ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
УТЫРЫШ БИК ЖАНЛЫ ҮТТЕ Моннан бер ай элек Татарстан язучылар союзы идарәсенең киңәйтелгән утырышы булды Анда «Казан чтлары» журналының 1968 елгы 5—6—7—8—9 саннарында басылган әсәрләр тикшерелде. Язучылар союзының Әлмәт бүлеге секретаре Равил Фәйзуллин бүгенге поэ знябезнец торышын, андагы уңай һәм тискәре тенденцияләрне характерлый торган әсәрләргә тукталып үтте — Поэзиябез,—диде ул.—үсә. төрләнә ШУШЫ үсеш журнал битләрендә чагылыш табамы? Әйе. таба. Чөнки журнал шагыйрьләрнең ин яхшы әсәрләрен чыгарырга тырыша Шулай да бу очракта ниндидер бер эзлекле системанын җитенкерәмәве турында әйтеп китми булмый Әгәр лә сонгы өч-дүрт ел эчендә журналда басылып чыккан шнгырь-поэма- ларның библиографик картасын төзесәк, байтак гыйбрәтле нәрсәләр күзгә ташла ныр иле. Әйтик, шигъри кабатлаулар! Бер үк темага төрл<» югарылыкта язылган әсәрләр. Әйтик, бер санда теге яки бу авторның бер шигъри циклы чыга, ярты якн бер елдан шул ук авторның элеккеләреннән кайтыш шигырьләре басыла... Бәлкн. бу хәл журнал өчен котылгысыз, диярләр. Теләсә нәрсә дисәләр дә. бу күренешнең булмавы хәерле Поэзиябез үсә. Сайлап алырлык шагыйрьләр бар. сайлап алырлык әсәрләр бар. поэзия әсәрләренең журналдан журналга үсеп баруын таләп итәргә хакыбыз бар Шуннан соң Фәйзуллин журналда басылган күләмле әсәрләрнең кайберләре- нә тукталып китә — И. Юзеевнен «Сонгы сынау» әсәрен алып карыйк Мондый әсәрнен язылуы һәм дөнья күрүе куанычлы хәл Шагыйрьнең материалы кызык, әйтергә теләгән фикере зур. Анда сүз олы нәрсәләр, яшәү мәгънәсе, шәхес, халык, азатлыкның ни зурысы — рухи азатлык. үлем һәм үлемсезлек турында бара Публицистик яңгырашлы бу әсәр канәгатьләнерлек фәлсәфи тирәнлектә эшләнгән Буш сүзләр юк дәрәҗәсендә, драматик алымнар белән таныш булуы авторга ярдәм иткәнлек сизелә Кара-каршы сөйләшүләр — диалоглар — ышандыра, алар логик яктан бәйләнешле Мин үзем әсәрне яратып зкылым Поэзиябезнең күтәрелүенә бер дәлил бу Димәк, безнең шагыйрьләр дә Мефистофельләр белән бәхәсләшә ала. һәм рухи яктан аларны жиңә ала хәзер Эш. әлбәттә, шагыйрьдә генә түгел Хикмәт нблне фәлсәфәсенә каршы тора алырлык Һәм үлемне жинә алырлык, үлемне үлемсезлек итә алырлык бзтыр һәм газиз кешеләребездә, аларнын безнең халык арасында байтак булуында. Менә кайда илһамның башы, менә кайда шагыйрь ләрне ризыкландыручы туфрак. Р Фәйзуллин «Сонгы сынаужын үзен канәгатьләндереп бетермәгән якларына да тукталды Ул поэманың бөтен жире дә тигез үк эшләнмәвен бик яхшы урыннары белән бергә, йомшаграк юллары да булуын әйтте һәм, мисал итеп. Тиран образына тукталды. Ул бу образның тирәнрәк ачылуын теләвен әйтте, шулай эшләгәндә әсәр тагында яхшырак, отышлырак чыгар иде, диде. Аннары Р Фәйзуллин Ренат Харисов- нын «Мулланур» исемле шигыренә тукталды: — Мулланур турында,—диде ул —язарга кирәк һәм шәп итеп язарга кирәк. Аның турында, саный калсак. әсәрләр бар ла сыман (Р. Нәфягов. Н Исәнбәт. В Исхаков әсәрләре, шигырьләр, жыр- лар) Тик аны киң катлам халык жнтэр- лек кадәр, кирәк кадәр белми әле. Р Харисов шигыре жыелып килгән хәзинәгә нәрсә дә булса өстиме сон? Биографик яктан караганда — юк. ә Мулланур Вахитов шәхесен поэтик зурлау ягыннан караганда — әйе Шигырь Мулланур каберенең билгесез икәнлеген, аның нинди үлем белой үлгәне дә билгесез икәнлеген әйтеп башлана Шагыйрьче мондый билгесезлек борчый. ул күңеле белән ачына. Шуннан сон автор үлемнең төрле вариантлары турында уйлый- ату. всу. суга батыру. Аны асалар Ул киерелеп сулый, һәм тирә юнь һавасыз кала Палачлар тончыгып жнргә ява Ә ул басып кала. Аны cyia батыралар Ярларыннан Идел ташып чыгып палачларны өереп ала. Төп фикер: халыкның батыр улын ничек кенә юк итсәләр лә. ул мәнге исән! Шигырь оригиналь. Ачы яратырга мөмкин. яратмаска мөмкин Мөгаен әсәрне шулай кабул иткәннәрдер дә Мин «Мул- лзнур*ны кабат-кабат укыдым Әмма бернәрсәдә шигем юк: ул —буш әсәр түгел. Ахырдан Р Фәйзуллин Хисам Кама- ловнын «Тормыш дулкыннары» исемле поэмасы турында сөйләде — Берәүләргә —диде ул.—озын, тасвирлау формасында язылган поэмалар ошамый, берәүләр, киресенчә, аилыйларны күбрәк укыйлар. Күрәсен, эш зәвыкка бәйләнгән Минемчә, поэмалар, гомумән поэзия, тормыштагы хәлләрне бәйнәбәйнә тасвирлауга гына корылган булырга тиеш түгел, Югыйсә поэзия, көтүче' чыбыркысы кебек, бик түбәннән шуа башлый Поэзия, кирәксә, карлыгачтай күккә күтәрелсен ул, кирәксә, яшен күк җиргә дә кереп китсен, кирәк икән, язгы нәфис жилләр кебек, туфракны да иркәләп үпсен. X Камалның поэмасы мин өнәп бетермәгән тасвирлауга корылган. Шулай ла. мин аны чын поэзия әсәре дип кабул итәм Ни өчен’ Чөнки анын материалы тормышчан, идеясе кешелекле, анда фикри яктан тыгыз, образлы сурәтләр, тәгъбирләр күп. ул — формасы ягыннан камил Әсгать кызык образ Монарчы безнен поэзиядә андый Әсгатьләр юк иде шикелле. Алар тормышта бар Тик Әсгатьнең әтисе белән мөгамәләсе мина бик аңлашылып җитми. Әтисе белән шулкадәр аңлашылмаучылык каян килгән? Кирелек кенәме y.iJ Яисә берәр мөһим сәбәп тә бармы? Мин бу поэманы күп кешеләр яратып укыганын беләм Андый поэмалар_журналда басылырга тиешләр дип уйлыйм Журналның тикшерелә торган саннарында басылган проза әсәрләре турында язучы Хәсән Сарьян сөйләде. Ул үзенең чыгышында әлеге саннар :а ни бары ике генә хикәя басылуын һәм бу шактый борчулы хәл икәнлеген искәртеп үтте дә нигездә Гариф Ахуновнын «Хуҗалар» романы турында сүз йлып барды. — «Хуҗалар» «Хәзинә» романының дәвамы, икенче китабы. «Хәзинә»дә башланып. бетми калган язмышлар «Хуҗалар»да гә:иам хәл ителеп, ачылып бетә Шул ук вакытта «Хуҗалар» — тормыштан умырып алган материалы белән дә. күтәргән проблемалары белән дә үзенә башка, мөстәкыйль бер роман Ләкин аны. барыннан да бнгрәк. кешеләр язмышы роман итә. Арслан Гобәйдуллиннар, Таҗи Вилдановлар, Лотфулла Дияровлар. Атнабайлар. Фәйрүзәләр. Сакалбайлар роман итә. Саный китсән, күләме ягыннан әллә ни зур булмаган романда күпме кешеләр язмышы! Бүгенге әдәбиятта ин авыр мәсьәлә — җитәкче кешеләрне яза белү Минемчә, романның ин зур уңышы — авторның җитәкче кадрларны, бер-берсен кабагламастан. бирә, яза белүендә Хәтта эпизодик образлар да әнә шулар аша ачыла. Мин монда, мәсәлән, партком секретаре Таҗи Вилдановның оператор Мәхмүтләргә баруын әйтер идем Шушы кечкенә генә эпизодта өр-яна өч кешенең, ягъни Мәхмүтнең (ул —бозау), әнисенең (ул — хәйләкәр, усал). Вәсиләнең (ул —эшчән). ннһәять, шу ларның өчесе аша Тажи Вилдановның үзенең характеры ачыла. Г. Ахунов бу романында фәлсәфи яктан тпрәнгәрәк төшкән Тормыш фәлсәфәсенә тагын да кыюрак тотынган Ялда йөреп кайткач. Булат Дияровныя уй үзгәреше, Буяновнын «алтын аркасында бәлагә тару» хикәяте. Гәрәйшин аша демократиягә мөнәсәбәт. Шәвәли карт фәлсәфәсе, шуңа бәйләнешле яшьләр-картлар проблемасы. ниһаять, милли тойгылар — һәммәсенә карата автор үз фикерен әйтә бара. Ләкин ул аларны безгә көчләп, кычкырынып такмый, әдәби тукыма аркылы бирә. Романның теле матур, чигүле-бязәкле түгел, табигый матур, ягымлы-йомшак, салмак кына ага да ага. Яна сүзләргә, яна формаларга бай Геройларның үз ягында!ы сүзләр куп 38 менлек сүзлегебездә булмаган дистәләгән яна сүзләрне мисалга кигерергә булыр иде. Шул ук вакытта роман җитешсезлекләрдән дә азат түгел. Мине, мәсәлән. Мөстәкыймов образы ышандырып бетерми. Ул ничектер ясалма килеп чыккан. Арслан Гобәндуллинны партбюро а куйдыруы уйланып җитмәгән. Арслан Гобәйдуллаңның болай да нык репутациясен ясалма «сулыш» биреп ньпытунын бер кирәге дә юк иде. Икенчедән, Буянов главасы — романда табылган алтын. Г зава буларак, ул искиткеч художество көче белән язылган, ләкин ул ахырына кадәр файдаланылмаган, ягъни Буяновнын потенциаль мөмкинлекләре бөтенләй ачылмый кала Комсомол билетына ни булып бетә, Буяновнын үзенә ни була — берсе дә аныкланмый. Өченчедән, ахырдагы янгын мәсьәләсе. Ул үзе шулай ук бик киеренке эпизод. Ләкин ул романга файда итми. Бу инде. Сәгыйдәне утерей, Арсланны беренче мәхәббәте нөнәвәрә белән кавыштыру өчен генә кирәк булган Чыгыш ясаучылардан Нәби Дәүли, поэ зия әсәрләренә тукталып. И Юэеевнең «Соңгы сынавы»да. Р Харнсовның «Мулланурга да кирәкле, файдалы әсәрләр булуын әйтте дә. нигездә, аларның үзенә ошап бетмәгән яклары турында сү з алып барды. «Сонгы сынау» да. диде ул. Муса образы тиешле югарылыкка күтәрелеп сурәтләнмәгән Аныңча. И. Юзеевнен «Фауст» геройларын әсәренә кертүе дә уңышлы түгел Р Харнсовның «Мулланур» әсәрендә Мулланурны утта ла янмый. суда ла батмый, нуля да алмый игеп күрсәтүе белән Н. Дәүли шулай ук килешеп бетмәвен белдерде һәм бу әсәрнең теле кытыршы, авыр укылуын искәртеп үтте Аннары ул журналның тикшерелә торган саннарында басылган яшьләр шигырьләренә дә тукталды, яшьләр әсәрләрен басканда журнал талымсызлык күрсәтә, дигән фикерне әйтте һәм. шул сүзләренә мисал ител. Э Мостафнннын «Көймә көтеп утырабыз». Ә. Рәшитовның «Мунчадан репортаж» исемле шигырьләрен китерде. Аның бу фикерләре утырышта шактый кызу бәхәс тудырды Сибгат Хәким, мәсәлән Н Дәүлинен И Юзеев поэмасына карата әйткән фикерләре белән һич тә килешә алмага турында әйтте — Сонгы вакытлардл,— лиле ул — .мин Илдарның барлык әсәрләрен укып чык тын. Минемчә, ул сонгы әсәрләрендә фәл сәфи тирәнәя бара. «Тынлык белән сөй- ләшү»е дә әйбәт иде анык. Ә «Соңгы сынау»ы тагын ла фәлсәфи тирәнрәк Илдар бу поэмада драматик минутны алган. Нәби. Муса әсәрдә кечерәя, УЛ татар теле турында гына уйлый, ди Тел турында уйлау ни ечен кечерәйтә, ди? Татар халкының теле турында да. үзе турында ла уйлау — ил турында уйлау бит ул. Бу кечкенә нәрсә түгел Сугышта йөргәнд.» мина Курск та. Ржев та чит түгел иле. Әмма шул ук вакытта мин туган телем, туган илем турында да уйлана идем. Муса да шулай уйланган икән, бу аны кечерәйтәмени? Хәсән Туфан. Фатих Хөсни, Газиз Идел ле дә, Н« Дәүлн белән килешмэүләрен әйтеп, С. Хәким фикерен куәтләп чыкгы лар. X. Сарьянның Г. Ахунов романына карата әйткән фикерләре белән бәхәскә керүчеләр дә буллы Ф. Хөсни, мәсәлән. X. Сарьян «Хужалар»ны гел мактарга гына тырышты, шул .мактавын беркадәр каплгГу өчен, аерым кимчелекләрен өстән- өстән әйтеп үтү белән генә чикләнде, роман турында житдн сөйләшергә кирәк иде. диде Р Мостафин ла X Сарьян фикере белән кушыла алмавын әйтте. «Без.— лиле ул,—Гарифның «Хәзинә»сен укыдык Ул безнең өчен яна иде Ә менә «Хужалар»га карата алай әйтә алмыйм. Вакыйгалар, кешеләр күп. ә роман йомшак. Әсәрдә зур конфликт җитенкерәми. Конфликтлар вак. Автор бөтен җепләрне бергә бәйли алмаган Ул безнен заманның җитәкче образын күрсәтергә тели. Ләкнн ничек итеп? Сабан туенда жпнә Арслан, авария вакытында батырлык эшли. Ягъни җитәкче физик геройлык кына күрсәтә. ә ул акыллы житәкче буларак күренсен иле. Буянов вакыйгасы—менә дигән хикәя. Сабантуй эпизоды ла аерым алганда матур. Әмма автор аларны тиешенчә бергә бәйләп бирә алмаган Фикер алышуда Мирсәй Әмир. Госман Бакир, Зәки Нури һәм язучылар союзы председателе Ибраһим Гази да катнашты Алар да күп кенә файдалы киңәшләр бирделәр, тәкъдимнәрен әйттеләр. Кыскасы, утырыш бик җанлы, кызыклы узды. БЕРЕНЧЕ ЛАУРЕАТЛАР Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премияләр комитеты 1968 ел премияләрен бирү турында карар чыгарды. Ул карар нигезендә Муса Җәлил исемендәге беренче премияләр «Миләүшә» исемле поэма һәм балладалар җыентыгы өчен шагыйрь Илдар Юзеевкә һәм «Һади Такташ». «Мулланур Вахитов». «Муса Җәлил», «Хәтерлисенме, иптәш» һәм Совет власте өчен көрәштә һәлак бу лучу- ларга куелган монумент өчен эшләнгән ВЛКСМнын Түбән Кама шәһәр комитеты һәм «Ленин нурлары» редакциясе каршында яшь татар язучыларынын яна иҗади берләшмәсе төзелде Берләшмә яшь авторларны әдәбиятка, иҗтимагый тормышка тагын да якынайтуны, аларны туплауны, татар сәнгате казанышларын пропагандалауны үзенең төп максатта итеп куя. Җиде кешедән торган бюро сайланды. Бюрода өч сектор- матбугат, әдәби консультантлар һәм культураны пропагандалау секторы эшли Бюроиык председагесугышчы фигурасы өчен скульптор Васил Маликовка бирелде. Без И. Юзеев һәм В Маликов иптәшләрне бу зур бүләккә лаек булулары белән чын күнелдән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗатларында тагын да зуррак укышларга ирешүләрен телибез ЯҢА ИҖАДИ БЕРЛӘШМӘ Илдар Ю леев Васил Маликов ле һәм жаваплы секретарьлары итеп яшь шагыйрьләр Рәшит Юнысоз. Айдар Хәлим сайланды Берләшмә членнары 16 номерлы техник училищеның актлар залында, Уратма авылында һәм «Нефтехимик» клубында комсомолның 50 еллыгына багышланган кнчәдә чыгышлар ясады инде ОТЛИЧНИКЛАР Язучыларыбыздан Зәки Нури. Нәби Дәули Совет Армиясендә хезмәт итүче солдатлар һәм офицерлар белән еш кына очрашып, аларны хәзерге татар әдәбиятындагы яңалыклар белән таныштырып киләләр иде Менә шул активлыклары өчен. Зәки Нури Һәм Нәби Дәүли «СССР Кораллы көчләренә культура шефлыгы күрсәтү отличнигы» значогы белән бүләкләнделәр. ЯЗУЧЫЛАР ҺӘМ «СӘЙЯР» ЭСТРАДА ТРУППАСЫ 111 нче МӘКТӘПТӘ Язучыларыбыз Казан каласының 111 нче рус мәктәбендә укучылар һәм ата аналар белән очрашу үткәрделәр. Биш йөз кеше сыярлык зал шыгрым тулы иде Очрашуда Абдулла Сәләхетдинов, Касыйм Фэсәхов һәм Роберт Батуллнниар катнашты. Кичәне шул мәктәпнең татар теле укытучысы. яшь язучы Маннур Саттаров ачып жн бәрде Язучылар тагар әдәбиятына, мәдәннятына кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләделәр, шигырьләр, хикәяләр укыдылар Тәнәфес вакытында китап сату оештырылган иде. Кунаклар тамашачыларга истәлек имзалары язып, китаплар бүләк иттеләр. Кичәнең икенче бүлегендә Казан химиятехнология институтының «Сәйяр» һәвәскәр эстрада ансамбле труппасы да чыгыш ясады 111 нче мәктәп укучылары да. укытучылары да һәм ата-аналар да бу кичәдән бик канәгать калдылар. ӘДӘБИЯТ АТНАЛЫГЫ Үткән елнын ноябрь ае ахырында республикабызның Чүпрәле районында әдәбият атналыгы үткәрелде Аида язучылардан Гариф Галиев. Атилла Расих. Нәби Дәүли, Зәки Нури, Галимжан Латыйп, Мостафа Ногман. Шамил Рәкыйпов, Әхсән Баянов. Туфан Миңнуллнп. композитор Арслан Ба тыршин һәм жырчы Таһир Якупов иптәшләр катнашты Алар Чүпрәле культура йортында. Бахман исемендәге колхоз клубында. «йолдыз- колхозы культура йортында. Фрунзе исемендәге һәм «Алга» колхозлары клубларында. «Ирек», «XXII парт- сгезд» исемендәге колхозларның культура йортларында әдәби кичәләр үткәрделәр һәм Гатар Бнзнәсе. Татар Төкесе. Зур Чынлы сигезьеллык мәктәпләое һәм Чүпрәле урта мәктәбе укучылары белән очраштылар. Әдәби кичәләр һәм очрашулар вакытында атналыкта катнашучы язучыларның китапларын сату да оештырылган иде Бу эш бик уңышлы үтте—-350 сумлык китап сатылды. Атналыкта катнашкан әдипләрне Чүпрәле районы хезмәткәрләре бик жылы каршы алдылар һәм иҗатларыңда уңышлар теләп озатып калдылар Атналыкка барган барлык иптәшләр дә КПССнын Чүпрәле райкомы һәм район Советы башкарма комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр. Шагыйрьләр секциясенең бюро членнары Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе Р Зәкиев Куйбышев өлкәсе. Кошкннск районы Иске Фәйзулла авылында яшәуче яшь шагыйрь Гакыйль Сәгынров янында булдылар. Алар яшь авторның яңа шигырьләрен укыдылар һәм әсәрләре буенча фикер алыштылар Гакыйльнең яңа шигырьләренә яхшы бәя бирелде. Алар матбугатка тәкъдим ителде Шуннан сон Шәүкәт Галиев һәм Иллар Юзеев Октябрь Норлаты районы газетасының сотрудниклары һәм яшь язучылар белән очраштылар. Әдәбияттагы соңгы яңалыклар турында жанлы сөйләшүләрдән сон, 111. Галиев һәм И Юзеев үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ БҮЛЕГЕНДӘ Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип .Маликов Салкын-Алан авылы (Әлмәт районы) клубында чыгыш ясап, яңа шигырьләре белән колхозчыларны, укытучыларны таныштырдылар Татарстанның атказанган укытучысы Нурн Снбгатуллинны һәм укытучы Сәйдә Шәмсетдннова иптәшләрне пенсиягә озатырга килгән авылдашлары автор башкаруында «Салкын Алан» поэмасыннан өзекләрне кызыксынып тыңладылар Әдип Маликовнын бу әсәре Салкын Алан кешеләренә багышланган Комсомолның 50 еллык бәйрәме алдыннан Әлмәт шагыйрьләре Равил Фәйзуллнн, Сажидә Сөләйманона. Әлмәт музыка учи лншесы директоры, композитор Мәсгут Имашев. училишенын яшь укытучысы Фә рит Галиевләр нефтьче һәм игенче яшьләр белән очрашулар оештырдылар. Очрашу лар Миңлебай. Чупай, Колшәрип. Югары Мактама Васильевка авылларында үтте Яшьләрнең Софиядә углырылин IX Биген дөнья фестивалендә катнашкан Равил Фән зуллин совет яшьләренең дөнья иминлеген ныгытудагы роле турында сөйләде Аннан соң сәхнәдән шигырь, жыр. музыка яңгыра ды С Сөләйманова яна шигырьләрен укыды. М Имашев комсомолның 50 еллыгына багышланган - кырларын башкарды. Сән гатьнен төрле тармакларын эченә алган мондый кичәләр тамашачыларда зур тәэсир калдырды.