Логотип Казан Утлары
Роман

ХУҖАЛАР

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Кпхимәт һавасы килеште Дияровларга. Уңдырышлы жиргә туры килгән имәндәй, туган якларында алар елдан-ел таныла, елдан-ел тамырлана бардылар.
Безенче елларны халык телендә Лотфулла исеме генә йөри иде әле. Бераздан аның янына Булат та кушылды. Башы йомры иде олы малайның: тырышлыгы янына кичке техникумда алган белеме дә өстәлгәч, үз эшенең серенә яхшы төшенеп, мәрхүм Тимбиковтан сон Кәлимәттә беренче кул мастер булып китте. Техникадан грамоталы иде егет, озак еллар разведка буровойларында йөреп, авырлыкны да аз күрмәгән иде; көчен, тәжрибәсен. белемен бер юнәлешкә жигеп, рәттән ике мәртәбә рекорд куйды да, үз исеме тирәсендә купкан шау-шуга исе китмәстәи. скважиналарны нык кул белән бораулый башлады.
Карт останың күңеле канат какты! Акыллы булып чыкты бит әле аның Булаты, төпле мастер булып чыкты Улы Тансыкны да урамда шар типтереп йөртмәде, унынчы классны бетерүгә, буровнклар мәктәбенә укырга бирде, аннан үз бригадасына эшче итеп алды Монысы инде Лотфулла агайның күңеленә сары май булып ягылды. Шөкер, ак сөяк булып, сөрхәнтәй булып үсми аның оныгы, яшьтән үк эш эшләп. Һөнәрле булып үсә. Җитәр вакыт — институтын да бетерер, инженер булырга да өлгерер әле. Заманында Константин Феоныч: «Россия нефтендә Диро-
Глриф АНУ ноs
* Дәвамы. Башы 8 санда.
roMH.ioB.iap династиясен онытачак түгелләр!» — дип. горурланып сөйләргә ярата иде. Баксан-күрсән. татар нефтендә Дияровлар б\ыны да үсеп килә түгелме сон?!
Ләкин шатлык япа-ялгыз гына йөрми бит ул. Ни хикмәттер, үзеннән соңгы ике буын быел аңар бер-бер артлы борчу алып килделәр. Нң элек Гансык анын шатлыгына кырау төшерде. Буровойда әйбәт кенә эшләп ♦ йөргән җиреннән һич көтмәгәндә комсомол эшенә күчте. Дөрес, анысы ь да начар түгел, комсомол кешеләрне үткенлеккә, дөньяны таный белергә < өйрәтә, әмма, ни генә дисәң дә. оныгының буровойда эшләве Лотфулла S картның күңеленә якынрак иде. Карт оста бу үзгәрешкә күнегеп тә 5 өлгермәгән иде әле Булат бригадасында тәртипсезлек башлануын, аның * инде рекорд куя алмаячагын киңәшмәләрдә авыз күтәреп сөйли баш- ♦ ладылар. Бригаданың күрәләтә артка китү сәбәпләрен берәү дә ачык а кына әйтә алмады. Лотфулла карт та моны төгәл генә, өзеп кенә әйтә о алмас иде. ләкин әти кеше борчуның каян башланганын сизенә иде. =
Булатның ил гизеп кайтуыннан башланды ул хәлләр. Олы малай £ икенче рекордыннан соң мул гына тигән премия акчасына саклык кас- < сасындагы .маясын да кушып. «Волга» машинасы алып җибәрде. Кәли- е мәттә төпләнеп яши башлагач туган төпчеген — тугыз яшьлек кызы = Әминәне һәм хатыны Фәйрүзәне машинаның түренә утыртып, жылы як 1 ларга китеп барды. Кояшта янып, ябыгыл, нигәдер караңгы чырайлы * да булып кайткан иде олы малай. Аңарда тәгаен генә бер үзгәреш булган. аның күңелен нидер кузгаткан. . Шуны беләсе килеп, картның эче бик янса да. Булат аның белән җан ачып сөйләшергә теләмәде.
Теләмәвенең сәбәбе менә нәрсәдә иде.
Булат зурдан кубып бер кузгалгач, ял урыннарында гына торып калмады. илнең яртысын урап кайтты. Юлга акча тотасы түгел, машина үз кулында. «Волга» түбәсенә па.татка-йорт та бәйләп алып чыкканнар иде. Фәйрүзә — элек-электән батыр холыклы хатын — юл мәшәкатьләренә бик гиз җайлашып алды. Төннәрен аулак бер аланга кереп туктасалар, ул шундук учак ягып жибәрә. чәй кайнатырга куя һәм ирләрчә, таза куллары белән тезләрен кочаклап, озак, бик озак утка карал утыра, аннары ярату тойгысы белән тулы моңсу күзләрен күгәрен Булатка карын -шундый итеп карый. Булат, егет чактагы кебек уңайсызланып. күзләрен читкә ала иде.
Кырым курортларында аларны ял итүче халыкның күплеге таң калдырды Булат беренче көннәрне, ял кәефенә бирелеп, гаиләсе белән диңгез буена йөрде, күбекләрен чәчеп килгән дулкыннарда тибрәнде, паркларның күләгәле аллеяларында эштән арыган тәненә ял тапты Хатыны белән кызына гомер эчендә бер булса да дөньяның матурлыгын күрсәтә алуына шыпырт кына куана иде Булат. Тик бер атнадан аның кәефе күзгә күренеп үзгәрде. Рәхәтлеккә күнекмәүдән дә. эшен сагынудан да түгел иде бу. Ял итүчеләр арасында ул үзе кебек нефтьче агай-энене очратмады. Тормышының пичәмә еллар бер яклы баруы, эш белән ген», мазутка буялып кына узуы шактый ук үкенечле иде Хисләрен Фәйрүзәгә сиздермәс өчен, ул Кара диңгез буеннан китәргә ашыкты Аның алгысаган күңеле Кырым якларыннан Севастопольгә. Севастопольдән Киевкә. Киевтән Мәскәүгә барырга теләде, һәм ул барды Севастопольдә ул тагын бераз онытылып тора алды . ктендәр каланың илаһилыгы, кешеләрнең эшлекле һәм кече күңелле булулары яны сөендерде. Күптәнге дусты яки ерактагы бер туганы белән оч-рашкандай. Севастопольдән ул көр күңел белән кипе.
Мәскоүдә Третьяков галереясында, революция музейларында булу. Зур театрда «Шүрәле» балетын карау аның үкенү тойгысын тагын дә кузгатып җибәрде. Башкала шаулы зур тормыш белән яши. башкала кешеләре рухи бай тормыш алып баралар Ә Бу таг нәрсә күрә> Унбиш ел буена тимер белән җирдән башка ни күрде ул? Менә кайчан
Булатның китапта укыганнары һәм уз күзе белән күргәннәре кара-кар- шы килеп бәрелештеләр- Акыллы баш журналистлар \ зәк калаларда төпләнеп калырга теләүче яшьләрне кире тип итеп чыгаралар. Имеш, алар аңлы түгел, имеш, алар ил файдасына эшләмиләр, имеш-имеш-имеш... Ә менә үзәк калалардан читтә, кайдадыр чирәм җирләрдә, тундра суыкларында, эссе чүлләрдә гидростанцияләр салучы, чуен коючы, нефть чыгаручы кешеләр, менә, ичмасам, аңлылар, башкалага ябышып ятмыйлар. Туктале, бу соң киресенчә килеп чыга түгелме? Еракларга китеп, җир казып, өшеп-туңып ятучылар беркатлы булып чыгалар түгелме? Алар соң балчыктан, тимердән, мазутлы киемнәрдән башка нәрсә күрәләр? Алар сәнгатьнең иң зур казанышларыннан мәхрүм. Кәлимәттә Булат Дияров тәүлекләр буена зилзилә буран астында эшли, гарасат суыкларында туңа, еллар буена катып беткән брезент куртканы өстеннән салмый. Ул да бит белемле кеше, ул да бит Зур театрның атаклы балетларын күрергә тели. Мәскәүнең Горький урамыннан атлаучы әнә ул саламторханның, тар балаклы, көнҗәлә сакаллы хөрәсәннең илгә нинди байлык тудырганы бар? Нигә аның балетлар күрергә хакы бар да. Булатның хакы юк? Булат шуның рәхәте өчен чыгарамыни нефтьне? Димәк, Мәскәүгә ябышып ятучыларны аңсыз, провинцияләрдә бөкресе чыкканчы эшләүче яшьләрне акыллы итеп шул Мәскәүдә торучы язучылар, Мәскәүдә яшәүче журналистлар чыгара, читтә яшәүчеләрнең күзен буяу, күзенә төтен җибәрү, аларның патриотик хисләре белән уйнау түгелмени бу? Төптәнрәк уйласаң — Булат үзе ахмак булып чыга, аның гомер буе җир бораулаган әтисе дә ахмак булып чыга. Магур сүзләргә, тасма телләргә алданган ахмаклар булып чыгалар ич. Үзенә карата андый күңел рәнҗеткеч исем күтәрү белән Булат, бәлки, килешкән дә булыр иде, әмма әтисенә карата андый исем тагылу белән, юк инде, туганкаем, килешә алмый ул. Нишләп аның әтисе ахмак булсын? Гомер буена җыелган тәҗрибә, гомер буена җыелган акыл һәм зирәклек. Кая куясың аларны?
Әйе, ил гизүдән бик үзгәреп кайтты Булат. Үзгәреп һәм усалланып. Хисләрне кем беләндер уртаклашырга кирәк иде. Тансык белән уртаклаша алмый ул. Тансыкның тормышы әле борауланмаган скважина кебек: алда күпме өмет, күпме авырлык һәм сөенеч булачак. Нигә хэзер- дән үк аның күңеленә шик салып куярга? Әтисе белән уртаклашыр иде, әтисен ул кызгана. Эштән ямь табып, бәхетен эштә генә күреп яшәргә өйрәнгән беркатлы кешенең күңеленә нигә вәсвәсә салырга’ Тиздән ул пенсиягә чыгачак. Бәхетле булып, үзе ирешкән иманы белән яши бирсен.
Әтисе белән сөйләшүдән кача алса да, үз күңеленнән кача алмады Булат. Ил гизеп кайтканнан соң күңелендә туган икеләнү, эшенә әүвәлгечә батыраеп, дәртләнеп тотынмау озакламый бригада егетләренә дә күчте. Кешеләр гамьсезләнә төште. Бер-берсеп тыңлап, килешеп эшләмиләр. Юктан гына дәгъвалашып китәләр. Бригаданың иң төгәл, пң булдыклы бораулаучысы Максим Буянов ике мәртәбә эшкә соңга калып чыкты. Җитмәсә, аңардан аракы исе дә килә иде. Башка вакытта, күңеле тыныч чакта булса, Булат аның белән иптәшләрчә, ипләп кенә сөйләшкән булыр иде. Соңгы вакытта аның холкында барлыкка килгән гасабилык Буянов белән тыныч кына сөйләшергә ирек бирмәде — мастер кинәт күтәрелеп бәрелде.
— Эшлисең килсә — эшлә, эшлисең килмәсә — эшләмә! — диде ул ана.
Кирәк бит—нәкъ шул көнне буровойга Мәскәү корреспонденты килеп төште. Җилкә аша әкәмәт аппаратлар асып, башына значоклы берет киеп алган яшь егетне мастер буровойдан куып чыгарды. Корреспондент китеп баргач та. тынычланып җитә алмыйча, күңеленнән аны тиргәп йөрде. «Беләм мин сезнең ише каләм кортларын. Булат Дия-
ров югары акта ня. Ил байлыгы артсынга көчен кызганмын. Ә менә син мина әйт, юлын, әмәлен табып бир: эштән соң вакытымны мин ничек итеп күңелле үткәрә алам? Операны, зур балетларны ничек карарга миңа? Әйтә аласыңмы? Юкмы? Менә шул "шул »
Булатны башта конторага, аннары трестка чакырып сөйләштеләр Булат дәшмәде. Трест управляющие Митрофан Апанасович Зозуляның ♦ чаларып бетә язган күперенке зур мыегына, куш иякле мөлаем йөзенә ь төбәлеп, сүзсез генә утырды. Ихлас күңелле, киң табигатьле Зозуля ң Булатның әтисен — Лотфулла агайны аеруча үз итә. аны олылый, аның S эшенә, тыйнаклыгына, гомер буе күндәмлегенә сокланып карый иде *
— Диярыч, — диде ул аңа,— син белмисенме, ни булды Булат Лот-
фулловичка? Әллә мастерларны рекордка кадәр күтәрергә ярамынмы ♦ соң? Нинди шәп егет иде Тимбиков — рекордтан соң түбән тәгәрәде, ш Нинди тыенкы мастер иде Булат — рекордтан сон танымаслык булып 2 үзгәрде? Бу нәрсә бу, я? “
Лотфулла агай, малахай бүреген өстәл өстенә куеп, бирчәйгән бар- * маклары белән такыр башын кашып куйды да, буровойда яңа эшли * башлаган эшче кебек, минут эчендә кызарып, тирләп чыкты ө
— Белмим, Митрофан Апанасович, белмим. Башыма сыймый Пр.»ме = әвене янган кеше кебек йөри олы малай. Курорттан бозылып кайтты £ Күнелгә кайчак гөнаһлы уйлар да килә: әллә, мин әйтәм, берәр чәчбие ■азар-бизәр итеп җибәрдеме? Алай дияр илен — хатыны белән бардылар Килен бик үткен минем — иренең ике аягын бер кунычка тыга ала торган. Белмим, нәрсә дип әйтергә дә аптыраган Хет көл. хет жыла...
— Кылын тартып карамадыңмы?
— Карамаган кая!
— Ну?
— Дәшми Авызына су капкан күк, иренен кысып тик утыра.
— Нишлибез соң? Болай булмый бит?
— Күңелдә бер уй чуала минем. Беләсеңме, Апанасович .
— Нинди уй?
— Себер нефтенә ике бригада сорыйлар дигән идең түгелме? Әллә, мин әйтәм...
Зозуля аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
— Син нәрсә, акылдан яздың мәллә?!
— Юк, син мине, Апанасович, тыштан бетер әле Ул бит болай Әгәренки яшьләр гел бер урында гына яши башласа, ничектер мүкләнә, гамьссзләнә төшә Инде килеп, яңа дөньяларны күрсә, нык кына бер җилләнеп тә кайтса, аның тагын эшкә д >ртс уяна
— Куй син, Диярыч, куй, пожалуйста, андый сүзне. Гомумән, башыңнан чыгарып ташла Булат Лотфулловнчны берәүнең дә начар мастер дип әйткәне юк Әйтмәсләр дә! Ну инде бераз гамьсезләнебрәк киткән икән - анысы була да, уза да торган хәл Мыегыңа урап куй муеныма бау салсалар да, Булатны бирәсем юк' Теләсәң кайсы бригаданы бнрәм, инженер дипломы күтәреп йөргән мастерларны Булатны бирмим!
— Туктале. Митрофан Зерә дә сәер фикер йөртәсең син Син соң үзен татар нефтен күтәрешергә килмәдеңмени? Гөлбакчалы Украинаңны ташлап килдең.
— Син минем авырткан җиргә кагылма. Диярыч Ялгыш юлга кертмә син мине, яме Мин сине киңәшкә чакырдым Ә син — исән-сау гына торасынмы! тузга язмаганны сөйләп утырасын Юк. юк' Хвызыңны да ачма. оныт, оныт! — диде ул. кәнәфиен шыгырдатып урыныннан торды да, карт мастер белән болай сөйләшүнең җүнлегә илтмәячәген аңлап, ашыгып саубуллаша башлады
Бик кыен хәлгә калды Лотфулла карт Зозуля белән сөйләшү аны тамчы бөртек тә тынычландырмады Шуннан соң ул тагын бер мәртәбә
Булат белән сөйләшеп карады Алай да берни барып чыкмагач, Булатның буровоена барырга, бригада егетләре белән ачыктан-ачык сөйләшергә дигән ныклы бер карарга килде.
2
Кыңгыраулы мәйданында — төнге буровой.
Йөгәнсез җилләр оясыннан, март салкыннары чатырдап узган туң җирнең нәкъ уртасыннан корыч манара үсеп чыга Гәүдәсе — Алып батыр. Җемелдәп янган утлары баскыч-баскыч булып төнге күкнең кара пәрдәсенә язылган. Җир өстендә бик кукыраеп утыра бу манара. Итәгендә аның — җәрәхәтле алан, чит-чит • »рендә— трактор табаннарыннан куркып чигенгән каеннар. Кайдадыр биектә, манараның баш очында, Зөһрә кызлы сары ай моңаеп карый. Мәрхәмәтле болытлар зыкылы төн суыгыннан калтыранган йолдызларны итәк-чабулары белән каплап җылытмакчы булалар.
Язгы төннең күкрәгендә — буровойлар гөрелдесе, торбалар чыңы, насослар уфылдавы. Культбудка тәрәзәсеннән тимерләр күренми, кешеләр күренми, аларның барысын утлар йота, авазлар йота. Утлар бер генә «җан иясен» — үзе артыннан торба-шәмнәр ияртеп, әле югарыга, әле түбәнгә узып торган тали блогын гына күрсәтәләр. Гүя әнә шул торба-шәмнәр, кырык бер метрлы вышканың буен үлчәп, утларын санап, ике чакрым җир астыннан килгән аваз-өннәрнең мәгънәсен, нефтьчеләрнең хезмәт батырлыгын дөньяга хәбәр итеп торалар.
Төнге буровой Лотфулла агайның хәтеренә мәңге сеңеп калган. Суык дими, җил дими, коеп яуган яңгыр һәм күз ачкысыз бураннарда төнге буровой әкият батырыдай басыл тора. Бөтен дөнья йоклый, кошлар булып кошлар җылы ояларына посалар, ә төнге буровой эшли, төнге буровой җир катламын кимерә Бер башы белән күккә, болытлар янына омтылган корыч манара торба-тамырлары белән аска, ике чакрым түбәнгә төшеп китә. Җирдән дым, кояштан җылы алып үскән имән төсле ул. Аерма бер генә: имән тавыш-тынсыз яши, давыл чыкмаса, шауламый, буровой һаман шаулый, һаман гөрелдәп тора, аның йөрәк тибеше әллә кайлардан, ераклардан ук ишетелә. Төнге буровойның торба-тамырларыннан килгән тетрәнүне, яшәү сулышын тормоз тоткасы аркылы сизеп торудан да рәхәтрәк бер нәрс.э бар микән?
Тиздән вахта алышыныр. Яна кешеләр килерләр. Станоклар, торбалар, насослар янына басып, утны-суны тагын эшкә җигәрләр. Серле кара бөркәнчеген ябынган шушы язгы төндә кешеләр жирнең җылы куенына, нефть диңгезенә тагын бер адым якынаерлар. Аның улы кешеләрне көтә. Әтисенең буровойга төнлә килеп чыгуына бераз сәерсенеп, йөренеп тора Булат. Башка вакыттагыча, чиста костюмнан түгел ул, брезент курткадан. Эче поша аның: будка тәрәзәсенә үрелеп, төнге бу-ровойга күз сала, яңа вахта килеп җитәме әле, юкмы?
Кинәт машина тавышы.
— Килделәр! Каршы алыйм, — дип, Булат кабалана башлады. Ишекне ачып, төнге караңгылык эченә чумды.
Лотфулла агайның битенә салкын һава килеп бәрелде
«Мәшәкатьле эш—нефтьчеләр һөнәре,— дип уйлый карт оста.— Җире көйсез, кешеләре көйсез...»
Тышта шау-шу ишетелмәгәч, машинадан төшкән нефтьчеләр берәм- берәм буровойга юнәлгәч. Лотфулла агай эшләр рәтле, ахры, бүгенгә тәртип бозучы күренми дип, тынычланып ук беткән иде инде, ул да булмады, будка ишеге капыл гына ачылып китте дә, кемдер берәү, аркасыннан төртеп керткәндәй, бусагага абынып, лапылдап егылды, торып, стенага сөялде, ачусыз гына тиргәнеп алды:
— Эттән туган .мәче балалары’ йолкыш диваналар’ Көләсезме5 Көлегез. көл. .мыскыл итегез Максим Гаврилычны . Ә ул төкерә, юк. төкерми. Апчи-апчи-ааап-чхн!
— Саумы. Максим, кемне тиргисен?
Буянов авыраеп кына башын күтәрде.
— Ә син кем? —диде ул, бөтенләй башка якка бармак янап ♦ Лотфулла агай, урыныннан торып, анын янына килде. Максим Буянов. бу тагын нинди могҗиза дигәндәй, кызарган, нурсызланган күзләре £ белән анар төбәлде: <
— Син кем? — дип кабатлады. 5
— Дияров мин. *
— Булатмы? ♦
— Лотфулла. в
Буянов кинәт зур гәүдәсе белән стенадан купты, атна буе кырылма- о ган, каты гөк баскан авыр ияген алга сузып ®
— Диярыч... уста-Лутфулла... синмени бу? —дип, күрешер өчен « аның кулын эзли башлачы.— Кичер. Диярыч. гафу ит, уста-Лутфулла < Мин эчтем. Йөрәк яна. Менә исереп килдем .Максимны мыскыл иттеләр, ь көлделәр Максим Буяновтан. Аңлыйсынмы. Диярыч, көлделәр.—Ул = кинәт, үзен-үзе кызганын, бер сулкылдап алды, таушалган, чамасыз “ йончылган бите буйлап ирен кырыена таба сузылган /кыерчыгыннан бер u тамчы күз яше агын төште.
Бу хәлендә аңардан нинди хәсрәте барын сорашу уңайсыз иде. Лотфулла агай аны көйләп яткырырга теләде
— Әйдә, Максим, йоклап алабыз Бик арыгансың син. туган, бик арыгансың, — диде
Буянов аңа буйсынды. Суыктан кызарган зур кулы белән картның иңбашына таянып, булдыра алган чаклы туры басарга, чайкалмаска тырышып, аның артыннан китте. Ләкин эчке бүлмәгә. Булатның ял итү бүлмәсенә керү белән, лап итеп тапчан өстенә ауды. һәм берничә минуттан. дөньясын онытып, йокыга китте
Яна вахта эшкә кереште буган—буровой тигез генә гөрелди Күрәсең. Буяно.ч урынына тормоз тоткасын Булат үзе алгандыр. Әллә ничек килеп чыкты бит әле бу. Сөйләшергә дип килгән иде биг карт оста. Югыйсә, төннең берендә буровой чаклы буровойга килеп тә йөрмәс иде
Буянов йоклый, каты гырылдап йоклый Нигә эчә ул' Булат рәнҗеткәнме аны, бу гәп хәсрәте бармы?
Карт оста. Максим янына чыгып, аның тапчан кырыена салынып төшкән башын мендәргә күтәреп салды, күлмәк якасын чишеп җибәрде Сулыш җитмәүдән интегеп йоклаган бораулаучының күп эчүдән шешмәкләнеп киткән дәү битенә кызганын карап торгач, тагын олы якка чыгып, чәй кайнатырга куйды. «Туңып керерләр, җылы ризык күрмиләр бит,—дип уйлады буровиклар турында Уйлары тагын Буяновка кучте. — Ирекле баштнн нигә шулхәтле азаплый үзен адәм баласы.' Уянганын көтим инде, сөйләшермен».
Картларча зирәк күзләре белән төнге караңгылыкка төбәлеп, буровойдан ишетелгән авазларга колак сатып, тәрәзә буенда озак кына уйланып утырды. Буровой юлларында узган озын гомерен искә төшерде Үтә дә якын һәм газиз булып, гомерлек дусты Константин Дорого.мнлов күз алдына килде. Нигәдер Константин Феоныч аның хәтерендә чал чәчле. хәзерге солидный пенсионер булып сакланмый, янып торган таза, яшь Костя булып саклана. Ул аны әле һаман үзен нефть эшенә өйрәткәч чаты белән. Уралның Югары Чусовка каласындагы вакыты белән искә төшерә: капларда гына булмадылар алар! Урал. Баку Грозный. Сызрань. Куйбышев Пиниягә чыкса, бер әйләнер иде дусларын. Юкса дөнья мәшәкате артыннан куып, ун ел күрешкәннәре юк бит инде. Төрле калаларда чәчелеп калган юлдашлары турында уйлый башлагач.
диңгез флотында хезмәт итүче Ваһабын сагынып алды. Малайдан бер ай инде хат-хәбәр юк. ни эшләр бетереп ята икән? Ваһабы белән бергә өченче улы. Казанга укырга киткән Сәлиме искә төште. Анысы аерата башлы булып чыкты. Исәп-хисапка дисәң, прәме счет төймәсе —шалт та шолт! Булат булышты инде, рәхмәт яугыры. университетка ул әзерләде. Әти. диде, Дняровлардан да бер академик чыксын әле, малай бик сәләтле, юкса аның сәләте әрәм булачак, диде.
Гомер юллары турында уйлап, күңел күзеннән ярты дөньяны үткәреп. байтак вакыт утырды инде — буровойда әле һаман туктарга исәпләре юк.
йокысыннан уянып, ава-түнә Максим Буянов чыкты. Тимер бактан кружка белән су чумырып алды, аны түгә-түгә эчте. Авызын жиңе белән сөртеп, тәрәзәгә таба борылган иде. Лотфулла Дияровны күреп, кыенсынып калды. — кулы белән күзләрен уа башлады.
— Ни хәл. Максим, йокы туйдымы? — диде аңа карт оста, бик гади һәм якын итеп. — Кил әле, утыр, чәй эчеп алабыз.
Максим сүзсез генә аның янына килеп утырды Лотфулла агай лаклары коела башлаган зур яшел чәйнектән калай кружкаларга чәй агызды. Максимның хуш исле куе чәйне авызын пешерә-пешерә эчеп бетергәнен көтеп торды да гадәтенчә гади генә итеп:
— Я. сөйлә, — диде.
— Нәрсәне? — диде Максим, сәерсенеп.
— Күңелеңдә ни бар, барын да сөйлә.
Буяновның йөзенә әллә чәйдән, әллә дулкынланудан алсулык йөгерде.
— Син аны. Диярыч, аңларсың микән соң? Аңлый алырсыңмы? — дип, икеләнебрәк әйтеп куйды. — Зур эш бит ул, хәтәр эш. Мин бит алтын аркасында бәлагә тардым.
— Нинди алтын?
— Чын алтын, — диде Буянов һәм ачыклап бетерү өчен, — алтын акчалар, — дип өстәде.
«Каян килгән алтын икән ул? Безнең заманда нинди алтын акча булсын? — дип уйлады карт, аның күңеленә бер генә мизгел сәер тойгы да килеп китте: — Әллә егетнең акылына зәгыйфьлек килгәнме, югыйсә?»
— Син авы акларсыңмы соң? — диде Буянов, картның аптырашта калганын күреп. Ул авыр итеп бер көрсенде, кружка төбендә калган бер йотым чәйне голт итеп тамак төбенә койды, моны ул сүз башлар алдыннан булган бушлыкны тутырыр өчен эшләде бугай. Аннары өстәл өстендә яткан газетаның ниндидер бер рәсеменә төбәлеп, беравык тын \тыргач. кинәт картны сискәндереп:
— Сөйлиммени? — диде.
— Сөйлә, — диде Лотфулла агай, ихлас күңелдән. Аның әле башланмаган төне бар. ул йокысызлыктаи интегә иде. Булатның эш бетергәнен көтеп утырганчы, ичмасам, әкият булса да тыңлап алырга ярый.
— Ник эчәсең, дип жанымны ашыйлар минем, уста-Лутфулла. Булат та шулай дип бәйләнә. Ник эчәсең, ди. ник бригаданы хур итәсең, ди. ник безне артка калдырасын, ди. Ник ул миннән әллә берәр кайгың бармы, дип сорамый? Сөйләтәсе килгәч, ннк ул миңа ямьсез сүзләр әйтә? Ник кагыла минем йөрәк ярасына?
Лотфулла агай аның жәенке зур борынына, күп эчүдән таушалган кызгылт йөзенә, кара каймалы чиста зәңгәр күзләренә һәм чак беленен торган аксыл кашларына карап, нәрсә дип тә әйтергә белмичәрәк, аптырап калды. Кашы төсле үк аксыл-сары чәчләре аның маңгай өсте- нә, колак турысына таралып төшкәннәр, юып бетерә алмастай мазут сеңгән дәү кулы, хәлсезләнеп, өстәл өстендә ята, брезент куртка астын
нан күренгән шарф-мазарсыз ачык изүе гүя анын эчендәге кайгысын тышка чыгарыр вакыт җиткәнлеген әйтеп торалар иде.
— Сөйлә, — диде Дияров, нык итеп.
Буянов сөйләргә тотынды.
— Мин үзем Себернеке. Элеккеге Омск губернасыннан. Глухой Бор авылы. Әниемнең, беренче ире Колчак офицеры булган Өйләнгән чакта ф әнигә унбиш кадак алтын бүләк иткән. Офицерны кызыллар чүкегән- а нәр. Әни яшь кияүгә чыккан һәм мин аларнын бердәнбер балалары < булганмын. Мина ун яшь чагында әтине колхозга кыстаганнар. Аяк < терәп карышкан әти Алтынны таларлар дип курыккан. Әти кермәгәч, £ әни дә керә алмый бит инде, ә мине, ун яшьлек пананны, колхозга кем * алсын! Әти бик сәер кеше иде: беркайчан да нидән чыкмас. Иртән ф тора, ашый, ау мылтыгының патронын тикшерә, аннары шуны кадакка а элә дә үзе өй нигезенә чыгып утыра. Нигә утыра, ни уйлый — берәү дә © белми. Урамда пасха, күршеләр эчә, сугыша, акырып җырлый, минем = әти нигез төбен саклый. Яфрак бәйрәме жнтә —урамда тройкалар £ чаба, аю биетүчеләр уза, минем әти нигез төбендә. Әгәр инде бик ашы- < тыч йомыш чыгып, берәр жиргә китәсе булса, әни белән икебезне өйдә ө калдыра. Калдыра дип әйтү аз, ишеккә чабата чаклы йозак сала, өстә- s венә ат абзарын богаулый торган богау белән бикләп куя.
Бервакыт әти белән әнинең икесен берьюлы авыл Советына чакыр- * дылар. Совет чакыргач, бармый хәлең юк. китте болар Киткән чакта эш мина әйтте, кара аны, Максимка, йоклама, ишекне каера башласалар, каравыл кычкыр, диде. Каравыл кычкырыр вакыт җиткәнне көтеп, мин озак утырдым Утыра торгач, йоклап киткәнмен, кемнеңдер өстемдә мышнап торуына уяндым. Степашка Косой минем борын төбенә баш хәтле йодрыгын китереп куйды, битенә кара маска кигән берәү авызына бармагын куеп күрсәтте («Тыныңны чыгарасы булма!»). Аннары кесәсеннән пычак чыгарып, муенына ышкып күрсәтте.
Мин куркып жылый башладым, өстемә юрган китереп бөркәделәр. Әти кайтып кергәндә, жылый-жылый шешенеп беткән идем инде Мин әле ул чакта безнен алтын барын белми идем. «Нигә мине будылар? Нигә мине юрган белән капладылар?» — дидем. Әти ашыгып идән астына төшеп китте, анда озак кына торып менде дә, почмактагы икона каршысына килеп:
«Я раббем, явыз кешеләрнең анын томала, минем хәзинәмнең кайда икәнен белдермә», — дип. бик озак чукынды Шуннан соң ул Советка түгел, пожарга чакырсалар да бармас булды. Шулай да, тормыш булгач, өйдән чыкмый яшәү мөмкин түгел . Теге хәлләрдән сон бор ел уздымы икән, артыкмы — әнинең бертуган сеңелесе безгә торыр-га килде Чирле иде ул, корк-корк йөткерә, аякларын сөйрәп кенә йөри. Бер айдан үлеп тә китте. Әти белән әни мәет күмү хәстәре белән йөриләр. Мин, бикләнеп, үлгән түти янында угырам. Куркыныч Малай чакта ишеткән өрәкләр күз алдына килә. Үлгән түтинең йөзе ап-ак, кәгазь төсле. Күзләре йомык, бакыр акча салып куйганнар Ияге очлы, тырпаен тора. Мнн анын кәгазь төсле ап-ак йөзенә, очлайган иягенә карамаска тырышып, күземне йомып утырганда, тавышсыз гына өйалды ишеге ачылды да. бернинди тавышсыз атлап, безнең өйгә алты кеше килеп керде Мин авызымны ачып кычкырырга да өлгермәдем, — кемдер явызымны көрәк чаклы кулы белән томалап, идәнгә егып салды — кулларымны артка бәйләп, авызыма чүпрәк тутырды Мин селкенә дә, кычкыра да. күрә дә алмыйм, тик ишетә генә ала идем
— Шприцны бир.— диде нечкә тавыш.
— Күбрәк җибәр. Күбрәк.— диде аңа каршы карлыккан тавыш Мышнаган, авыр итеп сулыш алган, әкрен генә сүгенгән тавышлар
ишетелеп торды. Аннары минем авызымнан чүпрәкне алдылар, кулларымны чиштеләр, маңгаема пистолет терәп, «Тыныңны чыгарасы
булма, эт урынына атып үтерербез», — диделәр. Мин куркуымнан бер сүз дә әйтә алмадым.
Әтиләр кайтты. Баягы кешеләр бикләп куйган чоланны ачып керделәр. Мәет өстенә карауга, әни чырыйлап кычкырып жибәрде, әти, кулларын жәеп, шаккатып калды. Шунда гына мин түти ягына күз салдым. Безнең үлгән түти алсу йөзле булып, чибәрләнеп ята, аның янында ап-ак җәймә, ул канга буялган, үлгән түтинең күлмәк итәгеннән дә кан саркып чыгып тора иде.
Мин гаҗәпләнүемнән ни дип әйтергә дә өлгерә алмый калдым, безнең өйгә шаулашып кешеләр тула башлады. Күрше Тимофей дядя, әтигә карап: «Оятсыз! Затсыз!» — дип кычкырды. Авыл советы председателе: «Төрмәдә чертергә!» — диде.
Аннары безнең өйгә ниндидер халатлы кешеләр килде. Алар киткәч, мылтыклы кешеләр килде, әти белән әнине каядыр алып китеп яптылар, үлгән түтине дә алып китеп, өч көн торгач кына кайтарып күмделәр. Авыл халкы арасында Гаврила Буянов балдызын көчләп үтергән дигән сүз таралды. Әтине ай буена прокурор янына йөртеп, допрос алдылар, көн аралаш әнине чакырттылар. Мин мәхшәр эчендә, саташулы төшләр эчендә яшәдем. Үзебезнең Глухой Борда әтинең бердәнбер туганы тетя Настя бар иде, минем янга ул килеп куна торган булды. Ләкин ул кичен генә килә, көндез мин тагын япа-ялгыз калам. Авылда колхоз турында, бандитлар т\ рында сөйлиләр. Авылдан качкан Степашка Косойның каядыр тайгада кеше талап, олы юл басып йөрүен әйтәләр. Миңа ул менә хәзер ишектән килеп керер дә тагын башыма юрган бөркәп тончыктырыр кебек тоела.
Үсә төшкәч аңладым, болар барысы да Колчак офицеры безгә калдырып киткән алтын аркасында булган икән. Әтиләр өйдә югында безгә тагын бандитлар килде. Алар бу юлы минем авызымны да томаламадылар, күземне дә бәйләмәделәр Алар авыл Советы башлыгы һәм прокурор булып килделәр. «Күмгән алтыныгыз күпме?» — диделәр мина. «Күп» — дидем мин «Кайда71»—диделәр «Идән астында»,— дидем. «Ничә кадак?» — диделәр. «Ун кадак»,— дидем. «Нишләп ун гына, унбиш булырга тиеш, биш кадагын кая куйдыгыз?» — диделәр Тагын идән астын актардылар, идән ярыгыннан миңа утлар күренеп торды. Бик озак азаплангач, менделәр. Косой Степашка мине бугазымнан буып алды. «Ник алдадың, көчек, алтын кайда?» — диде. Мин алтынның кайда икәнен белми идем, ә Косой Степашка минем колак төбемә баш бармагы белән басып торды, мин аңымны җуеп егылдым. Мин алтын дигән нәрсәнең бик куркыныч икәнен, кешеләргә бик күп бәхетсезлекләр китергәнен аңладым. Бер ай чамасы йөрткәч, әтине дә, әнине дә кайтардылар. Әти ябыгып, маңгай астыннан бүре сыман карый торган булып кайтты. Мин төнлә аларныи Глухой Бордан күчеп китәргә җыенганнарын ишетеп яттым. Бу бәлаләрдән котылабыз икән, безгә инде явыз кешеләр килеп йөрмәсләр, миннән алтын таптырмаслар дип сөендем. Юкка сөенгәнмен Чын мәхшәр әле соңгарак башланды. Орып-орып яңгыр яуган бер төнне, әти, мылтыгын брезентка төреп, өйдән чыгып китте. Тан алдыннан сакалына тикле балчыкка буялып кайтып керде. «Кара аны, минем бүген чыгып йөргәнне берәрсенә әйтсәң, көчек баласы урынына суеп үтерермен», — диде әти. Мин аның күзләре ялтырап киткәнен күрдем. Өч көннән сон без йортның тәрәзәсенә аркылы такта кагып, кола бияне арбага җигеп, түшәк-ястыкны төяп, юлга чыктык. Әнинең юл буе иреннәре кыймылдап барды. Мин аның дога укыганын аңладым. Кояш баеганда, ниндидер бер авыл күренде. «Черемушкига җитәбез», — диде әти Ләкин без авылга килеп керергә өлгермәдек, тау астында безнең атны кемнәрдер туктатты. Әни куркуыннан еларга тотынды, аның борын төбенә кыска көпшәле мылтык китереп терәделәр, әтине арбадан селтәп аттылар да, печән
астыннан мылтыкны суырып чыгарып, анын маңгаена төзәделәр. Мин арбадан үзем егылып төштем. Куркуым никадәр зур булса да. кызыксынуым /киңде, юл басучы бандитларның нинди икәннәрен күрәсем килде;. Төбәлеп карагач, шаккаттым. Бандитлар дигәнемнең берсе безнең авылның иң юаш кешесе Аркашин Николай, икенчесе безгә прокурор булып килгән мыеклы кеше, өченчесе — үлгән түтигә укол кадап ♦ кан агызган «доктор» иде. Минем аларга: «Ник сез безне азаплыйсыз. сез бит безнең авыл кешеләре?» — дип әйтәсем килде, ләкин телем < аңкауга ябышкан, сүз әйтер хәлем юк иде. S
Арбаның астын өскә китерделәр, атны тугарып, бөтен сбруйларны 5 туран аттылар, камыт бөятләренә хәтле пычак белән телеп бетерделәр. * -чине тентүләрен әйтеп тә торасы юк, жылата-жылата әнине чишен- ♦ дерделәр, минем күлмәкләремне умырып алдылар. Алтын чыкмады. а
— Алтын юк бездә. Юк дип торам бит инде. Каян булсын алтын, о алла бәндәләре, кем безгә алтын бирсен! Җибәрегез безне, мәрхәмәт ~ кылыгыз, — дип әтинең ялваруы, әнинең үксүе, минем акырып елавым « ышандырды бугай, бүтән бер сүз дә дәшмәстән, безне туралган, чүп < игеп өелгән сбруйларыбыз белән кыр уртасында калдырып, күздән юк ә булдылар. =
Мин башыма күсәк белән суккан шикелле миңгерәүләнеп калдым ~ Безнең бу уңышсыз юлыбызда бердәнбер тыныч кеше әти иде. Ул ь, дәшми-нитми ат дирбияларын ялгады, ничек кирәк алай атны жигеп, безне тагын арбага менгереп утыртты да, тегеләр алып киткән ау мылтыгын жәлләп, агны үз жаена гына Черемушкша таба каулады
Черемушкида без бер ан чамасы яшәдек. Анда әтинең үзе белән бертуган сеңелесс Груша түти юра иде. Япа-ялгыз бу тол хатынның беркеме дә юк, йорт-жире дә әллә ни искитәрлек түгел иде. Шулай да ул безне ай буена бик тәрбияләп, тәмле ризыклар белән сыйлап яшәтте. Төннәрнең берендә мин әтинең баш өстсмә иелеп: «Максимка, тор әле, тор. Максимка», — дип бик ягымлы итеп дәшкән тавышына уяндым. Торасым килми иде —тордым, юынасым килми иде — юындым Груша түти, әти, әни, өсләребезне киенеп, тагын юлга чыктык. Бу юлы ат белән түгел, жәяү. Төн салкын, караңгы. Йокыдан торган көйгә авыз ачыла, иснәтә, караңгы төн шомлы булып тоела, минем бәген гәүдәм калтырый, тешем тешкә тими шыкылдый иде.
Без кап-кара урман эченә кердек. Чытырманлыклар ерып үттек. Агач төбеннән, узган елгы мурган яфраклар астыннан әти көрәк табып алды. Тагын бардык, әти тагын бер көрәк табын алды. Әти белән түти, икәүләп, юан бер имән төбен казын башладылар. Әни фонарь тотып торды, мин карап тордым. Казый торгач, көрәк «дынк» итеп бер каты нәрсәгә бәрелде, әти. иелеп, шкатулка ачып, аның эченнән ипи капчыгы алды. «.Менә, Грунюшка, нәкъ унбиш кадак. Яртысы сиңа, яртысы Максимга. Минем сезгә калдыра торган байлыгым шул. Син хәзер, кич.) сөйләшкәнчә, Харьковка элдерт, мин әйткән адресны эзләп тап, еллар иминләнгәч, мин үзем барып чыгармын», — диде. Әти иягемнән тотып, башымны югары күтәрде, дер-дер килеп торган гәүдәмне күкрә-генә кысты, сакалы маңгаемны тырнап алды Мина бернинди алтын дә кирәкми, мин менә шул алтын аркасында ничә мәртәбә кыйналдым. Мин... мин .. Юк, мин әти янында кала алмыйм, мин Груша түти янында да кала алмыйм, мин шул төнне качып китәргә карар кылдым. Әтиләр йоклап киткәч, караңгыда нәрсә таба алам, шуны өскә чәпәдем дә өйдән чыгып киттем. Юлда ниләр күргәнне сөйләп тормыйм, сөйләсәң — озак ул. Бер атна каңгырап йөргәч. Омски га балалар йортына барып эләктем, әти-әнн юк. ятим малай, дидем, әти эзләп тапмасын дип. нсем- фамилнямне Андрей Шалимов дип яздырдым. Икс ел буена балалар йортында Шалимов булып качып яггым. Укырга-язарга өйрәттеләр, киендерделәр, кыйнамадылар, алтын таптырмадылар. Ләкин ул рәхәтем
ике елга гына барды шул. Әти мине детдомнан эзләп тапты, мине әтигә кире кайтардылар Ул чакта әнием үлгән иде инде. Әти япа-ялгызы калгач, кайгыга сабышып, мине эзләргә чыккан икән. Ләкин ул минем белән озак яшәмәде, аны утыз җиденче елны, акгвардиячеләрнең алтынын яшереп асрауда гаепләп, төрмәгә утырттылар. Мине Украинага Груша түти янына җибәрделәр. Түтәй ул чакта инде зур гына йорт сал-ган. кияүгә чыккан, алпавыт хатыны кебек яши иде. Төрмәгә, минем әтиемә, бер генә телем дә икмәк илтмәде. Аның хатларын ертып, утка яга башлады. Кинәт миндә үҗәт бер кирелек уянды, мин анардан аерылырга, үземә тиешле алтынны үзем белән алып китәргә булдым. Миңа инде ул чакта акыл кергән, унҗидене тутырып, унсигезенче яшем белән бара идем Түти миңа тиешле алтынны бирергә теләмәде. «Максимушка, балакаем, мин сине үзем тәрбияләп асрармын, үзем өйләндереп, бик шәп йорт салып бирермен». — диде. Өйләндерергә тиешле кызын да күрсәтте. Мин аяк терәп каршы тордым. Әтидәге кирелек, үҗәтлек тойгысы. нәсел-нәсәптән килгән әнә шул гадәт миндә кинәт бик әшәке рәвештә баш калкытты. Юк, миңа мең мәшәкатьләр, бәлаләр китергән алтынны мин аңарда калдырмыйм, мин үзем дә бик яхшы өйләнә алам, минем балаларым булыр, мин инде аларга да ул алтынны чир итеп калдырмам. Юк! Булмас1 Түти гозерләнә, без бит туганнар, бергә-бергә яшик инде, менә минем хәзер кызым белән улым бар, нәсел алтынын, үзем саклаган алтынны мин аларга да мирас итеп калдырырга телим бит әле, ди. Мине юмаларга, өрмәгән урынга утыртмаска тырыша. Ләкин минем бәгырь каты. Мин үземә дигән алтынны алардан каерып алырга да үз көнемне үзем күрергә телим. Күислдәген яшерми әйтсәң — мин үземә тигән алтынны милициягә илтеп бирергә дип йөрим. Түти сонТы чиккә җитеп гозерләнә, мине әгьвәли, үз ягына аударырга маташа. Алай да барып чыкмагач, ул мина алтынны бирүдән баш тартты. Әһә, алаймыни әле сез. дип уйладым, минем кем икәнне күрегез алайса! Кибеткә ипи алу сылтавы белән чыктым да йөгердем милициягә. Түтиләргә тентү үткәрделәр, ун кадак алтынны һәм түтине алып киттеләр. Мине заводка эшкә, түтинең балаларын приютка урнаштырдылар. Шул китүдән мин аларны күрмәдем. Утыз тугызынчы елны мине армиягә алдылар, ә кырык беренче елны мин сугышка чыгып киттем. Минем өчен жылаучы да, миңа хат-мазар язучы да булмады. Башкалар ничек сугышса, мин дә шулай сугыштым, чигендем, атакага бардым, кар өсләрендә йокладым, юеш окопларда яттым, алары минем ул чаклы хәтеремдә калмады, әмма минем хәтеремдә кырык өченче елның язгы бер төне бик нык сеңеп калган. Винтовкамны чистартып утыра идем, сугышның тынып торган чагы иде. минем янга комбат килеп кер-де. Керде дә текәлеп-текәлеп карый миңа
— Максим Буянов, әтиең бармы синең? — ди.
— Бар иде, — мин әйтәм.
— Исәнме?
— Берничек тә белә алмыйм, иптәш комбат.
— Аның да фамилиясе Буяновмы?
— Так точно! Нигә ул, иптәш комбат?
— Күрсәң, таныр идеңме’
— Так точно, иптәш комбат.
— Киттек!
Комбат мине бер блиндажга алып керә, өч кеше аягүрә басалар.
— Буянов, минем янга!
Мин бер адым атлап, аның кырына килеп басам, минем белән бергә сакалына чал кергән бер солдат та килеп баса.
— Танышыгыз!—ди комбат. Командирың кушкач, танышмый хәлең юк. Мин: «Буянов Максим Гаврилыч>, — дип кулымны сезам, чал са- каллыпың сәләмә кашлары астыннан күзләре елтырап китә, ул үзенең
исемен әйтүдән элек, мина яшен тизлегендә ташлана да. иягемнән кулы белән тотып күтәрә (малай чактагы гадәте!). <Максимка-аа’>— дни кычкырып, ахылдый. жылап, күкрәгемә ташлана. Без аталы-уллы жылап күрешәбез, жылап сөйләшәбез, өч сүз белән хәлне аклашабыз. Ул штрафник, төрмәдән аны алгы сызыкка китергәннәр. Ул бүген безнен ут а тында дошманга каршы күкрәге белән барырга тиеш Нык торса. ♦ гөнаһысы кан белән юыла, нык тор.маса — бигайбә — хурлыклы исем ь белән дошман пулясыннан егылып кала.
Өч минуттан комбат блиндажга килеп керде. £
— Сержант Буянов! Сезнең эшегез тикшерүгә бирелә. Без штраф- j
ннкның улын үзебез белән йөртә алмыйбыз. *
Әтинең йөзе көл кебек агарды, сакалы дерелди, күзләре ялварып карыйлар. а
— Гражданин командир, мәрхәмәтле булыгыз, улымны харап итмә- = гс з. аның гомерен мин ямьсезләгәне дә җитәр. Әгәр мин бүген атакада * хурлык китерсәм, аннары, пожалуйста, аны да штрафник итеп алырсыз. —- ди.
Комбат коры гына итеп: «Киттек’»— диде. Әти арттан ияреп чык- - кан. Саубуллашырга, ике генә сүз әйтергә рөхсәт сорый Комбат ике- ь ләнде, шулай ла рөхсәт итте.
— Улым. Максимушка ..— диде әти, минем каршыма басып.— гафу ит мине, кичер. Мин сипа бик күп күңелссзлекләр китердем. Син яшь әле. сугыштан исән-сау кайтсаң, алтынга якын да барма.
Без. рус гадәте буенча, өч мәртәбә үбештек. Әти белән бүтән очраша алмадык, беренче атака вакытында, бүтәннәр чигенә башлагач, ул, берүзе калып, сонгы патронына кадәр атып бетереп үлгән. Себер кешесе бит, тайга аучысы иде. фашистларны күн чүкегән, диделәр Аның исемен акладылар. Комбат командованиега махсус рапорт язды, л мин тагын бер айдан зур бер бәрелеш вакытында каты яраландым. Пуля минем комсомол билетымны тишеп чыккан иде. Комбат аны каядыр частька тапшырган, шуннан сон мин комбатны да. комсомол билетын да күрмәдем Сулыш беткәннән сон. фронтовик иптәшем минем билетымны очраклы рәвештә Мәскәүдәге Сугыш ветераннары музеенда күреп кайтканын әйтте...
. Максим Буянов кинәт сөйләвеннән туктады, нидер хәтерләгәндәй, күзләрен кыса төшеп, уйлап утырды, аннары тагын кинәт, ипчек туктаган булса, шундый ук капыллык белән сүзен башлады.
— Ә хәзер мин яраксыз булып калдым
— Яраксыз? Кая? — диде Лотфулла агай.
— Музейда торырга
— Аңлатыбрак сөйлә әлс.
— Нәрсәсен аңлатасын: минем билетны музейдан алып ташлаганнар.
— Ник? —диде Лотфулла агай, сәерсенеп.
— һаман да шул алтын аркасында Харьковтагы түти үлгән чакта балаларына әйтеп калдырган «Сезне байлыктан мәхрүм итүче Максим БУЯНОВ. сез аны эзләп табыгыз, тынгылык бирмәгез, гомерен агулап тчп.нез». — дигән. Олы малае мина бик хәтәр янап хат язган иде былтыр. шуннан соң ярты ел ла үтмәде, минем комсомол билетымның музейда юклыгын кайтып әйттеләр. Үзебезнең кадрлар бүлеген:» чакырып, минем биографиям белән кызыксындылар.
— Мәскәүдә булдыммы соң? —диде Лотфулла агай, аның хәленә кереп. Буяновның алгып аркасында күргән газаплары аны да борчуга салган иде.
_ Булдым. — лидо Максим, күңелсез генә. «Безгә куштылар, без алдык, бүтәнен белмибез», — диләр
.К *.• V •>.
17
Күңелендә саклап йөрткән серен карт мастерга сөйләп биргәч һәм аның чын күңелдән тыңлавын күргәч, Буяновка жиңелр.әк булып китте бугай, ул тураебрак утырды.
Икесе дә бер мәлгә тынып калдылар.
«Сәер дә соң кеше дигәнең. Бер карыйсын — дөньяда гаме дә юк төсле: буровойга бара, буровойдан кайта. Бер ягы белән дә бүтәннәрдән аерылып тормый. Баксаң-күрсәң, күңелендә әнә нәрсәләр йөртә. Берәу- нсн дә бурасы буш түгел, ходаем. «Юк, улым, кешеләрне белмисең әлс, белмисең — дип уйлады Лотфулла агай, күңеленнән Булатка дәшеп.— Нигә ул хәсрәтен сиңа сөйләмәгән? Грамотный булу гына житми, күрәсең. Кеше кайгысын күтәрешә белергә дә кирәк шул. Килеп яхшы иттем әле... Ә ничек ярдәм итә алам? — дип уйлады ул шундук. — Бүген Мәе- кәүгә чыгып китә алмыйм. Әллә музейга хат язып карарга микән?»
— Туктале, Максим, нигә синең билетка исең китә? Ярый, билетын музейда тормады ди. Аннан гына дөнья жимерелмәгән бит. Намусың чиста икәнен син үзең дә беләсең ләбаса!
Буянов беркавым дәшми утырды.
— Сез аңламыйсыз шул аны, Днярыч, — диде ул. тагын кайгыга калып. — Мин нәрсәгәдер тотынып торырга тиешме? Әнә шул билетта минем әтиемнең үлеме. Билет музейда чакта мин үземне ныграк сизә идем. Гражданин итеп. Ә хәзер мина дөньяда гаделлек юк кебек тоела башлады...
Лотфулла агай аңлады аны. Ышаныч — иман. Иманың какшады, мы — үзеңне җир өстендә нык итеп сизми башлыйсың.
— Сугыш документларың бармы? — диде ул.
— Бар. Кызыл Йолдыз ордены, медальләр. Хәтта похоронный язуың да бар.
— Ничек?
— Үлүем турында военкоматка хәбәр иткәннәр.
— Әһә.— диде Лотфулла агай, көлемсерәп — Андый язулар күп килде шул. Хәзер мин сиңа. Максим, менә нәрсә киңәш итәм: документларыңның копиясен алып, нотариустан раслата тор. Ни дисәң дә, кәгазь өстен йөри торган замана. Борыныңны салып йөрмә, эчәргә шулай ук киңәш итмим — үзеңне дә, бригаданы да хур итәрсең.
Буянов уңайсызланып башын аска иде.
Будканың теге ягында, тышта, жир астыннан кара алтын эзләп көчәнгән төнге буровойның авыр сулаганы ишетелеп тора иде.
3
Дүшәмбе көнне иртән нефтьчеләрнең Техника йорты каршына жинел автомобильләр, газиклар, төрле төстәге, төрле зурлыктагы автобуслар жыела башлады. Бәйрәмчә киенгән, олы сымак кыяфәтле, житди-горур чырайлы кешеләр, гәүдәләрен төз тотып, машина тардан төшәләр, бер-берсен күптән белгән, бер телем икмәкне урталай бүлеп ашаган дуслар тыенкы гына исәнләшәләр һәм. язгы ташкын елларыдай, бер гөрләвек булып, барысы бер бинага — биек колонналы Техника йортына. киереп ачып куелган парадный ишекләргә юнәләләр.
Ишектән кергәч тә сул якта кызыл комач япкан озын өстәлләр. Житди чырайлы, олы кыяфәтле абзыйлар жыелышка килүчеләрне исемлекләрдән барлап утыралар Имәннән ясалган авыр ишекләр төбендә беләкләренә кызыл бәйләгән активистлар басып тора —тулы тәртип
Ләкин шушы тантананы, бик тырышып әзерләгән шушы жнтди-эш- лскле күренешне әллә каян гына килеп чыккан бер хәбәр бозып куйды Жыелышка килүчеләрне теркәп бетерәбез дигәндә генә, халык зрасыида сәер бер сүз таралды:
— Таҗины төшерәләр!
һәм шуннан китте буталыш Идарә начальнигы белән партком секретарен адым саен туктата, адым саен сораша башладылар.
— Дөресме. алыштыралармы Таҗины?
Әллә ни арада вак төркемнәр оешып өлгерде:
— Ник дәшмисез? Әллә сүз берләштегезме?
— Әй, этешмәде, кара чутыр! ♦
— Кара, кара, нинди эре жиффәрә егетең — галстук тактым ди- х гәч тә!
— Вилданов, кара аны. матрн. безгә хыянәт итсәң, рәхим-шәфкать $ көтмә.
Тажи сүзне көлкегә борып өлгерә:
— Әй. жан кисәкләрем, сездән аерыламмы сон? Үлгәчтә табутымны ♦
нефть белән майлап, сезнең белән янәшәкуярга кушармын. э
— Юк, син дөресен әйт. 2
— Бәлкем, бездән туйгансыңдыр? £
— Бирмибез Тажины! *
— Бирмибез! *
Арслан да. Тажи да беренче мәлгә каушабрак калдылар Шайтан ө белсен, нәрсә бу?! Камил Мөстәкыймовнын: «Идарә башлыклары, мина 7 үч итеп, халыкка юри коткы салалар»,— дип уйлавы мөмкин
Кара костюм кигән, кара галстук таккан Мөстәкыймов. Казан куна - гын ияртеп, президиум өчен әзерләнгән бүлмәгә узды. Чибәр йөзле, оялчан кыяфәтле Гәрәйшнн горком секретарена ияреп кенә йөри, үзе дә сөйләшми, тыңлап кына тора иде.
Тажи белән Арсланны президиум бүлмәсендә аяк өсте каршы алдылар Мөстәкыймов аларны Гәрәйшнн белән таныштырды Арслан кул биреп күрешкән чакта Мөстәкыймовнын аңа дустанә бер караш ташлавын сизеп калды.
/Кыелышны Мөстәкыймов үзе ачты һәм ахыргача үзе алып барырга булды. Бүген дилбегәне бүтән кеше кулына, бигрәк тә Арслан Гобәй- дуллинга тапшыруны ул үзе өчен һәлакәт дип саный иде. Моны ул өлкә комитетыннан килгән кунакмын исемен әйтүгә залның кинәт гөжләп куюыннан ук сизде.
Арслан, президиум өстәле янына килеп утыргач, чамадан тыш дулкынланганын тойды. Күпме докладлар ясап, күпме урында олы һәч акыллы белгечләрне тынлап, шулай дулкынланганы юк иде әле аның. Ул Тажиның докладны әйбәт ясавын тели. Гәрчә докладны ул үзе алдап ук укып чыккан булса да. аны мөмкин кадәр кыскартырга, куп сүзле тоелган урыннарын яңабаштан язарга дип Тажнга дусларча киңәш итсә дә, һаман әле борчыла, хәлләрнең ничек икәнен белгәнгә күрә Тажи югалып калыр, әйтәсе сүзен жнрснә жнткереп әйтә алмас дип шикләнә иде.
Чыннан да, Вилданов башта каушады Парткомның бер еллык эшс, ирешкән уңышлары турында сөйләгәндә, кипкән иреннәрен ял- маштырып, тотлыккалап торды. Мондый чакта аның сакаулыгы, тел очы белән сөйләве аеруча сизелә башлый иде Арслан аның кырыена утырмавына үкенеп бетә алмады Трибуна янына туры килгән Смельчанскнй ораторга су салып бирергә ииктер оныта идс Кәефе кырылган Арслан, артка борылып, ип азаккы эскәмиягә утырган яшь бер кызга, сеңелем, буфеттан чәй алып керегез әле, дип дәште.
Кыз шундук чәй күтәреп килеп керде, Арслан ана трнбчнага бир дип ишарә ясады. Тажи. оператор кызга рәхмәт әйтеп, чәйне берьюлы эчеп бетерде һәм шул аңар ярдәм дә итте буган. Тып-тын утырган зал мстенә Тажи тормыш турындагы, кешеләрне тәрбияләү турындагы фикерләрен, утырып яуган яңгыр кебек, жай гына, тымызык кына игеп яудыра башлады.
Промыселлардагы башлангыч партоешмаларның эше турында сөйләгәндә иң күп тәнкыйть икенче промыселга эләкте.
— Күргәзмә пропаганда начар. Тәрбия эше — үз агымында. Тәрбия житмәдеме, көт тә тор, эшнең рәте китә инде ул,— диде Вилданов.— Шуңа күрә без парторг иптәш Сәгъдиевне партком бюросында махсус тыңларга мәҗбүр булдык. Нәтиҗәдә менә нәрсәләр билгеле булды. Тыштан караганда эшләр әйбәт. План тула, премия килә. Ә нәрсә исәбенә? Байпас исәбенә, скважиналарның режимын бозу исәбенә.— Вилданов президиумда бик чибәрләнеп утырган ак йөзле Смельчанскийга таба борылды. — Нәрсә мәҗбүр итте сезне, Борис Ефимович, дәүләт куйган нормалар белән шаярырга? Ә сез, иптәш Сәгъднев, ни өчен бу яраксыз һәм тыелган практикага күз йомып килдегез?
Залда шаулашып алдылар. Президиумдагылар Смельчанскийга таба борылып карады. Мөстәкыймов кыңгырауга басты.
Борчыла иде Мөстәкыймов. Аны, бер яктан, Вплдаиовның халык белән артык кыю һәм кискен сөйләшүе борчыса, икенчедән, ул Гәрәй- шин кандидатурасын парткомга тәкъдим итүне Смельчанскийга тапшырган иде. Болай булгач, күрәләтә уңышсызлыкка бару була түгелме соң бу? Аның Смельчанскийга да кәефе китте, койрыгы кәкәй була торып, ризалык биреп маташкан була бит. Вилданов остарак сөйләгән саен, промысел коммунистлары алдында торган бурычларны төгәлрәк аңлата барган саен, аның хәвефе арта бара иде. Ул, югыйсә, моннан бер атна элек Вилдановның үзен дә чакырып сөйләште инде. Аңар хәлләрне бик үз итеп, озаклап аңлатты. Сөйләшкән чакта Вилданов каршы килмәгән дә кебек иде. Хәзер менә коммунистларның фикерен иң кирәкле, иң кыен мәсьәләләр тирәсенә туплавы белән ул үз кандидатурасына платформа әзерли түгелме? Нигә дип әле ул башка чактагы отчет кебек гадәти отчет ясамый, күпме лекция тыңланылган, ничә кеше укуга тартылган — ник ул хакта сөйләми?
Вилданов инде халык белән уртак тел тапканга дәртләнә төшеп, кәгазь-мазарга карамыйча, туп-туры залга төбәлеп сөйли иде.
— Парткомның үзәк бәгыренә тигән нәрсә — эшчеләрнең гел алмашынып торулары. Халык теленә каргыш булып кергән «текучка». Быел шушы хәлне тикшерү өчен партком махсус комиссия төзүгә кадәр барып җитте. Сез, иптәш коммунистлар, бәлки бу административ эш, аның өчен идарә башлыклары бар, ул ягын әнә иптәш Гобәйдуллин карасын, диярсез. Ләкин мәсьәләгә алай якын килә торган булсак, без бик зур хата ясаган булырбыз. Узган елны промыселга бер меңгә якын кеше эшкә кергән, тугыз йөз илле кеше бездән чыгып киткән. (Зал «у-у-у!» дип гөжләп алды.) Уйлап карагыз, бу безнең коллективның өчтән бере яңарган дигән сүз. Алариы исәпкә алып, аларның күпме белеме бар, дөньяга карашлары ничегрәк икәнен барлап җиткергәнче тагын бер ел үтеп китәчәк, тагын бер елдан шушы ук кешеләр инде бездән китеп барган булырлар. Димәк, партоешма коллектив членнарының укуы, үсүе, перспективалары турында кайгырта алмый булып чыга. Бу —бик тә хәвефле, хәтта, мин әйтер идем, аянычлы хәт Безнең НПУ нефть чьи аруны бер миллион тонналап башлады, җиде-еллыкның беренче елына без унбер миллион тонна нефть чыгарма ирештек, киләсе елга ундүрг миллион тонна, тагын ике елдан \на1ты миллион тонна бирергә тиешбез. Бу — 1914 елда бөтен Россия империясе биргән чаклы нефть бит. Ә кем белән бирәбез аны без7 Ет саен өчтән бер өлеше алмашынып, агымсу кебек, агып китеп торган опера-торлар бсләнме? (Залдан: «Ә нигә кигәләр соң?» —дип кычкыпдылао ) Сорау бик дөрес һәм урынлы. Комиссия нигә китүнең, эшчеләрнең ни әчеп ныгытып төпләнмәвенең дә сәбәпләрен өйрәнде. Партоешма тар m промком да ул эш белән шөгыльләнде, төп сәбәп — материаль кызыксындыру җитмәү, стимуллар булмауда дигән нәтиҗәгә килдек. Менә 20
үзегез уйлап карагыз, оператор эшкә яллана, әйтик, ии күбе дүртенче разряд ала. Уртача хезмәт хакы анын снксән сум. Яхшы, бер йөз сумга да тулсын, ди Вахта машиналары житми, скважиналарын карап бетергәннән сон да операторлар сәгатьләр буе салкында басып торалар, тирләп чыккан тәнгә салкын тидерү озакмыни? Янгыр ява, кар ява — оператор гел юлда, билдән көрт ера, пычрак ера. Бөтен гомере юлда ♦ үтә. Укырга, белемен күтәрергә, разряд алырга вакыты калмый Менә ь шуннан уйлый башлый оператор — мин монда нинди перспектива алам, $ бернинди перспектива да ала алмыйм, китим әле мин, һич югы. буровойга Дөрес, анда эш авыр, ләкин анда үсәргә мөмкинлек бар. анда £ бораулаучы ике йөз сумнан да кнм алмый Эшчеләр безнен — материалистлар һәм аларны коры энтузиазмда гына тота алмыйсың .. ♦
Камил Мөстәкыймов анын соңгы сүзләрен ошатмады Энтузиазме кебек нечкә, четерек мәсьәләләр турында таррак даирәдә сөйләшергә ® булыр иде Монда кин массага аны кузгатып торырга кирәкмәс иде. > Партия демократиясен артык кин анлап. трибунадан теләсә ни сөйли * башласаң — кая китә ул аннары Шәхес культын тәнкыйтьләдек, ләкин к аңардагы нык куллылыкмы, анын партия дисциплинасын яхшы сакла- ® вын онытырга ярамый. Демократия белән идарә итә белергә дә кирәк. ’
Мөстәкыймов, блокнот алып, җыелышка сөйлисе сүзләрен яза баш- < лады. Иң әувәл энтузиазмга тел тидерү мәсьәләсе. Халыкны, масса- u ларны партия куйган зур бурычларны үтәргә юнәлдерәсе урында, күрдең, нинди демагогия кора Вилланов, әнә ул эшчеләрнең гел алмашынып торуы, ягъни промыселлар идарәсенең проходной дворга әйләнүе Гобәйдуллии белән Вилдановның демократиядә уйнауларыннан килмиме?
Мөстәкыймов, фикерләрен яза-яза, шулкадәр мавыгып китте, докладның соңгы өлешен ишетми дә калды. Халык кул чаба башлагач кына күтәрелеп карады.
Вилданон, тирләгән битен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә. трибуна яныннан китеп бара иде. Мөстәкыймов, аны күзләре белән озатып, егерме минутка тәнәфес ип. тан итте.
Халык, иркен сулыш алып, каерып ачылган ишекләрдән вестибюльгә ташып чыкты.
4
Гамьсез булырга ярамый иде Мөстәкыймовка Шу на күрә ул президиум членнарына дип махсус әзерләнгән аулак бүлмәдә озак юаныр- га теләмәде. Бер стакан газлы су эчте дә халык арасына чыгып китте Буфет өстәлләре янында япа-ялгызы бик зур аппетит белән тавык ите aiii.ni торган Арслан Гобәйдуллинны күрү анын гасабилыгын көчәйтә төште. Артык тыныч күренә идарә начальнигы Вилдановның парткомга узачагына шикләнми бугай Карап карарбыз, һәм ул рядовой коммунистларның нн сөйләгәннәрен уз колагы белән ишетергә теләп, вестибюльдә йөренә башлады.
Ул бераздан тынычлана төште Докладны барысы да хупламыйлар. Смельчанскнйга артык каты бәрелү операторларның кәефен алган. Премияләрне югалту, өстәмә түләү ала алмау аларны кызып-кызып бәхәсләшергә мәжбүр иткән иде
Икенче өстәл янында сары чәчле бер кыз белән жете зәңгәр костюмлы егег, томаг согы эчеп, сөйләшен утыралар Кыз балаларча чөенке борынын жыерып, кулын өзлексез бутан сөйли
— Юк. Коленька, ялгышасын Вилданон артык гадел булырга маташа Байпас белән Смсльчанскнй гына шаярмый. Яратмыйм мин китапча гаделлекне...
Егет, елмайган иреннәрен жыя алмыйча, кызның күзләренә карап «үшы китеп» тыңлап тора да башын кыңгыр салып:
' — Мин Вилланов яклы. Эшләгәч, намус белән эшләргә кирәк,—
Якыннан гына беренче промысел мөдире Сапожков белән аның инженеры, юантык гәүдәле Мирсалихов сөйләшеп узды.
— Ике йөз кеше айныткычка эләккән дидеме? Ьер елга күорәк ИТ—\үбрәк ШҮЛ. Күбрәк, туганкаем. Операторларның культуралы
ялга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмыйбыз. Кызыл почмаклар начар эшли, клублар җитешми.
— Анысы шулай, ләкин ел йомгагында айныткычка эләгүчеләр бер йөз унтугыз дип кенә әйткәннәр иде шикелле.
— Күз буяганнар. Сиксән берен айныткычта ук йомып калдырганнар.
— Аларны Вилданов актарып чыгарганмыни?
— Ул актармый, кем актарсын' Тынгысыз бит ул: җитмәсә, бик чандыр, теләсә кая үтеп керә ала. Көнкүреш комиссиясен дә ул уйлап чыгарды.
— Нигә, начармыни?
—Яхшы булганга әйтәм дә: тәртип бозып, айныткыч-мазарга эләгеп йөрдеңме — квартир чиратың артка чигенә. Ялыңны да җәйнең матур чагында ала алмыйсың. Премия дигәннәре дә койрыгын күрсәтеп кенә үтә,— дип, озын кара чәчләрен ике кулы белән артка чөеп, кешеләрдән тарсынмый-нитми, шаулатып көлеп җибәрде Мирсалихов.
— Халык ярата Вплдановны,— дип нәтиҗә ясады промысел мөдире.
— Анысын җыелыш күрсәтер. Әгәр бу юлы да парткомга үтә алса, менә ул чакта «ярата» дип авыз тутырып әйтергә булыр. Ләкин ул икенче промыселны үзенә каршы аякландырды. Күр дә тор, Вилда- новны гафу итмәячәкләр...
Мөстәкыймов ашыгып кына президиум бүлмәсенә үтте, горкомның йомышлар үтәүче бер инструкторына, җыелышны башлар өчен, звонок бирергә кушты. Коры тотарга кирәк. Җыелышның төп этабы, хәлиткеч этабы башлана. Я ул, Мөстәкыймов, үзенең кандидатурасы белән дөбер-шатыр җимерелеп төшә дә бернигә яраксыз, авторитетсыз секретарь, сүзе үтми торган булдыксыз җитәкче булып кала, яки бүген, менә шушы җыелышта, Арслан Гобәйдуллин белән Таҗи Вилданов кебек үз-үзләренә нык ышанган, сүзләрен тыңлатырга гадәтләнгән бүре, ләрне җиңеп, чын мәгънәсендә үз арбасында иркенләп бара ала. Бүген икенең берсе булырга тиеш.
Доклад буенча фикер алышуларның барышы аны аптырашта калдырды. Бер-бер артлы өч кеше чыгып сөйләде инде. Вилданов адресына бер генә дә каты сүз әйтмәделәр әле. Кем-кем, ә Яна промыселлар идарәсе коммунистларын белә Мөстәкыймов. аларның җыелышында бер генә мәртәбә катнашуы түгел, алар бер әйтә башласалар, баскан җиреңдә тора алмаслык итеп, утлы табага бастырып әйтәләр, бүген нигәдер сүлпән кыланалар, нигәдер әле һаман кызып китмиләр. Промысел җитәкчеләре белән башлангыч партоешма секретарьлары да киләчәк планнарын гына сөйләп төшеп киттеләр.
Мөстәкыймов түзмәде, янында утырган Гәрәншинга: «Эшләр кыенлаша, В-пы тәнкыйтьләүче юк».— дип, язу язып бирде. Тегесе язуны, маңгаен җыерып, укып чыкты да, бернинди дә хис белдермичә, баш селкен кенә куйды. Мөстәкыймовның хәтта аңа да кәефе китте. «Минем язмышым түгел, синен язмышың хәл ителә»,—дип уйлады ул. үртәнеп һәм шундук алдагы ораторның кем булачагын билгеләү өчен исемлек
өстеиә иелде Кинәт аның күзенә идарәнең куркынычсызлык кагыйдәләре инженеры Уникаев фамилиясе чагылып үтте. Менә бу инде кемнең кем булуына карап тормаячак. Сүзне аңа бирергә кирәк
Степан Михайлович Уникаев—иллеләрне узып киткән, чәчен пәке белән ялт итеп кырдырган дәү такыр башлы, зур итләч борынлы, борын бетенә калын кара кысалы күзлек атландырып куйган карангы ♦ чырайлы инженер — залның бер башыннан бер башына, ашыкмыйча, ь гаҗәеп бер ваемсызлык белән барып чыкты да трибуна янына менеп 5 басты. Кулындагы папкасын трибуна өстенэ җәеп салгач, янә бер мәртәбә ашыкмый гына зал өстеиә күз ташлап алды, күзлеген кулъ- > яулыгы белән сөртеп, якадан киде. Мөстәкыймов бер генә минутка да аның хәрәкәтләреннән күзен алмады. Уникаев унбиш еллар чамасы тау ♦ техник надзоры инспекторы булып эшләгән, производствода булган бер as генә тәртипсезлек тә анык күзеннән ычкынмый, чамадан тыш намуслы. ® педант дәрәҗәсендә төгәл, бәйләнчек бу кеше ике төрле сөйләргә ярат- > мый — агын акка, карасын карага аерып кына куя иде *
Бүген дә Уникаев үз принцибыннан чигенмәде Бер ел эчендә Яна * промыселларда ничә төрле бәхетсезлек очрагы булган, нинди шартларда. * көндезме, әллә төнләме, кайсы җитәкченең гаебе белән эшләнгән — = шуларның барысын салкын-корыч тавыш белән, зат өстенэ кадак как < кандай, тукып-тукып кына тора башлады. Саннар, мисаллар, фактлар— u бары шул гына булды аның чыгышында. Барысын да бергә җыйгач, тәртип бозучылар шактый ук ишле булып күренә, ә болар парткомның эшендә кимчелекләр күп булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирәләр иде. Әгәр төптәнрәк уйлап карасаң, бүгенге бәхетсезлек очраклары. производствода имгәнүләр, ун ел элек булгандагыга караганда. бик нык кимегән. Яна промыселларда Вилланов партком секретаре булып эшли башлаганнан бирле эшчеләрнең хәлен кайгырту, өстәмә җайланмалар булдыру, ерак промыселларда ашханәләр ачтыру көн тәртибендәге үзәк мәсьәләгә әйләнгән иде. Ләкин Уникаев ул хакта сөйләмәде, базарны ул үзеннән-үзе мәгьлүм нәрсәләр дип санап, кимчелекләргә ба> ым ясады
Мөстәкыймов хәвефсезлек кагыйд ыәрен үтәтүче инженерның болай да таза чыраена аеруча ныклык биреп торган калын кысалы күзлегенә бөтен күңеле белән төбәлеп, өметенең чынга ашар вакыты җиткәнен көтә башлады.
Уникасвны зал тыенкы гына озатып калды. Ул китергән фактлар залны уйланырга мәҗбүр иткән иде. Мөстәкыймов үзе өчен бик әйбәт бер нәтиҗә ясады; димәк. Внлдановның какшамас авторитетына беренче тап төште
Чыннан да. Уннкаевның чыгышы җыелышның барышын билгеләде Скважиналарны үзләштерү мастеры Смолянкин идарә башлыкларын вакытында станоклар кайтармауда гаепләде. Гәүдәсе кечкенә булса да. бик калын тавышлы оператор Ибәтов спсцкнемнәрнен тиешле размерда булмавы, химчистка га вакытында бирелмәве хакында сөйләп, халыкны ярсытып ук җибәрде.
Ләкин Мөстәкыймов җыелышның кирәкмәс якка чалулап кереп китүен аңлады, моның жүнлелеккә илтмәячәген төшенде Чыннан да. электр цехыннан килгән берәү парткомга бер дә чнк-чаманы белми ябырылгач, зал. ризасызлык белдереп, тонык кына гүләп алды Акыллы оратор булып чыкмады электрик. Маңгайдан бик кнн башланып, ияккә таба бөтенләй диярлек очлаеп киткән сәер йөзле, тубал чәчле бу кеше, әллә халыкны көлдерер өчен, әллә гадәте шүлай булганга, ток башка сугасы булса, кулы белән баш түбәсенә суга, күкрәккә сугарга мөмкин булса, йодрыгы бел >н күкрәгенә сугып күрсәтә һәм аның көтелмәгән сәер хәрәкәтләреннән зал тыенкы гына елмая, мыштым көлү рәттән рәткә күчә бара иде.
Мөстәкыймов борчылып- «Бу хәерсез артына да сугып күрсәтмәсә ярар иде», — дип уйлап та бетермәде, электрик әнә шул тозсыз хәрәкәте белән залны шаулап көләргә мәҗбүр итте, үзе сөйләгәннәрне генә түгел, моңарчы булган җитди тәнкыйтьне дә юкка чыгарып ташлый язды.
ваплылыкны тоеп, эшлисе эшләрнең авырлыгын киметмичә, ачыктан- ачык сөйләшә иде. Мөстәкыймовка ул моңарчы сөйләгән ораторлардан бор баш өстен булып күренде. Моны жыелыштагылар да аңлыйлар иде бугай. Гобәйдуллинны алар, зур бер походка алып чыгачак командирны тыңлагандай, барысы бер күңелдән, җитди тыңладылар. Мөстәкыймов идарә начальнигының трибунада үз-үзен гади да. шул ук вакытта бер йодрыкка төйнәп, эшлекле-житдп дә тотуына игътибар итеп, үзе өчен бер ачыш ясады Вилдановка җитеп бетмәгән олылык бар иде бу кешедә Димәк, идарә начальнигы белән партком секретаре бер-берсен тутырып, икесе бер бөтен булып яшиләр. Менә ни өчен Гобәйдуллин Таҗины бирмәс өчен аяк терәп карыша. Аларны аерырга тырышканы өчен Мөстәкыймов бер генә мәлгә уңайсызланып та куйды. Тик бүгенге җыелышка пик килүе исенә төшкәч, хискә бирелеп киткәне өчен үзен битәрләп, күңелен нык тотарга тырышты. Аннары аның үз намусы алдында юанычы да бар бит әле: Гобәйдуллин кебек нык куллы җитәкче янында Гәрәйшинның да бик тиз үсеп китүе мөмкин. Кем белә, бәлки ул Таҗидан да сәләтлерәк булып чыгар. Гобәйдуллин гына эшне бозып куймаса... Таҗины яклап, бер генә суз әйтсен, аңар ышаначаклар Аннары сиңа. Мөстәкыймов, ай-һай, күп тырышырга туры киләчәк. Таҗины тәнкыйтьләү юлы белән генә алдырып булмаячагын җыелыш күрсәтте инде. Нечкәрәк алымнар кирәк — Ви.лдановны күтәрү турында сүз алып барасы булыр. Ләкин, аның гаҗәбенә каршы. Гобәйдуллин Таҗины яклап бер сүз дә әйтми бит әле. Нәрсә бх - артык намуслылыкмы, әллә маневрмы?
Беренче тәэсирне бозмас өчен, Мөстәкыймов фикер алышуны туктатырга дигән карарга килде. Көт тә тор, критиканство оашланачак. Туктатып кара аннары кирәкмәс ярсынуны! Ул үзе сөйләүне дә кирәк түгел дип тапты. Арыган залны, өстәвенә электрик сөйләгәннән сон елмаю кәефенә бирелгән халыкны тыңлатып булмас. Әйдә, шул йөкне Гобәйдуллин күтәрсен.
Мөстәкыймов идарә начальнигына сүз бирде. Гобәйдуллинның акыллы булуына ул шикләнми иде. ләкин аны халык шул кадәр үз итәдер дип башына да китерми иде. Гобәйдуллин бүген аны таң калдырды. Нибарысы җиде минут сөйләде Арслан. Ләкин аның шушы җиде минутлык сүз өчен ай буена әзерләнгәне сизелеп тора иде. Хуҗалыкны ул биш бармагы кебек белә, буш вәгъдәләр белән халыкны үз ягына аударырга тырышмый, үзенә бирелгән хокукларны яхшы аңлап, жа-
Залдан: «Завод кайчан була?» —дип сорау бирделәр.
Мөстәкыймов сагая калды. Сорау бик усал. Гобәйдуллинның завод белән мавыгып, операторларны ике ел буена талкыганын белә иде ул Монысын ничек ерып чыгар икән булдыклы начальник? '
Гобәйдуллин, залга төбәлеп, уйланып торды
— Мин бу сорауны көткән идем, иптәшләр—диде.—Безнең бу ини циативабызны шәһәр комитеты яклый. Үзегезгә мәгълүм партия тотын" ган эшнең әле гамәлгә ашмый калганы юк. Тик завод салучыларны узе бездә әзерләргә туры киләчәк. Ташчылар, бетон коючылар сварщиклар әзерләү өчен кыска сроклы курслар ачарга кушылды. Кем дә кем икен че һөнәр алырга тели, чыннан да. заводның салынуын тели иртәгә VK кадрлар бүлегенә килеп языла аласыз. Камил Сәләхович минем сүзләрне раслар дип ышанам.
Мөстәкыймовка. елмаеп, баш кагудан бүтән чара калмады. Гобәй-
дуллиннын аны. шәһәр комитеты секретарен, үз арбасына җигеп куюы аны тагын бер тапкыр гаҗәпләндерде.
Внлданов соңгы сездән баш тартты. Юк. ул кул селтәп кенә куймады. Трибуна янына басып, кыска гына аңлатты.
— Партком адресына хаклы рәвештә тәнкыйть сүзләре әйтелде
Парткомның яңа бюросы аларны көндәлек эш тәртибендә тикшереп. * кимчелекләрне булдырмау чараларын күрер,— диде. ь
Әнә шул кыскалык һәм усал тәнкыйтьне күтәрергә көч табу җые- ч лышка ошап куйды. х
Парткомның эшен канәгатьләнерлек дип билгеләделәр *
Ниһаять, Мөстәкыймов эчке бер тетрәү белән идарәнең яна партко мын санлау эшенә — җыелышның иң җаваплы этабына кучте. Парткомны ничә кешедән сайлау тиз хәл ителде. Былтыргыма булсын, ун- « биш кешедән сайлыйбыз, диделәр. Аерым кандидатуралардан беренче - итеп Таҗи Вилдановны күрсәттеләр.
Мөстәкыймов. *
— Внлданов кандидатурасын кире кагучы юкмы? — дип сорады е
Зал бердәм рәвештә: «1Ок!»— дип җавап бирде. Менә шушы урында = анлатма биреп китәргә кирәк иде. Мөстәкыймов әйтте «Шәһәр комнте- ъ ты Таҗи Вилдановны эшләр кыенрак булган башка өлкәгә күчерергә * уйлый»,— диде.
Менә шуннан китте эшләр!
Камил Салихович, беренчедән, бу сүзләрне һичбер әзерлексез, ашыгып әйтүен аңлап, төзәтеп булмастай хата ясавын төшенде, икенчедән, партком членнары белән алдан ук кннәшеп куймавын кулдан ычкынган форса I дип санады.
Коммунистлар: «Горком Таҗины кая куярга исәпли?» — диптуп-гуры сорадылар, аның кая куелырга тиешлеген белми торып, бүтән кандидатураны тикшерүгә күчмәделәр.
Арслан, дулкынланып, залны күзәтеп утырды Кешеләр умарта күче кебек гөжлиләр, фикер алышалар, Камил Мөстәкыймовның бик тырышып микрофон башына карандаш белән сугуын колакларына да элмиләр иде.
Ниһаять, Мөстәкыймов тынычланмаган залга сөйли башлады. Алга бик нык иелеп, микрофон өстенә ягып диярлек, ул Таҗи Вилдановны шәһәр комитеты Зур промыселлар идарәсенә күчерергә уйлавын әйтел бирде Анда эшләрнең әле бик кыен икәнен, Внлданов кебек тәҗрибәсе зур булган, кешеләр белән эшли белә торган иптәш кирәклеген әйтте.
Зал бер генә мәлгә уйга калды Чыннан да. Вилдановнын зур производствода күбрәк файда кигерүе мөмкин.
Әгәр Мөстәкыймов фикер алышуны коммунистларның үз ирекләренә куен, аңлату-ышандыру юлы белән алып барса, кешеләр, бәлки, килешкән дә булырлар иде, әмма үз-узенэ, операторларны ышандыра алуына бик ук ышанып җитмәү сәбәпле, Мөстәкыймов вакыйганы ашыктырырга, беркадәр басым ясарга булды Ә басымны ул. алдан ук сөйләшеп куйганча, икенче промысел мөдире Смельчанскнйлан ясатты.
Зал Смельчанскнйны өнәп тыңламады Аның китергән дәлилләре бик сыек булды Безнең үзебездә партком секретаре булырдай яна кадрлар үсеп килә, диде Смельчанскнй, әмма шул ук вакытта партком членлыгына кандидат итеп үз кешеләрен түгел, Казаннан китергән Хәким Гәрәйшннны тәкъдим итте. Моның иык уйланмаган, кемнеңдер күрсәтмәсен үтәү йөзеннән тота-каба эшләнгән эш икәне, ак җеп белән те-гелгән булуы әллә кайдан күренеп тора иде.
Смельчанскнй үзе күрсәт кан кандидатураның биографиясен сөйләп чыкты. Университет бетергән. Вузда чакта ук профком председателе
булган. Профиле — политэкономия бүлеге. Вуздан сон биш ел буена өлкә комитетында инструктор булып эшләгән.
— Обком аны нигә үзендә калдырмый? — дип сорады Уникаев, зур гәүдәсе белән урыныннан күтәрелеп. Зал берьюлы аңа борылып карады.
Бу сорауга Смельчаискнй җавап бирә алмады. Мөстәкыймовның үзенә җавап бирергә туры килде. Өлкә комитетының Гәрәйшинны монда җибәрүдәге төп сәбәп аның халыкка якынрак булырга теләвеннән дип аңлатты. Җыелыш шикләнә калды. Чөнки өлкә комитеты инструкторы, инструктор хәлендә, халык арасына, республиканың төрле-төрле районнарына чыгарга мөмкинлекне күбрәк таба бит.
Уникаевның сорау бирүе юкка гына түгел икән. Гәрәйшин турындагы аңлатманы ул аяк өсте тыңлап бетерде дә:
— Мин иптәш Гәрәйшин кандидатурасын исемлеккә кертмәскә тәкъдим итәм.— диде Бәлки, иптәш Гәрәйшин бик тә әйбәт кешедер. Ләкин без язмышыбызны безне белмәгән кешегә тапшыра алмыйбыз.
Халык Уникаевка кул чапты. Тик Мөстәкыймов барлык энергиясен, белемен, тырышлыгын бер төбәккә туплап, көчләп диярлек 1 әрәйшнн кандидатурасын куйдырта башлагач кына зал тагын бер мәлгә тынып торды, аннары элеккесеннән дә битәр күтәрелеп, шаулап, моның гаделсезлек икәнен исбат итәргә гырыша башлады. Бу күпмегә кадәр дәвам иткән булыр иде, Арслан Гооәйдуллин сүз сорап, урыныннан күтә-релде.
— Иптәшләр, нигә шулчаклы шаулыйбыз? Гәрәйшин кандидатурасын исемлеккә кертү белән безгә бер зыян да килми бит. Сайлау- санламау хокукы һәркемнең үз ирегендә. Мин Хәким Гәрәйшин иптәшне исемлектә калдырырга тәкъдим итәм,— диде.
Бүтән кандидатуралар тирәсендә шау-шу бөтенләй диярлек булмады. Идарә начальнигы Арслан Гобәйдуллинны, күп еллар нефть эшендә эшләгән карт коммунист Нәримановны, хәвефсезлек кагыйдәләрен куз карасы кебек саклаучы инженер Уникаевны, рационализатор, яшь коммунист Яһүдинны, өч промыселның да башлангыч партоешма секретарьларын һәм тагын төрле промыселлардан алдынгы операторларны исемлеккә мәшәкатьсез-ннсез генә керттеләр. Тик азактан тагын бер ду килеп алдылар әле: исемлектә кандидатуралар унбиш түгел, уналты булып чыкты.
Бер якка да хәл итә алмын аптырагач, кайсыдыр бер тотиаксызы Мөстәкыймовны кимсетә торган реплика кычкырды:
— Җыелышны алып бара белмәсәгез. бүтәннәргә бирегез.
Арслан тагын урыныннан күтәрелергә, тагын залны тынычландырырга мәҗбүр булды: г
— Иптәшләр, вакытны уздырмыйк. Исемлектә уналты кеше калсын, кем дә кем барысыннан да ким тавыш ала, шул үзеннән-үзе төшеп калган булыр,— диде ул, гади генә итеп.
Камил Мөстәкыймов өчен нц куркынычы әнә шул уналты кеше бу ту ы да иде инде аның. Әгәр унбиш кеше генә булса, а тарның әле барысының да узулары мөмкин, шул исәптән Гәрәншинның да илле проценттан артык тавыш алуы мөмкин иде. Азмыни аккан су уңаена баручылар’ Күрсәттеләр, сайлый бирә. Ә Гәрәйшин тиешле тавыш атган сурәттә ул партком членнары арасында эш бүлешүне икенче көнгә катдырып торырга тәкъдим итәр иде, шәһәр комитеты белән киңәшеп һәм а тарный ярдәме белән, секретарь итеп ничек тә үз кандидатурасын үткәрергә тырышыр иде. Хәзер инде булмады — сызачаклар артык кешене
Нәкъ шулай булып чыкты да.
Урнаны ачып, бюллетеньнәрне барлагач, ик аз тапыш а.,Га„ дат Хәким I әрәйшнн булып чыкты. Ана фәкать тугыт гына кеше laauui биргән иде.
Мөстэкыймов председательлегендә узган яна партком составының беренче утырышы Яна промыселлар идарәсенең партком секретаре итеп бер тавыштан, инде житенче ел рәттән. Та ж к Вилдановны сайлады. Камил Мөстәкыймов. Тажига кулын сузганда, никадәр киң күңелле булырга тырышмасын, эчендәге гарьлеге жкнде: Вилдановны ашык-пошык кына котлады да. ләм-мим бер сүз дәшмичә, ишектән чыгып китте.
5
Гөрләвекләре, жиләс жилләре. нефтьчеләргә тудырган мәшәкатьләре белән иртә яз шаулап килде. Коры елгалар, чокыр-чакырлар, уйсу үзәннәр һәм күмелми калган траншея-канаулар, ташу сулары белән тулып, кайнап тордылар. Кыш буена ак кар өстенә түгелә барган жир мае — дегеттәй куе кара нефть — башта Зәй болыннарына агып төште, аннары елга сулары белән Камага. Иделгә, ерак диңгезләргә агып китте.
Саф сулары пычранган елгалар, кара янып калган басулар хакында укымышлы ихтиологлар һәм йөрәкләре ачыткан авыл агрономнары да аз сөйләмәсләр иде. Ә хәзергә жир өстенең пычранмаган, зыян-зәвер күрмәгән өлеше көн саен ныграк кыздыра барган апрель кояшыннан отыры кабарып, кипшенеп, куенына орлык көтә башлады Бабларга тракторлар чыкты Күккә сабан тургае күтәрелде Шулар янына нефтьчеләрнең вышка тарттырган куәтле тракторлары, юлларны тутырып чапкан йөк машиналары, автобуслар гөрелтесе килеп кушылды. Моторлар тавышыннан дөнья гөр килеп тора башлады.
Яз нефтьчеләргә өр-яна хәбәр алып килде-
— Кыигыраулы чишм.» ягында яна кала салалар!
Хәбәр бик тиз халык арасына таралды Операторлар кызыл почмакка җыелалармы, партоешма секретаре Вилдановны промыселларда очраталармы — һаман шул турыла сорашалар Хәбәр һаман янара. һаман зурая барды Кемдер Кэлимәтнсң баш архитекторы белән сөйләшеп торганын әйтте, кемдер күптәнге сабакташының Казанда архитекторлар бюросында эшләвен хәбәр итте, ул инде яңа каланың сызымнарын да сыза башлаган, имеш. Өченче берәү: яна кала монарчы салынган нефть калаларының берсенә дә охшамый икән, бөтенләй дә үзгә була икән дип сөйләп торды. Ул. имеш. Кәлнмәт кебек, йөз меңлек тә. Түбән Кама төсле ике йөз илле менлек тә булмый, ул Яна промыселларда эшләүче операторларга гына жнтәрлек итеп егерме биш мең кешегә салына. Яслеләр, балалар бакчалары күп буласы — сабын баланны урнаштырырга кирәк булса, хәзерге төсле зар жылап. кырык- маса кырык түрәдән кул куйдырып йөрисе түгел. Кинотеатры, культура сарае, стадионы да булачак Ярларын бетонлап су бассейны ясыйлар, ясалма күлләр, шугалаклар төзиләр, рәсем мәктәбе, музыка мәкт»бе. ял йорты, санаторийлар, пңонер лагерьлары — барысы да үзендә, бер сүз белән әйткәндә— коммунизм шәһәре.
— Ә кайда салалар? Урынны дөрес сайлаганнармы’— дип. хафага төште оператор халкы Хикмәт бит шәһәрне салуда гына түгел, сала белеп салула да әле. Әнә Кәлнмәг бик матур, урамнары да ямь-яшел. йортлары да ак таштан, ә урынын дөрес сайламаганнар, чокыр төбенә салып куйганнар Кәлнмәтне Томанлы тымызык кичләрен торбаларда янган газ исе. корым исе ин әүвәл Кәлнмәт үзәненә жыела, язын нефть яндыра башласалар, урамда сулыш алыр хәлләр калмый
Шәһәрнең исеме турында да бәхәс куп булды Берәүләр зны Неф- тетрад дип кушалар икән, диделәр, икенчеләре, юк. ул әйтергә авыр, яна каланың исеме Ленинград булачак дип жннештс. шигъриятме яраткан өченче берсе — әгәр мни фәрман бир үче түрә булсам, анар, ике да уйламый, Тукай дин исем кушар идем, Тукай — безнең нң олы кешебез.
керсен иде исеме безнең зур шәһәрләребезгә дә, дип үз фикерен ките-
башламады.
— Саумы, Арслан,— диде Корбанов, идарә начальнигы белән җитди генә күрешеп.— Үткәрдегезме җыелышны?
Арсланның битенә шаулап кан йөгерде.
— Үткәрдек,— диде ул, тонык кына. Гүя ү’зен шәһәр комитеты алдында гаепле сизгәндәй, тотлыгып калды.
— Гәрәйшннны сайламагансыз икән.
— Аны бит мин хәл итмим, Нәҗип Мохтарович.
— Юк, мин сине гаепләргә җыенмыйм. Бу — иң әүвәл минем хатам. Безгә, җыелышка кадәр үк, рядовой коммунистлар белән сөйләшергә кирәк иде. Аларның уйларын белеп карыйсы иде башта. Ә без, юк, ихтыярыбызны көчләп тагарга азапланабыз. Бик зур сабак булды бу горкомга. Онытылмаслык сабак. Шуннан без үзебезгә нәтиҗә ясый белергә тиешбез. Ярый, мин сине ул хакта чакырмадым. Менә сина үзең яшисе яңа каланың генеральный планы. Бер атна эчендә өйрәнеп, уй-фикерләреңне туплап кил. Мәскәү белгечләре эшләгән эш, обком кушуы буенча. Бәлки, ул безнең шартларга барып та бетми торгандыр. Кыскасы—уйла, баш ват. Дүшәмбе көнне иртән мин сине шушында, үз кабинетымда көтәм.
Арслан каушап, югалып калды. Шундый зур вакыйганы Корбанов- ның чамадан тыш салкын кан белән, көн саен булып тора торган гадәтн бер нәрсә хакында әйткәндәй, гади генә, коры гына хәбәр итүе, өстәвенә, завод хакында ләм-мим бер сүз дәшми калдыруы аның башына сыймый иде. Шәһәр планы салынган зур калын папканы култык астына кыстырган хәлдә, шактый ук күңелсезләнеп, пошаманга төшеп кайтып
Бераздан аның кәефе күтәрелде, күңеле яктыра төште. План бик иркен итеп төзелгән, шәһәрнең салынып бетү вакыты, анда күпме кеше яшәячәге, ярдәмче предприятиеләре, ремонт-механика мастерскойлары, гаражлар, автовокзаллар, базалар, парклар, балалар бакчалары, мәктәпләр, культура сарае, икмәк заводы, коры бозда эшләячәк сөт заводы, гигант холодильник, җиләк-жимеш комбинаты, пионер лагерьлары — барысы искә алынган һәм бик вәземләнеп язылган иде. Үзе өчен бик әйбәт бер нәтиҗә ясады Арслан: холодильниклар, сөт заводлары — болар бит газга көйләнергә тиеш. Аның завод турындагы өметен раслаучы тагын бер нәрсә билгеле булды — шәһәр тирәсендәге зур бер колхозны «Нефтяник» совхозы итеп оештырырга һәм аны нефгь чыгаручыларның ярдәмче хуҗалыгына әйләндерергә кирәклеге планга аерым ПУНКТ итеп өстәлгән иде. н
Җил исми —яфрак селкенми. Халык теленә кергән нәрсә дөрес булып чыкты. Яна промыселлар идарәсе —Зур промыселлардан кала. Союз күләмендәге иң бай нефть чыганагы. Әгәр аны теләгәнчә нефть бирдерим дисәң, хезмәт кешеләренең көнкүреше, матур итеп яшәве ту- рында да уйламый мөмкин түгел иде.
Кәлимәт шәһәр комитетының беренче секретаре Нәжип Корбанов өстәлендә яңа каланың зур планы ята. Корбанов аны шәһәрнең булачак хуҗалары — операторлар, инженер-техниклар, идарә башлыклары белән бергәләп фикер алышуга куярга җыена иде. Шул ният белән секретарь башта Гобәйдуллинны чакыртып алды. Ләкин ул сүзне шәһәр салудан
керде ул өенә, планнан жүнле нәрсә көтмичә, теләр-теләмәс кенә таныша башлады.
«Мею шука тотынырга кирок тә! Коткарса, безне менә шул коткарачак. Ярдәмче хужалык газдан башка беркая да бара ачмый инде »
Сөйләшкән буенча, дүшәмбе көнне нәкъ сәгать тугызда Кообаноа кабинетында очрашгылар. Хәл-әхвәл сорашып алгач. Корбанов пш-поы план турында сөйләшүгә күчте. Ул бүген кәефле күренә, жыерчыкчар
белән буразналанган йөзе якты, чаларган йөнтәс кашлары астыннан соры күзләре җете җемелдиләр иде.
Арслан, артык беркатлы булып калмас өчен, фикерен ашыгып әйтмәде, завод турындагы сизенүен дә җәеп салырга ашыкмады
— План кызыклы күренә,—диде ул.— Көнкүреш предприятиеләре- нсн күп булуы, шәһәрнен компактлы итеп егерме биш мен кешегә генә ♦ исәп тотып салынуы мина ошый. Тик бер нәрсә бар. Нәҗип Мохтарович. ь минемчә... шәһәрнен эчке таләпләреннән килеп чыга торган бер нәрсә. =:
— Ягъни? 5
— Кынгыраулы мәйданына завод кирәклеге хәзер көн кебек ачык. £ Корбанов күзләрен кыса төшеп, сынап карады ана.
— Шулай дисенме? *
— Нигә, әллә дөрес түгелме? 3
— Дөрес. Хәзер газ-компрессорлар заводыннан башка котыла ал- 2 мыйбыз. Синең шуны алдан күр.» белүен өлкә комитетындагы иптәш- ләргә ошады.
— Ошау бер хәл. Конкрет сүз әйттеләрме5
— Тагын бер атнадан шәһәр һәм завод урынын карарга белгечләр ®
җибәрәбез, диделәр. Төзү эшләре быел башланырга тиеш. х
Арсланның кинәт тыны кысылды. Көтелмәгән яна хәбәрдән йөрәге < кага башлады. u
— Пик дәшмисен? Әллә ошамыймы5 — диде Корбанов.
— Ошаганга күрә телсез калдым да инде
— Яхшы алайса.— диде Корбанов, трубкасын кабызып.— Мусаның үлмәс эшләренә һәйкәл булыр ул.
— Аңламыйм. Мусаның монда ни катнашы бар5
— Шәһәрнен исемен Җәлил дип кушарга ниятләп торабыз.
Арсланның хыялы уйнап китте. Парклар белән бизәлгән яна шәһәр. Җәлил каласы. Эшчеләрне иртән, хәерле юл теләп, эшкә озатып кала. Кичләрен меңнәрчә утлары белән каршы ала.
— Бу бит искиткеч. Нәҗип Мохтарович’
— Хуплыйсың алайса?! Бик шәл. Әнә Түбән Камага да Тукай дип кушарга кирәк иде. Шәһәрнең исемен куйганда уйлап җиткерелмәгән..
Ул беразга тынып торды. Трубкасының көлен каккач, өстәл тирәсеннән бер әйләнде дә Арслан каршысына килеп туктады. Арслан да аяк өсте басты.
— Хәзер пшһәрпен генеральный планы мәсьәләсендә Ничек уйлыйсын, әгәр без аны промыселларда тикшерүгә куйсак?
— Белмим шул, Нәҗип Мохтарович, моңарчы андый хәлнең булганы юк иде бит.
— Әйе. моңарчы андый хәлнең булганы юк иде. Комитетлар да архитекторлар салды калаларны Ә без якача эшләп карыйк. Ничегрәк оештыра алабыз шуны5 Фикеребезне әйтергә безгә бер ай срок бирделәр. Өлгерербезме?
— Минемчә, өлгерербез, Нәҗип Мохтарович
— Алайса бнк хуп. Үз җавап ядлыгына аласын Нәтиҗәсен горкомгя хәбәр итеп торырсың,—диде Корбанов. Арсланның каты итеп кулын кысты һәм ишек катына тикле озатып куйды.
Булачак яка шәһәрнен планы хезмәт коллективларына чыгып китте. Промыселларны, участокларны, төзелеш эстакадаларын әйләнеп кайтты Фикер алышуга нефтьчеләр теләп катнаштылар Нн дисәң дә бу — алар яшисе кала, алар аның матур һәм уңайлы булуын телиләр иде. Әйтелгән фикерләрнең, теләкләрнең барысын бергә берләштергәч, шун- дыйрак картина күз алдына килеп басты нефтьчеләр яшәр өчен дип салына торган яна шәһәрдә тар урамнар, кәкре-бөкре тыкрыклар.
чүплек башлары булмасын: урамнар төз булсын, киң һәм иркен булсын, йортларны берсе өстенә берсен өймәскә, ял итү урыннары, бәләкәй бакчалар белән аралаштырырга. Урамнарга исем кушканда, рус җиренең атаклы кешеләре белән янәшә, татар халкының мөкатдәс уллары һәм кызларының исемнәрен — революция каһарманнарын, сугыш һәм хезмәт батырларын, язучыларны, композиторларны, рәссамнарны, артистларны мәңгеләштерик; моннан тыш, безнең яшәешебезнең мәгънәсен. максатын ачып бирә торган омтылышлы исемнәр — Тынычлык урамы. Батырлар аллеясы. Девон урамы, Гашыйклар паркы, Күгәрченнәр бакчасы. Космонавтлар бульвары. Сандугачлы тугай. Зифа каеннар урамы. Хыялланучылар проспекты кебек мәгънәле һәм шигъри исемнәр куелсын; шәһәр тирәсен гөл бакчасына әйләндерүне планга туп-туры язарга: мәгънәсез кустарь мастерскойлар, теләсә кем теләсә ничек салып куйган гаражлар, дуңгыз абзарлары һәм бәрәңге базларына урын калдырмыйк; шәһәр читендә чүп аунап ятмасын, булдыксыз операторлар гаебе белән түгелгән нефть чишмәләре акмасын, кап-кара булып адәм көлдереп йөрүче «оператор казлар» бетсен! Яна калада яңача яшәргә. Гүзәллеккә, иптәшләр! Шәһәрне урта бер җиреннән түгел, читеннән төзи башларга — җитәр ун ел буена шәһәргә былчырак ташу! Яна каланың яшеллеге өчен һәркем җаваплы: Җәлилнең уналты яшькә җиткән һәрбер гражданины паспорт алырга килгәндә кимендә бер агач утырткан булсын. «Безнең кала» дигән горурлык хисе яшьтән үк тәрбияләнсен өчен шәһәрнең беренче көннәреннән үк үз традицияләрен урнаштыра башларга. Чупай ташыннан салынган ташпулатларны буямаска. ак килеш калдырырга, шул гадилекнең үзендә матурлык бар. тик аның матурлыгы урамнарны көн саен себереп, юып торганда гына күренәчәк. Җәлил яшеллеккә күмелгән яшьлек каласы булсын! Шәһәрнең үзәк мәйданына Җәлил һәйкәлен куярга — ел саен, җәйнең иң матур көнендә, илнең төрле якларыннан шагыйрьләрне чакырып, Муса һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрергә... Ул көнне нефтьчеләр каласында яшәүче төрле-төрле милләт кешеләренең җырларын җырларга, биюләрен биергә, су буйларында учаклар ягып, факеллар кабызып, тантаналы йөрешләр үткәрергә...
Тагын бер атнадан кирпеч, ком, кыр ташы, әрдәнәләп өйгән цемент капчыклары һәм тимер-бетон плитәләр төяп, Кыцгыраулы мәйданына йөк машиналары агыла башлады. Нефтьчеләр ике урында көчле шартлау тавышы ишеттеләр. Тау-ташларны актарып шартлаган динамит тавышы гүя яңа шәһәр һәм завод салына башлаганны дөньяга хәбәр итте.
6
Кабинетта ике тәрәзә, бер ишек, имән өстәл һәм күн тышлы зур диван бар. Тәрәзәдән кояш нуры бөркелә. Диванда таралышып яткан трамбон, флейта, быргы һәм литавраның көмеш елтырау белән елык- елык итеп елтырашулары Митрофан Зозуляның күзләрен камаштыра.
Зозуля—-дәү башлы, күпереп торган мәһабәт мыеклы, юан гәүдәле украин — бораулау тресты управляющие, кулларын артына куеп, оркестр коралларына төбәлгән хәлдә ярсынып уйлый:
«Күр син мерзавчикларны. килделәр, быргы кычкырттылар, барабан кагып, мине мактаган булдылар һәм... пң яхшы бригадамны тартып алып, үземне төп башына утыртып киттеләр...»
Митрофан Апанасович әле моннан берничә минут кына элек шушыннан чыгып киткән Булат Дияров бригадасының һәрбер кешесен каты итеп кул кысып озаткан иде. Хисләреннән кабынып, ихлас күңелдән ялкынлы речь сөйләгән иде. Инде менә уйга талып, авыр көрсенеп, диван каршысында басып тора. Уза гомер — һич туктатыр хәл юк* Әле кайчан гына ул Булатның әтисен — Лотфулла Дияровны үз кон-
торина эшкә алган иде, хте кайчан гына илпен төрле якларыннан l aTapcTan жиренә кара алтын осталары жыелатар иде. шулар HI гәбендә ерак Днепрдан ул үзе — Митрофан Зозуля да килгән иде Бик азга дип. оер ел эшлим дә китәм дип килде. Хатынын алып килергә дә ашыкмаган иде Килгәненә ун ел — китәргә исәбе юк әле. Хатыны Оксана гына вакыт-вакыт сагышка батып йөри. Ул ла Днепр буйларын храп ♦ кайтканда гына Инде менә Зозуля өйрәткән, Зозуля тәрбияләгән татар ъ егетләре үзләре илнең төрле якларына яна буын нефтьчеләр әзерләргә * кузгалалар Курәсен, безнең нлнен тәртибе шулайдыр инде, бер-беренә -f ярдәм итмичә, бер-береңне зур эшләргә өйрәтмичә яшәп булмый тор- £ гандыр Шүлай да ин яхшы бригаданы, булдыклы мастерны жибәрү авыр. Лотфулла карт әйткән идс аны Күңеле үк сизгән икән Шул * уйлары белән ничектер моная төшеп. Митрофан Лпанасовнч үзенең » туган-үскән Украина якларын. Днепрны, су кебек якты айлы кичләрне. ° пирамидаль тупыйларны күз алдыннан үткәрде. Z
Күптән кайтып китәргә кирәк иде дә бит, юк шул. булмый Кәлнмәттә * дуслары күбәйде, теләктәшл »ре. ихтирам итүчеләре. Таулар арасына * килеп поскан һәм көндәлек мәшәкатьләре, жнр бораулау кайгылары бе * лән яшәгән яна кала аңа никтер якын. Җәйләрен Украинага ялга кайт- ? кан чакларда да ана туган ягында ятсыныбрак карыйлар хәзер, аның < алар белән сөйләшер уртак сүзе дә калмаган кебек. Хәер, анарда ук- - раиннар холкы да күпме генә калды соң инде’ Калса шул чигүле күлмәкләре дә кабарган мәһабәт мыегы һәм көйли төшеп, йомшак итеп сөйләшүе калгандыр. Мыегы да элекке түгел, мул булып чал төшкән мыек. Сөйләшүе дә элекке сөйләшү түгел, техник терминнар белән, яна заманның яңа сүзләре белән чуарланган сөйләшү. Үзгәртә заман кешене. Кем уйлаган шушында килеп дан-хнрмәт казанырмын дни’ Кем уйлаган шушында тагар борахлахчылары белән тхганнан-тхган булып китәрмен дип’ Булат Днярон Себер нефтен, кембрий нефтен ачарга китә. Аннан элгәре ген > Дамир Нурисламов Мангышлакка киткән иде. Бригадалары-ниләре белән китәләр кешеләр. Бер үйласаң— кызганыч, әйбәт мастерлардан аерыласын, алар синең үз улларын булып беткәннәр. алар белән син шатлык-кайгыипы бүлешкән Аерылмый да ярамый — ил таләп итә Нлнен планнары бик зур
Зозуля чигүле күлмәгенең жин очын күтәреп, сәгатенә күз төшерде. О, кузгалырга вакыт! Кичен Дняровларда саубуллашу кнчәсе Бармаган, үпкәләрләр.
«Барыргамы, бармаскамы’» — дип уй йөртә Зозуля һәм диванда тәртипсез рәвештә таралып яткан елтыравык торбаларга, эч серен сөйләп бирергә теләгәндәй, озак кына карап тора Әлбәттә, сахбхллашыр- га кирәк, оста Лотфулла рәнжер. санга сукмыйсын, трест башлыгы булганнан бирле чрәйлен. дияр Аның да озакламый пенсиягә китәсе бир. санаулы гына көннәре калды. Барсаң — күңел нечкәрер инде, ә кү иел нечкәргәнне яшьләргә күрсәтәсе килми, картлык билгесе, көчсезлек галәмәте дни карарлар ..
Шулай икеләнеп, идән уртасында басып торганда, каты гына ишек шакыдылар. «Керегез» дип әйткәнне дә көтеп тормастан. аның кабинетына сакаллы ике кеше килеп керде.
— Трест управляющие сез буласызмы’ — диде алдан атлаган сумаладай Кара сакал.
' — Я, мин булсам’ — ЛИДС Зозуля. Кара сакалның күрешергә дип сузган кулын күргәч, бер генә мизгел икеләнеп катды анын каршысын- да картаеп сакал жигкергән олы кешеләр түгел, хәзерге заманның кылтын яшьләре басып тора иде. Икесе тиң бүрек чаклы чәч үстергән* н <р. ботларына сыланып торган тар чалбар кигәннәр — бер сүз белән әйткәндә, чит ил романы битләреннән хәзер генә тешен, кабинетка нн- ипнәр төсле тоела иде.
— Я, ни белән ярдәм итә алам? —диде трест башлыгы, өнәмичәрәк.
— Сезгә ялланырга килдек,—диде сакалбайларның алда басып торганы.
— Әлбәттә!—диде аның иптәше, сары салам чәченә, жиз сакалына караганда рус егете булырга тиешлесе.
— Миндә сезгә яраклы эш табылыр микән соң. Бездә бит интеллигентный оешма гүгел. Мазутка батып йөрисе,— диде Зозуля, ияген кули белән сыпырып Моның белән ул бу сөрхәнтәйләрнең сакалы бик тиз арада мазутка батачагына ымлый иде.
— Утырырга рөхсәтме? — диде Кара сакал. Моны ул трест башлыгының «интеллигентный» дигән сүзенә үч итеп эшләде. Зозуля аб^ила- мыйчарак калуын шундук төшенеп һәм сакалбайның нечкә төштән эләктерүенә бераз кәефе дә китеп:
— Ә нигә рөхсәт булмасын, утырыгыз,— диде коры гына һәм үзе дә кәнәфиенә барып утырды.
— Без сездән, иптәш управляющий, чиста эш таләп итмибез,— диде Кара сакал, дәрәжәсен саклап.
— Сакалыгыз буялып хур булмагае, алдан кисәтеп куюның зыяны юк.— Бу кадәресен трест башлыгы дустанә тавыш белән әйтте. Кара сакалның бик әдәп белән генә тиешле урынына утыртып куюы аңа хәтта ошап та куйды.
Егетләр икесе берьюлы аның каршысына килеп утырдылар.
— Менә безнең документлар! — дип һаман да җитди тонда, дәрәҗәләрен саклап, направление кәгазьләрен, сүз куешкандай, икесе берьюлы өстәлгә чыгарып салдылар.
Зозуля башта Салам сакалның кәгазен бик җентекләп күздән үткәрде. Губкин институтыннан, Мәскәүдән. Практика узарга. Каты гына тамак кырып алды. Дәшмәде. Кара сакалның кәгазенә күз төшерү белән:
— Гобәйдуллин?! Тукта, батькагызның исеме ничек? — диде ул, ашыгып.
— Моңарчы Шәвәлиевич дип йөртәләр иде.
— Арслан Шәвәлиевич сезнең кардәшегез түгелме?
— Ул минем бертуган абыем!
— Башта ук шулай дип әйтәләр аны, шельма! Нәрсә баш катырып торасың?!
— Монда абыйның ни катышы бар?
— Ничек катышы булмасын? Абыегыз—нефть идарәсе начальнигы Пөгерегез шунда, ул сезгә эшнең менә дигәнен, чистасын табып бирер!— Зозуля, күперенке мыегын имән бармагы белән сыпырып, елмаеп ук җибәрде.
— Беләсезме, Митрофан Апанасович,—диде Кара сакал, кинәт аңа исеме белән дәшеп.—Без сезне олы күреп, ышанып килдек. Әгәр тышкы кыяфәткә бәйләнүдән китсә, без дә сезнең корсагыгыз юанайганны һәм чәчегез коелганны искә төшерә алабыз, мин бит сезнең чибәррәк чагыгызны беләм. Ләкин мин бит аны исегезгә төшермим!
Зозуляның мыегы бик хәтәр кабарып чыкты. Ул. ачуы килгәнне сиздермәс өчен, шундук телефон трубкасына үрелде. Бу яшел егетләрне суындырырга, шул нәүбәттән үзенең кем икәнлеген дә’ сиздерергә теләп, телефоннан бик озак сөйләште.
— Уйламагыз да,—дип кычкырды ул кемгәдер, ерактагы берәүгә.— Станок юк. Күлле Чатырдагы бригаданы куарга! Подземниклар — симулянт! Транспортчылар волокита корып маташа! Юк дип әйттемме ________________________________
крышка!
Зозуля бу кадәресен кара телефоннан сөйләште. Ап-ак телефонның бик хәтәр чылтыравы аны ак шнурга тотынырга мәҗбүр итте
— Юк, уйламагыз да, ярдәм итә алмыйм. Сез миңа күз буямагыз.
Ярыймы? Эшлисегез килми икән, эшлисебез килми дип әйтегез Белеп торыгыз, ремонт планын өзсәгез — иртәгә үк куам!
Пожарниклар машинасы төсле кып-кызыл өченче аппаратный труб- касына ул: Ф
— Юк, кабул итмим! Җибәреп тә тормагыз!—дип кычкырды — ь Нәрсә сез — алты класс белеме белән! Әле монда институт бетергән си- < рәк экземплярләр утыра миндә! Аңладыгызмы’ Менә шул — крышка! £
Сакалбайлар бер-берсенә карашып, күз кысып алдылар. Алар трест « башлыгының хәйләгә керешкәнен, никадәр кычкырынса да, йөзе усал * түгел икәнен аңлап алганнар иде инде ♦
Зозуля телефон трубкасын куеп, бирчәйгән зур кулы белән күзен а әйләнеп чыгарлык итеп уып алгач: о
— Я. картлачлар, кая куйыйм сезне’ — диде.
— Анысы сезнең эш,— диде Кара сакал — Документлар сезгә атап х
язылган. <
— Ә нигә сез абыегызга барудан баш тартасыз’ э
— Мин авторитетны үзем яуларга, үз биографиямне үзем тудырырга = кирәк дип уйлыйм, һәм шунын өчен институтта укып йөрим. Әгәр сезгә ~ безнең физиономиябез ошамый икән, туп-туры әйтегез, шуның белән u сүз бетте.
Зозуля егетнең йөзенә тагын бер мәртәбә төбәлеп карады Шкипер сакалы кебек түгәрәкләп алынган куе кара сакал эченнән алсу янып торган чиста йөз. балаларча бүлтәйгән алсу иреннәр һәм шомырт кара күзләр ышанып карый иде аңа Зозуля йомшый төште
— Мәскәү, коне ш но. зур шәһәр, культурный,—диде ул, мыек астыннан елмаеп. — Безнең инструментлар әнә диванда аунап яталар.
— Ә кем уйный соң моны’ — диде Кара сакал.
— Буркомда уйныйлар, парткомда
— Ничек буркомда’ Шаяртасызмы’
— Шаяртмыйм. Нервыда уйныйлар. Дөнья тутырып ярык быргы китерделәр, иң яхшы бригадамны тартып алдылар Инде менә Мәскәү нервыда уйнарга сезне җибәргән.
Кара сакал да. аның иптәше Сары сакал да кинәт өстәл яныннан торып бастылар
— Аласызмы эшкә, юкмы?
— Дублер итеп алам — утыз сумга.
— Тәмәкелек кенә бит.
— Бүтән штат юк.
— Ә оркестрга?
— Уйный беләсезмени? — Трест башлыгының йөзе янә нурлана башлады Шуны күреп торган һәм Зозуляның нечкә ягын сизеп алган Кара сакал:
— Буровикларыңны ярты елда менә дигән трубач итеп әзерлибез' — диде.
— Әлбәттә! — дип кабатлады аның сүзен нптәше
— Килештек. Оркестр җәмәгать эше тәртибендә булыр.
— Кызык Безнең дә биг ашыйсы килә. Киенәсе. Сездә тамак, бездә күз түгел бит
— Ах, алла! — дип Зозуля, урыныннан ук торды — Каян килә хәзерге яшьләрдә бармак селкеткәнгә дә акча сорау? Акылга сыймаслык хәл! Безобразие — диде ул. ниһаять, сузыбрак сөйләшә торган йомшак тавышына күчеп —Сезнең яшьтә мин тачанкада Украина далаларын айкадым Махно бандаларын тукмадым. Сезнең яшьтә мин акчаны саный дә белми идем әле
Кара сакал иптәшенә күз кысып алды. Шаулама, янәсе, карт буын мәңгелек сүзен кабатлый башлый — без Совет властен якладык та без революция өчен кан койдык. Э. ,к. у.* м »
33
— Ул чакта булсак, без дә кан койган булыр идек.
— Я, ярый,—диде Зозуля, дустанә тавыш белән.—Кадрлар бүлегенә керегез, сезне эшкә оформить итсеннәр. Бигайбә, нинди эш эләгә, шул. Минемчә, сездән кеше ясап була...
— Ә торак?
— Нинди торак тагын?
— Без бит сезнең диванда, торбалар янында йоклый алмыйбыз.
Зозуля, бөеренә таянып, тагын үзенен алар яшендә кая туры килде, шунда йоклап йөрүен әйтә башлаган иде. Кара сакал аны кырт бүлдереп, үз-үзенә ышанган ныклы тавышы белән:
— Без бит, Митрофан Апанасович, байга ялланырга килмәдек, югары уку йортыннан совет учреждениесенә килдек,— диде.— Булмый икән, туп-туры әйтегез. Мәскәүгә кайтырбыз да главкага документларны тапшырырбыз. Кәлимәттә инженерлар кытлыгы беткән, белгечләр белән санашырга теләмиләр. Бетте-китте — вәссәлам!
Кара сакалның ныклыгы һәм дәрәжәсен белеп, өзеп сөйләшүе Зозу- ляга торган саен күбрәк ошый бара иде Шулай да ул аны тагын бер тапкыр, ннһаять, сонгы тапкыр сынап карарга булды.
— Аңламыйм, нишләп сез Арслан Шәвәлневичка барудан баш тартасыз? Ул сезне кабинетка, жылы, чиста урынга куя алыр иде. Яшәвен дә аңарда яшәп, кунак хөрмәте күреп китәр идегез.
— Без бит, Митрофан Апанасович, имтихан тотучы шәкертләр түгел, булачак инженерлар. Аннары...— Кара сакалның тавышы тетрәнеп китте.—Мин сезне малай чагымнан беләм. Инде мин дустым Сашаны сезгә туп-туры алып килгәнмен икән, әйдәгез, комедия уйнамыйк, тиешенчә каршылап, тиешенчә урнаштырыгыз да иртәдән эш бпрегез. Бу- ровикларыгызны оркестрга өйрәтү мәсьәләсенә килгәндә, борчылмагыз— үзешчәннәр конкурсында беренче урын сезнеке!
— Яхшы, хлопецлар, сез имтиханны әйбәт уздыгыз,— диде Зозуля, кабарынкы мыегы һәм кызарып чыккан түгәрәк йөзе белән елмаеп — Хәзер мин көнкүреш начальнигына язу язып бирәм, сезне урнаштырыр. Зш 'мәсьәләсен иртәгә сөйләшербез...
Сакалбайлар чыгып киткәч, Зозуля нигәдер үзалдына елмаеп, озак кына диван каршысында, көмеш быргыларга карап басып торды «Юк. сакаллары да начар түгел. Үзләре дә начар күренми. Арслан Шәвә- лиевичлар токымыннан килә торган үжәтлек. төплелек бар бу егеттә. Сакал ул берәүгә дә тими. Кем әйтмешли — яшьлек мавыгуы. Уза ул.— дип уйлады. — Буровойда бер ярты ел чиләнеп, вахта машиналарын көрг эченнән этеп йөртсәләр, менә дигән буровик чыга болардан».
Кояш инде офыкка габа төшеп бара. Аның биек тәрәзәләрдән бөркелгән саргылт нурларында быргылар алтыннан койгандай жемелдиләр иде. Кинәт аны, карт 1.әм тәжрибәле нефтьчене, шатлыклы бер уй жилкетеп узды. Туктале. бик әйбәт килеп чыга бит әле бу. Себер нефтен ачарга китәчәк Булат Дияров урынына яңа яшь белгечләр, Мәскәү культурасыннан авыз иткән яна буын кайта. Иң мөһиме — Кәлимәтнең уз балалары.
Ул, кабинетын бикләп, ачкычын алгы бүлмәдәге секретарь кызга тапшырды да, саубуллашып, кайтырга чыкты. Ярата иде Митрофан Апанасович. очар кошлардай, үз ояларына әйләнеп кайткан кешеләрне. Тик ул үзе генә монда килеп, кайта алмый калды. Кайта алмый калды шул... Хәерлегә булсын инде, хәерлегә...
7
Бу вакытта Дияровлар йортында мәжлес шаулый иде Лотфулла агай, үзалдына сәерсенеп, мәжлеснең барышын күзәтеп утырды
Озагу кичәсен әти кеше тыйнак кына үткәрергә ният кылган иде.
Шу на күрә ул мәҗлесне, яшьләрнең мавыгып китүләреннән куркып, үзләрендә үткәрергә киңәш бирде
— Әниең Тәүфиканың аш-су әзерләргә вакыты да иркен, егетләр минем алда бик тавышлана да алмаслар,— диде Булатка.
Әтисен ихтирам итүче Булат моның белән берсүзсез килеште
Башта егетләр чыннан да бик сабыр һәм тыйнак кыландылар. Карт ♦ останың пөхтә итеп җыештырылган өч бүлмәле яп-якты квартирасына ь. уңайсызланып кына килеп керделәр, мәктәп балалары кебек, барысы да 2 бергә, ишек алдында ук туфлиләрен салып, кул тарына тотып алып кер- 5 деләр, кыстатып кына, ризык-ннгъмәт белән тулы мәҗлес өстәле янына j кереп чүмәштеләр.
Барысы бергә, сүз куешкандай, Лотфулла агайның аларга әйбәт ♦ бер озату сүзе әйтүен сорадылар. Яңгыравыклы купшы сүзгә өйрәнмәгән s Лотфулла агай, бәләкәй генә бер рюмканы кулына алгач, болан диде 2
— Туганнар, сез яна җирләргә китәсез. Авыр булыр Мохтаҗлыклар > күп булыр. Түзегез. Минем сезгә, оланнар, әйтер сүзем ул түгел Минем и әйтер сүзем менә нәрсә: зинһар, Татарстаннан икәнегезне онытмагыз. * матур йөрегез. «Матур йөрүнең чиге юк»,— ди торган иде минем бабам е Сезнең тәртибегезгә карап бөтен республика турында сүз йөртәчәкләр “ Сезгә карап безнең эшләгән эшләребезгә бәя бирерләр Яшь әле сез. лә- < кин тәҗрибәсез мескен кешеләр түгел. Вакыты җиткәч, рекордын да u куярсыз, почетына да ирешерсез, әмма ләкин, ай-һай лабаса, безне күтәрәләр дип борыныгызны күккә чөймәгез, безне үсендерәләр дип үсенмәгез. Хәтерегездәме. Кәрим Тимбнковнын үлеме беренче рекордтан соң башланды. Бөтен эшнең башы — чама хисен югалтмау, тыйнак булу, алгы көнгә карап яши белү — Ул, әллә ничек уңайсызланып, тынып торды, өстәл башында изүен чишеп җибәргән ап-ак күлмәкле Булатка күз төшереп алды, аның бригадасыннан килгән егермеләп яшь һәм таза егетләрне күздән үткәрде — Ягез, карт кешегә сүз бирсәк, аның әнә шулай, чыгымчы ат кебек, чалулап кереп китә торган гадәте була, һич югы, мәчет карты кебек, ялыктыргыч вәгазь сөйли башлый. Ягез, оланнар, күтәрдек, хәерле юл сезгә, уңышлы сәфәрләр .
Тыенкы гына чәкештеләр Тыенкы гына итеп беренче тостларны күтәрделәр һәм, әйтер сүзләре беткәндәй, барысы берьюлы тынып калдылар.
Кемдер табынны алып барырга, кемдер карт остага җавап сүзләре әйтергә тиеш иде. Ул сүзне, әлбәттә, Булаттан көтәләр, ләкин Булат сүз әйтергә кыенсына, чөнки анар үз әтисенә рәхмәт әйтү, бригадасы алдында үз әтисен мактап утыру килешмәс төсле тоела иде
Кулына поднос белән ризыклар күтәргән Фәйрүзә килеп керде.
— Лигә тындыгыз? — диде ул аз гына ясалмарак шат тавыш бе> ләм.— Мәет озатмыйсыздыр бит?
— Түгел ла...— дип әйтеп куйды барысыннан да шыпыртрак утырган Максим Буянов Ул Себер нефгенә китми, аны Лотфулла Ливров үз бригадасында алып кала, гомумән, аның язмышын ачыкламый торып, беркая җибәрмәскә уйлый иле
— Юк, болай ярамый, кунаклар Ашагыз-эчегез. күңел ачыгыз. Булат, сыйла егетләреңне! — диде Фәйрүзә, ирен җинелчә шелтәләп
— Менә бу, ичмасам, безнеңчә'. Яшә, Фәйрүзә килен! Элек тә белэ- дериек чанлыгыңны, әмма да маладчина икәнсең! — диде алдан ук бер стаканны каплап килгән һәм хәзер теле ачылып киткән верховой Нури — Егетләр, дуслар, ишетәсезме, әйдәгез. Дияр агайның уңган килене Фәйрүзә саулыгына күтәрәбез! Яшәсен Фәйрүзә'
Гөрләтеп кул чаптылар Фәйрүзәнең үзен дә эчәргә кыстый башладылар Эшләр алайга киткәч, Фәйрүзә өстәлдән бер буш стакан сайлап алып, аңа мөлдерәмә итеп портвейн салды
— Зйд.чез, күтәрдек алайса,— диде.
:• М
Анар гына риза булмадылар.
— Юк, син, Фәйрүзә килен, жырлап кыста инде безне, тзебезчэ, татарча булсын,— диде Нури.
Фәйрүзә ялындырмады, ирен читен алъяпкыч итәге белән сөртеп алгач, күкрәк түреннән чыккан, ирләрчә көчле, жанга үтеп керердәй йомшак бәрхет тавыш белән җырлап җибәрде:
Агыйделкәйләрнен »к камышын Җиз курайлар итеп тартаем»
Җырны дистәләгән тавыш берьюлы күтәреп алды:
Чит-ят жнрләр рәхәт булса да, һа-а-аамАй, Туган илкәйләремә кайтаем...
Халык үзе тудырган һәм гомер буе чарлаган җыр. ишелеп-ишелеп килгән дулкыннар төс те, кырда дулаган бураннар ярсынуы төсле, кешеләрне үз кодрәтенә буйсындырып, шаулап агыла, ерак дөньяларга алып китә иде. w
Лотфулла карт күңел түреннән, бик тирәннән күтәрелгән кайнар бер дулкынның күкрәген киңәйтеп, авырттырып тора башлавын тойды. Кайчандыр Кәлимәттән чыгып киткәндәге яшьлеге, таза-көчле чаклары исенә төшеп, бүген мәҗлесне үгет-нәсихәттән башлап җибәрүенә үкенеп тә куйды. «Картлык шатлык түгел» дип юкка әйтмәгәннәр инде аны, акыл сатарга, зирәклек күрсәтергә бик остарып китәбез. Ә яшьлекнең үз законнары, үз йолалары бар. Ул шаулый, ул абына-сөртенә, әмма эч пошыргыч тынлыкны, сүлпәнлекне яратмый. Шуңа күрә ул Фәйрүзә килененең бер сүзеннән үк яшьләрнең ничек кабынып китүләрен, ничек бердәм, тигез тавыш белән җырлауларын бик яхшы аңлады. Мондый ихласлык, мондый бердәмлек эш кешеләрендә—ашар икмәген тир белән тапкан, дөньядан күпне өмет итмәгән кешеләрдә була Ул үзе кайчандыр туган-үскән якларының нефтен башлап җибәргән кебек, аның улы Булат тагын берничә көннән Себер нефтен башлап җибәрәчәк, Туган илкәйләренә тиз генә әйләнеп кайтулар булыр микән аңа?..
Егетләр әле җырның соңгы сүзләрен сузалар иде, Фәйрүзәнең күңелендә инде икенче бер җыр кабынды:
Агыйделкән акмый торса. Аркылы йөзәр идем. Алда кавышулар булса. Хәзергә түзәр идем...
Ләкин ул анысын җырламады, кулына тоткан стаканын өстәл өстенә кире куйды да. ашыгып, түр бүлмәгә чыгып китте. Булаттан аерылып калу авыр иде аңа. Башбирмәс ирдәүкә кыз заманнарында ул аны көтмәде дә, өмет тә итмәде, ләкин семья бәхетен татыганнан соң, ире нефть эзләргә, разведкаларга киткән саен, ул аның инде бөтенләйгә китүеннән, кире әйләнеп кайтмавыннан курка иде. Менә хәзер дә аңа дуамал яшьлегендә кичергән ялгызлык газабының шомлы сулышы бөркелгәндәй булды...
Аның халәтен бары тик Лотфулла карт кына тоеп өлгерде һәм Булатка ым кагып, бар, теге якка чык, диде.
Булат тиз генә чыгып китте.
Ул кергәндә. Фәйрүзә мендәргә капланып җылый иде.
— Чү. ни булды сиңа? Үзең риза булдың бит...—диде ул, хатынының сулкылдаудан дерелдәгән иңбашларына кагылып.
— Мин үпкәләмим... Хатыннарның күз яше ерак йөримени?.. Кунакларны ялгыз калдырма ..— диде Фәйрүзә, мендәрдән башын күтәрмичә.
Мәҗлес бүлмәсендә Булатның югалуына артык игътибар итүче булмады. Җыр күтәргән дулкын барысын да ярсыткан, барысының да җыр
лыйсы килә, юл мәшәкатьләрен, яна жиргә күченү азапларын онытып, туйганчы бер күнел ачасылары килә иде.
Гармунчы Хужәхмәткә баянын китереп тоттырдылар Бригада егетләре— русы-татары, башкорты-әзербәйжаны,— баянчыга үз заказын бирә, белгәне сүз белән, белмәгәне авыз эченнән көе белән, ләкин һәммәсе бер үк омтылыш, бер үк дәрт һәм кабыну белән жыр суза иде *
Булат, хатынын юатып, янадан олы якка чыкканда, жыр инде тын- < ган, шактый ук кызып өлгергән кунаклар, аерым төркемнәргә бүленеп. дөнья мәшәкатьләре турында, скважиналар бораулаганда килеп чыккан х кызык хәлләр турында сөйләшә башлаганнар иде.
Баянчы Хужәхмәтнен, аз гына кызып алдымы, баянны оныта торган ф гадәте бар. Ул карлыккан калын тавыш белән нефтьче дусларына үз зарын сөйли: бораулаучы егетиен гаиләсендә ир бала юк. .Аның тавышы ® шундый да куе, яңак бүлтемнәре чыгып торган, жил кискән таза йөзе- = нә туры килердәй, колак тондырырдай көчле. Верховой Нури өстәл * янында калкынып баскан да, муенын кыскан галстугын бушата-бушата, < Хужәхмәтнен сөйләмәвен, баян уйнавын үтенә, бу сүзләрне инде бу- в ровойда да күп ишеткән булуын әйтә, ә Хужәхмәтнен үз туксаны тук- = сан, анар баян тансык түгел, ир бала тансык, хатыны аңар больница- а. дан кыз ташый да кыз ташый, ә ник ул аңар күңел өчен генә булса * да кара борынлы бер буровик алып кайтып бирми .
— Житәр, колакны тондырдың бит инде,— дип, бик кискен рәвештә каршы төште анар верховой Нури.—Нәрсә син бөтен гаепне хатының өстенә аударасың. Чынлап торып уйласак —син үзең булдыксыз, әнә. минем катын ел саен тупырдатып малай апкайта: берсеннән-берсе таза, берсеннән-берсе ачы тавышлы, сугыша башласалар, буровой шлангысыннан су сибеп кенә котылмалы Малайлар белән дә бик жн- цел түгел дөнья Буровойдан кайтканчы җиңгәгез алардан тәмаммы туя, минем мазутка батып кайтып керүем була, өчесен берьюлы мимем өскә өсләтеп жибәрә. Чыдасаң чыда, чыдамасаң— юк. Кече малай бигрәк тә үземә охшаган, шундый күн белә, шундый тынгысыз шайтан баласы, тузга язмаган сорауларын әзерләп тора. «Әти, дн. әйт әле. ди. нигә, ди, ай күк йөзендә тәгәрәп йөри?» — дн Ә мин каян белгән аны. институт бетергәнме мин, академиядә укыганмы' Биш ел гомерем сугышча, унбиш елым жир бораулап узды —Мин, әлбнттәген, анар жавап бирә алмыйм. Кече малай минем — үземә охшаганын әйткән идем инде — тотына мине оялтырга, үзең зур, үзен нефтяник, үзен шуны да белмисен, ди. Айны күк йөзендә спутник тәгәрәтеп йөртә, ди. .Аңлыйсызмы, спутник? Менә сөйләшеп кара син хәзерге балалар белән, алар, туганкаем, туган чакта ук жиде класс белем белән туалар
Нури сөйләп арый, аның тамагы кибә һәм ул газлы су таптыра башлый
Байрам Ханкншн углы минут эчендә кухня ягына кереп югала, башына поварлар киеп йөри торган ак чаплашка киеп, биленә әллә Тәүфика түтинең, әллә Фәйрүзәнең ак алъяпкычын бәйләп, кулына бәләкәй сифон аппараты тотып килеп чыга да кояшлы шәрыктан алып килгән мәзәкләрен борчак урынына сибә башлый
— Ай лимоны лимонад, Маскаускнй шоколад, шах шәрендә вазлы- ды, астраханский лут, бакинский мют, толко тут, толко тут. далше пай- душ, не найдут. Особый (аказ, толко для вас, маленкий нос. черный глаз, приходи ко мне другой раз Астрахан, Самарья. Саратув, Ташкент, Тамбув, Ннжный Новгород' Это пят калек, это шее капек, сам клади, сам бери, сам сдачу давай!
Кайнап, күбекләнеп торган газлы суның стаканына тулганын верховой Нури бугаз төерләрен готгылдатып, түземсезләнеп көтеп ала, секунд эчендә газның сүнеп, стакан төбендә бер-нке тамчы суга әйләнгә
нен күргәч, күзләрен тасрайта. Байрам Ханкиши углы тонына туры китереп:
— Одна күбек,— дип куя.
Мәҗлес халкы шаулап көлә.
Төп урталары узып, тәрәзәгә иртәнге яктылык сирпелә башлагач, таралалар. Аякларында басып торганнары үзләре төркем-төркем булып, шаулап сөйләшеп, нефтьчеләр каласының төрле якларына юнәлә. Кызып өлгергән ике-өч егетне, шул исәптән малайлар мастеры верховой Нурины да, Булат үз машинасына утыртып озата китә.
Лотфулла агай кунакларны капка төбенә кадәр озатып, күзләре талганчы алар артыннан карап кала. Нурсала тавы ягындагы урман өстеннән сирпелә башлаган тан яктысы анын күңеленә тымызык бер сагыш алып килә, һәм ул бөтен күкрәге белән авыр итеп бер көрсенә.
«.Шауладылар, көлделәр, жырулар җырладылар. Иртәгә ерак юлга кузгалалар бит инде. Берәр атнадан мазутлы киемнәрен киеп, тагын җир бораулый башларлар. Дөнья шулай яратылган — гомернең күп өлеше эш белән, бик азы гына күңел ачу белән уза. Бәйрәмнең кадерен эш кешеләреннән дә күбрәк белүче бар микән?..»
Лотфулла агай өйгә әйләнеп керде, йокысы килми иде әле. Өстәл башына таянып, Булатның кайтканын көтеп утырды.
— Улым,— диде, машинасын сүндереп кергән Булатка.— Син миңа үпкәләмисеңме?
— Нишләп? —диде Булат, аптырап.— Ник алай дип әйтәсең, әти?
— Зозуляга мин әйттем бит. Җибәрсеннәр сине Себер нефтенә, дидем. Инде менә йөрәгем әчетә. Куып җибәргән кебек
Картның күңеле нечкәргән иде Ләкин Булат аның төчелекне яратмавын белгәнгә, куңелендәгеи яшерми әйтте:
— Әгәр үзем теләмәсәм, берәү дә мине көчләп җибәрә алмый. Мин акча көрәп алырга китмим. Минем берәүгә дә әйтмәгән үз максатым бар, әти. Бораулаучыларның тормышын янача корырга дип китәм мин анда. Без беренче килеп төшәбез — безне тыңламый хәлләре юк. Ярамый безгә скважина турында гына уйлап яшәргә. Ярамый. Мин илнең иң зур байлыгын бирәм икән — рәхим итеп, миңа күңел азыгы бирсеннәр. Яна калалар минем белән дә исәпләшеп салынсын. Тормышның рәхәте минем өчен дә булсын.
«Авыр булыр ана»,— дип уйлады карт оста, әмма улының нык күңел белән китүе аны тынычландыра иде.
8
Мәгыйшә түти, ак тышлы юрган ябынып, урын өстендә ята.
Бите, суын сыгып алган лимон төсле, бөрешкән, борыны очлайган. Маңгаендагы, КҮЗ төбендәге сипкелләре, ак кәгазьгә чәчрәгән кара тамчылары төсле, аермачык тибеп чыкканнар. Аның әнә шул кечерәеп, бал калагы хәтле генә булып калган бите, очлайган борыны, эчкә баткан авызы — гомумән, бөтен чырае, фани дөнья белән араны өзәргә җыенгандай, гамьсез-нурсыз булып тоела. Тик яшәү өметен җуймаган, тагын да зураебрак киткән соры күзләре, әжәл чиренә уч итеп, бик җете* һәм бик тере булып, хәтта беркадәр усалланып яналар иде. '
Арслан терәксез урындыгын караватка якынрак тартып утырды. Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык' озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп, тетрәп китте. Нинди көчле иде бу куллар' Эләктереп алган әйберләрен'ычкындыра белми иде бу бармаклар! Гомер буе аларга дөнья малы җитмәде Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бер нәрсәгә дә үрелмиләр... ’ ’ г
— Әни, хәлең ничек?—диде Арслан, күңелендә тыелгысыз бер кыз» гану хисе уянганын сизеп.
Хәстә, ыңгырашып, йөзен борды.
— Син кем соң?
— Улың мин, әнн.
— Улым . Кайсы улым? — Карчыкның көчәнеп әйтүдән авызы кыегаеп китте, күзләре бер ноктага төбәлделәр
— Бу мин, әни... Арслан. ♦
Карчык аны, ниһаять, таныды бугай, юрганны дерелдәтеп, бөтен о. гәүдәсе белән бер сулкылдап алды, керфек төбенә бер тамчы күз яше * агып чыкты. S
Арслан, өнсез калып, байтак вакыт бер суз дә дәшми утырды Мои- £ дый чакта юату сүзе әйтеп буламыни! Түр тәрәзәләрнең берсен ачып куйганнар, аннан җиләс һава кереп тора. Урам якта тәрәзә буенда ук ♦ утырган әтисенең шыгырдавыклы, үчлекле тавышы ишетелде. «
— Барыгыз, керегез, берегез дә калмый керегез.
Арслан, үзе дә сизмәстән, тәрәзәгә борылып карады. Капкадан, бик > ашыгып. Фәйрүзә апасы кереп килә иде. Арсланның эченә җылы йв- * герде. Коткарса менә Фәйрүзә апасы коткара инде аны
Чыннан да, Фәйрүзәнең ишектән аяк атлавы ук өй эченә көтелмәгән * җанлылык, тормыш алып керде. Гәүдәсенә ятышып торган ак күлмәктән. “ артка чөеп бәйләгән ак яулыктан, тәбәнәк үкчәле нык туфлнләрдән, ул < ишекне каерыл ачып, җилләнеп килеп керде дә, керә-керешлн, бөтен u йөзе белән елмаеп, Арсланга: «Исәнме, энем», — дип дәште, туганнарча бик якын итеп, кул биреп күреште. Бүтән берни сорашмыйча, Арсланның да монда килеп чыгуын ягымлы күз карашы белән хуплап, әнисе янына килде. Карават өстенә иелде. Гаҗәп хәл тәмам бетерешкән, гүя соңгы сулышын алып яткан хәстәнең төссез чыраена снзелер-снзелмәс кенә алсулык йөгерде. Ул арада Фәйрүзә зур җылы кулын аның башына куеп карады, авыруның кулларын үзенең учына алып, сулышы белән өреп җылытты, баш астындагы мендәрен рәтләде һәм инде торып баскан, кулларын кушырып нишләргә белми аптырап торган Арсланга, теге якка чыгып тор дип. ым какты.
Арслан ана буйсынды, апасына күңеленнән рәхмәтләр укып, шундук теге якка чыгып китте.
Бер үк семьяда туып, бер үк ата-ананың тәрбиясен күреп үссәләр дә, алар икесе икс төрле холыклы балалар иде Арслан салмак һәм авыр табигатьле Фәйрүзә бер үк вакыгта усал кырыста һәм нечкә күңелле, мәрхәмәтле дә Арслан аның төрле хәлләр алдында каушап- югалып калмавына гаҗәпләнеп бетә алмый.
Теге замдннарда. әтисе белән әнисе әле үз көчләрендә чакта, җир җимертеп яшәгән вакыгта ук аларга буйсынмыйча, гел үз белдеге белән яшәде бит ул Ничә ел әтисез бала үстерде, аннан әтисен табып, нинди матур гаилә корды. Әбиләрен — йөз яшәр Йөзлекәй карчыкны да шушы ирдәүкә кыз тәрбияләп озатты Әнисе Мәгыйшә аны күпме каргады, өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде. Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли. Бирсә дә бирер икән табигать моңа мәрхәмәт' Халыкта гомер- гомергә килә торган, ата-анага карата мәрхәмәтле булу менә шушыдыр инде ул ...
Арслан үзенең әнә шул уйлары белән кара өй ягында юанган арада, кулына Illi Kill Kent iHjieii 1ШГЖМ К| ирен, ишек
алдына узды Үзе алын килгән хуҗалык сумкасыннан чиста ак җәймә белән мёндәр тышы алып, тагын әнисе ягына кереп китте.
Ярты сәгать уздымы икән, ул чәй кайнатты, үзе белән алып килгән тавык шулпасын җылытып, анисе янында мәш килә иде инде Бу юли ул Арсланга да керергә рөхсәт игге Сәгыйдә бирса җибәргән алманың
да кирәге чыкты тагын. Фәйрүзә аны чәйгә турады. Алманың хуш исе шундук өйгә таралды.
Апасы авыруның тамагын туйдырган арада, Арслан, баягыча, терәксез урындыкны карават янына тартып китереп, сүзсез-нисез, әнисенә карап кына утырды, Фәйрүзә авыруның мендәрен күтәребрәк куеп, аңа шулпаны бал калагы белән каптыра, йөзе аның тыныч, врачларныкы кебек нык һәм ышанычлы иде.
— Булаттан хәбәр юкмы? — диде Арслан.
— Барып житкәч тә телеграмма суккан иде.
— Телеграммасы Берләшмәгә дә килде. Шуннан соң юкмы әле?
— Кичә хаты да килде. Биш көн поездда, ике көн пароходта, аннары вертолетта очканнар,— диде Фәйрүзә, әнисен ашатудан туктамыйча.— Бик ерак киттеләр шул. Палаткаларда торабыз, черки бик нык жанга тия, дигән.— Байтак вакыт әнисен сүзсез генә ашатып утыргач: — Берәр елсыз да сезне алдырып булмас әле, дигән,— диде. Авыр гына бер көрсенде.— Шулай инде анысы, йортсыз-жирсез тайгага ничек барып төшәсең...
— Өйдә хәлләрегез ничек? Миннән ярдәм кирәк түгелме?
— Нинди ярдәм кирәк булыр икән? Минем бит инде үскән егетем бар — Тансык бик булыша. Әтисе барында йорт эшенә бик катышмый иде, хәзер прәме алыштырып куйган күк. Кибетенә йөгерә, аш пешерә, үзем өлгермәгәндә хәтта идәнемә тикле юып куя. Аның өчен дә куркам әле, энем. Комсомол эше бик тынгысыз. Ялгышып кына куймаса ярар иде.
— Нәрсәсеннән куркасың аның?
— Буровойда чагында сигез сәгатен эшли дә өйгә кайта иде, хәзер дружинник булып та йөри. Алла сакласын, хулиганнарга очрап куйса...
— Кайгырма,—диде Арслан, бераз уйлап торгач.—Тансыкта синең характер: өйдә бикләп тота алмыйсың син аны. Заманасы шундый — тынгысыз.
Фәйрүзә тагын бер тапкыр көрсенеп куйды.
Өйдән икәү бергә чыктылар. Капка төбендәге бүрәнә өстенә чүмәшкән Шәвәли карт капка ябылган тавышка өнәми генә күтәрелеп карады да башын аска иде.
Аның да хәле мөшкел. Җәй кояшы кыздырып торуга карамастан, арка-жилкәсе туңып, аякларына жылы керми аптырата, тик әле ирләрчә бер үжәтлек белән генә үзен тыеп килә: урын өстенә ятарга ашыкмый. Ятсам, тора алмам дип курка карт. Мәгыйшә янына балалары бик күп килеп йөргәнгә көнчесе дә килә аның. Кара син аларны, яхшыдан яман туган нәрсәләр, кортка янына киләләр дә киләләр, әтиләре ике ятып бер төшләренә дә керми. Ул да сырхау югыйсә, аның да тәрбия күрәсе килә, аның да бер жылы сүз ишетәсе килә. Нәчәлник булдым дигәч тә, закун әтине дә онытырга кушмый, ине... Акча бирәм, ди торгандыр, аның акчасы белән өшегән аякны жылытып булмый монда...
— Әти, кәстрүлдә тавык шулпасы бар, жылы килеш кереп аша, яме,—диде Фәйрүзә, боеру тонында.—Әнигә термоста чәй калдырдым, сораса, алып бирерсең.
— Бирермен,— диде карт, үзалдына мыгырданып. Дәү киез итекле ябык аягын ике куллап күтәреп, икенчесе өстенә салып кунды.
Балалары күздән югалганчы ул бүтән бер сүз дә дәшмәде. Арслан белән Фәйрүзә күздән югалгач, жанын ачыттырып, тагын көндәлек уйлары кузгалды. Аның гомер иткән корткасы үлем түшәгендә ята. Җылы жәйләр үтәр. Үтәр дә тагын әйләнеп килер. Адәм балалары бер киткәч, кире кайтмыйлар. Синнән сөякләр калыр Мәгыйшә. Салкын гүрдә, жир' астында синең сөякләрең аунап ятарлар. Аларның анда кадерен белүче булмас.
Карт авыраеп кына урыныннан торды Киез итекле аякларын сөйрәп, капкадан ишек алдына узды. Ишек алдында анын бер эше дә юк иде. Ьик күптән эше юк иде инде анын ишек алдында. Беркавым капка баганасына сөялеп, йорт-курасын күздән үткәреп торды Иске булса да коймалар биек Монда яна каланың шау-шуы үтеп керә алмый Буявы уңган тәрәзә башларында чыпчыклар чыркылдаша. Каяндыр, күләгәле ♦ лапас астыннан, күгәрченнәр гөрләгәне ишетелә Сузып-сузып гөрли ь күгәрченнәр Дөнья гамьнәрен онытып, картның үткән гомерен искә 5 төшереп гөрлиләр. Ник шулкадәр моңлы итеп гөрли икән ул күгәрчен- g- нәр? Бу йолкыш чыпчыклар нәрсәгә сөенә* Буявы уңган тәрәзәләргәме5 £ һи! — дип, үзалдына сәер генә бер аваз чыгарып куя карт. Төссезләнделәр шул тәрәзәләр. Аның йортында хәзер бар нәрсә төссезләнә. Ишек * алдының чирәме бетте. Тәрәзә йөзлекләре каралды. Аларны Арсланга- ® ли кайчандыр җете зәңгәр буяуга буяган иде Кояшка каршы көлеп тора ° иде ул тәрәзәләр. Бетте инде алар, тоныкланды. Тәрәзә ул кешенең күз- > ләре кебек: юып. тәрбияләп торсаң гына тәрәзә, тәрбияләп тормасаң. * тәрәзә түгел ул. Тузаннар да куна ана, чебеннәр дә утыра. Ул чакта шул * инде аларда таң нуры да, шәфәкъ алсулыгы да кабынмый Сүнә синең е тәрәзәләрең...
Карт, баскан төшеннән кузгалмый-нитмн, күзләрен чоланга күчерде < Чолан да тузып бара Ишеге асылынып төште, тупсалары шыгырдый u Ишекләр дә кеше кебек: картаялар, шыгырдыйлар. Кодасы Лотфулла йорт бүләк иткән елны бугай Ийс, тәгаен генә шул елны Арслангали корган иде бу чоланны
Улының таза-көчле беләкләре күз алдына килде Менә аның улы. кнзәнеп-кнзәнеп, багана юна Баш өстендә кояш карап тора. Ишек алды чирәмендә ак тавыклар тибенеп йөри Арслангалинең үткен балтасыннан ак йомычкалар оча.
Күңелне тетрәтердәй чын булып килде шул күренеш картның күз алдына, һәм ул ничектер миңгерәүләнеп калды. Якты көн аның өчен караңгыланды. Ә бит ул шушы тап-тэза беләкле, сабыр һәм төпле акыллы Арслангалие кулында яшисе ата иде бит. Кадер-хөрмәт күреп, ил карты булып кына яшисе кеше иде ул. Яши алмады шул. Алмады. Үзгәрде заманалар, үзгәрде дөньясы, бөтенесе үзгәрде, янып-көеп бет- кересе! Торырлар не әле ул нефтесеннән башка да Көбәшләр торган, җир маеның нәрсә икәнен дә белмәгән. Арба күчәре майларлык кына дегетне Бөгелмәгә барып та. инде бер дә булмаса. башкорт якларына чыгып та тапкан булырлар иде. Бозылды дөнья, үзгәрде, тәмам көем җибәрде бу җир мае
Өй нигезе буенда каен түмәркәсе тырпаеп тора, җирдә сабы сынган балта аунап ята Башка чама Шәвәли карт аларны, каргана-каргана булса да. алып кунган булыр иде Бүген алмый Бүген бер нәрсәне дә аласы килми анын Янсын дөньясы' Ана гына кирәкмени* Рас инде яшьләргә гөп йорт, ата-баба нигезе кир»к түгел, син кайгыртудан гына ни файДй? Үлгәч өч аршын җир җитә. Фани дөньяның миһербанлы берәр бәндәсе бетмәгәндер әле Аның как сөяген кабыкка салып, каберлеккә илтеп куяр Жнр астына кергәч, берни кирәкми, әнә ул күгәргән балта да кирәкми, буявы уңган тәрәзәләр дә кирәкми Кабернең тәрәзәләре булмый
Карт, киез итекле аякларын сөйрәп, лапаска керде Момда сал кынча иде. Каяндыр йомычка нее килә Шел борынгы ис аны әйтеп бетергесез дулкынландырды. Туңган, өшегән тәненә суык булса да. тешләре кылтыр-кылтыр килә башласа да. ул беркавым лапаста утырып торды, арка-җилкәсе тоймас дәрәҗәдә туңып аякларын көзән җыера башлагач кына бакча якка чыкты Аның борынына бәрәңге сабаклары исе, авыл кешесен гомер буена дулкынландырып килгән җылы туфрак исе килен бәрелде Картның телгәләнгән бәгыре шундук тынычланып кал
гандай булды. Шөкер, быел да бәрәңге бакчасы кысыр калмады, түбәнсенсә түбәнсенде Арслангалигә, язын ук гозерләнеп сорагач, олы малай каршы килмәде тагын, каяндыр бәләкәй дырылдавык трактср табып, бакчаны сукалатты, килен белән икәүләп бәрәңге утыртып киттеләр. Кысыр жир — баласыз хатын кебек: берәүне дә куандырмый.
Картның күңел күзе кайдадыр шушы тирәләрдә генә ындыр артыннан ук башланып киткән кысыр жирләр. әрәм булып яткан буш җирләр барлыгын тоеп бик борчыла иде. һай. кадере китте жир-җылыкаи- ның, кадере китте! Адәм баласы бит дөнья йөзенә жир өчен, жирне буш яткырмас өчен туа. Үзенә язган кадәр гомер кичереп, үзенә язган кадәр кайгы-шатлыгын алып, жир өстен яшәртеп һәм матурлап китеп бара Элекке заманда булса, әнә ул жирләрне буш яткырырларыемы- ни? Нифгегә, жир маена батырып, кадерсезләп торырларыемынн? Шайтан таягы белән ак әрем үстерерләриемени? Үстерерләр сиңа, бар! Тырышып-тырмашып иген чәчәрләрие. Шәвәли абзан шушы бакча урынын сазламыктан тартып алганчы ике ел чиләнде. Нәкъ ике ел! Ермаклар ерып, суын агызды, жирен киптерде, кәсләрен ватты, тиресләде. Анын янына бүтәннәр күчеп утырдылар. Кәлимәтнең су буе урамы шуннан үрчеп китте. Көбәшләр нигезе башлады яна урамны. Инде менә Көбәш нигезе корый. Берәүгә дә кирәкми Көбәш нигезе! Арслангали дә кала кешесе булды, сыерчык оясындагы кебек, таш йорттан борынын гына чыгарып ята Дөньяда алай торуның ни мәгънәсе дә. ни кызыгы бардыр. Габделхәе— төпчеге — ата йортында калыр. Көбәш нигезен ул алып барыр дип өметләнгән иде аның күңеле. Мәскәүгә укырга дип китеп олаккан иде төпчеге, инде менә өч ел рәттән җәйләрен дә өйгә кайтып карамый. Арслан котырта аны. Арслангали акылга бик оста. Янәсе, өйгә кайтса, без чат ябышабыз, без аны үзебез янында алып калабыз. Габделхәй, янәсе, яңа дөнья өчен туган; ул. имеш, канатлы, ул очарга дип туган... Кайтып бер күренсә, канатын кисеп алып калмасыек. Үзе шикелле ата-ананы оныткан мәнсез иптәшләре белән кайдадыр пырактикада йөри диме... Жир байлыкларын эзләүче кем соң әле. аты коргыры, геолог була диме, булсын, жирне дә тикшерсен. пырактикада да йөрсен, ну бит күңел өчен генә булса да. әтиләренең дә хәлен белеп китәргә кирәк ләбаса! Ярый, син ыстудин булдың ди. зур кеше булырга укыйсың ди. этаннарга да акча-мазар салырга ярый. Шул Арслангали эше генә бу, безне карамаска, безне картаймыш көнебездә бакмаска шул өйрәтә аны. Арслангалинең акылы бик күп. Юк инде, юк, булмады Шәвәлинең балалардан бәхете, алар туганчы бер таш туган булса, ичмасам, өй фундамитына ярарларые...
Карт шулай урт итен ашап, яныннан киткән балаларына рәнҗеп торганда, бакча буйлап менеп килгән ике кешене күреп алды. Картның мона галәмәт тә ачуы чыкты. «Кара син аларны. мәнсез бәндәләрне, көпә-көндез бакча таптап йөрмәсәләр. юл беткәнме, аякларын сугып сындырасы нәмәрсәкәйләр»,— дип уйлап та бетермәде, әлеге ике кеше, турыдан ярып, аның янына килә башладылар.
Карт, каш өстенә кулын куеп, никадәр генә танырга маташмасын, аларны таный алмады. Башларына түбәтәй дисәң, түбәтәй түгел, ниндидер бер козырексыз бер нәмәрсәкәй киеп алганнар, аркаларына яшелле-аклы капчык асканнар, чалбар балаклары ботлары беленерлек тар иде. Карт янына килеп җитүгә, икесе берьюлы:
— Сәлам, бабай! — дип аваз салдылар. Икесен дә сакал баскан, икесен дә чәч баскан, әкәмәт төстәге күн тужуркалар киеп алган ике кешегә шаккатып карап калды карт. Ниндидер хәвефле бер нәрсә көткәндәй, алдарак торучысының ак кәпәче астыннан чыгып торган көнҗәлә чаклы чәченә, ияген тутырып үскән сакалына күзләрен кыса төшеп төбәлеп карады.
— Сез кемнәр? — диде карт, куркып.
Сакалбай lap икесе берьюлы көлеп җибәрделәр Алдарак басып торганы, иптәшенә таба борылып, йөзен чалшайтып, күз кысты
Әйттемме картлар мине танымас дип’
Әлбәттә, — диде арттарак торганы —Я. мудрить итмә, әйт кем икәнеңне!
Алдарак торганы картка төбәлеп ♦
Әйтегез әле. бабай, сезнең Мәскәүдә укучы улыгыз бармы? — - диде. <
Бар, диде Шәвәли, ашыгып — Бар минем шәкерт улым Ни 5 булган аңа?
— Берии дә булмаган. Менә мин инде ул.
• *л КНТ аняа’1, синме’ Габделхәй? — Карт, ыңгырашкандай, сузын ♦ кы бер аваз чыгарып, сакалбайның каршысына ук килде дә төптә « утырган үткен күзләре белән карый башлады. Куе сакал-мыек арасын- ° нан әллә кайчангы таныш чалымнар, Көбәшләр нәселенә хас булган > кунадай киң арка-җилкә күзенә чалынды. Тәбәнәк базык гәүдә, аякны х аера төшеп, җиргә нык басып торулар —бу бит ул. аның кире кайтмас- * тай булып узган яшьлеге! е
— Па рабби, нишләтеп кайтардылар сине3 — диде карт, гаҗиз Г булып. <
Сакалбайлар, аны сискәндереп, икесе берьюты көлеп җибәрделәр “ Бу көлүдә ниндидер чит бер нәрсә, үртәүгә охшаган салкын бео нәрсә бар кебек тоелды ана
9
Төпчек малайның һич көтмәгәндә, адәм танымаслык булып кайтып төшүе беренче көнне картның котын алды Менә син әкәмәт патша заманасында, олы юл басып, урманнарда качып яткан качкыннар сыман булган лабас >' Әллә мин сиңа •ишм. югыйсә, берәр зинданча- зарга зләккәнме? Качып кайтуымы әллә югыйсә3 Әнә шул уйлар картның юк-бар йокысын да качырып, кара кайгыга салдылар Болай да юньле-башлы сәламәтлеккә туймаган, кабер якасында торган кешегә житә калды, төннең-төн буена шомланып, төшендә йорт басарга кергән сакаллы бандитларны күреп, шабыр тиргә батып уянды
Ләкин шуннан соң узган бер атна эчендә аның кәефе күзгә куренеп үзгәрде Иртәләрен йокысыннан, әллә нинди сөенече бар сыман, көр күңел белән уяна, кулына себерке тотып, ишек аллары себерәсе, лапас- кураны җыештырасы, хәтта балта тотып юнышасы да кил 5 башлады Менә син әкәмәт, ни булды соң әле аңа3
Карт үз хәлен үзе дә айлап җиткерми, әле генә туңу-өшүдән зарланып йөри иде. әле генә улының кайтуы аны кара кайгыга салган иде. баксаң күрсәң, инде тагын күңелендә гел генә дә әллә ниткән өметләр, юанычлар уянырга тора Бу араларда аның элеккеге басынкылыгы, элеккеге сагышы, кәфеннәр һәм каберләр белән саташып йөрүе кимеде, алар аны төннәрен борчымый башладылар
Аңлый белгән кешегә моның сәбәбе бик тә гади иде төп йортка төпчек малай кайтты Пускай әнә күпкә дә булмасын. — йортның яяа хуҗасы, булачак хуҗасы кайтты Дөрес, у i шыксызланып, сакал-мыек- ка батып, япь-яшь көенә үз чыраен үзе бозып кайткан, әмма да ләкин әтисе карт белән әнисе карчык янына кайткан бит әле. бүтән беркемгә дә кайтмаган Үз итмәсә. якын күрмәсә. ул. мин сиңа әйтим, кайгыр җир табялмасыемынн? Кайтыр жир бетмәгән аңа. ийе. кайтыр җир дөнья тулы Арсланнарга дисәк - Арсланнарга, Фәйрүзәсенә дисәң — Фәйрүзәсенә —сый-хөрмәткә кайтып керә алган булырые Юк. ата йортына кайтып төште, төп йортка Ничек аңар күңелен булмас та. ничекләр итеп анар сөенеч артмас!
Өстәвенә бит әле ул алардан бернинди хөрмәт тә таләп итми, ятып йокларга пыржинный караватлар таптырмый, үзе төсле сакаллы, жип- җирән урыс егете белән икәүләшеп, каяндыр яшел печән чабып алып кайттылар, шуны печәнлеккә бик һәйбәтләп җәеп, икенче көнне үк тормышларын үзләре теләгәнчә көйләп җибәрделәр. Зәй буена чыгалар, урманнарга баралар, бакчаның әвеш-тәвеш яткан ызаннарын турайталар. Юк, малай буш түгел, малайның башына Мәскәүдән кибәк тутырып җибәрмәгәннәр, малайның күңелендә канкритни генә бер уй бар, бакчага чыга да йөренә, чыга да йөренә: ниләрдер исәпли, сакалны учлап тора, димәкки, ызначыт, сакал белән киңәшә.
Төпчек малайның иң нык ошаган ягы тагын шул булды. Арслангали кунакка чакыра килгәч, бер генә дә менә җәелеп китмәде. Башта уйлангандай итенеп торды, аннан ары өзеп кенә әйтте:
— Юк, абый, башта син алма апай белән үзең безгә кунакка кил, ни дисәң дә, безнең йорт төп йорт бит әле, — диде.
11 дә күңелләре булды инде шуңа картның! Күңеле булуына түзә алмагач, карт шатлык-куанычын хәстә яткан карчыгына да кереп бушатты.
— Ишетәсеңме, кортка, нәрсә ди төпчек малай, юк, ди, хөрмәтле абыкаем, син, ди, зур түрә-нәчәльник булсаң да, ди, бу йорт, мин сиңа әйгим, төп йорт, безнең нәселнең башы, ягъни мәсәлән, әгәренки без җыелабыз икән, иң әүвәл башлап төп йортка, әти карт белән әни карчык янына җыелабыз инде, ди. Шулай ди, мин сиңа әйтим, абыйсының авызын да ачтырмый, китаптан укыган кебек, чартлатып кына әйтеп тора! Менә сиңа Габделхәй! Менә сиңа сакал үстереп кайткан төнчек! Ишетәсеңме, кортка, төп йортка җыелабыз, ди. Малайның баш йомры, малайның үз акылы, мин сиңа әйтим, үзе белән, юкка гына сакал үстереп, акыл-зиһен җыеп кайтмаган ул сиңа Мәскәү чаклы Мәскәүдән!..
Мәгыйшә карчык, картының теленә салынып, туктаусыз сөйләнүеннән бик хәтәр арып, юрган өстендә яткан хәлсез кулын селкеп куйды:
— Җитәр инде сиңа, булмаса, бераз тынып тор... Колагымны тондырып бетерәсең...
Шәвәли абзый, корт чаккандай, сикереп урыныннан торды:
— Сиңа әйткән мин тиле! Синең ише тавык мие эчкән нәмәрсәкәй- нен башы җитә торган нәмәрсәкәймени ул! Төпчек кайтты, өйгә хуҗа кайтты, беләсеңме?! Ә син миңа киреңне укып, мин сиңа әйтим, ахмак сүз сөйләп ятасың. Ходай сиңа белеп биргән авыруын да, тфү, тфү, әстәгъфирулла, синең ише кире беткән адәм белән гөнаһылы булып бетәрсең монда...
Шул сөйләшүдән соң карт тагын көне буе күңелсезләнеп, үзалдына моңаеп йөрде. Кунаклар үз эшләре белән чыгып киткәннәр иде, карт аларны көне буе сагынды. Үлеп тә күрәсе килде, карчыгына карата туган үпкәләрен аларга әйтеп бирәсе килде.
Габделхәй кичкә таба зур бер чемодан күтәреп, өстәвенә Арсланга, ли белән Сәгыйдә киленне дә ияртеп, кайтып керде. Кулына хуҗалык сумкасы тоткан һәм сумка өстенә ак халат салган Сәгыйдә каенатасы белән баш селкеп кенә исәнләште дә:
— Әнкәйнең хәлләре ничек? —дип сорап, җавабын да көтмәстән
өйгә кереп китте. *
Ул айда Мәгыйшә карчыкны караган арада Арслангали белән Габделхәй ишек алдының чирәме бетмәгән аулак бер почмагына үтә күренмәле карындык сыман ашъяулык җәйделәр. Самавырны ишек алдына алып чыгып, күмер салып җибәрделәр. Балыктыр, колбасадыр ише нәрсәләрне турап, ашъяулык өстенә куя башладылар.
Картның мондый түгәрәк табынны күптәннән күргәне юк иде инде. Дөресрәге — үз өендә, үз ишек алдында кургәне юк иде II әйбәтләр дә итте соң аның төпчеге, дөнья рәхәте, гомерлек бәхетләр бирсен үзенә...
Ә Саша кайда сон? Дус егетен? — диде Шәвәли абзый.
Саша бик азартный балыкчы ул. Аны ике балыкчы бүген төнгелеккә дип машиналары белән Камага алып киттеләр, — диде Габдел- ♦ хәи. —Тешләреңне барлап кун, әти, иртәгә свежий балык ашыйбыз. b
Табын әзерләнеп беткәндә генә Фәйрүзә дә килеп җитте Әтисен 1 олылап, хәлләрен сорашып тормаганга картның Фәйрүзәгә хәтере кал- < ды калуын, тик бу юлы сиздермәде Хатыннарның хатыннар янында 5 булуы хәерлерәк. Ирләр белән тигез аракы эчеп, олы кеше катында х бугаз киереп җырлап утыру бер дә килешкән эш түгел. Ине, бер дә ♦ мөрәвәт эш түгел... а
Олы малай белән кече малай иң алдан әтиләрен табын янына о утырттылар. Шешәдән кызыл эчемлек салган чагында
— Әти, берәрне тотасыңмы? — дигәннәр иде, баш кына селектек карт. Инде сигез дистәне ваклап бетерә язганда, оялмыйча, яшьләр < белән бертигез кыланып, кулына шу t шайтан төкереген күтәреп утыр- & мае бит. Тик малайлар стаканнарын кулларына алганда, картның = авыз сулары килеп, бөтен барлыгы котырып китте: юкка гына баш * тартты. Малайлар кыстарлар әле, кыстамый калмаслар дип баш u тарткан булган иде, мәксезләр, кыстый да белмәделәр, яхшыдан яман туганнар...
Картка бөтенләй күңелсез булмасын дип стакан тутырып җимеш суы салып бирделәр. Газы бар икән тагын, рәхмәт төшкересе, анысы да ярап куйды, тамак төпләрен яндырып, эчләрне кымырҗытып төшеп китте, һәм бераз утыргач, карт җиңелчә генә башы әйләнә башлавын да тойды. Бер дә бүтән түгел, төпчек малайның хәйләсе бу, кызыл суга әзрәк теге шешәдән дә тамызган, хәерсез. Кара син аны, хитрый шайтанны, әтисен аңлап, әтисенең ни теләгәнен белеп, пичекләр килештереп эшләде бит, Арслан сизми дә калды. Гөнаһлы да булмады, күңеле җылынырдай птеп күтәреп тә куйды карт
Тагын берәрне тоткач, малайлар әти турында оныттылар, үз сүзләре, үз шөгыльләре белән мавыгып киттеләр. Бу хәтлесенә тагын кәефе киткән сыман булса да, малайларның сүзләрен тыңлый торгач, картның янә дә бер мәртәбә күңеле булды. Олы малай белән кече малай гел шушы төи йорт турында сөйләшәләр иде.
— Менә, энем, Габделхәй, без барыбыз бергә җыелдык,—дип сүз башлады Арслангали. — Хәзер безнең янда Мәрзия сеңел генә юк Ул тормышын Казанда көйләде, аның анда эш урыны да бар, кияү буласы егете дә акыллы дип сөйлиләр, хәзер безгә әти белән әни турында гын.1 кайгыртырга кала Мин аларны үземә чакырып карадым, әти бер генә сүз әйтә, синең таш йортыңда, дөньяга сыерчык оясыннан кара-ган кебек, томшыгымны тыгып карап ятар хәлем юк. ди Син менә укуыңны бетерергә торасың. Кая барып урнашырга ниятең бар1 Шуны яшермичә әйт әле мина.
— Мин, абый, син иң әүвәл мина эш табарсың дип уйлаган идем,— диде Габделхәй, абыйсына туп-туры карап
Арслан, елмая төшеп, гөлдерәп кенә әйтеп куйды.
-- Эш качмас. Практика узарлык кына эш табылыр. Син менә институтыңны бетергәч кая барасың? Шуны әйт
__ Бетергәчме? —Габделхәй, сакалын учлап, картлар кебек, уйга калып торды, татарча бөкләп утырган аякларын, ойый башлагач, ипләп кенә чирәм өстенә сузып җибәрде.
__ Укып бетергәч тә мин менә шушында кайтам инде. Төп йортка
Шәвәли карт үз колакларына үзе ышанмады Бәрәкалла' Ни сөйли бу? Шушы сакал үстереп, калача тар балак киеп кайткан малай
сөйлиме моны5 Фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килсен Әгәренки, сүзендә торып, ул монда кайтып урнашса, Көбәшләр нигезе тагын тернәкләнә! Ул чагында инде тыныч күңел белән күзне йомарга да була.
Карт малайларның сүзләрен, кулын колагына куеп, тыңлый башлады.
— Та-ак, — дип сузып кына әйтеп куйды Арслангали. Әллә энесенең сүзен өнәп бетермәде, әллә ышанып җитмәде, әнә шул сузынкы «та-аг*ыннан соң табын өстенә төбәлеп, бер кавым дәшми утырды.
— Бөтенләйгәме? Әллә экзотика эзләп кенә.ме?
— Ничек экзотика?
— Институтның таш стеналары тайдыргач, берәр жәй нервларны авыл өендә ял иттереп, печәнлектә йоклап алырга исәпме, диюем?
— Әлбәттә, анысы да бар. Ял итәргә дә теләк зур, ардыртты уку. Кавказ курортларында йөрергә минем әле мөмкинлегем юк, синнән акча сорап булмый, укыганда булышканың өчен дә рәхмәт. Ләкин мин төп йортка ял итәр өчен генә кайтмыйм. Кайтсам, Кәлимәттә үз йортымны салып, бакча үстереп, үзем теләгәнчә яшәр өчен кайтам, — диде Габделхәй. Ул абыйсына күз ташлап алды, аның карангылана башла- 1ан чыраен, таза нык борынының канатлары киерелә башлавын күреп, әтисенә күз төшерде. Әтисенең баш изәүләре, артык зур тырышлыктан сузаеп киткән бәләкәй бите, төпчек улының әйткән бер сүзен йотып алырдай булып тыңлап утыруы аны үсендереп җибәрде.— Әйе, мин монда төпләнеп яшәргә кайтам, — диде Габделхәй. — Тормыштан мин романтика эзләмим, күктән йолдыз чүпләргә дә җыенмыйм, дөресен генә әйткәндә, китапларда язган андый романтикага бик үк ышанып та җитмим .
— Кызык. Нәрсәгә ышанасың соң син?
— Бер нәрсәгә дә ышанмыйм, — диде Габделхәй, башын чайкап.
— Моны ничек аңларга}
— Монымы? Нәкъ әйтелгәнчә аңларга кирәк. Кемдер минем тормышымны бәхетле итәр, кемдер миңа рәхәтлек алып килер дип ышанмыйм. Бәхетне мин үзем кулларым белән табарга, үз тормышымны үзем корырга тиеш.
— Яхшы,— диде Арслан, тыенкы гына.— Әйтик, син бу төп йортка кайттың, ди. Ничегрәк итеп күз алдына китерәсең инде син бу төп йорттагы тормышны?
— Миңа кайтып төшү белән торыр урын кирәк булачак. Тиз генә коммуналь квартира бирмәячәкләр. Начальствога ялынып, түбәнсенеп йөрисе вакытымны мин йорт салуга, бакча утыртуга бирәчәкмен. Дүрт ел буена Мәскәүдә студентлар торагында яшәп, төрле яктан килгән халык белән аралашып, дөньяны мин шактый ук әйбәт таныдым. Коммуналь йорттагы тормыш тормышмыни ул. өзлексез синең тормышыңа тыкшыналар: төнге унбердән соң приемник тыңлама, магнитофон уйнатма, шакылдама. Әгәр минем шакылдыйсым килсә?
— Беләсеңме, Габделхәй, син дөрес булмаган эшеңә фәлсәфи аргумент эзләп маташма, абыеңа турысын гына әйт тә бир: миңа хосусый милекчелек чире йокты, диген. Үз бәхетем, үз рәхәтем, үз сакалым...
— Сакалга кагылма, — диде Габделхәй, кискен итеп.
— Ярый, гафу ит, анысы сүз арасында гына килеп кысылды. Минем өчен синең >й йөртү рәвешең бик тә сәер, син бит гел әти кебек фикер йөртәсең. — Арслан, сагаеп, әтисе ягына ялт кына күз снрпеп алды, ләкин шундук тынычланды, карт инде аларның сүзен тыңламый, ул, тезләрен ябык куллары белән кочаклап, йокыга киткән иде. — Әтинең үземнеке дип уйлавы, үземнеке дип сөенүе табигый, ни дисәң дә. ул — крестьян, бәхетне җирдән өмет игеп, гомер буе җиргә карап яшәгән.
портфель юк, мин кресло югалтудан курыкмыйм. Әгәр беләсең килсә— ♦ шуның өчен дә мин сиңа кайтмадым, синнән эш сорамадым Митрофан = Апанасовичка бардым, ул Саша белән безнең икебезне Лотфулла Дия- 2 ров бригадасына урнаштырды — стажировкага Менә, ичмасам, кеше £ Лотфулла агай, кычкырынмас, акыл сатмас, әкрен генә үз эшен эшли * бирә, аның белән эшләве үзе бер мәктәп... *
Арсланга бертуган энесеннән бу сүзләрне ишетү авыр иде Ул үзен ө намусы ак кеше дип санап йөри, җир йөзендә берәүдән дә куркып = яшәми. Курыкса, ул үзенең дә. б\тәннәрнең дә нервысын бозып завод < дәгъвалап йөрер идемени* Тыныч кына да ята алган булыр иде «-
— Я, куркаклык турындагы фәлсәфәңне бетердеңме5 — диде ул, сабырлыгын җуймаска тырышып
— Юк, бетермәдем әле. Куркаклык ул үзеңнән олы түрәнең ялгышын ялгыш дип әйтергә йөрәгең җитмәүдән генә түгел, үз намусына үзең үк каршы килеп яшәүдә дә Мин байтак кына кешеләрне беләм. яратмаган хатын белән торалар, тормышым көйле дип. үзләрен дә, бүтәннәрне дә ышандырып йөриләр, аерылырлар иде, репутацияләре төшүдән, портфельне югалтудан куркалар .
— Сөйлә, сөйлә, ник туктадың?
— Мин үз йортымны салам дигәч, син дә куркып калдың Хосусый милек, фәлән-фәсмәтән. Моны синең начальник булуын әйттерә, ә күңелеңнән син минем яклы Әгәр минем торыр урыным, ял итәр бакчам юк икән, башымда бергенә кайгы: кая барып сыенырга, торыр урын каян табарга? Әгәр үз йортым булса, берәүдән дә бәйле булмасам, мин, дәү абый, эшләгән эшемдә күбрәк файда китерә алам, эш турында күбрәк уйлыйм Мына начальнигым Арслан Шәвәлиевнч кайчан квартир бирер, янына керсәм, тиргәп чыгармас микән дип борчылып утырмыйм шул инде .
Арслан уйга калды. Каян килә хәзерге яшьләрдә шулчаклы практицизм? Хәзерге, нәкъ менә сугыштан сонгы буынны эшкә ала башладыңмы, иң беренче шарт итеп акчасы күпме, квартиры канчан була5 — дип сорый башлыйлар Аларның бит әле күктә йөзеп, хыял дөньясында яшисе заманнары. Әнә бит гражданнар сугышы чорында унсигез яшьләре дә тулмаган үсмерләр гаскәр белән командалык иткәннәр. Яшь гвардиячеләр, унбиш яшьләреннән фашистларга каршы сугышып, башларын салды
Арслан жирдән үлән сабагы алып, аыы теше белән өзәргә тотынды, ләкин сабакның катысы, какшайганы туры килде, ул тиз генә өзелми, авызга әчкелтем тәме генә йөгерә иде Ул у тән өстендә әрсез бер кыяфәт белән, жикүле төстә елмаеп яткан Габделхәйгә өнәмичә, ят куз белән карады һәм каны кыза башлаганны тоеп, каршы әйтергә бүтән сүз тапмыйча:
— Ә мин енна сакалыңны кырырга киңәш итәм, — диде
Габделхәй рәхәтләнеп көлеп җибәрде — әйтер сүзең беттеме, абыкасм?
Син бүгенге заман баласы, урта мәктән бетердек, комсомолда тәрбия* ләиден, Мәскәү институтын тәмамлыйсын. Менә син уйлап кара, мин сине, әитик, үзем җитәкли торган промыселлар идарәсенә тыныч күмел белән ничек эшкә ала алыйм* Сии бит нефть чыгаручы егетләргә үз фәлсәфәңне момент йоктырачаксың ..
Менә шул шул' Беләм синең ише түрәләрне, сүз конкрет эшкә ♦ Парып терәлдеме — сез хәзер шалтыравык сүз белән авызны томалап куясыз. Заман чире сиңа да йоккан икән
— Нинди чир? Куркаклык Мин дөньяга синеңчә карамыйм, синенчә фикеп йөртмим, нәрсә уйлыйм, шуны ярам да салам Чөнки минем кулымда
ХУҖАЛАР
— Юкка авыз ерасың, — диде Арслан, ярсынып китүдән үзен көч- хәл белән тыеп. — Безнең әле сөйләшер сүз бетмәде. Әңгәмәне минем квартирга күчерәбез. Синең кебек тәти егетләр күп килде монда, берсе дә дөньяның агышын үзгәртә алмады...
Беренче тапкыр ул сүзләренең көчсез һәм буш булуын, җавапсыз калмас өчен генә әйтелгәнен аңлап, тынды. Аның энесенә каршы әйтердәй саллы дәлиле юк иде.
йоклап утырган әтиләрен, агалы-энеле ике ягыннан култыклап, өйгә алып керделәр. Фәйрүзә саф һавалы чолан бүлмәсенә мамык түшәк салып, бик әйбәтләп урын җәеп бирде. Карт, ястыкка башы тиюгә, гомердә булмаганча тынычланып, изрәп йоклап китте.
Сәгыйдә белән Фәйрүзә дә ишек алдына, табын янына чыгып утыргач, кабат бәхәс куертуны яхшы тапмадылар. Нигәдер ике агай-эне, сүз куешкандай, малай чакта жырлый торган җырларын искә төшерделәр. Кызык та яклары бар соң дөньяның! Берсе инде зур кеше булган, икенчесе Мәскәүдә укып кайткан ике агай-эне, Арслан белән Габделхәй, һәм, аларга кушылып, Сәгыйдә белән Фәйрүзә әкрен генә моңаештылар.
— Әнкәйнең хәле көйләнеп бара бит әле, — диде Сәгыйдә, жыр тынгач. — Аппетиты да әйбәтләнде, битләренә дә ит куна башлады.
— И-и, яшәсен иде әле. Җитмеш алты яшь күп тә түгел бит, авылда йөзгә кадәр яшиләр, — диде Фәйрүзә. Ул яулыгын артка чөеп бәйләгән, җиңнәрен сызганып куйган, күлмәк итәкләрен пөхтә генә җыйнап, чирәм өстендә бик килешле утыра иде.
— Яши ул, бер дә кайгырма, яши, — диде Сәгыйдә, чын күңелдән. — Синең ул хәтле тәрбияләвеңә үлеп беткән кеше дә аягына басар.
— Юкны сөйләмә, синең даруларың килеште аңа, — дип куйды мактауга күнекмәгән Фәйрүзә.
Габделхәй шешәдәгене стаканнарга бушатты.
— Әңгәмәне дәвам итү өчен!
— Булмаса, без дә берәр рюмка әнә теге тәмлесен генә тотыйкмы әллә, Сәгыйдә килен? — дип көлеп куйды Фәйрүзә.
— Соң, әйдә, без кемнән ким?
Күктә кыяр-кыймас кына йолдызлар кабынды. Бер кырые китек кызыл ай Зәгъфыран таулары артыннан калкып чыкты. Җир өстенә кичке талгын рәхәтлек җәелә башлады. Әле аннан соң да байтак кына сөйләшеп утырдылар. Төн аяз, күк йөзе куе зәңгәр, хыялларны уятырдай ерак-өмсендергеч иде.
10
Арслан Гобәйдуллин промыселларда эшләүче яшьләрне әледән-әле күреп, алар белән очрашып тора, гомуми җыелышларда аларның кайнарланып сөйләгән сүзләрен тыңлый. Ләкин мондый чакта алар бер генә яклары, эшкә булган мөнәсәбәтләре белән генә ачылалар; алар идарә башлыгыннан әйбәт квартир, уңайлы эш шартлары таләп итәләр, шуннан башка күңелләрендә нәрсә асрыйлар, нинди теләкләр белән яналар, аларын ачып бирмиләр иде. Никадәр генә аларга якын булырга тырышмасын, дүрт стена белән чикләнгән кабинетта атналар буе катлаулы расчетлар белән утырып, илнең төрле тарафларындагы за- вод-поставщиклар белән тиргәшеп, теләсә-теләмәсә дә, ул алардан аерылган иде. Промыселларда, лабораторияләрдә, диспетчерлык пунктларында эшләүче сгерме-егерме биш яшәр егетләр, кызлар инде Арсланнар буыны түгел, сугыш күргән буын түгел, алар яңарак шартларда, техниканың үскән, автоматларның тормышка гөрләп килгән заманында тәрбияләнгән кешеләр, алардан чит ил фәне, чит ил сәнгате яшерен тү-
гел, алар дөнья музыкасын, сәнгать казаныштарын. кино йолдызларын күреп үсәләр, кыскасы — ничек итеп тамак туйдыру, ничек итеп кеше булу кайгысы башыннан киткән буын бу. Йпн белән бәрәңгедә генә үскән буын түгел. Әнә шул яшь буынның эч серен белү, аның ни белән сулаганын аңлау теләге Габделхәй белән сөйләшкәннән сон Арсланда аеруча көчәеп китте. Чөнки ул үзенең зур планнарын алар ярдәменнән ♦ башка гамәлгә ашыра алмаячак иде. о.
Озакламый шундый мөмкинлек табылды. Апасы Фәйрүзәнең улы $ Тансык, комсомол комитетында ныклап эшли башлаган унсигез яшьлек егет, беркөнне һич көтмәгәндә. Яна промыселлар идарәсенә, абыйсының £ эш кабинетына килеп керде. Каты коңгырт чәчен маңгай турысына төшереп, кыеклап тараган, өстенә ачык изүле зәңгәр футболка, әйбәтләп * үтүкләнгән кара чалбар кигән зифа һәм төз гәүдәле Тансык, абыйсын а үз күреп, олылап исәнләшкәннән соң, бик зур үтенече барлыгын әйтте. °
Арслан аны каршысына утыртты. Анын япь-яшь чиста йөзеннән * күзен ала алмыйча. «Менә шушы бит инде мине борчыган буын, — дип * уйлады — Әле кайчан гына әнисенең итәгенә ябышып йөргән кара тәпиле малай үсеп тә житте. Комсомол башлыгы. Кулына әнә <молния>чыл- * бырлы папка тоткан». ь
— Яле, әйтеп кара, ниндирәк үтенеч икән ул? —диде Арслан, энесе- < нә ягымлы елмаеп.
— Мин үтенечне әйтермен, ләкин сез мина, абый, башта, туганлык хакына булса да, үтим мин синең үтенечеңне дип вәгъдә бирегез. Бу — минем комсомол комитетында күтәргән беренче зур эшем, әгәр мин аны үтәп чыкмасам, авторитетым, куык кебек шартлап, сүнеп төшәчәк. Үтим дип сүз бирәсезме?
— Карап карыйк, ниндирәк үтенечтер бит, кулымнан килердәй булса, үтәрмен,— диде Арслан
Шуннан соң Тансык, папкасының чылбырын зырылдатып ачып, абыйсы алдына сүзссз-нисез генә бер кәгазь чыгарып сачды. Арслан кәгазьне җентекләп укырга тотынды, укыган саен анын йөзе яктыра, ирен читләренә елмаюы җәелә барды
«Яңа промыселлар идарәсе начальнигы А Ш. Гобәйдуллинга.
Кәлимәт шәһәренең 26 кварталында яшәүче
«Дельфин» исемле балалар хоккей командасыннан
Бик зур үтенеч
Кадерле Арслан Шәвәлиевич/
Без. 26 квартал малайлары, узган кышны төрле ишек а ,ды командалары белән үзебез ясаган шугалакта иптәш ирчә очрашулар үткәреп йөрдек Результат начар түгел Хәзер безнең команда тулысынча оешып бетте. Көзен, сулар туңу бетән, балалар командалары арасында шәһәр беренчелегенә ярышлар башланачак Ләкин безгә аңарчы менә нәрсәләр кирәк:
1. Хоккей таяклары — 50 данз (сыну иезбенз!)
2. Крагалар —10 пар
3 Терсәк калканы — 10 пар.
4. Зур калканнар — 10 данә
5. Җилкә саклагычлар — Ю данә.
6 Капкачыга тулы комплект.
Безнең команданың составы:
Фәрит Айтуганов — капитан. 7 л итсста. отличник.
Витя Маркин — уенчы. 6 класста, ударник.
Миша Майоров — уенчы, 7 класста, ударник
Марат Гоголашвили — уенчы, 7 класста, укуда өлгерә.
.к. ул м »•
Саша Китов — уенчы. 6 класста, ударник.
Хәким Алтынбаев — капкачы. 7 класста, укудан өлгерә
Альберт Сизов — иң шәп капкачы. 7 класста, укудан өлгерә дип әйтергә була.
Быел без узган кышны шәһәр чемпионы исемен алуга ирешкән балалар хоккей командасы «Спутник» белән ярышырга уйлыйбыз. Аларның барысының да хоккей формасы бар. Аларга форманы үзләренең нефть начальниклары бүләк иткәннәр Зур промыселлар идарәсеннән. Шуңа күрә без Сездән, кадерле Гоаәйдуллин абый, батырчылык итеп сорыйбыз: безгә дә шундый формалар бүләк итә алмассызмы? Без сезгә тимер-томыр җыеп тапшырырга булышыр идек. Ходатаебыз итеп Тансык абый Дияровны җибәрәбез.
Балалар хоккей командасы «Дельфин».
Арслан язу өстеннән башын күтәреп. Тансыкка карады;
— Син яздыңмы?
— Юк... нишләп мин языйм, үзләре язып китерделәр, — диде Тансык Һәм шундук кызарды.
— Күпмегә төшә барысы?
— Туксан сум да җитмеш өч тиен,— диде Тансык тиз генә.
— Ах, шайтан балалары, сез моны бергә оештыргансыз бит.
— Арслан абый, вакланмагыз инде, кем оештырса да барыбер түгелмени? Балаларга спорт кирәк. Бөтен дөнья хоккей белән тилерә, телевизор көн саен хоккей күрсәтә, ничек аларны бу бәхеттән мәхрүм итәсең...
— Хоккейга иртә бит әле.
— Кыш көне килсәң, сез, аннары, соңга калдыгыз, диярсез.
— Шулай дисеңме? һм... Ләкин бит бер командага биреп кенә котылып булмый. Башкалары тагын киләчәк.
— Килсеннәр дип оештырдык та инде без аны.— Тансык мут елмайды.— Ату бит сезне, нефть начальникларын, җыелышта тәнкыйтьләп кенә берни дә алып булмый. Начальствоның тире калын, җыелышта баш селкеп, ярар, ярар, дип утыра да. янына барып керсәң, кире борып җибәрергә мең төрле сылтау таба. Банк үткәрми, лимит юк, финанс дисциплинасын бозып булмый. Әллә дөрес түгелме?
— Дөрес.
— Форма бирү белән генә дә котыла алмыйсыз әле, Арслан абый. Ишек алды саен хоккей кордлары төзеп бирергә туры киләчәк.
— Да. Таптың син мина эш. Нәрсә син, туганлыктан файдаланып калмакчы буласыңмы? — диде Арслан, күзләрен кыса төшеп —Ләкин бит, иптәш комсомол, моны бер безнең идарә генә ерып чыга алмый.
Тансык, абыйсы баш тарта дип куркып, күзләрен йомгалап куйды. Аның кояшта янган көрәнсу чиста битенә тимгелләр бәреп чыкты. Арслан елмая төшеп, фикерен әйтеп бетерергә ашыкты.
— Курыкма, мин сине гаепләмим. Мактыйм мин сине. Зур эш артыннан йөрисең, конкрет эш. Минем әйтергә теләгәнем менә нәрсә: мәсьәләне зур итеп шәһәр Советына куярга кирәк. Без, Кәлим эттәге нефть идарәләре, бу чарага бергәләп тотынырга тиешбез. Үсмерләр арасында җинаятьләр, хулиганлыклар булып тора, шәһәрдә, авылдагы кебек, үсмерләрне эш белән мавыктыру юк, менә алар шуннан үзләренә кызык эзләп, ярамаганны эшләп ташлыйлар. Синең күтәргән мәсьәлән шәп, мин сиңа ярты юлда туктап калмаска киңәш итәм.
— Киңәшегез өчен рәхмәт. Форма бирәсезме?
Арслан клавишалы кара телефонның бер клавишасына басты, номер җыеп, идарәнең баш бухгалтеры белән ниндидер фондлар, экономияләр
тавыш^беланЫ" Нәрсә каеРыРга чамалыйсың? — диде Арслан, корырак ♦ м ~ !?К' МО|1Ь,^Ы каерырга түгел, яхшылыкка яхшылык эшлисе килә. < менә сезгә ике билет, Сәгыйдә апа белән парлап комсомол кичәсенә < килегез х
т- Кайчан? х
— Билетта числосы күрсәтелгән. Ф
Арслан, бер укый башлагач,билетны бөтенләе белән укып чыкты. э
«Зәңгәр ут» кичәсенә чакыру билеты
20 май 1963 ел *
Беренчебүлек *
Кичәдә тыела а) үзеңнең һәм башкаларның кәефен бозу. б) үзең = белән спиртлы эчемлекләр һәм күңелсезлек алып килү, в) танцы - вакытында маймыллану һәм кыланып жырлау. *
Рөхсәт ителә: а) чәчәкләр, грампластинкалар алып килү, б) үткен сүз белән күңел күтәренкелеге, в) музыкаль-вокал космодромда актив катнашу.
«Зәңгәр ут» нәкъ кичке сәгать 7 дә, «Акчарлак» кафесында кабына Соңра калып килүче штрафка тартыла биш тәлинкә бәрәңге боламыгы ашатабыз.
Кәлимэт шәһәр комсомол комитеты «Зәңгәр ут» штабы.
— Киләсезме?
— Килергә туры килер. Яшьләрнең ни кыланганын ку игән күргән юк.
Тансык тагын кесәсенә тыгылды.
— Менә монысы комсомол активына.
— Бетәме синең ул кәгазьләрең-* Нинди актив ул тагын?
— «Зәңгәр ут» бит активта катнашканнар өчен генә. Сезне почетлы кунак итеп чакырабыз.
— Беләм мин комсомолның почетын, шайтан балалары, тәнкыйть ишетсен дип чакыра торгансыздыр әле,—диде Арслан, елмаеп.
нып китәләр иде.
Лпсчаи багнн кайтып га кнткги бе.гыр иде. лакка аны ире гнлиумгл сайлаганнар «и гг гнайгыэ.'индм Техника йортының алгы Йю кеше и.,сшш .щ> нкгы эллинда eV'""' '«■> утырган пнк ашк егетләрне, янь-ннн. кызларны күздән үткәрми. Арелав тагын Габделхан белән белган «йглшгне исенә гошерде. Әллә комсомолда ялкын бегк.нмс' Әллә алар барысы да тыныч кына, аатыгмынчэ. аямыйча гына. эшгзрен белен материаль кайгыны гына кайгыртып яшәргә телиләрме?
ҺЬВЫҮКАПИП^ .КЫНа **йләштв а (нары балалар гаризасының башына тЛ.ЛР “ ₽учка 3>Р ит«" Резолюция салды
run иитзлЛ НР€ШҺ,*Н Тансык зур авызын жыеп ала алмый иде Ул чы-
иде әзе Р АИП -Рыныннан Т0Рса да. абыйсы каршында таптана
Икенче бүлек
Апа активта булу берни дә бирмәде диярлек Комсомол прожекторлары һәм экономия өчен көрәш турындагы докладны, гадәттәге соры, төссез докладны, беренче секретарь Илбарнсоа кәгазьдән башын күтәрми укып чыкты Урыннардан килгән комсомол секретарьларының да сүзләре кәгазьгә язылган, алар барысы бер ук нәрсәд.ш — партия һәм хөкүмәтнең нефть промышленностена тур игътибар бирүеннән башла
Нәрсә инде бу — яшьлек димәсән, хәтере калыр Арслан да егет булып үсте, сугыш чыгар алдыннан авылда печән өсләре ничек гөрләп уза торган иде. Бер атна элек авыл өйләрендә җанлану башлана, авыл- . ның бер башыннан бер башына чалгы янаган тавышлар ишетелеп тора, егетләр яна чалбарлар, ак күлмәкләр тектерәләр, гармунчылар гармуннарын төзәтеп ала, яшь кызлар базардан бизәкле тырмалар сатып алып куялар. Печәнгә төшкән көнне ни генә кыланмыйлар! Болында, Зәйнең иң матур бер тугаена шомырт әрәмәләре янына зур бер казан асалар, үгез суеп, күмәк аш пешерәләр. Җиз тәңкәле, кыңгыраулы атларда, бср-берсен җилкәләреннән кочаклап, арба тутырып утырган егетләр гармунга җырлап эшкә баралар, эштән кайталар, гөр килеп тора Зәй буйлары! Малайлар печән таратырга төшүне зур бәхет саныйлар иле ул вакытта. Шулай ук яшьләрнең ялкыны сүндемени? Нигә алар бергә җыелган чакларда җырламыйлар, нигә трибунага чыккан чакларда кәгазьдән укып бик дөрес сүзләр сөйлиләр. Бәлки, алар аны, җырны, күмәк сөенүне, үткән этап дип саныйлардыр? Әллә алар хәзер иртәрәк өлгереп, иртәрәк сүнәләрме’ Техника, яңа ачышлар, космос дөньясы аларны күбрәк биләп аламы?
Шундый тынгысыз сораулар Арсланны кичәгә барганчы борчып тсрды. Түбәсендә зәңгәр-яшел-кызыл утлар янган «Акчарлак» кафесы ул килгәндә тын иде әле.
Аны ишек төбендә Тансык каршы алды. Беләгенә бәйләгән кызыл тасмасын төзәткәләп:
— Килдегезме, Арслан абый? Сәгыйдә апа кайда? — диде.
— Апайның больницада дежур тору көне. Үзем генә килдем инде,— диде Арслан, өстен чишенә-чишенә.
Кичә башланырга биш кенә минут калса да. кафеда әле музыка уйнамый, кием элгеченнән бер читтәрәк чәчләре, ат ялы кебек, күлмәк якалары өстенә кайтарылып төшкән берничә егет, ирен читләренә сигарет ябыштырып, тәмәке пыскыталар, икенче катка күтәрелә торган баскыч төбендә күзләрен кара белән сызып озынайткан, иреннәрен кишер төсендәге помада белән буяган кызлар өелешеп торалар иде. Алар идарә башлыгына иренеп кенә юл бирделәр.
Баскыч буйлап югарыга, икенче катка күтәрелгәч, Арслан иркен зур залның бер як яртысына өч рәт итеп тезелгән ак эскәтерле өстәлләр күрде. Өстәлләрдә яшьләрне алма, салат, конфет, шампанский, портвейн шешәләре көтә иде. Затның биергә, күңел ачарга дип калдырылган икенче яртысында түрдә үк радиола куелган, аны көйләргә дип махсус чакырылган электрик, олы яшьтәге, кәкшәйгән сары йөзле бер абзый, радиола янына берәүне дә китермичә, команда булганны кө1еп тора иде. Арырак, оркестрантлар — баянчы, барабанчы’ саксофон һәм флейтачылар уен коралларын төрле тавышка көйләп маташалар иде.
Кичә бер сәгать чамасы соңга калып башланды Шәһәрнең үзешчән артисты Сәгыйть Камалов — йомшак-бәрхет тавышы белән кызларның һушын ала торган түгәрәк ак йөзле, сабыр холыклы, яше утыздан узса да өйләнми йөрүче буйдак — чакыру билетына язылган сүзләрне магнитофон көчәйтүендә тагын бер тапкыр кабатлап чыкты; аның алмашчысы, юантык гәүдәле яшь кенә кыз, кайсыдыр мәктәпнең пионер вожатые, яшьләрне өстәлләр янына чакырды. Түбәннән, күмәкләп, ташып менгән яшьләр өстәлләр янына утырып беткәнче байтак кына вакыт узды. Шуннан соц комсомолның беренче секретаре Илбарисовка сүз бирделәр. Өстәлгә ике кулы белән таянып һәм микрофон өстенә якын үк килеп, ул яшьләрне зүр көрәшкә чыгулары белән котлап, тост тәкъдим итте. Яшьләр җанланып китеп, гөжләп алдылар, чәкәшеп эчтеләр һәм ашарга тотындылар.
Кичәне алып баручы Камалов, үзләре аерым өстәлгә җыелган комсомол башлыклары белән киңәшеп алгач, .микрофонын күтәреп, Арслан утырган өстәлгә килә башлады.
м^СЛан фәвэлиевнч. сез яшьләргә берәр нәрсә әйтегез инде...
Минем әйтүем нигә кирәк, яшьләр биесеннәр, җырласыннар,— ♦ дип каршы килеп маташса да, Камалов сүзендә нык торды.
Юк, комсомол вожакларының фәрманы шундый, — диде ул, * мөлаем елмаеп,— әйтегез берәр сүз. ■>
Басып әйтергәме, утырган килеш тә ярыймы? —диде Арслан һәм 5 үз тавышыннан үзе уңайсызланып китте, микрофон аның бу сүзләрен . шундук залга җиткерде. *
Залда көлешеп алдылар.
— «Яшьләр миннән еш кына сорыйлар, нигә сезнең китапларыгызда х барлык яшь кешеләр дә чибәрләр, матурлар, диләр. Мин дә үз уңаемда * гаҗәпләнеп аларга сорау бирәм: нигә яшьләр матур булмаска тиешләр, < әгәр яшьләр дөрес яшиләр икән, дөрес эшлиләр һәм дөрес ял итә бе- е ләләр икән, алар һәрчак матур булалар». Бу сүзләрне заманыбызның = бөек педагогы Антон Семенович Макаренко әйткән. Анардан да матур- с. рак итеп әйтеп булмас, шуңа күрә мин сезгә дөрес яшәү, дөрес эшләү, * дөрес ял итү телим!
Тыенкы гына кул чаптылар. Рюмкаларны яңадан күтәреп, тагын беркавым ашап алгач, бәген Россия конкурсы дипломантлары дүрт кыз җырлаячагын хәбәр итте Камалов. Шуны ук —кызык ясап булса кирәк — юантык пионер вожатые да кабатлады. «Жәйнен алсу аяз таңнарында» дигән татар җырын кичәгә җыелган яшьләр бик начар тыңладылар, шаулаштылар, сөйләштеләр. Аннары микрофон яшьләрне танцыга чакырды. Оркестрантлар хәзерге заманның моңсыз бер көен бик хәтәр ярсынып кычкырта башлагач, залның буш ягына җыелган яшьләр берәм-берәм парлашып, ярсынулы темпка бөтенләй дә туры килмәгәнчә, чамадан тыш әкрен, кыймылдар-кыймылдамас, баскан урыннарында йоклап китәр дәрәҗәдә биегән сымак итенделәр.
«Юк, мин бөтенләй артта калганмын нкән заманнан,— дип уйлады Арслан,— мин аңламыйм нкән боларнын телләрен».
Шул мәлне кемдер аның җиңеннән тартты, борылып караса: кара сакалы эченнән әрсез елмаеп Габделхәй басып тора.
— Сип ничек монда?
— Менә Кәлнмәг яшьләренең ничек ял иткәннәрен карарга килдем әле.
— Ничек эләктсн дим мин?
— Бик гади. Билет сатып алдым да кердем. Комсомоллар исәбенә бит бу: түләүле кичә.
— Шулаймыни? Ну ничек, ошыймы corp
Габделхәй җилкәсен сикертеп алды, башын кыңгыр салып, биюче парларның аякларына эче пошып карап торды да яшьләр арасына кереп күздән югалды
Тагын бер мәртәбә биеделәр, тагын бер мәртәбә өстәл янына утыр- дылар. кичәнең «уты» кабынмады Кайдадыр бер өстәлдә шартлап шампанский ачылды. Барысының игътибарын үзенә тарта алганга авызын бик хәтәр җәеп елмаеп басып торган үсмернен кулындагы шампанские күбекләнеп бәреп чыкты да өр-яңа кара костюмын коендырып ташлады Ул тирәдә шау-шу тынып бетәр-бетмәстә үк Камалов микрофоннан сүз әйтә башлады Аны тыңламыйлар иде, залны тынычландырыр өчен ул бик озак азапланды, бераз тынгандай булгач, оператор Мнндаровка сүз бирде Озын буйлы, таза гәүдәле, гәүдәсеннән дә бигрәк тавышы зур егет Маяковский шигырьләрен бәйрәм кичәләрендә укып дан млгаи
Мнндаров, өстәлләр арасыннан кысыла-кысыла үтеп, иркенрәк бер урынга килеп чыкты да, микрофонын авызына якын ук китереп, залны тагын бер мәртәбә тынычланырга чакырды, тынычланмый торып шигырь укып булмаячагын белдерде. Тавышлар бер чама кимегәч, бик хәтәр кычкырып, Муса Җәлилнең бер шигырен укырга тотынды, зал әкренләп тынды, тынычланды. Шуннан сок оператор егет микрофонны янындагы бер кызга тоттырды да, үз тавышы белән, көчле һәм тәэсирле итеп, шигырьне тоеп, мәгънәсен тирәнтен ачып укырга тотынды.
Арагызда кем бар Цеткин улы, Тельман егетләре кайсыгыз’ —
диде ул, куллары белән өстәлләргә күрсәтеп. Яшьләр кинәт карашып алдылар, бөтенләй тынып калып, шигырьне ахырынача тыңладылар. Тоткын шагыйрьнең, төрмә диварлары эченнән, «таш капчыктан» торып язганнары аларга барып җитте, Арслан үз күңеленә колак салгандай, сәерсенеп утырды. Нигә яшьләр тындылар? Аның каршысында утырган яшь кенә бер кызның күзләренә ник яшь бәреп чыкты’ Арслан кинәт бер хакыйкатькә төшенеп алды. Оештыручылар кичәнең максатын бил-геләмәгәннәр, аның яшьләргә нәрсә бирәчәген уйламаганнар икән.
Миндаровка яратып һәм ашкынып кул чаптылар. Аны тагын сорадылар. Ул сөйләгәндә берәү дә ашамады, берәү дә күршесе белән сөйләшмәде. Барысы да егетнең йөзенә карап, кулларына карап тордылар. Бу юлы ул бүгенге бер татар шагыйренең шигырен укыды Шигырь турыдан-туры хәзерге яшьләргә адресланган һәм, син бүген якты залда утырасың, син бүген кыланып твист биисең, беләсеңме, синең яшьтәшең, егерме яшьлек егет, һаман да егерме яшь көе тора, аның яше беркайчан да егермедәй узмаячак, чөнки ул синең якты тормышың, синең шушы залда утыруың өчен яу кырында башын салды. Егерме яшьлек егет, бас аягыңа, тезлән аның каршысына!
йөзләрнең кинәт кырысланып, усалланып китүен күрде Арслан; әле генә күңеле кайткан, әле генә җаны бизгән яшьләргә эчке бер соклану белән карады, алар белән кайгырып һәм моңаеп, алар сулышы белән сулап: «Юк, болар беткән башлар түгел, болар күңелләрендә ялкын сакламаган яшьләр түгел, болар ил яна бер сынау алдында калса, ике дә уйламыйча, яу кырына китәчәкләр,— дип уйлады — Яшьләрнең күңелендәге ялкынны кузгата белүче юк. аларны кайнар хискә әйдәүче, шул хис аркылы сиздермәстән тәрбия бирүче юк. Комсомол башлыклары кызыл сүзләр сөйлиләр, китаптан ятлап алганнарын монда китереп аударалар. Нигә алар аерым өстәл булып утырганнар, нигә яшьләр арасына сибелмәгәннәр?»
Яшьләр белән җитәкчелек мәсьәләсендә Арсланның аеруча күңелен кузгаткан бер хәл кичәдән соң булды. Аерым өстәлгә җыелып утырган комсомол башлыклары активта катнашу өчен Казаннан килгән инструктор хөрмәтенә мәҗлес әзерләгәннәр икән Алар анда Арслан Шәвәли- евичны да чакырдылар. Арслан инде кайтып китәргә жыснып, энесе Габделхәй белән бүгенге кичә турындагы хисләрен бүлешеп тора иде, Илбарнсов аны бер читкә алып китеп, йомышын әйтте Арсланның ай- ваена карамастан, чат ябышты секретарь.
— Хәзер мнн энекәш белән сөйләшеп кенә бетерим инде алайса,— диде Арслан.
— Бу сакаллы егет сезнең энегезме? Бертуганмы’ Соң. нишләп аны бая ук әйтмәдегез? Барсын безнең белән,— диде Илбарнсов.
Мәжлес инструкторның гостиницадагы бүлмәсенә, люкска әзерләнгән иде. Анда комсомолның җитәкчерэк урында эшләүче яшьләре, барлык секретарьлар җыелган иде. Монда портвейн белән генә калмаганнар, коньягын да, «столичный» аракысын да тапканнар, кара икра да, ак
балык та китерткәннәр иде. Инструкторны тур башына утырттылар, комсомол башлыклары, дәрәҗәләрен саклап, анын янына тезелеште. Арслан, никадәрле кыстасалар да, түргә узмады, азаккы кеше булыбрак. Габделхәй белән янәшә утырды.
Монда да Илбарисов беренче сүзне әйтте. Хәзер ул кичәдәге яки активтагы кебек, тонык йөзле түгел, чак кына дулкынланган, чыраена алсулык йөгергән иде. Кулына коньяклы рюмканы күтәргән көйгә ул Казаннан килгән кунакны телгә алды, анын шәһәр активында катнашуын Кәлимәт комсомолы өчен дәрәҗә дип белдерде, ләкин бик артык ялагайлануга китмәсен дипме — тостны комсомол өчен, Павел Корчагин эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр өчен тәкъдим итте
Барысы дәррәү кул чаба башламга, урыныннан Габделхәй күтәрелде «Нишли бу?» — дип уйлап та бетермәде Арслан, Илбарисов аның энесенә утырырга боерды.
— Юк, мин утырмыйм әле, минем әйтер сүзем бар,—диде Габделхәй. Аңар барысы да сәерсенеп, каян килеп чыкты бу җөптәе аю дигәндәй, аптырашып карадылар. Илбарисов кабаттан боерыгын әйтмәкче иде, егетнең Арслан Шәвәлиевич энесе булуыннан уңайсызланып, дәшми калды.
— Менә сез әйтәсез, Павел Корчагин өчен күтәрик дисез Минемчә, Корчагин иптәшләреннән аерылып, качып эчмәгән. Аннары Нигә без Павканы мәжлес өстәлләре янында гына искә төшерәбез Бу аны мыскыл итү, профанлаштыру. Юк, мин бу тостка кушылмыйм.
Әкрен генә борылды, рюмкасын өстәлгә кире куйды да ашыкмый гына чыгып китте.
Өстәл янындагылар аптырашып карап калдылар.
(Ахыры киләсе санда.)