Поэзия
Ике кояш Ике кояш бар дөньяда — күктә берсе, Йөрәкләрдә икенчесе, иң көчлесе; Тормыш йөзен яктыртучы ин яктысы, Кышларын да яз китерә бер чаткысы. Ьср чаткысы'.. Хисләренә түзәлмичә Мин ямьсез дип офтанганны гүзәл итә. Гел ваемсыз йөргәнне дә уйландыра. Кыюсызлык йөгәннәрен ул салдыра, Ул ямь бирә чишмәгә дә, тирәккә дә, Сулыш өрә сүнеп барган йөрәккә дә, Мәхәббәт ул... нинди татлы әрни күнел. Әгәр сунсә,— күктәгесе бер ни түгел!.. Кыш көне дә ачып куям тәрәзәмне; Күрим әле Ничек офык ишек ача икән тайга. Күрим әле ин беренче таң нурлары Ничек иннек яга икән каеннарга Кыш көне дә ачып куям тәрәзәмне; Күрим әле Кырлар буйлап жнтез жилләр йөгергәнен, Балаларга шуар өчен якты кичтә Ап-ак таулар ничек үсеп өлгергәнен. Кыш көне дә ачып куям тәрәзәмне — Суык димим — керсен өйгә тормыш жиле, Керсен өйгә, язгы жилләр уянганчы, Яшәү белән ул сугарсын әле мине. Бар дөньямны чолгап алган ут эчендә Янсам да мин, ахры, яшәп туймамындыр. Хисләремне сөйләп бирер сүзләр гапсам — Туар иде мәңге сүнмәс бер нәфис жыр. Мең төрле буласын бер кичтә: Нур чәчеп уйнаган дулкын син Сусынны бастырган чишмә син, Аннары ялкынга охшыйсың. Мең төрле буласың бер кичтә. Тормышның нәкъ үзе шикелле. Давыл бул. янгыр бул, сөйкемлем, Яратам барыбер — ничек тә.