Логотип Казан Утлары
Очерк

ТИБРӘНДЕРЕП КҮҢЕЛ КЫЛЛАРЫН...


тен торып», танышкан идем. Салих ага үзе —терлс гармоньнарда дисеңме,
скрипкада якикурайдамы һәрбереңнең
күңелен әсир итәрлек матур итеп
уйнаучы музыкант. Алай гына да түгел, ул
әнә шундый музыка коралларын үзе менә дигән итеп тезәтә, кейли, хәтта яңаларын да ясый. Индо алтмыш яшьтән узуына карамастан, тынгысыз һәвәскәр, ботен Арча районын шаулатып, гаилә ансамбле оештырып җибәрде. Бу гүзәл коллектив республика смотры лауреаты дигән мактаулы исем алуга иреште Шуңа күрә дә Салих ага Вәлисвне Арча якларында гына түгел, бәлки республикабызның бүтән районнарында да бик күпләр белә һәм хермәт итә.
— Менә нәрсә,— диде миңа бервакыт Салих ага.— Барысы хак сүз: мим герле музыка инструментларында уйныйм һәм аларның кайборләрен үзем ясаштыргалыйм да. Тик... Менә син Варатсин дигән кешене эзләп тапсаң икән— Ул. ичмасам, менә диген алтын куллы оста! Аның һечәре. әйтергә кирәк, ата-бабодан киле...
— Вараксин? Халыкча әйтсәк, Бараксин... Ул әле исәнмсииП — Мин гажапләнүемиән кычкырып ук җибәрдем бугай, Салих ага, миңа карап, еаер елмаеп куйды. Чеики күңелем, әллә ничек, дулкынланып киткәндәй булды. Мин бит ул кеше турында моңа кадәр дә күп мәртәбәләр ишеткән идем:
— Бараксин...
— Бараксин гармоне... Ә кем соң улГ Кайдан ул һәм хәзер каида?_
—Казанның нәкъ үзәгендә. Куйбышев урамында, бик күпне күргән, искереп беткәй бер катлы таш йорт тора. Беркем дә әллә ни игътибар итмәгән шушы йоргта пехтә генә киенгән, күрер күзгә сейкемле генә интеллигент кыяфәтле бер карт яши. Үзе ул сүзгә саран, ләкин бик ягымлы кеше. Күршеләре һем танышлары очраган- да( ул һәрвакыт ихтирам белән баш ияр дә. гадәтенчә: «Сәлам бирдек .» дияр һәм юлында булыр.
Менә шушы инде ул Михаил Дмитриевич, гармонь ясаучы һәм кеиләүче мастер Вараксин — халык арасыннан чыккан алтын куллы осталарның бик күптәнге традицияләрен, үтә нечкә эштәге «серләрен» безнең кеннәргә кадәр алып килүче сирәк кешеләрнең берсе. Вакыт дигәнең агым судан һаман үтә дә үтә барган һәм инде аның чәчләрен бәслондергән, йезен җыерчыкландырган. Ләкин зәңгәр күзләрендә күңелне ничектер үзенә тарта торган ягымлы самими нур балкый. Гадәттә, мондый күзләр бик намуслы һәм үзенең ханлыгына ышанган кешеләрдә була.
ОЧЕРКЛАР
ихаил Дмит-риевич белей мин һә- аәскәр музыкант Салих Велиев аша. ЯГЪНИ «ЧИТ-
г «Иһи
Үзе янына килүчеләрне Михаил Дмитриевич кече күнел белән каршылый. Урындык тәкъдим итә, ни йомыш белән килгәнеңне сорый. Менә мин бу юлы килгәч тә хуҗа кеше газетасын җәһәт кенә естәлгә куйды, гафу үтенгән сыман елмай-ды, «Сәлам бирдек...» дип, кул биреп күреште.
Гади генә, беркадәр борынгычарак җи-һазланган бу тыйнак өйдә үзеңне иркен хис итәсең. Залда, куе коңгырт тестәге, тонык көзгедәй ялтырап торган бик күптәнге пианинодан тыш, байтак гомер кичергән комод, сырлап эшләнгән аяклы өстәл һәм берничә венский урындык тора. Урам як стенага татар композиторларының рәсемнәре, ә каршы якка Михаил Дмитриевичның әтисе — Дмитрий Иванович Вараксин- ның саргаеп беткән фотосы элеп куелган.
Вараксин. Милли татар гармоненың дөньяга килүе шушы исем белән бәйләнгән Халык үзенең аһәңле матур моңнар сибүче күп телле беренче музыка коралын «бараксин» дип атаган. Әйе, Тула осталары чит илдән алып кайткан «тальян гармонь- нарны» нәкъ менә Вараксиннар татар халык көйләрен уйнарлык итеп җайга салганнар. Революция алды елларында ук инде «ба- раксин» шәһәрдә дә, авыл җирләрендә дә киң таралган булган. Совет власте елларында исә, Казан гармонь фабрикасы оештырылу белән, гармоньнарны күпләп җитештерүдә аны нигез итеп алганнар, һәм, әйтергә кирәк, аның конструкциясе бүгенге көнгәчә әллә ни үзгәрмәгән. Шуның өчен дә шул «бараксин» халык җырларында да яратып телгә алына. Ничектер шулай килеп чыккан инде, Вараксиннар турында әлегәчә берни язылмаган диярлек.
Шуны да әйтергә кирәк, бу йортка хал-кыбызның сөйгән композиторы Салих Сәй- дәшев еш килгән. Ул, үзе генә аңлый торган ниндидер тирән уйларга чумып, Михаил Дмитриевичның тальянчасында сәгатьләр буе уйный торган булган. Күңелен бастырганчы уйнагач, Салих ага тальянканың каешларын эләктерә, аны саклык белән генә үз урынына—комодка куя да бәрхет белән каплый һәм йөрәгенең иң тирән җиреннән чыккан көрсенүле тавыш белән:
— Их, Михаил Дмитриевич! Үзем менә синең гармоиеңны уйныйм, ө күңелем каядыр ашкына. Барлык вак-төяк борчулар юылгандай була... Әгәр шагыйрь булсам, мин болай дияр идем:
Йөрәкләргә үтеп керә моңы. Тибрәндереп күңел кылларын...
Ничек кенә соң син шушындый могҗизв инструментларны көйли аласың? — ди.
Ә Михаил Дмитриевич андый чакта, зәңгәр күзләрен бер кырыйга төбәп, иңбашларын гына җыерып куя. Моны тел белән аңлатып биреп буламыни, янәсе.
Фәйзулла ага Туишев та бу гаиләнең якын дусларыннан берсе була. Сихри моңнары белән халык күңеленә кереп калган бу атаклы гармоньчы 1946 елда болай дип язган:
«Михаил Дмитриевич Вараксин—гармонь- нар ясау буенча нәсел-бабадан килгән мастер... Аның инструментларына халкыбыз бик зур бәя бирде. Концерт белән районнарда йөргәндә миннән һәрвакыт: «Ул мастер әле исәнме? — дип сорыйлар...»
Ул көннәрдән бирле егерме елдан артык вакыт узды. Менә Михаил ага хәзер безнең белән бергә әллә кайчангы хәлләр турында хатыны Мария Гавриловна (күршеләре аны Мәрьям апа дип йөртәләр) сөйләгәнне тыңлап утыра. Кулы белән иягенә таянган хәлдә, уйчан кыяфәт белән, дәшми- тынмый тыңлый, әра-тирә генә бер-ике сүз белән җүпләп куя. Күптән мәгълүм булган нәрсәләрне бик сабыр тыңлау гадәте дә, пөхтә итеп кырынган йөзендә кайчак балкып ала торган хәйләкәр елмаюы, кыекча изүле кара сагин күлмәген билдән үрелмә тасма белән буып йөрүе дә, тездән югары балтырлы хром итекләре дә — гомумән барысы дә заманында аның оста куллы кешеләр «университетын» үткәнлеген әйтеп тора.
Үз гомерләрендә Вараксиннарга бик күпне күрергә, әчесен дә, төчесен дә татырга туры килгән.
Иң башлап «бараксин» гармонен ясаучы өлкән Вараксин—Дмитрий бабай күптән инде дөнья куйган, һәм аның белән бергә бу гармонь осталары династиясе тормышында булып үткән бик күп гыйбрәтле хәлләр дә билгесезлек дәрьясына чумган.
Телдән-телгә йөргән риваятьләрнең аерым өзекләре генә Михаил Дмитриевич белән Мәрьям апаның хәтерләрендә кал-
Вараксиннар Казанга Киров өлкәсеннән күчеп килгәннәр. Кайчандыр фәкыйрь һәм экономик яктан бик артта булган Вятка губернасын вак һөнәрчеләр ватаны дияргә мөмкин. Монда иген начар уңган, чәчүгә яраклы җирләр аз булган. Ә көн күрергә
кирәк. һәм биредәге крестьян халкы нинди дә булса берәр терле ярдәмче кәсепкә ойренгеи.
Беренче пароходлар йери башлауга күбәүләр лоцман, матрос яисә су түгүче булып эшли башлый. Болай дип тә сойли- ләр навигацияләрнең берсендә Вараксы авылы крестьяны Иван Иванов ниндидер еиәмәт тартма алып кайткан, бу тартма «үзе уйный» икән.
Яңгыравык тавышлы бу хикмәтле нәрсә авылдагы күп кешеләрнең күңелен үзенә тарта. Аңа кушылып җырлау, ул уйнаганга бию. ниндидер быргыга караганда, бетен- лей җиңел икән. Ә вяткалылар — бик булдыклы халык. Син аларга берәр ят әйберне күрсәт кенә — башларын кашып алалар да шундыйны ук үзләре ясый башлыйлар. Әнә шулай итеп Вятка якларында гармонь ясау һенәре тамыр җәя.
Әмма, ни генә әйтмә, гармонь ясау — чабата кайтару түгел инде ул. Шуңа күрә вяткалылар арасында да гармонь осталары бик күбәеп китми. Аеруча сәләтле кешеләр генә бу яңа һонәрнең бетен нечкәлекләрен тешенеп ала. Шундыйларның берсе Дмитрий Иванович Вараксин була.
Михаил Дмитриевич әтисе турында болай сейли:
— Әткәй, мәрхүм (туфрагы җиңел булсын), беренче карашка бик кырыс холыклы, мастеровойларның иске гореф-гадәтләрен үзенә мирас итеп алган кеше иде. Аның алдында бер минут та эшсез утыра алмас идең. Үзе дә тиргә батып эшли, бездән дә шуны таләп итә. Ләкин бик тә намуслы, һәр яктан пехтә кеше иде. Тәмәке тартмады. Аның бервакытта да эчеп исергән чагын күрмәдек без. Аның каравы шундый сәер яклары да бар иде: читлекләрдә матур- матур сайрар кошлар асрады, «агачлар җырлаганны‡ тыңларга ярата, шуның эчен бәйрәм кәннәрне авылдан әллә квя, еракларга чыгып китә торган иде...
Стенадан, кара лаклы рам пыяласы ар-тыннан, безгә Дмитрий Иванович үзе карап тора. Хәзерге заманда кайбер рәссамнарда һәм режиссерларда гына очрый торган озын чвч, күзлек кигән. Һәм ул менә хезер үзе сейли башлар тесле тоела.
Әйе, аның үэ сойләгәнен тыңлап карыйсы иде: ул гади рус крестьяны, татар халык кәйләренең яңгырашын ничек сиземли алды икән, бетен ихлас күңелен биреп эшләвенең тәүге җимеше булган беренче «бараксинын» ничек ясады икән!.. Юк шул, сәйлетеп булмый хәзер...
Безгә бу очракта да гаиләдәге риваятьләр, хатирәләр белән генә канәгатьләнергә туры килә.
.„1894 елда микән. 1895 тәме була бу хәл. Кез
‡ Сизов фамилияле Тула мастерлары эшләгән гармоньнарны шулай дип йәрткән нар.
кенә. Тирә-юнь тенге караңгылыкка чумган, тәрәзә капкачлары да ябылган. Шулчак кемдер капканы шакылдата һәм.
— Бараксин хотел видайт. Гармунный мастер...— ди. русчаны аннан-моннан сукә-
Дмитрий Иванович иңенә пиджагын сала да капканы ачарга кузгала, хатынына
— Мегаен, ерактан килгәндер... Само-варыңны куеп җибәрче, карчык, —Ди
Тенге кунак Кама буендагы ерак авылдан килгән бер крестьян икән. Исеме Иосыф. Култык астына бараксин гармоне кыстырган, аркасында — биштәр.
— Бер кеи сәяхәт кылдым, ике кон. барыбер таптым,— ди кунак һәм, җиңел су
— Инде гармоньлы булырмындыр, •! — дип естәп куя.
Дмитрий Иванович кунакның сүзләренә бераз саерсенсә дә. нәзакәтле кеше буларак, сораулар биреп-нитеп тормый. Күңеле белән тоя: «сәяхәтче» барын да үзә тошеи- дереп бирер әле, ә хәзергә бераз эче җылынсын, чәй эчеп алсын.
— Гармонең әйбәт синең, бик тә әйбәт,—ди куиак.— Тик миңа мондый гармонь кирәкми.
Менә сиңа мә! Дмитрий Иванович ботаклан аптырап кала. Ничек инде ул алай! Ничәмә-ничә талкыр Мәкәрҗәдә булды уп, әнә шундый ничемә «хикмәтле тартмалар» кулдаи-кулга йорде. әмма ул эшләгән әйберне кемнеңдер менә шулай кире кайтарып биргәннәрен аның күргәне дә. ишеткәне дә юк иде. Ни генә әйтмә, аның тальянкалары сиэоескилар болан тиң иер- де ич—
— һәй, Бараксин туган, тошенмодең син мине, — ди Иосыф, Дмитрий Ивановичның сәерсенеп калуын күреп.—Мин ул турыда ейтмим. Без тагарлар ечен мондый гармонь батмый, дим. Тарта алмый. Моңы килеп бетмиме, бүтән нәрсәсеме... Их, ясасаң иде син гармоньны чын без дигәнчә, о! Дор-р китереп «Әпипәасен дә биисе иде, сыздырып «Зилейлүгеьн дә җырлап булсын иде—
Әһе... Хикмәт менә нәрсәдә икән|
Ул чагында Дмитрий Иванович еле берни дип тә җавап бирми. «Вакыт соң инде» дип. сәяхәтчене йокларга яткыра...
Иртәгесен таң беленү белән үк Вараксин, гадәтенчә, урыныннан тора. Ләкин бу юлы инде яңа гармонь өчен детальләр ясауга керешми, ә, киресенчә, әзер диярлек гармоньны сүтәргә тотына. Бер сәгать үтә. ике сәгать... Төнге кунак күптән инде үз юлына чыгып киткән, ә Дмитрий Иванович һаман гармоне белән маташа. Шактый вакыт үткәннән соң. нәрсәнедер кинәт исенә төшергәндәй, әйтеп куя:
— Эх, менә син аны бит, ә... Кунагыбыз, димәк, киткән дә инде?.. Карчык, миңа да юл кирәк-яракларын әзерләче.
Дмитрий Иванович ике атналар үткәч кенә әйләнеп кайта. Татар авыллары буйлап йөри. Аның шуны беләсе килә: моңлы музыка сөючән бу халык ничегрәк җырлый икән соң, яраткан көйләре ниндирәк икән?
Әйе, булачак яңа тип гармоньга бүтән телләр куярга, дөресрәге, аның төзелеше, җайга салынышы ук бүтәнчә булу кирәк икән шул.
Дмитрий Иванович татар гармоньчысы- ның ничек итеп гармонь күреген тартып сузуларын күзәтә, уйнау манерын озак- озак карап тора, бөтенесен тирән итеп күңеленә сеңдерә. Моңа чаклы ул ясаган тальянкаларның тембр диапазоны татар җыры калыбына, аның мелодикасына, аһәң- лелегенә туры килеп бетмәгән икән шул. Бөтенләй башкача фактурадагы инструмент ясарга кирәк булып чыкты. Мастер кеше иң әувәл борынгы татар музыка коралларының— курай, кубыз, гөсләләрнең үзенчәлеген өйрәнүгә керешә, аларны ул «музыкага хирыслыгы» өчен мәдрәсәдән куылган бер шәкерттән сатып ала.
Беренче татар гармонен ясауга тотынганда, сизгер күңелле һәвәскәр ниләр турында уйлаган, ул чагында аны нинди хисләр биләгән — монысын без белә алмыйбыз. Ләкин менә хәзер без шуны аңлыйбыз: гади крестьян Дмитрий Вараксин чын- чыннан халык остасы рәвешендә эш иткән, ул иҗади эзләнүләр белән яшәгән. Әгәр дә гадәти бер һөнәрче генә булса, күнегеп беткән, инде ансат кына башкара торган эшеннән — тальянкалар ясаудан ваз кичеп, ул бик күп вакыт, хезмәт, әллә никадәр акча түгеләчәген, ә бәлки уңышсызлыкка да дучар булу ихтималын алдан ук белә торып, яңа инструмент ясарга керешкән булыр идемени?
Әмма талантлы мастерның хыялы тормышка аша. Көн артыннан көн үтә, байта» сулар ага, ә барыбер Дмитрий Иванович татар милли гармонен ясап чыгаруга ирешә. Яңа музыка коралы халык күңеленә ятышлы булып чыга.
Гаҗәп тә түгел: «бараксин» үзен тудырган кешегә дан китерә, һәм Россиядә генә түгел, 1900 елдан башлап бу гармонь иң зур халыкара күргәзмәләрнең барысында да диярлек катнаша. Карал торышка әллә ни «могҗиза»сы булмаган инструмент Чикаго, Брюссель, Париж, Льеж, Милан шәһәрләренең бик талымлы белгечләренең дә күңелләрен әсир итә. «Бараксин»ның сул як планкасы тышында «Тырыш хезмәт өчен», «Оста эшләнгән өчен» дигән медальләр алтын һәм көмеш нурларын балкыталар, алар арасында 1900, 1904, 1906, 1907— елларны укыйсың.
Вакыт үтү белән, гармонь да камилләшә бара. Мәсәлән, юкә агачын эшкәртүнең нинди генә юлларын эзләп тапмый ул мастер! Әйтерсең лә, ул аны «сихерли» белә, һәм — менә могҗиза! — Вараксин кулында юкә агачы, яңгырашы ягыннан, акустик һәм фоник билгеләре буенча, кыйммәтле кызыл агач токымнары дәрәҗәсенә ирешә.
Гармоньның тышкы кыяфәте дә үзгәрә. Татарга хас булмаган орнаментлар туган як табигатенә, татар халык мотивларына якын әйбәт бизәкләр белән алыштырыла.
Ә шулай да бит теләсә кайсы гармоньның нигезе, асылы — аның уйный торган, көй, моң чыгара торган җире — планкалары, телләре. Алар да камилләштерелә. Бакыр планкаларны җиз планкаларга алыштыралар, гармонь телләрен аккургаш тамчысы эретеп ябыштыруны куллана башлыйлар, шуның аркасында татар гармоне октавасы өчен аеруча кулай яңгырашлар сайлап алырга мөмкинлек туа. Регистрлар һаман күбрәк кулланыла бара...
Гаиләләре зур, һәм, гәрчә, Дмитрий Ивановичның алтын куллы оста дигән даны булса да, тир түгеп алган хезмәт хакы очын-очка ялгарга көчкә җитеп бара. Шуңа күрә әтиләренә гаилә членнарын да «җигәргә» туры килә. Менә бөтен гаилә һөнәрчелек эше белән мәшгуль: берәүләр пластинкалар кисә, икенчеләре күрек ябыштыра, корпусны нур чәчәрлек итеп матурлап буйый.
Беркөнне шулай Михаил Дмитриевич (аңа әле ундүрт яшь тә тулмаган була)
өствлгв, әтисе алдына, үзе ясаган тальянками китереп куя. Менә, күрдеңме, янәсе, алма агачыннан ерак төшми. Ярый. Әтисе инструментны ала, һәр яктан игътибар белән карап чыга. Әйе, гармоньга тел тидерерлек түгел. Ата кешегә, менә дигән ярдәмчем үсте дип, сөенергә генә иде кебек. Ә юк бит!
Аның чырае караңгыланып киткәндәй була, шулай да ул үзенең хисләрен ачып салмый, йомшак күңелле булырга тырышып, болай ди:
— Кил әле, Михаил, минем яиымарак. Утыр әле... Шәп эшләгәнсең, рәхмәт. Тальянкаң менә дигән булып чыккан.
Мишаның күңеле үсеп китә. Ә инде әтисе егерме тиен акча да биргәч һәм иртәгесен шәһәргә барырга, анда теләсәң нәрсә сатып алырга рөхсәт иткәч, ул тагын да сеенә.
Бер кеннән соң Миша яңадан естәл янына килеп, инструментларны кулына алуы була, әтисе аңа болай ди:
— Ә син, Михаил, булмаса, аулак ейгә бар. Анда гармонь була, җырларсың, биерсең...
Миша бу сүзләргә хайран кала, әллә шаярта инде әтисе? Юк, алай түгел кебек, күзләре җитди. Хәерле булсын дип, ул аулак ейгә китә. Әмма әтисе иртәгесен дә эшләргә кушмый. иНидер бар, күрәсең»,— дип борчыла малай.
— Нишләп инде, әткәй?.. Тальянкалар ясый алырлык түгел микәнни мин? — дип сорый Миша, тартынып кына.
— Юк, алай димим... Кулларың оста инде. Ясый аласың. Тик ихлас күңелеңнән ейт әле: гармонь ясау эшен яратасыңмы?
— Ничек инде яратмаска ди? Шуның белен тамак туйдырабыз ич.— ди улы.
Дмитрии Иванович уйга кала. Егетең бөтенләй үк тешеп калганнардан түгел, күрәсең. Тик менә... Аның тальянкасы — әти- сенекенсң копиясе! Хәтта тавыш пластинкаларындагы киртләүләр дә — артыгы да. киме дә юк — нәкъ отисенекенчә эшләнгәннәр. Ә үзеннән бер мыскал да өг.еш кертмәгән. Картны әнә шул борчый.
— Мене нәрсә, Михаил,—ди, ниһаять, Дмитрии Иванович ягымлы гына ител, һәм улын үзе янына утырта.—Син мине аңла... Бәлкем, мин кырысрак кешедер. Әгәр алай-болай икән, гафу ит.. Теләмисең икән, текәр син бу һөнәргә. Җаның кансын тарта, шуны сайла. Семеново ложкарла- рына § әйрәнчек булып булса да бар. Анда да ипи-тозлык эшли алырсың. Их. улым... Тик. кайда гына барсаң да, әгәр җаның- тәнең белән бирелеп эшләмәсәң, хаҗәтен бер тиен булыр. Кулларың синең никадәр генә җитез булмасыннар, әгәр дә зиһенеңне салып
§ Ни жегород губернасы (хәзерге Горький өлкәсе) Семеново яяылынын кашык яса>чы осталары Биредә бу һөи >р > зер дә яшәп килә.
эшләмисең, йөрәгең белән тоймыйсың икән, ясаганың җансыз нәрсә булыр. Әйтик, менә гармоньмы Син миннән дә ким ясамагансың. Ләкин кешеләр аның турында: «Нәкъ әтисенеке!» — дип әйтәчәкләр. Ә синең турыда онытачаклар, чөнки аңарга синең үзеңнән берни өстәлмәгән. Синең әле киләчәктә көн күрәсең бар. Хикмәт менә бит нәрсәдә!
Шушы әңгәмәдән соң Михаил Вараксин шактый вакыт эш өстәле янына якын да килми. Әтисе дә: «Үзе утырасы чананы тапсын»,— дип фикер йөртә. Әмма әтисенең сүзләре, күрәсең, Михаилның йөрәк түренә кереп урнашкандыр. Өйдәгепәр әле- дәи-әле шуны күргәлиләр: Миша, аны- моны сиздермәскә тырышып, гармонь кор-пусын ача, аннан тавыш телләре пластинкасын ала да, телләрне игәүли, кыра, аннары корпусны җыеп тавышларны тыңләп- тикшереп чыга, шуннан соң яңадан ача, нәрсәнедер үзенчә маташтыра. Сәгатьләр буе шулай!..
«Егет дөньясын онытты бит™ Болай булгач, эше барып чыгачак»,— дип шатлана карт мастер.
Озак та үтми. Михаил Вараксин, әтиләре белән саубуллашып, сәфәргә китеп бара. Саратовта, Тулада, Ростовта була. Гармонь ясауның бетен нечкәлекләрен еиреиә. Менә ул инде «венски», «хромка» гәрмонь- нарын, баяннар ясый ала. Инде еибәт кенә даны да тарала™
Империалистик сугыш окопларында ике ел. Аннары — гражданнар сугышы... Егерме беренче елга кадәр куллары винтовкадан башка берни күрми аиың. Әмма шулай да 1923 елда Мәскеүдә булып үткән беренче Бетенроссия күргәзмәсенә Михаил Дмитриевич Вараксин ул заман өчен бө-тенләй яңа, күп регистрлы гармонь ясап
— Беләсезме, кайчак бик те аяныч нәрсәләр бу ла.-— дип сөйләп кенә киткән иде.
ләкин, күрәсең, тамагына ниндидер төен цилеп тыгылды, ул тынып калды.
Озак кына сүзсез торганнан соң, Михаил Дмитриевич:
— Шунысы аяныч менә: гомерем узды, ө үз морадыма ирешеп булмады,— диде.
Михаил Дмитриевич үз тормышында әтисенең ике теләген гамәлгә ашырырга омтылган. Берсе: гармонь ясау эшенә чын- чыннан гашыйк булган мастерлар күбрәк булсын иде, алар инструментны елдан-ел камилләштерә һәм яңаларын иҗат итә алсыннар иде; икенчесе: Казанда сирәк музыка кораллары күрсәтелә торган музей булдырылсын иде.
Бары тик ялгызак һөнәрчеләр генә ике- өч дистә һәвәскәр өчен гармонь әмәлләп биргән заманнар инде артта калды. Күптән инде гармонь фабрикасы эшли, менә дигән инструментлар меңәрләп чыгарыла. Казан гармоньнарының моңнары Донбасстагы шахтер поселокларында, Уралда һәм Се- бердә, Кавказ авылларында һәм Урта Азия кышлакларында яңгырый. Әле күптән түгел генә Казан фабрикасы инструментлары Мәскәүдә Бөтенсоюз күргәзмәсендә дипломнар алды. Димәк, фабрикада менә дигән көйләүчеләр, тавыш сайлап куючылар, җыючылар бар. Алар гармоньны камилләштерә баралар, иҗади эзләнү рухы белән яшиләр. Яңа инструментлар — 30X30 лы һәм 18X12 гармоньнар ясап чыгарган өчен Николай Минякин һәм Николай Емельянов медальләр белән бүләкләнде, мастер Салих Шәйдуллинга күргәзмәнең дипломы бирелде...
Шулай булгач, вакыт дигәнең Вараксин- ның беренче теләге файдасына эшләгән булып чыга. Тик шунысы кызганыч, Михаил Дмитриевичка мастерлар белән кулга-кул тотышып эшләргә туры килми.
Утызынчы елларда Вараксиннарның тор-мышы көйсезләнеп китә. Игелексез һәм көнче кешеләр табыла, алар мастерлар династиясе белән исәп-хисапларын өзәргә маташалар. Ниндидер бер явыз, әшәке кешенең чагуы буенча, Михаил Дмитриевичны Казандагы дәүләт гармонь мастерскоеннан эштән чыгаралар. Сәбәбе дә адәм көлкесе бит: «Янәсе( үз эшен йомшак белгәне өчен».
Михаил Дмитриевич:
— Гармоньсыэ мин нишлим инде? — дип, әле бер, әле икенче инстанциягә мөрәҗәгать итеп карый, үтенечләр яза™
Шул рәвешле Вараксинга яраткан эшен калдырырга туры килә. Әйтерсең, Михаил
Дмитриевичның рус һәм татар көйләренең тулы тембрлары диапазонын сыйдырган куп регистрлы тальянканы беренче булып ясаучы булуында беркемнең дә эше юк. Әйтерсең, Дмитрий Ивановичның гражданнар сугышында катнашканлыгын, берничә еллар Ленинградтагы «Красный партизан» артелендә намус белән эшләгәнлеген, экспорт өчен баяннар көйләгәнлеген барысы да оныткан,
Кешене яраткан эшеннән аеру кошны канатсыз калдыру белән бер. Авыр кичерешләр, шик-шөбһәләр, хәтта рухи төшенкелеккә бирелгән минутлар да була. Дөрес, аның кулларын һәм осталыгын беркем тартып ала алмый. Әмма «базар өчен» эшләве.- Бу эшкә бөтен гомере буенча шуның хакына күңелен бирдемени ул? Ә эксперименталь мастерской турындагы, чын-чын- нан иҗади эш турындагы хыяллар?
Ахыр чиктә Вараксиннарны Мәскәүдә яклап чыгалар, гаделлек җиңә. Ләкин бер кашык дегет үзенекен итә: бер-бер артлы туып кына торган мәшәкатьләр, йокысыз теннәр Михаил Дмитриевичны аяктан егалар. Ул каты һәм озак авырый, инвалид булып кала. Җитмәсә тагы, моңа өстәп, көнкүрештәге кыенлыклар борчый.
Кем белә, әгәр дә чын дуслар һәм аның гадәттән тыш талантын ихтирам итүчеләр булмаса, алдагы көннәрдә ниләр булган булыр иде икән. Иң читен минутларда аның янына дусты — шулай ук менә дигән гармонь мастеры Александр Александрович Сметанин еш килә башлый. Вологда яклары һөнәрчесе Александр Александрович — Казанда гармонь производствосын оештыручыларның берсе. Ләкин, Михаил Дмитриевич кебек үк, ул да, кемнәрнедер «куып җитеп узып китәргә» дип артык тырышучы һәм әйбернең сыйфаты турында онытучы кайбер җитәкчеләр «кулына» эләгеп, фабрикадан чыгарыла. Сметанин өйдә эшләргә керешә.
Сметанин тавышлар диапазоны бетен бер оркестрга туры килә торган, оркестрдагы барлык инструментларның диярлек тавышларын хәтерләткән уникаль баян конструкцияли. Шушы баян уйнавына кушылып, бөтен дөньяга билгеле артист Иван Козловский җырларга ярата торган булып китә. Үзенең сыйфатлары буенча бу баян дөньядагы иң яхшы аккордеоннардан өстен булып чыга. Шушы гаҗәеп баянны ясаган өчен гармонь мастеры Александр Александрович Сметанинга Татарстанның
атказанган техника эшлеклесе дигән исем бирелә .
— Зарар юк, Михаил,— ди ул Вараксии- га.— Кулларың исән бит. Бары да онытылыр. Без синең белән денья шаулатырбыз әле. Шулай түгелме?..
Сметанин Вараксиннарга һәр килгән саен гүя үзенең ныклыгын, ышанычын калдырып киткән тесле була. Шуннан соң Михаил Дмитриевичның куллары бәләкәй чүкечләргә, җиз чыбыкларга сузыла. Мастер бу металл кисәкчекләрен матур көмеш тавыш белән җырлый торган пластинкаларга әверелдерә. Аннары тыңлап карый. Әгәр тавышлар югарырак яңгыраса, ниндидер алтынчы тойгыга — сиземләүгә бик тиз буй- сыиучан куллар пластинканың нигезен бераз гына, йөрәк сизеше белән тәңгәл яңгы-раганчыга кадәр, игәүли...
Мастерның кечкенә генә бүлмәсендә яңгыраган тавышлар профессиональ татар театрларына, филармониягә, аерым баш-каручыларга һәм композиторларга барып җитә. Бик күп заказлар килә башлый.
Җан тарткан эше инде канына сеңгән чын мастер шундый заказларны үтәүдән баш тарта аламыни? Бәлки, әйтик, театр премьерасының язмышы аның инструментына бәйледер? Чөнки кем генә музыка яратмый?! Музыкасыз премьера, спектакль кош-кортсыз, җәнлек-җанворсыз урман кебек бит ул. Сырхаулыкны җиңел, Михаил Дмитриевич эшкә чума. Ул «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе» һәм башка күп кенә спектакльләр өчен тальян гармоньнар ясап бирә, алар тамашачыларның күңелендә тирән хисләр калдыралар. Әлбәттә, бу спектакльләрнең музыкаль аккомпанементы кемнең инструментлары белән алып барыл-ганны күпләр белми дә. Тамашачы өчен моның әһәмияте, бәлки, зур да түгелдер. Аның каравы әсәрне сәхнәгә куючылар һәм режиссерлар халык арасында казанылган бу уңышларда пьеса авторының һәм рольләрне башкаручыларның гына түгел, бәлки музыка коралы остасының да өлеше зур икәнлекне яхшы аңлыйлар.
Ул вакытларны Вараксиннар гаиләсе тирен керсоиү белән искә ала. Шулай да вакыт дигәнең—агым су кебек; күп нәрсәне юып алып китә...
Вараксиннарда йөзләрчә хатлар сакла-
1 А. А. Смета нн н җитмеш бишенче яшендә Казанда үлде. на. Алар Михаил Дмитриевичның талантын хөрмәтләүчеләрдән. Шулердан иң кадерле- ләре — Ватан сугышы фронты кырларыннан килгәннәре.
«...Артиллериядән атулар вакытында дошман снаряды кыйпылчыгы минем «ба- раксинымяның күреген ватты,— дип язган 1942 елда Сталинград яныннан бер кызылармеец.— Ә гармоньсыз монда бик читен. Миңа, Михаил Дмитриевич, яңаны җибәрсәң иде. Мин аны шул чаклы саклар идем, үзем белән Берлинга кадәр алып барыр идем...»
Андый заказларны Вараксин иң беренче нәүбәттә үтәргә тырыша. Хатлар Михаил Дмитриевичның рухын канатландыралар, алар аңа таныш булмаган, ләкин күңел белән якын булган кешеләрнең йерәк җылысын җиткерәләр. Бу җылылык аның күңеленә яңа канатлар өстәп тора.
— Миңа инде хәзер күп кирәкми. Менә музей булдырасы иде дә бит... Бу турыда Салих Сәйдәшев тә хыялланды. Киләчәк буын өчен кирәк булыр иде ул. Бик тә кирәк,— ди Михаил Дмитриевич. Карт мастерның бу сүзләрендә шушы хыялының иртәме-соңмы гамәлгә ашачагына өмет, хәтта ышаныч яңгырый...
Вакыт соң инде. Мин китәргә кузгалдым. Нәкъ шул чакны, уң кулына зур чемодан тотып, егерме ике яшьләрдәге бер кеше килеп керде. Кузбасстан кайткан шахтер икән.
— Ялга кайттым, сабан туеиа—— диде ул. Аннары чемоданыннан инде күпне күргән «бараксинпны алды.
— Бу гармоньда минем әтием, аңа кадәр бабай уйнаган.— дип дәвам итте егет.— Менә бераз туза теште. Моны сез үзегез... Нәкъ менә Вараксин кулы белен яңартып бирсәгез иде...
Михаил Дмитриевич күзлеген төзәтебрәк кунды. Инструментны кулына алган иде. аның сул як планкасында: «Мастеры Дмитрий Иванович Вараксины. 1909 ел».— дигән язуны күреп, бик сәер генә чайкалып, бер алга, бер артка атлап куйды. Бер сүз вндәшми генә үзенең кечкенә бүлмәсенә—«мастерскоена» кереп китте. Берике минуттан ул әйләнеп чыкты да. аңына килгәндәй, кунакка утырырга урын тәкъдим итте һем йомшак кына тавыш белән.
— Өр-яңесыдай уйнар,—диде.