Логотип Казан Утлары
Комедия

КӨНБАГЫШТАН БАШЛАНДЫ

Комедия өч күренештә

КАТНАШАЛАР:

Салих Камилә Лотфи Мәдинә Сержант Фатихов.

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Өй артында жнмеш бакчасы Читтәрәк аякларын жнргә кагып ясалган өстәл белән эскәмия. Кулына портфель тоткан Салих бакча капкасы янына килеп туктый. Салих (кычкырып). Әхнәф! Әхнәф дим! Агач арасыннан Камилә килеп чыга. К.ам илә. Атасы, Әхнәф пигә кирәк булды? Салих. Менә кара! (Күрсәтә.) Егеткә портфель аллым. Камилә. Егет дияргә Әхнәфнең борын асты кипмәгән әле С а л и х. Авыз тутырып егет дисәк тә була. Быел алтынчы класска керә ич. Камилә, чакыр әле үзен, портфельне күреп авызы ерылсын... К а м ил ә. Әхнәф өйдә юк шул. Салих. Кая китте? Камилә. Балык тотарга. Салих. Кара син ташбашны! Мин анаңа булыш дигән идем Ә ул, малай актыгы, тизрәк чыгып сызган. Камилә. Берүк баланы каргама, атасы, мин аны үзем җибәрдем. Салих (кабынып). Үзең җибәрдең! (Капканы капылт ачып, бакчага уза.) Әй, Камилә, Камилә, мин малайны уңга тартам, ә син булсаң сулга сөйрисең. (Эскәмиягә утырып папирос кабыза ) К а м и л ә. Ярар инде, атасы, шуның өчен дә каныңны бозма. Салих. Боз.ма, имеш! Сиңа булышса, кулы корымас иде. Камилә. Таш кисмим ич, атасы. Бер сәгатьтән ракетканы үзем дә җыеп бетерәм, күрерсең менә. Салих. Хикмәт син эшләүдә түгел, Камилә, малай эшкә күнегеп үссен дим. Камилә Күнегер әле, күнегер. Ике бала үстереп, аякка бастырдык инде. Эшкә килгәндә икесе дә сынатмадылар. Салих. Анысын син әйтмәсәң дә беләм. Менә Әхнәф тә ата-ана сүзеннән чыкмасын диюем. Камилә. Чыкмас, чыкмас, атасы, күз генә тимәсен. Ул йөз кызарта торган бала түгел. Салих (урыныннан торып, койма янына бара). Камилә, көнбагышларны Әхнәф чукыймы? Камилә. Ни сөйлисең, атасы, ул бала көнбагышка кагылмый. Чыпчыклар ябырыла. Салих. Китче, карачкыдан курыкмыйлармы? Камилә. Ул мәлгуньнәр карачкыны бар дип тә белмиләр. Шуңа аптырыйм, атасы. Салих Хикмәт бу! Күрәсең, кошларга заман тәэсир итә. Димәк, аларга да аң кергән. Томана чыпчыклар калмаган булып чыкты. Мәдинә (керә). Исән-сау гына торасызмы? Салих. Шәп дисәк, мактану булыр, ярыйсы дип бел. Мәдинә. Салих абый, кибеткә рәхим ит, син ярата торган лимонлы конфетлар кайтты. Салих. Камилә, ишеттеңме? Әхнәфне бүген ук конфетка җибәр. Камилә. Ярый, ярый, атасы, анысын үзем дә чамалап алдым. Салих. Кара әле, Мәдинә, шушы көннәрдә сельмагка караватлар кайтачак диләр, безгә хәбәр итәргә онытма. Мәдинә. Яз көне генә никельле карават алдыгыз ич. Өстәлеп торсын дисезме? Салих. Әхнәфкә кирәк. Алтынчы класста укучы егетне сандык өстендә йоклатып хур итмик. Камилә. Ай, атасы, бу хәтле дә бала җанлы булырсың икән! С а л и х. Ул якка синнән уздырып булмас инде. Камилә. Сүз белән мавыкма, сиңа эшкә барырга вакыт җитте. Салих. Җитте, җитте, хәзер кузгалам. Кара, Мәдинә, безне караватсыз калдыра күрмә. Мәдинә. Борчылма, Салих абый, кибеткә кайту белән очып килермен. Салих чыга. Камилә (өстәлгә кастрюль куя). Мәдинә, кил, утыр, менә ранет- кадан авыз ит. Мәдинә (утыра. Кастрюльдән ранетка алып каба). Тәмам пешеп җиткән бу, Камиләттәй, авызда эреп кенә тора. Камилә. Шуна күрә үзем дә, көндезге савымга барганчы, җыеп алырга булдым. Мәдинә (койма ягына күз төшереп). Бәй, сез дә көнбагыш үстерәсез икән ләбаса... Камилә (утыра). Быел утырткан булган идем. Әхнәф тынгылык бирми, өлгермәсә дә чүпләп кенә тора. Мәдинә. Әхнәф дигәннән, улыгызның кеше әйберенә кагылганы юкмы? Камилә. Язмаганны сөйләмә, Мәдинә. Ул хәлнең гомердә буласы юк. Мәдинә. Камиләттәй, алай кырт кисеп куйма әле. К амил ә. Унөч ел буе канат астында яшәгән баламның күңелен, фигылен белеп торам. Бик ипле, юаш малай ул. Мәдинә. Юавгтап юан чыга. Узган төнне Әхнәфегез безнен бакчага төшкән бит! Сигез төп көнбагышның башларын кыркып алган. Камилә (тора). Булмас, булмас, язмаганны сөйләмә Әхнәфтән андый явызлык көтмим. Башка берәүнең баласыдыр Мәдинә. Камиләтгәй, мин кем баласы икәнен анык белеп килдем. ф Камилә (кызып). Мәдинә, балага нахак бәла тагарга йөрмә 3 Мәдинә. Бер дә нахак бәла түгел. Камиләттәй. К а м и л ә. Я әйт. әйт. күрүчеләр бармыни? < Мәдинә. Күрүчеләр юк. Менә җансыз шаһит! (Кесәсеннән пәке § чыгара.) Бу пәкесен бакчага төшереп калдырган. Сабында «Әхнәф Са- < лихов» дигән язуы да бар. х Камилә (тиз генә пәкене ала) Әйе. әйе, бу зәңгәр саплы пәке < Әхнәфнеке. Җизнәсе бүләк иткән иде Ай, йөзе кара! Мәсхәрә итте | бит. Урамга чыгарлыкны калдырмады Хәзер бөтен авыл шау-гөр £ килер. ' < Мәдинә. Ул яктан хафаланма, Камиләттәй. Бу турыда берәүгә = дә шаулаганым юк. Хәтта иремә дә әйтмәдем. Камилә. Ай. рәхмәт. Мәдинәкәй, яманатыбызны сатмагансың ф Мәдинә Дөнья булгач, төрлесен уйлыйсың. Кем белә бит. көн я пәриең берендә минем малай сезнең кар базына төшәр о Камилә Анысы бик ихтимал. Малай-салайга ышаныч юк Андый £ хәл була калса, мин дә сезнең малаегызны сатып йөрмәм (Кесәсен- s нән акча ала ) Менә сина көнбагышларың өчен ике сум! Мәдинә. Кирәкми, кирәкми, вакланмыйк. Камилә. Бала-чага зыянын ата-ана күтәрергә тиеш. х Мәдинә. Уйлама да, алмыйм дигәч алмыйм. н Камилә. Алмасаң, бик яман хәтерем калыр. Мәдинә (акча ала). Зыянны түләтермен дигән уй башыма да о кергәне юк. Бары тик Әхнәфкә күз-колак булсыннар, дип әйтергә килдем. Камилә. Килүең бик әйбәт булды. Мәдинәкәй Инде бу хакта Салих абыеңа тишә күрмә. Өч тиенлек көнбагыш өчен каны бозылмасын. Мәдинә. Дөрес, дөрес, чүп-чар өчен дә ата кешенең кәефен җибәрмик. Әхнәф сарык урламаган бит. Үзен шунда мыштым гына малаеңның колагын борып куярсың. Китә. Камилә Ул йөзе кара малай кайтып күземә генә күренсен Чалбарын салдырып, арт ягын кычыткан белән туныйм. Алай эшне зурга җибәрсәм, атасы сизәр. Малайны син бозасың дип, ин элек үземне дөмбәсләп ташлар. Баланы җәзасыз калдыру да ярап бетмәс Нишләргә сон? Билләһи дип әйтәм, ике ут арасында калдырды бит бу малай. Ут сүнә. ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕП* Шул ук җимеш бакчасы. Салих бүкән естендә балта белән жяпле таяклар очлый. Пауза Лотфи керә. Лотфи. Әйбәт кенә яшисезме. Салих абзый? Салих Шәп дисәң, мактану булыр, ярыйсы дип бел Лотфи Салих абзый, бер мәлгә эшеңнән бүлсәм, ни диярсең’ Салих. Ашыгыч эш юк югын да Менә алма агачларына терәүләр әзерли идем... Л от фи (бакчага күз төшерә). Ай-Һай, сездә алма котырып уңган. Салих. Күрәсең ич. ботакларны сыгып төшерде. (Балтасын җиргә куеп, бүкән өстенә утыра.) Утыр, Лотфи энем, ниләр җимертеп йөрисең? Лот фи (эскәмиягә утыра). Озакламый укулар башлана. Кызыма портфель кирәк. Сельмагта булган да беткән. Район үзәгендә дә юк. Өмет сездә, Салих абзый. Улыгызга ике портфель алгансыз икән. Салих. Лотфи энем, безгә адашып кергәнсең. Ни шайтаныма бер малайга ике портфель. Лотфи. Сатучылар әйтте, алар белмичә сөйләмәс. Салих (торып капка янына бара). Камилә! Камилә! Чыгып кер әле! (Килеп бүкәнгә утыра ) Лотфи энем, синең кыз ничәнчедә укый әле? Лотфи. Алтынчыга күчте. Әхнәфнең классташы ул. Салих Ә, эне, әйе, онытып торам икән. Кырык биштән узгач, хә« тер дигәнең абына да сөртенә. Камилә (керә). Ни бар, атасы? Салих. Без Әхнәфкә ике портфель алдыкмыни? Камилә. Әйе, әйе, атасы, берсен син алдың, икенчесен — мин. С а л и х. Без шулай баеп беттекмени соң? Камилә. Ничарадан бичара! Әхнәф әйберне саклап, кадерләп йөртә белми. Бишенчене җырып чыкканчы, өч портфельнең башына җитте. Салих (тора). Кара син ташбашны! Әй, Камилә, Камилә, нишләп син миңа бу турыда әйтмәдең? Камилә. Юк-бар белән каныңны бозасым килмәде. Салих. Хәзер Әхнәфкә акыл керде. Алай жүләр сатмасын. Ике елга бер портфель — менә нормасы! Камилә. Ярый, ярый, атасы, мин риза. С а л и х. Бер портфельне менә Лотфига бирик. Лотфи. Мөмкин булса, бер яхшылык итегез, Камилә түти. Кызның да күңеле булыр. Камилә. Ярый, авылдаш, мин риза. Чыга. Салих. Лотфи энем, кызның өлгереше ничегрәк булды? Лотфи. Әйбәт, укуга бик тырыш ул. Салих. Менә безнең Әхнәф дүртенчедә майлаган кебек шома гына барды. Бишенчедә абына да сөртенә укыды. Бөкресе чыккан өч- леләре дә ешаеп китте. Камилә (портфель кертеп Лотфига бирә). Мә, авылдаш, кызыңны куандыр! Лотфи. Рәхмәт, Камилә түти. (Камилә чыга) Салих абзый, менә портфель өчен төп-төгәл дүрт сум. (Өстәлгә акча сала. Салих балтасын алып эшенә тотына.) Салих абзый, эшеңне калдырып тор, мин с₽згә портфель өчен генә сугылмадым. Салих. Шулаймыни әле, бездән тагы нәрсә таптырасың? (Көлә) Лотфи. Көләсең, Салих абзый, мин күңелсез хәбәр китердем. Салих (балтасын куя). Китче, әллә бәла-казага дучар булдыкмы? Лотфи. Бәлагә син, казага мин дучар булдым. Узган төнне сез- нен Әхнәф безнең бакчаны ботарлап чыккан. С а л и х. Чү әле, чү!.. Ничек итеп ботарлаган? Лотфи. Алмага һөҗүм иткән. Салих. Әкият сөйләмә, энем... Л от ф и. Әкият түгел, чын. Салих. Бу йортка адашып кергәнсең Безнең нәселдә кеше бимазалап йөрүче хәшәрәтнең булганы юк. Л о т ф и. Шуңа күрә ачынып килдем дә Салих. Үзең уйлап кара, Әхнәфнең ашасы килсә, әнә агачта- *“ өзә дә каба! Ул нишләп кеше бакчасына керсен, ди. Лот фи. Күрше тавыгы күркә булып күренә. Бала кешегә безнең алмалар тәмлерәк булып күренгәндер. Салих. Авылда малай-салай азмыни. Кара, энем, бу усаллыкны Әхнәфтән күрмә. Лотфи. Бәхәсләшмик, Салих абзый, Әхнәф үз-үзен тоттырды (Кесәсеннән берет ала.) Менә аның яшел береткасы! Бакчада агач ботагына эленеп калган. Салих (беретканың эчен карый) Әйе, бу Әхнәфнеке, тамгасы да бар. Тотылдык без, тотылдык!.. (Көрсенә.) Малай чыгырдан чыккан . Укытучылар алама икән бездә, биш ел укытып та балага тәрбия бирмәгәннәр... Лотфи. Укытучыларга тел-теш тидермә, Салих абзый. Салих. Укалары коелыр дисеңме? Лотфи. Безнең мәктәптә укалылары юк. С а л и х. Ул хатлесен каян беләсең? 5 Лотфи. Мәктәп белән элемтәм бар Менә ничә ел инде синен бер г генә мәртәбә дә ага-аналар җыелышына барганын юк. £ Салих. Моңарчы малай тәртип бозмады ич. < Лотфи. Ә-ә, син тәртип бозганын көтеп яттыңмы? х Салих. Ачу чыкканда үчекләп торма әле. (Кепкасын салып башын- н дагы тирен сөртә.) Хур итте бит, ташбаш! Хәзер ничек итеп кеше кү- “ зенә күренмәк кирәк. о Лотфи. Ул яктан тыныч бул, Салих абзый Мин бу хакта шауламадым. Салих (куанып). Бер кешегә дә әйтмәдеңме? Лотфи. Юк, әйтмәдем. С ал и х. Шаяртмыйсынмы, Лотфи энем? Л отф и. Чын инде, чын, хәләл хатыныма да әйтмәдем. Салих. Молодчина! Атаңнан да яхшырак булып чыктык син. Лотфи энем, әллә бу хәлне икебезнең арада гына томалап калдырабызмы? Лотфи. Бу турыда уйлап карарга була Салих. Лотфи энем, бугазга килеп терәлде, уйлап торма. Лотфи. Әхнәфнең кеше әйберсенә орынуы беренче мәртәбәме? Салих. Авыз тутырып әнтәм, икмәктер, беренче мәртәбә. Лотфи. Алай булса, мин риза. Салих. Бир бишне! (Лотфиның кулын кыса.) Лотфи энем, исәп- хисапны өзик. Малайның китергән зыяны зурмы? Л о т ф и. Зыян дип сөйләшмик. Нибары ике-өч кило алма суккандыр... Салих. Ул да зыян. Өстә бурыч булып тормасын. (Өстәлдән акча ала.) Мә, үз акчаң үзеңә! Лотфи. Акча сузып, мине кыерсытма, Салих абзый. Салих. Бала китергән зыянны ата-ана күтәрә. Бабайлардан калган йола. , , Лотфи. Шулаймы? йолага мин дә буйсынам. (Акчаны алып кесәсенә сала.) _ , _ v Салих. Менә рәхмәт! Карале, Лотфи энем, бу хакта Камиләгә ычкындырма.КӨНБАГЫШТАН БАШЛАНДЫ Л о т ф и. Анасыннан яшерү дөрес булмас. Бала өчен ул да җавап бирә. Салих. Әй, ул Камиләнең холкын белмисең шул. Чамадан тыш бала җанлы. Малайга кер кундырасы килми, арага керә, яклаша... Лотфи. Ярар, аңлашылды. Үзеңә ничек җайлы, шулай ит. Миннән сүз чыкмас. Теләк бер генә, Әхнәф туры юлдан тайпылмасын. (Портфельне кулына ала.) Салих. Менә авыз тутырып әйтәм, малайга бүген үк тимер кыршау кидерәм! Лотфи. Кемгә, кемгә, сиңа ышанам, Салих абзый. Кнтә. Салих (кызып). Ул ташбаш кайтып күземә күренсен, сырт сөяген каеш белән каезлыйм. (Чалбар каешын суырып ала.) Тимерле башы белән! Тотып ярсаң да куркыныч. Анасы сизәр дә авыруга сабышыр. Түшәктән тормас, ярты чиләк алма өчен Камиләнең бәгырен теткәләсәм, томаналык, кыргыйлык була ич. Малайны җәзасыз калдырырга да ярамый. Нишләргә соң? (Җилкәсен кашып, уйга кала.) Ух, шайтан алгыры . Утыз килограммлы малай атасының өстенәутыз центнер таш бастырды! Ут сүнә. ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ Шул ук җимеш бакчасы. Салих әрҗә төбенә сонгы тактаны кага. Пауза Яулыгын артка чөеп бәйләгән Камилә керә дә өстәлгә ашъяулык җәя. Камилә Атасы, табынны бакчага әзерләргә булдым, өйдә бөркү. Салих. Анысына зиһенең җиткәч, бик әйбәт. Камилә. Хәзер бәлеш ашыйбыз, эшеңне калдырып тор. Сал их. Эш бетте дисәң дә була. Менә сиңа алма салырга әрҗәдә өлгерде. (Күрсәтә.) Камилә. Барып чыккан бу, җыйнак та, пөхтә дә. Фатихов тавышы: Хуҗалар өйдәме? Салих. Өйдә, өйдә, бакчага узыгыз! Кулына катыргы тартма тоткан участок милиционеры Фатихов керә. Фатихов. Хәерле көн! Салих. Сезгә дә шул теләк! (Көлеп) Камилә, иптәш сержант тикмәгә килмәгәндер, кайсыбыз тәртип бозды, синме, минме? Камилә. Анысын белгән юк, атасы. Әйтсә, менә иптәш Фатихов үзе әйтер инде. Фатихов. Мин дә әйтә алмыйм, чөнки берегезнең дә колагы кызармый. (Көләләр.) Салих. Утырыгыз, иптәш Фатихов! (Фатихов эскәмиягә. Салих бүкәнгә утыра ) Салих. Колхозда эшләп әллә ни кырмасам да, җәен-кышын кулдан балтаны төшергән юк. Камилә. Мин булсам, ферма тирәсендә маташам. Үзебезгә калса, тырышкан булабыз. Фатихов. Икегездән дә колхоз җитәкчеләре бик риза. Хезмәтләре белән мактауга лаек, диләр. Камилә. Алай зурлый белгәч, рәхмәт инде. Фатихов. Апа, утырып торыгыз. (Камилә әрҗә өстенә утыра.) Сезнең янда хәзер бала да берәү генә калган икән. Салих. Әхсәнне армиягә озаттык... Камилә. Әкълимәне кияүгә бирдек. Бөтен юанычыбыз шул өйдәге төпчек, Әхнәф кенә. Фатихов. Ул егет кисәге кайда сон әле, уендамы? Салих белән Камилә икесе дә сүз куешкандай берьюлы торып басалар. Салих. Ни. . Әхнәфне бүген иртүк күрше авылга озаттык. Фатихов. Кайсы авылга? Салих. Тәмле Тамакка. Камилә. Укулары башланганчы, бабаларында берәр атна кунак булып кайтсын, дидек. Фатихов. Басып тормагыз, утырып сөйләшик. Салих белән Камилә утыралар. Ул баланын тәртибе белән, укуы белән кызыксынасызмы сон? Салих. Дүртенче класска хәтле дәресләрен хәзерләшергә булыша идем. Бишенчегә күчкәч, кул селтәдем. Тыгылмыйм. Фатихов. Апа, сез мәсьәләгә ничек карыйсыз? Камилә. Мин дә тыгылмыйм, атасы рөхсәт итми. Салих. Минем өстән иптәш сержантка жалоба биреп утырма Башта үзеннен кем икәнлегеңне бел. о Камилә. Күз өстендәге каш шикелле балама начарлык эшләдем- »- мени? “ Салих. Эшләден шул. Үткән ел Әхнәф арифметикадан муены 2 кәкрәйгән икеле алып кайгты. Гаеп миндә түгел, хисапны әни чыгарып ч биргән иде, ди. Хәзер аларга физика, химия, формула, дробь керә. * Бездәге такы-токы белем белән малайга ярдәм ител булмый Дөресме, иптәш сержант? « Фатихов. Монысы дөрес. Баланың башын әйләндермәвегез ях-» шы. Бу соңгы көннәрдә Әхнәф кичләрен чыгып йөрмиме? Салих белән Камилә торып басалар. Камилә, йөрми дип әйтеп булмый Кичләрен күршеләргә телевизор карарга керә. Дөрес ич, атасы? Салих. Дөрес булгач, дөрес инде. Фатихов. Бик сәер кешеләр булып чыктыгыз, сикерәсез дә торасыз. Зинһар, утырыгыз! Салих белән Камилә утыралар. Әхнәф кунакка киткәндә, аягына нәрсә киде? Салих. Әйт, әйт, Камилә! К а м и л ә. Яна туфлиен киде. Фатихов. Улыгыз берәр әйберсен югалтмадымы? Салих белән Камиле сикереп торалар. Корт чагамыни сон сезне? Тыныч кына утырыгыз. Салих белән Камилә утыралар. Абайламадыгызмы, улыгыз нәрсә югалткан? С а л и х. Камилә, яшел береткасы башында иде ич! Камилә. Әйе, әйе, атасы. Аны беркайчан да башыннан төшерми У‘Л ’ ж X Фатихов. Хәтерләмисезме, кичә ул нинди туфлидан йөрде? Салих Камилә, син белергә тиеш. КӨНБАГЫШТАН БАШЛАНДЫ Камилә. Ни... аягында сап-сары туфли *"иде - Фатихов. Ниндирәк билгеләре бар? Камилә Туфли башлары бик хәтәр тырмалган булыр. С ал и х. Үкчәләре шактый гына янтая төшкән... Фатихов (тартмадан туфли алып күрсәтә). Таныйсызмы? Камилә. Танымыйча. Мин Әхнәфнеке дип кычкырып тора ич. С а л и х. Иптәш сержант, бу хикмәтле туфли сезнең кулга ничегрәк килеп эләкте? Фатихов. Узган төнне Әхнәф ларектан лимонлы конфет чәлдергән. Форточкадан чыкканда, туфлие ларек эченә төшеп калган. Кире кереп алырга кыюлыгы җитмәгәндер. Салих (кызып). Әй, Камилә, Камилә, син нәрсә карадың? Камилә. Кызма, атасы, кызма. Ир баланы иң элек ата булган кеше күзәтә. Салих. Күзәтә, күзәтә... Бар, хәзер өйдән акча алып чык! Камилә. Ашыкма, атасы, башта белик, кибеткә зыяны күпме соң? Фатихов. Сельпога китергән зыяны жиде сум жиде тиен. Камилә (куанып). Нибары шулмы? Фатихов Ул гына түгел. Бала тәрбияләүгә гамьсез караганыгыз өчен, авыл Советы сезгә унар сум штраф салды! Салих. Иптәш сержант, штраф суммасы күбрәк түгелме? Фатихов. Минемчә, азрак, чөнки ул хәл өченче мәртәбә кабатлана. С ал их. Чү әле, чү, иптәш сержант, кем әйтте аны сезгә? Мәдинә (керә). Салих абый! Сельмагка бик матур кроватьлар кайтты. С а л и х. Ни... Ни дигәннән... Без быелга карават алмаска булдык... Мәдинә. Менә тагы, нишләп кире уйладыгыз? Салих. Бүгеннән башлап малайны уртабызга салып йоклатабыз.

Пәрдә.