт; 7. Кара күз Баигильдеев Шәриф Камалетдин улы (1884— 1942) Мордва АССРның Рузаевка районы Пешлә авылында туган Татар әдәбиятының классик язучысы. Псевдонимнары: 1. Ш. Камал. 2. Ш. К„ 3. ШК. Башмаков Ибраһим (1893—1913). Пенза губернасы Инсар өязе Үрләдем авылында туган. Шагыйрь Псевдонимнары: 1 Ибраһим Б ; 2 Бикморза Баянов Нур Галим улы (1905—1945). Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында туган Күренекле татар совет шагыйре, Австрияне немец фашистларыннан азат иткәндә һәлак булды. Псевдонимнары: 1 Н. Баян; 2 Гөләндәм Борһвнов Сафа. Танылган журналист «Татарстан» газетасының редакторы булып зшладе. Псевдонимнары: 1 С Борһан; 2 Сабур; 3 С Б. Кыскартып басыла. Редакция Бурнашев Фәтхелислам Закир улы (1898— 1946). Чувашстаииың Бикбиш авылында туган Танылган шагыйрь, драматург һәм тәҗрибәле журналист Вафатыннан соң бик күп һәм бик кыйммәтле әдәби мирас калдырды. Псевдонимнары: 1 Ф Бурнаш 2 Буф; 3. Физальба; 4 Кәбәй. 5 Мишәр. 6. Закир улы; 7 3 Закир. 8 Иген игүче 9 Номерсыз урындык. Бедәйли Мәхмут Кәшфелһади улы 1895 елда Мамадыш районының Ямашев авылында туа Көлке хикәяләр авторы Псевдонимнары: 1. Кигәвен, 2. Чытлык; 3. Гап-каһар. 4 Без. 5 Философ: 6 Әйтмим; 1 Әйтермен әле 8 Каш- физадә; 9 Мөхбир, 10 Шәрык кигәвене: 11 Большевик, 12. Карт студент; 13 Мәх мүт Һади: 14. М. Б. Вәлидов Җамалетдин Җамалетдин улы (1887—1932). Татарстанның Апае авылында туган Танылган тел галиме. Псевдонимнары 1. Җ Вәлиди, 2 Җәләй Галиев Мөхәммәт Вәли улы (1893— 1952) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Юлга авылында туган. Танылган язучы һәм әдәбияг галиме Псевдонимнары: 1 М. Г али; 2 Гибди. 3 Тахаеи. 4 Мөхәммәт Юлгави. 5. Г. Мөхәммәт. 6 Хәбәрче. 7 Мөхбир Гафуров Габделмәҗит Нургани улы (1880—1934) Башкортстанның Гафури районы Җилемкаран авылында туган. Татар һәм башкорт халыкларының классик шагыйре. Псевдонимнары- 1 Мәҗит Гафури. 2. Ильяс; 3 Тимер каләм Гыйззәтуллин Төхфәтулла Чеиәкәй. Шагыйрь һәм журналист, күп кенә шигъри әсәрләр авторы Псевдонимнары: 1. Чеиәкәй; 2 Сәмави, 3 Якәнеч; 4. Т. Чеиәкәй. 5 Кеч- кенәкәй. 6. Кечкентәй; 7. Күрәзә. 8 Авылчы Гобәидуллнн Габделгазиз Салих улы (1887— 1938). Әдәбият галиме, журналист һәм тарихчы. Профессор Псевдонимнары: 1. Г. Газиз 2. Г. Сәлман; 3 Әбү Сәлман; 4 Габделгазиз; 5. Газиз Салих улы; 6. Г Г. Усманов Шамил Хәйрулла улы (1898— 1937). Куйбышев өлкәсенең Пөндөлкә мы- лында туган. Күренекле татар язучысы һәм җаваплы хәрби эшләр башкарган кеше. Псевдонимнары: 1. Шамил Госма- ноо. 2. Тарикь, 3. Батырша; 4. Раисә; 5. Исрафил. Мәрҗани Мәхмүт Галәветдин улы (1887— 1937). Татарстанның Арма районы Ташкимү авылында туган. -Ник язылганнар», «Мөһаҗирләр», «Болганчык» һәм башка әдәби әсәрләр авторы Псевдонимнары. 1. Мәхмүт Мәр- җани, 2. Мәхмүт Галәү; 3. Мин; 4. Мин сиңайтим. Ибраһимов Галимҗан Гыйрфан улы (1887— 1938) Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында туган. Татар халкының классик әдибе Зур галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. Псевдонимнары: 1. Габди. 2. Гыйрфан улы; 3. Гыйрфанзадә; 4. Г. җан Ибраһим. 5. Мехбирегез; 6 Г. И Камалетдинов Галиәсгар Галиәкбәр улы (1879—1933). Казан шәһәрендә туган Тагар әдәбиятының классик драматургы. Псевдонимнары: 1. Г Камал; 2. Ишан. 3. Әүлия; 4. Ишангали; 5. Кызыл: 6. Соип; 7. Зәйнәп Камалетдинова; 8 Са- гыйка; 9 Һади; 10. Барика; II. Яшенче. 12. Г. Казани; 13. Г. Камалетдинова; 14. Г. К-оа; 15. Г. К. Коләхметои Габделгафур Юныс улы (1831— 1918). Пензада туган Танылган революционер, күренекле драматург. Псевдонимы: 1 Татарин театраль. Кутуев Гаделша Нурмөхәммәт улы (1903— 1945). Саратов өлкәсенең Кузнецк районы Татар Кынадысы авылында туган. Танылган прозаик, шагыйрь һәм тәнкыйтьче. Беек Ватан сугышы бетәр алдыннан гына Польшада һәлак булды. Псевдонимнары: 1. Гадел Кутуй; 2. Казбек; 3. Утмолай; 4. һималай; 5. Руслан, 6. Тимерче малае; 7. Әкәлим гөләп. Керимов Фатих Вәли улы (1909—1945). Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туган. Татар поэзиясендә зур урын тотучы талантлы шагыйрь. Ватан сугышында һәлак булды. Псевдонимнары: 1. Фатих Кәрим; 2 Рим: 3. Дим; 4. Мирәк; 5. Ф. К. Кәримов Хоснетдин Минһаҗетдин улы (1887— 1965). Башкортстанның Туймсрза авылында туган Педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм язучы. Псевдонимнары: 1 Хөсни Кәрим; 2. Күзәтүче; 3. Кайгыртучы; 4. X. К. Рәхмәтуллин Габдрахман Хәбибулла улы (1878—1947) Журналист һәм театр тәнкыйтьчесе. Псевдонимнары: 1 . Габдрахман Кәрам; 2. Г. Кәрам; 3. Әкьмәли. Кееков Мехәммәтгали Габдессалих улы (1826—1886). Башкортстанның Иске Чокыр авылында туган. Шигьри әсәрләр авторы. Псевдонимы: 1. Гали Мокрый. Максудов Мәхмүт Гыйсаметдин улы (1900— 1963). Татарстанның Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган. Танылган татар совет язучысы. Псевдонимнары: 1. Мәхмүт Максуд; 2. Нур; 3. Тәлгат; 4. Кызыл солдат; 5. Магис; 6. Әптери малае; 7. Мим. Манатов Шәриф Әхмәтҗан улы (1892— 1936). Башкортстанның Манат авылында туган Революция елларында Мулланур Вахи- товлар белән бергә эшләде. Псевдонимнары: 1. Ш. Манатов; 2. Ш. Әхмәтҗанов, 3. Гайнетдин. Мифтахетдин Мөхәммәдьяр улы (1831 — 1895). Башкортстанның Туксанбай авылында туган. XIX йөзнең танылган шагыйре. Псевдонимы: 1. Акмулла. Мсстакаев Гадбелкаюм Габдерәхим улы. 1885 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Зеленый авылында туган. Күп еллар буе «Татарстан» газетасында эшләде. Хәзер пенсиядә. Псевдонимнары: 1. Каюм Рәхим; 2. Рәхим; 3. Әхмәди К; 4. Гөлгазар. 5. Ил мөхбире; 6. Мөгаллимә Гаян. Мәүлетов Сәхаб Камап улы (1907—1957). Ульянов өлкәсенең Кече Кандал районы Тат. Урайкино авылында туган. Татар совет шагыйре. Псевдонимы; 1. Сәхаб Урайский. Мохәммәдов Шакир (1865—1923) Оренбургта чыккан «Карчыга» исемле көлке журналның нашире һәм редакторы. Хөсәен Ямашевның дусты. Псевдонимнары: 1 Авыл кешесе; 2. Кайчылы; 3. Бичура; 4. Мышьяк; 5. М. Ш. Нуркин Заһидулла Садретдин улы (1889— 1966). Мордва АССРның Сыркыды авылында туган. Революциядән соң Ленин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүчеләрнең берсе. Псевдонимнары: 1. 3. Нуркин; 2. Дәрвиш; 3. Парчинский. Нәҗметдинов Кави Һибәтулла улы (1901— 1957). Горький елкәсенең Петрякс районы Красный Остров авылында туган. Танылган татар совет язучысы. Псевдонимнары: 1. Кави Нәҗми; 2. Каҗ; 3. Кам; 4. Канәҗ; 5. Кангазәл. Рахимов Мохамметгалм Шакир улы (1892— 1938) Татарстанның Арча районы Мәңгәр авылында туган. Әдәбият тарихчысы һәм тәнкыйтьче, күп кенә хикәя һәм повестьлар авторы. Псевдонимнары: 1. Гали Рәхим. 2 Р- Гали; 3. Р. Габдрахманов. 4. Гөлгазар. 5. Бикчәнтәй улы. Рахматуллин Габделбари Сибгатулла улы (1897—1957) Гурьев елкәсе Жилая Коса поселогында туган. Танылган балалар язучысы. Псевдонимнары: 1. Бари Рәхмәт 2. Б. Сибгат; 3. Рахматулла малае; 4 Сибгат Бари. Сагдетдинов Габдрахман Гайнан улы (1889— 1942). Әдәбият белгече, профессор Псевдонимнары: 1 Габдрахман Сәгъди; 2. Зәүкый, 3. Фикри. 4. Рухи. Сүнчәләй Сәгынт Хәмидулла улы (1889—1941). Танылган шагыйрь, Г. Тукайның дусларыннан берсе Псевдонимнары: 1. Сәгыит Вәк- кас; 2. Сәгыйт Әбүлфәрит. 3. Әбүл Ваккас. 4. Хәмит. Сәйфуллин Фатих Камалетдин улы (1888— 1939). Танылган язучы һәм әдәбият галиме. Псевдонимнары: 1. Фатих Сәйфи- Казанлы; 2. Исәнбай, 3. Бакыр күз. 4. Батыр күз; 5. Гәрби, 6. Ф Камалова. Сәйфетдинов Галимҗан. Күренекле большевик Хәсәен Ямашевның якын дусты. Псевдонимнары: 1. Гассан; 2. Баязит; 3. Баязитов Такташев Һади Хәйрулла улы (1901— 1931). Мордва АССРның Тарбеева районы Сыркыды авылында туган. Татар халкының соекпе шагыйре. Псевдонимнары: 1. Һади Такташ; 2. Аллан. 3. Мокамай; 4. Камаи. 5. Шагыйрь N5 1. 6 Ата шагыйрь, 7. Чабата; 8. Мокамаиның якын кардәше. 9. Һәдия Такташева; 10. Точка; 11. һ. Т. таш, 12 Атакай; 13. Һәдия Хәйрулла кызы, 14. Хәйрулла малае. Тахтамышев Нәҗип Сибгатулла улы (1883— 1933). Татарстанның Аксубай районы Яңа-Дума авылында туган. Педагог һәм шагыйрь. Псевдонимнары. 1 Нәҗип Дума- ви, 2. Өи анасы, 3. Әбүл Фаикь. 4. Чиста- лоли; 5. Домовой. Таһиров Афзал Мохетдин улы (1890— 1938). Татарстанның Әлмәт районы Габдрахман авылында туган Күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Псевдонимы. 1. Бичура. Тукаев Габдулла Мохәммәтгариф улы (1886— 1913). Татар халкының беек шагыйре. Псевдонимнары: 1. Г. Тукай; 2. Шүрәле; 3. Тик тормас, 4. Һед-һед; 5. Бичура. 6. Феакут; 7. Имам Хатип; 8. Имзасыз да Яраретдинов. 9. Тәнкыйть сеюче; 10. Бик усал. 11. Т. Г. Т.; 12. Мин язмадым; 13- Гемберт. 14. Кыйсасыль Әи- бия-Рабгузи; 15. Кырмыска; 16. Милләтче; 17. Мәҗнүн; 18. Сеемсез; 19 Ишан менки- ре; 20. Хаятел хайванаттан күчерүче; 21. Догачы шүрәле; 22. Сәгыйт Аниук Самакай малае Туктаров Идрис Ильяс улы. 1896 елда Башкортстанның Сәфәр районы Булышлы авылында туа. Татар совет язучысы. Псевдонимнары: 1 Идрис Туктар; 2. Җамакай; 3. Кучкар егете; 4. Мортәт, 5. Әлеф. Файзуллин Әхмәт Әхмәтсафа улы (1903—1958) Уфа шәһәрендә туган Танылган татар совет әдибе. Псевдонимнары: 1 Әхмәт Фәйзи; 2. Әхмәг Фәез Идел; 3. Фәез Идел; 4. Кызыл җырчы. 5. Зәңгәр Әхмәт Ямашев Хосәен Минһаҗетдин улы (1882—1912). Казанда туган. Татар халкының атаклы революционеры Псевдонимнары: 1 Али; 2. Гали; 3. Кызыл; 4 Сул; 5. Вәли. Әмиров Кәрим Хосәен улы (1893— 1962). Башкортстанның Тәтешле районы Булканнан авылында туган. Шагыйрь һәм журналист Псевдонимнары: 1. Кәрим Әмири; 2. Карт чаян; 3. Черки; 4. Борча; 5. Кәләй; 6. Әрәм. 7. Хәбәрче трест Әмнрханов Фатих Зариф улы (1886— 1926). Казанда Яңа бистәдә туган Тагар халкының классик язучысы. Псевдонимнары; 1 Фатих Әмирхан; 2 Дамелла: 3. Ташмохәммәт. 4 Зам- зәметдинов; 5- Т-д; 6. Имгәк; 7. Марксист; 8 Әүлия уллаһдан бер залим. Җәлилов Муса Мостафа улы (1906— 1944) Оренбург елкәсе Мостафа авылында туган. Татар халкының беек шагыйре һем герой улы. Ленин премиясе лауреаты. Советлар Союзы герое Псевдонимнары; 1 Муса Җәлил; 2 Җәлил. 3. М. Мостафа малае, 4. Шах