Логотип Казан Утлары
Публицистика

Офыкларыбыз киңәя


Журналда шигырьләр шактый күп басыла. Быел да үпкәләрлек түгел: яшь шагыйрьләргә дә, өлкән буын шагыйрьләргә дә, сирәгрәк булса да, урта буын шагыйрьләргә дә мәйданга чыгарга мөмкинлек бирелә тора. Журналның быелгы дүрт санын карап чыккач, шундый чагыштыру күзгә ташлана. Бу саннарда өлкән шагыйрьләрдән биш автор (шуларнын өчесе икешәр тапкыр), яшь шагыйрьләрдән 21 кеше, ә урга буып дип йөртелгән шагыйрьләрдән бары ике генә автор басылган. Шагыйрьләр үзләре гаеплеме, редакцияме, сәбәбен әйтә алмыйм. Әмма статистика, минемчә, нәрсә хакында булса да сөйли бугай.
Әлбәттә, авторларның билгеле пропорциясе күз алдында тотылган хәлдә, төп критерий — әсәрләрнең сыйфаты. Әмма бу яктан журнал быел поэзия сөючеләрне бик үк еш шатландыра алмады. Тәнкыйтьчеләрне уйландырырлык, поэзия үсешендә нинди дә булса юнәлешләр һәм омтылышлар хакында фикерләр кузгатырлык әсәр-ләр ел башында бөтенләй диярлек булмады. Дөресрәге, юк дәрәҗәсендә аз булды. Бнлгелс, беренче санда Сибгат Хәкимнең «Эмблема», «Белгәннәр тик тора» дигән кызыклы һәм тирән эчтәлекле — шәхесләр өчен генә түгел, илләр һәм буыннар язмышы хакында фикерләр кузгаткан, гомум кешелек этикасы өчен гыйбрәтле ике шигыре, шулай ук кайбер бүтән шагыйрьләрнең аерым уңышлы әсәрләре басылып чыкты. Яшь авторларның да төгәл эшләнгән кайбер шигырьләре күзгә ташланды. Ләкин бу уңышлар белән генә күңел һнч тә канәгатьләнми Җитди әсәрләр, һичшиксез, күбрәк чыгарга тиеш иде.
Бераз күңелсезрәк нәтиҗә: редакция үз портфелендә булган ин әйбәт шигырьләрне генә санлый алмаган, үзагымы белән кергән әсәрләрдән тыш. шагыйрьләрдә булган шигырьләрне сорап алу, гомумән кызыксынып тору кебек бик әһәмиятле эш җитенкерәмәгән, ахрысы.
Бәхеткә каршы, дүртенче сан безнең өчен шатлыклы сюрприз булды. Бу сүзләрне әйткәндә, мин номерны ачып җибәргән Сибгат Хәким шигырьләрен, аннан соң бирелгән Нури Арсланов шигырьләрен, Шәүкәт Галиевнең балалар өчен махсус язылган шигырьләрен күзлә тотам. Башка саннарда басылган аерым уңышлы шигырьләргә яңадан «ч зур һәм җнгдн җыелмаларны өстәгәч, гомумән дүрт санга карата ниндидер күзәтү ясарга, кайбер фикерләр әйтергә мөмкинлек туды.
Сүзне Сибгат Хәким шигырьләреннән башлыйсы килә. Бу шигырьләр фикер тирәнлеге ягыннан ла. форма төгәллеге һәм үткенлеге ягыннан ла барысы да диярлек тигез эшләнгәннәр. Шигъри яңгыраш тудыра торган үлчәү, ритмика, стилистик фигуралар, үзенчәлекле строфалар безнең поэтикага нинди лә булса яңалык алып киләләр. Аларны кабатлап укыйсы, өйрәнәсе кнлә. Тәнкыйтьчеләргә кызыклы материал биргәнлектән, алар бу әсәрләргә карата үз сүзләрен тирәнрәк итеп әйтерләр әле, дигән ышаныч туа.
Җыелманы башлап җибәргән шигырь Ленинга багышланган. Җаваплы һәм кирәкле бу темага совет поэзиясендә, шул җөмләдән татар поэзиясендә, бик күп әсәрләр язылган һәм, бер карасаң, инде нинди
д.. булса яка суз литерга мвмкин Да түгелдер сыман тоела. «Таулар, таулар» шигырендә дә кузгә нык ташланган яна тык юк кебек. Шигырьдәге параллель — таулар биеклеге белән юлбашчы бөеклегенең тәңгәл килүе, шигъри фикер буларак, күп әсәрләрдә, бигрәк та Кавказ һәм көнчыгыш шагыйрьләре иҗатында шактый куп кабатланды һәм хәзер дә күренгәләп тора. Әгәр шагыйрь бу фикерне бүтән караш, бүтән хис белән төрә алмаса, тормышны үзенчә күрә алмаса. яңа шигырь тумаган булыр иде. Ләкин шигырь туган, яна сүз әйтелгән. Сер шунда; таныш детальләргә нигезләнеп язылган бүтән шигырьләрдә авторлар сүзне моңарчы җирдән торып, җирдән күккә карап әйтсәләр, «Таулар, таулар» шигырендә шагыйрь үз сүзен дөньяга бүгенге көн күтәргән биеклектән торып әйтә, таныш тауларга һәм тормышыбызга галәм киңлегенә чыгып, безнең заман күзләре белән карын. Шугга күрә, беренче карашка яңа тоелмаган образлар яңача яктырып китәләр һәм күңелгә керәләр. Бу шигырьнең Ленин юбилее алдыннан, хәзер чыгуы бик урынлы һәм вакытлыдыр. Чөнки шигырь бу темага язарга куркыбрак, икеләнбрәк йөргән шагыйрьләргә үрнәк буларак та хезмәт итәр кебек.
Әдәбиятта киң танылган аерым фразаларга ишарә ясау (ременисценция) әдәби алым буларак, «Татарлар елмаеп үлделәр» шигырендә махсус китерелә. Бу чара сүзсез генә киң мәгънә чыгарырга ярдәм итә. Шигырь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган. Сүз татар солдатла-рының үлемсез батырлыгы хакында бара. Ә татар халкының үткәне, Мусалар батырлыгының гомумән татар халкы җирлегендә туганлыгы һәм тарихи бәйләнеш хакында бер сүз дә юк. Ләкин шигырьне укыгач, татар халкының үткәне һәм бүгенге язмышы турында уйламыйча мөмкин түгел. Шагыйрь укучыны бу ассоциациягә бер генә шигъри юл белән, бердәнбер һәм кырыс ишарә белән китерә:
Өемнең янында җил елый...
Шушы бер юл белән, Тукайның атаклы «Көзге җнлләр»е аркасында, шигырьгә таныш һәм гаять катлаулы бер чорны күз алдына китереп бастырырлык бүтән фикерләр һәм хисләр дә өстәлә... Укучының фантазиясе бермә-бер арта.
Рус поэзиясендә Сумароков Һәм Лер-монтовлардан, ә бездә нигездә Тукайдан һәм Дәрдмәндтән килә торган бу сыналган алымга фикер алышулар вакытында бездә күбесенчә тискәре бәя бирәләр һәм зур ялгышлык эшлиләр.
С. Хәкимнең бу циклга кергән «Изге бер ут», «Дүрт яран», «Кайгым төрле чикләр аша узды», «Озын чылбыр, бик куп боҗралар», «Тышта буран», «Янып, син кал» шигырьләре дә — бөтен халык язмышы хакында, заман һәм кешелек вөҗданы хакында уйланып язылган җитди әсәрләр. Алар бигрәк тә стиль, шигъри синтаксис юнәлешендә тикшеренү өчен тәнкыйтьчеләргә кызыклы материал бирәчәк. Мин үземә андый бурыч йөкләмим. Ләкин «Хисап бирәм» шигыренә карата тагын бер гомуми фикер әйтмичә уза алмыйм.
Туган җиргә мәхәббәтен шагыйрь бу шигырьдә ике генә юл белән әйтә:
Үзем һаман пган якка карыйм, Арыш ауган якка серлегәм.
Ләкин үзенең бөтен гомерен, бөтен язмышын туган җир белән бәйләгән кешенең кем икәнен шушы ике юлдан да ачыкларга мөмкин. Бу кешенең ел саен ана кабере алдында басып хисап бирүе — табигый нәтиҗә. Шуңа күрә авторның зур сүзләре, шигырьнең төп өлешендә «Җирдә иң зур батырлыкка әзер»мен диюе, «Кабат әзер авыр юлга» дип белдерүе декларация булып түгел, ә йөрәкнең олы кичереше булып гәүдәләнә.
Бу санда Нури Арслановнын шулай ук кызыклы шигырьләре басылган. Алар арасында яхшы яктан бигрәк тә «Сагындым» исемле шигырь һәм «Унике батыр турында баллада» аерылып тора. «Сагындым» шигырендә туган җиргә мәхәббәт, шагыйрь шәхесенең аннан аерылырга мөмкин түгеллеге кызыклы шигъри образлар һәм стилистик үзенчәлекле әйтелешләр аркылы бирелгән. Шигъри картина буларак, диңгезнең матурлыгы һәм көче тасвирлана. Миллион төсләр белән кабынган, ирек төсле иркен киңлек. Андагы шәһәрләр дә, шул матурлыкның хуҗалары булган кешеләр Д» матур һәм батыр... Таулар, купшы магнолияләре, мәңгелек җәйләре — теләсә кайда тылсым сандыгын ача торган әкият дөньясы төслерәк шушы матурлыкка контраст итеп, бик тыйнак, хәтта бераз төссезрәк Идел, татар халкы, Татарстан алына. Миллион бизәкле дөньядан йөрәк шул тыйнак дөньяны артык күрә. Сәнгать чарасы буларак гәүдәләнгән нке картина, ачык билгеләнгән бер мәгънә аркасында, аерылгысыз берләшә.
Н Арсланов шигырьләрендә ә тынган күренеш конкрет бер вакытта сурәтләнә. Художник натура! а карап полотнога те- шергән тесле. Ләкин диңгез өстендә моңсу гына, ялгызы гына елап очкан акчар-лак та, ерактагы күксел томан да. дельфиннар уйнавы да - пейзаж шигырьләре түгел, алар герой кичерешләренең тере гәүдәләнеше булып, аның рухи хәленә җавап буларак хезмәт игәләр. Мондый шигырьләрнең бәясен кнметмәстән, Нури Арслановна чын мәгънәсендәге пейзаж шигырьләре дә язарга киңәш итәсе килә. Беренчедән, безнең соңгы еллар поэзиясендә андый шигырьләр бөтенләй диярлек күрсн- мәсә. икенчедән, шагыйрьнең фикерләвендә рәсем сәнгатенә хас сизгерлек бар. Бу сизгерлекнең бәхәссез булуы кызыклы пейзаж шигырьләренең бездә ни өчендер язылмавына кызгану хисе дә тудыра.
«Кара дпнгездә ак кораб, Ай арттан килә...»
яки
«Кояш төсле шат йөземдә Ай күләгәсе»
кебек юлларга героинын мәхәббәтен параллель китереп куймасан да, шигырь һнч тә начарланмас, киресенчә, таушалганрак юлларны кыскарту исәбенә тагын да тыгызланыр. художестволы картина буларак, мәгънәсен гагын да тирәнәйтер нде. Автор бу сүзләрне искәрмә дип түгел, ә теләк төсендә кабул итәр днп уйлыйм.
«Унике батыр турында балладача карата бары тик унан фикер генә әйтергә мөмкнн. Шагыйрьнең тик бер юл турында гына тагын бер кабат уйлануын теләр идем. Соңгы строфада «Батырлар йөрәгенең тормәгә сыймавы, таш пулат коймаларның чатнавы» кебек унышлы, экспрессив юллар артыннан уйлап җиткермәү аркасында гына килеп чыккан бәхәсле, ихтимал, ялгыш фикер дә бар. Анда «Җәлнлчеләр- нең хисләре богаудан арынды» диелә. Минемчә, аларның йөрәгенә богау сала алмадылар. «Богаудан арыну» белән «богау сала алмау» төшенчәләре арасында принципиаль аерма бар. Ә гомумән алганда, баллада ныклы тәртипкә корылган — авазлар. юллар, Снбгат Хәким шигырсндәгсчә. матур яңгырыйлар. Темаларның, фикерләрнең бер үк булуы, шуның өс генә бер үк журналда чыгуы гына йөрәкне гырнагандвй игә. Ләкин монысы инде икс шагыйрь арасында хәл ителә юрган әйбер
«Өмет» шигырендә, башка авторларда, хәтта журналның үзендә чывкан шигырьләрдә булган кайбер таныш мотивлар ишетелә. Алар эффектлы түгел. Ләкин шигырьнең гомуми агышы бу жыпкыдан чыгып китә һәм кешенең дөнья турында, аның мәгънәсе хакындагы уйлануына, оптимистик кичерешкә әверелә. «Айга карап» шигыренә дә чама белән шундыйрак кимчелекләр һәм уңышлар хас.
Гомумән алганда. шигырьләр — Нури Арслановның бәхәссез уңышы. Шунысы куанычлы, соңгы берничә ел эчендә язган шигырьләре аның туктаусыз эзләнүен, активлыкны киметмәү генә түгел, киресенчә, артгыра баруын күрсәтеп торалар. Узган ел башында аның «Монсар» исемле кызыклы легенда-поэмасы чыккан иде. Элекке легендалар эшкәртелешендә хикәяләү, сөйләп чыгу өстенлек алып, шигырь прозага кирәгеннән артык якын торса, әлеге легендада чын мәгънәсендә шигъри вакыйга һәм поэтик фикерләр тудырылган. Күптәй түгел чыккан «Диңгез ярында» шигырендә кызыклы һәм гыйбрәтле картиналар сәнгатьчә төгәл, оста сурәтләнгән булуы өс- тенә. әйбәт такт белән язылган нае. Бу шигырьне укыгач. Блокның «На поле Куликовом* исемле атаклы шигыре хәтергә килә. Ул чактагы чәрелдек тавышлы вак- төяк шагыйрьләргә контраст буларак. Блок, аерым бер милләтне, халыкны гаепләү белән мавыкмыйча, бәрелешләрнең тарихи һәм фәлсәфи сәбәпләре турында уйланып. укучыны искиткеч тирән һәм тетрәндергеч кичерешләргә алып керә. Бу сыналган традициянең татар поэзиясендә дә барлыгын хәтергә төшерү һәм хәзер дә дәвам итүен күрү күңелле.
Үзенең соңгы балладасы, легенда һәм шигырьләре белән Нури Арсланов тагын бер кызыклы фикергә килер! ә мәжбүр итә. Бездә гадәттә язучының ижади үсүен яшьләргә карата әйтәләр. Мин андый хәрәкәтне кайбер өлкән язучыларда, аерым алган-да, Нури Арсланов иҗатында да күрәм. Сонгы әсәрләрендә шагыйрь иҗаты үсә, яңара, камилләшә бара. Анын иҗатына безнең заманга хас. аңардан яшьрәк шагыйрьләрдә күренгән уңай яклар килеп керә. Күрәсек. заман таләпләреннән артта калмас өчен, яшьләр өлкәннәрдән вйрәигән кебек үк, өлкәннәр дә яшьләрдән вАрәиср- 1ә. бергә кул тотынып вшләр!ә тиештер. Нури Арслановның сонгы еллардагы практикасының ана ничек ярдәм иткәнлеге сизелеп юра. Яшь һәм урта буын шагыйрь
ләреннән беркадәр ераграк торучы кайбер бүтән шшыйрьләргә дә бу уңай күренешкә күз салырга, иярергә киңәш итәргә мөмкин. Җөмләдән, журналның беренче салында басылган «Кеше турында монолог» исемле шигырь авторы Нәби Дәүлигә, икенче номерда «Җыр үткәндә» шигыре белән катнашкан Галимҗан Латыйпка—һәм аларга гына да түгел — шул теләкне әйтер идем.
Бу ике шагыйрьне сүз җаеннан чыгып кына бергә куюым түгел. Чөнки «Кеше турында монолог» белән «Җыр үткәндә» шигыренең охшаш яклары булу белән бергә, аларның капма-каршы полюсларда торганлыгы өчен дә чагыштыру уңайлылык тудыра. Бер шигырьнең уңай ягы икенчесендә кимчелек булып гәүдәләнә.
Аларны берләштерә торган сыйфат — һәр ике әсәрнең поэмага тартым булуында һәм төп фокуска иҗтимагый әһәмиятле вакыйгалар алынуында. Ике автор да олы фикерләр әйтергә тырышалар һәм ул фикерләргә икесе ике юл белән киләләр.
Исеменнән үк күренгәнчә, «Кеше турында монолог» фәлсәфи уйлануга дәгъва итә һәм чыннан да күп кенә кызыклы күзәтүләр белән таныштыра. Әйтик, шундый нәтиҗә:
Гайбәтчегә гомер авыр түгел, Ул бнт яши безнең исәпкә. Пенсиягә инде чыкса да ул, Саный әле үзен хезмәттә.
Дөрес һәм матур әйтелгән. Безнең исәпкә яшәүче андый гайбәтчеләр юк түгел. Гайбәтченең теле хәбәр сала — янгында чиләк каккан кебек; елан агуына каршы дару бар, ә гайбәткә каршы шушы көнгә хәтле дару юк, чөнки ул бәндә — паспорты, фатиры һәм бүтән атрибутлары булса да — фамилиясез... Ул принципта — анонимны. Әшәке генә түгел, куркыныч кеше. Аның эше дә күз алдында — намуслы кешегә ул инфаркт бүләк итә. Шулай итеп, әсәрнең нигезендә кызыклы факт ята. Әмма бу фактны шигырьдән аралап алу шактый кыен әле.
Беренчедән, яхшы кешене больницага кадәр үк илтеп җиткерерлек сәбәпләр күрсәтелмәгән. Ә моны беләсе килә, чөнки монда факт фикер буларак түгел, ә башта ук вакыйга буларак башлана һәм ул законлы төстә ачыклау көтә.
Икенчедән, автор, гомумиләштерүләргә килгәндә, ясалмарак детальләр белән эш итә. Әйтик, анонимчыга ни очен тәгаен райком секретаре җавап бирергә тиеш? Әллә вакыйна райкомда килеп чыкканмы? Әгәр шулай икән, моны укучы да белергә теләр иде.
Хәлбуки, тормышта гайбәт — һәр урынла. Анонимка һәр учреждениегә кнлә. Хәтта Н. Дәүлн шигырен бастырып чыгарган «Казан утлары» редакциясенә дә килә андый хатлар. Җай чыкканда, өстим, редакция үзе аларга игътибар итә. теге якн бу сәбәптән махсус оештырылганлыгы беленеп торса да, ул хатлар адресатларга күрсәтелә. Әлбәттә, мондый чакта кешенең кәефе бозыла — инфарктка ук җитмәсә дә.
Әйтергә теләгән сүзем шул: анонимкаларга игътибар итмәскә кирәклекне, алар буенча кемнең дә булса йөзен каралтмаска тиешлекне райком секретарена гына калдыру дөрес булмас иде. Алай гына да түгел, административ баскычтан барып, автор тагын да ясалмарак гомумиләштерүгә күчә: шигырьдә күренгәнчә, райком секретаре анонимчыга отпор бирергә түгел, ә ана игътибар нтәргә тырыша... Чөнки Обкомның колактан тартуы ихтимал. Автор, янәшәлек законы буенча. ЦК га. аннары Ленинга мөрәҗәгать итә. Янәсе, бүтәннән киңәш
Онытма син,
Райком секретаре. Тик Лениннан киңәш сорарга,—
ди автор.
Кызганыч, шигырьдә акланып бетмәгән положениеләр моның белән генә чикләнми — киресенчә, алар чамадан тыш куп.
Әйтик, шигырьнең баш өлешендә үк шагыйрь инфарктның кемнәргә кагылуы, кемнәргә кагылмавы хакында катгый нәтиҗәләргә килә* пессимистка тими, чөнки пес- симисгнын җаны буш; усалларга, явызларга тими, исерекләргә гимн, янәсе. Бу юлларга колак салган врач үзенең пациен-тына шундый киңәшләр бирергә тиеш була: ягъни — инфаркттан котылыйм дисәң, пессимист бул, усал бул, явыз бул, исереп йөр...
Икенче положение: ягъни, инфаркт кемнәргә кагыла: аца батыр яки шагыйрь кирәк, инженер, тынгысыз кеше кирәк. Инфарктка тагын кирәк Ватанда даны булган ир һәм башкалар.
Ягъни: кеше, әгәр ул шагыйрь, укытучы яки инженер икән, усал да. пессимист та, исерек тә булмый... Гәрчә тормышта бер дә алай булып бетми... Пессимист, әйтик, ша
гыйрь дә, инженер да була, укытучылар арасында да очрый. Пессимист кына түгел, без явыз инженерлар, усал укытучылар, хәтта явыз шагыйрьләр дә булуын да беләбез.
Шигырьне фәлсәфи игәргә тырышудан килгән ясалма детальләр болар. Аларны мин Нәби Дәүлине кимсетер өчен түгел, бары тик әсәрдә дөрес коллизияләрдән ялгыш гомумиләштерүләр ясауның нинди аяныч хәлгә китерүен күрсәтер өчен генә китерәм. Кирәкмәгән уйланулар, тартып- сузып ясалган гомумиләштерүләр композицион йомшаклыкка, таркаулыкка китергән һәм, кызганыч, әсәрнец бик дөрес сайланган һәм билгеләнгән идеясе сәнгатьчә ачылыш тапмаган. Бу — автор гаебе генә түгелдер, бәлки. Кайбер гөнаһны үз өстенә редакция дә алырга тиеш.
Инде Галимжан Латыйп әсәренә килсәк, «Җыр үткәндә» шигыре мондый таркаулыктан азат. Уналты яшьлек баланын кызыллар гаскәренә ияреп китү вакыйгасы читкә тайпылмыйча сөйләп бирелә. Шагыйрь бүтән максат та куймаган, һәм ул үзе куйган максатка ирешкән дә. Ләкин шул ук вакытта, сюжет сызыгының төзеклеген саклау белән бергә, автор шигъри бизәкләр, хисләр һәм фикерләргә кырыс булса да урын бнрсә, шигырь эмоциональ көчкә, әлбәттә, ия булыр иде. Бу хәлендә шигырь ничектер коры хикәя төслерәк тәэсир калдыра. Шигырь булгач, ул канатлырак, күтәренкерәк яңгырасын иде.
Шагыйрь Зәки Нуриның өченче санла ике генә шигыре басылган. Акланган кызыклы парадокс булу ягыннан «Адашу» шигырен авторның уңышы дияр идем.
Яшьләр нжагына журнал элеккечә киң мәйдан биреп килә дндек. Күңелле хәл бу. Әлбәттә, бирелгән шигырьләрнең сыйфат жәһәте тигез түгел. Кайвакытта бер үк авторның да бнк әйбәт әсәрләреннән соң шактый йомшак шигырьләре килеп чыга. Законлы хәлдер инде ул —бигрәк тә яшь шагыйрь өчен. Бу очракта түземлерәк булырга кирәк. Усаллашып кына хикмәт чыгарып булмый.
Икенче санда бирелгән шигырьләрдән Камил Мостафнн шигырьләре, Егор Уткни- ның «Тик йөз адым» шигыре ярыйсы тәэсир калдыра. Ренат Харнсовның өченче номерда басылган «Ат», Рөстәм Мннгали- мовның «Таш дивардай кайгы ауды өеге- мә» исемле шигырьләре мина бигрәк гә ошады. Ренат экспрессии образлар белән эш итә. Шул сыйфат аның бу шигырендә дә ачык күренә. Әкияттән дулап чыккан кып-кызыл атның бөтен торышы, хәрәкәте күз алдына килеп баса, һәм ул ат шагыйрьнең темпераментын күрсәтеп, геройны озын хәтәр юлларга чакырып, кешни башлый. Бу атка герой әлбәттә атланыр һәм кулына кылыч алыр дип ышанасы килә. Шулай ла автор, шигырен бәхәсле очлап, «Юк. мин аиа атланмыймын...» ди. Минемчә, Ренат үзен дә, безне дә булмаганга ышандырырга тели. Мин аны ннде шул ат өстендә днп хис нтәм. Ана хәзер егылмаска, тезгенне һәм кылычны нык тотарга, курыкмаска гына кирәк, жайдак.тык сәнгатен туктаусыз үстерергә кирәк.
Рөстәм шигыре үзенең төгәл, кыска булуы, мөнәсәбәтләр фәлсәфәсенә тирән керә алуы белән шатландыра. «Таш дивардай кайгы ауды» шигыренә хәтта Дәрдмәнд тә кул куяр иде днп уйлыйм мин. Бу чаклы мактауга Рөстәмнең исе китмәс, дип ышанам. Чөнки мин аның «моннан зуррак унышлар көтеп яшәвен» чамалыйм. Шул ук вакытта тиргәлүләргә дә каршы торырга күнеккәнлеген һәм зуррак шелтәләргә әзер торуын да сиэенәм.
Тәүфыйк Камалиев бөтенләй икенче як белән, беренче карашка артык гади төсле, ләкин шактый мөлаем, жылы яктылык белән алдыра. Аның «Абыйлар» шигыре дә билгеле күләмдә шушы тезиска туры килә.
Зөлфәт Малнковның шулай ук балаларча яктылык сирпелгән шигырьләрен белам. «Тимерче турында балладамы да, ахырында ачыклык җитмәвен исәпкә алмаганда. анын башка шигырьләреннән ким түгел. Ләкин форма ягыннан яналык жи- тенкерәми. Бу Зөлфәткә геиә, яшь ша-гыйрьләргә генә хас кимчелек түгел — гомуми кимчелек. Формасы белән күзгә ныграк ташланган берәр әсәр килеп чыкса, бездә, ни өчендер, ана охшашлы бүтән әсәрләр языла башлый. Соигы вакытта менә шушы характердагы балладалар кү-бәя башлады.
Файл Шәфигуллинның «Мин диңгездә утрау күрдем», Гәрәй Рәхимнең «Авылым», Айдар Хәлимнең «Тубии жыры» шигырьләренә карата да жылы сүз әйтергә булыр иде- Ләкин мин, бу шагыйрьләрнең болар- га караганда күп тапкыр әйбәтрәк бүтән шигырьләрен белгәнгә күрә, киләчәктә журналга иң яхшы шигырьләрне генә тәкъдим итәргә кирәклегеи әйтмәкче булам.
Харис Әюпивиың «Аргамагым», Павел Апушсвның «Ишкәкләр минем кулда», Рәшит Ягъфәровиың «Диңгезче сүзе» исемле
кечкенә шигырьләренә карата нннДи дә булса фикер әйтү әлегә кыен. Журналда беренче күренүләрен искә алып, «Казан утлары» кебек журналга керә алулары белән мнна бу шагыйрьләрне котларга гына кала.
Инде «Казан утлары» өчен үзенчәлекле жанрга — балалар вчен махсус язылган шигырьләр! ә карата бер-нке сүз әйтик. Дүрт-биш ел элек башланган бу тәҗрибә — балаларга багышланган иң әйбәт шигырьләрне журналда бастыру — шәп нәрсә, ләкин чыннан да нн яхшыларын гына. Шәүкәт Галиевнен «Балаларга укыгыз» рубрикасына кергән элекке шигырьләре кебек үк, дүртенче санда урнаштырылган шигырьләре дә куелган таләпкә тулысынча жавап бирә. «Бармак-карандаш», «Керпе гел», «Яиа мылтык», «Кәбестә кайда» шигырьләрендә автор балаларча беркатлылыктан бигрәк, дөньяны матурлатып, күңелне күтәреп жибәрә торган, көтелмәгән шигъри күренешләрне гәүдәләндерә. «Төрле тавышлар» кебек шигырьләр исә балаларны җитдирәк, катлаулырак образларны аңларга, танып белүне арттырырга булыша юрган-нар.
Шәүкәт Галиев балалар өчен күптәннән яза һәм файдалы эш эшли. Шулай да аңа карата әле матбугатта төпле фикер әйтелгәне юк диярлек. Аның балалар өчен язганнарын махсус өйрәнеп, аерым мәкалә язу бик вакыт, минемчә.
Галимҗан Латыйп та балалар өчен күп эшли һәм әйбәт кенә әсәрләр тудыра. Ләкин анын беренче номерда басылып чыккан шигырьләре матурлык хисе тудырмыйлар. Аларга, ничектер, балаларга хас җорлык, табнгыйлек җитми. Шигырь юлларында ннндндер сүлпәнлек, салкынлык, ясалганлык тоелып тора. Алар Галимҗан Латыйп мөмкинлекләреннән шактый түбән.
Инде безне шактый борчырга тиешле нәрсәгә — тәрҗемәләргә карата бер-ике сүз әйтергә кирәктер.
Тугандаш халыклар, чит ил язучылары әсәрләренең ин яхшы үрнәкләре белән укучыларны системалы таныштыра бару журналның программасында билгеләнгән бурыч. Әлеге дә баягы — нн яхшы үрнәкләр белән. Ләкин журналда басылган шигырьләрнең күпчелеге яхшы үрнәк булудан ерак торалар, дөресрәге, алар — начар үрнәкләр.
Быелгы дүрт санда басылган берничә шигырьне генә журналда урын алырга хаклы дип санарга мөмкин. Ленгстон Хыознын Ленинга багышланган. Мөхәммәт Садри тәрҗемә иткән балладасы, караим шагыйре Фнрковнчнын «Караим килгән Литвага» исемле шигыре, Наҗар Нәҗми шигырьләре һәм кайбер башка шигырьләр журналда законлы урын алганнар. Грек шагыйре Яннокопулу шигырьләре аеруча шатлык, халкыбыз, геройларыбыз белән горурлану хисе тудыра. Мондый әсәрләрне данмн урнаштыра барырга кирәк. Шунысы кызганыч — мондый күренекле әсәрләрне бик күп төссез һәм кирәксез шигырьләр басып китә. Шундый әсәрләр аркасында, яхшыларын күрми узуын бик ихтимал. Ә шигырь, бигрәк тә бүтән халыкларнын әдәби үрнәкләре, укылырга, безнең круге- зорны арттырырга тиеш бит.
Петрос Антеоснын «Канәфер чәчәкләре», У. Д. Браунның «Ленинча көрәшергә», Я- Кисиданын «Ленин китаплары» исемле шигырьләренең тәрҗемәләре буенча хөкем игкәндә (аларны М. Садри тәрҗемә иткәи), бу олы шагыйрьләр иҗаты турында да нинди дә булса мәгълүмат алу мөмкин түгел.
Павло Тычина хакындагы кызыклы һәм кирәкле белешмәдән соң урнаштырылган «Муса Җәлил Киевтә» шигырен дә җанлырак тәрҗемә итәргә, кондициягә җиткерергә мөмкин булыр иде.
Ә Сыйракның прогрессив шагыйре Җәлил Камалетдинның «Багдадтан сәлам» шигыре бернинди киртәгә сыймын. Бу шагыйрь үзенең Казанга килүе һәм журналда басылган мәкаләсе белән үзе хакында әйбәт кенә истәлек калдырып киткән иде. Редакция нн өчендер анын бу шигырен дә бастырырга карар иткән һәм тәрҗемәчене дә (Ә. Исхак), редакциянең үзен дә, нн әһәмнятлесе, бүтән милләт вәкиле булган Камалетдинның үзен уңайсыз хәлгә куйган. Барлык әдәбиятларда, бигрәк тә көн-чыгыш поэзиясендә меңнәрчә тапкыр кабатланган «Йөрәкне алып килү», «Хуш нсле букет итеп җыр һәм мәхәббәт китерү» кебек купшы бизәкләрдән башканы табу да бик кыен бу шигырьдән.
Кырым шагыйрьләре белән дә авыр хәл. Рәшит Муралның бер строфасыннан, Амет Мефаевның «Минем теләк» һәм «Сөям» исемле шигырьләреннән, Рәмзн Бурнашнын «Кояш белән җил* мәсәленнән тыш, кызыклы шигырьләр юк. Ихтимал, шушы шигырьләрне генә бастырырга кирәк булгандыр.
Шактый күңелсез тәэсир кала: яманнан яхшыны, файдалыдан файдасызны аера белмәү гомуми күренешкә әйләнде микән
алла бездә? Кайчак башка шундый да сорау керә: поэзия әсәрләренә карала кызыклы тәнкыйть мәкаләләренең аз күренүе шул күренешне квчәйтергә булышмынмы икән? һәрхәлдә, күп сәбәпләрнең берсе бездә тәнкыйтьнең хәйләкәр булуыннан килә бугай.
Тайчанмыйча шуны әйтергә мөмкин: соңгы елларда тәнкыйть поэзиягә аз ярдәм нтә. Тәнкыйтьче һәм күренекле галим Ибраһим Нуруллин үзенең журналга биргән янтервьюсыпда бу хакта дөрес әйтә, тәнкыйтьнең ни өчен үз урынын ала алмавының сәбәпләрен дөрес күрсәтә. Объектив сәбәпләр болар. Ләкин мин аларга тагын бер сәбәп, мораль сәбәп барын да өстәр идем. Ягъни, әйткәнемчә, тәнкыйтьнең хәйләкәрлеге. Бездә, гадәттә, тәнкыйть әсәргә карата түгел, ә авторның кем булуына карабрак, исәп һәм чама белән языла. Официаль фикер төсен алганрак озын-озын мәкаләләр чыкса, безнең тәнкыйть бөтенләй мескенәя, коелып төшә. Кая ннде аннан ләббәйкәдән башка сүз көтү!
Мондый шелтәне мин Ибраһим Нурул- линның үзенә карата әйтә алмыйм. Ул — мужественный, кыю тәнкыйтьче. Ләкин журналга биргән әлеге интервьюсында тәнкыйтьне, бигрәк тә поэзияне артка сөйрәгән мораль сәбәпне дә ачса, автор тагын да әйбәтрәк эш башкарган булыр иде.
Дөрес аңлау өмет итеп, шул ук вакытта пессимизмга бирелергә ярамавын да әйтергә телим. Соңгы вакытта газеталарда һәм журналда объектив. яраклашусыз язылган кызыклы мәкаләләр күренә башлады. Моня мисал итеп, беренче чиратта Альберт Фәтхинең «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар», Тәлгать Гттлиул- лннның «Поэманың барыр юллары» мәка-ләләрен. Миркаснм Госманов һәм Мөхәммәт Мәһдиевнсң бераз элегрәк күренгән фәнни табышларын. Ибраһим Нуруллин мәкаләләрен, Равил Фәйзулламның «Социалистик Татарстан» газетасында чыккан мәкаләсен күрсәтеп була. Алар хакында махсус һәм төплерәк фикерләр әйтелер дип өметләнәм.
Җае чыкмаса да, Нәкый Исәнбәтнең Бабич һәм үзе турындагы истәлекләре ха- кыяда әйтмичә булдыра алмыйм. Олы язучыларга хас осталык белән, сәнгатьчә язылган бу истәлекләр гаять экономияле язылган повесть төслерәк кабул ителә. Беренче истәлек белән икенчесен бергә күз алдына китерсәң, анда төзек сюжет һәм бятен композиция дә күрергә мөмкин. Әдәбиятта сирәгрәк була торган шатлыклы вакыйгаларның берсе бу. Өткән буын шагыйрьләрнең героик үткәннәре белән танышу хәзерге барлык шагыйрьләргә гыйбрәтле мәгъ-лүматлар бирә. Өлкән дусларыбыз һәм мәрхүм классикларыбыз тормышыннан килгән сабак һәм васыятьләр кыюрак, мөстәкыйльрәк фикер йөртергә һәм яшәргә өйрәтә.
Тикшерүгә куелган дүрт номерга мекке тәэсирләрне кушып, шундыйрак нәтижә ясарга мөмкин: гомумән алганда, поэзия яңара. интенсив үсә. Аның профессиональ дәрәҗәсе узган еллар дәрәҗәсе белән чагыштырганда күп югары тора, ә башка милләтләр белән чагыштырганда түбән тү-гел, офыкларыбыз кинәя. олырак мәйданга чыгарлык әсәрләр күбәя, аларны вакытында күрә һәм яклый белергә, иң мөһиме, яхшыдан ямалмы аерв белергә өйрәнергә кирәк. Ьу эштә безгә тәнкыйть беренче ярдәмче булырга тиеш. Әйбәт шигырьләр шактый күп языла. Ләкин аерым яхшы шигырьләр генә кешене шәхес итмиләр бит. Моның өчен торган жирлегең, биографияң, дөньяга мөстәкыйль караш һәм яклаган юнәлешең булу кирәк. Өйрәнү турында сүз чыкканда, яшьләр иң яхшы өлкән шагыйрьләрнең бөтен тормышларын белергә, беренче чиратта яшәргә өйрәнергә тиешләр, минемчә. Өлкәннәрнең исә, үз чиратында, яшьләрнең яиа сыйфатларын теләбрәк кабул итүләре, ә кайбер иптәшләрнең дөресрәк айларга тырышулары фарыз.