Логотип Казан Утлары
Мәзәк

ТӨРЕК ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ


Нәкъ шулай, генерал
җәнапләре
Сәлим III патшалык иткән заманда регуляр гаскәр солдатлары хәрби эшкә
Европача тәртиптә өйрәнә башлаганнар. Бер ротада Мәхмүт исемле
аңгырарак бер солдат булган. Алдагы көндә ротаны генерал килеп тикшерәсе
икән. Шума күрә рота командиры Мәхмүтне бер читкә чакырып алган да
әйткән:
— Әйбәт кенә тыңлап тор. Генералның сиңа сораулар бирүе бар, ничек
җавап кайтарырга кирәклеген өйрәнеп, ятлап куй. Иң элек ул: «Армиядә
ничәнче ел хезмәт итәсең?» —дип сорар, аннары: «Сиңа ничә яшь?» — дияр.
Шуңа күрә беренче соравына- «Бер».— дип җавап бирерсең, икенчесенә:
«Егерме биш», — диярсең. Калган сорауларының барысына да: «Нәкъ шулай,
генерал җәнапләре», — дип кенә җавап кайтарырсың. — дигән.
Ул төнне Мәхмүт таң атканчы йокламый, бертуктаусыз җавап сүзләрен
ятлый. Иртән ротаны тезеп куялар. Генерал килеп тикшерә башлый. Шунда,
үч иткән кебек, ул Мәхмүтнең каршысына ук туктый да.
— Сиңа ничә яшь, углым?—дип сорый.
Мәхмүт күзен дә йоммыйча.
— Бер, — дип җавап кайтара.
Генерал сәерсенеп куя. Икенче сорауны бирә:
— Армиядә ничәнче ел хезмәт итәсең?
— Егерме биш, — ди Мәхмүт
Генералның ачудан бузарынып:
— Минем белән шаярмакчы буласыңмыни син?!—дип кычкыруына
каршы Мәхмүт:
— Нәкъ шулай, генерал җәнапләре!—дип чатнатып җавап кайтара.
Бер гаебе дә юк микәнни?
Төнлә бер кешенең йортына карак кереп, бөтен әйберләрен урлап чыккан.
Иртән торгач, йортның хуҗасы, әйберләре урланганлыгын күреп. полициягә
хәбәр иткән. Аның кайгысын уртаклашырга тирә-күршеләре дә җыелган.
— И ходаем, бу кадәр дә сансыз кеше икәнсең, ишегеңне бикләмичә
йокларга ярыймы инде. — дигән берсе.
— Коймаң бу кадәр тәбәнәк булмаса, йортыңа гомердә дә карак керә
алмас иде, — дигән икенчесе.
10. .к. У.* *»в. 145
— Карак әйберләреңне жыеп алып чыкканда да берни ишетмәдеңмени?
Шулхәтле каты йоклый торган кеше буламыни?! — дигән өченчесе.
Эченнән ут йотып торган хужа түзмәгән:
— Әй, дусларым, бөтен гаеп үземдә икәнен бик беләм мин. Ә менә
йортымны басып чыккан ул каракның бер гаебе дә юк микәнни? — дигән.
Шуннан гына
кабызып булмый идемени?
Каллиграф Есаризадә бервакыт каты давылда Босфор култыгында
көймәдә йөзүен танышларына болай дип сөйли икән:
— Әфәнделәр, мин уразада авыз ачарга дип өйгә кайтып килә идем,
давыл чыгу сәбәпле соңга калдык, туплар атканны да VII юлда гына ишеттек.
Яныбызда авыз ачарлык ризык юк иде, шул сәбәпле мин трубка тартырга
булдым. Бөтен шырпымны сызып бетерсәм дә, каты жилдә трубкамны кабыза
алмадым. Валлаһидыр, дулкыннар шулкадәр биек иде, безне уртак өй мәчете
манарасындагы ут биеклегенә күтәрә иде.
Аның сөйләвен бик бирелеп тыңлап торучылардан берәү түзмәгән:
— Мөгаллим, сез анда кадәр менеп житкәч, нигә шул утка гына үрелеп
трубкагызны кабызмадыгыз?—дип сораган.
Ике ялганчы
Бер ялганчы икенчесенә болай дип сөйли икән:
— Кичә бер авылдан узып барганда берәүнең бакчасында бик зур бер
кабак күрдем. Каршыга кәрван булып дөяләр килә иде. Бер дөя кабакның
кырыен китеп алып, тишек ясады. Шуннан дөя кабакны ашаган сасн тишек
зурая барып, дөя үзе бөтенләй кабакның эченә үк кереп китте. Аның артыннан
башка дөяләр дә кереп киттеләр. Таулар арасына утынга баручы бер утынчы
кабакның сабагын чабып алмакчы булып кизәнгән иде, кулыннан балтасы
ычкынып китеп, кабак эченә кереп китте. Утынчы балтасын эзләп үзе дә кабак
эченә керде. Шунда ул дөяләр йөртүчегә очрады. «Әй, карале, ни эзлисең син
монда?» — дип сорады аннан дөяләр йөртүче. «Балтамны югалттым әле,
шуны эзлим»,— дип жавап бирде утынчы.
— Исең киткән балтага! Мин менә бер кәрван дөяләремне югалттым әле,
иртәдән бирле эзләп тә таба алмыйм, ә син кечкенә генә балтаңны тапмакчы
буласың, — ди дөяләр йөртүче.
Икенче ялганчы моны тынлап тора да үз нәүбәтендә болай дип сөйләп
китә:
— Кичә бер тимерче алачыгында бер казан күрдем. Ике яктан ике
тоткасын ике тимерче эшләп ята. Боларның аралары шулхәтле ерак, бер
тимерче икенче тимерченең чүкеч сукканын да ишетерлек түгел.
— Арттырасың да инде, дөньяда шундый зур казан буламыни?— ди
шунда беренче ялганчы.
— Ә син ул кабакны нәрсәгә салып пешерерсең соң? — дигән мона
каршы икенче ялганчы.
VII Төркиядә ураза аенда авыз ачар вакыт житкәнне белгертеп туптан ата торган булганнар.
Болар да бүрек
Бер саран казни, материя сстып алып, бүрекчегә бүрек тектерергә илтә
Ләкин, материалны аның кулына тоттырганчы, күңеленнән нидер ■ уйлап-
исәпләп тора да: g
— Ничек уйлыйсын, шушы кисәктән ике бүрек тегеп булырмы?— 2
ДИП сорый. ■ «
— Бик була, — ди бүрекче. 3
Казый тагы да комсызлана, шуннан сон: 2
— Ә өч бүрек чыгарып булмасмы? — дип сорый.
«Була» дигән сүзне ишеткәч, ул, батыраеп китеп, дүрт бүрек, биш =: бүрек,
алты бүрек тегеп булмасмы? — дип тезеп китә. Бүрекче «була» * дип башын
гына селкеп тора. Ахырында, унга җиткәч, туктыйлар, » Казый, бик сөенеп, өенә
кайтып китә Әйтелгән көнне бүрекчегә килә t Бүрекче моның алдына йодрык
чаклы гына ун бүрек чыгарып салгач, н казый аптырап китә: я
— Бу ни бу? — ди.
— Ни булсын, бүрек, казый әфәнде, — ди бүрекче
— Бүрек икәнен күрәм дә, минем башка сыймын бит болар.— ди казый
Бүрекче моңа каршы тыныч кына.
— Син бит үземә тектерәм дип әйтмәдең. Фәлән чаклы бүрек тегеп
буламы? дип кенә сорадың. Менә мин сиңа шул чаклы бүрек тектем инде... —
дигән ди.
Без дә берәр тапкыр
үлеп карыйкмы
Сый яратучы берәү уразада үзенең берничә дустын авыз ачарга кунакка
чакырган. Табынга бик күп гөрле сый — ризык куелган Ни азактан җимеш суы
китергәннәр. Борыннан килгән гадәт буенча җимеш суын, һәркем кашыгы белән
үрелеп алсын дип, табын уртасына куйганнар. Тик бер җайсызлыгы килеп
чыккан: кунакларга кечкенә бал кашыклары гына биргәннәр. Болар тамчылап-
тамчылап кына эчеп убырганда хужа үзе жимеш суын аш бүлә торган чүмеч
чаклы дәү кашык белән чүмерә икән, өстәвенә жимеш суын эчеп җибәргәч: «Ах,
үләм инде, үләм»,— дип куя икән.
Табында утыручыларның берсе ахырда түзмәгән
— Әфәндем, шул кашыгыңны безгә дә биреп торчы, без дә берәр тапкыр
үлеп карыйкчы, — дигән.
Истамбулдан кайткан
Бер карт кына хатын Истамбулдан кайткан энекәше белән сөйләшеп
утырганда:
— Истамбулда нинди якалыклар бар сон. сөйлә әле! —дип үтенгән.
Энекәше хәйләкәр һәм шаян бер егет булып, апасына:
— Валлаһи, искитәрлек берни дә юк анда, тик сонгы вакытта бер хикмәт
уйлап чыгарганнар: карт хатыннарны яшь егетләргә, ә кызларны минем бабай
яшендәге картларга бирәләр икән, — дигән.
Карт хатынның буйга җиткән кызы да шунда икән. Бу сүзләрне ишеткәч,
кыз, хәтере калып. _
— Тузга язмаганны сөйләмә! — дип әйтеп куйган.
10» 147
Хатын шунда кызын ачуланып:
— һи, надан, тик кенә тор, ни беләсен син?! Бу кеше бит Истамбул- дан
кайткан!—дип әйткән ди.
Үз үлчәве
Көннәрдән бер көнне эчкече Мостафа каты авырып киткәч, моны
дәваларга доктор чакырталар. Доктор, авыруны әйбәтләп карый да әйтә:
— Синең бөтен эчке әгъзаң эштән чыккан. Әгәр дә шушылай дәвам
итсәң, озакламый аягыңны сузарсың. Сиңа хәзер аракының тамчысы да
ярамый,—ди.
Моңа каршы Мостафа, ялварып.
— Әфәнде, жиргә ятып аягыңны убәм, тик тамагымны чылатыр өчен әз
генә эчәргә рөхсәт ит инде, мин аны берьюлы ташлый алмыйм, — дн.
— Яхшы алайса, сиңа көненә ике бармак иллесе генә эчәргә рөхсәт итәм,
шуннан артыгы бер тамчы да ярамый, — ди доктор.
Беркадәр вакыттан соң Мостафа тагы авырып китә, тагын доктор
чакырталар.
— Син мин әйткәнне тыңламагансың, тагы эчкәнсең, ахры, — ди доктор.
— Валлаһи, сезнең бөтен киңәшегезне төгәл үтәдем, ике бармак
иллесеннән артык бер тамчы да эчмәдем,—ди Мостафа.
Шуннан сон доктор: «Кая. үлчәп эчә торган савытынны күрсәт әле», —
дигәч, эчкече Мостафа аның алдына кер юа торган ләгән китереп куйган ди.
Ике генәме?
Көннәрдән бер көнне таз малай базарга килгән. Караса, бер кибетнең эче
буп-буш, анда сатучы белән аның өйрәнчеге генә кара-каршы утырып торалар.
Таз малайга бу хәл бик кызык тоелган һәм ул ишекне ачып:
— Биредә ни сатасыз?—дип сораган.
Сатучы шаяртып:
— Ишәк сатабыз! — дип жавап биргән.
Таз малай бераз уйланып торган да:
— Ике генә башмыни, тагы юкмы соң? — дип сораган.
Чикләвек белән кабак
Бер кеше бакчада чикләвек агачы астында ял итеп ята икән. Шунда аның
нечкә генә сабакларда үскән зур-зур кабакларга күзе төшкән. Аннары башын
күтәреп, агачтагы вак кына чикләвекләргә караган.
— И алла, бу дөнья ник бу кадәр сәер яратылган? Менә бу дәү кабаклар
зур агачка, ә вак чикләвекләр әнә теге нечкә сабакларга күбрәк килешә
түгелме? — дигән. Шулай дип уйлауга, бу кешенең башына агачтан бер
чикләвек килеп төшкән.
— II мәрхәмәтле алла, дөньяны бик дөрес кылганыңа тагын бер тапкыр
ышандым. Әгәр дә бу агачта чикләвек урынында кабак булса, минем бу мескен
баш нишләмәс иде икән?—дигән ди бу кеше.
Карт шаһитләр
Бер кеше суд дәгъвасы белән казыйга мөрәҗәгать итә. Эш дәгъвалы
булганлыктан, бу кеше казыйны үз ягына аудару чарасына керешә. Бер поднос
баклава VIII сатып алып, шуларның һәр кайсына берәр алтын тәнкә сала да
шуны бүләк итеп казыйга җибәрә Суд ишеге төбендә подносны суд
приставына тапшыралар. Пристав, ашамлыкка бик кызыгып, бер баклаваны
кабып карый һәм ниндидер бер каты әйбер тоя. Әйбернең алтын тәңкә икәнен
күргәч, тиз генә кесәсенә сала. Тагын бер баклаваны кабып карый һәм тагы
алтын тәнкә табып, кесәсенә сала Шулай итеп, пристав дүрт алтын тәңкәне
кесәсенә сала да, баклава- лариы баштагыча итеп төзәтеп куеп, казыйга кертеп
бирә:
Казый дәгъвачы кешедән суд көнендә ниләр әйтәчәксен дип сорагач,
дәгъвачы:
— Бу эштә мин хаклы, минем кырык шаһите.м бар, — ди.
Казый алдындагы кәгазьгә карый да:
— Юк, углым, биредә утыз алты шаһит кенә теркәлгән, — ди.
Шул чакны почмакта утырган пристав сүзгә кушыла:
— Дөрес, шаһитләр кырык иде. Дүртесе бик карт кеше булганлыктан.
баскычтан өскә менә алмаслар дип. мин алардан аста гына сорау алдым, — ди.
Еласам да барам
Бер авыл кызын кияүгә биргәннәр. Кыз, слый-елый. кияү йортына күрше
авылга китәргә җыена. Кызның әтисе йомшак күңелле кеше икән. Кызынып
елаганын күрә дә әйтә:
— Юк, мин бу хәлгә түзә алмыйм: кызым елый икән, ризалыгымнан кире
кайтам, кызым өйдә генә торсын, — ди.
— Әти, минем елавыма исең китмәсен. Мин, еласам да, үзем теләп барам,
— дип әйткән дн кыз.
Хафиз әфәндегә
кофе китерегез
Төрек телен белми торган бер кеше казыйга килеп, үзенең дәгъвасын саф
гарәп телендә сөйли башлаган Казый аны бүлдермичә бик озак тынлап торган.
Әлеге кеше сүзен бетергәч, казый, моны коръән укыды дип белеп, «амин!»
дигән дә суд приставына таба борылып
— Хафиз әфәндегә бер чынаяк кофе китерегез, — дигән.
Дәүләт кушканга
Көннәрдән бер көнне Истамбул кешесе бер авылга килеп эләккән. Бу авыл
халкы аракының ни икәнен дә белми икән. Авыл агайлары белән исәнләшеп,
танышканнан сон. Истамбул кешесе корзиннән ашамлыклар чыгарган, алдына
бер шешә аракы да алып куйган Шуннан соң аракыны рюмкага салып, су белән
кушкан Авыл агайлары ап-ак төскә кергән бу эчемлек белән кызыксынып,
Истамбул кешесеннән. «Нәрсә бу?» — дип сораганнар.
— Аракы булыр бу! — дигән Истамбул кешесе һәм шундагы бер агайга
да салып биргән
VIII Баклава — чикләвек теше һәм бал белән пешергән сумса.
Ш ТӨРЕК ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ Ц
Авыл агае аракыны кабып караган да шундук кире төкереп:
— Хөрмәтле бәй. сез моны үзегез теләп эчәсезме, әллә дәүләт куш-
кангамы?—дип сораган ди.
Фәрман булгач...
Ике кеше талашып киткәннәр. Шунда берсе икенчесен кыйнап ташлаган.
Боларның икесен дә тотып казыйга китергәннәр. Кыйналучы казыйга үзенен
шикаятен сөйләп биргән. Кыйнаучы кеше исә:
— Минем кулымда фәрман бар, менә ул, — дип, казый алдына кәгазьгә
төргән биш алтын тәңкә китереп куйган.
Казый кәгазьнең авырлыгын чамалап караган да кыйналучы кешегә таба
борылып:
— Карале, углым, дәгъвалашып юкка вакыт әрәм итмә, бу кәгазь белән
ул сине дә, мине дә җиңәчәк, — дигән.
Башлый да ташлый
Бер көнне бер ир хатынын болай дип шелтәләргә керешкән:
— Хатын җаным, ник бу кадәр көнче син! — дигән. — Музыка белән
шөгыльләнә башлаган идең, ташладың; француз телен өйрәнәм дигән идең, ул
уеңнан да кире кайттың; тегү эшенә өйрәнергә керешкән идеи, ул ниятеңнән
дә ваз кичтең; балам булсын дип теләгән идең, ике ай узмады, ул теләгеңнән
дә кайттың...
Хатын түзмәгән, иренә ябырылып:
— Туктыйсыңмы, юкмы? Буып үтерәм бит! — дигән.
— Исем дә китми, син бу эшеңнән дә ярты юлда туктап калачаксың, —
дигән ди ире тыныч кына.
Кем өчен сайраган
Ике авыл агае агач күләгәсендә ял итеп яталар икән. Шул вакыт агачтан
чут-чут итеп сандугач сайравы ишетелгән.
— Бу кош минем өчен сайрый бит,— дигән берсе.
— Юк. минем өчен сайрый, — дигән икенчесе.
— Минем өчен, минем өчен генә. — дип үз сүзен иткән беренчесе.
— Юк. — минем өчен генә,— дигән икенчесе.
Шулай бәхәсләшә торгач, болар талашып ук киткәннәр. Берәүнең дә сүзен
бирәсе килмәгән. Шулай итеп, эш судка барып җиткән.
Бәхәсләшүчеләрнең берсе, каз алып, казыйга барган. Иртәгесе көнне
икенчесе казыйга күркә илткән. Шуннан соң болар судка килеп, казыйга
үзләренең дәгъваларын сөйләп биргәннәр һәм казыйдан сандугачның кем өчен
сайраганын әйтеп бирүен сораганнар.
— Ул сандугач сезнең берегез өчен дә сайрамаган. Чын дөресен беләсегез
килсә, әйтим: ул кош минем өчен сайраган, — дигән казый.
...дисәләр, ышанма!
Бер кибет хуҗасына таможнядан пыяла әйберләр салган зур гына сандык
чыгарып биргәннәр. Кибет хуҗасы сандыкны кибеткә күтәреп илтер өчен
кеше чакырткан да:
— Сандыкны кибетемә илткән өчен сиңа ни бирим: бер лира акчамы, әллә
яхшы киңәшме? — дигән.
Сандыкны илтүче кеше кызыксынып:
— Ярый, яхшы киңәш булсын,— дигән.
— Беренче киңәшемне хәзер әйтермен, икенчесен юлда, өченчесен
кибеткә кайтып җиткәч әйтермен, — дигән сандык хуҗасы
Ялланган кеше сандыкны аркасына күтәргәч, кибет хуҗасы
Тыңла: «Бай булганчы ярлы булу яхшырак», дип әйтсәләр, ышанма! —
дигән.
Шуннан соң болар кузгалып киткәннәр. Ярты юлга җиткәч, кибет хуҗасы:
— Тыңла: «Өйләнеп яшәгәнче, өйләнми яшәү яхшырак», дисәләр,
ышанма!—дигән.
Кибеткә кайтып җиткәннәр. Өске каттагы складка менгәннәр. Баскыч
төбенә җиткәч, сандыкны күтәреп килүче кеше:
— Инде өченче киңәшеңне дә әйт, — дигән.
— Бел: «Җәяү йөрү трамвайга утырып йөрүдән яхшырак», дисәләр,
ышанма! — дигән кибет хуҗасы.
■ Сандыкны китерүче кеше, моның өченче киңәшен ишеткәч, сандыкны
жиргә атып бәргән дә әйткән:
— Бел, әгәр дә бу сандыгыңда берәр әйбер исән калган дисәләр,
ышанма!—дигән ди,
Бөтенләй койрыксыз
булганмыни?
Бер кешенең ялганчылыгы белән даны чыккан Ялганлый башласа, ул,
кызып китеп, чамасын югалта икән. Аның бу сыйфатыннан кешеләр көлгәнен
үзе дә белә икән. Шуңа күрә ул, ялганлый башласам, тамак кырып мина
сиздерерсез дип, ялчысына әйтеп куйган.
Бер көнне мәҗлестә, аштан соң кофе китергәч, ул үзенең кунакларына
болай дип сөйләргә керешкән:
— Кичә кисм шкафыннан бер күсе килеп чыкты. Алдашмыйм, койрыгы
бер ун аршын бар иде, — диюгә, ялчысы тамак кырып куйган.
— Ягъни, биш метр озынлыгы иде,— дигән бай.
Ялчысы тагы тамак кырган.
— Алай ук булмаса да, бер аршын бар иде,— дигән бай. киметә барып.
Ялчысы тагы тамак кырган. Бай түзмәгән, ана таба борылган да:
— Карале, ахмак! Синеңчә, ул күсе бөтенләй койрыксыз булган мыни? —
дигән.
Күктәге айны
җиргә төшерү нигә кирәк?
Рамазан аенда Бнкташн 1 ураза тотмаска карар кыла, моның өчен ул күктәге
айны күрмәскә тырышып, төннәрен тышка чыкмаска була.
— Ураза тотасынмы? — дип сорап аптыратучыларга ул
— Ураза тотар өчен мин юк айны ясый алмыйм ич! —дип кенә җавап
кайтара.
Бер көнне Бнкташига тышка чыгарга туры килә. Тышка чыккач, ул башын
аска иеп, күккә карамаска тырыша. Аяк астында җыелып
g ТӨРЕК ХАЛЫК МӘЗӘКЛӘРЕ |
торган су туры килеп, атлап чыгам дигәндә генә, суда түп-түгәрәк ай шәүләсе
күрә.
— Я раббе.м, үзеңнең көчсез бер колың белән көч сынашырга уй-
ладыңмы? Фәкыйрь бер бәндәңнән ураза тоттырыр өчен күктәге айны җиргә
төшерү нигә кирәк иде инде? —дигән Бикташи шул чакны.
Дипломатия эшенә җибәр
Көннәрдән бер көнне бер кеше дусты Бнкташига мөрәҗәгать итеп:
— Хөрмәтле Бикташи, минем улым ялганга бик оста. Шул гадәтен һич
ташлата алмыйм. Ни чара кылырга белмим, берәр киңәш бирче!— дигән.
Бикташи шунда ук җавап кайтарган:
— Син аны дипломатия эшенә җибәр. Ул анда бик зур уңыш казаныр, —
дигән.
Койка
Бер кайнана яшь кенә килененә:
— Кызым, мин кайтуга койка пешереп куй әле, — дип йөрергә чыгып
китә.
Килен, мескен, койкага тоз салалармы, юкмы? — дип аптырап кала.
«Әгәр койка пешермәсәм, кайнанам кушканны эшләмәгән дип ачуланыр,
пешерсәм, берни пешерә белми икән дип уйлар», дип борчуга төшә.
Күршеләрдән сорарга ояла. Бу хәлдән котылыр өчен ул ишек төбенә чыга
да урамнан узучыларга карап тора башлый. «Еламаган балага имчәк
бирмиләр»,— ди бит мәкаль. Шул вакыт юлдан, сакалын селкеп, чайкала-
чайкала, бер карт узып бара икән.
— Бабай, тозсыз койка кебек нигә ул кадәр чайкаласың? — ди моңа әлеге
килен.
Бу сүзне ишеткәч, карт:
— И кызым, кызым, койка тозлы буламыни? — дип көлеп җавап бирә.
Яшь килен, картның бу сүзенә бик сөенеп, тиз генә өйгә кереп к^тә һәм,
кайнанасының кайтуына, җиңнәрен сызганып, бик тәмле конка пешерергә
керешә.
Баланы кызганыгыз
Бер бала өчен ике хатын талашып киткәннәр дә казыйга барганнар.
Безнең бу дәгъвабызны бик гадел хәл итеп, баланың кайсыбызныкы икәнен
аерып бир, дигәннәр. Ә үзләре бала минеке дип бер дәлил дә китерә
алмаганнар. Шуннан соң казый палач чакыртып, баланы урталай кисәргә дә
ике хатынга аерып бирергә кушкан.
Хатыннарның берсе казыйның хөкемен тыныч кына тыңлап торган,
икенчесе ах-вах килеп еларга, ялварырга керешкән.
— Казый әфәнде, кызгана күрегез, баланы харап итмәгез. Мин баламнан
ваз кичәм, тик ул исән генә калсын, — дигән.
Шуннан казый хатынны да аңлаган. Баланы чын әнисенә бирдергән, ә
теге алдакчы хатынны илле тапкыр таяк белән суктырткан.
ЯХЪЯ ХАЛИТОВ
тәрҗемәсе.