Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫ ТУРЫНДА ЗУР ФӘННИ ХЕЗМӘТ

At. Халиков,
тарих фәннәре докторы, профессор.
Р. Фәхретдинов,
тарих фәннәре кандидаты.

Халкыбыз озын һәм катлаулы тарихи юл уткәи. Татар халкы шактый четерекле гоцнәль-
экономик шартлар дәвамында, һэртәрпс илбасарларга каршы кереш барышында үзенең матди һәм
мәгънәви культурасын тудырган. Халыкны халык иткән тел милли үзенчәлекләрнең әлегәчә
саклануы һәм алариың аңа формаларда байый баруы — халкыбыз акылы иҗат иткән материаль һәм
рухи байлыкның үтә тотрыклы- лыгы турында сейли.
Үткәне белән горурланырлык халык тарихын һәм аның культура мирасын аңа буыннарга һәм.
гомумән, бүгенге доньаның башка кешеләренә күрсәтү — изге һәм зарури бер эштер Татар халкы әнә
шундый олы миссиаие үти алырлык зур бер тарихи этнографик хезмәткә мохтаҗ иде. Андый
хезмәтнең юклыгыннан культура тарихының терле елкәләрендә эшләүче галимнәр һәм ии<ат
кешеләре дә интегә иделәр. V£ г»' П
Хәзер бу мохтаҗлык артта калды — бтф миллионлы татар халкының материаль- рухн
культурасына багышланган һәм күптән котелгән фәнни хезмәт донья күрде. «Урта Идел һәм Урал буе
татарлары* дип аталгаи бу китап СССР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимоа исемендәге тел.
едебнат һәм тарих институты галимнәре тарафыннан язылып. Мәскәүнең «Наука» нәшриятымда
басылып чыкты >. Коллектив* ның җитәкчесе — Идел буе халыклары этнографиясенең зур белгече,
тарих фәннере докторы, мәрхүм прәфессор Н. И. Воробьев.
Татарларның терле группалары тарихына, конкүрешеиә һәм культурасына кагылышлы бай
мәгълүматларны җыйнап бирү ягыннан бу хезмәтне чын мәгънәсендә татар этнографиясенең
энциклопедиясе дип атарга була. Китапның аерым бүлек ләрен санап үтү генә дә күтәрелгән
проб.т>*<а ларның гаять кызыклы һәм күп кырлы булу хакында сейли. Монда татар халкының
формалашу тариты да. историография һәм халык саны да еирәнелә. иониуреш һәм материаль
культурасына да тулы характеристика бирелә. Беренче тапкыр буларак, халкыбызның иҗтимагый
һәм гаила-тугаи- лык монәсабәтләре, рухи культурасы һәм фольклор тарнхы буенча киң һәм
кызыклы мәгълүматлар җыйнап бирелә.
1 Татары Среднего Поволжья и Приуралье (ответственные редакторы Н, И Воробьев, Г. М.
Хисамутдиноа) Изд. «Неука». Москва. 1967 (рус телендә). 537 бигле. Тиражы 6300. Беясо 2 сум 50 тиен.
Советлар Союзы халыклары арасында сан ягыннан бишенче урында торган татар халкы үэенең
составы буенча күп төрле. Ул ике төп группага — Казан татарларына һөм мишәрләргә бүленә.
Боларның һәрберсе тагын кечерәк өлешләрдән тора. Мәсәлән, Казан татарлары арасында
типтәрләр, крәшеннәр, касим, нократ, пермь, Оренбург татарлары бар, ә мишәрләр — сергач,
темников, сембер, чистай һ. 6. группаларга бүленәләр Шушы һәрбер группаның килеп чыгышы
гомумән татар халкының озын һәм катлаулы тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән.
Әйтергә кирәк, революциягә кадәрге дәвердә дә, совет чорында да татар этнографиясе буенча
байтак кына хезмәтләр язылды. Әмма аларның күбесе материаль көнкүрешне генә тасвирлауга
багышланганнар иде. Халкыбызның иҗтимагый һәм гаиле мөнәсәбәтләре, аның ифрат та бай рухи
культурасы этнографик әдәбиятта моңарчы үзенә урын таба алмый килде. Шулай ук татарларның
куп санлы этник группалары да тиешенчә яктыртылмады. Янәдән килеп, шуларның барын бергә
берләштергән, татар халкының традицион этнографиясе буенча моңарчы җыелган бик күп фактик
мәгълүматларны туплаган бер монографик хезмәт юк иде. Без рецензияли торган бу китапны Урта
Идеп һәм Урал буе татарларының төп группаларына хас материаль, социаль һәм рухи көнкүреш
мәсьәләләрен ачыклауда беренче уңай адым дип карарга кирәк. Культурабызның формалашу
тарихын ачыклауда һәм бу культураның терле социапь-экономик шартлардан бәйле булуын
күрсәтүдә бу хезмәт күркәм бер башлангыч саналырга лаек. Әлеге проблемаларны чишкәндә
авторлар дөрес юл сайлаганнар: материаль һәм рухи культураны өйрәнүнең нигезе итеп
татарларның алдынгы группасы — казан татарлары алынган. Башка группаларның үзенчәлекле як-
лары чагыштыру ярдәмендә яктыртылган.
Китап нигездә татар халкының традицион этнографиясен, ягьни халкыбызның Бөек Октябрь
социалистик революциясенә кадәр формалашкан этнографиясен яктыртуга багышланган. Хәлбуки,
халыкның көнкүреше һәм культурасы хәзерге заманда нык үзгәрде, аның аерым өлешләре хәтта
бөтенләй онытылып, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураның яңа
элементлары белән алыштырылды. Әмма халкыбызның хәзерге этнографиясен һәм культурасын
аның элекке этнографиясеннән башка күз алдына китерү бөтенләй мөмкин түгел. Менә шуңа күрә дә
авторлар, «татар халкы көнкүрешенең һәм культурасының Совет власте елларындагы үзгәрешен
тикшерү үзе бер мөстәкыйль җаваплы проблема һәм махсус монография өчен тема булып тора» дип
уйлаганнар һәм беренче чиратта традицион этнографияне җентекләп тикшерүне максат итеп
куйганнар. Безгә калса, бу юл да дөрес сайланган, һәм киләчәктә халкыбызның бүгенге тормышына
багышланган икенче бер зур монография дә чыгар әле дип ышанасы килә. Шунысын күрсәтеп үтү дә
зарури — хезмәт шактый кызыклы күргәзмә материал белән тулыландырылган. Китапта XVIII һәм XIX
йөздәге аерым сәяхәтчеләрнең татар тормышыннан алып эшләгән гравюралары һәм XX йөз башы
фоторәсемнәре беренче мәртәбә җыйнап бирелә.
Китап проф. Н. И. Воробьев тарафыннан язылган «Гомуми мәгълүматлар» исемле бүлек белән
ачыла. Бу бүлек үзе өч кисәктән тора: «Татар халкының формалашу тарихы», «Кыскача
историографик күзәтү», «Халыкның таралышы һәм саны». Халыкның килеп чыгышына багышланган
бүлек нигездә Идел һәм Урал буе татарларының тарихын дөрес ачыклый. Безнең эраның IV
гасырында көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан безнең бу якларга килеп чыккан күчмә һәм ярым
күчмә кабиләләр борынгы бабаларыбыз булып санала, диелә китапта. Алар Идел буена килгәч,
Уралдан алып Ока елгасына тикле булган зур территорияне билиләр һәм әкренләп җирле халыкны
ассимиляциялиләр. IX йөздә бу территориянең үзәк җирләрендә Болгар исеме белән мәгълүм булган
беренче феодаль дәүләт төзелә (9 нчы бит). Чыннан да, соңгы еллар-
1 Биш миллионның бары тик 200 меңе генә башка татарлар — себер, литва, Астрахань, кырым
татарларына туры килә. СССРның күп почмакларына таралып утырган башка татарлар чыгышлары
белән барыбер Идел һәм Урал буө татарлары дип аталалар. Алар төрле тарихи шартлар нәтиҗәсендә
шулай таралышып утырганнар. 2160 мең татар авыл җирендә, ә калганы, ягъни күпчелеге,
шәһәрләрдә һәм эшче поселокларында яши. Илебездәге барлык татарларның 29 проценты гына
Татарстанга туры килә. Бу статистика 1959 нчы елгы сан алу мәгълүматлары буенча китерелә. Яңарак
материаллар буенча халкыбызның саны тагын да арта төшкән.
да тупланган яңа археологик һәм палеолингвистик мәгълүматлар, шулай ук кайбер этнографик
күзәтүләр татарларның борынгы торки бабалары бу якларга шактый иртә килгәнлеге турында
сейпиләр. Күрәсең, шушы борынгы терки нигез соңга табарак берничә тапкыр Идел буена күченеп
килгән терки кабиләләр бәрабәренә тулыландырылгандыр. Ахыр чиктә апар бары бергә Идел һәм
Урал буе татарлары этногенезының фундаментын төзегәннәр. Билгеле, бу фундаментның иң
тотрыклы олешен Болгар дәүләтенең болгарлар исеме белән мәгълүм булган тел халкы тәшкил
и ткән.
Татар халкының этник үзенчәлекләренең формалашуында Көнчыгыш Европаның бер-берсе
белән нык бәйләнешле ике феодаль дәүләте — Болгар һәм Казан ханлыклары чоры зур роль
уйнаган. 700 ел буена сузылган болгар-татар дәүләте чоры бай этнографик культураның барлыкка
килү һәм үсү дәвере булган. Монда шунысы бик әһәмиятле — бу зур дәвер халкыбызның крайдагы
башка кабилә һәм халыкларныкына караганда куп өстен торган шәһәр культурасы булуы һәм нык
алга киткән һөнәрчелекнең үсүе белән характерлы. Әле шул ягы да бар, безнең бабаларыбыз, күчмә
төрки һәм җирле угро-фин кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә булу белән беррәт- тән, шул
заманның шактый алга киткән Европа — Азия илләре белән дә тыгыз мөнәсәбәттә булганнар. Әлеге
бүлектә Болгар һәм Казан ханлыкларының Кавказ, Якын Көнчыгыш, Урта Азия, Рус дәүләте белән
экономик һәм культура бәйләнешләренә ныграк басым ясалса, китап тагын да отышлырак чыккан
булыр иде.
1552 нче елда элеккеге Болгар — Казан җирләре руслар тарафыннан колонизация- ләнә
башлый. Патша хөкүмәте мәрхәмәтсез рәвештә руслаштыру һәм көчләп чукындыру политикасы
үткәрә. Мондый политика халыкта нык канәгатьсезлек тудыра һәм баш күтәрүләр китереп чыгара.
Кысрыклаулардан һәм җәберләүләрдән туйган татарлар Идел һәм Урал буеның тынычрак
урыннарына күчеп китәләр һәм башка торки халыклар белән аралашалар, туганлашалар.
Татарларның үз җирләреннән күченеп утырулары XVII йөзнең уртасында тагын да көчәеп китә. Кама
аръягы һәм Сембер ныгытмалары дип аталган хәрби ныгытмалар төзү өчен, патша хөкүмәте
көнбатыштан күпләп мишәрләрне, чувашларны һәм мордваларны күчереп утырта. XVIII йөздә янәдән
Урап һәм башкорт җирләренә мишәрләр, бигрәк тә казан татарлары күчеп китәләр.. Типтәрләр,
Каргалы татарларының формалашуы шушы дәвер белән бәйләнгән. Тагын да соңрак, татарлар
ерагракка — көньяк-көнчыгышка. Урта Азия җирләренә үтеп керә башлыйлар. Моңа инде
капиталистик мөнәсәбәтләрнең нык тамыр җәюе, сәүдә сәбәп була. Бу мөнәсәбәтләр тагын да көчәя
һәм крестьяннар арасында сыйнфый катлаулану арта барган саен, татарлар «бәхет эзләп» зур
промышленность үзәкләренә күченеп китәләр. Донбасс шахталары, Баку нефть промыселлары.
Урап заводлары, Себер алтын принскаларының эшчеләр сыйныфы татарлар исәбенә нык арта. Әгәр
дә элегрәк, мәсәлән. Болгар һәм Казан дәүләтләре чорында ук әле крайдагы башка халыкларга
караганда, татарлар арасында шәһәр халкының проценты күп югары булса, капитализм чорында бу
аерма тагын да үсә. Эмма үзенең төп территориясеннән читтә, башка халыклар чолганышында
яшәүләренә карамастан, мондый группалар үзләренең телләрен һәм культураларын саклап калалар.
XIX йөздә татар милләте тәмам формалаша. Шул уңай белән аның культурасында һәм
көнкүрешендә булган үзгәрешләрне авторлар дөрес һәм ачык күрсәтә алганнар. Нәкъ менә шушы
чорда инде, ягъни феодаль-меселманлык һәм буржуаз-демократик ике агымның көрәш чорыида,
татар халкы этнографиясенең төп үзенчәлекләре чыи- чынлап формалашып өлгерә. XIX йөз
ахырында һәм XX йөз башында татар культурасы үсешендә революцион демократик агым нык көчәя
һәм бу агым Октябрь революциясеннән соң яңа усош кичергән культураның нигезенә әверелә. Тагар
халкының барлыкка килүе һәм аның милләт булып оешуы шушы планда дөрес чишелгән. Татар-
ларны шушы рәвешле этник группаларга бүлү, проф. Н. И. Воробьев исеме белән бәйле рәвештә,
хәзерге көндә үзенең классик формасына керде. Ләкин әле бу — кайбер группаларның килеп
чыгышына икенче төрле караш юк дигән сүз түгел. Мәсәлән, соңгы вакытта мишәр этногенезына
карага канбер яңарак фикерләр туды. Билгеле, әлеге рецензияләнә торган китапта да бу
этногенезның борынгы дәверо әйтелеп кителә. Ләкин ул фикер археологик, антропологик һәм
лингвистик мәгълүматлар белән ныгытылмаган. Ә соңгы оп материаллары мишәрләрнең дә
борынгы Болгар чоры белән бәйло тарихы булуына ышандыралар.
Шушындый ук сүзләрне пермь татарлары турында да ейтеп булыр иде. Бу группа XVI—XVII
йөздә Казак артыннан күченеп китә, диелә әлеге китапта. Безнеңчә, пермь татарлары Югары Кама
буенда шактый иртә формалашканнар. Пермь татарларының борынгы терки нигезен Болгар
дәүләтен тезүче терки кабиләләр дәвере бе- пән бәйләү дөресрәк булыр төсле. Каманың югары
агымында үткән йездә һәм совет чорында археологлар тарафыннан табылган күп материаллар VII—
VIII гасырларда ук инде бу җирләрдә төрки халыклар яшәгәндер дияргә урын калдыра. Пермь һәм
Киров өлкәләрендә табылган күп санлы көмеш савытлар («восточное серебро»), болгар ювелир
әйберләре дә шуны раслый. Шунысын да әйтеп үтик, бу бүлектә кулланылган кайбер археологик
мәгълүматлар бүгенгесе кенгә инде шактый искерделәр. Китапта археологик нигез итеп 1952 нче елга
кадәр тупланган материал алынган. Мәсәлән, хәзерге Татарстан территориясендәге монголларга
кадәрге чорга караган 38 болгар шәһәреннән бары тик өчесе генә Тау ягында урнашкан дип әйтелә (9
нчы бит). Бүгенгесе көнгә республикабызда табылган андый шәһәр калдыкларының саны 70 тән
артты, ә Тау ягында алар 15. Монда шуны күрсәтеп үтү дә урынлы булыр. Китапның бу кимчелегенең
объектив сәбәпләре дә бар. чәнки 1952 нче елдан бирле безнең Татарстанда археология буенча
аерым хезмәтләр чыкканы юк.
«Кыснача историографик күзәтү» исемле бүлектә татар тарихын, бигрәк тә этнографиясен
өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәр һәм алариың хезмәтләренә тукта- лынган. Татарлар турында
язылган истәлекләрнең Болгар дәүләтенең беренче чорларыннан, ягъни Ибн-Фадланнар, Ибн-
Рустәләр заманыннан алынуы матур күренеш. Әмма Алтын Урда чорындагы аерым тарихи-
географик язмалар телгә алынмаганнар. Соңгы дәвердә, бигрәк тә XIX йездә татар тарихы һәм
этнографиясе буенча фәнни хезмәтләр, рус һәм чит ил галимнәре белән б еррәттән, татар галимнәре
һәм мәгърифәтчеләренең исемнәре белән дә бәйле. Бу бүлекнең уңай якларыннан тагын шунысы
бар — XIX йөз татар язучыларының, бишенче ел революциясе дулкыны белән күтәрел гән
Тукайларыбыз, Әмирханнарыбыз. Галимҗаннарыбызның, Октябрь таңы тудырган башка аерым
язучыларның әсәрләре халыкның этнографиясен сурәтләү ягыннан да кыйммәтле хәзинә булып
саналалар, дип дөрес бәяләнгән. Ә менә совет чоры галимнәренең хезмәтләрен күрсәткәндә, татар
тарихчыларыннан X. Г. Гимади, М. Г. Сәфәр- галиев, Ш. Ф. Мохәммәдьяров исемнәре нигәдер
онытылган. Этнографик әдәбиятны күзәтү белән бергә, бу бүлектә иң әһәмиятле этнографик
чыганакларны да санап кнту урынлы булыр иде. Экспедицияләр, этнографик мәгълүматлар
җыйнауның системасы һәм методикасы турында берничә сүз әйтү чыганакларның фәннилек
дәрәҗәсен тагын да арттырып җибәрер иде.
Китапның нигезен «Хуҗалык һәм материаль культура» дигән икенче кисәк тәшкил итә. Ул дүрт
бүлектән тора: «Һөнәрчелек һәм кәсеп». «Авыллар һәм йорт төзелеше», «Киемнәр һәм бизән ү
әйберләре», «Ашамлыклар». Н. И. Воробьев язган бу бүлекләр халыкның бай материаль дөньясы
буенча кыйммәтле һәм кызыклы мәгълүматлар бирәләр. Бу мәгълүматлар галимнең 1953 нче елдв
чыккан «Казан татарлары» дигән китабындагы мәгълүматларга караганда күп б ай. Суз дә юктыр,
борынгы болгар шәһәр культурасы традицияләрен үзендә нык саклаган казан татарларында утрак
хуҗалыкның классик өч төре — иген игү, һөнәрчелек һәм сәүдә әүвәл-әүвәлдән төп кәсеп булып
саналган. Авыл хуҗалыгын һәм һөнәрчелекне нечкәлекләренә кадәр дәрес чагылдырып бирү —
китапның күркәм сыйфатларыннан берсе, һәрбер терминны татарча бирергә омтылу бу сыйфатны
тагын да бизи. Татарларда терлек асраучылык, бигрәк тә ат тәрбияләүгә булган мәхәббәт, сарык
үрчетүдәге өстенлекләр, һөнәрчелек (туку, йон һәм күн эшкәртү, тире иләү, бау ишү. кап сугу, чана
һәм тугым ясау, мичкә эшләү. сбруй ясау, бигрәк тә безнең халыкка гына хас булган атаклы каюлы
читекләр һәм чигүле кәләпүш-калфаклар тегү һ. 6. бик күп төрләр), ювелирлык осталыгы (өлге,
нәкыш, чүкү юлы белән һәм алтын-көмеш җепне үреп бизәкләр эшләү) — болар бары да китапта
шактый тулы яктыртылган.
Элегрәк чыккан кайбер этнографик хезмәтләрдә татарлар арасында балта осталары һәм мич
чыгаручылар бик аз булган, аларга өйне һәм мичне күп очракта руслар салып бирә торган булганнар
дигән ялгыш караш хөкем сөрә иде. Китапның уңышлы якларыннан тагын берсе шул — ул әлеге
караштан бераз арынган. Татарларда өйләрнең һәм мичләрнең, гомумән йортның русларныкыннан
аерылып торуы бик гыйбрәт-
ле. Шумы да остәп китик. Ками арты авылларында безгә шундый нәрсәләр ишетергә туры килгәләде:
эле революциягә кадәрге чорда ук татар авылларыннан аерым балта осталары бригадалары Мари
һәм Вятка якларына чыгып, русларга йорт салып йор- ганнәр. Мондый күренешләр әпо дә очрый.
Әмма бакчачылык һәм яшелчәчалек безнең халыкка хас түгел дигән искергән караш бу китапта да
сакланган. Моның белән килешеп булмый. Күрше угро-фин халыкларының җимеш-яшелчә терләрен
татарча әйтүләре (мәсәлән, алмз, чия, бакча, кавын, суган, кыяр] бу культураларның әлеге
халыкларга татарлардай керүе турында сойли .
Авыл һәм йорт тезелешен тасвирлауга багышланган бүлек тә бик кызыклы. Авылларның
географик принципка нигезләнеп урнашуларыинаи тыш, аларның эчке лланлаштырылуында дә
аерым үзенчәлекләр бар. Йортны капка-коима белән әйләндерел алып, ейне ишек алдының эченәрәк
салу, йорт тирәсенә һәм урамга биек агачлар утырту, ерактай кечкенә урманнарны хәтерләтүче
зиратлар — болар һәммәсе Болгар дәвереннән килә торган традицияләр. Казан ханлыгы чорының
фундаменталь архитектурасы, мәгълүм тарихи сәбапләр нәтиҗәсендә, безнең кеннәргә кадәр
саклан- маса да, шәһәр архитектура стиле авыл архитектурасында үзенең чагылышын тапкан. Татар
әйләренең крайдагы башка халыкларныкымиаи аерымлыгы аларның биек һәм яктылыгында, җир
идәннәрнең булмавында һәм әйләрнең поликрамияге хас булуында күренә. Поликрамия — ул терле
тесләрие чиратлаштырып буяу, аның үзенең закончалыклары да бар. Безнең халык бигрәк тә ак.
лимон сары, зәңгәр һәм яшел тесләр сайлауга хирес булган. Борынгы монументаль архитектура
стиленең тагын бер сакланып калган элеше — чорма тәрәзәсен бизи торган балкыш. Бу балкыш
зуррак йортларда тагын да катлауланып, балкон формасында колонналар белән бизәкләнеп эшләнә.
Аның «парчалы кыек» исемле атамасы булса да. әлеге китапта татарча исемә күрсәтелми калган.
Китапта ейиең тышны һәм эчке эшләнеше, гомумәи йорт тезелеше шактый җентекләп сурәтләнгән.
Бу бүлектә техник хата киткән. Балтач районы остасы Г. Фәхретдиновның йорты Мамадыш районы
Тәкәиеш авылындагы йорт дип аталган (115 нче бит].
Әйтеп үткәнебезчә, китапка нигез итеп казан татарларының материаль һәм рухи культурасы
алынган Әмма мишәрләрнең һәм башка группаларның кенкүрешеиә караган аерым күренешләрне
чагыштырып күрсәтү — куелган мәсьәләне чишүнең отышлы ягы. Китапта бор татар этнографиясе
генә түгел, ә әйләнәбездәге башка терки һәм угро-фин халыкларының культурасы да елешчә
яктыртылган. Мондый чагыштыру методы бигрәк тә кием-салым һәм бизәнү әйберләренә
багышланган бүлектә уңышлы кулланылган. Әмма мондый чагыштырма фон башка бүлекләрдә
җитәрлек түгел. Кием- салым һәм аш-су турында язган бүлеиләрне дә укучы кызыксынып укыр. Без
кайбер тәкъдимнәр генә әйтеп үтәргә телибез. Бу бүлекләрдә фотографияләрнең азлыгы үзен
сиздерә. Башка халыклар этнографиясеннән чагыштыру китерелсә дә. тарихи фон җитеп бетми.
Мәсәлән, аяк киемнәре, бигрәк тә читекләр турынде сейләгэидә Болгар чорына күз салу
комачауламас иде. Ә ул чордан калган язма истәлекләр до безгә мәгълүм ич. Әйтик. 98Д нче елда
русларның болгарларга һәҗүме вакытында әсир ителгән болгарларның чабаталы түгел, ә күн итекле
булганнарын нигә әйтеп ииУ. мәсио!! Аерым бизәнү әйберләрен тасвирлаганда да тарихка морәҗәать
итәргә кирәк иде. Казан татарларының әлегә кадәр сакланган беләзек, йозек, хәситәләре болгарларда
үзләренең археологик чагылышын таба ич. Материаль культурага багышланган бүлекләрнең тагын
бер күңелгә охшаган ягы шул. татарларның тормыш-кониүрешенә аеруча хас булган чисталык
объектив күрсәтеп үтелгән.
Китапның «Иҗтимагый һәм ганлә-туганлык менәсәбәтләрсо дип аталган оченче иисаго, дәресен
әйткәндә, совет тарих фәнендә беренче буларак, татарлар арасындагы андый менәсәбәтне ачыклап
бирә. Бай фактик материалга нигезләнеп. Г. М Хисамот- динов революциягә кадәрге чорда татар
халкында иҗтимагыи моиосәбәтләрнең фор-
1 Ш. Ф Мухамедьяров. К истории земледелия а Среднем Поеолмье в XV—XVI веках «Материалы
по истории сельского хозяйства и крестьянство СССР». М. 1959. 121 ичо бит.
малашу процессын исбатлыйАвторның феодаль мөнәсәбәтләрнең үзенчәлеге ханында, «чура»
исеме белән билгеле булган бәйле кешеләр турындагы фикерләре кызыклы. Г. М. Хисаметдинов
фикеренчә, «чура» ул чын мәгънәсендә кол түгел, ягъни ул коллыкның классик формасын
чагылдырмый. Чура — ул үзенә җир бүлеп бирелгән кол яки хәрби әсир. «Чурапның Идел буе
халыклары авыз иҗатында чагылышы да кызык. Мәсәлән, шүрәле, арчури...
Татарларның күп кенә группаларына хас булган җыеннар, халкыбызның иҗтимагый
мөнәсәбәтен өйрәнгәндә, һичшиксез, зур кызыксыну уяталар. Җыеннарның характерын һәм
таралышын җентекләп өйрәнү авторга шактый гыка әһәмиятле фикерләр әйтергә мөмкинлек биргән.
Мәсәлән, җыеннарның Болгар дәвереннән генә түгел, хәтта тагын да элегрәк — ыруглык чорыннан
ук килә торган күренеш булуы, аларның бигрәк тә төрки халыкларга хас икәнлег е ышандырырлык
итеп күрсәтелгән. Тагын шунысы кызыклы, җыеннар алар игенчелек белән шөгыльләнүче утрак
халыкка хас (мәсәлән, Казан артына). Җыеннар мәсьәләсе бик мөһим. Киләчәктә аларны тагын да
тирәнрәк тикшерү, аерым авыллар һәм гаиләләрнең нәсел-нәсәбәсен күрсәтүче шәҗәрәләр белән
әлеге җыеннарны чагыштырып, һәр икесенең исемнәре һәм территорияләре туры килү-килмәүне
ачыклау бик тә мавыктыргыч мәгълүматлар бирер иде. Сүз уңаеннан әйткәндә, шәҗәрәләр турында
китапта нигәдер ләм-мим берни юк.
«Гаилә-туганлык мөнәсәбәтләре» дигән бүлек шулай ук яхшы тәэсир уята; авторлары Ә. Г.
Заһидуллин һәм Р. Г. Мөхәммәдова. Биредә туй йолалары җитәрлек дәрәҗәдә ачык һәм колоритлы
күрсәтелгән. Революциягә кадәрге чорда татар хатынының кимсетелгән булуы һәм гаиләдәге тәрбия
мәсьәләләренең торышы да тиешле урын алган. Әлеге бүлекнең ахырында гаҗәп бай таблица
бирелгән. Таблицада туганлык терминнарының тулы җыелмасы тупланган. Р. Г. Мөхәммәдова
төзегән бу номенклатура да әдәбиятта беренче тапкыр бирелә. Әлеге бүлектә җитәрлек дәрәҗәдә
җентекләп тасвирланган туй йолалары аларның казан татарларындагы һәм мишәрләрдәге аермасын
аңларга ярдәм итә. Авторлар объектив күрсәтеп үткәнчә, бу аерма төрле культура-экономика
шартлар җирлегендә туган күренеш. Шулай да бу фикер тулы- сынча ачылып җитмәгән, чөнки аның
өчен теге яки бу группага кагылышлы параллельләр җитәрлек түгел.
Халык бәйрәмнәренә багышлап язылган бүлек, тулаем алганда, сабан туйларын сурәтли. Әгәр
дә XIX йөзнең кайбер тарихчылары сабан туен монголлардан калган бәйрәм дип санасалар, Р. Г.
Кашафетдинов сабан туен утрак тормыш белән бәйле борынгы бәйрәм дип хисаплый. Татарларның
төрле группаларына хас булган сабан туе бәйрәмен башка күрше халыклардагы бәйрәмнәр белән
чагыштырып карау сабан туеның мәҗүсилек заманыннан ук килүче һәм авыл хуҗалыгы эшләре
белән бәйле бер йола икәнлегенә шик калдырмый. Сабан туйларындагы төрле уеннар һәм ярышлар
борынгы ике культураның бергә кушылу нәтиҗәсе, ди автор. Беренчедән, төньякка хас игенчелек
һәм аучылык культурасы, ә икенчедән, дала, ягъни күчмә халыклар культурасы.
Рухи культурага багышланган кисәкне Г. М. Хисаметдинов һәм һ. В. Юсупов язганнар.
Татарлардагы традицион рухи культураның күп яклары, мәсәлән, астрономик карашлар, халык
календаре, һава хәлләре һәм метереология буенча халык тәҗрибәсе, халык медицинасы бәйнә-
бәйнә сөйләнеп, башка халыклардан параллельләр китереп, мавыктыргыч тасвирланган.
Дингә, мифларга ышанулар һәм аларның бүгенге көнгә чаклы сакланулары, мәсәлән,
мәҗүсилек заманыннан ук калган кот, өрәк, борынгылар культы, хайваннарга, агачка, җиргә, утка һәм
кояшка табынулар, һәртөрле табигатьтән тыш көчләргә ышанулар, күрәзәлек итүләр — болар бары
да киң тарихи-чагыштыру методы кулланып, фәндә беренче тапкыр ачыкланганнар. Халкыбызның
этногенезына искиткеч материал бирүче бу бүлек китапның иң кызыклы бүлекләреннән берсе.
«Мәгърифәтчелек һәм культура» исемле бүлек (Г. М. Хисаметдинов) татар халкы культура
мирасының ерак гасырларга сузылган тарихын ачыклап бирә. X йөздә үк
1 Китапның «Иҗтимагый мөнәсәбәтләр». «Халык белемнәре», «Мәгърифәтчелек һәм культура»
дигән бүлекләрен язудан башка, Г. М. Хисаметдинов редакторлык эше дә башкарды. Н. И.
Воробьевның озакка сузылган авыруы һәм үлеп китүе аркасында, әлеге китапны редакцияләүнең
күп өлеше Г. М. Хисаметдинов өстенә төште,
имде болгарларның гарәпчә әлифба кабул итүләре һәм ул замандагы алдынгы илләр белән
бәйләнешкә керүләре җирле культураның тиз арада нык үсеш алуына этәргеч булган Монголларга
кадәрге чорда ук инде Болгар илендә астрономия, медицина, тарих, фәлсәфә, хокук, әдәбият белеме
фәннәренең тууы, XIII—XVI йоздән калган гүзәл шигърият ядкарьләре — болар барысы да татар
культурасының тирәннән үсеп чыгуын күрсәтүче матур-матур дәлилләрдер. Казанны басып алу һәм
татарларны чукындыру вакытында күп кенә мәктәп-мәдрәсәләр юкка чыгарылсалар да. халык
мәгарифе яшәүдән туктамаган. Соңга табарак. татар руханиларын үз ягына аудару максаты белән,
патша хокүмәте мэчет-мәдрәсәләр корырга указ чыгаргач, аларда укытылган дин сабагыннан тыш
деньявн белем бирү дә азмы-күпме арта барган. Прогрессив рус галимнәре йогынтысында
татарларның үз араларыннан да укымыш- лылар үсеп чыкканнар. Әмма патша хокүмәтенең
татарларны руслаштыру политикасы аркасында, татар культурасының җанлануы әллә ни нык үсеп
к итә алмаган.
Бу бүлектә шулай ук XIX йознең икенче яртысында шактый алга киткән мәдрәсәләр һәм
алардагы реформалар хакында да шактый күп әйтелгән. Әмма җәдитчелек турында сойләгәндә. аңа
бирелгән характеристиканы әле тулысыича ачыкланып беткән дип санап булмый. Бүлектә шулай ук
XX йез башындагы татар мәктәпләре буенча кызыклы статистика китерелә. Әйтик, 1912 нче елда
Казан губернасында 1088 мәитәп һәм мәдрәсә булып, аларда барлыгы 83 мең кеше укыган.
Губернадагы һәрбер мең татарга уртача 1(21 мәктәп һәм 55 укучы туры килсә, шул ук сандагы
русларга 0,88 мәктәп һәм 40 укучы туры килгән.
Бүлекнең уңай ягы тагын шунда, тагарлар арасында укый-яза белү турында сойләгәндә.
грамоталылыкны нәрсәдән чыгып билгеләүне ачыклауга омтылыш бар. Элегрәк татарларның
грамоталылыгыи русча укый-яза белүгә карап аергаииар. һем күп кенә статистик мәгълүматлар да
шуннан чыгып тезелгән. Әлеге китапта исә укый- яза белүне үз телендә укый-яза белү итеп карарга
кирәклек турында әйтелә Безнеңчә, бу фикер ачыклауга мохтаҗ түгелдер, чонки деньядагы һәрбер
халыкның грамота- лылыгы турында хокем йерткәндә. аның чит телдә түгел, ә үз телендә укый-яза
белүе турында сейлиләр. 8. И. Ленин Россиядәге моселмаи халыклары культурасы турында суз
алып барганда, шундый бер чагыштыру китерә: казан татарларыннан 150 кешегә 1 мәчет һәм 1 мулл а
туры килсә, руслардан һәм башка халыклардан 1500 кешегә бер рухани тия. Татарларда 100 кешегә,
ә христиан динендәгеларгә 1500—3000 кешегә 1 мәктәп туры килә (405 нче бит). Тагын шуны кисәтеп
үтик, грамоталылык турында сойләгәндә без гомумән мәгьлүматлылыииы түгел, ә укый-яза белүне
күз алдында тотабыз.
Фольклор турындагы бүлек тә кызыклы язылган. Үзенең азатлыкка булган хыялын һәм
омтылышларын, борыи-борыннан килгән йола һәм гореф-гадәтләрен, ыруглык һәм феодаль
җәмгыятеннән калган дини ышануларын халык үзенең баи шигъриятендә гаҗәп оста чагылдырган.
Әлеге бүлектә тун җырларына, мәкаль-әйтемиәргә, табышмакларга һәм әкиятләргә анализ бирелгән.
Эпик жанрның бер тере булган бәетләр бик матур тасвирланган. Бәетләрдә Россия халыкларының
туганлыгы, хезмәт ияләренең авыр тормышы, алариың якты киләчәк ечеи корәше, бу корәштә җанын
биргән фидаи шәхесләр турында җырлана. X. X. Ярми һәм Ф. И. Урмаичеев язган бу бүлек халкыбыз
үткән озын һәм катлаулы юлны, терпе тарихи периодларда булып утмәи вакыйгаларны күрсәтү
ягыннан әһәмиятле. Кызганычка каршы, бу бүлектә татарларның аерым группаларының авыз
иҗатына характеристика бирелмәгән. Татар фольклорының үзенчәлеге, аның башка терки халыклар
белән вкынлыгы һәм үзгәлеге турында да бер сүз әйтелми. Мәсьәләгә тарихи аспекттан чыгып якын
килү җитеп бетмәгән.
Ә менә халык музыкасына һәм сынлы сәнгатькә багышланган бүлекләр турында моны әйтеп
булмый. Тарихилык биредә үз урыныида Гаҗәп кызыклы һәм күп кырлы фактик материалга
нигезләнеп язылган бу бүлекләр халык иҗатының тирән тамырларын гасырлар эзлеилелегендә
дорос чагылдырганнар м. Н. Нигъмәтҗаноа һәм Ф X. Вәлнеа язган бу хезмәтләр культураның
чыганагы һәм үсеш юллары турында гына түгел, ә татар халкының этник психикасын ачып бирүе
белән да бик кыйммәтле.
Шушы кечкенә генә рецензиядә китапта күтәрелгән барлык мәсьәләләргә тукталу момкин түгел.
Алар белән укучы үзе екыннаи танышыр дип ышанабыз.
Билгеле, уңышлар белән бергә, әле хезмәттә гомуми характердагы кайбер җи- тешсезлеклор
дә бар. Без инде баштарак китапка нигез итеп традицион этнографияне ачыклау алынганлыгын әйтеп
узган идек. Шулай булса да, хәзерге тормышта булган оерым үзгәрешләргә тукталып киту зыян
итмәгән булыр иде. Китапның исеме дә шуңа әйди бит. Китапта этногенезга кагылышлы
мәсьәләләрнең барлык бүлекләрдә чагылмавы шулай ук җитешсезлек санала. Иллюстрацияләрнең
аз булуы үзен шактый сиздерә. Тесле рәсемнәр бетеиләй юк. Ә бит һәркемгә мәгълүм, этнографик
хезмәтләрдә рәсемнәр текстлар белән бер дәрәҗәдә әһәмиятле. Кайвакытта никадәр күп сибелгән
матур сүзләр дә татар милли орнаментын, андагы ачык колоритны, бизәкләр һәм тосләр
гармониясен, анардагы шигъриятне алыштыра алмый.
Шундый кайбер кимчелекләр булуга карамастан, «Урта Идел һәм Урал буе татарларыңның
дөньяга чыгуын Татарстанның гыйльми һәм культура тормышында гына түгел, күп милләтле Идел
буенда да зур һәм шатлыклы вакыйга итеп бәяләргә кирәк. Фәнни әйләнешкә кертелгән яңа һәм зур
материал этнографларга, археологларга, телчеләргә, тарихчыларга һ. б. галимнәргә халкыбызның
килеп чыгышының катлаулы проблемаларын чишәргә ярдәм итәр. Китап шулай ук киң катлау
укучылар тарафыннан да яратылып укылыр дибез. Бик кыйммәтле китап. Аның белән танышкач,
һәр- терле изүләргә дә карамастан үзенең бай культурасын саклап калган халык талантының
бееклегенә башыңны иясең.
Инде килеп, теләк формасында шуны әйтәсе килә. Китап татарчага тәрҗемә ител сен иде. Юкса,
«Наука» нәшриятында 6300 данә белән чыгарылган бу русча варианты бетен Россия киңлекләре
буенча күптән таралып бетте инде. Татарчасын чыгарганда авторлар, бәлки, югарыда күрсәтеп
үтелгән кимчелекләрне дә искә алырлар иде. Бу — озакка сузмыйча башкарыла торган эш, безнеңчә.
Галимнәребез дә, нәшриятыбыз да Казанда бит. Татарстанның илле еллыгына багышлап шул эш
эшләнсә, социалистик культура төзүче татар халкына бер зур бүләк булыр иде. Халык хәзинәсен
җыйнап бирүдә тырышлыклары өчен, халкыбыз бу эшне башкаручыларга тагын бер тапкыр олы
рәхмәтен укыр иде.
Ахыргы сүз. Анысы белән язучыларыбызга мөрәҗәгать итәсе килә. Әдәбият деньясында
халыкның этнографиясен чагылдыруда гүзәл үрнәкләр биргән әсәрләр байтак. Андыйлар татар
әдәбиятында да юк түгел. А. Акъегет. Р. Фәхретдинов, Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Камал, М. Фәйзи, Ш.
Камал, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин әсәрләре моңа бик яхшы мисал. Соңга табарак язылган кайбер
роман-повестьларда да халкыбызның традицион этнографиясен тасвирлау зур осталык белән
эшләнде. Моны бигрәк тә Ә. Фәйзинең «Тукай» романына һәм Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел
бишек» повестена карата әйтәсе килә. Фольклорчы һәм олы язучыбыз Гомәр ага Бәшировның әлеге
автобиографик повесте, әдәби әсәр булу белән беррәттән, кыйммәтле этнографик чыганак та.
Әдәбиятыбызның аксакалы һәм горурлыгы, ифрат дәрәҗәдә киң мәгълүматлы галимебез Нәкый ага
Исәнбәтнең тарихи драмалары, аның әдәбият һәм культура тарихына карата язган гаять эчтәлекле
мәкаләләре — болар чын мәгънәсендә культура мирасыбызның алтын фондын тутыручылар. Башка
бер әйбер дә язмыйча, «Татар халык мәкальләрен» чыгару белән генә канәгатьләнсә дә, Н. Исәнбәт
халкыбызның культура тарихында мәңге сүнмәс йолдыз булып калыр иде. «Татар халык
мәкальләре» кебек әсәрләр бер безнең илдә генә түгел, ә бөтен дөнья әдәбиятында сирәк
очрыйлар.^ Андый хезмәтләр мәңгелек, аларны гасырлар да күмеп кала алмый.
Ләкин менә шундый киң диапазонлылык Н. Исәнбәт, Г. Бәширов һәм башка берничә исем белән
генә чикләнә кебек. Олыларга алмашка килүче яшь язучылар иҗатында бу эстафетаны дәвам иттерү
әлегә күренми кебек. Әби-бабайлар, олылар исән чакта традицион этнография белән, халык иҗаты
белән кызыксыну, шуларны матур итеп хикәя-повестьларда чагылдыру, татар халкының героик
үткән юлын сурәтләүче тарихи роман һәм драма жанрларына игътибар арттыру әдәбиятыбызны нык
баетыр һәм дәрәҗәсен тагын да күтәрер иде. Мондый эш бер бүгенге көн укучылары очен генә түгел,
ә күп санлы киләчәк буын өчен дә зур мирас булып калыр иде. Тарих битләрен актарганда аларга
ярдәм итәрлек фән кешеләре дә юк түгел хәзер.