БИШ ПУЛЯ
Концерт беткәч, бер дә әллә ни булмагандай, әкрен генә кире тулай торакларына кайта да китә.
— Әй, беззец якка поезд иртәгә лә йөрей ул! —ди үзен озата чыккан дус егетенә... \
Шулай! Поездлар алар көн саен йөри, жан азыгын матурлык ләззәте генә көн саен эләкми. Хәер, монысы инде анык, минемчә, кешесенә карый...
Мин дә җыр яратам. Тутай телем —татар теле, дисәм, туган моңнарым башкорт моңнары дияр идем анам җырлары күңелемдә яшәмәсэ. «Тәфтиләү», «Кара урман», «Зиләйлүк», «Бөдрә гал»лар — татар җырлары шул..
Җырның да төрлесе бар Кайберләре үз дөньяңның, үзең кичергән хисләрнең гүзәллегенә күзеңне ачып, сине бәхетле итә. икенче берләре күңелеңне якты хыяллар белән нурландыра Авыр фажнга-афәт җыр- лары бар. Тик фаҗига никадәр коточкыч яман булмасын, кешенең мәхәббәте, якты иҗади рухы барыбер өстен кала
Менә чирек гасыр тула инде, мин бер җырны оныга алмыйм Егерме биш ел 6ve ул минем йөрәгемне яндыра, гомерем буе да яндырачак, ләкин мин бу җырның йөрәгемнән китүен теләмәс идем Киресенчә онытылырга тиеш түгел ул
Минем аны фронттан тылга, госпитальгә җибәрелүемнән бирле ни радиодан, ни бүтән бер очрак белән бер тапкыр да ишеткәнем юк Әйтерсең, ул җыр тумаган да. булмаган дә. аны җырламаганнар да. Әйтерсең, җыр бик ансат па. бик арзан юри Яшь булганмын шул. Шагыйре, композиторы кемнәр ул җырның, әллә халык үзе чыгарганмы аны — сораша белмәгәнмен
Кырык өченче елның август башларында без «шелон белән фроитка бара идек. Без дигәнем хәрби училище тәмамлаган егетләр булабыз
СОЛДАТ ХИКӘЯСЕ
ырны аны яратмаган кеше юктыр. Уфа мединстнтутын- да укучы бер егет шул җыр ярап ы аркасында поезддан да калган ди әле Имтиханнарын тапшырган, авылыча кайтасы икән. Чемоданын ала да трамвай <кольцо»сына юнәлә. Пушкин урамы чатына чыгып кына борылса, менә тәрәзәдән кичке концерт яңгырый. радиодан курайга кушылып «Сәлимәкәй». «Таштугай». «һандутас», «Буранбайжларны бер-бер артлы сыздыралар гына Шып туктый да бу егет, чемоданын жиргә куярга да онытып, тәрәзә төбендә басып кала...
Родька Матренин безнең белән бер вагонда иде, ә ул булган җирдә җыр дигәнең берсе артыннан берсе башланып кына тора. Родя ул үзе тумышы белән авыл малае. Җиденчедән соң Оренбургта ФЗУ тәмамлап, бер заводта слесарь булып эшли башлаган... Үзе чандыр, куллары келәшчә кебек каты. Гайкаларны ачкычсыз да борып ала алыр. Үзе кайгы белмәс шук, ачык күңелле егет, үзенең белмәгән җыры юк. Яңгырап торган нечкә тавышы шундый дәртле, хисле — җырлап җибәрсә, аңа кушылмый түзә алмыйсың. Шәп егет иде. Шуңа күрә училищеда без аны рота комсоргы итеп сайладык. «Максим» пулеметлары белән шулай Шихантау итәгенә күтәренеп чыгып китәбез. Родя җыр башлый. Ьер-ике җырдан соң миңа күз кыса: синен чират, янәсе. Ул «До свиданья. города и хаты», « Катюша»ларны башласа, мин «На рейде морском», «Дан приказ: ему на запад»ларны башлыйм. Кайвакытны шулай рота тактик занятиеләрдән арып-талып, чак өстерәлеп кайтып килгән җирдән, безнең Родя җилкендергеч бию көе «Как вставала я ранешенько...»ны такмаклап җибәрсә, башлар күтәрелеп китә, аяклар үзлегеннән нык-нык басып атлый башлый, адымнар ешая — әйтерсең, син көне буе юлсыз җирләрдән, сулар кичеп, түшең белән шуышып барып «атака»ларга ташланмагансың... Тротуардан хатын-кыз туктап карап кала, ә күзләрендә... күзләрендә, мин сиңа әйтим, шундый ягымлы нур уйный...
Уфага җилдәй тиз барып җиттек. Семафорлар ачык. Әле кояш та баеп өлгермәгән иде. Килеп туктадык. Уфа каласы тау башында тора икән. Вокзалга каршы текә ярны вак-вак кына өйләр сырып алган. Менә кәкре бер урамнан, оркестрга җырлый-җырлый, хәрби колонналар килеп төште. Болар да хәрби училище курсантлары иде. Аларны килгән уңайдан товар вагоннарына утырттылар. Без дә товарныйларга күчтек. Бер эшелонда китәбез икән. Вагонның бер як ишеге киң итеп ачылган, тупсага ике араталы тимер баскыч эленгән. Эчтә — унда-сулда — ике кат сәке җәелгән, такталары ап-ак, калын, ышкыланмаганнар.
Без урнашу белән поезд бер генә үкерде дә кузгалып киттек.
Дим станциясенә туктагач, безнең вагон алдында калын тавышлы кемдер берәү уйламагап-нитмәгән җирдән минем фамилияне кычкырды.
— Мин! — дип вагоннан сикереп тә төштем, каршысына барып та бастым.
Тавышыннан чамалап, башта ук, гади солдат булмас бу, өлкән кешедер, дип күңелгә килгән иде, эшелон начальнигы булып чыкты.
— Сезме ул фельдшерлар мәктәбе тәмамлаган?.. — ди.
— Так точно, иптәш капитан.
— Әйберләрегезне алыгыз, бишенче вагонга күчәсез.
Бишенче вагон да шундый ук тимер баскычлы, кат-кат сәкеле, тик биредә ике-өч солдат та ак халат кигән яшь кенә бер ападан башка беркем дә юк иде. Бусы санитарный вагон икән.
— Менә сезгә ярдәмче фельдшер, — диде капитан халатлы апага.— Эшелондагы һәркемнең сәламәтлеге өчен сез җаваплы!
Ул китеп барды, мин врач апа белән таныштым да. аскы сәкегә шинелемне ташлап, баш очыма яшел капчыкны куеп урнаша калдым.
Бу вагондагы өч солдат — төрле вагоннардан яңа килгән авырулар иде. Берсенең, нәрсәдер килешмичә, эче бозылган икән, йомшарткыч дару биреп, чәй-сохарига күчерергә булдык, икенчесенең җилкәсенә куш чуан чыгып килә иде, кадакка эленгән кесә фонаре яктысында пластырь салдык, өченче солдатның, яңа ботинкасы кечерәк булып, аягын кыскан икән, эшелон башлыгына әйтеп, зуррак размерлы аяк киеме табарга карар иттек тә һәр өчесен үз яныбызда калдырдык. Соңыннан да юл буенча вагоннарда күренгән бер авыруны санвагонга ала бардык.
макланган салкын сөтле чүлмәкләр кулдан-кулга күчә, шул эрада вагоннан бер-бер артлы ипи чыгаралар. Бушаган чүлмәге белән бергә апаларга бирергә... Икенче карасаң, кызлар кәрзин-кәрзин кыяр-помн- дор, алма-чияләрен китереп безнең вагон идәннәренә аударалар. Ул помидор, алмаларны авыл кызлары эшелон җан-фәрманга очып барган у найга да ачык ишекләрдән безгә бик оста ташлый беләләр иде Учлап та, яулыкларына төйнән тә ыргыталар. Аннары үзләре: «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, безнең янга кайтыгыз'» дигән кебек кулларын болгап, үз яннарыннан урын күрсәтә-күрсәтә ераклаша калалар Ә доктор апабыз, поезд туктагач, ак халаттан жил-жнл килеп бу күчтәнәчләрне җыйдырып ала (бу турыда вагон саен алдан әйтелгән), кайнар су белән юдырып чайка ггыра, шуннан соң гына тигезләп бүлдерә иде
Фронтка якынлашкан саен, баш өстендә дошман самолетлары да күбрәк гүелди, тимер юл станцияләрен бомбага ешрак тоталар N л безнең Лиски шәһәренә җитәрәк күргән бер хәл - төшенә кермәсен' . Дөрес, фронтка баручы состав түгел иде \л. фронттан тылга кайтучы санитар поезд иде Бер көнне шулай кояшлы аяз иртә белән уянсак, безнең туктаусыз барган эшелон ачык кырда тик тора А тдарак алда- рак тимер юл будкасының эзе генә калган, рслылар җиз чыбык шикелле бөтерелгән, өзек очлары күккә карап тырпаен калган Вагоннар көпчәк-күчәрләреннән ычкынып читкә очкан, агач өлешләре янып беткән, тимер кирәчләре, көзән җыергаидагыдай, төрлечә кәкрәешеп катканнар үзләре утта кызган сыман кып кызыл, тотып карасаң, кулны пешереп алырлар кебек, ә үзләре сап-салкын Янып каралган мамык качдыкчары утта шартлап, ватылып беткән эреле ваклы дару шешәләре* ахнап ята Юлдан читтәрәк, урылган арыш кыры буенда, кара күмергә калган мәетләр тезен салынган Алар янында әле генә күмелгән военврач кабере. Авыр яралылар составы булган бу.
Безне дл бомбага тоткаладылар. бинең д.> ажгыра-сызгыра твшкан бомбалар астында Wipro сенсп бегардай булып аткан минутлар булды
«vnrfnnnn?a rrl г ' п’ -v бездән КҮП булса жиде-снгез яшькә олы б>лга,,д'Н исеме Гөлбикә Хафизовна идеме, Гөлбикә Газизовна идеме. (тыгыла төшкән инде, ә фамилиясе хәтеремдә, Торсынбаева иде Ьолаи үзен ^омор, дин кенә йөрп Н п ч >ше-
лоннын бердәнбер врачы, ә без барыбыз да анын кайгырту ындагы рядовойлар Чибәр апа иде үзе. Хәзер, исән булса, балаларының балалары бардыр инде. Аңа хәзер, исәпләп карасан, илле-илле берәр булыр. Төскә-биткә мин аны, никтер, хәзер дә ягымлы, матур ападыр дип күз алдыма китерәм. Була бит шундый тәмам картайганчы матурлыгын жуимас, житез-жегәрле хатын-кызлар. Безнең доктор апа да нәкъ шундыйлардан булыр Җиңел, йомшак хәрәкәтле, уйнап торган түгәрәк гәүдә, зифа буй, тарап бер толымга үреп салган куе кара чәч. урак- ланып сызылган кара каш, түгәрәк мөлаем алсу бит. нур бөркеп торган кысыграк шомырт кара күзләр, киң борын, алсуланып торган калынча иреннәр, йомшак, ягымлы тавыш. Берәр егеткә перевязка-фәлән ясый башласа, кечкенә кулларының җитезлегенә сокланып бетә алмый идем. Уфа кызы булгандырмы ул, берәр районнан килеп Уфа мсдинститутын тәмамлагандырмы, иркенләп сөйләшергә-сорашырга минем, күрәсең, кыюлык җитмәгән. Ләкин хәрби врач түгел иде ул, Уфаның ка-.кыдыр больницасында эшләгән сыман хәтерлим Кыскалы, тотканнар да хәрби эшелонны сау-сәламәт килеш хәрәкәттәге армигә илтеп тапшырырга кушканнар иде ана.
Фронтка эшелон илтү уен түгел, юлда гелә< »кем тел » талышта теләсә нинди су эчеп, юынмаган, чайкалмаган кыяр-помидор ашый башласа, дизентерия, корсак тифе кебек кизүләр башланып китү хәвефе бар. Станцияләрдә, бер карасан, апалар сатуга алып чыккан сөтләрен чүлмәге-чүлмәгс белән безнең егетләргә сузалар, кызарып кас
Дошман самолетлары күренү белән, вагоннардан сикерешеп юлның ике ягына чәчеләбез. Чокыр-чакыр, агач-куак төпләре — безнеке...
Нинди рәхмәтләр беләндер ул бомбалар читтә ярылды, тик бер генә тапкыр буш торган вагоннарның түшәм-идәннәрен пулеметлардан иләкләп узганнар иде. Соңыннан, запас полкка баргач, бер елгада су коенып кисм алмаштырганда күреп алдым: капчыктагы эчке киемем тишкәләнгән булган... Шулай итеп, минем ап-ак өр-яна күлмәк-ыштаным үзем сугышка кергәнче үк «каты яраланган» иде инде.
Безнең вагоннарда, гомумән, юлның буеннан-буена җыр тукталмады Эстәрлетамак вокзалыннан кузгалып киткәч үк «Прощай, любимый город» белән башлаган идек, поезд Купянск хәрабәләре арасына кереп туктаганчы адәм баласы белгән җыр-моңның берсе дә читтә калмады...
Эшелон бомбага тоту полосасына кергәч, безнең вагонда көтмәгәндә бер җыр яңгырады. Шул минуттан моңарчы җырлап килгән күп җырларыбыз онытылып калды, бу яна җыр юлның аръягында инде безнең авыздан төшмәде. Болай булды ул.
Озын юлның икенчеме, өченчеме көнендә санвагонга бер өлкән сержант килеп кергән иде. Киң күкрәгенең сул ягында «За отвагу» медале бар. уң ягында — гимнастеркасына икесе сары, берсе кызыл тар гына өч тасма өсте өстенә тезеп тегелгән: сарылары — сугышта алган каты яра билгеләре, кызылы— җиңел яра билгесе. Өлкән сержантның аркасындагы бер ярасы эренләп ачыла башлаган икән. Егет үзе калын җилкәле. муены таза, беләк мускуллары туп кебек уйнап тора.
Ж,әрәхәтеннән бер сөяк кисәге күренде. Доктор апа аны пинцет белән эләктереп суырып чыгарды да өлкән сержантның үзенә күрсәтте:
— Менә, сәбәп нәрсәдә булган. Бер дүрт-биш көнгә госпитальгә кереп чыгарсыз. Менә Поворинога җиткәч...
— Что сез, доктор! Бинт әрәм итеп, матрац изеп ятар чакмы?! Украинаны азат итәргә барабыз лабаса! Минем тән бик әрсез ул. Аяк өзелсә, аяк үсә. кул өзелсә, кул үсә... Бүген яралансам, иртәгә ярам, ялап алган кебек, бетешә дә башлый. Госпиталь дип сүз сөйли күрмәгез... — Үзе көлә. — Менә шушы калак сөяге асты гына кычыта башлаган иде, кулыгыз җиңел икән, рәхмәт төшеп, киявегез мина охшагыры! — Үзе һичнинди хәлдә каушап калмас кыяфәттә елмая, көрән күзләре калын кашлары астыннан мутланып көлеп тора.
Өлкән сержантның исеме истә калдырырга уңай: Михаил Михайленко иде. Киевтан ерак түгел кайсыдыр бер хуторда туып үскән, сугыш башланганда Кара диңгез хәрби флотында хезмәт иткән: Одесса оборонасында ике-өч тапкыр яраланып тылга озатылган; терелеп чыккач, катлаулы юллар аны Уфа пехота училищесына китергән, анда ул күпмедер вакыт взвод командиры ярдәмчесе вазифасында курсантларны өйрәткән; курсантлар Украинаны азат итешергә җибәреләсең белгәч, башлыкларының училищеда калырга үгетләвенә карамыйча, үз взводы белән бергә ычкынган...
Санитар поезды бомбага тотылган җирдән безнең эшелон көндезге унберләрдә генә кузгалып китте. Аңарчы берәүләребез юл төзәтүчеләр белән юл нигезен рәткә кигерешеп, шпаллар салышып йөрдек, икенче берәүләр юл тирәсен чистартышып, мәетләрне күмештеләр.
Менә безнең паровоз озын итеп гудок бирде, эшелон башлыгының: «По вагона-а-ам!» — дигән командасы ишетелде.
Вагоннарга төялдек. Кузгалып та киттек. Беркем бер сүз әйтсен лә! Көн дә аяз, кояш та югары, кырлар да киң. Күзгә күз карашып, сүзгә сүз әйтәсе генә килми. Ә болай барыбыз да элеккечә бергә — кайсыларыбыз аяк салындырып идән читенә тезелеп утырган, кайсыларыбыз лңгә-ин килеп баскан, ишектән уңны-сулны карап барабыз. Көпчәкләр рельсларны «тек-тек» текелдәтә бирә. Паровоз дала яңгыратып бер үкереп җибәрә дә, тизлекне әз генә дә әкренәйтмәстән, тагы бер полуста-
нокны узып китә Безгә семафорлар ачык. Ә вагонга гүя яш » кенә еГеТБарабызеЛ МаТӘМ кайгысы. йөрәк яндыргыч нәфрәт төялгән.
Өлкән сержант ишек яңагына сөялеп баскан иде. Зур керән күзләре белән мина: «Менә хәзер...> дигән сыман бер батырып карап азды да > кинәт җырлап җибәрде.
Җырлап җибәрде . Моңарчы берәребез бер җыр башласа, ана шун- g да ук кушылучылар табылмый калмый иде Бөтенләй белмәгән, берен- = че тапкыр ишеткән җырга да икенче өченче куплеттан жайташып = кушыла башларга була Әмма өлкән сержантка арабыздан кушылып | маташучы булмады. Җиңел генә кушылып китә торган җыр түгел ~
иде бу... ♦
Без аны кинәт сискәнеп, айнып киткәндәй, тирән бер тетрәнү белән а тыңладык. о
Я первую пулю пошлюао врага, “
Пусть вражьей попробует крови
За Днепр мой родной, за его берега.
За край мой родной в Приднепровье х
дип җырлый иде Михаил абый Анын кысыла төшкән көрән күзләре = дымланып китте, йөзенә куе алсулык бәреп чыкты. Көчле калын тавы- £ шы үзе моңлы, ягымлы номшак, күңел эреткеч мәхәббәт тулы, ә үзе 2 шулкадәр ирләрчә нык рухлы, кайнар дәртле, аяусыз нәфрәтле, үзендә л сынмас-сыгылмас эчке бер көч яңгырый
«—Без кайткач, мин анамны коча алмамын — явызлар аның җанын алганнар, — анам өчен икенче пулям » —ди иде җырчы Германнар аның сеңелесен Днепр ярына өстерәп алып кнтеп, мәсхәрәләп ташлаганнар — өченче пулясы сеңелесе өчен Дүртенче пулясы —изге сугышта ятып калган дусты өчен
«— Бишенче пулям — җанымнан кадерле Ватаным өчен »
Бер куплетның кабатлана торган ахыргы сүзләрен Миша абын, күңеленнән генә әйткән сыманрак, тыенкы, ләкин тнрән дулкынланулы тавыш белән әйтеп кенә узды.
Лети, моя пуля, не дрогни, рука, В час грозной карающей масти!
Кемгә ничек тоелгандыр, мине исә җыр сүзләрен көтмәгәндә шулай әйтеп кенә узу аеруча тетрәндерде. Гүя ки ниндидер бөек бер көч бу сүзләрне йөрәккә ут белән язып кунды.
Моңарчы без күп җырларны күңел юату, хыял кинәндерү өчен ген.» җырлап килгәнбез икән Ә бу җыр .. бу җыр безне хыяллар дөньясыннан кырыс чынбарлыкка кайтарды, каты җиргә бастырды, безнең күңелләрне берүзе биләп алды Без үзебез, ничектер, бу җырдагы кешегә әверелә башладык сыман
Доктор апа моңарчы мәзәк-фәлән ишетсә, ваемсыз кызларча саф тавышын чылтыратып көлә, тапкыр сүзгә кайтарып әйтергә тапкыр сүзен дә таба белә иде. Без җырлаган җырлардан. бе< сөйләшкән сүзләрдән хл бер дә читтә калмады Бетмәгән җыры бу -а да. арабы иа ук кереп аның көен отып алырга, кушылып кнгәрг.» . ... Чынын
гына әйткәндә, без ана эчтән генә бөтенебез д ». гәрчә . р 'нрмп.к тә. гашый! IACK. үзе( г үк аны гел ур .
Михайленконын бу җырын ишеткәч. күрм, кмоывга .илә иәрсә бхлды Миша абый Биш пуляжы җырлавы бел да үсеп китүен к , '•
тыйм дип кесәсен . /ш: вы гөяүыбыз ... . • . мәкссен синең шырпыңмы кабыза, устяга-ыскп китүеңдә, тукталышта вагоннан төшкәвд - . к..р< кергжд..... ,.„к рәхәтләнеп алдан үткәрүләребез дә. юк чәчләрне аныңчарак сыйпап.
пилоткаларны аныңчарак кырын утыртып киюләребез, аныңчарак йөрергә, сөйләшергә тырышуларыбыз — барысы да доктор апаның күз алдында булды булуын Миша абый чын-чыннан безнен бертуган абыебыз да, горурлыгыбыз да, идеалыбыз да булып китте. Ул кояш булса, без аның иярченнәре идек.
Ләкин, аңлавымча, доктор апаның күңелендәге үзгәреш безнең игътибарны югалтудан түгел иде. Юк, ул һаман да элеккечә үк безнең арабызда, элеккечә үк игътибар үзәгендә... Тик. сизгән кеше сизгәндер, сүзгә кинәт саранлана калды, ваемсыз кызларча юкка-барга көлмәс булды, уртабызда чакта да, мин аны, башын түбән иеп. куе кара керфекләрен вагон идәненә кадаган килеш уйчанланып калгандай күрә башла-дым. Эчтән яна, эчтән дулкынлана иде булса кирәк ул. Жете алсулык вакыты-вакыты белән аның ике битенә юкка гына йөгерми иде, әлбәттә.
Бер карасам, апабыз читкә, дарулары-бинтлары төялгән зур сумкасы янына ук китеп утырган да, ике күзен ала алмыйча, ишек төбендә махра төреп торучы Михайленкога текәлгән. Моны күрү белән, читкә борылдым. Ә апаның очкыннар кабынган шомырт кара күзләре зур булып ачылган, ул җырчы абыйдан жан атып нәрсәдер көтә дә сыман, үзе бөтен жаны-күңеле белән ана таба омтылган да сыман тоелды миңа. Якты да, өметле дә, чиксез шатлыклы да иде аның бу карашы, моңсу да, үзәк өзгеч ачынышлы да иде. Әгәр мин художник булсам, шигырь итеп, жыр итеп, чын матурлык үрнәге итеп шундый бер рәсем ясар идем: кояш баеп бара... Дон алды тигезлекләре аша ургып поезд чаба... Товар вагоны эчендә Днепр улы бер өлкән сержантка Агыйдел кызы шулай карап бара...
«Биш пуля» жырын ишеткән көннең кичен без — ә санвагонга йомышы булса-булмаса килеп, шактый ара безнең белән баручы солдатлар, әйтергә кирәк, аз булмый иде, яңа жырга Родя Матренин да килеп җиткән иде, — барыбыз да өлкән сержант янына жыелып, яна җырны, көен-сүзләрен дә бозмастан, жырлап бара идек инде. Башыннан ахырына кадәр бер җырлыйбыз да, күп тә үтми, тагын башлап җибәрәбез. Мин кушылып җырлаган җирдән бер мәлне юри туктап тыңлап тордым. Тавышлар, тавышлар... Калыннары-нечкәләре, кискеннәре-йомшакла- ры — барысы да Михаил абыйның көчле тавышына пар канат булып кушылганнар, һәркайсында эчкерсез тирән дулкынлану сизелә... Ир егетләр тавышына — имәннәр тавышына кушылган саф чишмә чылтыравы кебек — нечкә, кайнар бер хатын-кыз тавышы үрелә бара...
Мин гадәттә түбәнге сәкедә урта бер җирдә йоклый идем. Төнлә берәр солдатка ярдәм кирәге чыкса, уятырга урыным билгеле... Көпчәкләр текелдәвенә оеп йоклап барган җирдән кинәт уянып киттем. Вагон эче — тоташ кара шәүлә. Киң ачылган вагон ишегеннән аякларын салындырып ике кеше утыра. Аларны көнбатышка таба авыша барган тулы ай нурга коендыра. Эшелон да ай уңаена «тск-тск-тек, тек-тек-тек, көнбатышка, көнбатышка» ашыга. Утыручыларның берсе тар җилкәле, кечкенә. Ул әз генә уңга таба авышкан. Аның уңында калын җилкәле, таза гәүдәле, пилоткалы егет. Ул сулга борыла төшкән. Күкрәгендә янәшә генә ике бөртек ай кыйпылчыгы ялтырый. Кыска гына кара күләгәләре идәнгә яткан, маңгайларын, битләрен, аякларын ют аш ай нуры коендыра. Сөйләшәләр идеме алар, үз хәлләрен сүзсез генә эчтән кичерәләр идеме, әллә моңга бирелеп, әкрен генә көйләп баралар идеме — кем белсен!..
Уяу яткан җирдән яңадан уянгандай булып, кинәт күңел күзем ачылып китте. Кайсы җирләргә алып бара безне ярсып чапкан бу поезды Нинди җирләр күрербез, нинди утларга керербез, нинди юллар узарбыз? Шул вакытта колагыма күп тавышлы бер җыр чалынды. «Биш пуля» жыры. Ул минем хәтердә, күңелдә яңгырый. Ул мине ихтыярдан тыш бөтен барлыгымны биләп алган, ул минем кичерешлә-
р“|э Л°Л₽“ГЭ"' МИНе” Йвр;,к "Рси“ "рсый ПАЛ квйгә тибә - «Тек-тек- тек» текелдәп очкан поездны Ja шул һнй. ш.л жыр алып бара ндс — ™£е”д"и кичердем™'"™ 1°ЙДЫ*'- 6”с" ачы
А%.Л??МПил?.п₽«Н 1е та,|:<мР чын солдат дип хис итүем шушы минутта ?..д .Днепр буенда релгән ана мина ят түгел, Днепр
ярында мәсхәрә ителгән сеңел — минем сеңелем кебек үк яшь һәм саф булган, минем дә бу сугышта һәлак бхлгаи якын кешеләрем бар. фашист итекләре таптаган җирләр - минем Ватаным
берсе НСМ <*>ашистлаРга «тасы һәрбер пулям — җырдагы биш пуляның
Безнең ул укыган чактагы тактик занятиеләребез чыннан да уен гына булган икән...
Икенче кичне күктә <Юнкер»лар гөрелтесе ишетелде. Михайленко доктор апаны вагоннан сикергән у найга кулыннан эләктереп алды да. СМДЯ1 lap apwi i куаклы үзәнгә таба жнятаратм a . ■ 1 rm * i аны, үлем кайсы яктан килсә, шул яктан каплан, саклан калырга әзер
Берлинга җитү, Рейхстаг түбәсенә байрак кадау бәхете һәр солдатка эләкмәде.
Мин Днепр ярына да барып чыга алмадым Шулай да үземне бәхетсез солдат дип исәнләмим, мин атакада егылган солдатмын. Мин Запорожьега бара торган тимер юл буенда яраланып калдым, бер ш <■» көннән соң безнең 78 иче укчы дивизияне «Гвардии Запорожская, дип атый башладылар,..
Безнең дивизия егетләре бөек җиңүгә нинди җирләр, нинди сулар кичә-кнчә, нинди илләрне азат итә-итә узганнардыр, җиңү көнен кай- ларда каршылаганнардыр, тәгаен белеп җиткермим. Тик нигәдер минем полкташларны бөек җиңүгә кадәр «Биш пуля» җырының җиле- куәте алып баргандыр кебек тоела.
Белмим, сугыштан исән-сау кайта алгандырмы ул җырчы абый, юктырмы. Доктор апаны да Уфага сау-сәламәт кайтып җиткән дин өзеп әйтә алмыйм Безнең поезд Ку нянек хәрабәләре арасына кереп туктагач, һәркайсыбыз үз роталарыбыз белән тезелеп бастык. Родя белән без бергә идек. Михайленко безнең күрше батальонда иде. Кузгалып киткәч, безнең колоннада аның җыры гына барды Ә доктор апа, без Купяиск вокзалыннан запас полкка киткәндә, ак халатын ta
il, pi I II оныIкан I ип« ш, * ■
калды Ни көләр! •. ни £ iapra бе шича калды j i Беа гезелгаи .ip.ua Михайленко, строй артында иелә төшен, аны кат кат үбеп алды Ә бер- берссиең адресын алар вагонда ук алышканнар иде инде Доктор апа Миша абыЙ1а үз адресын язып бирде, өлкән сержант аның кечкенә куен дәфтәренә үз районын, үзенең әллә бар. әлл.» юк хуторын, әллә сау, әллә юк анасы исемен дә кушып, язып сузды, кайсы частьта булса, шуннан язарга сүз бирде-.
Р<1Д1кч1 Матре» ... »ык гына язмышын ■ .
ярында ятып калган Исеме китапларда бар. Оренбургтан ерак түгел Переволоцкий районының бер авылында үзенә һәйкәл торырга тиештер. Советлар Союзы Геройларына куелганча
Әгәр мин хәзер берәр могҗиза белән «Биш пуля» җырын ишетсәм, иң ашыгыч юлларымны, ни кичектергесез эшләремне онытып туктап калмас идем