ӘДӘБИ ТЕЛЕБЕЗ ҺӘМ ЯҢА ЛИНГВИСТИК ЫСУЛЛАР
Фән. математикадан файдаланырга өйрәнгәч кенә, камиллеккә ирешеп Тарихи яктан якын килеп, сүзләрнең төп мәгънәләрен исәпкә алганда. әдәби тел төшенчәсе беренче чиратта кин мәгънәдә әдәбият телен, язу телен белдерә, дип әйт» алабыз Ләкин, язма формасыннан башка, әдәби телнең сөйләм формасы да бар: сонгысы сәхнәдә, радно-телевндсниедә. мәктәпләрдә кулланыла, көндәлек тормышыбызда аралашу чарасы да булып юра- Эчтәлеге ягыннан нсә әдәби тел халыкның материаль һәм рухи культурасын ча!ылдыра. халыкның жан.ты гарнхы һәм зур байлыгы була. Чыганагы ягыннан әдәби гел. кагыйдә буларак, халык сөйләменә нигезләнә Тик сирәк очракларда (мәсәлән, теге яки бу халыкны читләр яулап алганда) эш башкаручыларның — яулап алучыларның — бер телдә, ә халыкның икенче телдә сөйләшүе мөмкин. Ләкин әдәби тел халык сөйләменә турыдан-туры нигезләнми Әдәби тел ул — күп буын укымышлылар тарафыннан эшкәртелгән, билгеле дәрәжәдә. әйтергә мөмкин, халык сөйләме нигезендә укымышлылар тарафыннан яңа баштан нжат ителгән тел. Рус әдәби теле, барыннан да элек. Пушкин, Толстой. Чехов һәм башка классик әдипләр теле булган кебек, татар әдәби теле дә Г. Тукан. Ф. Әмирхан. М. Глфури. Г. Камал. С. Рәмисв. Дәрдмәнд. М Жәлил. Н Исәнбәт һәм башка язучылар теле була. Әмма матур әдәбият теле әле гомуми әдәби телнең бер өлеше генә. Минардан тыш аны>< фән. сәнгать, политика, экономика һәм башкалар(а караган күп яклары бар. Аларны да исәпкә алырга кирәк. Тамырлары халык сөйләмендә булса да. сүзлек составының һәм грамматик формаларының байлыгы ягыннан әдәби тел халык теленнән, диалект һәм жаргоннардан нык аерыла, алардан күп өеген юра. Моны шуннан да күрергә мөмкин, әдәби телнең диалектларда һәм халык телендә бөтенләй булма) ан махсус өлкәләре бар. Мәсәлән, математика, астрономия, химия һ. б. телләре... Бу өлкәләрдә, шул телнең борын борыннан килгән үз сүзләреннән тыш, башка чит телләрдән атынган терминнар да. әлеге гелиен үз чаралары ярдәмендә ясалган сүзләр дә 1аягь күн очрый Диалектларда һәм халык телендә нсә андый спеиналь сүзләр юк дәрэжәсендә аз була. Шуңа күрә, әдәби гелие белү өчен, берәр фән яки һөнәрне өйрәш ән кебек үк. аны өйрәнер! ә кнрәк. Инде әдәби тел белән халык телен якынлаштыру мәсьәләсенә килик, гз вакытында бу хакта терле фикерләр әйтелде. Кайбер авторлар, мәсәлән, әдәби телне өйрәнү урынына, аны үзенә якын булган бер диалектка яки сөйләшкә, әйтик. Ульянов өлкәсендәге Мәләкәс, Саратов өлкәсендәге Хвалын. Татарстандагы Чистай районы сөйләшләренә якынайтып үзгәртергә тырышып карадылар. Икенчеләр территориаль яки этнографик принциплардан түгел, бәлки социаль яктан чыгып эш алып бардылар һәм әдәби телне халыкнын әзрәк укыган катлаулары сөйләменә якынайтып үзгәртергә тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, бу сонгы караш та фәннилектән бик ерак тора. Әдәби тел белән халык телен якынлаштыру халык сөйләмен мөмкин чаклы әдәби тел дәрәҗәсенә үстерү юлы белән алып барылырга тиеш. Әгәр телебезне татарча укымаган кешеләр сөйләме дәрәҗәсенә төшерергә, артка чигендерергә юл тотсак, ул чакта без, кайчандыр пролеткультчылар тәкъдим иткәнчә, күп гасырлар буе эшкәртелеп килгән әдәби телебезне дә. гомумән татар телен дә әкренләп юкка чыгаруга алып барачакбыз. Әмма без. андый тәкъдимнәрнен «фәнни кыйммәте» ни дәрәҗәдә булуына тукталып тормастан (анын кирәге дә юк), шуны әйтергә тиешбез: әдәби телне фәнни нигезләп үзгәртүдән элек (әгәр бу гомумән мөмкин эш булса әле), аны. ягъни әдәби телне, өйрәнергә, фәнни тикшерергә кирәк, дибез. Ансыз әдәби телнен яна (үзгәртелгән) вариаитынын элекке (үзгәртелмәгән) вариантыннан яхшырак булу-булмавын да фәнгә нигезләп исбат итә алмабыз. Ә инде әдәби телне, анын төрле якларын һәм тармакларын бөтен тулылыгы белән фәнни тикшерү өчен, төгәл һәм объектив лингвистик ысуллар зур ярдәм итә алалар. Ул гына да түгел, түбәндә күрсәтелгәнчә, хәзерге чорда тел белсменен бнк күп мәсьәләләре яна ысуллардан башка хәл ителә дә алмын. Яна лингвистик ысулларны башлыча өч төркемгә бүләргә мөмкин: 1) инструментальфонетик. ягъни физик-техник һәм физиологик ысуллар; 2) статистик- комбинатор. ягъни математик ысуллар: 3) инженерлык лингвистикасы (бу сонгысы тел белеме мәсьәләләрен хәл итүдә электрон-санау машиналарын файдаланудан гыйбарәт). Инструменталь-фонетик ысуллар, төрле фнзнк һәм физиологик приборлар ярдәмендә, телнен аваз ягын, ягъни фонетикасын өйрәнә. Мәсәлән, кимографня. палато» графия, рентгенография, осциллография, акустик спектрография һәм башка ысуллар ярдәме белән сөйләмнсн физиологиясе, аэродинамикасы, акустикасы (авазларның акустик спектры, тон һәм басым хәрәкәте һ. б.) бу ысуллардан башка мөмкин булмаган зур төгәллек белән өйрәнелә Татар теленен аваз төзелешен өйрәнүдә инструменталь (эксперименталь) фонетиканың роле турында миңа берничә мәртәбә матбугатта чыгыш ясарга туры килгән иде инде . Ә инженерлык лингвистикасы беренче чиратта техника өлкәсенә карын: шуңа күрә бу мәкаләдә безгә башлыча математика ысулларына кагылып китәргә туры киләчәкг . Традицион тел белеменнән яңа лингвистик ысуллар үзләренең зур төгәллекләре һәм объективлыклары белән аерылалар. Алар, традицион лингвистика туплаган мәгълүматларны тикшереп, ул мәгълүматларның үзләрен дә. боларга нигезләнгән нәтиҗәләрне дә төгәлләргә, төзәтергә, кирәк булса, иске карашларны кире кагып, яна нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирәләр. Ләкин яңа ысулларның төп бурычы, аларны куллануның гөп максаты — моңа хәтле өйрәнергә читен булган, яки бөтенләй мөмкин булмаган өлкәләрдә принципиаль яна, төгәл һәм тирән фәнни мәгълүмат алудан гыйбарәт. Тел белемендә математика ысулларын куллануның фәнни нигезе шунда: табигать һәм җәмгыятьтәге теләсә нинди күренешләрне ике яктан — сыйфат һәм микъдар ягыннан - өйрәнергә мөмкин һәм кирәк тә. Традицион гел белеме күренешләрнең башлыча сыйфат ягына игътибар иткән. э алариыи микъдари ягы турында ул чама белән генә фикер йөрткән, математик төгәл анализ бирә алмаган. Математик лингвистика исә беренче чиратта телдәге күренешләрнең микъдар ягына игътибар итә, аларга математик анализ ясый. Мәгълүм булганча, микъдар һәм сыйфат арасында һәрвакыт диалектик бәйләнеш була. Менә шунын өчен дә. математик лингвистика телнең сан Я1ын өйрәнү нәтиҗәсендә аның сыйфаты турында да кыйммәтле мәгълүмат туплый . ала. Бу фикерне ачыклый төшәр өчен, бер мисал китерик. Себердә яшәүче кет халкы телендә исемнәрдә күплек категориясен белдерер өчен унлап чара кулланыла (суф- Е фиксация; эчке флексия; басым урынын алмаштыру; авазларнын озынлыгын үзгәр- □ ту һ. б.). Статистик якны исәпкә алмаганда, бу телдә күплек категориясен белдерү ячен гаять күп төрле чара кулланыла икән, дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Әмма 3 проф. А. П. Дульзон ясаган статистик анализ мәгълүматларына караганда, бу телдәге а исемнәрнең 93 процентында күплек категориясе кушымча тар (-н яки -н) ялгау юлы Е белән, ягъни аффиксация ярдәмендә белдерелә, тәгъбир ителә икән. Калган башка s формалар барлык исемнәрнең нибары 7 процентында гына кулланыла : . Бу — әһәмиятле “ төзәтмә. Мондый һәм аннан катлаулырак мисалларны күп китерергә мөмкин. Математик лингвистика ысуллары тел белеменең теләсә нинди өлкәсендә (фонетн- “ ка, грамматика, лексикология, лексикография, стилистика, тел тарихы, семасиология < һәм башкаларда) кулланыла алалар һәм кулланырга тиешләр Математик лингвистика х хәзерге (башлангыч) чорында үзенең төп игътибарын бүгенге телләрнең формаль • алементларына статистик-комбинатор (ягъни сан һәм тәртип ятыннан) анализ бирүгә юнәлдерә. Шуна карап, кайберәүләр математик лингвистиканың гомуми проблематика- † сы традицион тел белеменең проблематикасына караганда таррак булырга тиеш, дигән > фикергә килгән булганнар. Ләкин бу караш дөрес түгел. Математик лингвистиканың у проблематикасы традицион гел бслемснекеннән таррак түгел. Киресенчә, аңардан кнн- ~ рәк тә әле. Беренчедән, традицион проблематика бөтен тулысы белән математика ю чаралары белән дә өйрәнелә ала, икенчедән, яна методлар яна проблематика да тудыра, шунын белән тел белемендә фәнни тикшеренү өчен яна өлкәләр ачыла. Яна лингвистик ысулларның тел белеме өчен, шул исәпгән татар телен өйрәнү а өчен, әһәмияте һәм перспективасы ни дәрәҗәдә зур икәнлеге югарыда сөйләнгәннәрдән > ачык аңлашылса кирәк Иргәме, сонмы тел белеме тулысынча яна төгәл ысуллар белән эшләүгә күчәргә тиеш булачак. Математик һәм ннструменталь-фонетик ысуллар XIX нчы гасырда ук булганнар. Татар тел белеме өлкәсендә бу яна ысуллар XX иче йөздә, кайберәүләре исә сонты елларда гына кулланыла башладылар. Татар телен эксперимента ть-фонетик ысуллар ярдәмендә фәнни тикшерү 20 нче елларда В А. Богородицкий һәм Г. Шәрәф тарафыннан башланган-. Татар лексикографиясе өлкәсендә статистика ысулын беренче булып Гаян Әмиров үзенең Г. Тукай теленә багышланган докторлык диссертациясендә кулланды (Казан. 1967). Г. Әмиров, Г. Тукай әсәрләренең тулы сүзлеген төзеп (өч томда). анда һәр сүзнең куллану ешлыгын күрсәтте. Соңгы елларда Казан университетында да математик һәм инженерлык лингвистикасы өлкәсендә кайбер тәҗрибәләр үткәрелде. Хәзер инде татар гел белеме алдында яңа лингвистик ысулларны, бигрәк тә математик линтвиегиканы (ягъни сгатястиккомбинатор ысулларны) тел мәсьәләләрен өйрәнүдә мөмкин чаклы кнн куллану, тормышка ашыру бурычы тора’. † Кайберәүләр «математик лингвистика» дигән терминның мәгънәсең нигезсез киңәйтеп, ана структурализм тәгълиматын ла бәйләргә тырышалар. Ләкин фшнән б.:к ерак юрган мондый атым бары тик структурализмны математика артына качырып, ул идеалистик тәгълиматны фәнни тәнкыйтьтән коткаруны гына күздә тота ә .< чөнки чынбарлыкта структурализм белән лингвистикадагы математик ысуллар арасында һичбер бәйләнеш юк һәм була да алмый. Без математик лингвистика, дип башлыча стә- тнетик комбинатор алымнарны билгелибез. 1 Язма әдәбиятка кергән диалекталь һ. б. шундый сүзләрне аеру юллары турында түбәндә кара. Түбәндә без математик лингвистика ысулларының татар телен, анын лексикасын, грамматикасын һәм башка өлкәләрен өйрәнүдә никадәр ярдәм игә алганлыгын күрсәтер өчен кайбер мисаллар китерәбез. Лингвистика һәм математика фәннәренең укышларына таянып, хәзер без әдәби телне ниндидер бер абстракт төшенчә итеп түгел, бәлки аны әдәбиятта (беренче чиратта әдәби классиклар һәм фән ияләренең әсәрләрендә) һәм әдәби сөйләм телендә кулланыла торган сүзләрнең, грамматик һәм фонетик элементларның математика, санау техникасы һәм башка төгәл ысуллар ярдәмендә тулысынча санап чыгарга мөмкин булган бик конкрет бер җыелмасы, дни билгели алабыз. Билгеле булганча, әдәби тел фонетика, морфология, синтаксис, лексика, стилистика һәм башка тармакларны үз эченә ала. Башка яктан якын килгәндә — югарыда күрсәтелгәнчә — әдәби телнең лексик, грамматик, фонетик, стилистик һәм башка үзенчәлекләргә ия булган тагын берничә бүлеге бар. Мәсәлән, матур әдәбият, экономика, политика, махсус фәнни өлкәләр һәм башкаларга караган тел бүлекләре. Әдәби телнең һәм аның аерым бүлекләренең бөтен сүзлек материалын математик методлар ярдәмендә тулысынча һәм тәмам төгәл үлчәп һәм санап чыгарга мөмкин. Матур әдәбият теле фәнни хезмәтләр теленнән бүтән төрле сүзләрне куллануы белән генә түгел, бәлки кайбер принципиаль яклардан да аерылып тора. Бу принципиаль аерма иң башта шунда күренә, матур әдәбиятта кулланылган сүзләр үзләренең күп мәг ьнәлелеге белән характерлы булалар һәм биредә синонимнар һәм омонимнар да күп кулланыла. Инде фәнни һәм башка махсус әдәбиятта күбрәк терминнар, ягъни гадәттә бер генә мәгънәле сүзләр кулланыла. Әдәби телнең бу ике зур өлкәсендә (беренчесе — матур әдәбият; икенчесе—фәнни һәм башка махсус әдәбият) аларны берсен икенчесеннән аера торган башка үзенчәлекләр дә бар. Мәсәлән, фәнни әдәбият лексикасында күбесенчә халыкара (латин, грек, гарәп, фарсы һ. б.) терминнар еш очрый, ә матур әдәбият телендә исә чит сүзләрнен саны гадәтгә күп мәртәбә ким була. (Ләкин фән телендә чит сүзләрнен артык булуы һичбер мәҗбүри закон түгел, һәм моны немей теле мисалында күрсәтергә мөмкнн). Морфологик яктан фән теле өчен табигать күренешләрен һәм фәнни төшенчәләрне белдерә торган кушма сүзләр (т а- выштоткыч, тамыраяклылар, тапкырчыгыш, сүзбәйләнеш һәм башкалар кебек) саны бик күп булуы характерлы. Объектив математик ысуллар ярдәмендә әдәби тел лөксикасын. ягъни телнең сүзлек составын билгеләү принципта бик гади эш: әдәби тел лексикасы — ул теге яки бу телнең бәген әдәбиятындагы барлык сүзләр суммасы, һәм аны бер сүзгә чаклы төгәллек белән санап чыгарга мөмкнн (монда әдәби әсәрләрдә кайвакыт очрый торган диалекталь һ. б. шундый сүзләр, әлбәттә, кермиләр '). Матур әдәбият телен өйрәнгәндә. гадәттә, эшне башлап җибәрү өчен 10—20 ин күренекле әдип телен өйрәнү белән чикләнәләр, ә фәнни әдәбият телен өйрәнү өчен шулай ук күренекле галимнәрнең әсәрләрен һәм дәреслекләрне тикшерәләр. Вакытлы матбугат, бигрәк тә гәзит теле — үзенә аерым бер тармак тәшкил итә. Шул рәвешчә материалны сайлап алгач, сүзләрне статистика кагыйдәләре буенча санап чыгалар һәм һәрбер сүзнең куллану ешлыгын билгелиләр. Сүзнең ешлыгы, ягъни аның телдә нихәтле еш очравы, ул сүзнең ни дәрәҗәдә киң кулланылуын, димәк, анын тел өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын күрсәтә. Ешлыкның бер төрен гомуми ешлык дип билгеләргә мөмкин. Гомуми ешлык сүзнең телдә гомумән ничаклы киң кулланылуын күрсәтә. Ешлыкның икенче төрен махсус ешлык дип атарга була һәм бу соңгысы сүзнең теге яки бу специаль өлкәдә кулланылу дәрәҗәсен белдерә. Бер үк сүз өчен бу икс төрле ешлык күрсәткечләре бср-бсрссннән нык аерылырга мөмкин. Мәсәлән, математика өлкәсендә тигезләмә, тапкырчыгыш һ. б.. геометриядә кысынкыпочмаклы, тигезьянлылык һ. б. кебек терминнар бик еш кулланыла. Ләкин шул ук сүзләрнең матур әдәбиятта очраулары ихтималдан бик ерак. Һәм киресенчә, әдәби телдә еш очрый торган икмәк, гыйшык кебек сүзләрне математика фәненә караган әдәбиятта очрату мөмкинлеге бик шикле. Берәр сүзнең конкрет тексттагы ешлыгы ул сүзнең телдәге гомуми ешлыгыннан нык аерылса, ул сүз специаль лексикага керә торган була. Әгәрдә теге якн бу сүзнең гомуми ешлыгы анын махсус ешлыгыннан аерылмаса яки аз аерылса, ул чагында әлеге сүз махсус термин була алмын (мәсәлән, бәйлекләр, теркәгечләр һ. б.). һәм киресенчә, әгәр сүзнең конкрет тексттагы ешлыгы ул сүзнең телдәге гомуми ешлыгыннан нык аерылса, без бу текстны махсус текст дип билгели алабыз. Шулай итеп, югарыда билгеләнгән закончылык биредә инде үзе текстларны билгеләү һәм бәяләү өчен бер критерий булып әверелә. ф Шулай итеп, сүзләрнең телдәге ешлык дәрәҗәсе тегәл саннар белән билгеләнә һәм һәрбер сүзнең ешлыгы аның куллану дәрәҗәсен, нихәтле киң таралганлыгын күрсәтә. < уЮгарыда тасвщццелгән математик ысулларны, алымнарны лексикография фәнен- g дә куллану сүзлекләр төзү өлкәсендә һаман да әле хөкем сөреп килгән субъективлыкны бөтенләй бетерә. (Дөрес, бу башлыча лексикографиянең теория ягына гына карын, практикада исә мондый төгәл ысулларны тормышка ашырасы бар әле). Эш шунда ки, = югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, бер генә кеше дә әдәби телне бөтен тулылыгы 5 белән белә алмый, чөнки монын өчен аңа бөтен фәннәрдәге барлык сүзләрне, башкача g әйткәндә, барлык фәннәрне, белергә кирәк булыр иде. Шуна да карамастан, кайбер = сүзлек төзүчеләр һичбертөрле объектив, фәнни критерийлар белән исәпләшмичә (бәлки Е андый критерийларның барлыгын да белмичә), әдәби телебездәге бик күп сүзләрне лөгатьләргә кертмичә килгәннәр, һичбер нигезсез бик күп әдәби сүзләрне «искергән». «сирәк кулланышлы», «тарихи», «әдәби түгел» һәм башка шундый искәрмәләр белән к бирәләр, ул гына да түгел, шул сылтаулар белән күп кенә әдәби сүзләрне сүзлектән ♦ бөтенләй чыгарып ташлыйлар иде. Математика ысулларын куллану лексикографиядә с моңа чаклы очрап килгән субъективизм күренешләрен бетерергә мөмкинлек бирә. Без а. хәзер, әлеге яна ысуллар ярдәме белән, әдәби телебезнең лексик составын һәм һәрбер * сүзнең куллану ешлыгын, димәк, аның әһәмиятен объектив критерийлар нигезендә, Б математика төгәллә!е белән саннар аркылы билгели алабыз. < п Хәзерге чорда беренче чираттагы бурычыбыз — тәртнп-ешлык (распределительный словарь) сүзлеге төзү Бу лөгатькә сүзләрнең, телдәге элементларның гомумн һәм махсус ешлыклары да, аларнын нинди комбинацияләрдә, нинди тәртиптә килә алулары u да төгәл саннар ярдәмендә күрсәтелергә тиеш. Мондый сүзлекләр төзәр өчен исә, ешлык я (частотность) принцибы буенча төзелгән, хәзерге заман фәне таләпләренә жавап бирерлек, телнең аерым тармакларының һәм аерым авторларның телен мөмкин дәрәҗәдә тулы рәвештә чагылдыра торган картотека базасы булырга тиеш. Икенче яктан, әдәби телнең лексикасын билгеләү — аны диалекталь лексикадан аеруны күздә тота. Бу үзе яна мәсьәлә түгел. Ләкин обьектнв ысуллар ярдәмендә бу эш тә янача хәл ителә. Иң элек шуны әйтергә кирәк: әдәби лексика математик ысуллар ярдәмендә барлап, тикшереп чыгыла һәм, шуның нәтиҗәсендә, тик аерым төбәкләрдә генә таралган, кагыйдә буларак, бары диалектологик сүзлекләргә һәм башка шундый материалларга гына кереп тә, язма әдәбиятта гадәттә кулланылмый торган сүзләр әдәби телдән автоматик рәвештә чыгарылалар Шулай игеп, әдәбиятта очрый юрган аерым диалекталь сүзләр автоматик рәвештә специаль лексикага кертеләләр. Әдәби тел диалектларга караганда һәр вакыт байрак була. Бу байлык, бер яктан, әдәби телдә әйтелә торган төшенчәләрнең (мәсәлән, фәнни төшенчәләрнең) диалектларда гыга караганда күбрәк санда булуы белән аңлатыла. Икенче яктан, әдәби телнең байлыгы МЭГЪЙОнен теге яки бу төсмерләрен күрсәтү өчен еш кулланыла юрган синонимнарның күплегеннән килеп чыга. Синонимнарның роле һәм әһәмияте әдәби телнең төрле өлкәләре өчен бер төсле булмый. Фәнни-техник әдәбият өчен синонимнар куллану гомумән муафыйк түгел, чөнки бу өлкәдә, аңлашылмау тумасын өчен, кагыйдә буларак, бер генә мәгънәле сүзләр — терминнар кулланылырга тиеш. Матур әдәбият өчен исә, киресенчә, сүзләрнең куп мәгънәле булуы, синонимнарның мул куллануы характерлы. Алар фикерләр һәм хисләрнең нн нечкә төсмерләрен чагылдыруны тәэмин итәләр, төрле стильләр тудыруда чыганаклардан берсе буларак, бик әһәмиятле урын тоталар. Әдәби телдә бер үк якн бер-беренә охшаш төшенчәләрне белдерү, аңлату өчен берәр генә сүз булырга тиеш, дигән нигезсез карашларны да очратырга туры килә. Ләкин бу — бөтенләй ялгыш караш. Ул — бер объектны, ягъни бөтен әдәби телне, башка объект белән, ягъни әдәби телнең бер тармагын гына тәшкил иткән фән теле белән алмаштыруга «нигезләнгән» караш һәм бу алмаштыру нәтиҗәдә әдәби телне ярлыландыруга алып бара. Фикеребезне дәлилләү вчен шундый бер мисал китерик. Әйтик, ашау, сыйлану, капкала у, туену, туклану кебек синонимнар төркеменнән шул мәгънәне аңлату вчен бары тик бер генә сүз калдырып, бүтәннәрен «алар артык» яки «алар әдәби түгел» дип сүзлекләрдән чыгарып ташласак,— без мондый юл белән телне күп тапкыр ярлыландырып, аныц тасвирлау чараларын бик нык чикләр ндек. Бу — алынма сүзләргә дә карый. Синонимнар әдәби тел составына еш кына диалектлардан килеп керә һәм шуна карап, кайберәүләр, бик кин даирәләргә билгеле булган сүзләрне еш кына әдәби телдән куып чыгарырга тырышып, шунын аркасында әдәби телне ярлыландыру!а алып баралар. Мәсәлән, әдәби телдә бик күптәннән бирле яшәп, кулланылып килгән камчы һ. б. (А. Л. Юлдашев)', куй, икмәк, инеш, кизләү, бүтән, чебеш 1т. б. [Л. Җәләйр, чак, ю н ь, и м ү һ. б. (Н. Б. Борһанова һәм Л. Т. Мәхмү- това)3 4 5 кебек сүзләрне алар диалекталь сүзләр дип игълан итәләр. Мондый авторлар шулайрак фикер йөртәләр булса кирәк. Янәсе, югарыда күрсәтелгән сүзләр, бердән, әдәби телдә генә түгел, бәлки диалектларда да очрый, икенчедән, әдәби телдә ул сүзләргә синоним булган чыбыркы, сарык, ипи, елга, чишмә, башка, чеби, а р з а н һ. б. кебек сүзләр бар. Шуна нигезләнеп, алар беренче төркем сүзләрне (камчы, куй, икмәк һ. б.) диалекталь сүз дип билгеләмәкче булалар. Хәлбуки, теге яки бу сүзнен әдәби булу-булмавы, анын диалектларда да очравы белән генә билгеләнми. Диалектлар лексикасынын күп өлеше һәрвакыт әдәби тел лексикасы белән уртак була. Шулай булмаганда ул бу телнен диалекты да була алмас иде. Алай гына да түгел, югарыда китерелгән беренче рәт сүзләр (куй, икмәк, чебеш) көнбатыш диалекты һәм әдәби тел өчен уртак булса (башка кайбер сөйләшләрдә дә очрый), икенче рәт сүзләр исә (сарык, ипи. чеби һ. б.) әдәби телгә дә, Татарстан территориясендәге урта татар диалектынын сөйләшләренә дә хас. Димәк, әгәр без бу ялгыш логика буенча фикер йөртсәк, икмәк, ипи. сарык, куй һәм башка бик күп әдәби сүзләрнен барысы да диалекталь булып чыгар иде, чөнки мондый сүзләр, әдәби телдән тыш. диалектларда да очрый. Нәтижәдә, әгәр дә без болай фикер йөртсәк, бу сүзләр белдергән күренешләрне һәм төшенчәләрне анлатыр өчен әдәби телебездә бер генә сүз дә калмас иде. Мәсәлән, имү сүзенен әдәби телдә синонимы юк. Шуна күрә ул сүзне (кайберәүләр кебек) диалекталь дип юктан итсәк.—ул чакта «бала имә» төшенчәсен әдәби телдә ничек белдерергә кирәк дигән сорау килеп чыга. Чынбарлыкта исә, теге яки бу сүзнен әдәби булу-булмавы беренче чиратта ул сүзнен әдәби телдә куллану дәрәжәсе белән билгеләнә Бу кадәресен инде әлеге сүзнен гомуми һәм махсус куллану ешлыгын санап чыгу юлы белән ачыклыйлар. Телнен лексикасын камилләштерү сүзлек составын баету исәбенә алып барылырга тиеш. Телнен сүзлек составын баету (димәк, лексиканы камилләштерү) исә лөгатьтән сүзләрне чыгарып ташлау юлы белән түгел, бәлки киресенчә, лөгатькә яна сүзләр өстәү юлы белән барырга тиешлеге һәркемгә ачык булса кирәк. Әмма әнә шул ачык хакыйкатьне дә искә төшерергә туры килә. Чөнки бу карашнын киресен яклаучы, ягъни телдән сүзләрне куып чыгару юлы белән телне камилләштерергә мөмкин һәм кирәк дин дәгьва игүче кешеләр дә бар бит. Монын мисаллары югарыда күрсәтелде. Инде телне баету юлларына килсәк, югарыда әйтелгәннән күренгәнчә, әдәби тел башлыча өч төп чыганак хисабына: 1) телнен эчке грамматик һәм лексик чаралары ярдәмендә яңа сүзләр һәм формалар ясау; 2) диалектлардан яна сүзләр һәм формалар алу; 3) чит телләрдән сүзләр һәм грамматик элементлар кабул нтү хисабына байый, камилләшә. Ләкин бу чыганаклар арасында принципиаль аерма барлыгын истә тотарга кирәк, әгәрдә беренчесе һәм икенчесе бик кин, практик чикләнмәгән рәвештә кулланыла алса,—өченче чыганактан файдалану исә, ягьни башка телләрдән сүзләр һәм грамматик элементлар кабул итү юлы белән телне басгунын, билгеле, объектив лингвистик законнар тарафыннан куелган чикләре бар. Академик Арн. Чикобаваның әйтүенә караганда, телләр арасындагы йогынтыны 3 «Вопросы языкознания» журналы Мәскәү. 1967 ел. 5 can. 122 бит. 4 Л. Җәләй. Татар диалектологиясе. Казан. 1947 ел; Диалектологик сүзлек. 1— 111 Казан. 1948. 1953, 1958 ел. ’Арн. Чнкобава. Эволюция языка: внутренние стимулы и внешние факторы Мә терналы Всесоюзной конференции по общему языкознанию Основные проблемы люиии языка Самарканд Часть I Юьб 5—6 битд-ф. ейрэнгәидв ике герле дәрәҗәдәге тәэсирне: I) чикләнгән (тигезләнгән. ) йогынтыны исәпкә алырга кирәк була. Беренче очракта (чикләнгән тәэсир) башка телләрдән сүзләрне кабул нтуче тел алынма сүзләрне үзләштерә һәм үзенең законнарына буйсындыра, нәтиҗәдә тел байый, камилләшә. Икенче очракта исә (чикләнмәгән тәэсир) чит сүзләрне кабул итә торган тел бер өзлексез һәм чамасыз күләмдә артып барган алынма сүзләрне үзләштереп һәм үз законнарына буйсындырып өлгерә алмый, нәтиҗәдә бу тел үз спецификасын югалта, башка тел тарафыннан йотылып юкка чыгуы да мөмкин...* Моңа хәтле без күбрәк лексика мәсьәләләре турында сүз алып бардык. Грамматика һәм фонетика өлкәләрен өйрәнүдә математик ысулларны тагын да кинрәк кулланырга мөмкин. Чөнки биредә гел күренешләренең сан ягын (ягъни статистика ягын) гына түгел, бәлки тәртнп ягын да (ягъни күренешләрнең теге яки бу комбинациядә килә алулары) исәпкә алырга кинрәк мөмкинлек туа. Шуңа карап, ысулнын исеме дә статистиккомбинатор метод дип билгеләнә Телнең грамматик һәм фонетик элементлары лексика элементлары кебек үк (ягъни аларнын әдәби телдәге гомумн һәм махсус ешлыклары буенча) билгеләнәләр. Ләкин, лексик элементлардан аермалы буларак, грамматик элементларны аларнын тәртибе, ягъни бср-берсе белән янәшә килә алу- алмаулары ягыннан кинрәк рәвештә өйрәнергә була. Ә математик лингвистиканың бу өлкәдәге ин мөһим нәтиҗәләреннән берсе шул теге яки бу телнең аерым элементлары сыйфаг ягыннан үзара охшаш булса, шул ук элементлар (сыйфат ягыннан үзара охшаш булган элементлар) микъдари (сан һәм тәртнп) характеристикалары ягыннан да үзара охшаш булалар. Бу исә бик күп лингвистик күренешләргә һәм төшенчәләргә абсолют объектив һәм математик гөгәл билгеләмә бирергә мөмкинлек тудыра Ягъни санарга мөмкин булган микъдари якка нигезләнеп, санарга мөмкин булмаган сыйфат ягына төгәл характеристика бирергә юл ача. Сыйфат һәм микъдар арасында булган бу диалектик бәйләнеш телне фәнни өйрәнүдә бер чара итеп файдаланыла. Сонгы фикерне ачыклый төшәр өчен берике мисал кигерик Математик лингвистика ысуллары ярдәме белән төрле телләрне тикшерү нәтиҗәләре шуны күрсәтте: теге яки бу грамматик элементлар телдә төрле ешлыкта һәм тәртиптә, башка грамматик элементлар белән төрле комбинацияләрдә киләләр. Шул исәптән, сүз төрләндергеч кушымчалар, сүз ясагым кушымчаларга караганда, текстларда күп (унлап) мәртәбә ешрак очрый. Нәтиҗәдә, без тикшерә торган кушымчаларның семантикасын бөтенләй белмәсәк тә, бары тик аларнын ешлыгына карап, төрләндергеч кушымчаларны ясагыч кушымчалардан зур төгәллек белән аера һәм шуның белән кай вакыт бәхәсле булган мәсьәләләрне фәнни нигездә хәл итә алабыз. Мондый алым сүз төркемнәрен һәм башка грамматик элементларны билгеләүдә дә кулланыла ала. Стилистика өчен дә математик ысулларнын әһәмияте бик зур. Теге яки бу авторның, әсәрнең яки әдәби персонажным телендә стилистик үзенчәлекләр лексик, грамматик һәм хәтта фонетик характерда да була. Франциядә үткәрелгән фәнни тикшеренүләргә караганда, мәсәлән, II. Корнель пьесаларындагы укымышлы геройлар, укымаган персонажларга караганда, якынча ике өлеш озынрак булган җөмләләр белән сөйлиләр, укымышлы хуҗалар укымаган хезмәткәрләренә караганда, чама белән әйткәндә, бер ярым — икс мәртәбә озынрак сүзләр кулланалар Болар инде сннгаксик һәм морфологик үзенчәлекләргә керә. Хәтта теге яки бу аваз гарны куллануда төрле персонажлар һәм хәтта авторлар арасында да нык сизелә торган аерма булырга мөмкин һәм моны статистик ысуллар ярдәмендә ачарга була. Сөйләм статистикасы белән үткән гасырның башында ук шөгыльләнсәләр дә, ләкин математик лингвистика бары тик сонгы 20—30 ел эчендә генә тел белемендә кинрәк рәвештә кулланыла башлады. Әмма кыска вакыт узуга карамастан, математик лингвистика, сиземле рәвештә алга китеп, инде игътибарга лаеклы булган уңышларга ирешеп килә. Инструмента.гь фонетика, инженерлык лингвистикасы өлкәләрендәге уңышлар белән бергә, математик лингвистика уңышлары теориядә тел белемен геология, геофизика кебек чагыштырмача гөгәл фәннәр дәрәҗәсенә күтәрде инде дияргә мөмкин. Хәзер безнең алдыбызда яна объектив ысулларны, ул ысуллар аша алынган нәтиҗәләрне киң рәвештә тел белеме практикасына кертү бурычы тора. Ул вакытта инде тел белеме өлкәсендә субъективизмга урын калмаячак.