ЛЕНИН ТУГАН ШӘҺӘРДӘ
Илебездә гүзәл шәһәрләр бик күп һәм алар тагы да ишәер. Ләкин Ульяновск шәһәое—планетабызда бердәнбер. Бу шәһәрдә, Идел яры буендагы кечкенә генә бер флигельдә, моннан 99 ел элек, кояшлы апрель көннәренең берсендә, пролетариатның даһи юлбашчысы, Коммунистлар партиясенә һәм Совет дәүләтенә нигез салучы Владимир Ильич Ленин дөньяга килде, шунда ул үзенең балалык елларын үткәрде. туа. Бабасы крестьян була. Илья Николаевич, Астрахань гимназиясен бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, Казан университетында укый. 1859 елда, университет бетереп, математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсе ала һәм Пенза дворяннар институтына физика-математика фәннәре буенча өлкән укытучы итеп җибәрелә. Пензада ул үзе белән бергә эшләүче укытучының сеңелесе Мария Александровна Бланк белән таныша. 1863 елда алар өйләнешәләр һәм Нижний Новгород шәһәренә күчеп киләләр. Анда Илья Николаевич губерна гимназиясенең өлкән классларында укытучы булып урнаша. Үзе халык арасыннан чыккан И. Н. Ульянов бөтен көчен һәм белемен мәгърифәт эшенә, халык арасында аң-белем тарату эшенә юнәлтә. 1869 елда, халык мәктәпләре инспекторы урыны булдырылгач, халыкка якынрак булу, мәгариф эшенең үсешенә ярдәм итү теләге белән, ул шул эшкә керә, хатыны һәм ике кечкенә баласын алып, кечкенә генә Сембер шәһәренә күчеп килә, һәр яктан белемле, демократик фикерле, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән педагог Илья Николаевич, башта инспектор, соңрак Сембер губернасындагы халык мәктәпләре директоры булганы хәлендә, киң катлау крестьян массалары арасында чын-чынлап мәгърифәтче булып китә. Сембер шәһәренә күчеп килгәч, И. Н. Ульянов семьясы, уңайлыклары булмаган квартирадан квартирага йөреп, шактый җәфалар күрә. Губерна властьлары крестьян балаларына аң-белем бирергә килгән рус интеллигенты семьясын урнаштыру турында уйлап та карамыйлар. Бары тик ун елга якын вакыт узганнан соң гына, 1878 елда. Илья Николаевич, хезмәт хакыннан өлешләп акча калдыракалдыра. Московский урамыннан бер йорт сатып алуга ирешә 1887 елга, ягъни Казанга күчеп киткәнчегә кадәрле, Ульяновлар семьясы шунда яши. Көзге пычракта булмасын, кышкы буранда булмасын, Илья Николаевич авылдан авылга йөреп яңа мәктәпләр ачтыра. Унҗиде ел эшчәнлеге дәвамында ул Сембер губернасындагы мәктәпләр санын 89 дан 434 кә җиткерә, ә ул мәктәпләрдә укучылар В. И. Ленинның дөньяга карашы, характеры, иң элек, әти-әнисенең, туганнарының йогынтысы белән формалашты. Чын мәгънәсендә укымышлы семьяда үсә Володя. Аның әтисе Илья Николаевич 1831 елда Астрахань шәһәрендә тегүче семьясында саны ике тапкырга арта. Илья Николаевич классик әдәбиятны яхшы белә. Ул Казан университетында укыганда ук инде революцион демократларның — Белинскийның, Чернышевскийның, Добролюбовның һәм Герценның әсәрләрен бирелеп укый, «Современник», «Отечественные записки» журналларын даими күзәтел бара. Илья Николаевич балаларының тәрбиясе турында да даими кайгыртырга вакыт таба, аларны хезмәт сөючән, төгәллекле, аңлы дисциплиналы итеп тәрбияләүгә зур тырышлык куя. Балаларында ул югары идеалларга омтылыш уята. Балалары белән ЛЕНИН ТУГАН ШӘҺӘРДӘ башлады Мин студент вакытта ул миңа попларның алдавы турында бик еш әйтә торган иде һәм чиркәүгә бөтенләй йөрмәс булдык. Мария Ильинична да Мария Алек- сандровнаның дингә карата «әкият ул» дип әйтүен искә ала. Владимир Ильич уналты яшендә вакытта атеистик әдәбият, аеруча Писарев әсәрләре йогынтысында, олы абыйсы Александр кебек үк, дин белән бөтенләй араны өзә. Бу түбәндәге вакыйгадан соң була: Аның әтисе янына министрлыктан ниндидер зур чиновник килә. Илья Николаевич аңа балаларның чиркәүгә теләмичә генә йөрүләре турында сөйли. Чиновник. Володяга карап: «Суктырырга, суктырырга кирәк аларны!»— дигәч, яшүсмер, тирән ризасызлык белдереп, ишек алдына йөгереп чыга һәм муенына аскан тәрене өзеп ала да җиргә томыра. Мөгаен шуны истә тотыптыр. Владимир Ильич 1922 елда, РКП(б) членнарының бетенроссия переписе вакытында, анкета тутырганда, «Аллага ышанмыйсың икән, кайчаннан бирле?» дигән сорауга «16 яшьтән бирле».— дип җавап яза. Владимир Ильич гимназия елларында Герцен, Белинский, Писарев, Добролюбов, Чернышевский әсәрләрен, «Современник». «Отечественные записки» журналларын мавыгып укый. Гимназиянең соңгы классларында социаль-экономик фәннәрне, аерым алганда тарихны өйрәнергә омтылыш аңарда торган саен үсә бара. Шул ук вакытта ул тирә-юньдәге тормыш белән тирәнтен кызыксына, Иделгә чыккан вакытларында, грузчиклар, матрослар белән аларның тормыш хәлләре турында озаклап сөйләшеп угыра торган була. Әтисенең авыл турында, крестьяннарның хәле турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңлый. Рус крестьяннарына караганда да авыррак шартларда яшәгән татар, чуваш, мордва халыкларына әтисенең карашы Владимир Ильичка зур йогынты ясый. Илья Николаевич көченнән килгән кадәр азчылык милләт халыклары арасында мәгърифәтне үстерергә тырыша, армый-талмый аларның балалары өчен мәктәпләр ачтыру артыннан йөри, милли укытучы кадрлар әзерләп чыгаруга зур игьтибар юнәлтә, чуваш мәгърифәтчесе И. Я. Яковлев эшчәнлегенә һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Болар барысы да Владимир Ильичның изелгән милләтләргә теләктәшлек һәм ихтирам рухында тәрбияләнүенә зур йогынты ясый. Володяның Кокушкино авылында Баһави исемле көтүче татар малае белән якын дусларча мөнәсәбәттә булуы билгеле. Алар бергәләп уйный торган булганнар, Володя Баһавиның татарча җырлавын тыңларга яраткан. Владимир Ильич, гимназиядә укыганда, чуваш егетенә латин һәм грек телләре буенча университетка имтиханга әзерләнергә ярдәм итә. Владимир Ильич милли изүгә һәм милли кимсетелүгә бик яшьтән үк нәфрәт белән карый. Владимир Ильичның дөньяга карашы һәм характеры формалашуда абыйсы Александрның да роле гаять зур. Александр Ильич гаять эрудицияле кеше була Бик тыйнак һәм хезмәт сөючән, зур ихтыяр көченә, кешеләргә карата олы ихтирам хисенә ия булганы хәлендә, ул һәр төрле хаксызлыкка үтә нәфрәт б-лән карый. Владимир Ильич, гимназиянең соңгы классларында укыганда, аның белән җәйге каникуллар вакытында гына очраша. Чөнки Александр Ильич, 1883 елдан алып. Петербург университетының табигать фәннәре факультетында укый. Семьяда алган тәрбия һәм шул вакыттагы тормыш шартлары аны да революцион көрәш юлына алып чыга. Патшага каршы һөҗүм оештыруда гаепләнеп, ул үлем җәзасына хөкем ителә. Александрның җәзаланып үтерелүе Ульяновлар семьясына зур кайгы китерә Әнисе, кечкенә энеләре һәм сеңелләре турында кайгырту хәзер Владимир Ильич өстенә төшә Авыр кайгы көннәрендә ул югалып калмый. Менә шул чагында инде Володя Ульянов: «Юк, без мондый юл белән бармабыз. Ул юл белән барырга кирәкми»,— ди. Абыйсының язмышы аның фикерләрен үткенләтә Ул үзен алда авыр юлга әзерләү турында күп уйлана. Бер-әер артлы килгән ике зур кайгы — 1886 елның январенда Илья Николаевичның үлеп китүе һәм 1887 елның язында Александрның үлемгә хөкем ителүе Ульяновлар семьясының Сембер шәһәрендәге тормышын караңгылык пәрдәсе белән каплый. Таиыш-белсшләре алардан читләшәләр, Соңыннан Владимир Ильич, бу көннәрне хәтерләп. Надежда Константиновна Крупскаяга Сембер обывательләренең мондый куркаклыгы уэенә бик начар тәэсир итүе турында сөйли. Надежда Константиновна язганча яшүсмернең бу кичерешләре аңарда тирән эз калдыра, «>ңәмгыять»кә, либералларга карата нәфрәт тудыра. Ул либералларның төрле сафсата сатуларының җимешен бик яшьтән татый. Александрның үлемгә хөкем ителүе турында хәбәр килгәч, гаять авыр рухи кичерешләргә карамастан, Владимир Ильич, үз-үэен кулга алып, өлгергәнлек аттестатына әзерләнүен дәвам итә. үз яшенә хас булмаган гаять тә зур ихтыяр көче күрсәтә һәм чыгарыш имтиханнарын бары тик бик яхшы билгеләренә генә тапшыра. Күптән түгел генә Сембер гимназиясе башлыкларына зур «җинаятьче» Александр Ульяновка алтын медаль һәм иң яхшы аттестация биреп чыгарганы өчен кисәтү булуга карамастан, гимназия советы Владимир Ильичка да алтын медаль бирергә карар чыгармыйча булдыра алмый. Володя Ульяновның белем дәрәҗәсе бүтән классташларына караганда шул кадәр өстен була, аңа укытучылар «гимназиянең горурлыгы» дип бәя бирәләр 1887 елның июнендә, туган шәһәрен калдырып киткәндә, Володя Ульянов киләчәк тә нәрсә эшләргә'кирәген үзе өчен инде хәл иткән була Ул үз алдына гомерен * революция эшенә, хезмәт ияләоен гасырлар буена дәвам иткән коллыктан коткару в ечен көрәшкә багышлау бурычын куя. О Шулай итеп 1887 елда Володя Ульянов гимназияне бетереп. Казан университеты ның юридик факультетына керә һәм анда патша хөкүмәтенә каршы революцион көрәш юлына баса. < Владимир Ильич Ленин унҗиде ел яшәгән Сембер шәһәре хәзер Ульяновск исемен йөртә. Бу шәһәр үз исемен үзгәртеп кенә капмады андагы -дворяннар оясы»- “ ның да эзе бетте. Совет власте елларында ул зур индустриаль үзәккә әверелде Әмма ь Ульяновск шәһәрендә һичнинди үзгәрешсез калган һәм бик күп еллар буена үзгәр- < мәячәк берничә йорг бар. Алар — В. И Ленин тормышы белән бәйле биналар. Бу йортларны, аның белән бәйле урыннарны күрергә иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларыннан экскурсияләр киләп тора Анда чит ил делегацияләрен дә өш очратасың. Менә Совет урамындагы ике катлы таш йорт. Аның тирә-ягы ямь-яшел бакчалар белән әйләндереп алынган Бу йорт — Владимир Ильич укыган Сембер гимназиясе. Хәзер биредә — Ленин орденлы Ленин исемендәге беренче урта мәктәп Бу мәктәпне илебез халкы гына түгел, дөньядагы барлык яшьләр һәм өлкәннәр дә беләләр. Хат ташучылар бу йортка көн саен бәйләме-бәйләме белән хатлар китерәләр Мәктәпне карарга килүчеләр иртән дә. кичен дә өзелми. Актлар залы белән янәшәдәге бүлмәдә — класс-музей Андагы һәр нәрсә Володя Ульянов укыган замандагы кебек: өч урынлы парталар, укытучы дәрес бирә торган кафедра кара такта. Ә беренче рәттә нәкь тәрәзә турысындагы соңгы парта янына: «Монда 7 класс укучысы Владимир Ульянов утырган ■— дип язу кадакланган Аерым бер бүлмәдә — Владимир Ильич укыган дәреслекләр, аның өлгергәнлек аттестаты һәм башка әйберләр. Шунда ук җир шарының төрле почмакларыннан бу мәктәпкә җибәрелгән бүләкләр... Урам түбәнгә борыла. Урам буйлап барасың һәм дулкынланып уйланасың: «Нәкь шушы урамнорда кайчандыр яшь Ильич йөргән». һәм менә ул яшәгән йорт. Анда һәрвакыт халык күп була. Ульяновск шәһәренә кам генә килмәсен, иң башлап ул В И Ленинның балачагы һәм гимназиядә укыган еллары шунда үткән йортны карарга ашыга. Ульяновлар семьясы бу йортта ун ел яшәгән Алар күчеп киткәч, ул берничә хуҗа кулында булган, вакытлар үтү белән шактый какшаган. 1923 елда бу йорт, национализацияләнеп. РКП(б)ның губерна комитеты карамагына бирелде һәм анда Революция музее ачылды. Владимир Ильич үлгәннән соң, шәһәр хезмәт ияләре аны В. И. Ленин һәйкәл-йорты итеп әверелдерү турында тәкъдим ясадылар. Советларның XIV губерна съезды бу тәкъдимне карады һәм йортны, Ульяновлар торгандагы хәлгә кайтарып, В. И. Ленин музее итү турында карар кабул итте etfcienem HV.JXL nnnair Беренче номерлы урта мәктәп. Биредә эле« В It. Ленин укыган. Реставрация эшендә Анна Ильинична, Мария Ильинична, Дмитрий Ильич Ульяновлар һәм бу семьяның якын дусты Вера Васильевна Кашкадамова актив катнаштылар. Шул ук вакытта Ульяновлар семьясында булган әйберләрне эзләү һәм җыю эшләре дә алып барылды. 1929 елның ноябрена йортны реставрацияләү эшләре тәмамланды һәм 6 ноябрьда, Бөек Октябрь социалистик революциясенең 12 еллыгы кенендә, шәһәр Советының драма театры бинасында терле җәмәгатьчелек оешмалары катнашында үткәрелгән утырышында В. И. Ленинның муэей-йорты рәсми рәвештә ачылды. Мария Ильинична 1936 елда, музейны карарга килгәч, тәэсирләр кенәгәсенә болай дип язып калдырды «Туган якларда, күңелгә якын урыннарда, Владимир Ильичның балалык еллары узган һәм безнең бәген семья яшәгән җирләрдә булу әйбәт тәэсир калдырды. Музей... бик матур оештырылган һәм күптән үткән истәлекләрне яңарта». Дмитрий Ильич. 1942 елның 2 июлендә музейны карап түбәндәгеләрне яза: «Бик күптәнге, ләкин шул ук вакытта күңелгә чиксез якын кеннәр күз алдына килә. Барлык нәрсә әинебезие, әтиебезне һәм Аны хәтерләтә. Кечкенә, җирән малай, һәрвакыт шат күңелле, һәрнәрсәдә гаять гадел һәм тәртипле Володя Соңрак ул — бернигә карамый үз дигәнен булдыручан яшүсмер егет. Бик якын, кадерле образлар, һәм картайган күзләргә яшь килә, ләкин күңелгә шундый яхшы һәм рәхәт, бу йортны ташлап чыгып китәсе килми»... Музей ачылган беренче көнчән башлап халык биредән өзелеп тормый. Баштарак Ульяновскида яшәүчеләр йөрделәр аннары якын-тирә районнардан килеп карадылар, озак та үтмәде, бу музей турында хәбәр бөтен Советлар Союзына, барлык илләргә таралды Музейны инде алты миллионнан артык кеше карады. Уннарча мең кеше үзләренең тәэсирләрен язып калдырдылар. Калын-калын утыз дүрт том — төрпе телләрдә шигырь һәм проза белән язылган тәэсирләр... Ерак Мексикадан килгән негр, Канада эшчесе, Африка халыклары вәкилләре язган юллар, болгар, поляк, чех, француз, Голландия һәм башка бик күп телләрдә язылган тәэсирләр!- Себер колхозчысы, Донбасс шахтерлары, Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче офицер, Казахстан республикасының хөкүмәт члены, Ленин һәм Дәүләт премияләре лау- В И. Ленин музей-йортының урамнан күренеше. язган сержант Хәкимов,—минем куңепем һәрвакыт Ленин белән булды һәм, Ватан очен сугышка кергәндә, мин куркуны белмәдем» Тәэсирләр кенәгәсендә Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның өнисе Л Космодемьянская язган шундый юллар бар «Илебезнең бүгенге үсешенә нигез салган бөек кеше яшәгән бүлмәләрне карап йөргәндә, мин гаҗәп тирән дулиынлану хисләре кичердем. Минем кызымны. Зоя Космодсмьянскаяны. фашист палачларының ерткычларча җәзалауларына бирешмәслек кыю һәм нык итеп, үлемгә батырларча барырлык итеп Ленин комсомолы тәрбияләде»... Утыз дүрт томлык мондый язмаларда кемнәрнең генә кулы юк, кемнәрнең генә хисе юк. Менә аларның кайберләре; «Кабатланмас боек кеше, бөтен дөнья пролетариаты юлбашчысы һәм остазы В. И. Ленин яшәгән йортны күрдек. Елга флоты халык комиссариаты һәм елгачылар профсоюзының Уэәи Комитеты карамагындагы «Пропагандист» агитпароходы коллективы В. И. Ленин семьясына кагылышлы барлык әйберләрне зур игътибар белән һәм күңел биреп карады. Кешелек дөньясы тарихын үзгәрткән, җир шарының алтыдан бер өлешендә социализмга нык нигез салган, калган алтыдан биш өлешендә эксплуататорларга каршы көрәш ялкыны кабызган кешенең тугай һәм торган йорты бездә зур рухлану хисләре тудырды. Капиталистлар белән хәлиткеч көрәш көннәре инде ерак түгел. Социализм, һичшиксез, реатлары, Татарстан язучылары һәм артистлары. Ватан сугышы инвалидлары, пионерлар. мактап балалары—барысы. барысы да алар тиран дулкынлану хисләре белән бу йортның бусагасын атлап керәләр, барлык нәрсәсе иң кадерлә кешене — бөек Ленинны, аның балачагын, яшьлек елларын хәтерләткән бүлмәләрне карап йөриләр.. В. И. Ленин музеен карау. андагы экспонатлар белән танышу һәркемдә гаять дулкынландыргыч, патриотик хисләр уята. 1930 елның июнендә музейны тырыш хезмәтләре өчен Ульяновскига путевка белән бүләкләнгән ударниклар карыйлар. «Боек Ленин курсәткән юлдан барырга, социалистик тормыш төзергә, колхозларны ныгытырга аит итәбез»,— дип язып калдырганнар алар. Авыл мәктәбе укытучысы үзенең хисләрен бер фраза белән генә белдергән: «В. И. Ленин эшен ахырына иадәр җиткерербез!» — дигән ул. «Берлин янындагы авыр сугыш вакытларында,— дип бу керештә җиңеп чыгачак. Бу йорттагы һәр нәрсә зур төзсир калдыра һәм яңа тормыш, киләчәк эчен яңа корәшләргә рухландыра... Коллектив исеменнән агитпароход начальнигы — А. Рагожин. 23/IX, 1934 ел*. ■ Беек юлбашчы һәм остаз В И. Ленин яшәгән һәм тәрбияләнгән йортны, тарихи урыннарны күрүебез белән без бик бәхетле. Владимир Ильич бүлмәсенең һәм йорттагы барлык әйберләрнең гадилеге дулкынландыра. Мондагы бетен нәрсә бу семьяда китапны һәм хезмәтне бик зур хөрмәт иткәннәрен әйтеп тора. Советлар Союзы Геройлары: А. Ляпидевский, И. Доронин, М. Водопьянов, Р Э й де м ан. 12 июль, 1934 ел*. «Мин Красноуральси (Блюхер исемендәге) пыяла заводы эшчесе семьясында 1905 елда туганмын. 1928 елга кадәр татарча да, русча да бер генә хәрефне дә белмәдем. Кызыл Армия сафына алынгач, татарча да, русча да укый-язарга ойрәттеләр. Армиядән кайткач, анда алган белемем рабфакка керергә мөмкинлек бирде. Рабфакның соңгы курсыннан Балашовтагы очучылар мәктәбенә киттем. Анда авиация белән зш итәргә өйрәндем. Хәзер мин авиация технигы һәм СССР пилоты дәрәҗәсенә ия. Мин моның белән шуны әйтергә телим: укырга миңа В. И Ленин мөмкинлек бирде, ул кешелек дөньясы тормышын хезмәт иясе массасы файдасына үзгәртте һәм шуның белән бөтен дөнья пролетариатына кешелек тормышын ничек итеп бәхетле итәргә кирәклеген күрсәтте... Калимуллин. 25 август, 1935 ел». «Волга-Волга» кинокартинасын төшергәндә, без, «ЛАосфнльм» артистлары группасы, бөтен дөнья революциясенең бөек юлбашчысы. Коммунистлар партиясен тудыручы даһи Ленин яшәгән, укыган һәм җитлеккән йортны зур кызыксыну һәм дулкынлану белән карадык. Совет кинематографиясенең иҗат работниклары биредән үзләренең эшләре өчен күп материаллар апалар, һәм алар бу музейны булдыручыларга анда эшләүчеләргә үзләренең эчкерсез рәхмәтләрен белдерәләр. Коллектив исеменнән — атказанган сәнгать эшлеклесе Гр. Александров, И. Ильинский, Л Орлова һ. б. лар. 14 сентябрь, 1937 ел». «Фашистларга каршы фронтка китәр алдыннан биредә булдык. Бу норт безнең хәтердә мәңге сакланыр. Владимир Ильич турындагы уйлар бетен доньяда коммунизмның җиңүе өчен көрәштә нык торырга чакыра. N че дивизия командиры Адашев Н. П. 29 июнь, 1941 ел». ■ 1942 елның 24 маенда безнең бөек Ленин яшәгән йортта булдым. Владимир Ильич яшәгән, кешеләр арасында иң олы кеше булып формалашкан бу бүлмәләрне аеруча дулкынлану хисләре белән карыйм. К. Ворошилов». «Ульяновским килеп, кадерле Ильич йортын карарга мөмкинлек алган көнемне минем һич тә онытасым юк. Аның тормышын китаплардан укып мин элек тә белә идем. Монда күргәннәрем, шул белгәннәремә өстәмә булып, миндә бик зур, гыйбрәте тәэсир калдырды. Бу йорт — оештыручы йорты, хәзерге вакытта да халыкара пролетариатны якты киләчәк өчен көрәшкә өйрәтә торган йорт —бик озак заманнар, бетен җир шарында аның тәгълиматы хакимлек иткәнгә кадәр, яшәргә тиеш. Мин бу йорттан, әтием йортыннан чыгып киткәндәй, чыктым. Хәер, боек Ильичны ничек итеп үзеңнең әтиең санамыйсың инде. Тарихи истәлекләргә ихтирам белән — Гадел К у т у й. татар язучысы. 20 декабрь, 1942 ел». ■Сәлам сиңа, боек Ленин бишеге. Үткәннәрнең купме хатирәләре монда... ♦ Ульяновлар семьясының электәге дусты, g профессор А. Г. Русаков. 20 декабрь. 1942 ел». ■Казаннан Уфага кайтышлый, Ильичның музей-йортына кереп чыктым. Юлбашчының туган җирендәге бу гади йортны саклаучы һәм аның очен кирәк < булганнарның барысын да эшләүче музей работникларына кайнар рәхмәт хисләремне белдерү эчен сүзләр таба алмыйм. _ Боек Ленинның тормышы һәм эшчәнлеге — бай тормыш мәктәбе, һәрберебезнең = иҗади хезмәте очен мәңге кипми торган чишмә. 5 Г. Рамазан ое. шагыйрь. 21 август. 1948 ел» ♦ a «Ленин туган йортны күрә алуым минем өчен зур бәхет. Ул безнең Голландия о иомпартиясенең һәрвакыт дусты иде һәм аңа ярдәм итте. Бу, аерым алганда, Ленин 3 әсәрләренең 35 томына кергән Вайнкоопка язган хаттан да күренә. “ Давид Ввйнкооп хатыны < (Амстердам). u 23 июнь, 1951 ел» х * ■Совет Литвасы хезмәт иялере якты бүгенге конебез һәм коммунистик җәмгыять то дүдәге ышанычлы киләчәгебез очен боек Ленин тудырган партиягә үзләренең тирән рәхмәт хисләрен белдерәләр. СССР Верховный Советы депутаты К. Каеаиеро, 13 август, 1951 ело. «Владимир Ильич белән Казанда. Кокушкинода күп мәртәбәләр очрвшу кеннәренә инде алтмыш алты ел тулды. Мин Владимир Ильичны яшь егет — студент вакытында күрүем белән бәхетле. Шул вакытта ук инде ул кадрларны — профессиональ революционерларны — тәрбияли иде. Кокушкино авылына, елга буена, балыкка дигән булып, аның шәкертләре-нптәшләре |В. П. Викторов, Вольский, агалы-энеле Тихомировлар һәм Соловьевлар һ. б. лар) — киләчәктә революционер. ВКП|б) члены буласы кешеләр җыела торганнар иде... Гомеремнең соңгы елларында Владимир Ильичның яшьлек елларын кабат искә тешерүем белән мин бәхетлемен. К. П Винокуров, Мәскәү шәһәре Киев районы. 32 номерлы эшчеяшьләр урта мәктәбе директоры. 14 июль. 1953 ел». •Боек Ленин тозегән Совет власте 5«згә бәхетле тормыш бирде. Бүген, В И. Ленин туган конда, ул яшьлеген үткәргән бу йортта мин. Совет власте булмасә кем булган булыр идем, дип кабат уйландым. Элек кимсетелгән халыкларга биргән бәхетле, шатлыклы тормыш очен Владимир Ильичка рәхмәтем чиксез. В. И. Ленинның тууына 33 ел тулу конендә аның туг»н җирендә кино тошерү зше тапшырылуына мин бик ат. Кинооператор Гәрәй Әмирое, Казан». ■Мин чуваш. Владимир Ильич һәм аның әтисе Илья Николаевичның чувашлар арасында наданлыкны бетерү очен ничек тырышулары миңа яхшы таныш. Илья Николаевичның турыдан туры ярдәмендә чуваш педагогы Яковлев чувашлар очен беренче алфавит булдырган, чуваш педагогка училищесы оештырган.> Владимир Ильич эше безнең йөрәкләрдә мәңге яшер! средя Матюшин, грузчик. 24 апрель, >955 ел». «В. И. Ленин музеен карау бездә зур тәэсир калдырды, рухи баетты. Ленинча эшлисе һәм яшисе иде. Ераграк, югарырак һәм тизрәк очарга сүз бирәбез. Әрмәистан очучылары. 27 октябрь, 1963 ел». «Үзенең тәэсир итү көче һәм тәрбияви әһәмияте белән бу музейдан да көчлерәк музейны күз алдына да китерү кыен. Кечкенәләрнең дә, зурларның да, партиясезләрнең дә, коммунистларның да — һәм совет кешеләренең һәм чит ил кешеләренең — бу кенәгәгә теркәлгән дулкынландыргыч хисләрен яхшы аңлыйм һәм аларны уртаклашам. Советлар Союзы маршалы Ф. Голиков. 28. 05. 64 ел». «Ул безнең йөрәкләрдә яши, без аны һәр адым саен искә алабыз. Без балаларыбызны Ленин кебек итеп тәрбияләргә тырышабыз. Манашировлар. ДАССРның Дербент шәһәре. 16 июнь, 1964 ел». «Мин ташчы, Володя өендә булып, аның гадилеген күреп, күзләремә яшь килде. Смирнов. Ашхабад. 17 июнь, 1964 ел». «Бу мәһабәт бина миллионнарча кешеләребезне тәрбияләргә сәләтле. Советлар Союзы Герое, гвардия авиация генералмайоры Жолудев. 27 декабрь, 1964 ел». «Дөньяның иң бөек кешеләреннән берсе булган безнең кадерле Владимир Ильич үзенең балалык һәм яшьлек елларын үткәргән бу йорттагы көнкүреш әйберләрен, аның рухи дөньясы белән бәйле нәрсәләрне караганнан соң, күңелдә туган дулкынлану хисләрен язар өчен сүзләр табу кыен. Бу йортны музейга әверелдергән кешеләрнең барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Бер төркем хәрбиләр исеменнән—• Советлар Союзы маршалы Баграмян. 16 март, 1963 ел». «Бөек Ленинның туган шәһәренә килгәч, мин аның музей-йортын карадым, үзенең тормышын бетен кешелек дөньясына багышлаган бу кеше алдында тагын бер кабат башым идем. Мара Диомба, Гвинея республикасының бәйсезлек ордены кавалеры, милли җыелыш депутаты, ЭР ГИНС» компаниясе директоры. 12 декабрь, 1963 ел». Музейны карарга килгән кешеләр, төрле милләт вәкилләре, бик куп бүләкләр калдырып китәләр. Узган елның декабренда СССРның халык художнигы Н. Н. Жуков Ульяновскида булды. В. И Ленинның тууына 100 ел тулуга әзерлек көннәрендә ул «В. И. Ленинның тормышы, революцион эшчәнлеге» сериясенә кергән 150 дән артык әсәрен калдырып китте Бу әсәрләр, юлбашчы тормышының менә дигән иллюстрациясе булу белән бергә, шәһәрнең культура тормышын баетуга танылган художник керткән зур өлеш тә. Өч революциягә катнашкан, 1896 елдан партия члены Ф. Н. Петров музейга «Безнең йөрәкләр ялкыны» исемле шигырьләр җыентыгын һәм «Каторга утравында» исемле китап бүләк итте. Аларда Федор Николаевичның һәм Шлиссельбург крепостенда утырган бүтән политик тоткыннарның шигырьләре, истәлекләре басылган. Бүләкләр арасында — Н, Лакобның Ленин туган шәһәр турында абхаз телендәге лирик поэмасы, Улья- новскидагы В. И. Ленин му- зеййортының керамикага төшерелгән сурәте (Рязань вшчесе В. Никифоров ясаган), Эстония ССРның Верховный Советы Президиумы председателеннән В. И. Ленинның зстон телендә чыккан әсәрләре бар. Ереванда яшәүчеләр В И Ленинның оста чигүчеләр эшләгән портретын, Пензадан — Ленин портреты гошерелгәи хрусталь, ә Эстониядән Ленинның тесле янтарьдан эшләнгән сурәтен алып килгәннәр. Биредә Ильич лампаларының 25 миллионынчы данәсен, Донбасс шахтеры каскасын, Полтава колхозчылары әзерләгән шикәр калачын, Украинадан — Ковпак җитәкчелегендә партизаннар хәрәкәте башланган урыннан — Путивльдән алынган туфрак салынган шкатулка һәм башка бик күп әйберләрне күрергә була. Алар барысы да — хезмәт кешеләренең беек юлбашчыга мәхәббәтләренең, Ленин идеяләренә тугрылыклы булуларының символы. Әлбәттә, иң күп бүләкләр — мәктәп укучыпарыннан. Мәскәү пионерлары Петро- градның Финляндия вокзалында В. И Ленин басып речь сөйләгән броневикның макетын ясаганнар. Ә Якутия укучылары агачтан милли көнкүреш әйберләре ясап җибәргәннәр. Аларның барысын да санап бетерерлек түгел. Чит илләрдән дә бүләкләр килә. Франция коммунистлары В И. Ленинның Парижда булуы турында фотодокументлар, Владимир Ильичның 1911 елның 6 январенда Париждан әнисенә язган хатын җибәргәннәр Болгариядән, Гвинея республикасыннан, Патрис Лумумба исемендәге дуслык университетыннан килгән бүләкләр дә күп. Еш кына музей витриналарына урнаштырып булмый торган бүләкләр кило. Мәскәүдән, Уралдан, Днепр елгасы буеннаи зәңгәр чыршылар, каштаннар, яшь туйра, тап, кедр һәм шомырт үсентеләре алып килгәннәр. Музей территориясендә Краснодардан килгән 500 дән артык, Болгариядән килгән меңнән артык роза куаклары үсә. Шәһәрдәге парк «Ульяновлар семьясы» исеме белән йөртелә. Бу парктагы үсемлекләр — әнә шундый бүләкләр... Инде музейның үзе белән танышыйк. Ульяновлар бик гади яшәгәннәр. Йортта кочкене-кечконе ун бүлмә. Мене кунак бүлмәсе. Мебеле — гади, тәрәзәләрдә — Ульяновск шәһәренең вокзал яны мәйданында В И Ульянов-Ленин һәйкәле. ЛЕНИН ТУГАН ШӘҺӘРДӘ Владимир Ильич бүлмәсе. полотно пәрдәләр. Кичләрен биредә Мария Александровна еш кына пианинода уйнаган, балаларына җырлар, романслар, опералардан ариялар җырлаган. Илья Николаевич бүлмәсе дә башка бүлмәләрдән аерылып тормый: язу өстәле, күн тышлы диван, китап шкафы, кушетка һәм тагын бер кечкенә өстәл. Мондагы барлык нәрсә аның халык мәгарифе өлкәсендә армый-талмый эш алып барганлыгы турында сөйли. Стенада Сембер губернасы картасы эленеп тора. Аңа губернаның иң ерак авылларына барып йөрергә туры килгән. Язу өстәле өстендә аның документлары. халык мәгарифе буенча язган отчеты ята. Шунда ук — аның яраткан китаплары һәм педагогик эшчәнлегенә 25 ел тулу уңае белән укытучылар бүләк иткән язу приборлары. Почмактагы кечкенә өстәл өстендә — «Современник», «Отечественные записки» журналлары. Күршедә — Мария Александровна бүлмәсе. Аның бүлмәсе коридордан полотно- пәрдә белән генә бүленгән. Биредә дә шулай ук бик гади: тимер кровать, бернинди бизәкләр төшерелмәгән борынгы комод, өстенэ кул эшләре һәм китаплар куелган кечкенә өстәл. Аннары — аш бүлмәсе. Бу зур өстәл тирәсенә утырып, балалар дәрес әзерләгәннәр. Ә Мария Александровна тегү теккән. Шимбә көннәрендә ашханәдә «Субботник» дигән журналны кычкырып укыганнар. Журналны Александр редакцияләгән. Тар гына баскыч буйлап өйнең өске катына — антресольгә менәсең. Анда балалар бүлмәләре булган. Мондагы барча әйберләр семьяда балаларның ничек яшәгәнен ачык итеп күз алдына бастыра. Александр Ильич бүлмәсендә китаплар бик күл. Алар үзе ясаган шүрлекләргә тезеп куелган. Дәреслекләр белән рәттән Тургенев, Толстой. Белинский әсәрләре, Дарвинның «Көшенең килеп чыгышы» китабы. Марксның <Капитал»ы тора. Владимир Ильичның абыйсы гимназиядә укыганда ук химия белән мавыккан. Менделеевнең «Химия нигезләре» китабы, кечкенә шкаф эчендәге колбалар, пробиркалар һәм башка приборлар шул турыда сөйли. Баскычтан менгәч тә почмакта — Владимир Ильич бүлмәсе. Өстәл өстендә — дәреслекләр. Дәреслекләр белән рәттән Чернышевскийның «Нәрсә эшләргә?» романы, Некрасов шигырьләре ята. Стенага география картасы эленгән, аның белән рәттән — абыйсыннан күреп Володя үзе ясаган китап шүрлеге. Ул тыгыз итеп китаплар белән тутырылган. терләренә мәңгегә сеңдереп калдырырга тырышалар. Өйгә терәлеп бакча үсә. Бакча хәзер дә Ульяновлар заманындагы кебек үк- Ишек алдында — хуҗалык биналары, кое Бакча аша чыгып. Владимир Ильич Ленинның Үзәк музее филиалына керәсең Бу филиал 1941 елның 7 ноябренда ачылган Килгән кешеләр анда Владимир Ильичның тормышы һәм революцион эшчәнлеге турындагы материаллар белән танышалар. Иче катлы матур бинага урнашкан Үзәк музей филиалындагы унөч залга төрле рәсемнәр макетлар, документлар куелган. Залдан залга йөрисең, синең күз алдыңа юлбашчының героик көрәш юлы ачык булып килеп баса. Ә шәһәрдә тормыш кайный. Ул тормыш элеккеге Сембер тормышына һич охшаш түгел Шәһәр дә инде элеккеге Сембер түгел, Ульяновск елдан-ел яңара яшәрә. Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте күренекле архитекторлар художниклар алдына Владимир Ильич Ленинның туган шәһәре Ульяновскины юлбашчының исеменә лаеклы һәйкәл-шәһәр итү бурычын куйды КПСС Үзәк Комитеты, СССР һәм РСФСР Министрлар Советының 1964 һәм 1966 елларда кабул ителгән карарларында шәһәрдә киң колачлы төзелеш һәм реконструкция эшләре башкару планлаштырылган иде. В И. Ленинның тууына йөз ел тулу көненә кадәр шәһәрдә миллион квадрат метрдан артык торак мәйдан 25 мең укучыга мәктәп биналары. 12 мең балага мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре бик күп кибетләр, ашханәләр, больницалар, культура-көнкүреш биналары салынырга тиешле Болардан тыш, юлбашчының истәлеген мәңгеләштерү өчен, В И Ленин туган, үзенең балалык, яшүсмер елларын үткәргән урыннарда мәһабәт архитектура комплекслары Бу гаять зур бина — җәмәгатьчелек учреждениеләре комплексы Аның күләме — 135 мең кубик метр. Анда В. И Ленин Үзәк музееның Ульяновск филиалы. Октябрь залы, кино залы, лекция залы, 560 кеше сыйдырышты политик мәгариф йорты, 1400 урынлы универсаль зал булачак Универсаль залда җыелышлар үткәреләчәк спектакльләр куелачак, кинофильмнар күрсәтеләчәк. Әгәр кирәк була икән махсус мехалар мәңгегә элеккечә сакланачак. Биналар ак мәрмәр һәм башка матур ташлар белән тышланачак Ишек алдына күп кенә скульптура фигуралары куелачак. Мемориаль үзәктән кала икенче урында И. Н. Ульянов исемендәге педагогия институты булачак. Ул Мемориаль үзәк каршындагы мәйданның икенче ягына салына В И. Ленинның тууына 100 ел тулу көненә салынып бегзчзк мемориаль ; ззк. Бүлмәдәге экспонатлар арасында Владимир Ульяновка бирелгән елгерганлек аттестаты. алтын медаль һем гимназия директоры Керенский кул куйган характеристика да бар. Музей карарга килүчеләр бүлмәдән бүлмәгә йөриләр, мондагы һәр нәрсәме хә калкып чыгачак. Владимир Ильич туган урында төзеләчәк мемориаль үзәк — зур по- < литик һәм тәрбия эшләре, Ленинның революцион идеяләрен пропагандалау үзәге ® булачак. низмнар ярдәмендә урындыклар күтәрелеп, утырышлар залы зур танцы залына әве реләчәк. Мемориаль үзәкнең эчке ишек алдында Володя Ульянов белән бәйле йорт Мемориаль зонаның гомуми күренеше. Хәзерге Совет урамында да зур-зур биналар калкып чыга. Ленин орденлы Ленин исемендәге Беренче номерлы урта мәктәп бинасы реконструкцияләнәчәк. Озакламый шул ук урамда 23 катлы бина калкып чыгар, ул — 1000 урынлы гостиница. Мемориаль зона территориясенә шулай ук пионерлар сарае, балалар китапханәсе, музыка училищесы, музыкаль комедия театры, кенкуреш йорты, сәүдә йорты һәм башка җәмәгать биналары салыначак. Хәзер Ульяновск шәһәрендә комсомолның бетен союз удар төзелеше бара. Тимер юл беләнме. Идел буйлапмы, самолетта очыпмы — нинди генә юл белән килсәң дә, сине безнең шәһәрдә иң элек Владимир Ильич каршы ала. тимер юл станциясендә скульптор В. Е. Цегаль иҗат иткән монумент — Ленин-гимназистны сурәтләгән һәйкәл, Идел буендагы мәйданда юлбашчының мәһабәт фигурасы... Ул, җилкәсенә пальто элгән дә, әйтерсең, туган шәһәрендәге яңалыкларга сокланып карап Казан юлы белән килсәң дә, Куйбышевтан да, Мәскәү ягыннан да, Ульяновскида сине «Хуш киләсең Ленин туган шәһәргә!- дигән җылы сүзләр һәм шәһәребез кешеләренең ачык йөзе каршылар.