Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Кыомыскалар туп уйный Бер кырмыска туп тапкан, Иптәшләрен туктаткан: — Йөреп тә туйдык, дигән, Йөгереп уйныйк, дигән. Башкалар:—Хуп, дигәннәр, Уйныйбыз туп!— дигәннәр. Тик берсе каршы килгән: — Хуҗасы кемдер, дигән, Күрер дә килер, дигән, Кирәкне бирер, дигән. Кайсыдыр тупка типкән, Бәхәс тә шунда беткән. Әй, киткән уен, киткән, Хәтәр уйныйлар икән! Йөгереп тә киләләр, Китереп тә тибәләр. Туп мескенкәй «доңк!» итә, «Доңк!» итә, очып китә. Сикерә үрле-кырлы, Йөгерә әрле-бирле. Шәп уйный кырмыскалар, Кырмыскалар — осталар. Капкачылар — Яшин күк, һөҗүмчеләр яшен күк! Өлкән кырмыска килә, Туктарга әмер бирә: — Бу шайтан туе нигә?! Җитәр, ташлагыз, ди дә, Ачудан тупка тиЬә. һәм үзе дә кызыгып Иөри башлый туп куып. — Тик ерак китмәгез, ди, Бик каты типмәгез, ди. Саклый гына күрегез, Шартлый гына күрмәсен. Килеп чыкса иясе, Булыр кире бирәсе. ...Сузып кына муенны Бу әкәмәт уенны Карап тордым мин читтән, һәйбәт уйныйлар икән! Тубы да шәп, нык иде, Ул бит минем туп иде. Югын үзе юк иде. Әмма җитез, шук иде!.. Чаналар ла чаналар Чаналар ла чаналар. Чабалар да чабалар, Табаннары яналар! Атланып та төшәбез, Якланып та төшәбез, Капланып та төшәбез!.. Чаналар ла чаналар, Искеләр дә яңалар, Таудан ут чыгаралар! Бозлы таудан шуабыз, Бетон таудан шуабыз. Бөтен таудан шуабыз! Чаналар ла чаналар, Чамалаган чамалар — Тамчылар да тамалар... Ычкынгансыз бәйдән сез, Чабыгыз, чап, әйдә сез, Ял итәрсез җәйгә сез! Химчисткага бирәм, ди... Габит кергән урамнан, Баштанаяк буялган. Пычранган бар төше дә, Хәтта менә — теше дә1 Тамак кыра атасы, Ах-вах килә анасы: — Ничек шулай батасың, Әллә аунап ятамсың?! Балчыгын кыра-кыра, Орышырга тотына: — Сак йөрергә өйрән, ди, Юкса җаен беләм, ди, Химчисткага бирәм! ди. Машинага тыгарлар, Юарлар да сыгарлар, Пычрагын бетерерләр. Эләрләр-киптерерләр, Үтүкләп китерерләр! ...Габит урамга чыкты. Пычрак төшне очратты. Урап үткәч пычракны, Болай диде шул чакны: — Чисталыкка өйрән, ди, Юкса җаен беләм, ди, Химчисткага бирәм! ди. Машинага тыгарлар, Юарлар да сыгарлар, Пычрагың бетерерләр. Эләрләр-киптерерләр, Үтүкләп китерерләр!., Җайдак Кузла — атка охшаган. Охшаган бит? Охшаган! Кулыма чыбык алам, Менәмен дә атланам, һап-һап дип терсәк кагам! Мин җайдакка охшадым. Охшадым бит? Охшадым! Селкеткәлим кузламны. Кузла, кузла, кузгалды! Карагыз минем атны — Арт аякларга басты! Үзе ул басып калды, Ә мине егып салды... Сәбәбен сез белгәнсез — Тыңламый ат йөгәнсез! Шаян Әнисе эш кушкач Хәйләкәр Ясинә: — Өйдә юк куллар, дип, Артына яшерә. — Кызганыч, ди ана, Вакытым тар иде... Кемгә соң бирермен, Конфетым бар иде? Авызын ача да Ясинә тиз генә: — Тешләрем өйдә ич, Каптыр, ди, үземә! Табышмак шигырь Сөләй, Сәрдек, Сәлиман, Синтәк, Сәпәй, Сикәнәс. Чураш, Чутай, Чөгәнә, Чүти, Чәмәк, Чикәнәс. Мәмсә, Мәртен, Мәнәвес, Мәмәй, Мәмәт, Мәмәшир. Шәпке, Шәрбан, Шөкрәле, Шәбез, Шәмәк, Шүширмә. Тулбай, Тупач, Теләче, Турай, Тәкмәк, Төрнәче. Күзкәй, Көлкәш, Күҗәкә, Күкшем, Күкшел, Күктәкә. Табышмакның җавабын Кемнәр белә — шул әйтә! (Җавабы: Татарстандагы авыл исемнәре...)