СОВЕТ ӘКИЯТЕ ТУДЫРУ ЮЛЫНДА
Минем элр да булса хәтеремдә нык саклана Безиен күрше Әсма эои әкият сөйләргә ярата иде. ә мин инде, уз чиратымда, яратып тыңлаучыларның берсе идем, йокыга китәр алдыннан әллә ннчәшәр башлы юха еланнарның, соры бүреләрнең, алтыннан эшләнгән сарайларның, дөньяда булмаган бик күп башка төрле әйберләрнең тарихын, вакыйгаларын, маҗараларын тыңлый-тынлый, әллә нинди уйларга талып бетә идем
Әкиятләрне безиен бик күпләребез тыңлаганы бар. Ул әкиятләр ат саклаганда, кырдагы станнарда әле дә булса сөйләнеп киләләр «Алдар таз» әле һаман үлмәгән, ул телдән төшми, сөйләнә бирә. «Шомбай» әле һаман кабатлана...
Яна кеше яна әкият сорый. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган батырлыкларны без күп күрәбез Магнитстрой, папанинчылар, эпрон- чылар һ. б.
«Әни, әкият сөйлә!» — дип йөдәтә торган баласына бүгенге совет анасының сөйләрлек әкияте юк.
Әкиятләргә шактый бай булган халык иҗатында бүгенге көн өчен яраклы әкиятләр саны бик аз.
Менә шуның өчен дә безгә, совет язучыларына, бу турыда ныклап уйларга вакыт. Рус әдәбиятында без әкиятләрнең шактый умыймы үрнәкләрен күрәбез: Кассильның «Федька Беломор»ы, Гайдарның «Сугыш сере» һ. б.
Ләкин әле бездә революциядән соң бу өлкә тын — моны кузгатасы бар.
Мин үзем, шушы өлкәдә тәҗрибә итеп, бер кечкенә адым ясап караган идем «Капкорсак патша» дигән бер әкият язган идем Үз вакытында ул «Пионер каләме» журналында (I сан 1934 ел) басылды да. Редакция әкияткә карага фикер жыю бүлеге ачты, һәм мим шуның аркасында шактый гына бу.пан житешсезлскл.цте төзәттем
Билгеле, беренче тәҗрибә рәвешендә, бу — үлемчә ярый торгач әсәр. Ләкин, кызганычка, каршы, безнең тәнкыйтьчел.>рсб**> бу макта ләм-мим дә әйтеп узмадылар Мин. җан талашып
икенче әйбер эшлим. Ләкин минем үткән әйберем хакында тслы бер фикер ишетмәү, билгеле, мине борчый. Киләчәктә тәнкыйть, бәлки, чәчәк
моны искә алыр.
Әдәбиягның башка жанрларына караганда, масса арасына тиз тарала торган, идея ягымнан М-. - -
алган, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан халык әкиятләреннән калышмый торган совет әкиятләре тудырыйк.
Чорыбызның фантазиясе, ркәне, киләчәге, бөек чәк буынга барып җитсен!
<Яшь ленинчы!
/Я14 ««.
хикәя
Фәрит үзенең апасы Разия белән бакчага чыкты. Бакчада чәчәкләр бик күп: Фәритнең күкрәгендәге йолдыз кебек кып-кызыллар, өстендәге майкасы төсле зәп-зәңгәрләр, аягындагы оеклары кебек сап-сарылар.
Шул чәчәкләргә төрле-төрле күбәләкләр килеп куналар һәм аларны тагын да матурлата төшәләр.
— Эх, нинди ямьле соң җәй!— дип куйды Разия.— Әнә нинди матур чәчәкләр үсәләр, әнә нинди матур күбәләкләр очалар.
Яшел яфраклы агачларны киссәң, бакча шып-шыр булып калыр иде. Түтәлдәге ул матур чәчәкләрне өзеп бетерсәң, бакча ямьсезләнер иде. Чәчәкләргә кунып уйнаучы ул күбәләкләрне юк итсәң, җәйнең матурлыгы кимер иде.
Фәрит буе җиткән агачларны сындыра. Апасы әйтә:
— Сындырма! — ди.
Түтәлдәге чәчәкләргә Разия үзе су сипте. Аларны үзе карап үстерде, Фәрит әнә шул чәчәкләрне дә өзә. Апасы әйтә:
— Өзәсе булма, ул чәчәкләр кулыңны тешләрләр! — ди.
Фәрит апасының сүзенә ышанмый. Үзе үстергәнгә күрә өзмәскә куша торгандыр, дип уйлый.
Очып уйнаучы күбәләкләргә дә тия Фәрит. Апасы әйтә:
— Тимә! — ди.
Сындырма да өзмә! Өзмә дә тимә! Чәчәкләрне Разия үстергән булса, агачларны ул үстермәгән. Күбәләкләрдә тагын Разияның ни эше бар! Алар аныкы түгелләр бит! Разия үзе дә агачларны да сындыра, әллә никадәр чәчәкләр дә жыеп кайта. Аларны китап арасына салып киптерә. Аларны ап-ак кәгазьләргә ябыштыра. Разия күбәләкләрне, төрле-төрле бөҗәкләрне дә тотып кайта. Аларны инәгә кадап, бер тарт-мага җыя. Ә менә Фәриткә өзәргә дә, сындырырга да, тотарга да ярамый, имеш.
Шуларны уйлаган Фәрит Разияның киткәнен генә көтеп торды. Разияны әнисе чакырып алган иде. Фәрит шул арада түтәл уртасындагы иң зур чәчәкне ботарлады да алды., һәм шунда ук үрле-кырлы сикереп еларга да тотынды.
Аның елавын ишетеп, йөгереп Разия килеп җитте.
— Нәрсә булды?—дип сорады ул.
Фәрит елаган килеш:
— Чәчәк тешләде! — диде.
— Мин сиңа өзмә дип әйттем бит! — диде апасы, үзе Фәрит өзгән чәчәк янында җирдә йөрүче бал кортын күреп көлемсерәде.
•Яшь сталинцы» газетасы. 1 январь. 1941 ел. 1 сан.