Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДИҢГЕЗ ЭЗЛИМ

Китап киштәләренә ай саен диярлек дистәләгән яна шигырь җыентыклары өстәлеп тора, һәрбер яңа җыентык — укучы өчен шатлык. Әгәр дә электән яратып укыган шагыйрьнең яна җыентыгын очратсаң, куаныч икеләтә арта. Рәдиф Гатауллин да менә берничә ел инде укучыларны үзенең җыентыклары белән куандырып килә. Шигырь — заманның поэтик һәм интеллектуаль көзгесе ул; бигрәк тә яшьләрнең канатлы аты, моңлы сазы. Шигырьләрдә һәр буын үзенең уйхисләрен, каршылыкларын, интеллектын һәм идеалларын чагылдыра. Рәдиф Гатауллиннын «Диңгез эзлим» исемле яна шигырьләр җыентыгы турында сүз алып барганда, аның элек дөнья күргән җыентыкларын искә алмыйча китеп булмый Бу өч җыентык шагыйрьнең өйрәнү, үсү дәверен гәүдәләндерәләр һәм темалары, материалы, композицияләре буенча шигъри трилогия хасил итәләр. Киләчәктә аларг.ын бер тышлык эчендә дөнья күрүләре дә бик мөмкин. Беренче «Гөлләр су сорыйлар» исемле жыенгыгында шагыйрь күп нәрсәгә хыял, романтика күзлегеннән карый иде әле. Бу аның шагыйранә балалыгы нде. «Кояшлы утрауларэында ул инде тупланылган тормыш тәҗрибәсе нигезендә хыял белән тормыш фактларын синтезлаштыра баштады. Кайбер хыяллары тормышка ашу ал дында торды. Аның хыял белән союзы нык әле һәм «Буй-буй кофга_. зәңгәр күлмәк...» «Бала чак истәлеге—*, «Мин элекке һаман—» шн гырьләрендә көчле ассоциация һәм кабат ланмас поэтик картиналар тудырылган. Бу шигырьләр үзләренең тирәнлеге» сәнгать лелеге белән аерылып тора. «Чао аморе* шигырен шагыйрь буржуаз 1ыибар.1ык, буржуаз җәмгыятьтәге сәнгать һәм сәнгать кешеләре язмышы трагедиясенә полемика рәвешендә корырга теләгән. Үз максатына ирешә дә язган, ләкин шигырьне, никтер. «Без оптимист» дигән декларатив аваз белән тәмамлаган. Оптимистларда каршылыклы, хәтта аянычлы мәхәббәт булмыймыни?.. Үзенең идеясен дәлилләү өчен шагыйрь бу әсәрендә тиешле сәнгать алымнарын тапмаган, хакыйкать һәм сәнгать законнарына хыянәт иткән. Рәдиф Гатауллин шигырьләренең отышлы ягы — аларның самимнлегендә. безгә якын уй-хисләрне дулкынлану, шигъри аһәң белән яңадан үзебезгә җиткерә белүендә. Ләкин аның кайбер шигырьләрен укыганнан соң шундый тойгы кала: әйтерсең лә бу шигырьләр чынбарлыктан килмиләр, кайдандыр, киштәдәнме, сикереп төшкәннәр. Шуңа күрә аларның ышандыру көче азрак, күңелдә үк янып бетәләр, багажлары җиңел, фейерверк шикелле генә. Бу җыентык Рәдиф Гатауллин иҗатының беренче, башлангыч чорын тәмамлый кебек. Яна китабы белән ул безгә үзен икенче, без әле белмәгән яктан күрсәтергә тиеш. Зур тормышта бары шуңа сәләтлеләр генә «шагыйрь дигән ат алганнар».