Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

ГАСТРОЛЬЛӘР ҖӘЕ Казан тамашачылары быел да тугандаш халыкларның театр сәнгатен яратып карадылар Алар июнь башында Башкорт дәүләт академия театрын каршыладылар Симферополь шәһәренен М. Горький исемендәге Кырым дәүләт драма театрының киЛүе дә аур куаныч булды Ижевск музыкаль драма театры шәһәребез халкына удмурт, рус һәм дөнья классиклары әсәрләренең үрнәкләрен күрсәтте Июль аенда Казанга Мәскәү оперетТа театры. Киров драма театры килде. Ә бу айда без Новгородлылар сәнгатен күреп сокландык Новгород драма театрынын репертуарында татар драматургы Риза Ишморатның «Муса Җәлил» драмасы да бар иде КИҢӘШМӘЛӘР УТЫРЫШЛАР Май азакларында Әлмәт шәһәрендә нефть районнарында яшәүче яшь язучыларның ике көнлек семинары уздырылды Семинарда 40 ка якын яшь язучы. 12 СССР Язучылар союзы члены катнашты. 15 яшь авторның әсәрләре тикшерелде Семинарда язучылардан Әмирхан Еники. Марс Шаба- ев. Равил Файзуллин. КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре С ХәкИМОЙо. «Tat нефть» берләшмәсе начальнигы урынбасары Ү СптТаров иптәшләр чыгыш ясады Семинар азагында Әлмәт район Техника йортында әдәби кичә уздырылды 27—29 майда Душанбе шәһәрендә Урта Азия һәм Казагыстан тәнкыйтьчеләренең региональ киңәшмәсе уздырылды. Бу киңәшмәгә Мәскәү шәһәреннән. Украина. Әзербәйжан. Әрмәнствн. Литва. Эстония. Грузия республикаларыннан һәм Көньяк-Осетия. башкорт һәм татар автономияле республикаларыннан Да вәкилләр килде Казан тәнкыйтьчеләреннән филология фәннәре докторы, профессор Ибраһим Ну ртллин һәм «Козин утлары» журналында тәнкыйть бүлеген алып баручы Фарваз Миңнуллня катнашты Зур кызыксыну белән «Хәзерге заман совет тәнкыйтенең методологиясе». «Милли республикаларда әдәби тәнкыйтьнең үсеш юллары». «Вакытлы матбугатта рецензия». «Тәнкыйтьче публицистның осталыгы». «Әдәби тәнкыйть һәм проблемалы мәкаләләр». «Өлкә әдәби газеталарында тәнкыйть*. «Тәнкыйть һәм әдәби процесс» дигән докладлар тыңланды. Фикер алышуларда Ибраһим Нуруллин да чы-ыш ясады Июнь аенда РСФСР язучылар союзы Россия Федерациясендә чыга торган әдәби журналларның тәнкыйть һәм библиография бүлегенең мвдирләрен Мәскәүгә киңәшмәгә жыйды Киңәшмәнең көн тәртибендә В И Ленинның тууына 100 еллыкка әзерлек һәм әдәби тәнкыйть бүлегенең бурычлары, журнал редакцияләренең яшь тәнкыйтьчеләр белән эшләве. РСФСР азучыларының 111 съездына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде «Казан утлары» журналының тәнкыйть бүлеге мөдире Фарваз Мнннуллин фикер алышуларда катнашып, журналыбызда тәнкыйтьнең торышы һәм яшь тәнкыйтьчеләр белән эшләү турында сөйләде ҖӘЙГЕ СӘЯХӘТЛӘР В И Лениннын тууына 100 ел һәм республикабызга 50 ел Алган көннәрне каршылап. Татарстан язучылары зур дәрт белән яна әсәрләр язалар Шуның өчен алар бик еш кына төрле җирләргә сәяхәт итәләр. язылачак геройлары белән очрвша- лар. әсәрләренә өстәмә материаллар җыялар. «Казан утлары» журналының баш редакторы. шагыйрь Зәки Нури икЖь азакла рында Польшада булып кайтты Ул В И Ленин исеме белән бәйле булган урыннармы — Варшава Краков, Поронино шәһәрләрен күрде. Польша хезмәт ияләре белән очрашты, тугандаш дәүләтнең казанышларын күреп йөрде Бөек юлбашчының исеме язучы Газиз Мбхәммэтшинны Саян таулары итәгенә бөтен дөньяга билгеле булган Ш-.шенскига алып килде Язучы кайчандыр В И Лениннын сөрген урыны булган, ә хәзер зур. матур калага әйләнгән Шушенскины карап йөрде .музейда булды Себермси кырыс табигате. йомшак күңелле кешеләре белән танышып кайтты Шагыйрь Нури Арсланов Кззагыстанның Павлодар шәһәрендә булды Музейларны, шәһәрнең гражданнар сугышы вакыйгалары белән бәйле урыннарын карап йөрде Пн лодзрдан алып кайткан тәэсирләре шагыйрьчең язылып ята торган поэмасында һәм як* шигырьләрендә чагылыш табачак. Язучы Әхсән Баянов Яр Чаллы һәм Мннзәлә районнарына иҗади командировкага барып кайтты. Ул Кама электр станциясе төзелешендә эшчеләр, инженерлар белән очрашты, аларнын эшләре, көнкүрешләре белән танышты. Авылларда колхозчылар белән сөйләште. Мннзәлә педагогия училищесы студентлары белән очрашып, аларга татар совет поэзиясендәге яңалыклар хакында сөйләде. Алабута районы хезмәт ияләренең республикабыз язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулары гадәткә керде Әле күптән түгел генә бирегә язучы Хәсән Сарьян һәм шагыйрь Рәшит Гәрәй кнлеп китте. Алар районның Орджоникидзе. Ильич, Калинин. Тукай. Азии, «40 лет Октября». Ленин исемендәге колхозларында чыгышлар ясадылар «Труд» һәм «8 март» колхозларында булдылар Бу очрашуларга Алабуга шәһәрендә яшәүче язучы Э Касыймов һәм яшь шагыйрь Е Уткин да катнашты. Тугандаш Башкортстан республикасының әдәбият һәм сәнгать яңалыкларын Татарстан хезмәт ияләре һәрвакыт зур кызыксыну белән һәм яратып күзәтәләр Июнь азакларында Казанга килгән башкорт шагыйрьләре Әнгам Атнабаев һәм Рафаэль Сафин да аларга зур куаныч китерде Шагыйрьләр республикабызның Буа районы хезмәт ияләре алдында чыгышлар ясадылар Казан шәһәренең культура сарайларында. күп кеше катнашы белән, әдәби кичәләр уздырдылар. ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ТУГАНДАШ ХАЛЫКЛАР ТЕЛЕНДӘ Казагыстанда яшәүче татар язучысы Ибраһим Сәләховның «Күкчәтау далаларыгда» романы казакъ телендә басылып чыкты. Аны Алма-Ата шәһәренең «Язучы» нәшрияты 35 мең тираж белән чыгарды Романны татарчадан казакъ теленә язучы Өмәржан Осланов тәрҗемә иткән. * ♦ ♦ Шул ук «Язучы» нәшрияты Гайшә Шәрипованың «Гафурның семьясы» дигән романының икенче китабын рус телендә басып чыгарды Гафур Коләхметов семьясына багышлап язылган зур күләмле бу роман хезмәт ияләрен богаулап торган дини һәм социаль йолаларның җимерелә баруын, халык бәхете өчен көрәшүче яшь буын сафларының какшамас булып ныгуын оста итеп сурэтли. КОМПОЗИТОРНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ Мәскәүдә татар халкының яраткан композиторы Сара ханым Садыйкованың ижат кичәләре булды. Концертларда РСФСРның халык артисты Фәхри Насретдинов. Татарстанның атказанган артисткасы Разия Тимерханова, артистлардан Наҗия Теркулова һәм Габдулла Рәхимкулов Сара ханымның яңа әсәрләрен башкардылар Измайлов паркында. Фәнни атеизм йортында һ. б. урыннарда үткәрелгән бу кичәләргә халык күп йөрде, авторның җырларын алкышлап каршыладылар. ХЕЗМӘТКӘ-ХӨРМӘТ РСФСРның Верховный Советы Президиумы Указы белән совет культурасы өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан АССРның Казандагы А М. Горький музее директоры. язучы Мария Николаевна Ели- заровага РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. ДИҢГЕЗЛӘР. ТАУЛАР АША Язучы Рафаэль Мостафинның «Муса Җәлил» теплоходында йөзүен журнал укучылары белә инде. Менә аның юлдан җибәргән телеграммасы; «Корея Халык Демократик республикасына ашыгыч йөк илтүче «Муса Җәлил» теплоходы үзенең рейсын уңышлы дәвам итә. Изге Надежда борыны безне әче көзге җиле һәм шаулы дулкыннары белән каршылады. Мадагаскар атавы тирәсендә судно штормга эләкте. Палубага бәргән дулкыннардан судноның корпусы калтырап тора. Авыр шартларга да карамастан, экипаж вахтада тыны-, тора, алга баруны дәвам итәбез Коллектив зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында тыңлый Хәзер һинд океанының тропик суларына керәбе? Каләмдәш дусларыма һәм журнал укучыларына кайнар сәлам. Эшләрегездә уңышлар телим. • РАФАЭЛЬ МОСТАФИН».