Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛИШ—ӘКИЯТЧЕ


бдулла Алиш озак яши алмады. 36 яшеиде ук фаш net җәлладлары аиың гомерен ездоләр. Ул—бии аз яшәп бай мирас калдырган әдипләрнең берсе. Аның күл кырлы һом бай эшчәнлегена соклан‡ мый момнин түгел. Ул 25 лап әкият, диеталарча очерк, noaecta һәм пьеса, хикәя һом тел күнекмәләре, шигырьләр авторы. Шулар аны* на күп санлы тәрҗемәләрен китерел кушарга кирәк. Тагар совет балалар әдәбиятын үстерү ечои керешнең иң кыз* ган елларында — 30 нчы елларның беренче яртысында иҗат эшен башлап җибәргән Алиш беренче иҗат адымнарыннан у« коры исемле пьеса язды.
Әйе, А. Алиш актив гражданин, күп кырлы талант иясе идя. Шулай дә аның иҗат кече, барыннан да бигрок, екият жанрында тулырак һом киңрәк чагылып калды, дияргә була. Алиш гүзол әкиятче иде. Монда тагын бер нәрсәне искә алырга «ир»» ул олларда оният балалар очен зарарлы, еларны чынбарлыктан читкә «п-л китә, ди.-ән берьяклы карашлар шактый киң таралган иде. А М Горький совет язучы ларының Беренче съездында сойлогән докладында андый фикерләргә «некой «аршы чыкты, яшь буынны актив һәм иызыксынучан ител тәрбияләүдә әкиятләрнең уңай ропе«« зур бәя бирде. Горький ейротмәләрснең доросле-еи тирән аңлаучы һәм *ШМ жанрым үстерә, камилләштерә баручы азучыларның берсе А. А^иш буяды.
Ни очей А. Алишны әкият жанры аерата «ыэыксә. -ра» соңТ сжяемдегд гадилек һом сүз байлыгы, халыкчанлык һәм мегьнааи тирәнлек, үткенлек һ.м тапкырлык. юмор кече азучыны үземе тартты -Бал. фяит.з-.с.и. иң........................................................................................................... • - »«-.т
Бала чакта тыңлаган әки.тлерн.ң так-ре «мер V—н •• -» •*-**• ■- *-» • — А. Алиш «Совет ачи.тл.ре тудыру юлында- ташта мекалесенд- Чыннан да. таер
‡ «Яшь ленинчы» гозсгасы. 22 июнь. IW4 ел.
язучы гына булып калмый. «Пионер иаломе» журналының җаваплы секретаре була* рак. ул балаларның үз араларыннан яшь талантлар хәзерләүгә күп кач куя. Казам пионерлары үзәк клубында яшь укучылардан едабияг түгәрәге оештыра, аңа җитәкчелек итә А. Алишның тавышы эфирда ош яңгырый, ул радио-L-итетта 6а»алат> очан тапшыруларның редакторы була. Балалар әдәбияты үсешендәге уңай һәм кимчелекле якларга тирән анализ ясалган мәкаләләр бастыра. Үзе дә, иҗатының башлангыч чорында ук, кеннең актуаль, тәрбияви проблемаларым чагылдырырга омтыла, шулармы мавыктыргыч итеп гәүдәләндерерлек яңа алымнар, яңа жонрлар эзли. Аның «Отряд байрагы», «Дулкыннар» исемле хикәяләрен яки «Якты күл» исемле повестем аласыңмы, я булмаса, «Кабан җиңелде» очеркын яки «Йолдыз» исемле пьесасын укыйсыңмы — боларның барысында да 30 нчы еллар әдәбиятының үзәк мәсьәләләре яктыртыла. Европага фашизм куркынычы янаган коннарда А. Алиш, халкыбызны у яу булырга, фашизмга каршы керешкә хәзер торырга чакырыл, «Берлин» исемле хикәя. «Тоткын*
балалар әдәбиятында совет чынбарлыгын чагылдырган әкиятләрнең беренче үрнәкләрен А. Алиш үзе бирде.
Табигать балалар әдәбиятында элек-электән үзәк темаларның берсе булып килгән. Бу тема бүген дә үзенең тәрбияви әһәмиятен югалтмый. Урманнар сирәкләнмәсен, хайван һәм кошларның токымнары юкка чыкмасын өчен, балаларда яшьтән үк туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Әгәр мондый темаларга язылган күпмелек әсәрләрдә «көчсезләрне рәнҗетмәгез», «кошларга тимәгез, алар безгә файда китерә», «чәчәкләрне өзмә, бәлагә юлыгырсың» кебек үгет-нәсихәт уку, тапталган тәгъбирләр өстенлек алса, А. Алиш әкиятләрендә бу идея югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәер, аның бөтен иҗаты явызлыкка һәм мәкергә каршы юнәлдерелгән, тынычлыкны һәм матурлыкны саклау, татулыкны яклау, кешелеклелек идеяләре белән сугарылган.
А. Алиш беренче карашка игътибарны әллә ни җәлеп итмәслек күренешләрдән күп матурлык күрә, кыр һәм урманнарның, кош-корт, бөҗәкләрнең, җанлы һәм җансыз табигатьнең күңелен белә, шуны шигъри телгә күчереп, безгә җиткерә ала. Кош- кортларның, төрле хайван һәм бөҗәкләрнең яшьтән үк күңеленә сеңеп калган сурәтләрен шулкадәр белеп һәм үз итеп тасвирлый ки, ул сурәтләгән образларга карата балаларда гуманистик хисләр уяна: нәнинең үзе кечкенә генә, шаян гына, күрер күзгә матур гына песи баласын («Песиләр һәм күселәр») тотып карыйсы, үз шәүләсеннән үзе куркып коты алынган куян баласына («Бикбатыр һәм Биккуркак») ярдәм итәсе килә башлый. Алиш әкиятләрендә бала болында күпереп үскән үләннәрнең, җил бәрелеп, дулкынлануын күрә, аны өлгергән арыш сәламли, киң кырлар алкышлап каршы ала. Автор болындагы һәр үләннең үзенә генә хас төсен белә, һәр чәчәкнең үзенә генә хас исен тоя, һәрбер агачның җилдә үзенчә шаулавын ишетә. Кыскасы, ул табигатьне бөтен байлыгы һәм күптөрлелеге белән кабул итә.
Балалар әдәбиятында, аерата кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган проза әсәрләрендә, ритмның роле зур. Ритм-рифма фикернең тигез агышын китереп чыгара, авазларның тембрын бирә, сөйләмгә динамик рух өсти. Әсәр, үзенең фабуласы белән генә түгел, теленең үзенчәлеге, аһәңе белән дә мавыктыру көчен арттыра. А. Алишның күп санлы әсәрләре әнә шул фикерне куәтли. Аның әкиятләре шигырь кебек укыла.
А. Алиш әкиятләрнең төрләрен күбәйтү, жанрның мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендә дә күп эш башкарды. Аның «Нечкәбил», «Кем көчле?» әкиятләре биология фәне буенча беренче элементар төшенчәләр бирәләр. Әкиятләрдә тере организм белән тирәлекнең үзара тыгыз бәйләнеше, табигатьтә җанлы һәм җансыз предметларның яшәеше билгеле бер максатка юнәлтелгән булуы гади мисаллар белән аңлатыла. Әмма бу беренче элементар төшенчәләр коры фактлар гына булып калмый. А. Алишның фәнни әкиятләрендә иҗади фантазия белән чынбарлык шундый тыгыз итеп үрелә, анда күпме дөреслек, күпме хыял барлыгын тикшереп карау уеңа да кереп чыкмый. Антропоморфизм (табигать күренешләрен җанландыру, кешеләште- рү) — сурәтләү объектын белеп эш итүне сорый торган катлаулы алым. Әдәби алым буларак кулланылганда, ул әсәрне җанландыруда зур урын тота. Антропоморфизм һәр предметның үзенә генә хас булган билгеләрен табып алуны таләп итә, шул таләп үтәлмәгәндә, әсәрнең тәэсир итү көче югала. А. Алишның фәнни әкиятләрендә бу алымның функциясе аеруча киң. Ул әсәрнең сюжетын, композициясен билгели. Әкиятләрдә бөҗәкләр, кош-кортлар телгә киләләр: сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, ачуланышалар, шатланышалар, ягъни бер-берсе белән мөнәсәбәткә керәләр. Шулай да алар һаман да кош-корт, бөҗәк булып калалар. «Кем көчле?» исемле әкияттән өй туена җыелган бөҗәкләрне генә хәтерлик: кырмыскалар һәрвакыт күмәк яшиләр, бергә эшлиләр, эш сөючән булулары белән аерылып торалар. Чикерткәләр, башка бөҗәкләргә караганда, ерак сикерә алулары белән мактанышалар. Яфрак көясе яфракларны кисү хезмәтенең кыенлыгыннан зарлана. Имеш, ул бернәрсәгә дә зарар китерми, бернәрсәгә дә тими. «Ялганлыйсың, йөзеңне дә чытмыйсың, сез яшәгән агачлар яфраксыз кала»,— дип, күбәләк-түгәрәк аңа каршы төшә. Суалчан-оялчан сабан төсле, туфрак күтәрә, тишек ясый, ул тишекләр аркылы туфрак эченә һава үтә, һава белән үсемлекләрнең тамыры сулыш ала.
Кайвакытта шулай була: әкият битләрендә чикерткәләр сикер». үрмәкүчләр үрмәли, еланнар шуыша, кошлар сайраша. Ләкин боларның әсәргә ни —сат белән ДПЫИЧЛЯОЫН ...
тик бер күренешкә юнәлтә, теп сюжет сызт эпизодлар кертми. Үзенең «Нечкәбил. әкияте нең әлеге моментта сюжет үсеше ечеи ки ала. Бала әкияттән бал кортының татлы бал
Әсәр темасы таләбеннән чыгып, А. Алиш үзенең геройларын үзгәртеп тора, аның § ** әкиятләрендә табигать предметлары белән кеше образлары аралашып килә. «Кал- а корсак патша» әкиятендә ул хаким сыйныфларга карата нәфрәт уятумы бурыч итеп = ала. Бу очракта, идеяне чагылдыру ечон, әлбәттә, кеше образлары алу максатка яраш- < лырак һәм автор шулай эшли дә. Табигать, биология фәне буенча фәнни төшенчәләр Я биргән әкиятләрдә антропоморфизм уңышлы файдаланылса, биредә авторның халык = әкиятләрендә! е сюжет, композиция алымнарым тирәнтен үзләштергәнлеге күренә. н А. Алиш әсәрдә халык әкиятләренә хас кискенлекне, буяулар куелыгын киметми. Бер < якта — кан коючы патша, аның ялагай министрлары Икенче якта — батыр егет, эшлә- 9 гене үзенә җитмәгән, тамагы ризыкка туйма, ан бөкре бабай. Шул рәвешчә, сюжет явызлык һәм гаделлекнең контраст бүленешенә, гаделлекнең тантана итүенә нигезләнгән, тормышка оптимистик караш тудыруга юиолтелген. Халык әкиятләрендә нык урнашкан традицион башлану һәм бетү алымнары да композиягә органик кереп китә. Мәсәлән, әүвәл заманда, кәҗә команда, үгез адмирал, бүре генерал» булып торганда һ. б.
.Аның куллары корыч төсле нык. йодрыклары бер-берсә бишәр потлы
Шул ук чаралар. Капкорсак патшаны
характерлаганда, сатирик төс алалар булган, ди, кылган эшләре» Күрәсең,
белән хәзергене контраст куярга, шул җир..е<т< ярата. Шулай итеп яшь буында социалистик Ватан Ьу контрастлык бер очракта әсәрнең үз эчендә ит лән, шакмак төсле тезелеп киткән сары, кызып, борүзо кайгыдан каралып чыккан яты» багананы гетто булып калган түмәр умартаны күз алдына к торган чуар тавык белән берыолы 5 мең чебеш тырып карыйк («Чуар тавык»).
1 А. Алиш. Сайланма әсәрләр » А. Алиш. Сайланма әсәрләр
** Шунда ук, 88 бит.
алынуларын аңламыйча аптырап каласың.
ярдәм итүен белеп кала.
Алда әйткәнебезчә, аның әкиятләренең үзәгендә мораль-этик проблемалар тора Бу очракта автор әзер тезислар бирми, баланың мөстәкыйль фикер йөртү сәләте- үстерергә тырыша. Ташкын елгаларны авызлыклаучы кешенең кечен күрсәтергә кирәк булганда, А. Алиш шулай ук табигать дөньясын эшкә куша, бәтенесен жәрәиәт аркылы күз алдына китереп бастыра. Кеше күренгәч, «чикерткә бер читкә сикерде, суалчан җиргә сеңде, бал корты чәчәккә яшеренде, күбәләк һавага күтәрелде» ’,— ди ул «Кем көчле?» әкиятендә. Әлеге күренештән нәтиҗә асасын эчен, укучы алдына: кем көчле? — дигән сорау куя.
Образ тудырганда, язучы, халык әкиятләрендәгечо, тышкы эффектка, портрет- характеристикага зур урын бирә Әкиятләргә аеруча хас гипербола, метафора, эпи-
дыруга,
герләр хәтле иде. ди. Ул кулларын селк«
чагыш-
Таткнигоиэдат 1957 ел 65 би» Таткиигоиздаг. 195? өт». 34 биг.
А, Алиш бер гена горле сурәтләү чараларына ябышып ятмый, урынына, җаена карап, үзенең тасвир алымнарын окияттән-әкияткә үзгәртә килә. «Бозлар-явызлар» исемле әкияттә ул халык авыз иҗатының поэтик грацияләренә яңа эчтәлек сала. Әкияттә фантастик Һәм реалистик моментлар бергә үрелә. Сюжетка очерк һәм публицистикага хас фактик материаллар килеп керә. Автор үткән көннәргә күз ташлый, Седов экспедиясен искә апа. «Седовның агачтан эшләнгән «Фока»сы белән корычтан әртелгән «Челюскин<ны тиңләштерегез», дип укучыларына турыдан-туры мөрәҗәгать итә. Шулай, үткәнне һәм хәзергене чагыштыру юлы белән, әкияттә гасырлар буе хыялланып килгән хыялларның социалистик илдә чынбарлыкка әверелүе чагыла, совет кешеләренең, тарихта беренче буларак. Төньяк юлын яулап алу сере ачыла. Монда образлар да әкият геройлары түгел, совет кешеләре. Бу әсәрдә реалистик чаралар остенлек ала. әкият алымы, ягъни бозларны кешеләштерү, боэлар-явызлар белән Отто Шмидт арасындагы диалоглар әсәрне җанландыру, мавыктыргыч итү ролен генә үтиләр. Табигать кешегә елмаеп кына тормый, аның йөзен чыткан чаклары да күп була. Кешегә үзенең яшәү дәверендә табигатьнең күп кенә каршылыкларын җиңәргә туры килә. Күрәсең, табигатьне ярату гына җитми, аның капризларына каршы корәшә дә белергә, моның өчен үзеңне чыныктырырга кирәк. «Бозлар-явызлар» әкияте әнә шул турыда сөйли. Совет галиме Отто Шмидтның ныклы һәм түземле харак’еры табигать капризларына каршы көрәше аша гәүдәләнә, экспедиция зур кыенлыкларны җиңеп максатына ирешә. А. Алиш үзенең әкиятләре белән яшь буынга: яшәү ул көрәштән гыйбарәт, дигән хакыйкатьне төшендерә.
А. Алиш күбрәк урта һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язды, әмма әдип нәниләр белән дә уртак тел тапты. Чөнки ул балаларны аеруча ярата, дөньяны алар- ча кабул итә белә иде. Югары белем алу өчен, язучының Педагогия институтына керүен дә очраклы дип әйтеп булмый. Яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре белән тирәнтен кызыксыну аны башка югары уку йортына түгел, бары тик әлеге институтка алып килде. Танышлары да үзләренең истәлекләрендә А. Алишның бала ярату сыйфатын аеруча ассызымлап күрсәтәләр. Язучы нәниләр өчен кыска-кыска хикәяләр иҗат итте. Балалар әдәбиятының теләсә кемгә бирелми торган бу авыр өлкәсендә А. Алиш гаять күп көч куеп эшләде. «Пионер каләме» журналында нәниләр өчен кушымтаны ул оештырды. «Эшче абый», «Кешеләр нишлиләр», «Әбиләргә кунакка», «Утлы йомырка», «Кемгә кирәк, кемгә кирәкми» кебек хикәяләрен ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга багышлады...
Һәрбер иҗат кешесе үзенең әсәрләрен киләчәк буыннарга җиткерү уе белән яча Шулай да бу бәхет һәркемгә тими. А. Алиш максатына ирешә. Яшь буынның рухи һәм физик яктан сау-сәламәт үсүе өчен армый-талмый кайгыртуы аның үзенә халык мәхәббәте булып әйләнеп кайтты, әсәрләре вакыт сынавын уңышлы үтте. Алар инде 18 мәртәбә басылып чыктылар, берничә мәртәбә рус теленә тәрҗемә ителеп, союз укучыларының да гомуми хәзинәсенә әверелделәр.
Казан шәһәренең матур бер урынында мәһабәт яңа бина тора. Ул — А. Алиш исемендәге пионерлар сарае Бу бинага еш-еш пионерлар җыелалар һәм әкиятче герой абыйларын зур -орурлык белән искә алалар, аның васыятьләренә турылыклы булырга ант ит