Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЫЕЛГЫ ДҮРТ САННЫ УКЫГАЧ


Быел чыккан саннарында да «Казан утлары» журналының гаять катлаулы, гаять үзенчәлекле хәле күзгә ташлана. Беренче биттәге рәсми белдерүенә караганда. ул — татар телендә чыга торган бердәнбер әдәби һәм иҗтимагый-политик журнал. Ләкин бу бик кыска әйтелгән. Мона без театр, музыка, рәсем сәнгате, тарих, археология һәм башка аерым матбугат органнарына мохтажлыгы булган сәнгать, фән тармакларының исемнәрен дә ости алыр ндек. Дүрт сандагы материаллар журналның бнк күп тармаклар буенча әһәмиятле мәсьәләләр күтәрергә тырышуын, моңа күп көч сарыф итүен һәм. шуның белән бергә, ул мәсьәләләр буенча фән белгечләре, сәнгать эшлеклеләренен, җәмәгать эше ветераннарының активлыгы үсүен ачык күрсәтә.
Без бу саннарда укучы өчен, әдәбиятыбыз, культурабыз өчен бик кыйммәтле әсәрләр таба алабыз. Шуның белән бергә. Козьма Прутков әйткәнчә, «колачың җитмәгәнне колачларга» тырышудан килеп чыккан әрле-бирле сугылу, чуарлану күренешләре дә юк түгел. Бусы хакында сон- рак. Хәзер, шагыйрь буларак, поэзия әсәр-ләренә тукталасым килә, алар мине күбрәк дулкынландыра.
Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк, поэзия әсәрләребезгә журнал лаеклы рәвештә зур мәйдан бирә. Шигырь, поэма-г ларның камиллек дәрәҗәсе көннән-көн үскәннән-үсә баруын, аерым күренеклеләрнең генә түгел, гомумән татар поэзиясенең яна югарылыкка күтәрелүен журнал шактый нык чагылдыра. Моны һич инкарь итеп булмый. Шулай да поэзия әсәрләрен сайлап алуда һәм аларнын тиешле идея-ху- дожество дәрәҗәсен тәэмин итүдә журналның үз бурычын үтәп бетермәү фактлары дз очраштыргалый әле.
I нче сан. Нәби Дәүлн. «Кеше турына» монолог». Нәби Дәүлннең соңгы еллардагы иҗатында төп тема — гуманизм дияр идем мин. «Кеше турында монолог» — моның ачык үрнәге. Ул бу әсәрендә кайнар дәрт белән кешелеклелекне. чын Кешене бер явыз дошманнан яклап чыга. Дөрес, бу дошман атом, водород бомбалары һәм кеше аны сыйдыра алмый торган башка коточкыч кораллар белән коралланмаган. Ул. бандит кебек, кеше суеп та йөрми. Ул тыштан бнк самими дә күренергә мөмкин,
ул — меи-миллиоинардан һич аерып алмаслык кеше кыяфәтендә. Әмма ул - кешелек- лслекнеи. Кешенең күптәнге явыз дошманы, аны интектерүче, хәтта үлемгә җиткерүче Ул — гайбәт, әләк, яла. Ул — гайбәтче, әләкче. яла ягучы. Тема яна түгел. Бу темага популяр әсәрләр күп. «Севильский цирюльник» гаги гаять кичле арияне битен дөнья белә. XIX йөз тагар шагыйре Яков Емельяновның «Әләк» дигән шигыре дә характеристика төгәллеге. динамикасы, фаш итү кече белән безне бүге? дә дулкынлан дыра. Әмма «Кеше турында монолог* авторны «таушалган темага тотынган бу», дип гаепләүгә нигез калдырмый. Ул бүгенге кип турында, бүгенге явыз дошман турында, бүгенге гайбәтче һәм гайбәт турында сийли. «Монологнык» 1—2 бүлекләрендә автор бүгенге гайбәтне Россини. Емельянов әсәрләрендәгечә кичле фаш итә. безнен бүгенге тормышыбызда, бүгенге совет кешеләре арасында анын нннди шыксыз. ямьсез, җирәнгеч күренеш булуын әйбәт чагылдыра.
Совет кешесе «сөя. хезмәт итә. алга бара иген игеп, чуен коел, тимер кайнатып, шәһәр корып, бала тудырып», аның «үз бәхетен жнрдән жыясы бар. йөрәгенә салып, күзләренә алып, учларына тулы тутырып». Әмма шул ук вакытта иске дөнья нык ин түбән, әшәке күренешләреннән берсе булган гайбәт тә әле дөньяда бар. «Гайбәтче дә ягмый тик кенә». Ул намуслы кешеләрнең көндәлек тормышыннан гаеп эзли, юк-бар нәрсәләр турында «хәбәр сала—чиләк каккан кебек янгында*. Хәтта кеше космоска, «Венерага юллар табарга» чыгып киткәндә дә. ул аның «юешләткән урынын иснәп карарга* өлгерә. Иң аянычы шунда, ди автор, гайбәт, яла, әләк күбесенчә хезмәттә иң фидакарь кешеләргә кулын суза, еш кына ул аларны яралый да. Чөнки нәкъ шундый кешенең бит гайбәттән сакланырга вакыты җитми, ул «оныта үзен, оныта ул ашын, йокысын, әйтерсен. Җир кинәт тунар төсле, алмый калса кеше кулларының жылысын».
«Монологигың ин уңышлы урыннары, иң яхшы юллары менә шундый югарылыкта. Асылда, алар әсәрнең икенче бүлегендә тыгызрак тупланганнар, әмма башка бүлекләрдә дә менә шушы газа үзәккә тартылма торган фикерле, хисле юллар, строфалар бар Тик мина аларны әсәрдәге бик »үп чуар урыннардан - туйдыра торган Ч" сүзле, вак-вак кабатлау тардан. тормышны бер яклы, тар һәм ялтышрак сурәтләүләрдә" Анлгәреп алырга туры килде.
Эш нәрсәдә сон? Автор бит бик әһәмиятле теманы алган, идея юнәлешен Дә дөрес тоткан. Әмма ул үз идеясен укучыга төгәл житкерү өчен художник арсеналында булган бөтен чараларны кулланмаган, аларның кзйберләреиә игътибар итмәгән.
Иң элек әсәрнең архитектонякасынл игътибар итик Кереш. Беренче строфа бездә хәвефле хисләр уята: бер кешене больницага китереп салганнар, аның гомере кыл өстендә, сак булыгыз. Шуннан ангор үлем һәм тормыш турымда фәлсәфи уйлануларга күчә, кешенең тыныч, матур яшәвенә комачаулый торгаи жирәигсч күренешләрнең бер төрен — гайбәт, яла. әләкне фаш итә торган икенче бүлекне яза. Шул уңайда кешене үлем хәлендә больницага китергән сәбәпнең әиә шул әшәке гайбәт икәнеи дә беләбез. Нәтижәдә. өченче бүлейУген башындагы ике строфа, ангорның безне хәвефләнергә мәжбүр иткән беренче юллары тәэсирен конкретлаштырып, көчәйтел яңгырый. Сак булыгыз, көрәшегез, дөньяда «күзләр күрмәс үткен хәнҗәр белән кинәт кенә китереп кадарга, ә аннан сон. иң беренче булып, табутына килеп карарга» әзер торгаи гайбәтче, әләкче бар!
Әсәр шуның белән төгәлләнсә, никадәр хуш булыр иде, үзенең идеясен ачык жиг- керүе белән аерылып горыр иде һәм безгә специфик мә«а.<әләрдә, китапларга гына искә алынган «архитектоника* сүзен кулланырга да кирәк булмас иде Әнма нишлисең. автор әсәргә тагын ике йөгләгг юллан торган шигъри койрык тагарга кирәк таба. Әсәрнең авырлык үзәге кинәт үзгәрә. Бөтен *ш бер анонимкага һәм аиы үз сейфында саклаучы райком секретарей* кайтып кала. Ә бу райком секретаре вмМ үзе дә анонимка алдында калтырый башлый. Һәм автор ана озын һәм буталчык вәгазь сөйли Әсәрнең югарыда тикшерелгән өлеше барлык кешеләрдә дә җирдәге әшәкелекләр белән көрәштә җаваплылык хисе уяту белән төгәлләнсә, бу ахыргы һәм ин күп урын алып торгаи бүлек рай-ком секретарена «сак бул'», дип бармак ннау белән төгәлләнә. Нинди буталчык! Монда Цһаны һәм стенами рай«ом секретарен күзәтеп торучы Лешамы китереө кертүләр дә ирдәм итми, буталчыклыкны арпыра гына. Сеймы өлештә Да бит яхшы строфалар, көчле шигъри юллар юк түгел. Баштагы укышлы өлештә дә бик йомшак урыннар очрый. Автор үзеиеи идеясен уку-
чыга ачык җиткерү ягыннан әсәрне нинди тәртиптә тезү турында ныграк уйланса, бүлекләрнең болан буталышы да бетәр иде һәм әсәр файдасыз озынлыктан, укышсыз урыннарыннан да котылыр иде.
Сизә торгансыздыр, тәнкыйть сүзен без әсәрнең архитектоникасына ишарә итеп башласак та. ирексездән әдәби осталык чараларының тагын берсенә — композициягә шактый кагылып киттек. Минем моңа аеруча басым ясап әйтәсем килә. Чөнки кечкенә генә шигырьнеңме, озын поэманыңмы иң якты якларын бик күп очракларда композицион чатаклык күләгәләп кала. Мин үзем бу өлкәдә еш газап чигәм. Нәби Дәули «Монологы»ның да бер бөтен әйбер булу ягыннан композицион кимчелекләре югарыда үзеннән-үзе җитәрлек күренде бугай. Әмма аерым бүлекләр, хәтта аерым строфалар эчендә дә кимчелекләр шактый. Бу кимчелекләрдән әсәрне арындырып була, без моңа ышанабыз һәм әсәрне тикшерүгә керешкәндәге уңай бәябез шуна нигезләнә дә.
Беренче санда С. Хәкимнең ике шигыре басылган. С. Хәкимнең бу шигырьләре аңа хас осталык белән, тормыштагы аерым детальләрнең тамырын актарып ташлап, бүгенгенең нң дулкынландыргыч мәсьәләләрен күтәрүләре белән аерылып торалар. Тик бер-нке генә бәләкәй искәрмә. «Эмблема» шигырендә кайсы Берлин, нинди немец турында сүз баруын ачыклыйсы иде. Көнчыгыш Берлинның ГДР башкаласы икәнен онытмаска кирәк. Бәлки, монда «Көнбатыш Берлинда» дигән подзаголовок кирәктер?.. Бераз такмакча яңгыраган беренче строфа да шигырьгә бик уңышлы кереш түгел төсле. Шигырьнең соңгы ике юлында шагыйрь күңелендә сакланган подтекст тоелып, аңлашылып бетми. Икенче шигырь бик зур тарихи колачлы. Әмма шул колачны җәяр өчен сәбәп кечкенә итеп алынган: имеш, Мусаны күреп белмәгәннәр ни өчендер аның турында күбрәк яза. Ләкин Мусаның батырлыгын ачып бирү өчен аны күреп белү генә шартмыни? Аннан, белгәннәр дә бит Муса турында аз язмыйлар. Халык күңелендә Муса образы нәкъ әнә шул гомуми хезмәт аркасында бөтен көченә гәүдәләнә. С. Хәким турында сүз башлагач, аның 4 иче сандагы әсәрләре турында да әйтергә кирәк. Ул шигырьләрне укыгач, шагыйрь иҗатының тагын бер уңай сыйфатын искә төшерергә туры килә: һәр әсәр-дәге идея төгәллеге һәм бөтен сурәтләү чараларының әнә шул идеяне ачып бирүдә
эзлекле кулланылуы. Образларны, фикерләрне тырышып чарлаудан тыш, һәр әсәрнең композицион бөтенлеге өстендә дә авгор бик җентекләп эшли. «Дүрт яран», «Тышта буран», «Озын чылбыр, бик күп боҗралар» һ. б. шигырьләр — моның яхшы үрнәкләре.
«Изге бер ут» шигыре бик эчтәлекле. Автор, үзенең сугышчан тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, алдында бөек максатын, якты идеалларың булса, бөтен авырлыкларны җиңү мөмкин икәнлеген көчле сурәтли. Бу бик кирәк эш хәзер. Әмма шигырьнең бер урыны миндә канәгатьсезлек тудыра. «Сүс. кабанны ал да, ракеталар яктысында утыр, җеп эрлә...» Бу юлларның ишарә генә булып йотылып калуы, адрессызлыгы, мәгънәнең подтекстка гына яшерелүе аркасында, авторның нинди ялгыш фикерләрне кире кагуын, нинди зарарлы күренешләргә каршы чыгуын укучы шәйләми кала. Әсәрнен менә шушы сугышчан юнәлеше дә ачылса, ул бүгенге көннең ни актуаль әсәрләреннән берсенә әверелә алыр иде.
«Таулар, таулар» шигыре Ленинга багышланган; шома, матур яңгыравыклы итеп язылган. Әмма Хәким даһи Ленинга карата кеше күкрәгендә ташкай хисләрнең зурлыгын бирергә омтылуында күпләр кабатлаган тышкы чагыштырудан бөтенләй ычкынып китә алмаган. Ленин образы таулар белән ассоцияләштерелә. шигырьнең төп яңалыгы авторның «әллә таулар алдан, әллә Ленин алдан, әллә алар бергә калыккан?» дигән риторик соравына кайтып кала. Гәрчә шигырь бик-бик матур яңгырашлы. Аны югалтасы килми. Аның мөстәкыйль сәнгатьчә бөтенлеген тәэмин итү өчен, минемчә, әнә шул мәһабәт таулар образын халкыбыз, илебезнең Ленин җитәкчелегендә. Ленин байрагы астында ирешкән уңышлары белән бәйли торган бер җеп сузарга кирәк.
«Янып, син кал» дигән шигырь (җыр) өстендә дә әле автор үз эшен төгәлләгән дип әйтеп булмый. Ул ритмик яктан да (строфаларның 4—8 иче юлларына игътибар итегез), мәгънә ягыннан да бергә кушылып бетмәгән нке яртыдан тора кебек. Ә гомумән алганда С. Хәкимнең нке санда басылган бер дистә шигыре күпләргә яхшы үрнәк булырлык.
Поэзиянең олы осталарына журнал гел киң мәйдан биреп бара. Икенче сан Хәсән Туфанның «Шигъри елъязмалар» дигән циклы белән ачыла. Ярты гасыр чамасы,
Ммковскийча әйтсәк - «рифма юнып» ямендә татар шигырен чарлап, коеп килгән оста кул эшләгән 800 ләп юл ташкил И1КӘ(, шигырьләр эчендә дә бик матур строфа тар муэыкаль яңгырашлы юллар, тирән хисле урыннар аз түгел. Муса Җәлилгә багыш-ланган «Күлмәгең талда» дигән шигырь совет патриотизмын көчле гәүдәләндерә. «Еракларга алып киттеләр, дигән язмадан Тукайга багышланган өзекне дулкынланмыйча укып булмый.
Уникенче елны кичтек инде, Елмай инде, Кояш! — дигәндә: Җирне тырнап, тәгәрәп лә. аунап Апрель елый яна чирәмдә...
Пие сыгыла илнең:
Гамыгеп бусы
Барыннан да авыр лабаса.
Әйтерсең лә,
Җеназасы аның Тукаеның Үтеп бара авыллар аша...
«Зыя идең, якты идең син» дигән шигырь бүгенге укучыларга бик ук билгеле булмаган мәгълүм татар мәгьрггфәгчесенен якты образын сурәтли һ. б., һ. б. Әмма Пнклның башына кайтыйк. Менә «Җилкәнен киерә кораб» дигән шигырь. Ул Дәрд- Мәнднек атаклы шигыреннән эпиграф белән башлана. Шигырь тулысынча Дәрдмәидкә Ияреп язылган. Ияреп язу алымы күптәннән бир нәрсә, моның гаебе ки» Иирүчснен шигъри осталыкта ияргән әсәр дәрәжәсе- нә күтәрелә алмавы да гаеп түгел, әлбәттә. Шунысы уңайсызрак, илнең киләчәгенә бөтенләй башка ноктадан, үз сыйныфы Ноктасыннан карап, символистик алымнар белән язылган Дәрдм.тнд шигыре бүгенге укучыга. Хәсән аганың символистик фикерләвенә караганда, күп ачыграк, аңлашыла- рак тонга.
Менә «Атларым» дигән икенче шигырьнең беренче ст рофасы турында ни ге һич алай әйтеп булмый. Бу чын Дәрдмәпл көче белән язылган. Монда йөрәкнең ип тирән бер жнреннэп бәреп чыккан моң. Бу билгеле бер чорда хаксыз алынган төзәлмәс яралап бер сыкранып кую. Моңарзан бер кем дә беркемне дә тыя алмый. Әмма, кызганычка каршы, монда шагыйрь калган оч строфада шигырьне үстерү, көчәйтә бару юлы белән бармый.
Шигъри иҗат хезмәтендә очрый торган шундый бер үзенчәлек бар Менә бер хис синең каләмеңне тибрәтә башлый, синдә ниндидер фикерләр, образлар формалаша һәм син аларны кәгазьгә төшерергә тотынасын. Фикергә фикер иярә, строфа янына строфа өстәлә. Канәгатьләнеп каләмемне куясың. Вакыт үтә, шушы шигыреңне яңадан кайтып карасан (үземнен укучыларыңны да истә тотып, әлбәттә), күрәсең: шигырьнең бер өлеше, бер ике строфасы синең хисеңне укучыга житкерү өчен, син теләгән фикерне уяту өчен «баштыйн ашкан», ә укучыга күбрәк фикер жигкерим дип өстәгән юлларын, строфаларын мона уңайсызлап кына торалар. Меиә шунда күп көч түгеп язылган артык строфаларны сызу өчен куәтен житсә, шигырь иркенәеп китә, кинрәк сулыш ала. дулкынландыра. Ә куәтен житмәсә. шигырьнең тыны кысыла, ул үз жнлкәсендә әнә шул артык строфаларны йөртүдән жәфа чигә, укучыга тиешенчә барып житии. Сизиф хезмәтенә дучар була.
Бу минем шәхси фикерем, һәм аиы мии закон итеп расларга да. өлкән коллегамның хезмәтен кимсетергә дә теләмим. Әмма олылаган шагыйренә аның кимчелекләрен әйтүдән тыелып, икейөзлеләнә дә алмыйм.
«Еракларга алып киттеләр» дигән озын шигырь халкыбызиын Бөек Октябрьның 50 еллыгы тан таналары тәэсирендә кылган булса кирәк. Автор үткәннәргә борылып карый. Халык та, шагыйрь дә башыннан бик күп нәрсәләр кичергән. Автор бу кичерешләрне — үзенекен дә. халыкныкын да—бергә үреп барырга тырыша. Монда да. Тукайга багышланган өзектәге кебек, унышлы урыннар бик күп. Әмма, гомумән алганда, әсәр өзек-өзек гәкир калдыра, зур тарих өстеннән сикерә-снксрә генә үткән аерым фрагментлардан тора кебек Бу «тек-ләр ниндидер зур вакыйгаларны сурәтләгән живопись полотноларына шигъри рәсем аегы язулары сымви. Соңгы бүлек кенә мөстәкыйльлек ала башлый. Шигырь үзенең уңышлары һәм кимчелекләре белән мине үзебезнең эшкә кагылган бер проблема турында уйландырды Бу — шигъри мемуарлар мәсьәләсе. Алар кирәкме, бу олкәдэ укышка ирешеп буламы? Хжән агамын бу шигыренең кайбер өзешләре, «Отелло» шигыре бу жанрда шагыйрьнең кайчандыр булып үтжля фактларны рифмалап регистрацияләү дәрәжәсеидә генә калуы куркынычы барлыгын күрсәтәләр. Мин ү гсмнсн Муса Җәлил. Салих Сәйдәшен истәлекләренә язган шигырьләремне дә, алар мина никадәр кыйммәт булуларына карамастан. әнә шул куркынычтай котыла атмадылар аи»р идем Ярослаө Смслякоө-
кын Нико Пиросмани турындагы шигыре. Хәсән аганың бу шигырендәге инде телгә алынган Тукай турындагы өзеге исә бу куркынычтан котылу юлы барлыгын да күрсәтәләр. Кыска гына әйткәндә, аерым бер чорда күргәннәренне. кичергәннәренне яма поэтик фикерләү аша үткәрү, бүгенге көн призмасы аша чагылдыру юлыдыр бу. Монда кискен бер фикер әйтеп булмый. Бу безнең шагыйрьләр цехында свйләшәсе сүз- ләрнен күплеген, секциянең жанлы эшенең зарур бер нәрсә икәнлеген генә күрсәтә. Ә шигъри мемуарларның, бәлки, теге төре дә, бу төре дә яшәүгә хаклыдыр.
Икенче санда Галимҗан Латыйпның гражданнар сугышы чорының бер эпизодын сөйләп биргән «Җыр үткәндә» днгән шигыре, бер төркем яшь шагыйрьләрнең, уңай яклары белән дә, кимчелекләре белән дә авторларының беркадәр үсешен чагылдырган шигырьләре басылган. Камил Моста- финның «Исәп» дигән шигыре тәэсирле. Сугыш үткән карурманда күке кычкыруын шул урманда бармаклары курокта килеш һәлак булган солдат гомере белән бәйләү момлы хисләр уята, ә солдатларның актык минутларына «тәүлекләр, еллар һәм гомерләр» эчтәлеге сыю турындагы сонгы юллар совет кешесенең батырлыгы белән горурлануны тудыра. «Апрель» шигыре язгы хис-ләре. «Унҗиденче елның матрослары» шигыре революция рухы белән аерылып торалар.
Рифгат Закировнын «Авылым кызына» шигыре самими хисләре белән күңелне яктыртып җибәрә. «Тынгы белмим». «Вакыт үтә» шигырьләре шагыйрь күңеленең чын кешелекле омтылышларын чагылдыралар, әмма алар берсен берсе кабатлый.
Егор Уткиннын «Юк. син даһи түгел» һәм «Печән өсте» дигән шигырьләре әйбәт. Аеруча соңгысы авыл хезмәтенең шигърият- лелегеи гаять матур итеп ачып бирә. Соңгы елларда төрле фәлсәфи эзләнүләр белән баеган поэзиябезгә кешеләрнең хезмәтен, көнкүрешен сурәтләгән мондый шигырьләр дә кирәк, хәзер алар хәтта бик кирәк булып баралар.
Бу төркемгә берләштереп бирелгән дүрт шагыйрьгә (искә алганнардан тыш Б. Рафиков шигырьләре бар) хас уртак кимчелек — шигъри образлар тегәлсезрәк, яссырак булуы, кабатлаулар, фикер сыеклыгы булган урыннар. Мәсәлән. Мостафиннын «Исәп» шигыреннән икенче строфада образ төгәлсезлеге сугыш вакытында урманда үлеп калган безнең солдатлар әле дә кү-мелмичә яталар дигән уй калдыра. «Апрель» шигырен төгәлләүче ике юлның фикер ягыннан сайрак, канатсыз булуы уңайсызлый. Егор Уткиннын бер шикәрендә карт аналарның фронтта һәлак булган улларының бишек сиртмәләрен хәзер тө-зелгән яна өйләренә дә тагып куюлары табигый күренми.
Яшьләр иҗагы турында сүзне кинрәх дәвам игү өчен, журналның өченче санына күчик. Анда поэзиядән тулысымча яшь шагыйрьләр һәм шагыйрәләр вәкиллек итә.
Клара Булатованын «Еллар мина миһербанлы булды...» шигыре тирән оптимизм белән сугарылган, анда тормышка мәхәббәт һәм рәхмәт хисе дә бар. тормышның гаять катлаулылыгы да сизелә. «Шатлыгымда хәсрәт орлыгы бар. хәсрәтемдә бәхет орлыгы» дигән сонгы ике юл шигырьне тирән мәгънәле итеп төгәлли. Анын кал-ган шигырьләре дә бу шагыйрәгә хас лирик җылылык белән тулы. Әмма Булатова- га тар интим темалар белән чикләнү әле дә хас. Ә бит аның шигъри таланты тормышның җитди, иҗтимагый әһәмиятле темаларына, гражданлык мотивларына якын килергә мөмкинлеге булуын күрсәтә. Ул авылда хезмәт итү тәҗрибәсе белән дә халык тормышын тирән чагылдырган әсәрләр бирергә тиеш иде инде. Вәсимә Хәй- руллннаның «Төнге урман»ы — матур эшләнгән. тирән эчтәлеккә бай шигъри пейзаж.
«Яшь талантлар конференциясеннән» рубрикасында бирелгән шигырьләрне сайлауда редакция җентекләп эш итмәгән. Юкса Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалимов, Тәүфыйк Камалиев, Ренат Харнсов кебек, укучылар арасында шактый танылып өлгергән яшьләребезнең иҗатларын тулырак характерлаган шигырьләрне санлап алу кыен булмас иде. Зөлфәтнең монда басылган шигыре белән журналның әле генә безнең кулга килеп кергән 5 нче санындагы шигырьләрен чагыштырып карау гына да моны ачык күрсәтә. Анын 3 нче сандагы «Тимерче турында баллада>сы, эчтәлекле булуына карамастан, эшләнеше белән 5 нче сандагы бнк нәфис, төгәл эшләнгән шигырьләреннән түбән юра. «Баллада» асылда ике кисәккә аерыла. «Язмышын да чүкеп ясаган». Берлингача җирән кашкасының дагасын алып барган тимерче турындагы беренче өлеш — мөстәкыйль шигырь. Ә баллада исә менә бу юлларга сынган
(шагыйрь гафу итсен, мин асарие монда эз генә редакцияләп бирәм):
-Кызган тимер кебек яшәде ул. Кызган килеш керде сугышка — Кызган тимер сукты йөрәгенә, Кызган килеш ауды камышка.
— Ә.. синмени! — диде тимергә ул, — Син... сугарга... уйладыңмыни!
Врешь, брат! Купме генә сукма — Кызган чакта ирләр бөгелми!
Тукта... Алыйм да тыи.м Кайнар чакта Нәни кадак ясыйм үзеннән..
«.Ул белмәде соңгы тамчы каны Акканын шул тимер эзеннән.
Ренат Харнсовның динамикалы, образлы «Аг» дигән шигыре урынсыз пацифизмга таеп киткән юллар белән төгәлләнә. Рөстәм МиигалимОвның зур эчке кичкә ия кешене күз алдына китергән шигыренең төгәлләнүе дә алдагы юлларның тәэсирен ныгытмый, лнрик геройны ниндидер пассив позициядә калдыра. Минемчә, шигырьдәге лирик геройның эле хәзер башыннан кичә торган кайгы, шатлыклар белән тыштан мавыкмавы. аның алдында әле зур тормыш кичәсе барын, анда зур кайгыларны җннәсе. зур шатлыклар кичерәсе барын аңлавыннан килә. Ләкин монда алга таба хәрәкәт юк, герой киләчәкне «көтеп» яши дигән тәэсир кала. Редакциянең авторга бу кимчелекне күрсәтүе генә кирәк иде. ул аны төзәтү юлын үзе табар иде. Яшьләр белән вшләү- иең бу. минемчә, гаять бер әһәмиятле ягы бит. «Абыйлар» шигырендә буыннарның бср-берсегы бәйле булуы турындагы зур фикерне бик примитивлаштырып бирүдән Тәүфыйк Камалиевны да шундый ярдәм белән коткарып булыр нде.
Журналның бу саннары, соңгы елларда чыккан кнтаплар, вакытлы матбугатта басылган башка әсәрләр яшь поэзиябезнең яна баскычка күтәрелүен, аның эчтәлек ягыннан тирәнәюен. төрле-төрле әдәби алымнарны авызлыклап килгән яшь талантларның күплеге ягыннан киңәюен сөйлиләр. Бу өлкәнрәк буынга яшьләрне тәрбияләүдә, поэзиянең бүгенге көн таләпләренә лаек югары идея-художество дәрәҗәсен тәэмин итүдә аеруча зур бурыч йөкли. Без үзебезнең иҗатыбыз үрнәге белән дә. яшьләр белән турыдан-туры эшләвебездә дә аларда ниндидер абстракт осталык түгел, в бүгенге кон таләпләренә, napiиябезнең Ленин юлын дәвам итүдәге зур эшләренә, идеяләренә, халыкның бүгенге хезмәте һәм омтылышларына тулысынча җавап биргән осталык. кыюлык, идея тугрылыгы тәрбияләргә тиешбез. Әдәбиятыбызның иң яхшы традицияләрен — поэзиянең бөек вәкилләре Тукай. Такташ. Җәлил традицияләрен дәвам иттерүнең мәгънәсе нәкъ шунда бит. Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда бу хакта алып барылган безнең бәхәсләрдә мәсьәләнең менә шушы үзәк җебеннән читләшүләр аз булмады. Яшьләрнең эзләнүләрен гомумән ниндидер бер зур гөнаһ эш дип икърар итүләр, традиция дигән бик зур мәгънәле нәрсәне, шигырь юлының тышкы формасына, ритмик сурәтләргә генә кайтарып калдырып, элгәр буыннарның табышларын кабатларга тына чакырулар һәм монда. Һичшиксез, милли әдәбият тәҗрибәсен башка халыкларның художество байлыгыннан аерып карау күренде. Әмма безнең тормышыбыз, коммунистик идеаллар өчен көрәшебез, көндәлек хезмәтебез көннәи-көн яңа бурычлар куя, халык тормышы белән, заман белән бергә атлаган шагыйрь бүгенге гаять Сай эчтәлекне тулы чагылдыру өчен яңа формалар эзләмичә булдыра алмый.
Бу эзләнү төрле юнәлештә бара ала. халыкның культура горизонты киңәюе, дөнья халыкларының культура казанышларын күбрәк танып белә баруы шагыйрьләрнең эзләнүләрен дә киң колачлы итә. Бүгенге шагыйрьләрнең эчке культурасы үсүе, эруднцион көче нәкъ шунв бәйләнгән. Шул ук эзләнү үзебезнең әдәби мирасны ныграк өйрәнергә куша, милли әдәбият традицияләрен өйрәнү тирәнәя. Нәтиҗәдә гасырлардан калган милли шигъри формалар, бүгеиге тормышны чагылдырганда, ир- яна яңгыраш табалар, интонацион, ритмик яктан ниндидер яна көч белән байыйлар, элеккеге заманнар кысасыннан чыгып, якача иик итеп сулый башлыйлар (тарихта мондый күренеш аерым сәнгатьләрнең бөтен бер чорының мәгънәсен тәшкил иткән үрнәкләр бар, мәсәлән, «Яңарыш» чоры). Әмма бездә традиция бсләи новаторлыкны бер-берсенә каршы кую берьяклылыгы да булды.
Снбгат Хәкимнең 3 иче санда басылган «Тукайларны взлнм» дигән кечкенә генә мәкаләсендә бу мәсьәләдә, асылда, бик дөрес фикерләр әйтелә. Дәрдмәиднеи бик специфик шигъри алымнары яшь Ренат Харисов кулында бүгенге темаларга кагылу белән үк ниндидер яна бер яңгыраш алалар. яңача яши башлыйлар. Әмма бу кечкенә мәкалә кайбер урыннарында бөскләр-
гә иярүчеләр эзләүгә генә кайтып кала тесле, яшь Зөлфәтнең үзен алла итеп тоюы турында мәгълүм шагыйрьләргә ияреп язылган юллары, никадәр матур яңгырасалар да, аның бүгенге тема шигырьләренә ятышмыйлар. Шундый очракларны гына традицияләрне дәвам иттерү итеп карау С. Хәкимнең үз идея-художество принципларына да, иҗатының зур эчтәлеге, югары дәрәҗәсенә дә туры килми, әлбәттә. Аның 4 нче санда басылган үз шигырьләре дә, тәҗрибәле шагыйрь Нури Арслановның шул ук сандагы гаять эчтәлекле, дулкынландыргыч шигырьләре дә традицияне киң-рәк аңлауның ачык үрнәге булып тора бит. Мәкаләсендә Сибгат Хәким нн кирәкле булган нәрсәнедер әйтеп бетермәгән кебек.
Зур традицияләрне белү, аларны үзләштерү нигезендә, яна бурыч, яна идея шартларында яңа художество алымнары туа. Новаторлыкның төп элементларыннан берсе шул. Әмма нәкъ шул мәсьәлә безнең поэзиягә кулланышлы итеп ныклап өйрәнелгәне юк. Бу яктан караганда, безнең куп кенә поэзия әсәрләре бөтенләй өйрәнелмәгәннәр яки, югарыда күрсәтелгәнчә, һаман бер яктан килеп, иске үлчәү категорияләреннән (ә безнең чор бит яңа үлчәү категорияләре чоры) чыгып кына, өстән- естән генә каралганнар. Шуна күрә әдәби белгечләребезгә, тәнкыйтьчеләребезгә. алар- ның безгә үз культурабызның, әдәбиятның данлыклы үткәннәрен ачып бирүләре өчен зур рәхмәт сүзләре белән бергә, бүгенге поэзиягә (1—2 кеше иҗатына багышланган әсәрләрне искә алмаганда) өстән караулары өчен үпкә сүзен дә әйтергә туры килә.
Поэзиягә өстәнрәк карауның үрнәге итеп мин Т. Галиуллинның «Поэманың барыр юллары» дигән мәкаләсен кигерер идем. Рус матбугатында поэма, аның бүгенге хокук дәрәҗәсе, киләчәге турында зур бәхәсләр булып алды, әмма поэманың барыр юлларын Т. Галиуллин кебек бәхәссез билгеләүгә беркемнең дә көче җитмәде. Әлбәттә, прогнозларга һәр «болсльщнк»ның хокукы бар, әмма ул прогнозлар болай бик еракка алдан күрүчәнлекне дәгъва итмиләр. Т. Галиуллин мәкаләсендә бик күп әсәрләр, бик күп исемнәр телгә алына. Бусына рәхмәт, беркемне дә кыерсытырга теләми, кыерсытмый автор. Әмма жанрның төп төеннәрен, аның соңгы еллар тормышындагы төп нокталарны ул таба алмый. Шартлы нокталар алына, перспектив сызык та бик шартлы гына булып кала.
Үзенең тарихи объективлыгы, тарих, милли культура мәсьәләләрен хәл итүдә принципиальлеге белән мина И. Нуруллин- ның мәкаләсе («Мәгърифәтчелек реализмы») яхшы тәэсир калдырды. А. Фәтхинең «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар», Нәкый аганың, М. Максудның истәлекләре, Р. Мостафинның Җәлил турындагы мәкаләләре һәрберсе үзенчәлекле, әһәмиятле, күп фикерләр уята, әмма бер тынышта «колачың җитмәгәнне колачлап» булмый, аларны ныклап тикшерүдә башка иптәшләр катнашырлар, дип уйлыйм.
Журналдагы башта телгә алынган чуарлыкның мисалы итеп мин махсус фәнни «вестник»лар рамкасында кала алган кайбер публикацияләрнең журналда чыгарылуын, асылда әсәрләрнең сыйфатына түбәнрәк таләпләрне яклау өчен, «Балаларыгызга укыгыз», «Укучылар нҗаты» кебек рубрикалар кертүне, башка басмалардан мәзәк-анекдотлар күчереп басуны һәм башкаларны алыр идем.
Сүзне без бик яраткан һәм әдәбиятта зур урын тоткан проза жанры белән йомгаклыйсы килә. Монда да безне яшь көчләрнең кыю адымнары шатландыра. Инде шактый тәҗрибәле Эдуард Касыймовның да, беренче әсәрләр белән чыккан Вакыйф Нуруллин, Мәдинә Малнковаларнык да повестьлары мавыгып укыла, геройларның язмышы укучының кызыксынуын арттыра торган композициядә бирелә, әсәрләр теләсә нинди зур әдәбиятның яшь каләм осталары иҗаты белән горур чагыштырырлык дәрәҗәдә язылганнар. Әлбәттә, Эдуард Касыймов әсәрнең финишына җиткәндә артык кабаланмаса. трафаретрак булган чишелештән котылса, Вакыйф Нуруллнн- ның балалык самимнлеге белән сөйләп бирелгән хикәясенә анын бүгенге тормыш тәҗрибәсен чагылдырган тирәнлек тә өстәлсә (бигрәк тә образларны ачуда), Мәдинә Маликованын бүгенге күп кенә яшь рус һәм башка әдәбият вәкилләрендә күренгән яңа бер схематизмга ияреп, образларны ясалма категорияләргә бүлүдән ахырынача котылса, тагын да әйбәтрәк булыр нде. Әмма болар әдәбиятта зур тәҗрибә белән килә торган шартлы сыйфатлар һәм киләсе әсәрләрендә авторлар моның шулай икәнен расларлар да.
Халкыбызның бүгенге иҗади хезмәте турында очерклар аз (Л. Ихсанова, Ш. Бикчурнн һ. б.). Ә нҗтимагый-политик мәсьәләләргә, фәннең бүгенге үсешенә кагылган мәкаләләргә журналның бөтенләй
теше үтми, ахры. Әмма журнал бит әдәби. нҗтимагый-полигик журнал. Моны онытмаска иде.
Журнал, әлбәттә, бик зур эш алып бара, аның җилкәсенә чамасыз йөк күтәртелгән. Бу яктан ана ярдәм итү. анык мөмкинлекләрен киңәйтү буенча да, ана ярдәмче матбугат органнары булдыру буенча да Правление практик эшен дәвам иттерсен иде. Җыелышларда сенсацион чыгышлар, урынлы-урынсыз «кызып китүләр» генә ярдәм итми. Нәкъ менә шул практик эш — армый-талмый җентекләп алып барылган практик эш кирәк. Бөтен халкыбызнын коммунизм төзүдә зур иҗади хезмәтенең, ленинизм идеяләрен, партиябезнең сонгы күрсәтмәләрен тормышка ашыру өчен көрәш-нең, халыклар дуслыгын ныгыту. Ватан иминлеген саклау өчен көрәшнең аерылгысыз өлеше бу — көндәлек эш.