Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Галимҗан Латыйп

Алтын-көмешкә биргесез Байлык төяп, Каян килеп чыктың әле, Җиңел сөяк. Ни арада жыеп алдың Су парларын. Мул күренә Алып килгән Олауларың. Көткән идек, Сагынган ла идек сине. Төшләргә дә керә иде Яңгыр жиле. Кояш нурына манчылып, Байлык ява, Коеп ява. Оеп ява. Кислород парлары кебек Җиңеләеп китә һава Ил-көннең хәстәрен күреп. Дөбер-шатыр, Дөбер-шатыр, Болыт—батыр Йөкләреңне бушат, әйдә, Болыт — батыр. Сөенсеннәр Әлсерәгән күгәрченнәр. Шатланышып, Гөлдер-гөлдер гөрләсеннәр. Яшь бибиләр Чупылдашып алсын әле. Чәчәкләрдә салават күпере Калсын әле. Болыт — батыр. Яудыр әйдә яңгырыңны, Яудыр, Яудыр. Син яудырсаң. Бар тереклек Исән-саудыр. Җир изге ул, Тамчыларның кадерен белә. Кырлар тулып Алтын бөртек күтәрелә, Күтәрелә, Күтәрелә! 

Минем нәсел

Бабаларың кем дип сорасагыз. Җир кешеләре булган, билгеле. Типсә тимер өзгән. Сукса ташны изгән. Кирәк икән борган Иделне. Яшәгән ул жиргә гашыйк булып, Әсир булып жиргә яшәгән. Кайгыларын җиңсә, Шатлык килсә. Төбе-тамыры белән яшәргән.

Канын биргән, Хәтта җанын биргән. Зарланмаган һич тә дөньядан. Эчендәге тышта булган анын, Беркемгә дә мәкер кормаган. Кечеләрне бер дә кечерәйтмәгән. Олыларны олы итә белгән. Нинди генә йортка атласа да, Сәлам биреп. Аяк салып кергән. Чукмар тотып, Билгә кылыч тагып. Чит җирләргә басып кермәгән. Килсә дошман аның үз өстенә, Мәйдан тоткан, Курку белмәгән. Наполеонын жингәи, Ике башлы Албастысын алып ыргыткан Рейхстагка байрак кадаган да Кайтыр якка таба юл тоткан Кимсетсәләр анын Нәсел-ыруын. Ул тау булып баскан, Чикмәгән. Җинаятьне, Ялган һәм мәкерне. Көчләүләрне гафу итмәгән. Без килмешәк түгел бу дөньяга, Үги бала түгел, беләмсез! Нәселнәсәбәсез бер зат түгел. Юлаучы да түгел, күрәмсез! Без бу җирдә гөлләр үстерәбез. Ихтирамга лаек халкыбыз. Планетаның күпме гомере булса, Шуның кадәр яшәү хакыбыз! опо Булат Сөләйманов Кеше — гажәп. жирнен күкрәгенә басып. Гашыйк булып, иңнәрендә зәңгәр күкне. Айны, киек каз юлларын, йолдызларны — Ничә гасыр йөрткән шушы авыр йөкне Егерменче гасыр, бөек минем гасыр Галәм көлми хәзер миннән күзләр кысып Жирнен тарту көчен жиңеп күккә мендем, Йөрим йолдызларның күкрәгенә басып. — Ни телисез?— дип сорадым мнн гөлләрдән — Мәңге кояш көлеп торсын зәңгәр күктән! — Җырлар отып алыр идек игеннәрдән, — диде сабан тургайлары әллә каян. — Ни телисең? — дип сорадым йөрәгемнән. — Чиксез галәм киңлекләре чакыра мине! — Тынычлык! — дип тавыш килде көнбатыштан, Кырык биштә кайтмый калган солдатлардан. Мин төп Себер татарымын чыгышым белән, Гомер сөргән монда минем бабаларым. Чал Иртышның үзе кебек борынгыдан Яшәп килә монда Себер балалары. Мин килмешәк түгел монда, туган жирем, Гомерлеккә сине ташлап китә алмам. Җирнең тарту көчен жиңдем, н Себерем, Ләкин синең тарту көчең жиңә алмам. 1968 Чибәр кызлар назы кебек көньяк язы, Ә шулай да сезне сагынып кабат кайгам. Зәңгәр ефәк чатыр корган Себер күге, Урманнарда муеллары чәчәк аткан. I’IHH алариың кочагына кереп чумдым, Мин бәхетле, чәчәк атты хыялларым. Ә тегендә мина никтер моңсу иде, Син җитмәгән булган икән, туган ягым. 1968 Рас әйткәнсең гомерен юлда үтәр диеп, Илләр гизәм дәрвиш кебек, күңелем ачык. Минем гомерем гел юлларда үтсә үтсен, Тик үтмәсен бер урында оя басып. Бу дөньяда мин бер гади юлчы гына, Юлда йөреп, юлда язам шигырьләрем. Аларга да шуны телим, илләр гизеп, Үзем кебек юлда гомер сөрүләрен. 1968 Бер ел үткән киткәнемә. Әйләнеп кайттым бүген. Сагынып иркә гөлемне, Сагынып Себер күген. Бер ел бит ул кеше өчен Аз гына гомер түгел. Ярсып-ярсып тибә йөрәк, Талпына никтер күңел. Урман эченнән үтешли Бормалы юллар буйлап, Хисләремне уртаклашып Наратлар калды шаулап. Җилләре дә йөгереп килеп Битемнән үпкән була Юлың йомшак булсын дипме, Ак карлар сипкән була. Юл читендә куакларым Ак гөлләр кемгә чиккән. Каршыга килә авылым, Ул әллә юлчы микән. Бер ел үткән киткәнемә. Әйләнеп кайттым бүген. Саумы, минем туган авыл! Исәнме, туган җирем!