КЕЧКЕНӘ ГЕНӘ БЕР ИСТӘЛЕК
Егерменче еллар татар әдәбияты терле әдәби берләшмәләр, алар арасында барган үзара ызгышлар белән дә аерылып тора Ул вакытларда аеруча «пролеткультчылар» тәэсире зур булды. Әдәбиятка алар анархизм һәм нигилистик тенденцияләр алып килделәр. Озак та үтмәде, тагын бер агым—футуристчылар, сулфчылар аерылып чыктылар Дөрес, «сулфчылар- ның» гомере бик кыска булды Бу әдәби берләшмә бер ике ел гына яшәде. Ләкин шулай да социалистик реализм методын тел корал итеп алган совет әдәбиятының үсеп китүенә алар зур тоткарлык ясадылар. Татар әдәбиятына килеп кергән мондый чит агымнарның вәкилләре — пролеткультчылар. футуристлар, алар шаукымына ияргән кайбер язучылар үзләренә охшамаган пролетар язучы һәм шагыйрьләргә халык алдында «Әдәби суд» оештыруны модага керттеләр. Шундый суд, мәсәлән, Һади Такташка да оештырылган иде. 1924 елның язы Элекке Чернышевский һәм Пионерский урамнарының чатындагы коммунистик клуб йортында (хәзер авиацид техникумы бинасы) шагыйрь Һади Такташка әдәби суд булачагы мәгълүм булды Клуб залы халык белән шыгрым тулы Биредә укучы яшьләр, яшь язучылар да бар. Ара тирә гаскәриләр дә күренгәли Суд сулфчылар тарафыннан оештырылды. Такташның әдәби алымнарын кискен тәнкыйть күзлегеннән карап тезелгән доклад белән Татар коммунистик университетында (ТКУда) укучы Ризванов дигән кеше чыкты. Кызганычка каршы, докладның твп фикерләрен тулысынча язган кәгазьләрем югалган Шулай да фикер алышуда катнашкан кайбер иптәшләрнең, Такташның һәм Гаяз Ризвановның йомгаклау сүзе язылган кәгазьләре сакланганнар Суд барышында вакыйга ничек язылган булса, шулай ук бирүне мәслихәт күреп, судның барышын шул тәртибендә китерәм Хәтеремдә калганча, докладчы Ризванов «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын тәнкыйтьләде Алай гына да түгел, «Такташ сәяси белемсез.. Ул революция темпын сизә алмый Такташ эшчекрестьян шагыйре түгел, вак буржуаз шагыйрь.. Такташны алкышлаучыларның күбесе мещаннар иде», дигән сүзләрне әйтте Аның докладында Такташ иҗатын аңламый тәнкыйть итү ачык күренде Конкрет дәлилләр белән исбатлау булмаганлыктан, фикер алышу да бик шау-шулы булды Фикер алышуларда катнашкан Ф о а д Соловьев: «Такташ үзенең соңгы шигырьләрендә үткән көннәрен каһәрләгәнен күрә торып, аны үз арабызга ала алмыйбыз, дип әйтү дөрес булмас»,— диде Исмәгыйль Хәмзин: «Ризванов үзенең докладында тулы дәлилләр күрсәтә алмады Такташның «һәйкәл ясыйбыз» дигән шигыреннән бер өзеген генә тикшереп. үз хакында гына — индивидуально — язган, диде Ә чыннан караганда Такташ үзенең шигырен һәйкәл итеп күрсәтергә тырыша Шулай да без аның хәзерге яшьләргә әдәбиятта юл ачканын тәкъдир итәргә тиешбез Ул бит милләтче, динче булмаган. мещаннар арасына кермәгән Такташта поэтическое чутье бар» Трибунада тагын бер гаскәри (фамилиясе язылмаган) "Такташның язмаларына суд ясау иртәрәк Аның хәзер үзенең юлын үзгәрткәнен күрәбез Шуңа күрә дә, ул киләчәктә пролетариат шагыйре булырга тиеш, дип уйлыйбыз». Кәбиров' «Меньшевиклар, правый эсерлар исеменнән трибунага чыккан Такташны арабыздан чыгарып ташларга кирәк. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә шулай ук - Һади Такташ үзенең чыгышын бик борчылып башлады Торган саен кыза барды Тавышында ачу яңгырады Кеченә нык ышанган, алдагы чыгышларга бер до исе китмәгән сыман, гайрәтле тавыш белән кычкырып сөйли: «Ни өчен бу суд оештырылды. дигән сорау туа. Соңгы вакытларда газета битләрендә минем язмаларга шактый тәнкыйтьләр булып утте. Мин алар- ның күбесенә кушыла бардым. Хаталарым булганын мин, әлбәгтә, инкарь итмим, ләкин мин әле хәзергә кадәр аз вакыт эшләгәнлектән. яшьлегемне дә искә алганда, әле миңа әдәби суд ясарга иртә иде Тик минем соңгы вакытларда гигантларча адымнар белән алга китүемне күреп, тизрәк диспут ясарга булдылар. Мин бу турыда сулфчыларның үзләренә дә әйттем. Доклад турында шуны гына әйтәм — бер генә дә ачык һәм җитди дәлилләр китерелмәгән Шигырьләрнең аерым бүлекләрен алып сөйләсә дә, берсен дә аңламаганлык күренеп тора. Минем сыйнфый чыгышым крестьян семьясыннан. «Җир уллары» шигырем алдынгы марксистлар тарафыннан минем беренче революционный әсәрем, дип кабул ителде. Такташ үзенең шул әсәрләрен язган вакытта бу иптәшләр нәрсә карадылар икән соң? Ә Такташны шул әсәрләре өчен чуть үтермәделәр. Әле футуристлар тормышка, аның эченә керә алганнары юк Такташ инде күптәннән бирле тормыш уртасына кереп, мещаннарга каршы сугыш уты ачты. Такташта рево- люционнасть юк, дия алмыйсыз. Доклад чик минем бер дәвердәге шигырьләремне генә алып күрсәтә дә, нигә соң ул минем соңгы дәвердә иске тормышка каршы атап язылган шигырьләремнең берсен дә тикшерми? Мин, шушы көннән башлап, үземнең идеологиядәге ялгышларыма крест куйдым. Тәнкыйть сулфчылар тарафыннан барганлыктан, алар турында да бераз тукталып үтәргә уйлыйм. Диарда психологическая искренность юк. Алар техниканы, машина- заводларны җырлап, аларны кем эшләп чыгарганын әйтмиләр, яшерәләр Ә Такташ, революциягә ныклап катнашканлыктан, тормышның эченә керә. Пролетариатның юлбашчысы Ленинны язарга сүз таба алмаган бер кеше, ничек итеп шулкадәр зур гвардиянең алдыннан барырга батырчылык итә?— командир мин, Ди. Демогогия таратасыз, эшләми торып, звание алмакчы буласыз. Такташ революциягә киләме, юкмы, дип көтәсе юк, ул хәзер килгән инде». Докладчы Ризванов үзенең соңгы сүзендә: «Такташ үзенең чыгышында елап сөйләде Такташны бары печән базары вәкилләре генә яклап чыкты. Мин аларга игьтибар итмим»,— диде. «Кызыл Татарстан» газетасының 13 май санында бу диспут турында шундый юллар язылды: «Ачы фактларга таянып, бу диспутның интрига өчен генә эшләнгәнлеген исбат иткән Һади Такташ зур аудитория тарафыннан давыллы алкышлар белән каршыланды. Һади Такташ үзенең иҗаты белән көннән көн пролетариат идеологиясенә якынлашуын, футуристлардагы ялгыш идеологияне, сайлыкны, талантсызлыкны байтак мисаллар белән күрсәтеп үтте Диспуттагы фикерләрнең күпчелеге Һади Такташның пролетариат идеологиясенә якынлаша баруын, бу көчле каләмнең эшчекрестьян- нар тормышыннан тирән мәгънәле инкыйлаби әсәрләр бирә башлавын тәстикъ иттеләр. Шагыйрьне кат-кат алкышлагач, резолюциясезнисез генә диспут ябылды».