АРХИТЕКТУРА СӘНГАТЕБЕЗНЕҢ БЕР ИСТӘЛЕГЕ
Халыклар төрмәсе саналган патша Россиясе җимерелеп, изелгән милләтләрнең тулы хокук, азатлык
алуларына илле ел тулды. Россия империясенең «айчандыр йотылып бетәргә хаксм ителгән халыклары,
Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә. Дәуләт, хуҗалык, культура өлкәсендә искиткеч укышларга
ирештеләр. Шулар арасын* да татар халкы да югары үрләргә күтәрелде. Безнең бу үсеш-күтәрелеш культура
төзелешендә аеруча нык чагыла. Совет власте шартларында сәнгатьнең бездә монарчы бөтенләй булмаган
кайбер тармаклары барлыкка килде һәм тнз арада үсеп чәчәк атты. Милли культурабызның кайбер төрләре
исә, үз чикләребездә теиә торып калмыйча, бөтен дөньяга танылды. Габдулла Тукай әле тугызынчы елда
тына: «Өмет юк түгел әле: ихтимал, үз арабыздан маһир рәссамнар чытып, шүрәлемен кәкре борын, озын
бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кылыктан урманнарны — һәммәсен
тәренм кылып чыгарырлар»,— дип язган иде.
Бүгенге көндә безнең Бакый Урманчы, Харис Якупов, Лотфулла ♦әттакоо кебек рәссамнарыбыз,
скульпторларбыз бар.
Үзе нжат иткән музыкаль әсәрне сәхнәгә чыгып уйнаучы талантлы композиторны Фатих Әмирхан 1906
елда («Гарәфә кич төшемдә» хикәясендә) бары төшендә генә күргән иде. чөнки өндә әле андый кешеләр юк
иле. Революция таны атып күп тә үтмәде, безнең Салих СэЛдәшсв, Солтан Габәши, Фәрит Яруллин. Нәҗип
Жиһанов, Җәүдәт Фәйзи кебек дистәләрчә талантлы композиторларыбыз үсеп чыкты
1007 елда һәвәскәрләр иннннатнвасы белән барлыкка килгән театр сәнгатебез Октябрь
революциясеннән соң профессиональ дәрәҗәгә күтәрелде һәм илебезнең ми тли театрлары арасында
күренекле урын алды Хәзерге вакытта зур осталыкка ия булган музыкантларны, җырчыларны, биючеләрне
берләштергән Опера һәм балет театрыбыз бар. Сәнгатькә сәләтле балаларны тәрбияләү өчен музыка һәм
рәсем ниһаять, югары квалификацияле музыкаль кадрлар җитештерә юртам консерватория бар.
Әгәр Тукай белән Әмирхан безнен көннәргә кадәр яши алган булсалар, кайчандыр хыял гына булып
тоелган нәрсәләрнең чыпта ашуын күреп, так калырлар иде. Хәзер инде безнең шүрәлебез кәгазьгә, кинлери
генә түтел. сәхнәгә дә күчте Фәрит Яруллиннын гүзәл музыкасы белән бергә, шүрәле Советлар Союзының
бик күп
бикә» манарасын һөм ..Кәрвансарай. мвчеюн м.с.п-әннарг. -a-тар, турымд төзегән декрет проектларым
жүплыЙ (В И. Ленин Попио. собран-. соч-нен-н.
данне. Том 35. стр. 574).
‡‡ _ _ _ ____ м.лп. полигнкасына «аоаган
сәхнәләрен гизде. Алай гына да түгел, чит илләргә кадәр барып җитте. Шулай итеп, татар мифологиясенең
герое бетен дөнья культура казанышлары хәзинәсенә әверелде.
Болар, әлбәттә, барысы да билгеле нәрсәләр.
Ләкин, укышлар белән бергә, культура өлкәсендә безнен әле кул тимәгән яисә онытылып калган
тармакларыбыз да юк түгел. Шундыйларның берсе — архитектура сәнгате.
Республикабызның башкаласы Казан шәһәре әкият тизлеге белән үсә. Шәһәрдә, торак йортлардан
тыш, төрле җәмәгать биналары, культура сарайлары салына. Ләкин бу йортларның, биек биналарның
архитектура эшләнешендә татар халкына хас төзелеш үзенчәлекләре, милли колорит бөтенләй диярлек
чагылмый. Кавказ, Урта Азия һәм Балтик буе республикаларының башкалаларында җирле халык
архитектурасына нигезләнеп салынган мәһабәт биналарны күреп сокланмау мөмкин түгел. Дөрес,
төзелешне стандарт проектларга гына нигезләү практикасының йогынтысы анда да шактый нык сизелә.
Соңгы елларда салынган йортлар нәкъ бездәгечә, барысы да бер төсле. Ләкин җәмәгать биналары
төзегәндә анда җирле традицияләр һәрвакыт киң кулланыла. Милли архитектура традицияләрен
өйрәнү, үстерү, камилләштерү эшен фәнни нигезгә корудан килә бу.
Ә бездә, бәлки, өйрәнер, үстерер нәрсә юктыр? Бит кайберәүләр әле дә булса татар халкының
киез йортлардан, читек-кәвештән башка бер нәрсәсе дә булмаган дип исәпли. Бәлки шундый карашлар
да булу сәбәпле, бездә милли архитектура сәнгате гафу ителмәс дәрәҗәдә артка каладыр.
Дөрес, татар халкының бүгенге көнгәчә сакланып калган архитектура истәлекләре күп түгел.
Казандагы борынгы таш биналар бөтенләй диярлек җимерелеп беткән. Үзләренең гүзәллекләре,
байлыклары белән дан тоткан Болгар, Суар. Бүләр, Җүкә- тау. Тубылгытау, Кирмәнчек шикелле
шәһәрләр шулай ук вакыт һәм яулар тарафыннан юкка чыгарылган. Хәтта Бөек Болгар хәрабәләре
арасында җимерелеп бетми калган биналарны да, Петр I нен кадерләп сакларга, дигән боерыгы булуг а
да карамастан, Елизавета Петровна хакимлеге чорындагы Казан архиепискобы фанатик Лука
Канашевич җимертеп бетергән.
Ләкин, шуңа да карамастан, җентекләп тикшергәндә, исән торып калган аз гына истәлекләрдән дә
шактый материаллар тупларга һәм аларны төзелеш практикасында иҗади файдаланырга мөмкин булыр
иде.
Ул заман архитектурасын күз алдына китерү өчен, XVI гасырның икенче яртысында төзелгән һәм
«Лицевой летописный Свод» дип аталган ун томлык җыентыкка мөрәҗәгать итеп карыйк. Җыентыкның
татарлар турында сөйләгән өлешләрендә шартлы рәвештә генә сурәтләнгән татар тормышы, татар
архитектурасы формаларын күрсәткән рәсемнәр урнаштырылган. Ләкин, шартлы рәвешгә генә
сурәтләнсә дә, ул рәсемнәр безнең борынгы архитектурабызның реаль күренешләренә нигезләнгәннәр.
Бу җыентыктан тыш тагын икенче бер чыганакны да күрсәтеп үтәргә мөмкин. Казан ханлыгын яулау
вакыйгасын мәңгеләштерү максатында, митрополит Макарий инициативасы белән эшләнгән һәм
«Казанны алу апофеозы» дип аталган картина барлыгы мәгълүм. Бүгенге көндә бу картина Третьяков
галлереясында саклана. Картинаның өске уң як почмагында, көчле ялкын эчендә, Казан шәһәре сурәте
— биек таш койма белән уратып алынган зур шәһәрнең бер почмагы күренә. Анда 17 бина, 4 мәчет
сурәтләнгән. Тарих галиме М. Г. Худяков, бу ике әсәрне җентекләп тикшереп, тагар чоры Казаны
темасына фәнни хезмәт яза һәм аны «Вестник научного общества татароведения» дигән журналның
1930 елгы 9 — 10 саннарында бастыра. Автор «Казанны алу апофеозы» картинасында унбер төрле
архитектура формасы барлыгын исбат итә һәм үзенең мәкаләсендә шул формаларның схемаларын
урнаштыра. Бу хезмәтне һәм андагы архитектура формаларын безнең архитекторларыбыз (теләк бул -
ганда), әлбәттә, үз эшләрендә файдалана алырлар иде.
Үткән ел Казан төзелеш институтында архитекторлар әзерләү курсы оештырылды. Быел ул
архитектура кафедрасына әверелде. Менә шунда болгар-татар архитектурасы традицияләрен дә
өйрәнү буенча дәресләр алып барылыр. Димәк, хәзер архитектура кафедрасы каршында җирле
традицияләрне гыйльми тикшерү эшләрен җәелдерү мөмкин. Мәсьәләнең тагын бу ягы да бар:
бабайларның борынгы мираслары белән кызыксыну милли чикләнгәнлеккә алып бара дип уйлаучылар
да
юк түгел. Моның да йогынтысы булмый калмагандыр, әлбәттә. Мәгълүм ки, бу шикләнүләрнең
марксизм тәгълиматы белән бернинди уртаклыгы юк Заманында элекке бетен мирасны буржуйныкы
лип, без яр-яна культура тизибез дип хыялланучы пролеткультчылар да шундый фикерне алга серен
маташтылар Ләкин партия алармы бик каты тәнкыйтьләде һәм яна жәмгыять культурасы тазүиен
гыйльми нигсмәреи күрсәтте. «Кешелек җәмгыяте үсешендә барлыкка килгән культураны тятәл итеп
белү, үзләштерү белән генә пролетариат культурасын тетеп була - шуны ачын итеп аңламыйча, бу
бурычны үтәп булмый»,—диде Владимир Ильич комсомолның III съездында сейл.и.тп речендә.
Казан ханлыты чорында таштан, кирпечтән салынган монументаль корылмалар Казанда һәм
башка шәһәрләрдә генә түгел, хәтта акылларда да булган. «Нина» журналының 1879 елгы 45
санында. 881 биттә, бер рәсем бар Ул рәсемне мәшһүр француз художнигы А. Бар эшләгән. Үткән гасырның
уртасында Россия буйлап сәяхәттә йвргәндә, ул Казан губернасында) ы бер татар аиылына килеп чыга һәм
кирпеч белән таштан салынган борынгы мәче) хәрабәсен күрә. Мәчет бинасының жимерелми калтан кайбер
архитектура формалары үзләренең оригинальлеге. нәфислеге белән художникны хәйран калдыра, һәм ул
аны к әтидә гяшерә.
Тарих фәннәре кандидаты архитектор Фоат Вәлнеанен күрсәтүенчә , художник А Бар тарафыннан
кәгазьгә тишерен алынган ул мәчет XVI гасырхын ■ :. и яртысында салынган булырга тнеш. Стиль
үзенчәлекләре белән ул борынгы болгар архитектурасына барып тоташа. Ф Вәлнев язганча, бу бинаның
тизелешендә шактый тур үсеш, яналык элементлары да күренә.
Шулай итеп, ют ары баскычка кү тәрелгән болтар-татар архитектура сәнгатенең стиль, художсстао
үзенчәлекләре шул чорның аяыл архитектурасында дә чагыла дия әйтергә безнең тулы мнмкинлегебез бар.
Казан ханлыгы чоры архитектурасының исән калган ия гүзәл хәрс - Сяембикә манарасы. Ләкин анысы
да бәхәсле. Аның кайчан һәм кем гарафыниаи салынуы тәтиен генә ачыкланмаган икән Бу
кшыксыиамрам Ьм •
тибенә тешенмәк булып. Сэембнкә манарасына караган хезмәтләрне махсус укып тикшереп чыктым.
' Ф X. Валеев К истории архигеызры кэг.оггкнх '.rip XV и ■ .. .
XVI вв. Сборник «Вопросы п' 11 Над К1У. р>,
Телендә. Катан 1*л»7 ел. 94—103 битд-р
ГАВДУЛЛА ШАМУКОВ ф А1'< ф
Художник Бар тарафыннан эшләнгән мәчет рәсеме.
Сөембикә манарасы Казан алынганнан сон салынган дигән караш кайчан һәм ничек туган сон? Ин
элек сүзне шуннан башлыйк. Билгеле булганча, патша хөкүмәте рус булмаган барлык милләтләрне
гасырлар буена кысып, изеп килде һәм аларны. христиан байрагы астына җыеп, руслаштыру
политикасын уздырды. Рәсми телдә «инороден» дни йөртелгән вак милләтләрнең культура үсешен
тоткарлау, булган кадәресен юк итү өчен төрле чаралар кулланылды. «Инородеи»ларда уяну чаткылары
күренсә, великорус шовинистлары бик нык пошындылар, кайгырдылар һәм ничек тә ул чаткыларны
тизрәк сүндерү юлларын эзләделәрБу юлда алар һәр ха- лыкнын үз эчендәге реакцион көчләреннән дә
оста файдаландылар. Мәгълүм ки, һәр халыкның өстен сыйныфы патша кубызына бнеп торды. 1905 ел
революциясе чорында яулап алынган Октябрь манифесты нигезендә «ннородеи»ларга бирелгән
матбугат иреге шовинистларның бәгырьләрен көйдерде. Реакцион тарихчы Н. А. Спасский үзенең
«Очерки по Родиноведению» дигән китабында: «Чуваш интеллигенциясе арасында, кызганычка каршы,
милләт һәм милли әдәбият идеясе туды. Комиссаров әфәнденең сүзләренә караганда, хәзер бу идея
үсү-янару чорын кичерә»а,— дип язды. (Курсив һәм тәржемә минеке — Г. 111.)
Күрәсез, «ннородецэны христианлаштыру гына да житми. шовинистлар теләгәнчә, вак халыклар,
үзләренең телләрен, милли йөзләрен, рухи байлыкларын жуеп, руслашырга тиешләр. Әлеге Спасский
мукшыларны үз гореф-гадәтләрен, туган телләрен онытып, тиз арада руслаша барулары өчен үтереп
мактый (44 бит), әмма күптән христианлашкан чуваш халкы массасы «руслашуга бик авыр бирелә» дип
пошына (49 бит).
Спасский фикеренчә, инородецларнын ин әшәкесе — татарлар «Хакимлек итүче милләтнең һичбер
төрле йогынтысына бирелми», ди ул татар халкы турында (80 бит). Спасский Казан губернасының
артталыгын татарларның руслашу га каршы торуы белән аңлата. Аның фикеренчә: «Фәкать тиз арада
бөтен халыкларны христианлык һәм рус культурасы байрагы астына туплап, барысын бер итү аркылы
гына губерна халкын ечке һәм тышкы үсеш юлына чыгарырга мөмкин. Ә бу эшне бары тик рус милләте.
Рус дәүләте хакимлеге идеясе белән сугарылган рус чиркәве һәм рус мәктәбе генә вшлн ала» (376 бит).
Әлбәттә, монда сүз патша хөкүмәтенең тоткан политикасы һәм аны тормышка ашыручы реакцион
көчләр турында бара. Рус халкының революцион-демократик өлеше бу политиканы якламады гына
түгел, ана каршы актив көрәш алып барды. Инородец дип йөртелгән халыкларның хезмәт ияләре
алдынгы рус демократларының гуманистик юнәлештәге фидакарь көрәшләрен күреп килделәр, аларның
мораль ярдәмнәрен, кешелек мөнәсәбәтләрен һаман тоеп тордылар. Әйтик, полиция һәм погромчы
карагруһлар тарафыннан мнллн дошманлык тудыру максаты белән оештырылган «Бейлес эше»,
Малмыж өязе Иске Мултан авылындагы удмурт крестьяннарын дини йола буенча кеше үтерүдә гаепләү
процессы вакытында, рус халкының атаклы әдипләре Горький белән Короленко патша хөкүмәтенең
шовинистик, провокаинон погром политикасына каршы фидакарь көрәш алып барал ар һәм жинеп
чыгалар. «Муттан авылында корбан чалу» процессы вакытында Короленконың яклау речен генә алып
карыйк: ул анда полиция һәм погромчы карагруһларның мәкерле максатларын шундый бер көч белән
фаш итә, патша судына удмурт крестьяннарын яклаудан башка юл калмый.
Реакцион рус интеллигенциясе арасында исә татар культурасын түбәнәйтеп күрсәтү тенденциясе
ул елларда шулкадәр көчле була ки, моның өчен кайберәүләр хәтта фальсификация юлына басудан да
тартынмый. Мәсәлән. Андрей Курбский язмаларын беренче тапкыр китап игеп бастырып чыгаручы Н. Г.
Устрялов . шул тенденцияне үткәрү өчен, оригинал текстына үзлегеннән «төзәтмә» кертә.
1 СССР Фәннар академиясе 1967 елда чыгарган «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» дигән
китапны карагыз. 375—376 битләр.
3 Икенче басма 1913 ел. 52 бит.
’Устрялов Н. Г,— монархистик юнәлештәге тарих галиме. Н. А Добролюбов һәм башка
замандашлары аны бик каты тәнкыйтьлиләр.
Мзгьлум бу.,, „ги. гаскзр «ап,.,и,у »ире4 Kypto.S 15И епи Кипах «ЦП n.ijja катнаша м tn у, турыда у ИНТИ
яуна.ирмн каазира. Уа паТтау аркатхте етенас хн шартлаткан урыннан ура.
тора лип ааа. Бу тут.,ар Синбн.а «..арасына Kypfc,., харена,
бу ианарани берннча т.п.ыр „а,, ,.„. Ь,р жир1, ш1„м fiJp „ж,.
(нанара) башыннан хоруг.ь (х,р«„ г,18раж| ,шара ,„у урыа.та посыл - торга,, басурманпар (пг.пп татар.,ар) отрпаы
..... бока !,.«,« асы»., ан а.тор Устрялов. Курсе.,,,) яезнатенаа аска алынган аае,е аур аасхатны Калан
«репосте, шартлаткан вакытта җимерелгән итеп күрсәтү вчен, автор текстын үзмгемшй үмәртә Бер урында
«җимерелде» дигән суз алдына «башня» сүзен ктәп куа:
«Под вежу великую н под тайники подкопано, откуды они на весь град волу брали, а порохов
подставлено, аки двэдесять бочек великих башню и вырва.зо»
Курбский язмасының бу җирендә «башня» дитан сүз бятеилэй юн. Анда тик «...И вырвало» пана
диелгән. Устрялов бу «тезэтмзне» ни «чей керткәнлеген болай аңлата: нмеш, аның кулындагы тугыз
кучермәнен берсендә. накз> шушы урында, «башня» дигән сүз булган. Казан университеты
профессоры С. М. Шпнлевскнй болай суз встәп автор фикерен бозарга кирәкмәс иде. дн «Автор бит су
алырга чыга торган яшерен юлны жимертү турында тына анта, башня җимерелү тхрындд бер сүз дә
әйтми»,— дип яза Шпнлевскнй’. Ул рус елъязмаларыңда да фәкать су ала торган яшерен юлны
җимертү турында тына сүз баруын, анда башня турында бер сүз дә булмавын әйтеп үтә§§ ***.
Профессор Шпилевскнй «Курбский ятмаыры»иын үз китапханәсендә сакланган күчермәсендә дә
текстнын ул җирендә «башня» cyie булмавын күрсәтеп үтә тарихы» дигән әсәрнен авторы М. С.
Рыбушкин китабының беренче басмасында Свембнкә манарасын татар архитектурасының бүгенгәчә
сакланып калта i бердәнбер әсәре дип күрсәтсә, икенче басмасында, реакцион кячләр тәкаренә
бирелеп бума кирәк, берннндн ныклы дәлил кигереп мәшәкатьләнмичә, беренче Овсмяллты үз сүгләрс-
нә капма-каршы фикерне алга серә: « Халык риваятьләре буенча, мапәра ханлыгы чорына карын. Әмма
безнең фикеребезчә (курсив минеке - Г. Ш ). ул Анна Ивановна хакимлеге чорында салынган. Әйтик,
стиленә кэран. ә-ы татар занимаете заманында салынган дияргә дә булсын, ли Ләкин Казанны я\ тап
алучы (Иваи Грозный — Г. Ш.) вйләрне генә түгел, хәтта тыйбадәтхаиэДарне h-м хан тярбәләрем дә
жимерертә боерык биргән бер заманда манараның гына исәи калуы мвмкин- ме»°,—дип яза ул
китабының икенче басмасында.
«ан.р.пм. »««„ упн... м««г м«..х»п. curuup «).,«. Н>
вчен салынганлыгын ул болай «клятв:
1 Бу деталь манараның хәрби корылма бу ангый биек манара «шләмх-ләр.
’Сказания Ки Курбского с Hi» •
’ Древние города н другие булгарскгт-тат ар- 1877 ей Казан. 463 бит
*** Бу мәсьәлә бет н тирәнрәк кызык.*. ” .
алалар: Царственная книга IM—.«* О’” '
» С. М Шпилевскнй Древние ropoia то
• М. С. Рыбушкин История Казани. Il oac ’ Шул ук әсәр.
86 бнг.
Ләкин никадәр кызганыч булмасын, шушы үзгәртеп бастырылган Устрялов варианты барлык
соңгы басмалар вчен топ текст хезмәтен үтәп вила Шулай итеп, 1552 елда Казан шәһәрен үз күзе
белән күрен язган авторнын фикерен богып бирү әле Һа.ман дәвам итә! Устряловтвн сон бу теплениия
шулкадәр квчәеп китә. «Казаи
ГАБДУЛЛА ШАМУКОП ф АРХНТЕКТУСА СОШАТЬШ.З
«...Рус коралын тиешенчә танымаган ннородецлвр хәрәкәтен күзәтү ячен»
Тик шунысы гаҗәп: ул манараны ни вчен татар стилендә салдылар икән сон? вр ю... м..............
...................... салып маташканчы яма смгм ммршш пвм *•—; .................................................... ******
Ш).... фаашпу ».р«р<> «)•,«<■“ »»"’ ь» ”>'■ И 11 Зх«... I.
шу.пхй у. «...р.п -Ч.р.тм ,1,....р<п,.и М.р.л. <Н>р,^,« - Г Ш ) х™„
исән-сау торып калган лабаса; шулай булгач, бүгенге кендә Сөембикә исеме белән йөртелгән манараның
да берәр практик максат өчен калдырылуы бик ихтимал» *.
XIX гасырның икенче яртысында археологларның IV сьездына әзерлек башлана. Бу съезд Казан
губернасындагы борынгы шәһәрләр һәм башка төрле болгар-татар истәлекләрен гыйльми тикшерүгә
багышлана. Съезд алдына күп төрле проблемалар белән бергә, Сөембикә манарасының кайчан һәм кемнәр
тарафыннан салынуы мәсьәләсен тикшерү бурычы да куела. Ике рус галиме съезд программасы буенча
язылган хезмәтләрендә бу мәсьәләне һәр яктан җентекләп тикшерәләр. Галимнәрнең икесе дә Сөембикә
манарасы Казан ханлыгы чорында салынган дигән фикергә килә. Мин монда, сүзне озынга сузмас өчен, шу л
хезмәтләрнең берсенә генә — профессор С. М. Шпилевскийның югарыда телгә алынган китабына гына
тукталмакчы булам а.
Профессор С. М. Шпилевский манараны Мәскәү хакимлеге чорында салынган дигән фикерне исбатлау
өчен китерел!ән дәлилләрнең барысын да нигезсез дип таба һәм манараның Казан ханлыгы чорында
салынуын исбат итә торган дәлилләрнең төплерәк икәнлеген әйтеп китә. Беренче фикерне, ягъни манара
Мәскәү чорында салынган дигән фикерне нигезләү өчен китерелгән дәлилләргә ул аерым-аерым туктала.
Монда мин шуларның татарчага тәрҗемә ителгән күчермәләрен бирмәкче булам:
«Эрдман, белмим, нәрсәгә таяныптыр, манараны ваттырып ташланган мәчет кирпечләреннән Иван
Васильевич салдырган, д軆†† ‡‡‡ §§§.
«Анна Иоановна чорында манара янында Комендант йорты дип аталган бина салынган булган, ул
йортка әлеге манара астыннан кереп йөргәннәр. Шуна нигезләнеп, кайберәүләр Сөембикә манарасы да шул
чорда салынган дигән нәтиҗә ясаганнар» (469 бит).
«Второв**** †††† манараны руслар салган дигән фикерне нигезләү өчен китерелгән шундый бер дәлилгә
туктала: «Кайберәүләр манара стенасындагы уелма сыман детальне күрсәтеп, бу икона кую өчен ясалган
булырга тиеш; шулай ук пилясгрлар да (стенага ябыштырып эшләнгән колонналар — Г. Ш.) татарларда
булмаган, имеш» диләр. Әмма шунда ук Второв шушы сүзләрне дә өсти: «Ләкин,—ди ул,—Бохара шәһәрендә
дә кайбер биналарның шушы манараныкы шикелле нечкә колонналар белән эшләнүен һәм Казан белән
Бохара арасында тыгыз бәйләнеш булуын исәпкә алсак, манараны борынгы Казан ханлыгы калдыгы дигән
фикер белән дә берникадәр килешеп була» (470 бит).
«Манара Алексей Михайлович заманында салынган дип уйлаучыларның дәлилләре шул: имеш, манара
янындагы чиркәү бинасын яңартканда җир аегыннан Михаил Федорович һәм Алексей Михайлович акчаларын
тапканнар. Ә чиркәү белән манара бер үк нигезгә корылган, имеш. Шулай булгач, янәсе, бу акчаларның нигез
корганда салынган булуы мөмкин. Ләкин бу фикер белән килешү өчен иң элек чиркәү белән манараның бер
нигездә булуын исбат итәргә кирәк3. Икенчедән, табылган әлеге акчаларның бинага нигез корганда салынуын
исбат игәсе бар, чөнки аларның мәчет бинасын чиркәүгә әйләндергәндә генә салынуы да бик ихтимал» (471
— 472 битләр).
Шуларга тукталганнан сон. профессор С. М. Шпилевский, Сөембикә манарасының Казан ханлыгы чоры
әсәре икәнлеген раслый торган дәлилләрнең берсе итеп, «Казанская Писцевая книга» ‡‡‡‡дагы язманы
күрсәтә.
«Анда нәкъ манара тирәсендә татар биналары барлыгы әйтелә. Китапның белдерүенә караганда,
элекке хан ишегалды (дворы) урынында ике бина булып, берсе хан ишегалды түрендә, икенчесе хан
ишегалды белән янәшә. Хан ишегалды Введение чиркәве янында дип күрсәтелә. Ул чиркәү бер ягы белән
Сөембикә манарасына, икенче
††† Спутник по Казани. Казан. 1895 ел 101 бит.
‡‡‡ Кызыксынучылар П. Заринскийныи «Очерки древней Казани» дигән әсәрен карый алалар.
Казан. 1877 ел. 146—150 битләр.
§§§ С. М. Шпилевский, исеме алда аталган китап, 469 бит.
**** «Казанские губернские ведомости» газетасының редакторы.
†††† Исбат ителгәндә дә, манара белән чиркәүнең бер нигездә булуы әлеге тезисны раслый
алмый. Чөнки бик күп галимнәр чиркәү Казан ханлы; ы чорындагы Нергали мәчетен үзгәртеп кенә эшләнгән
диләр.
‡‡‡‡ «Писцевая книга» 1565—1568 елларда төзелгән.
»“ -е ,» сарай би„асм,„ ,о,аша.Д,».., „„„ „„ 8орт„ жиичил„ татар биналары Сөембикә манарасы янына урнашкан
булган.
«Писцевая книга» хан ишегалды янындагы биналарны сакал киткәинәи соя. шунда ук Морале (Нургали)
мәчетен телгә ала. Кызганычка каршы, китап ул мәчетнеа нинди рәвештә икәнлеген күрсә.ми» (471 бит).
«Мәрхүм Невоструев «Писцевая книга»дан үзе күчереп алган нөсхәнең читенә. . нәкъ шул сүзләр
язылган турыга, үз кулы белән «Сөембикә манарасы» дип язып куйган. Непоструевнын бу сүзләре игътибарга
лаек. Бу сүзләр бүгенге сарай чиркәве бинасының элекке мәчет икәнлеген аныкларга мөмкинлек бирә» (471
бит).
«Жюльвскур Сөембикә манарасына терәлгән бинаны мәчет дип исәпли: бинаныи < бетен тышкы
күренеше мәчеткә охшый, манара белән бер үк заманда, бер үк стильдә g салынган, дн» (471 бит). и
«Ниһаять, Туринның 1834 елда басылган «Казан күренешләре» дигән китабына f остәмә итеп
урнаштырылган Казан планының аңлатмасында Сөембикә манарасы белән £ тоташкан бу бина «борынгы
Казан патшаларының элекке мәчете һәм аның янында § капкалы манара» дип исемләнә» (472 бит).
Димәк, Сөембикә манарасына тоташкан сарай чиркәве элек мәчет булган; Казан- £ ны алганнан сон
мәчет бинасы Введение чиркәвенә әйләндерелгән; бу гасырның башын- < нан бирле әлеге бина дары
магазины итеп файдаланылган. I860 елларда элекке мәч«-г ♦ яңадан христиан гыйбадәтханәсенә
әйләндерелгән» (472 бит) .
«Бу бинаны нәкъ менә Марле (Нурга »и> мәчете дип исәпләргә мөмкин Шуиын ® күршесендә генә
торган шәһәр капкасы да Мврәле (Нургали) исеме белән йөртелгән» > (472 бит).
Профессор С. М. Шпнлевскнй дәвам итә:
«/1,имәк. Рыбушкнннын: татарныкы булган барлык ниләрме генә түгел, хәтта ~ гыйбадәтханәләрне һәм
хан төрбәләрен дә ваттырырга боерык бирелгән бер заманда. манараның гына исән калуы мөмкин түгел,
дигән сүзләре нигезсез булып чыга, чөнки «Писцевая книгаяда татарларның берничә таш бинасы, ике мәчете
— Марә.те (Нургали) §§§§ ***** ††††† мәчете белән Благовещение чиркәве каршындагы мәчетнең исән калуы
ачык әйтел> Татарларның таш биналарын җимермәгәннәр,- яулап алучылар. Морале (Нургали) < мәчетен
христиан гыйбадәтханәсенә әйләндергән кебек, һәр бинаны үз кирәкләренә файдаланганнар» (473 бит).
«Болардан тыш Сөембикә манарасының татарныкы икәнлеген исбат итә торгам төгәл бер әһәмиятле
дәлил бар. Ул да булса, татарлар арасында сон мне тә торган риваятьләр. Әгәр дә манараны руслар салган
булса, үт күзләре а ими гә «шләнгән эшне татарлар күрми калмаслар иле һәм алорнын руслар кулы Гч-лән
салынган бинаны и:ие санап. аның янына килен гыйбадәт кылулары һич тә акылга сыя торган иәрсә
• Бүгенге көнлә ул бинада, ягъни б.рытиы Н>»,г*** ’ ’*’• “аЛ*''
***** Ьү фичт |>н. Р I- > пчы .IB l ip <Р
«Спутник II.I klU.ll- . ■
пасыннан узгәрте.кп »ui ’ үс туры-да •' ■ -J ‘
сарае янында мәчет 6. («и V >.►»'• *•» ' .. ,
У —» тыл подзшв ’*Т “^ИЗБРАННЫЕ СОЧИНЕНИЯ И>. А. М. КУН- Ммеиных. оплотом • вами обточек»
ц л-
«Кого II н.грЯ 1Һ .1И I ШШ fry' —
түгел» (473 бит) ’.
Сөембикә манарасы Мәскәү хакимлеге чорында салынган булса, архив.* нинди дә булса эз
калырга тиеш иде. Яулап алыптан Казандә салынган һәрб.р бина сурында. хәтта Кремльнең кайсы
җирен күпмегә салдыру турында документлар калган Заманының ни биек корылмасы булган
Сөембикә манарасы турында исә бернинди документ юк. Шактый күп акча талап иткән шундый гур
корылманың хуҗалы, кәгазьләрендә берничек тә чагылмавы, әлбәттә, бик сәер.
Манара Мәскәү хакимлеге
чорында салынган дигән фикер
бары узган гасыр урталарында
гына барлыкка килә. Ана кадәр
мондый нәрсә беркемнен дә
башына килми. Рус галнм- нәренен
барысы да Сөембикә манарасын
Казан ханлыгы чоры әсәре дип йөр-
тәләр. Манара ханлык бете-
релгәннән сон салынган булса. бу
архитектура шедеврын алар,
үзләре иҗат иткәнне онытыл, бер
авыздан татарныкы дип йөртерләр
идеме икәи?.. Сүз унаенда
шунысын да әйтик, рус ар-
хитектурасын популярлаштыру
өчен бик күп фәнни хезмәтләр,
альбомнар чыгарылган. Ләкин
шуларнын берсендә дә Сөембикә
манарасы күрсәтелми. Әгәр дә
манаранын Мәскәү хакимлеге
чорында салынуы исбат ителгән
булса, үзснен композицион
төгәллеге, мәһабәтлеге белән
күпләрне хәйран калдырган бу
уникаль әсәрне альбом тезүчеләр,
ихтимал. читтә калдырмаслар нде.
Югарыда телгә алынган
«Казанны алу апофеозы»
картинасында без Сөембикә
манарасы рәвешендәге күп яруслы
һәм капкалы башнялар күрәбез.
Казанны алуга өч ел тулганда
эшләнгән бу картина Сөембикә манарасын төгәл итеп күрсәтмәсә дә, шул чордагы Казан шәһәрендә
шуна охшаш манараларның булуы турында сөйли.
Сөембикә манарасының гомум архитектура стилендә генә түгел, хәтта аның детальләрендә дә
борынгы Болгар традицияләре чагыла. Сөембикә манарасы белән Болгардагы «Кара Пулат»нын һәм
шулай ук Идел буендагы җимертелеп юкка чыгарылган кайбер корылмаларының декоратив
капительләре (колонна башлары) арасында зур уртаклык бар. Ленинградта Дәүләт Эрмитажында,
Терешенко коллекциясендә. Алтын Урданың башкаласы Сарай-Берке хәрабәләреннән табылган шундый
капительләр саклана. Шуларнын берсе С.чембнкә манарасыныкына бик охшаш. Өч заманга караган бу
өч бинаның декоратив детальләре бер тамырдан. Алар өчесе дә көнчыгыш архитектурасына хас
«сталактит» дип аталган өчәр буынлы капительләр категориясенең стильләштерелгән формасында
эшләнгән. Бер-берсеннән алар тик заман тирәсендәге кайбер стилистик үзгәрешләре белән генә
аерылалар.
Билгеле булганча, Алтын Урда дәүләте төзелгәч, башкаланы салу өчен, яулап алынган Болгар
иленнән төзүчеләр җыеп китерәләр. Шулай ук Казан шәһәрен салу чылар да. нигездә, болгар осталары
була. Борынгы Болгар тезүчеләре нсә заманында ин зур осталардан саналганнар. Аларны рус
князьлекләренә дә чакырганнар. Болгар төзүчеләре русларга саранлар гына түгел, хәтта чиркәүләр дә
салып биргәннәр. Мәсә-
Казанны алу апофеозы.
«■ to,—“ Ла" Юр—Па.—
вен болгар осталары салуы турында язд
Рус князьләре Болгардан тезу осталары белая бергә тезу материаллары да «я- .Анар..
Г.т.тоаюОсч.й.и. ,„р„иши, ДЯÄРчл„,„ „„„„ в,„жм,р.
С”"“ к«>з—да тааына торга, 6н.а.,.р г „„„„ к„ аиташ алып киту турында язылган
Кыскасы Казак тарихын ™«штр,.е рус та.,инкаре— зур СМаКв»
нанарасыи Казан хаиаыгы чорыннан торш ка.ыан .оры.тна дип «ая.,...ар Р..о- аюнннга кадар чыккан
анниклотыдкклар— «.рысынла ла ул шулай ана .урсатела ■ Ә меиа .Социалистик Татарстан»
газетасында (1960 ел. 22 иоаСрк саны) В. Остроума. һа» В. Чуиаковииц .Ьай.аааар ейлн. дага,
«ак.аасе.ла нтунын на.» к.рестк раслау нигә кирәк булгандыр’!
Колонна башларының сызымнары I. СарггйБерке хәрас ■ i -ренн-тн .1 u.-.-аи капита-ть;
2. Сөембикә манарасыныкы. 3. Болгардагы «Кара Пулатныкы»
Шушы ук фикерне куәтләү ячеи үз вакытында II Ф. Калинин да «яма» дәлил эзләп таба. Үзенең
«Казан» дигән китабында ул: «XVII гасыр ахырында төзелеште яндырылган кирпеч кулланыла башлаган.
Мәскәү Кремле башкалары да. Сөембикә манарасы да шул елларда кызыл кирпечтән салынган» • дип
аза.
Ләкнн, безнеңчә. Калининның бу «кирпеч дәлилен» кнрс кагу бик жития Дөрес, рус
архитектурасында яндырылган кирпеч куллану XVII гасырда башлана. Ләкин бу бит рус
архитектурасында гына шулай! Ьашка халыкларда, әйтик, канчыгышта, яндырылган кирпеч куллану
безнен эрага кадәр үк башланган Мәсәлән. Сәмәр.аал шәһәренең Афрнсиаб дип йөртелгән өлешендә
археологлар моннан 2500 еллар ала* салынган биналарның яндырылган кирпечләрен тапканнар 19 20 21
19 В II Татищев История России с самых древних времен III витав 177-1 79 бит. ,, .
»В Доброхотов Древни* Б голюбоаский горалов. Моя—
21 Профессор В В Егереа уэШ'-н 1944 e-ә К ■ >3 -■ - • '
расы» ДНГ.ГН гыйльми йстмәтеядә борымы два ■ ' 1 ‘
сына зур тәкире турында я*а «Сөембикә на»арах ы • • - ХУП •. .»
башнн.ты бнк куп к ы’мэларгэ прититмз г«- г> Нпждаилык архитектурасында гына түгел, зәпа дим» аркя
такту рада да ау ИЯ
’И Ф Ка ннин I , .
•«Самарканд» Спрәвочняк путеводитель Тмимп <*». л-и битләр
ГАЬДУЛЛЛ ШАМУКОЬ ф АРХИТЕКТУРА СОНГАТКЕГ
Безнен республика территориясендәге Болгар хәрабәләре арасында кызыл кирпеч ватыкларын без
бүгенге кендә дә шатыр-шотыр таптап йөрибез. Борынгы Болгар кирпечләре дүрткел булган. Аларнын
бүгенге кирпеч рәвешендәге ярты квадрат итеп сугылганнары да очрый. Боларны яхшы белүче1
археолог, профессор А. П. Смирнов: «Тезелештә квадрат һәм ярты квадрат рәвешендәге кирпеч
кулланганнар»1, дин яза.
Профессор А. П. Смирнов үзенең шул ук китабында (78 бит) Суар шәһәре урынын казыганда
кирпечтән салынган бина һәм кирпеч стена калдыклары табылуы турында яза. Әлеге бина һәм кирпеч
стена. Смирновнын әйтүенә караганда, X гасырда салынган булырга тиеш.
Ниһаять, кирпеч тә. «кирпеч» сүзе дә русларга йончыгыштан — татарлардан кергән. Сүзлекләрдә
ул шулай дип күрсәтелә дә. Мәхмүт Кашгарый сүзлегендә (XI гасыр) «кирпеч» сүзенә бирелгән «бешкән
кәрбиж» аңлатмасы да бик кызыклы. Бу инде утта яндырылган кирпеч дигән сүз. Кирпеч сүзе XIII гасырда
тезелгән «Кодекс Куманикус»та да очрый.
Борынгы яндырылган кирпечләрнең формалары, заман үткән саен, акрынлап үзгәрә барган. X. XI,
XII гасырларда төп форма дүрткел плита рәвешендә булса, сонга таба яргы квадрат рәвешендәге озынча
кирпеч киңрәк кулланыла башлый. XV гасырда инде дүрткел формадагы кирпечләр бөтенләй эшләнми,
фәкать ярты квадрат — бүгенге кирпеч рәвешендә генә эшләнә башлый. Болгарларның бу традицияләре
Казанга да күчә.
XVII гасырнын утызынчы елларында сәяхәтче немец галиме Адам Олеарий Шлезвиг-Гольштейн
илчелеге сафында Мәскәүгә килә. Ул Мәскәү князе рөхсәте белән Россия аша Иранга сәяхәт ясый. Идел
буйлап барганда юлда очраган шәһәрләргә тукталып, үзен кызыксындырган нәрсәләрнең рәсемнәрен дә
төшерә. Кораб 1635 елның 14 августында Казан турысына туктый. Шул вакыт А. Олеарий Казан
шәһәренең рәсемен дә ясый. Казанда Олеарий озак була алмый, шуңа күрә аның Казанга караган
рәсемнәре бик үк төгәл дә түгел. Ләкин рәсемдә Сөембикә манарасының аскы яруслары, бигрәк тә аскы
капкасы аермачык күренеп тора. Манараның өсте — очлы өлеше рәсемдә юк.
Шуна таянып кайбер галимнәр шундыйрак нәтижә ясыйлар: Иван Грозныйның әлеге «жимертергә»
дигән боерыгы буенча манаранын өске өлешен ваттырганнар; ләкин, стратегик максатларда кирәк
булганлыктан, аскы ярусларын шул килеш калдырганнар. Мәсәлән, Н. А. Спасский югарыда телгә
алынган китабында: «Сөембикә манарасының аскы өч ярусы татарлар кулы белән салынган, калган
өлешен һәм очындагы шпилен XVIII гасырда. Мөрәле (Нургали) мәчетен чиркәүгә әйләндергәндә,
эшләгәннәр. Беренче өч ярусы канчандыр мәчет белән тоташкан булган һәм алар икесе дә төзелеш
ягыннан бер-берсенә гармоник бәйләнгәннәр», ди (244 бит).
Адам Олеарий калдырган сурәттән тыш. XVII гасыр ахырында билгесез бер рәс сам тарафыннан
эшләнгән тагын ике рәсем бар. Аларда да шулай ук Казан шәһәре сурәтләнгән. И Покровскнйнын язуына
караганда 22 23, ул рәсемнәр Внтзен дигән голландияле авторның китабы өчен24 Петр I боерыгы буенча
эшләтелгән. Рәсемнәр үтә примитив, анда зур төгәлсезлекләр, ялгышлар күзгә бәрелеп тора. Мәсәлән,
татарлар яши торган бистә Кремльнең көньяк почмагына тоташкан игеп сурәтләнгән. Мәгълүм кн. ул
тирәгә татарларны якын жибәрмәгәннәр. Алар тик Болак аръягында гына яши алганнар. Кремль эчендәге
биналарның урнашу тәртибендә дә рәсемдә зур хаталар бар.
Женгскләп караганда, рәсемнең уртасыннан чак кына сулдчрак, дурт гөмбәзле чиркәү аргында, күп
ярус ты биек бер бина күренә. Бу бинаны Сөембикә манарасының Адам Олеарий рәсемендә күрсәтелгән
аскы өлеше дип кабул итәргә дә мөмкин. Ләкин, кызганычка каршы. Внтзен китабы өчен эш ләнгән бу
рәсемнәрне, зур хаталары, төгәл- сезлекләре аркасында, фәнни документ дип исәпләп булмый. Кайбер
тарихчылар фике-
22 А. П Смирнов. Волжские булгары. Москва. 1951 138 бит.
23 И. Покровский. Казанский архиерейский дом. Казан 1906 ел. 13 бит.
■ гмарстаи штм " гу&рниа I
» А. Ф 1’ппих. Материал дли
Казан. 1870 ел. 37 биг-
1 А П. Ковалевский Книга Ахмеда Ибн Фадлана о его путешествии на Волгу в 921—922 гг. Харьков.
1956 ел. 138 бит
2 Мәсәлән, кызыксынучылар Д. А Хнп-п.сонныц «Известия о хазарах, бурта- сах...» дигән китабын
карый алалар. СПБ. 1869 ел. 96 бит.
3 Безнең территориядәге барлык төзү осталарын Мәскәүгә озату турында Казан воеводасына
патшаның 1666 елда җибәргән боерыгы бар. Анда әйтелгән; «. .качып калучы осталарның хатыннарын,
балаларын зинданга ябарга, табылгач та, тиешле җәзасын биреп, Мәскәүгә озатырга, әгәр дә воевода
эзләп тапмаса яки яшереп калдырса, ул үзе бөек князьнең каһәренә дучар булачак—Бөек патшаның төзү
эшләрен тоткарлама гаегт^еп, каты җәзага тартылачак, бөтен мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителәчәк». (В В
Ег-рев. Сөембикә манарасы Казан. 1944 ел. 13 бит.)
рснчл (II Ф. Калинин, Ф. Валиев Һ б), бу рәсемнәрне Мэскау сурәтчеләре эшләгән. Натураны артык
жентекләп тормыйча, шартлы рәвештә генә сурәтләү рус иионографнясе өчен типик күренеш икәнлеге
мәгълүм нәрсә. Галимнәрнеи зур күпчелеге Казан Кремленә караган хезмәтләрендә шундый зур
кимчелекләре эчен бу рәсемнәрне теЛГӘ дә алмыйлар. Н Ф Калинин да. мәсәлән, үзенең докторлык
диссертациясенең ахырында бирелгән библиография исемлегендә Внтзен китабын һәм шул ♦ рәсемнәргә
караган башка хезмәтләрне күрсәтеп үтә. әмма ул рәсемнәрне хезмәтендә документ итеп файдаланмый.
Тарих фәннәре кандидаты архитектор Фоат Вәлисв үзенен «Татарстанмын архитектура-декорация
сәнгате» дигән монографиясендә 1 Сөембикә манарасы һәм борынгы Болтар, Владимир-Суздаль
князьлегендәге кайбер корылмаларның охшашлыгы-бән.тә- неше турында бик кызыклы фикер үткәрә.
Мәгълүм булганча, борынгы Болтарнын «Кече шәһәр» дип йөргелгән өлешендә таштан салынган зур
корылма калдыклары сакланган. А. Ф. Рнгтих һәм «'ашка авторларның язуларына караганда-, кайчандыр ул
триумфаль характердагы биек капкалы мәһабәт манара булган. Фоат Вәлиен реконструкцияләгән рхемдә
күренгәнчә, ул манара белән Сөембикә манарасы арасында бик зур охшашлык бар.
Төзелеш принцибы буенча әлеге манараларга охшаган татын бер башня Владимир шәһәрендә
сакланган. XII гасырда салынган ул башияны «Алтын капка» дип йөртәләр. Рус елъязмаларында
әйтелгәнчә, Владимир-Суздаль князьлегенә Болгардан
Болгар шәһәрендәге триумф» ть манара.
төзү осталары чакыртылган. Бу «Алтын капкажы салуда үз заманының алдынгы төзүчеләре — Болгар
осталары да катнашкан булырга тиеш.
Сөембикә манарасы үзенең архитектура
фһрмалары. композициясе, бизәкләре,
планлаштырылуы буенча бүгенге татар авылларында
сакланып калган мәчетләр стиле белән дә бер тамырга
барып тоташа. СССР Фәннәр академиясе Казан Тел.
әдәбият, тарих институтының сәнгать тарихы бүлеге
алып бара торган гыйльми тикшеренү
материалларыннан без моны бик ачык күрәбез.
Гарәп сәяхәтчеләренен язуынча, безнең җирдә
дини корылмалар архитектурасы X гасырда ук
формалаша башлаган. Мәсәлән, 921—922 елларда
Идел буена килеп чыккан Ибн Фадлан Болгарларда
агачтан салынган мәчетләр булуы турында яза Шундый
ук мәгълүматларны башка сәяхәтчеләрнең
әсәрләреннән дә табарга мөмкин 2
Ләкин, кай-заманда гына салынса да, Сөембикә
манарасы, борынгы болгар-татар
архитектурасы элементларына нигезләнеп, җирле
осталар тарафыннан эшләнгән — мәсьәләнең бу ягы
һичбер төрле бәхәс кузгатмый. Сүз уңаеннан
файдаланып шуны да әйтеп узасы килә: безнең
территориянең борынгы осталары хәтта Мәскәү
Кремлен төзүдә дә катнашканнара.
1966 елның җәендә СССР Фәннәр академиясе
Казан институтының тарихчылардан. археологлардан,
архитектор һәм физиклардан торган бер төркем
галимнәре Сөембикә манарасының нигезен казып тикшерергә телиләр. Ләкин Татарстан Культура
министрлыгыннан: «Бу эшне үзебезнең Реставрация мастерское башкарачак» дигән җавап алына. Ә
Реставрация мастерскоеның исә зур гыйльми тикшеренү өчен тиешле кешеләре юк. Киләчәктә берничә төр
белгечләрдән торган шундый авторитетлы галимнәр коллективы инициативасы тизрәк хуплана күрсен иде.
Бу мәкаләдә мин архитектурага караган бер генә әсәргә җентекләп тукталдым. Ләкин халкыбызның
әлегәчә өйрәнелмәгән кыйммәтле хәзинәләре шактый күп. Бүгенге авылларда архитектура формалары,
композицияләре ягыннан игътибарга лаек мәчет биналары сакланып калган. Арада XVIII гасыр урталарында
салынганнары да бар. (Кышкар, Югары Ор авылы мәчетләре.) Бу мәчетләр — халкыбызның төзелеш куль-
турасы тарихы турында сөйли торган материаль шаһитлар. Архитектура истәлекләрен җентекләп өйрәнү,
популярлаштыру халкыбызның үткәненә ихтирам һәм мәхәббәт хисе уятуга, яшь буынны ватанчылык
рухында тәрбияләүгә бик нык ярдәм итәчәк.
Әйтик, фашистлар җимергән борынгы Новгород чиркәүләре, Киев шәһәренең атаклы София соборы
һәм Киев-Печера лаврасы, Ленинград шәһәренең архитектура
1164 елда Владимир шәһәрендә салын-
ган «Алтын капка» Капканын нке ягын-
дагы түгәрәк өлешләре һәм манараның
иң өске ярусы ссныннан эшләнгән.
Г истәлекләре һәм башка шәһәрләрдәге кыйммәт,» к_ . .
«ЛНГЫ1ЫЛ1Ы fiui Ju,-.в П ж кыйммәтле биналар шул максат белән яналаа
“в.ш>" ? ’ “һ" Р"“'«“Р ->~ «о» <>-«.. «ои
Р һәй бһшм «әр.,әр .О«ирә*„-
ләр. фәнни-популяр китаплар язылды биш».
< и ктытды. борынгы сәнгате әсәрләрем пропагандалый
торган тирле альбомнар, плакатлар чыгарылды
Партия һән х..,и„ей„ „л„,ы, 6орин,ы -w„ w
әһәчиә, бирә I , , „ И. Л..РИРӘ1, Кжр. Сә»р<ә>1.
Бохара. Хи.а һ™ баш.а шәһарәәрд,,, topu„„ .р„„„}р. ,д„
деру, янарту эшләре алып барыла. Әле күптән түгел генә, мәсәлән. Хива шәһәренеи тулысынча музей-
шәһәргә әверелүе турында амиды
Шушы елларда гына архитектура истәлекләрен саклау буенча батеироссия жәм- гыяге тезелде.
Андый жәмгыягь хәзер Казанда да бар. Моннан тыш. реепубзикабы, Культура министрлыгы каршында
искергән, ләкин кыйммәтле архитектура әсәрләрен £ фәнни нигездә тозекләндерүчс Реставрация
мастерское бар Дәүләт ана ел саен шак- t тын күп акча бирә. Ләкин ана үз бурычларына жаваплырак карарга
вакыт Безиеи £ реставраторлар вертикаль күчәреннән бер метр да 6Я сантиметрга кеньяк-кончытыгака =
авышкан һәм вакыт үткән саен һаман авыша барган (IM4 елда I м 14 см булган) Сеембикә манарасын
кичекмәстән турайту чарасына керешергә кирәклеген, ниһаять, анлый алырлар дип емет итәсе килә. *
Озын сүзнең кыскасы: сәнгатебезнең архитектурага ьлраган тармагына кирәкле э әһәмият бирелергә
тиеш. Бу безнсн квн тәртибендә торгам бурычларыбызмы^ берсе. -
X
< а Рашат ЛАортазин, <
•piHTOHTOp. .* п Беек Ватан сугышы еллары Немецлар Иделгә якынлашып ьилгәи квниәр иде.
Соембнкә манарасын саклап калу ечен. партия һәм совет оешмалары махсус чаралар u булдылар.
Кайбер иптәшләр, бәлки, хәтерлидер. Әлеге мәсьәләләргә багышлап, шәһәр күләмендә бер
жыелыш га уздырылды. Гажәп бәхәсле һәм шау-шулы үтте ул. Профессор М. Синявер. «Сеембикә
манарасы-XVII гасыр әсәре, аиы руслар салган..-дип чыкты. Синяверныц тикшереп-интеп тормый һәм
уйламыйчарак әйтеп ташлаган сүзләре жыелыш га катнашучыларда зур ризасызлык тудырды. Анын
артыииам ук трибунага профессор В. Егерем күтәрелде һәм М. Синявер докладында китерелгән
дәлилләрмен нигезсез булуын әйтте. Күпчелек, билгеле, профессор В. Бгеревиы яклады.
Сомыннан жыелыш материалларын аерым жыемтык итеп чыгарырга булдылар. Ул жыентык
басылып га чыкгы. Әмма матбугатка чыгарганда, һәр ике професюрмым доклады, ни сәбәптәндер, нык
редакцияләмени һәм йомшартылгаи иде. Шулай итем мәсьәлә теге якка да. бу якка да конкрет хәл
игедмәгәи кемчә «алды.
Ь. Урманчы: Гафу итегез, мин аялап жмгмәдем. Профессор В. Егереваыи г« фикере ничегрәк иде?
Р М п рг . > » Н: Пр.,ф«хор Оимер: ■€«««■•' »<чр«м« Ьорм.я.., .....
,Р„.„ВД. «и» P.CM«»W ue. » -«•«“« ..р.»™. •«•••
күрергә кирәк таптылар. Бу эшкә Ленинград һәм Казан шәһәрләренең күренекле галимнәре тартылды.
Алар манараның сызымнарын булдырдылар, бу гүзәл корылманы ейрәнү. анын архитектура
үзенчәлекләрен ачыклау юнәтешемдә күп тирле эшләр башкардылар. Шулай итеп, апыр сугыш
елларында анадан (аембикә мәсьәләсе калкып чыкты, галимнәр анын кайчан һәм кем тарафыннан
салынганлыгым тәгаенләргә тиеш
сел, дәлилсез булуын исбат итте.
Нурихан Фәттах
Авторның бүгенге Казан, шәһәребездә барган төзелешләр турындагы фикерләрен мин дә куәтлим.
Чыннан да, башкалабыз көннән-көн зурая, үсә. Әкият тизлеге белән жәмәгать биналары салына, яна торак
йортлар үсеп чыга. Ләкин ничек үсә ул?_ Шәһәребездә салына торган күп катлы йортлар, жәмәгать
биналарында татар архитектурасына хас үзенчәлекләр чагыламы, алар халкыбызнын бүгенге әдәби
зәвыгын канәгатьләндерәме? Мөгаен, юктыр.
Татар халкының борынгы архитектура сәнгате тиешенчә өйрәнелмәгән. Билгеле булганы, өйрәнелгән
кадәресе дә бүгенге төзелешләрдә тиешенчә файдаланылмый. Чыннан да, борчылырлык хәл бу.
Халкыбызнын бай орнамент сәнгате бар. Яна салына торган йортларны, төрле биналарны үз
орнаментыбызга хас рәсемнәр белән бизисе иде.
Фоат Вәлиев
архитектор, фәннәр
кандидаты.
Габдулла Шамуков моңарчы берәүнен дә башына килмәгән өр-яңа мәсьәлә күтәрмәгән, билгеле.
Революциягә кадәр дә, совет чорында да Сөембикә манарасының татарларга каравы, аның татар
архитектура истәлеге булуы хакында бер генә тапкыр язылмады. Автор төрле чорларда язылган шул
хезмәтләрне бергә туплаган, булган материалдан чыгып, дөрес нәтиҗәләр ясый алган. Мәкалән ең төп
кыйммәте, минемчә, шунда.
Шуның белән бергә, манара хакында капма-каршы фикерләр яшәвен дә онытырга ярамый. Мәкалә
авторы яклаган фикергә каршы чыгучылар да байтак бит. Алар белән исәпләшмәү дөрес булмас иде.
Чыннан да, манара кайсы чор әсәре, аны кем салган? Бу сорауларга дөрес җавап табу өчен,
халкыбызнын архитектура тарихын яхшы белергә кирәк. Ә ул тиешенчә өйрәнелмәгән.
Тарихка мөрәҗәгать итеп карыйк. Билгеле булганча, Сөембикә манарасы — күп яруслы корылма.
Мондый типтагы корылмалар нигездә соңгырак чорларда салына башлый. Әйе, күп катлы биналар төзү
борынгы бабаларыбыз — болгарлар өчен дә хас. Болгар шәһәрендәге «Кара пулаг», мәсәлән, шундый
корылма. Әмма шулай да, минем уемча, манараның беренче, икенче яруслары гына Казан ханлыгы чорына
карый. дөресрәге, башта ул ике генә яруслы (арка) итеп салынган булырга тиеш. Өстәге өлеше шактый
соңрак өстәлгән булса кирәк. Бу фикерне расларлык дәлилләр дә бар. Хәтерлисездер, А. Олеарнй ясаган
рәсемдә манара икс генә яруслы. Аннан сон, аскы катлар белән өс ке өлеше арасында стиль төрлелеге дә
күзгә ташланып тора. Минемчә, манараның өске өлеше Мәскәу Кремле үрнәгендә соңрак эшләнгән. Әмма
ни генә булмасын, ул кайчан гына салынмасын. Сөембикә манарасы — татар архитектура сәнгате үрнәге.
Моны шикләнми әйтергә була. Бннаның стиле, композициясе, бөтен үзенчәлекләре шул фикерне куәтли.
Манараның нигезен ачып тагын бер кат тикшереп караганда, бәлки, күп кенә сорауларга җавап
табылыр иде. Бу эшне башлау өчен Татарстан Культура министрлыгыннан рөхсәт аласы бар. Махсус
Реставрация мастерское да үз вазифасын шактый сүлпән башкара. Билгеле булганча, Сөембикә манарасы
үзенең вертикаль күчәреннән бер метр да алтмыш сигез сантиметрга көньяк-көнчыгышка авышкан. Аны
кичекмәстән турайтырга кирәк. Мастерской исә ашыкмый һәм ашыгырга уйламый да кебек.
Н. Фәттах: Манараның өске өлеше соңрак чорга карын, дисез. Әгәр шулай икән, күп яруслы мәчет
манаралары каян килеп чыккан, аларны ничек салганнар икән?
Ф. В ә л н е в: Андый манаралар соңгы заманныкы
Б Урманчы: Өске гзлешеи кайчан
Р. Мортазин: Лрх«,„,)ра ,1б1
,ииа , «...
Нигә гел аналогияләр азларга?
Ф. Вәлиев Мин үсешне инкарь итмим. Казан хаилыгыиыи архитектура санга" „ №р ,ри»« ,ормый,
ү„. 4Ш, а.„
...ом. турына. сой.т.ра,, „.,и.,„р 1абил 5у4мий ...,р.„.
влешс сонрак чорга карын, дип уйлыйм.
Альфред Халиков,
археолог, феннар донторы. ?
Татар халкынын бай һәм күпьяклы мадани мирасы тиешенчә яйрәиелмәгән. Бу 3 бигрәк тә
архитектура сәнгатенә һәм татар халык ижатыныи кайбер башка тармак- = ларына карый. Кызганычка
каршы. Болгар хәрабәләрен исәпләмәгәндә, халкыбызиын _ архитектура истәлекләре бсзнен кемнәргә
кадәр сакланмаган Ләкин алар булганнар * Казан ханлыгы чорында салынган гажәеп матур биналар
хакында рус елъязмаларым ♦ да ла һәм бүтән чыганакларда да күп язылган.
Кайбер галимнәр һәм влкәне ггнрәнүчеләр, халык арасында кия таралган легенда- х ларга таянып.
Сеембикә манарасы да Казан ханлыгы чорында салынган дип уйлыйлар * Шулай да маиаранын кайчан са
гынуы бәхәсле мәсьәлә. Ачыклау «чен документлар ? житми. Ф Вәлиевнсн бер фикере белән килешми
булмый Чыннан да. Казан ханлыгы чорында Сеембикә манарасы кебек биналар салынуына ышану шактый
кыен «Писце- ная книга»да (1556 ел) манара телгә алынмый Ул китап буенча, хәзерге Сеембикә _
манарасы урынында атач йортлар тына булган.
Ф. Вәлиев манараның нигезен ачарга кирәк дн. Манараның нигезе ике мәртәбә * (1928 һәм 1955
еллардә) тикшерелде. Бинанын күләме белән чагыштырып карагайда, -а нигез артык бәләкәй. Манара
янәшәсендәге чиркәүнең дә нигезе ачылды Чиркәүнен < нигезе икс торле: естәге катлам Сиембикәнекенә
охшаш, астагысы татарныкы булырга тиеш. Шул материалларга нигезләнеп, манара сонрак дәвердә
салынган дип әйтергә мамкин Әмма кайчан гына салынмасын, стиль-композннпя ягыннан ул - татар архи
тектура сәнгате үрнәге. Бу кадәрссе бәхәссез. Бәхәс анын кайчан салынды хакында гына бара.
Ф Вәлиев: Мин Дврес аилаган булсам. Сез маиаранын нигезен ачу әллә ни файда бирмәс, дидегез
бугай.'
А. Халнков: Әйе. Маиаранын кем әсәре булуы бәхәссез бит Сүз кайчак салынуы хакында гына бара.
Әмма мин казу эшләре алып баруга гомумән каршы түгел, һәрхәлдә, фән пчен анын зыяны булмаячак
Б. Урманчы «Писневая книга» ииили максат белән твзелгән?
А. Халнков; Булган биналарны исәпкә алу ечен Анда Свембикә манарасы
Нәкый Исәнбәт,
Тукам премикс» лауреаты.
Моно ,.,.р ЧЫГЫШ к.г.н чпт.Шл.р ЧТ».™-.. Мм—
фочераортн «уоиоо. «.р-Ч ~
, /' . ......пт диярлек Бахман урамында яна ашхаяә салымып
һәммәсе бер тесле, һәммәхс стандарт дияр . .
..... ............ ..... ...................... Zy:... «-*<₽•... — и.. ■
файдалану, хәтта шул байлык хакында j г
YV1I. —встагаинар дип уйлыйсыз?
AVIII гасыр башында
теркәлмәгән.
Монда манараның яртысы гына безнеке, ахры, дигән бер фикер әйтелде. Бәхәс ләр булыр, билгеле.
Бу бик табигый нәрсә. Тик бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: һәркем үз карашын дәлилләп бирергә тиеш.
Шамуков манараны тоташы белән безнеке дип карын һәм шуны исбатларга да тырышкан. Инде кемдер
манараның яртысы 1ына безнеке дип уйлый икән, берни әйтеп булмый. Дәлилли алса, аныкы дөрес.
Равил Фәхретдинов,
археолог.
Сөембикә кайсы халыкныкы? Кистереп кенә әйтүе кыен, әлбәттә Манара тарихына караган рус
документлары да. татарныкылар да сакланмаган. XVI йөздә салынган Спасе манарасы һәм Благовещенский
чиркәве турындагы материаллар сакланган бит. Әгәр Сөембикә XVII йөздә салынган һәм руслар
тарафыннан салынган булса, мин ышанам, нинди дә булса документ сакланмый калмас иде. Халык
арасында Сөембикә манарасына караган төрле риваятьләр, легендалар йөри. Алар манараның ханлык
чорында салынуы турында сөйли.
Монда Олеарнйга таянырга теләүчеләр булды. Н Ф Калинин Олеарий ясаган Казан күренешен
«Мәскәү иленә сәяхәт» исемле китапның 1910 елда чыккан басмасыннан алган. Мин элегрәк — Олеарийның
үз заманында дөнья күргән басмаларны карадым. Ул Мәскәүдән Иранга барганда юлда очраган бөтен
шәһәрләрнең диярлек сурәтен ясаган. Арада шәп эшләнгәннәре күп. Казан күренеше генә, ничектер, артык
төссез, схематик чыккан. «Казанда Олеарий озак була алмый, шуңа күрә анын Казанга ка- pat ан рәсемнәре
бик үк төгәл дә түгел», — дип яза Г. Шамуков. Алай булуы да бик мөмкин.
Кемдер: «Казан ханлыгы чорында Сөембикә манарасы кебек корылманың төзелә алуына ышануы
кыен»,—диде. Янадан Олеарнйга мөрәҗәгать итик. Ул Касыйм шәһәрендәге гаҗәеп матур мәчет бинасын
рәсемгә төшер)ән. Мәчетнең манарасы — күп яруслы. Димәк, күп яруслы биналар кору татар осталары өчен
ят нәрсә булмаган.
Манараның нигезен казу, бәлки, күп мәсьәләләргә ачыклык кертер иде. Барыннзн да бигрәк,
манаранын нинди катламда утыруын ачыкларга кирәк. Нигәдер шул эшне һаман сузып киләбез. Археологик
яктан Казан гомумән бик аз өйрәнелгән әле.
Бакый Урманчы,
Тукай премиясе лауреаты.
А Курбский китабын тагын бер кат карап чыктым. Бу кешегә ышанырга мөмкин. Казанны шәп белгән,
белгәнен яза алган. Китапта ниндидер «биек вежа» турында сөйләнә. Минемчә, ул Сөембикә манарасы
булырга тиеш.
Миндә XIX гасырда яшәгән бер итальян художнигының рәсемнәре бар. Рәсемнәрнең берсендә
Сөембикә манарасы ясалган. Шунысы кызыклы: художник сурәтләгән Сөембикә хәзерге манарадан шактый
аерыла. Ул күптән салынып, искереп беткән бинаны хәтерләтә, ничектер, тәбәнәгрәк, кечкенәрәк тә кебек.
Аннары без белмәгән ике тәрәзәсе бар. Әгәр манара XVII гасырда гына салынган булса, әлеге рәсемдә
болай нскс күренмәс нде.
Сөембикә манарасы янында ниндидер чокырлар һәм каберлек бар Бер татар карты, манара каршына
тезләнеп, намаз укый. Татарларның бирегә килеп намаз укулары хакында башка чыганакларда да языла.
Бу—күп нәрсә турында сөйли торган факт.
Тагын бер әһәмиятле нәрсәне истән чыгармаска кирәк: рус архитектура тарихы буенча язылган
хезмәтләрнең берсендә дә Сөембикә телгә алынмый. Бүлешү, төрле бәхәсләр унтугызынчы йөздән генә
башлана бугай. Монысы да манараның ханлык заманында салынуын күрсәтә.
Нигә манара «Пнсцевая кннга»га кертелмәде икән, диләр. Моңа әллә ни шөбһәләнмәскә кнрәк.
Минемчә, манара хуҗалыкта файдаланылмаганлыктан, инвентарь булып саналмаган, шуңа күрә аны
китапка теркәп тормаганнар да.
Гомэр Хисаметдинов,
этнофвф, фаинрр ««мд-даты
Манараның кемгә каравы мәсьәләсендә бәхәс юк «бек. Ул — татар халкыиыиы. Мин моңа элек тә
шикләнми идем, бүгенге сөйләшүдән сон фикерем тагын да иыгыды.
Бәхәс манаранын канчан салынуы турында бара Мәсьәләнең бу ягы. чымиаи да. шактый томанлы. Г.
Шамукоп мәкаләсендә тарихчылар белмәгән материал юк Ул билгеле чыганакларга таянып кына фикер
йөртә һәм Сөембикә манарасының салыну вакытын ачыклау юнәлешендә яна сүз әйтми.
Фикер алышуда катнашучылар да бу хакта шактый сөйләде. Шул ук вакытта һәр кеше мәсьәләгә үз
каланчасыннан торып якын килде. Ф Вәлиев архитектор буларак чыгыш ясады. Л. Халиков күбрәк
археология фәненә таянды Һәр икесе бик кызыклы, игътибарга лаек фикерләр әйтте. Әмма мхьәлә хәл
ителмәде, бәхәсле килеш калды. Хикмәт шунда, безнең кулда бәхәсне чишәрлек вна документлар юк
Шунсыз хәл итеп булмаячак га-
Алайса, нишләргә сон? Эзләнүләрне дәвам итәргә, бу зшкә фән Һәм техникамын яна казанышларын
җигәргә, фәннең герле өлкәләрендә эшләүче галимнәрне тартырга кирәк.