Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ЗУРЛЫЙ

Л енинсыз яшәгән нихәтле еллар артта калды. Әгәр шул уткән гомер юлына бөтен балалык кичерешләрен, авыр уйлануларны искә төшереп әйләнеп карасам, куңелгә уелып куелгандай иң истә калган елларның берсе 1924 ел булыр. Салкын январь алып килгән авыр кайгы кемнәрнең генә җанын әрнетмәде икән ул чакта?! Мин ул елларда туган авылым Нөркәйдә беренче баскыч мәктәптә укый идем. Урта урамда, хәлле, нык тормышлы кешеләрнең ихаталары белән янәшә салынган Шәех бай йортында иде безнең мәктәп. Таш өстенә салынган зур агач йортның биш матур бизәкле тәрәзәсе белән урам якка караган залында укый идек без. Күбесе оек- чабатадан, өсләренә бишмәт, кайберләре сары тун кигән, киндер букчаларга китап, дәфтәрләрен салган малайлар һәм кызлар умарта оясыдай гөж килә идек. Ул вакытларда кайнар аш яки буфетның ни икәнен дә белгән юк. Кесәләрдә — куырылган борчак яисә берәр телем арыш ипие. Иртән киләбез, төш авышуга кычкыра-шаярыша өйләребезгә таралабыз Безнең гамьсез көннәребез әкренләп үтә торалар. Бер көнне укытучыбыз Харис Искәндәрев дәрескә гадәттәгедән соңгарак калып килде. Без аны мөгаллим абзый дип йөртәбез. Берәр күңелсезлек булса, аның бит- маңгае кызара, тирән шадралары да рәтләп беленми торган иде. Ә бүген алай гына да түгел, мөгаллим абзыйның тере зәңгәр күзләре дә уйчан һәм моңсу, чырае артык житди буыннары йомшап калган кебек күренә. Ул, козыреклы колакчын бүреген салып өстәлгә таянды да, калтыраулы тавыш белән сөйли башлады: — Балалар, авыр кайгылы хәбәр... Юлбашчыбыз Ленин үлгән. Бүген укулар булмый.— Ул безгә кыска-кыска җөмләләр белән Ленин турында сөйләде. Укучы балалар, бүтән көннәрдәге кебек шаулашмыйча, ниндидер авыр адымнар белән, ашыкмыйча гына өйләренә таралдылар. Өйдә утырасым килми. Мин киң такталардан жәелгән сәкегә менеп утырдым да үземнең Татарча уку китаплары»н актарырга керештем, Юк кына бит, күңел бармый. Аннары мич астындагы кузналарымны барладым, кургашын коелган аткыларымны тотып-тотып карадым. Юк кына бит, кулдан төшеп китәләр, уйныйсы килми. Әни исә гел искәртеп тора- «Урамга чыгасы булма, анда — тәмуг салкыны, хут суыклары. Чыпчыклар очып барган җирләреннән егылып төшеп үләләр». Барыбер түзеп булмый. Бер тәрәзәнең эчке өлгесе ватык Мин, тыным белән өреп җылытып, тәрәзәдәге бозны эретәм дә, күзлек кадәр генә ачыклык ясап, урамга карыйм Өйләре безгә тыкрык аша гына утырган күршебез алыптай гәүдәле кыргыз Габдрахман. тезгененнән җитәкләп, атын бәкедән су эчертеп кайтып килә Әле быел гына ат алып, тернәкләнеп киткән бу кеше, гомумән шат күңелле, бигрәк тә атын сугарып кайтканда аның төсен елмаю матурлый һәм ул бөтен тыкрыкны тутырып атлый торган иде. Минем бу каравымда исә ул әллә ничек кенә бик ят шикелле тоелды. Абзыйның гәүдәсе кечерәеп калган сыман, чырае күләгәләнеп тора, хәтта аның колыннан чак кына калку булган аты да башын салган төсле күренде. Ул гына да түгел, миңа калса, ярым карга чумган өйләр, карэлты-куралар да үзләренең элекке төсләрен җуйганнар төсле иде. Минем һич кенә дә өйдә утырасым килми. Суык та куркытмый, эчтә ниндидер ут бар. теер бар. Өйдәгеләр — әни һәм апа — тын гына утыралар, ара-тирә торып йерилөр, сиртмәле кабык бишөкгә энем йоклап ята. Үзенә сиздермәскә тырышып, әнигә еш-еш күз салам, өйдән ничек тә булса чыгып таю ягын карыйм Беләсе иде. хәзер клубта ниләр бар икән? Әйе, әни беркая да чыкмаска кушты. Ул мине январь суыклары белән куркытып та үзенең сүзен ныгытты бит. Гадәттә мин аны һәрвакыт тыңлый торган булсам да, бүген тыңлыйсы килми, күңел әллә нишли, йөрәк гел үз алдына дерелдәп тора. Шулай өйдә бераз арлы-бирле сугылып йөрдем дә мич башына мендем. Бу көннәрдә, салкыннарның зәһәр үзәгендә, мичебезгә саламнан тыш кизәк тә ягылгач, мич башында шактый җылы иде. Бүтән чакларда булса, анда £ мин, болей да җылыга рәтләп туймаган малай, морҗага кереп улаган җил тавышын тыңлап, сәгатьләр буе рәхәтләнеп ятар идем. Бүген өебезнең иң рәхәт, иң оҗмах •» саналган мич башы хәтле мич башында да озак ята алмадым Аз гына уйланып ят- х кан иттем дә оек-чабаталарымны шыпырт кына киендем, мич башыннан сак кына 3 төштем һәм аралыктагы чөйгә зленгән киндер тышлы чуар бишмәтемне иңемә салып < ишеккә атладым. Әнинең арттан- «И. ходаем, ирең чыгыл китсә ишектән, син чыгып кит икән тишектән. Булса да булыр икән шундый тыңлаусыз, кайткач иеңне бирермен * әле. әйдә, батырай»,— дигән орышу сүзләрен ишеттем. Ул чакларда безнең асыл волость үзәге иде Югары очтагы Волбашкарма йорты- х нв читләре кара тасма белән каймалган кызыл флаг эленгән Волбашкарма каршын- = дагы халык йортында да шундый ук флаг җилферди Үзем кебек берничә малай белән халык йортына кердем. Түр як стенада пыяла рам эчендә Ленинның зур рәсеме с. тора Аны да кара тасмалар белән урап алганнар. Халык йортына волость хезмәткәр- җ паре, авыл кешеләре бер-бер артлы тула башладылар. Кергәне берсе бүреген сала, Ленин рәсеменә карь й, тирән көрсенеп, юлбашчы төсе алдында үз кичерешләренә ш бирелә. Төн урталары якынлашып килгәндә генә халык йортыннан киттек. Бүтән чакларда уеннанмы, мәктәптәнме аз гына кичегеп кайтсаң да пыр тузына горган әни. кисәтеп калган булса да, мине аз гына да орышмады Күрәсең, ул минем кайда икәнлегемне кемнән дә булса ишеткәндер. Сораштыра башлады: — Кеше күп иеме? — Ифрат та күп ие. Әнинең телә язылып китте. Ул, кучкардагы сукыр лампаның фитипен вакыт-вакыт калкытып, сөйләнә бирде: — Әй, ходаем, дөньяны тотып торган шундый олы кеше дә үлеп киткәч инде, ниләр кылмак кирәк? Мин аның бу сүзләренә берничек тә җавап кайтара алмадым. Бу халәтне сизенгән шикелле, әни әкренбасынкы тавыш белән дәвам итте — Хатын-кызларга җир бирдерткән кеше, ярлы-юксылларның арка таянычы .. Берничә көннән соң мәктәп стенасына юлбашчы тормышына багышланган зур рвсем-плакат куелды. Дәрескә хәтле дә, тәнәфес араларында да безнең күзләребез гел шул плакатка текәлә торган булды. Менә Горки дагы тарихи бина.. Менә караватка яткан авыру Ильич янында Надежда Константиновна Крупская утыра. Менә уп яратып ял итә торган эскәмия. Менә бакчада Ленин балалар белән... Бөек Ленин образы күңелләргә торган саен ныграк сеңә, йөрәкләрдә тирәнрәк тамыр җәя башлады. Без, авылның боренчо пионерлары, Банат Салихҗаны җырга бик оста, бик килештереп, тигез ритм белән каккан барабан тавышына атлап, урамнардан җырлап үтәбез: Бабабыз Ильичның Юлыннан барабыз. Нык укып, Киләчәккә хәзерләнәбез, һәр вакыт без хәзер. Алга омтылабыз; Хезмәт гаммәсен Коткару — лозунгыбыз! Җыр терәзалергә барып сугыла. Тәрәзә гөлләренә чүлмәкләргә утыртылган геллер исә тагын да сафрак, тагы да нурлырак һәм нәфисрәк балкыйлар сыман. Яшь ленинчыларның күкрәк киереп җырлаган ялкынлы сүзләренә бик күпләр куаналар, чырайлары ялтырап ачыла һәм алар киләчәкнең матурлыгын төсмерлиләр Юк. барысы да алай түгел Баибәт-әләр-ә ошамый безнең җырлар. Алар кашларын җыералар. Безнең тавышны ишетмәс эчен корьән сүрәләре укырга керешәләр. II Ленин вафат булганнан соң, партия Үзәк Комитетының чираттан тыш пленумы Өндәмәсендә әйтелгән утлы сүзләр кешеләрнең күңелләренә һич онытылмаслык булып сеңел калды. — Ленин һәр намуслы эшченең йөрәгендә яши. — Ленин һәр крестьян-ярлының йөрәгендә яши. Берничә еллар үткәч, илебездә Ленин әйткәннәр яктылыгында культура революциясе башланды Бөтен авыл парталар арасына утырды. Халыкның күзен томалап торган надонлык-караңгылык пәрдәләре алып ташлангач, Ленин исеме тагы да киңрәк таралды. Аның исеме халыкка тагын да якынайды. Халык арасында исеме бик еш телгә алынганга күрәдер инде, сабыйларның теле ачылганда ук гадәттә әйтә торган «әттә-әннә» сүзләре белән янәшә Ленин исеме йөри башлады. Әйе. үзе мең авырлыклар, мең газаплар күрә-күрә, бөтен гомерен халык бәхете өчен биргән бөек һәм изге исем ана сөте белән үк безнең кешеләрнең аңына керә. Тормышта, гаиләдә очрый торган һәртөрле тискәре күренешләргә каршы да иң көчле һәм иң ышанычлы яктылык мисалы ител аның исеме китерелә. Әйтик, бала сабагын укырга ялкаулана, начаррак билгеләре алып кайта икән. аЛенин бабагыз ялкау булмаска кушкан» яки «Ленин гел бишлегә укыган»—дигән сүзләрне бихисап күп тапкырлар ишеткәнем бар минем. Ул гынамы соң! Әйтик, берәү гаделсезлек турында шикаять яки дәгъва белән берәр җитәкче хезмәткәргә ничек тә булса мөрәҗәгать итеп, ул кеше әлеге йомышчы белән әйбәт сөйләшсә, мәсьәләне уңай якка хәл кылса: -Ленин кушканча эшли, дөрес кеше».— дигән сүзләрне кайсыбыз гына ишетми. Ә. киресенчә, җитәкче кеше килүчене начар кабул итсә, мәсьәләне хәл кылмаса, болайрак әйтәләр андыйлар хакында: «Бу Ленин юлын тотмый. Көне үтсен өчен генә утыра, эш башыннан куып төшерәсе бар». Җанлы Ленин образы беркайчан да халык теленнән төшми. Шулай бер җәйче, әле колхозлар оешканчы, безнең авыл агайларыннан бер төркем кеше янгын лапасы алдында сөйләшеп утыралар иде. Шул тирәдә урам чирәмлегендә ат-ат уйнал йөргән берничә малай да. аларның бик мавыгып һәм тәмле итеп сөйләшүләренә кызыгып, тыңлап тора башладык. Лапас кырыена куелган юан бүрәнә өстенә утырган бераз кысыграк күзле, чандыр чырайлы, кара мыеклы Шакир Мөхәм- мәтшии һәм озын гәүдәле үзенең саргылт сакал-мыекларын бик пөхтәләп ыспай гына калдырып кырган, ак киез эшләпәле Шириаздан абзый Хәсәнов, тагы китереп югары очның Әгъләм абзый (аны Төпәй Әгъләме дип йөртәләр иде), бигрәк җаен китереп, килештереп сөйлиләр. Авылдагы байтак ярлы-ябагайлар кебек, кыш көннәрендә шахталарга барып эшләп кайта торган Шириаздан абзый үзе күргән яңалыкларны авылдашлары алдыиде ярып сала: — Донбасста мин аның чын үзен күрдем. — Ул ничек инде, ягъни мәсәлән,— дип түземсезләнеп, Әгъләм абзый агайның сүзен бүлдерде. — Шулай, чын Ленин, тучмы-туч үзе, киң маңгайлы, өстендә кәчтүм. аягында өр-яңа батинкалар... — Ничек инде алай? Ул бит инде үлгән,— диде кайсыдыр. — Ленин үләме соң. ул исән1—дип дәвам итте Шириаздан абзый:—Гранит ташка баскан, өстендә кара кәчтүм... Бер кулын алга сузган да юл күрсәтеп тора Шул минем гел күз алдымда менәтерә. Аның бу сүзләре кешеләрне гаҗәпләндерә калды булса кирәк, төрпе сораулар ишетелде: — Сурәтме? — Юк.— диде Шириаздан абзый. — Сынмы? — Сон нәрсә? Агай, бераз тотлыгып торгач, бүленгән сүзен янә ялгап алып китте: — Сон менә чын үзе инде. Бөтен кыяфәте үзе дим бит сезгә. Монарчы тын гына елмаеп утырган, дөньяны күп күргән кызыл партизан Шакир Мөхәммәтшин да сүзгә кушылды — Һәйкәл ул — памятник.— Юлбашчыга куй-ан һәйкәлне аның үэенен дә Уралда күреп кайтканы бар икән. Агайлар гәпләшүләрдән тиз генә туктамадылар. Шакир Мөхәммәтшин Ленинның ундүртме, унбишме тел белүе турында каяндыр ишеткәнен әйтте. Төпәй Әгъләме бу юлы да сораулы сүз кыстырмыйча түзә алмады — Татарча да беләме икән иптәш Ленин? Кинәт кенә калкып чыккан бу сорауга шундук җавап табылмады Шакир Мехәм- мәтшин бер мизгел уйланып торгандай итте дә. янә тел тибрәтте — Яшьтән ук татарлар арасында уралгач, аннан китереп Казанда укыгач, нишләп белмәсен белгәндер, әлбәттә Ул тикле башлы кеше, син теге, кәк белмәс! — Ай-яй, башлы дисәң дә башлы! Ниләр буласын алдан белгән.— дип тел какты Әгъләм. — Ниләр эшләргә икәнен алдан күргән, әйтеп калдырган.— дип өстәде берсе. Шириаэдан абзый әле бер, әле икенче кешегә карашын йөртеп, бер үк вакытта узенең кызыл эчле яңа резин нәзешенә дә ниндидер эчке канәгатьләнү белән карарга онытмыйча, Шакир әйткәннәргә куәт салды — Минем дә Ленин татарча ярыйсы әйбәт ьсукалаган дип ишеткәнем бәр Аның бит сакал-мыек йөртүе дә тучмы-туч татарныкы, безнең рәаеш. Әгъләм абзый тагы да куертыбрак җибәрде: — Сакал-мыегы гынамы соң! Ул үзе дә татар төсле бит Минем Каташ-Карандагы баҗай гел Ленинның үзе инде менә! Кунакка да килгәне бар. Узган ел Сәйфулла җыенында икәү бергә ашка йөрдек — Синең исәбең бигрәк олыдан икән,— диде кайсыдыр Киң күңелле, җәйге зәңгәр күк кебек саф тойгылы агайлар күндәм генә көлешеп III Үткән саен шушы урамнан мин Сөенечем арта. Шатланам. Моннан, димен. яшь Ульянов үзе Киләчәккә карап атлаган. Шагыйрь Галимҗан Латыйпның бу юллары күңелләрне узганнарга алып китә. Яшь Ленинның беренче сукмаклары ямьле Идел буйларында, безнең туган якларыбызда башланган. Үзенең туган җире кебек яраткан ул Казан тирәләрен Кайчандыр Кукушкино урамнарында үзе яшендәге крестьян малайлары белән чүрәкәйле кузналы уйнаган кечкенә Володи ат сакларга куна барып, уч янында әкиятләр тыңлаг-зн Халык- — Юк. — Чуеннан койганмы? — Юк. алдылар. Партия сафларына керергә әзерләнеп йөргән Шакир Мөхәммәтшин сүзне түгә- рәклоп куйды: — Аңа урысы, татары юк. Аңа барлык халыклар да бер һәммәсен дә тигез күргән ул безнең Ленин! Бәхәссез. авылдашымның бу сүзләре тулысынча хак. Ләкин бер татарлар гына түгел, башка милләт кешеләренең дә Ленинның бик күп сыйфатларын үзләренә охшатып юрауларын, аның төсендә, фигыльгадәтендә үзләренә иң якын охшашлык оерлыгы белән горурлануларын бик күп мәртәбәләр ишеткәнебез бар безнең. Әйе, Ленин һәркайчан халык белән бергә! Мин Казанда яшим. Казанда! Нужа белән кумыйм дөньяны. Өй түремдә юкә чәчәкләре, Торган җире к — Ленин урамы нь!ң моң-зарын ул бик иртә ишеткән. аларның авыр тормышларын иргә курган һәм халыкка тирән мәхәббәт аның йөрәк түренә бик иртә салынган. Казан. 1887 елның 4 декабре. Әнә шул көннән башлап унҗиде яшьлек Ульянов киләчәккә кыю карап атлаган. Беренче тапкыр кулга алыну. Сөрген. Тагы бала чактан ук таныш Кокушкино, таныш урамнар, таныш тыкрыклар, таныш өйләр, таныш читәннәр, арык ат җигеп, җир сукалаучы, авыр хезмәттән арка бөкреләре чыккан, ыштыр-чабаталы крестьяннар. Ул хезмәтчел халык белән нык аралашып яши. Бөек Ленин беренче революцион чыныгуын безнең һәммәбезгә якын, һәммәбезгә кадерле Казан туфрагында ала. Совет Татарстаны кешеләре моның белән бик хаклы рәвештә горурланалар Кокушкино авылы кешеләре Ленинны үзләренең авылдашлары дип саныйлар Аларның 1922 елда Ленинга язган хатларында шундый җылы сүзләр бар < Совет властеның беренче чакыруы буенча. 1917 елның Октябренда без барлык алпавытларның, шул исәптән кулак Николай Фадеевның да кирәкләрен бирдек 1918 елда барыбыз да бер кешедәй булып, Кызыл Армиягә киттек һәм Совет Россиясен аңа һөҗүм итүче дошманнардан. алпавытлардан, генераллардан һәм капиталистлардан саклап калдык Сүзебезне тәмамлап, синнән сәламәтлегеңне саклавыңны үтенәбез, чөнки син безнең бөтен Россиягә бердәнбер кеше. Мәктәп салгач, безгә кунакка килүеңне үтенәбез, (И. Кондратьев. «Ленин Казанда»), Йөрәктән чыккан гына йөрәккә җитә дигән сүз бәр. Халык, ил язмышын кайгыртып, чын йөрәктән чыккан Ленин сүзләре башкаларның йөрәгенә, күңелләренә барып тоташа. Яшь Совет дәүләте илебез җиренә беренче якты нурларын сибә башлаган авыр елларда аның татар әдәбияты белән, аерым алганда Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксынуы нинди киң күңелле һәм игътибарлы икәнен күрсәтә. Бу безнең хәзерге заман язучыларына да тылсымлы бер көч. рух күтәренкелеге биреп тора Без даими рәвештә теге яки бу уңай белән Ленин әсәрләренә, ул калдырган бай мираска мөреҗәгать итәбез. Ул көч чыганагыннан даими рәвештә үзебезгә фикер байлыгы алабыз Шагыйрь Сибгат Хәким әйткәнчә, күңелебез бик еш кына Ленин белән киңәшә. Ленин белән сәйләшә. Чөнки бөек илебезнең, халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге Ленин идеяләре белән бик тыгыз үрелгән, бик тыгыз бәйләнгән. Ленин фикерләре халык мәкальләре, халык әйтемнәре булып, телдән-телгә күчәләр. Менә кайбер мисаллар: — Эшче-крестьян — илнең төп таянычы — Кызыл Армияне күз карасы кебек сакла, ныгыт. — Ашлык өчен көрәш — социализм өчен көрәш •— Совет власте плюс электрлашу — коммунизм дигән сүз. - Дөрес куелган учет — социализм. — Иң гадел закон — Совет законы. — Халыктан узып эш итмә. — Халыкның сүзенә һәркайчан колак сал. — Киңәшеп, килешеп эшлә. — һәр милләт, һәр халыкны тигез күр — Укырга, укырга һәм тагы бер кат укырга. — Байлар, капиталистлар — сугыш чукмарлары. — Кем эшләми — шул ашамый. Безнең матбугатта һәм китапларда еш кына Ленин әсәрләреннән өзекләр алына Бллар. вакытлар үтү белән алар да халык теленә күчеп яшиләр. Без үзара сөйләшкәндә яки җыелышларда төрле профессия кешеләре авызыннан «Ленин болай дигән, Ленин менә ничек әйткән», рәвешле сүз кыстыруларны гел очратып кына торабыз. Җыеп кына әйткәндә, тормышыбызда Ленин иң якын киңәшчебез ул. IV Халык үзенең иң нечкә тойгыларын, иң нечкә хисләрен җырга салып бирә. Җырларда туган як табигатенең матурлыгы, зифалыгы һәм, шуңарга үрелеп, лирик героиның кичерешләре гәүдәләнә. Бездә Ленинга багышланган җырлар да күп. Ул җырларда Ленинга, партиясе тирән мәхәббәт, тиңсез ихтирам, кешеләрнең чын күңел нуры чагыла. Шуның белән бергә, ул җырларда илнең үсеш биографиясе, аның ышанычлы адымнар белән алга баруы да бек ачык тәсмерләнә. Җырларның үзләренә сүз бирик: Даһи юлбашчы әйткәннәрнең тормышка аша баруын, ленинизм идеяләренең җир шарына киң таралуын, аның җиңелмәс куәткә ия булуын тасәирлаган күп җырлардан берничәсен искә төшерик; Коммунистлар партиясенең какшамас көче — бердәмлектә, татулыкта, үзара киңәшкә кереп эшләүдә. Бу — безнең коннәрдә дә иң үзәк бурыч, иң зарури бурыч. Ленин сызган юлдан дистәләп илләр атлый хәзер. Ленин ул — киләчәккә маяк, аның алдында кора давыллар артка читенә. Күгәрченнәр җиргә төшә Боек Ленин сызган юлдан Бергәләп гөрләшергә. Аппарабыз дөньяны. Ленин бабай эшчеләрне Чакыра берләшергә. Урман аша ярылып ята Кара сусар эзләре. Ак мамыктан ясый икән Безнең эчен маяк булды Сандугачлар ояны Ленин бабам сүзләре. Ленин! Партия! Октябрь! Шушы еч сүз. шушы өч таң — безнең өчен тормыш диңгезе, безнең өчен мәңге сүнми торган кояш! Безгә сыйнфый азатлыкны да, милли азатлыкны да шушы оч таң бирде Безнең тагар халкы бу турыда чын күңел кайнарлыгы белән лоне ничек җырлый: Бакчада таллар булмаса, Рәхмәт Ленин бабабызга Сандугач кунмас иде. Матур тормыш биргәнгә Ленин бабай юл сыэмаса. иде 6 "'“ «ешлерииде Ал чәчәк ата чия. Кошлар кунган имәнгә. Җиңүләрдән җиңүләргә Яфракларын игәнгә. Алып бара партия! Моннан күп еллар элек, яшь егет Ленин Казан урамнарыннан киләчәккә караган һем шуннан безнең бүгенге көннәрне күргән. Ул көннәр килде. Бөек кешенең тормыш юллары башланган Идел буйлары, Татарстан күптән инде чабатасын салды, агач сукаларын музейга тапшырды сукыр лампаларны чүплеккә ташлады. Яңа тормыш яңа сулыш! Бетен җирдә машиналар. Ильич лампалары Илебезнең уртак байлыгы нефтьнең ечтән бере Татарстан җирендә чыгарыла. Алтын кырлар! Яңа тезелешләр! Без яшәгән якларда Зәй ГРЭСы үзе генә дә элек бетен Россия биргән егәрлектән күбрәк коч. күбрәк нур. күбрәк яктылык бирә Мондый киң колачлы пәһлеваннар нихәтле бездә! Болар барысы да Ленин идеяләре, коммунистлар партиясе тудырган могҗизалар. Ленин уйлары — безнең бүгенге тормышыбыз! Ленин безнең иҗат көчләрен канатландырып, йөрәкләребездә яши, мәңге яши!