КАНАТЛАР КАЯ ИЛТӘ?
Хыялымда үземне, аз гына вакытка булса да, укучы бала итеп хис итәм. Менә, мәктәптән кайтышлый, китап кибетенә керәм. Нинди китаплар кайтты икән — яңалары, кызыклары. И и н! Күп икән алар монда... Шунда, ничектер, бер китапның тышлыгына игътибар иттем. Күгелҗем фонда — ак җилкәнле ялгыз көймә. Мачта тирәсендә бер кош канатын җәйгән. Китапның исеменә, авторына күз төште: «Канатлар кая илтә?» Гариф Ахунов, Тпз-тиз китапның битләрен актара башладым. Теге биттән, бу биттән аерым җөмләләргә күз төшереп үттем. Менә бер жирдә: «Булат Әлмәт шәһәренең иң зур, иң якты мәктәбендә алтынчы класста укый», диелгән. Димәк, әсәрдә сүз нефтьчеләр турында бара икән. Нефтьче була инде бу Булат. Тагып караштырам. Әй, юк нкән._ «Әкият батыры ничек туган илгә кайтты» дигән бүлеккә күз йөртеп чыктым да, Муса турында икән бу дип уйладым Әнә, «Җәлил» дигән махсус бүлек тә бар икән. Тагы — Михаил Девятаев, Газинур Гафиятуллин, генерал Сафиуллин, Брест каһарманнары. 165 герой- Әһә, безнең илне фашистлардан саклап калган үлмәс батырлар турында икән бу кнтап. Укырга яратам мин андыйларны. Тагын битләр актарам, тагын укыйм: «Татарстан кырларында дүрт меңгә якын скважина фонтан атып тора . Советлар Союзында чыгарыла торган барлык нефтьнең өчтән берен Татарстан бирә*.. Юк, башлыча нефтьчеләр турындадыр, ахры, бу китап. Булат та, Зиннур да, капитан да, профессор да булмаслар, ә Корбан Валиев, Михаил Грннь кебек атаклы нефтьче булырлар, алариын даннары бөтен илгә таралыр! Алай дисәң, бик борын-борын заманнар турында да язылган анда Алтынчы гасырлар... унынчы гасырлар... Болгар ханлыгы. Казан ханлыгы, Пугачев явы. революцион хәрәкәт, Октябрь җилләре. Тарихи китап булып чыга түгелме? Булат белән Зиннур да юкка чыктылар бит «Әле ул чакта Булат белән Зиннур дөньяда булмаганнар. Алариын әтиләре дә булмаган. Бабалары, хәтта җиденче буын бабалары да булмаган». Шулай да, нәрсә турында булыр икән бу китап? Шунда китапның төрле язуларын янадан карый башлыйм. Әһә, «Туган җир турында повесть» диелгән якән һәм «Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен» дип тә күрсәтелгән. Димәк, нәкъ менә минем өчен язылган нкән бу китап. Ә нәрсә турында икәнен тәгаең белү өчен, аны баштан ахырынача укып чыгарга кирәк... һәм мин аны. өйгә алып кайтып, бик җентекләп укып чыгам: урта яшьтәге мәктәп баласы булып та, шушы рецензияне язучы булып та. Башта ук әйтел китим: һәр икебезне кызыксындырды ул. Китап кибетендә битләрен актарганда игътибар ителгән төрлетөрле вакыйгалар, кешеләр, эшләр, чорлар чыннан да барысы да бар анда Ләкин алар, башта бик күп төрле һәм таркау булып күренсәләр дә, оста кул белән бер җепкә тезелгәннәр, һәм ул җепнең очы Булат белән Зиннурда. Туган җир турында, Татарстан турындагы повесть әнә шундый үзенчәлекле, мавыктыргыч формада язылган. Еллар һәм чорлар буйлап, шәһәрләр, авыллар буйлап, күп кешеләр һәм алариын эшләре белән танышып, без шул нке малай белән бергә кызыклы сәяхәт итеп йөрибез- Китап туган илебезне, туган җирләребезне — үткәнен һәм бүгенгесен — киңрәк, тирәнрәк, тулырак белергә-өйрәнергә өнди, аның кадерен белергә, аны ярату көчен арттыруга булыша, аныи данын, куәтен тагын да үстерү өчен, аны дошманнардан саклау өчен, тарихи зур юл үткән ата- аналар эстафетасын. Чапайлар. Мусалар байрагын югары күтәреп бару өчен үз-үзең- ие аямыйча көрәшергә кирәклеген дә гел искә төшереп тора. Әйткәнебезчә, кнтап, асылда, Татарстан тарихы, татар халкы тарихы, халыклар дуслыгы турында. Әмма ул балалар өчен язылган, һәм аны әдип язган. Шуна күрә дә ул гадп тарих китапларыннан, .мәктәпләрдә укыла юрган тарих дәреслекләрен- нәи аерылып тора. Анда, тарихны сөйләпкүрсәтеп бирү өчен, үзенчәлекле, уңышлы мавыктыргыч алымнар кулланылган. Булат белән Зиннур исемле ике укучы малай тарих дәресен яраталар, аның белән нык кызыксыналар. Аларның бу кызыксыну-мавыгулары шуңа барып җитә ки, үзләренең исемнәрен дә тарихка кертеп калдырырга уйлыйлар. Тарих дигәнебез шуннан башланып китә дә. Ике малайның уйлары һәм эшләре, төрле сәяхәтләре һәм маҗаралары аша автор укучыга кызыклы итеп, мавыктыргыч итеп тарих дәресе бирә. Монда китапның эчтәлеге турында сөйләп торуның кирәге юктыр дип уйлыйм. «Татарстан дигән ил кайда?», «Батырлар ватаны», «Үткәннәргә сәяхәт», «Ике бәйрәм. ике туй», «Шәһәрләр сөйләшә» — болар китап бүлекләренең исемнәре Шушы бүлек исемнәре һәм С. Хәким. Г. Тукай, Ф. Кәрим, X. Туфан, Н. Исәнбәт, Ә. Давыдовларның һәр бүлек алдында эпиграф игеп китерелгән шигырьләре аның эчтәлеген, колачын, язылу стилен күрсәтеп торалар. Татарстанны, аның тарихын, үсешен автор безнең бөек Ватаныбыздан аерып алып түгел, ә аның аерылмас органик бер кисәге итеп күрсәтә алган. .Моның да үзенчәлекле алымнары бар. Менә Булат белән Зиннур алларына Татарстан картасын җәеп салганнар. Зиннур республикабызның зурлыгы, киңлеге, анда күпме шәһәр, район булуы турында мәгълүм саннарны сөйли Булат аны туктата. «Профессорларча килеп чыга, гел цифрлар гына, болай ярамый», ди. Си i шуны әйт әле, 67 мең квадрат километр дигәнең азмы, күпме ул?» Бу сан конкретлаштырыла: Татарстан җирләре ике Бельгия, дүрт Израил мәйданы хәтле икән Татарстанны илебезнең башка республикалары белән дә чагыштырып чыгалар . Шунда кинәт бер ачыш та ясала! Сәнгатьчә алым буларак кызыклы һәм әһәмиятле бу урынны китапның үзеннән күчереп китмичә һич булдыра алмыйм. «Булат дустының сүзләрен картадан күзен алмый тыңлап утырды. Кинәт ул сөенеп кычкырып җибәрде: — Кара әле бер генә. Күрәсеңме менә моны? — Нәрсәне? Нәрсәне? — диде Зн тур, акламыйча. — Сон картаны әйтәм бит наде. Зиннур, күзлеген сөртә-сөртә, Татарстан картасына озак кына карап торды, ләкин берни дә аңламыйча, җилкәсен сикертеп куйды. — Юк, син ныгытыбрак кара. Күрмисеңмени, Татарстанның чикләре гел менә Советлар Союзының чикләре төсле бит. Бу ачыштан шаккатып калган Зиннур тагын бер тапкыр күзлеген сөртеп кнде. — Кызык! Кара син аны! Алайса, болай була; зур нл — әнисе, кечкенә ил — анын баласы! Дөресме? — диде ул, Булатка төбәлеп. — Бик дөрес, нәкъ шулай! — диде Булат, дустының сүзләрен хуплап» (20—2! битләр). Җиңел дә, балаларча да, ә нинди тирән эчтәлекле эпизод! Зиннур белән Булат үзләренең туган якларын өйрәнәләр, аның кешеләрен, аерым әһәмиятле вакыйгаларын бүгенгенең тарихы итеп кәгазьгә, рәсемгә, магнитофон тасмасына терки барып, шуның белән уз исемнәрен дә тарихка кертеп калдыру турында хыялланалар. Ләкнн, балаларга хас булганча, шул эшләрнең барысын да беркемгә белдермичә, яшертен алып баралар Әсәрнең маҗаралы моментлары әнә шул серлелеккә бәйләнгән. Җыйналган материаллар күбәя баргач, аларны каядыр яшерергә, инде күмеп үк куярга вакыт, дигән карарга киләләр. Моның өчен мәктәпнең ярым ташландык подвалын нң жайлы урый дип табалар, кыйммәтле төргәкләрен шуның идән астына күмәләр. Ләкнн аларның бу эшләре ачыла һәм алар кайберәүләр тарафыннан җинаятьчелектә гаепләнәләр: «Стена җимереп, подвал басалар диген, ә!» ди бер укытучы Әмма, аларның күмеп яшергән төргәкләрен табып алып, андагы материаллар белән га нышкач, вакыйга икенче юнәлеш ала һәм, директор бүлмәсендә бу мәсьәләгә багышлап үткәрелгән махсус киңәшмәдә, малайларны яклап калалар... Китапның характерлы, үзенчәлекле бер ягы тагын шунда, ул бик конкрег бер җирлектән торып язылган. Бу — Әлмәт. Китапның катлаулы, әтрафлы сюжетын бергә туплый торган Булат белән Зиннур — Әлмәт мәктәбе укучылары. Китап Әлмәт белән башлана, Әлмәт белән төгәлләнә. Татарстанның бөтен тарихын, үткәнен һәм бүгенгесен, шәһәрләрен һәм авылларын, экономикасын һәм культурасын, әдәбиятын һәм сәнгатен, төрле өлкәләрдәге атаклы кеше- ләрен кызыклы формада сөйләп биргән Бу китап бик конкрет җирлектән торып, шуңа акцент ясап язылган. Моңа каршы бер сүз дә әйтеп булмый. Дөрес эшләгән автор, үзе яхшы белгәң-өйрәнгән, үз нткән-яраткан «ирлектән торып язган. Әгәр шулай бул- .часа, ихтимал, без аның интонациясен, кан тибешен тиешенчә тоя алмый калган да булыр идек. Аннары, шунысы да бар бит: Әлмәт, республикабызның көзгеләреннән берседәй булып, бер тамчы суда зур дәрьялар чагылганы кебек, Әлмәт хәтле Әлмәттә, аның тарихында, аның үсеш темпларында, аның тоткан урынында безнен Татарстаныбыз үзе чагыла түгелме?! Шулай бу. Китапның кимчелекле яклары бармы? Аз гына булса да. алары да бар икән. Әсәр баштанаяк диярлек бер сюжетка корылган, аны Булат белән Зиннур уйлары, эшләре, маҗаралары белән бәйләп алып барыла. Отышлы алым. Әмма монда эзлеклелек юк. Менә без татар халкының килеп чыгышы, үсеш тарихы. Россиядә Октябрь жилләре башлану турында укыйбыз. Аерым бүлекләре бу зур тарихның аерым этапларына багышланган. «Чал тарих ни сөйли» бүлегендә алтынчы гасыр, унынчы гасыр, Болгар ханлыгы, Казан .ханлыгы турында сүз бара. Әмма малайлар — Булат. Зиннур — юк. Автор баштанаяк үзе сөйли. «Ямәлкә тавы» бүлегендә — исеменнән үк күренеп тора — Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар хәрәкәте, анда Идел буе халыкларының, татарларның катнашы турында бәян ителә... Ә безнең малайлар һаман юк. «Азатлык жилләре» бүлегендә. шулай ук исеменнән үң аңлашыла, Октябрь революциясенә хәзерләнү еллары турында сөйләнелә. Балалар биредә дә юк. Шулай итеп, китапның бу өлеше үзенең язылыш алымы ягыннан, ничектер, аерылып тора, гади тарих язу формасында алып барыла. Ә бит ул бүлекләрнең һәркайсын шул ук Булат. Зиннур уйлары аша да бирергә мөмкин булыр иде һәм ул чакта озынга сузылган бу тарих (100 биттән артык) уңышлы башланган һәм сонра да шулай дәвам нттерелгән сюжетның аерылмас бер кисәге булып калыр һәм укылыр иде. Булат белән Зиннур Казанда. Үзәк музейда булганда да экспонатлар яныннан йөгереп кенә үтәләр кебек. Ә бит тагар халкының. Татарстанның китапта башта коры сөйләнгән тарихын күрсәтүдә нәкъ менә шул уңайдан файдаланылган булса, малайлар читтә торып калмаган булырлар иде. Шундый ук кимчелек Девятаев биографиясенә дә хас. Гомуми жанлы. динамик стильдән аерылып тора. Ул гел үзе сөйли, озын нтеп сөйли. Хикмәт аның 20 биткә сузылуында да Түгел: тан калырлык батырлыклар эшләгән герой ул Девятаев һәм аның турында тагын күбрәк һәм озынрак нтеп тә сөйләргә мөмкин. Тик аны шулай ук малайлар кичерешләре белән аралаш- гырырга мөмкин иде. Ә автор малайларның магнитофонны көйләп, язып алулары белән генә чикләнгән. Аннары «капонир», «струбцин» кебек аңлашылмый торган сүзләр дә очрый анда. Малайларның «подвалны басып керү»ләре җинаять түгел, ә бик кызыклы, патриотик эш икәне ачыклангач, тарих укытучысы Бари абый Янчурин. башка классларның да җитәкчеләре белән бергә, пионерлардан кызыл эзтабарлар төркеме оештыра. Алар, штабтан махсус задание алып. Бөгелмә, Ленпногорск, Баулы, Җәлил, шәһәрләре пионерлары белән хат языша башлыйлар. Кама буе шәһәрләренә — Алабугага, Чис- тайга, Чаллыга, Зәйгә дә шундый хатлар китә. «Ләкин боларның барысы да хәзергә яшерен рәвештә эшләнде,—дип яза Г. Ахунов. — Булат белән Зиннур бу хакта берни белмиләр» Мәктәптә ниндидер яңа хәрәкәт башлануы турында алар нәрсәдер сизенәләр, әлбәттә. «Ләкин безнен яшь тарихчылар, — дип дәвам итә автор. — күпме генә тырышсалар да, иптәшләренең серен әйттерә алмадылар. Аларны гүя бөек бер аит берләштерә, һәм алар берни әйтергә теләмиләр иде» (111 бит). Башта ике малайның — Булат белән Зиннурның — үз эшләре турында сер саклаулары аңлашыла. Ул мөмкпн һәм ышандыра. Шулай кызыграк, мавыктыргычрак та булып чыга. Әмма бөтен мәктәп күләмендә укытучылар җитәкчелегендә үткәрелә торган зур эшне Булатлардан сер нтеп яшертен эшләү ышандырмый, моның кирәге дә юк. Гомумән алганда уңышлы, кирәкле, файдалы бу китап бер генә тапкыр басылып калмас, укучылар, бигрәк тә яшьләр, мәктәп балалары тарафыннан аңа сорау күп булыр дип уйлыйм. (Кнтап Мәскәүнең «Детгиз» нәшриятында рус телендә дә басылды.) Шуңа күрә дә, икенче басмаларын хәзерләгәндә, автор аны янадан карап чыгар, әйтелгән кимчелекләрне төзәтер, уры- ны-урыны белән яңартыр, өстәр әле, дип ышанырга кирәк. Башта хятапяын тышлыгы турында берничә сүз әйтелгән иде. Тагын шуны өстисе нилә бу китапның эчке һәм тышкы оформлениесендә художник И. Язынниның хезмәте зур. Киң диңгездә җилфердәп торган жилкән, ана тоташып җәелгән кош канатлары —• яхшы символ ул. Булатнын капитан булырга хыяллануы — тышкы ассоциация генә. Ә тиран эчтәлек — китапның үзендә, анын азагында. Бер төркем мәктәп балалары туган ил буйлап походка чыгып китәләр. Аларны юлга озатканда, Бөтенсоюз походының үзәк штабы вәкиле атаклы генерал сөйли: «. .Бабаларыгыз һәм әтиләрегез сезгә зур мирас калдыралар. Завод автоматлар һәм яна калалар, университетлар һәм театрлар, атом бозваткычлары һәм радио башнялары... Сез бай мирас аласыз! Ләкин әле бу без калдыра top: ай байлыкның иң зурысы түгел. Фән йортларында белем атып, хезмәт иясе халкы җыйган тәҗрибәне кабул иткәч, сез канатлы буласыз. Ләкин канатлар кая илткәнне сез белергә тиешсез. Әгәр әтиләрегезиең батырлыгын, хезмәт яратуын, илгә һәм партиягә турылыгын мирас итеп алсагыз, әгәр Ленин идеяләренә гомер буе турылыклы булып калсагыз — әнә шул чагында сез чын мәгънәсендә канатлы булырсыз! Хәерле юл сезгә!» Китапны укып чыккач, без дә барлык яшь укучыларга, иртәгесе көннең төзүчесе һәм хуҗасы булачак яшь канатларга, хәерле юл телибез. «Канатлар кая илтә?» дигән сорауга җавап бер: катлаулы тормыш диңгезендә ата-аналар үткән данлыклы юл буйлап, тагын да яктырак, гагын да бәхетле, шатлыклырак киләчәккә —коммунизмга илтә ул канатлар.