Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГЫЙБАД АЛПАРОВ

Узган елның денабренда күренекле тел галиме, педагог һәм жәмәгать эшлеклесе, профессор Гыйбад Алпаровның тууына 80 ел тулды. Гыйбад Хәбибулла улы Алпароә 1888 елның 3 денабренда хәзерге Башкортстан республикасының Авыргазы районы Норманай авылында туа берничә еллар авыл мәктәбендә укыганнан соң Гыйбад. Уфага ннлеп. Госманил һәм Галил мәдрәсәләрендә белем ала ә 1913 елда Казанда Учительская школаны тәмамлый Гыйбад Алпаровның ижат һәм ищтимагый эшчәнлеге Совет властеның беренче кеннәреннән үк башлана диярлек 1919 — 21 елларда ул Уфада укытучылык итә. бер үк вакытта «Кызыл юл» һәм «Урал» исемле газета редакцияләрендә дә эшли: сотрудник була, секретарь һәм редакторлык вазифаларын башкара. 1921 елда Гыйбад Алпа- ров. дәвалану Һәм сәламәтлеген ныгыту ечен Урта Азиясе жибәрелә Каты авыру булуына карамастан, анда да ниң күләмдә жәмәгать эшләре алып бара: партил мәк тәбендә лекцияләр укый торле газета-журнал редакцияләрендә («Чолпан» -Ак жол-. -Төрнмән мәдәнияте» һ. б) эшли. Биредә ул үзлегеннән теркмән. наэакъ, кыргыз һәм үзбәк телләрен ойрәнә бу исә аның алдагы гыйльми эшчәнлегенә зур ярдәм итә Берничә елдан соң Г Алпаров яңадан Уфага кайта, Башкортстан мәгариф комиссариаты наршындагы гыйльми үзәктә эшли башлый һәм -Белем- журналында сенре- тарьлын итә. 1926 елда ул Казанга күчеп килә. Гыйбад Алпаров бары совет власте елларында гына чын мәгънәсендә зур галим булып житеште 1928 елда ул Ленинград йончыгыш институтының терни телләр бүлеген 1930 елда шул ун институт каршындагы аспирантураны тәмамлый Ленинградтан Казанга кайткач Гыйбад Алпаров педагогия институтында һәм шәһәребезнең башка уку йортларында татар теле, шулай ук гомуми тел белеме буенча лекцияләр укый, тел белеменең торле тарманларына иараган фәнни тикшеренү эшләре алып бара аспирантлар һәм яшь белгечләргә житәнчелен итә Г. Алпаров. каты һәм озак авырудан соң 1936 елның 31 июлендә Казанда үлә. Кыска гына иҗат гомерендә Гыйбад Алпаров тел белеменең терпе тармакларына нараган дистәләрчә фәнни хезмәт бик нүп мәкаләләр калдырды Аның -Татар теленең шәкли нигездә грамматикасы». -Тел белеменең нигез мәсьәләләре- кебек совет чорында язылган хезмәтләре хәтта ниң катлау укучыларга дә яхшы таныш 1945 елда Тел әдәбият һәм тарих институты Гыйбад Алпаровның «Сайланма хез- м-этлере-н бастырып чыгарган иде Бу китап инде нүптән таралып бетте Аның тезә- телгән һ.м тулыландырылган яңа басмасын чыгарырга вакыт. Бу — галимнең нүп кырлы фәнни эшчәнлеген ихтирам итү билгесе һәм тел галимнәре, югары мәктәпләрнең укытучылары, шулай ук студентлар ечен файдалы кулланма булыр иде.