Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬ СҮЗЕ ЯШЬЛӘРГӘ БИРЕЛӘ


Хәерле юллар телик!
Укучылар күрерләр: түбәндә урнаштырыла торган мәкалә-рецензияләр сыйфат һәм эчтәлекләре ягыннан да, күләмнәре буенча да тигез түгелләр. Кайберләре әдәби әсәр яки китап хакындагы беренче тәэсирләр һәм гомуми фикерләр дәрәҗәсеннән әллә ни ерак китмәгән диярлек. Икенчеләре ярыйсы ук төпле һәм тирән язылган.
Шулай да, беренче карашка никадәр генә тигезсез һәм чуар күренмәсеннәр, әлеге рецензияләрне ниндидер уртак, гомуми сыйфатлар бер-берсенә якынайта, күпмедер күләмдә бер төслерәк итә. Бусы яшьлеккә бәйләнгәндер. Барлык рецензияләрнең авторлары — яшьләр, Казан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары. Сентябрь аеннан аларның барысы да дүртенче курста укый башладылар.
Беренче коймак төерле була, диләр. Игътибар белән укыганда, бәхәсле, «төерле» урыннарны журналда басыла торган рецензияләрдән дә табарга мөмкин. Дәлиллән- мәгән фикерләр күзгә ташлана, бәхәссез хакыйкать төсендә тәкъдим ителгән, әмма асылда шактый бәхәсле булган карашлар байтак. Аерым рецензентларның теге яки бу әдәби әсәргә биргән бәяләре, теге яки бу язучы иҗатына карата чыгарган хөкемнәре белән дә килешеп бетмәскә мөмкин. Бик тырышып эзләгәндә, андый кимчелекләрне тагын байтак табарга булыр иде... Аның каравы, ул рецензияләргә яшьләрчә кыюлык, батырлык хас. Кемнең кем булуына карамастан, сүзне кистереп әйтү, туры сүзлелек хас.
Еллар узу белән, тәҗрибәсезлек аркасында килеп чыккан әлеге кимчелекләрнең күбесеннән арынырлар, әдәби әсәрләргә һәм язучы иҗатына җитдирәк карарга, тагым да игътибарлырак булырга өйрәнерләр. Әмма кыюлыктан арынмасыннар иде, голтер- гомергә яшьләрчә туры сүзле булып калсыннар иде. Хәерле юллар телик аларга!
РЕДАКЦИЯ
Сагындырган сукмаклар
Газета-журнәллардз басылып килгән кечкенә күләмле хикәяләре белән Әбрар Шамин безгә күптән таныш язучы. 1967 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Сагындырган сукмаклар» исемле яңа җыентыгын чыгарды. Бу җыентыкта авторның соңгы елларда язган һәм башлыча Совет Армиясе солдатларының тыныч шартлардагы тормышын чагылдырган хикәяләре тупланган. Хикәяләр лирик характерда, җылы хис белән язылганнар, алардан якты оптимизм хисе бөркелеп тора. Автор аз сүз белән куп фикер әйтергә, кыска гына хикәядә дә күңелгә сеңеп калырлык кеше образлары, табигать күренешләре бирергә тырышкан.
Менә «Сагындырган сукмаклар» исемле хикәя. Темасы яңа булмаса да. ул совет кешеләренең рухи матурлыгын, туган җирнең иң газиз, иң мөкатдәс урын икәнен сурәтли. «Зәйтүн гөле» хикәясендә язучы укытучы профессиясе турында сөйли. Яшь укытучы Наилә үзе сайлаган бу авыр юлдан кыю атлап бара. Укытучы образында яшьләргә хас омтылыш, йөрәк ялкыны сизәбез. Гомумән, бу хикәядә Әбрар Шамин тормышның асылын чагылдырырлык әдәби детальләр таба алган. «Күңел күзе» хикәясе кешенең мораль сыйфатларына, күңел байлыгына багышлап язылган булуы белән әйбәт. Заһир Халитов кебек каты бәгырьле, бары тик үз интереслары өчем генә яшәүче кешеләр бүгенге көндә дә очрыйлар бит. Фронттан күзсез кайткан Мансур
«Дуслар .стала,..... д, „„„ „ше „ся,р„, 6
Әбрар Шамин хикәяләренең теле йол коры сөйләп чыгудан әллә ни уза алмый. Автор анда тәрбия мәсьәләсен күтәрә. Әд ___ ___
җансыз, курчак рәвешендә сурәтләнүе уңышлы түгел’ Хикәя^ТяГалмалык сизелә.
Го»у»а. алганда, «,ре„«ш 4,iopr, „
лар телик.
Тормыш җылылыгы бөркелеп торган кечкенә генә китапчык кибет киштәләремә куелды. Һичшиксез, яшь кызларның күзе төште аңа, апалар кулга алып карады Шулай булмый: «Азат хатын» журналында басылган җыйнак хикәяләре белән Мәдинә Маликова аларны гел шатландырып торды бит. Ә менә хәзер беренче «Юлдашларны белән танышырга чакыра.
Юк, М. Маликова үз хикәяләрендә шау-шу күтәрерлек бәхәсле проблемалар хәл итми. Тәнкыйтьчеләр өчен каләм терәп язарлык зур яңалык та алып килмәгән ул. Аның хикәяләре, зәңгәр күзле, кара кашлы чибәрдән бигрәк, түгәрәк, сипкелле йөзле, басынкы, кичерешләрен эчендә саклый белә торган тыйнак авыл кызын хәтерләтәләр. Әнә шул уйчан тыйнаклыгы һәм тормышчаилыгы белән алар гади укучылар күңеленә хуш киләләр.
Мәдинә Маликованың укучы хөкеменә куйган мәсьәләләре инде игътибар ителгән, хәтта бераз таушалганраклар да, дидек. Менә бәхетне тыныч семья тормышында гына күрергә теләгән ир һәм аның белемгә омтылган хатыны ("Маллы баскычлары»}, акча колы Зиннәт һәм төнге юлаучы Равил («Юлдашлар»), туган туфрагын бар нәрсәдән якын күргән Мәрхәбә әби («Алтын читлек»), ниһаять, авылга, кешеләр янына омтылучы шәһәр кызы Дилбәр («Кыр ягы»). Бу яктан хикәяләр укучы өчен артык кызыклы түгел. Әмма шул хикәяләрне автор укучы яратырлык итеп эшли белгән: моңа кадәр кабатланган темаларга яңача караш ташлаган, таныш образларны таныш булмаган яктан, башка детальләр аша ачып бирә алган. «Юлдашлар «хикәясендәге «кыек кул» Зиннәт, олы җанлы Равил теп героиняның төнге юлдашлары гына түгел. Язучы аларны типиклаштырып биргән, һәр укучы аларны үз тормышындагы танышларыдай кабул итә. Тема-проблсманы чишүдәге бу үзенчәлек образлар системасына да тәэсир итә. Кайвакыт төп геройлар арасында чагылып кына киткән эпизодик образлар да хәтердә калалар. Шулардай берсе—Сорур апа. Ир мәхәббәтенең нәрсә икәнен дә белергә өлгермичә, егерме ике яшендә тол калган хатын, вакытлар узу белән, семьялы кеше- гә гашыйк була һәм ояла-хурлана ир бала таба. Нәтиҗәдә, хикәянең башында кузгатылган төп тема ничектер югалып, онытылып кала, беренче планга Сорур апа язмышы, аның фаҗигасе күтәрелә.
М. Маликова вакыйгаларны читтән торып кына сурәтләми һәр хикәясендә, теп образлар белән бергә, автор образы да яши. Язучы һәр героен, йөрен җылысын куша, һәр детален күңел күзе аша үткәрә.
Мәдинә Маликова хикәяләренең теле йегерек шомх һәр сүзнең уйланып, сайланып язылуы күзгә ташлана. Сүзне кыскартып, бу китапчык М. М.ликоеаның гына юлдашы булып калмас, дип әйтәсе килә.
И. ГАЗИЗОВА
Хикәяченең яңа китабы
hop яшь язучы, яңа гына бәреп чыгып.
8. ,К. У-* М »■
балкып тора.
«Капчык» хикәясе укучыларны ышандырмый.
В. ШӘРИПОВА
Уйчан тыйнаклык
ф ХӘЕРЛЕ ЮЛЛАР ТЕЛИК1
«Таң йолдызы» — Альберт Хәсәновның беренче генә җыентыгы түгел инде. Үзенең бу китабы белән язучы әдәбиятыбызга нинди дә булса яңалык алып килгәнме? Аның үзенә генә хас көчле яклары, үзенчәлекле сыйфатлары бармы? Булса, алар нәрсәдә күренә? Бу сорауларга тулы һәм дөрес җавап табу шактый кыен эш. Шулай да тырышып, бер омтылыш ясап карыйк.
Альберт Хәсәнов хикәяләрендә сурәтләнгән геройлар — безнең арада яшәүче гади кешеләр. «Галуа токымы» хикәясендәге Йосыф беренче карашка кун тышлы дәфтәре белән авторучкадан башка нәрсәне белмәгән, сәеррәк характерлы кеше булып күренә. Әмма вакыйгалар дәвамында Йосыф әкренләп бөтенләй икенче яктан ачыла. Ул зур омтылыш белән алдына куйган максатына ирешү өчен көрәшә. Җитмәсә, үзе бик кешелекле һәм ярдәмчел егет тә икән: иң кыен бер моментта — берсенең дә оекбашлары калмаганда — үзе өчен бик кадерле биноклен унике пар йон оекбашка алмаша. Әнә шулай әкренләп Йосысрның эчке матурлыгы күренә бара, һәм хикәя азагында укучының симпатиясе тулысы белән Йосыф ягына күчә.
Аннан соң, А. Хәсәнов хикәяләрендә гел уңай геройлар гына диярлек алына. Кире образлар я бөтенләй юк, яки эпизодик төстә генә чагылып узалар. Уңай геройларның тәрбияви роле көчлерәк, активрак була, билгеле. Әмма бертөрле генә геройлар булуы аның әсәрләрендәге конфликтның көчен йомшарта. Тагын шулкадәресе дә бар, әлеге бер төрлелек образларны да, игезәкләр кебек, охшаш итә. «Еллар узса да» хикәя-сендәге Фатыйма абыстай, «Соңгы үтенечлтәге Асылҗиһан апа, «Гомер иткән нигез»дәге Хәдичә абыстай белән Ислам абзый — болар барысы да балаларын сагы-нучы, гомер иткән нигезләренә гашыйк, үткәндәге хатирәләр белән яшәүче олы буын кешеләре. Берсен икенчесеннән аерырлык, бары тик Хәдичә абыстай яки Асылҗиһан апаныкы гына булырлык нинди сыйфатлар хас аларга? Җавап табуы шактый читен.
Җыентыктагы иң тәэсирле хикәяләрнең берсе—«Газаплы төн». Кыска гына бу хикәя матур тел белән язылган. Әсәрнең төп герое Равил кичергән газапларны язучы оста детальләр белән бирә алган. Нәтиҗәдә, Равил хисләрен без дә кичерәбез, аның драматизмы безгә дә күчә. Шуның белән бергә, бу хикәядә укучының эмоциясендә уйнарга тырышу да шактый нык сизелә. Тагын бер геройны искә алып китәсе килә. Бу—«Яшь наратларпдагы Нигъмәт абзый. Табигатьне саклау өчен көрәшкә чыккан бу карт башка геройлардан кайнар канлы, хәрәкәтчән булуы белән аерылып тора. • Булат пәке» хикәясе дә матур гына язылган әсәрләрнең берсе. Ләкин концлагерьдагы тормышны сурәтләүгә багышланган бу хикәядә авторның әле сайрак йөзүе, материалны тулысынча белмәве күренә. Моны үз вакытында Язучылар союзының стена газетасы «Тынгысыз каләм»дә искә алып үткән иде:
Булат пәкеләрең үтми. Карандаш очлыйм дисәң. Үзең күргәнне генә яз, Телләрдән төшмим дисәң.
«Гомер иткән нигезвне укыганда, искә, келт итеп. Г. Сабитовның «Өч күңел» исемле хикәясе килеп төшә. «Өч күңел» Г. Сабитовның 1963 елда ук чыккан «Туган җир туфрагы» дигән җыентыгына кергән. Ике хикәядә дә бер үк ситуация: туган йорттан читтә яшәүче балалар ата-аналарын үзләре янына алып китәргә дип кайталар; картлар башта риза булалар; әйберләрен җыеп кузгалып китәбез дигәндә генә кинәт кире уйлыйлар—китмәскә булалар. Хәтта бу ике хикәядәге ата мәчеләргә кадәр охшаш. Тагын шулкадәресен дә билгеләп үтәргә кирәк, Г. Сабитов хикәясендә кешеләр тирәнрәк, матуррак ачылганнар, һәм ул хикәя тел ягыннан да шомарак язылган—
А. Хәсәнов иҗатына кыскача гына күзәтү ясап чыккач, шуны әйтәсе килә. Язучы, чын оста булып җитлеккәнче, тулы бер мәктәп уза. А. Хәсәнов та киләчәктә шундый мәктәпне узып безне тулырак һәм яхшырак язылган яңа әсәрләре белән куандырыр дип өмет итәбез.
Н. ӘХМӘДИЕВ
Әсәрдә һава да булсын
Ни сәбәптәндер, күп кенә яшь язучыпврыбыз үзләренең беренче әсәрләре беләк йөзек кашыдай янып, ялтырап алалар да соңыннан тоныкланып .алалар беренче яхшы әсәрләре күләгәсендә урта кул әйберләр чыгара башлыйлар. Белмим, тыныч- ♦ ганып калалармы, әллә яхшы әсәрләр иҗат игәрлек көч, сәләт җитми башлыймы?.. Дерес, чын сәнгать әсәрләре гел генә туып тормый, ара-тирә урта кул әсәрләр чыгуы да мөмкин. Була торган хәл. Әмма бүгенге прозада уртача эшләнгән әсәрләр кирәгеннән артык күбәйделәр, тоташ агым төсен алдылар. Яхшылары, киресенчә, бик аз күренә, ара-тирә генә ялтырап куйгалый. Эдуард Касыймоаның «Казам утлары* журналында басылган (1968 ел, 1—2 саннар) «Бир кулыңны, дустыма исемле яңа повесте белән танышкач, күңелгә ирексездән әнә шундый уйлар килде.
һәр җырчы кошны тавышыннан танып була, дилар. Әсәрнең беренче бүлекләрен укуга, Э. Касыймоаның да үз тавышы барлыгына ышанасың. Аңа гына хас хикәяләү алымы, ул гына яратып куллана торган позтик детальләр. Менә «йолдыз аулаучы чуртаннар», яшьләрнең утрауда бер-берсенә биргән вәгъдәләрен карап-күэәгеп торган көмеш ай; вакыйгалар куерган саен, ай дә кызарып, тулып килә кебек...
Чын гелгө күпме генә охшамасын, кәгазьдән ясаган чәчәк барыбер гел түгел. Безнең мәхәббәт темасына багышланган күп кенә проза әсәрләребез белән дә шуи- дыйрак хәл. Алар — төссез, иссез, аларда чын мәхәббәт юк. Ә- Еникинең «Матурлык*, И. Газиның «Тургай картаямы икән?», А. Гыйләҗевнең «Үги анә яфраклары» кебек әйбәт әсәрләр до, аларда сурәтләнгән чын олы мәхәббәт тә бик-бин сирәк очрый. Э. Касыймоаның «Бир кулыңны, дустым» повестенда да укучыны тетрәтерлек тирән мәхәббәт юк, дияргә була.
Повестьтагы Роберт — Әлбинә меиособоте үтә коры һәм. безнең уебызча, типик та түгел. Иң зур кимчелек—аларның эчке дөньясы, җаны ачылмаган. Вакыйгалар тирәнлеге до җитенкерәми. Әсәрдә остән-осгән генә алынган әакыйга-күрәнешләр кирәгеннон артык күл. Шуңа күрә алар тиз онытылалар да.
һич югында, әсәрнең геройлары безне үзләренең дөньяга карашлары, уй-фикер- ләренең тирәнлеге белән яраттырырга тиешләр иде Бу да юк. Чын сәнгать әсәрләрендә геройлар укучы белән яшиләр, йерилор, сулыйлар кебек. Аларга художник сулыш өро, аларны язучы һава белән әйләндереп ала. Э. Касыймовның соңгы әсәрендә моны тоймыйбыз. Аның геройлары кәгазьдә килеш кала.
Әсәрдәге тол образларның берсе —Роберт Әмма ул—иң зәгыйфь эшләнгән образларның да берсе. Аның әсәр ахырындагы геройлыгы ышандырмый. Ышаныйк та ди. Ләкин киләчәктә алар нишләрләр? Нефть җирлорендо янган бихисап факеллар кебек, донья шаукымына, тормыш агымына ияреп кенә янмаслармы икән? Ялкыны кочле факелның, әмма аннан кемгә файда?
Ф ГЫИЛЬМЕТДИНОВ
Монологлар һәм диалоглар
Сү, Р. ф.йаүлпин түр»"**. •»>"> “-'-Р“" «Ү»'~ •«
■Монологлар Һ»И д.алогл.р- .урында Ь*р..*«.
Р ф.й.улп-.., 6.р.«..« А, 6-гр... ШАГЫРР* бупир.. А«Ы ..U,.
ү,м елар арасидагм ........р» лу л.—л.-дыр. Л.~, б.л,.ла
.«һа»л.«Дмр. л« Шу“-“ АҮ"«™"*Т. •»« •»* «• Т“-
Кеше булдым.
Дөньяда өр-яңа аваз, карлыгачтай очып,
ф ХӘЕРЛЕ ЮЛЛАР ТЕЛНК1
вокзал,
базар, сиреналар тавышына ияреп, гомумтавыш гармониясенә кушылды...
Күренә, шагыйрь гади, мин әйтер идем, кирәгеннән артык гади сүзһәр белән дөньяга килгән яңа
«мин» — кеше турында җырлый. Китап битләрен алга таба ачкан саен, әлеге мин үсә, тулылана бара
һәм әкренләп безнең күз алдында үзенең бөтен омтылышлары, газаплары, уй-фикерләре белән яңа
сурәт, оригиналь кеше портреты пәйда була.
Җыентыкка кергән һәм укучының мәхәббәтен яулап алырлык шигырьләрне берәм-берәм санап
чыгуның артык кирәге юктыр, дип уйлыйм. Моңарчы китапны уку бәхетеннән мәхрүм булган
укучылар бу эшне үзләре эшләрләр, дип ышанасы килә. Шулай да шагыйрьнең икенче бер зур
уңышына «афәрин!» димәсәк, гөнаһ булыр иде. Сүз Р. Фәизуллин шигырьләренең теле хакында
бара. Яшь шагыйрьнең иҗаты белән азмы-күпме таныш кешеләр өчен аның шигъри теленең
оригинальлеге яңалык түгел инде. Соңгы җыентыгында да бу мәсьәләдә ул үз-үзенә турылыклы
булып калган. Алай гына да түгел, бу эшкә шагыйрь тагын да җитди һәм иҗади килергә тырышкан.
Гомумән, Р. Фәизуллин сүз белән сак һәм белеп эш итә. Кайбер шагыйрьләр онытып калдырган
«архаик» сүзләрне Равил җирдән күтәреп алып әсәрләренә кертә — аларны яңадан тормышка
кайтара. Аның иҗатында хәят, даим, җиһан, г а в ә м к ебек сүзләрнең актив кулланылуы әнә шул
турыда сөйли.
Шагыйрь яза тора, китаплары бер-бер артлы чыга тора. Моңа инде берәү дә гаҗәпләнми. Р.
Файзуллин — өметле шагыйрь, үсә торган шагыйрь, үз йөзе булган шагыйрь. Бу кадәресе бәхәссез
хакыйкать дияргә мөмкин. Шуңа күрә, «Монологлар һәм диалоглар'-да тупланган шигырьләргә хас
уңай сыйфатларның барысына да тукталып тормастан, шагыйрь колагына искәрмә
характерындагы бер-ике генә суз әйтәсе килә. Гадәттә, яшь шагыйрьләрнең беренче җыентыклары
шулкадәр яңача, шулкадәр тәэсирле була: алар шунда ук укучыны әсир итәләр, тиз арада
популярлык казаналар һәм сатылып та бетәләр. Икенче-өченче җыентыклар исә, ни сәбәптәндер,
тоныграк чыга, китап кибетләрендә дә озаграк ята. Миңа калса, шундый аянычрак хәл Р. Фәйзуллин
иҗатында да сизелә кебек. «Аҗаган» белән чагыштырганда, соңгысында шагыйрь сурәте, Р.
Фәйзуллинның үз йөзе тоныграк сыман. 1966 ел дәвамында барган әдәби бәхәснең җилләре
кагылганмы, әллә башка берәр сәбәбе бармы? Әмма ни генә булмасын, аянычка каршы,
«Монологлар һәм диалоглар» йомшаграк чыккан, Равилчә үк түгел. Хәлбуки, урыннары бу китапта
булмаса да, кайбер намуссыз шигырьләр аякларын бокләп «Монологлар һәм диалоглар»ның
түренә үк менеп утырганнар. Мисалга «Ашыгыч ярдәм машинасы» шигырен алырга мөмкин:
Сине йортта беренче булып балкондагы яран чәчәк күреп алды.
Елмаюыңнан тәрәзәбез яктырып китте, урамыбыз яктырып китте,
шәһәребез...
Беренче карашка бу шигырьдә әллә ни гаҗәпләнерлек урын да юк кебек. Берәүнең сөйгәне
исән-сау больницадан чыккан. Шуңа аның күңеле ташкай, шуңа аның кәефе күтәренке. Ләкин бу бит
нибары альбом шигыре, шуннан да артык түгел. Шигырь ялгызы гына булса, тагын бер хәл иде.
Әмма шагыйрьнең үзе өчен генә язылган андый әсәрләр җыентыкта байтак очрый. «Чәчмим,
җыймыйм... «Тышка чыксам, өн ишетәм...», «Фикер килде миңа...». «Туган якка оча аккош...» һәм «Төн
эченнән атлыйм...» шигырьләре шундыйлардан. Соңгы шигырь бигрәк тә серле. Моңарчы адәм
баласында «фара» дигән әгъза юк иде кебек. Ә менә шагыйрь тапкан:
Төн эченнән атлыйм сиңа. Ут.
Якыная, елыша барам...
Фарам астында җемелдәвең кими...
Болар инде, әлбәттә, җыентыкның дәрәҗәсен шактый төшерәләр. Равил җыентыгында мондый
шигырьләрне, хәтта алар әллә ни күп булмасалар да, күрәсе, очратасы килми,
Фәйзуллинның халык авыз иҗаты етил.нн
“°'ь стилендә язылган бер шигыре
ЖМ..Ш.Т. 5» шигьф., и«.дер. »«. а»«. иии ,й„„йм. .
«.«ммгыи - <и, д,л«м»иари„ ,у> „дын. , „
шагыйр. җаи„„ 6,р1енә ................... '
Ә. дәминов
Кояшлы утраулар
Әнкәй, җибор мине гәяхәтиә. — ♦ Күмел
диңгет.тәрек күрим.
һәм утраулар ачып — кояшлы
утраулар! —
Исемнәрен бирим.
Китапның титул битеннән соң ук шушы юллар тора. Бу юллар батен бар китапка эпиграф итеп
алынган. Шагыйрь күңел диңгезләренең утрауларын, кояшлы утрауларны ачарга тели. Китап шулай
дип arena да — «Кояшлы утраулар». Авторы — Рәдиф Гатауллин. Ул әло шигърияткә яңарак аяк
басты һәм тиз арада поэзия сөючеләрнең җанын үзенә буйсындырып та елгерде.
«Кояшлы утраулар» еч шигъри циклны берләштергән: «Мәтәббәт утравы». «Безнең Одиссея»,
«Лирик сөйләшүләр». Билгеле булганча, бер цикл зчонә тупланган шигырьләр бер үк теманы төрле
яктан, төрле позициядән аныклап, яктыртыл килергә, тулы бер каскад хасил итәргә тиешләр, Р.
Гатауллинның «Кояшлы утраулар»га кергән шигырь циклларын шул ноктадан карап-күээтеп үтик.
«Мәхәббәт утравыина ундүрт шигырь тупланган. «Шат күңеллеләр җыры» белән «Алма»
шигыреннән башкалар»', барысы да үз урынында кебек. Бу ике шигырьне «Безнең Одиссея»
циклына тоташтырганда, китап тагын да камилләшә тешкәй булыр иде.
Рәдиф Гатауллинның каләме мәхәббәт хакында әйтеләчәк бер генә сүзгә орынса да, ул сүз
шунда ук яфрак ярып җибәрә кебек. Мәхәббәт хисләрен җырлаганда — ул тиңдәшсез, Аның «Айны
тапмадылар» шигыре турында «Литературная газета»дагы мәкаләсендә өлкән язучыбыз Фатих ага
Хесни до сейләгән иде индә. Унике толлык бу шигырьдә тулы бер баллада сюжеты яшеренгән.
Минемчә, бу шигырьне бик рәхәтләнеп баллада дип атап булыр иде. Беренче цикл дагы
шигырьләрнең иң уңыш- лысы «Утрау» исемле:
„.Бер утрау идең,
мин, Робинзон, сиңа килдем.
Сиңа әле кояш нуры төшмәгәндә.
туфрагыңда бер чәчәк тә үсмәгә-дә,
сине сейдем.
һәм сөюем белән сиңа Кешеләр
китердем мин-
Рәдиф Гатауллин шигъри кинаядән оста файдалана белә, аның символлар системасы-сейләшү
ечен үзе бер тема. С-мволлар ярдем.нд. ул шитырьиек ахырына кадәр хисләр киеренкелеген
үстереп кил. дә. көтелмәгән ер-яңа бер -рю- ясап ташлый. Гатауллин шигырьләренең тезсир кече,
отышлы ягы шунда буга- Бу шигырь- ләрдә сурәтләнгән, тирен, олы сею белән сея б.л-.н л-р-к г.рой,
чыннан да. хобботнең Мәҗнүн исемендәге премиясенә» лаек. Чөнки:
Мәхәббәттән башка да мин күпне күргән: тол керфекләре тибрәнеп ни аңлата!
Башны салларга салып, Китәсе
иде агып. Эндәшер иде
дулкыннар, Бер шагыйрь җанны
танып.
шагыйрьнең бу
дулкыннарның
Сандугач ник җыр ярата? — әйтеп бирем.
Нәкъ Гейне кук, мин йолдызлар телен белем.
Искән җилләр нәрсә сейли,
Яшь топольләр нәрсә көйли. Бәхет кайда кубрәк үсә, Кайгының ник көне
бетә — барсын беләм.
Менә шушы мәхәббәттән башка да бик купне белүче герой белән тирәнрәк танышу өмет итеп,
«Безнең Одиссея» циклына күчеп китәбез. Бирегә унике шигырь тупланган. Циклга бирелгән
исемгә карап, без ул шигырьләрнең җисеменә карый күбрәк өмет баглап укырга керешәбез бугай.
Циклны тематик яктан киңәйтеп, баетып эшләргә авторның тулысынча мөмкинлеге бар шикелле.
«Безнең Одиссея» шигыре үзе, русчалап әйткәндә, бары тик литературщина гына. Аның белән
янәшә үк басылган «Гадиләргә ода» шигыре политик яктан саф, яңача яңгырый, аның ихлас
күңелдән язылганлыгы сизелеп тора. «Малайлар», «Диңгезгә», «Рәхмәт, тормыш!», шигырьлә-
рендә Рәдиф Гатауллин тагын да уйчанланып, җитдиләнеп китә, аның каләме салмак лана тешә.
«Испаниягә», «Вьетнам турында уйлыйм» шигырьләрендә каләм тагын сөртенеп куя.
...Испания, син күз алдында
вакытлыча
күз яшенә һәм ал канга
манчылган бер яулык сыман...
Символ — Гатауллинча. Ләкин бу беренче карашка гына. Бәлки, биредә яулык урынсыздыр.
Күз яшенә һәм ал канга да манчылгач, ул кулъяулыгына охшый бугай бит™ «Вьетнам турында
уйлыйм» шигыренең чишелеше шигырь дәвамында үстерелгән киеренкелеккә җавап бирми —
чишелеш бер катлырак:
Лотос гөледәй гүзәл җирнең
ярасыннан аккан ал кан
авторучкамнан да минем тама
сыман.
Соңгы өченче цикл «Лирик сөйләшүләр*- дип атала. Циклга тугыз шигырь тупланган. «Безнең
якларда яши ул», «Зур корабка — зур дәрья, ди...»дән калганнары җиңел кулдан эшләнгән
шигырьләргә охшыйлар. Гатауллин шигырьләренең күләгәләре шикелле генә алар. Циклның
уртасында, үзәк шәхес булып, шагыйрь үзе торырга тиеш. Биредә дә ул шәхес бар кебек. Ләкин
ул тонык, үткерлеген югалткан. Кинокадрны күз алдына китерик. Бөтен экран тулып тополь
шаулый. Бу шаулаган тавыш үзе бер җыр кебек. Кинәт, аппарат бозылып, тавыш туктала. Экранда
шул ук матур тополь. Ләкин аның шавы юк, тавышы юк. «Лирик сөйләшүләр» циклы да шул ук
матур, ләкин тавышыннан мәхрүм калган топольне хәтерләтә.
Р. Гатауллинның «Гөлләр су сорыйлар» исемле беренче шигырь китабы укучылар
тарафыннан бер вакыйга буларак каршы алынды. Берничә көн эчендә кибетләрдә бу китапның
эзе дә калмады. Ә «Кояшлы утраулар» исә шактый гомер үзенең сатып алучыларын көтеп ятты.
Сәбәп нәрсәдә соң? «Гөлләр су сорыйлар» безнең өчен яңалык иде. Без анда үзебез өчен гүзәл
бер лирик шагыйрьне ачтык. Ачтык та Гатаул- линнан яңа, бөтенләй яңа әйберләр көттек.
«Кояшлы утраулармы белән исә ул үз- үзен кабатлады да куйды. Кимендә китапның яртысы
белән.
Рәдиф Гатауллинның таланты зуррак икәненә, аның көчлерәк дәрәҗәдәге әйберләр язарга
да куәте җитәрлегенә ышанганлыктан, без шагыйрьнең өченче җыентыгының — «Диңгез
эзлимонең ашыкмыйча, үз аудиториясен куандырырлык итеп эшләнүенә өметләнәбез.
3. МАЛИКОВ