Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР СОРАВЫ БУЕНЧА


«Комсомольская правда» газетасының 24 февраль санында «Копилка
памяти» исемле рубрика астында авыл музейлары хакында фикерләр бирелгән.
Шуларны укыгач, ә без р шәһәребезнең тарихи истәлекле урыннарын әйбәт
беләбезме, дигән сорау туды. Юк. дияр идем мин.
Үткән ел археологлардан Р. Фәхретдинов һәм Ф Вәлиев мәкаләләрен. Г.
Саттаровның Казан урамнарына багышланган материалын бастырып. «Казан
утлары» журналы редакциясе бик әйбәт иткән иде.
Мин сездән тагын шундый материаллар, хосусан. Казан Кремле, андагы
тарихи биналар һәм архитектура һәйкәлләре турында киңрәк мәгълүмат
бирүегезне үтенер идем.
Халкыбызның архитектура истәлекләре белән бер Вәлиев иптәш кенә кызыксынмый.
Редакция папкасында андый хатлар байтак. Г. Шамуковның «Архитектура сәнга тебезнең бер
истәлеге» исемле мәкаләсе әнә шул хатларга җавап рәвешендә басыла.
Сөембикә манарасын кем салган? Ул кайсы гасырның архитектура истәлеге? Галимнәр, бу
сорауларга җавап эзләп, күп баш ватканнар; капма-каршы фикерләр әйтелгән, төрлечә юраулар
булган, әмма төпле, анык бер фикергә килә алмаганнар.
Габдулла Шамуковның укучыларга тәкъдим ителә торган бу мәкаләсе әлеге бәхәсләрнең
дәвамы төсендә язылган. Автор моңарчы чыккан әдәбиятка күзәтү ясый, аерым әсәрләрдә
очраган берьяклы, тенденциоз карашларны кире кага, манара хакында кайбер яңа фикерләр әйтә,
кайбер проблемалар күтәрә.
Мәсьәләнең җитди һәм катлаулы булуын искә алып, Г. Шамуков мәкаләсе белән
архитекторларны һәм сәнгать белгечләрен, археологларны һәм этнографларны да
таныштырдык. Ахырдан фикер алышу уздырылды. Фикер алышуда катнашучылар аерым
мәсьәләләр буенча Г. Шамуков белән бәхәскә керделәр. Авторга куп кенә эшлекле киңәшләр
әйтелде, архитектура сәнгатебезгә кагылышлы моһим проблемалар кузгатылды.
Журнал редакциясе, Габдулла Шамуковның «Архитектура сәнгатебезнең бер истәлеге»
исемле мәкаләсе белән рәттән, фикер алышуда катнашкан кайбер иптәшләрнең чыгышларын да
урнаштырырга булды.