Логотип Казан Утлары
Публицистика

РӘХМӘТЛӘР ЮЛЛЫЙМ


«Урта Идел һем Урал буе татарлары» исемле
монографияне деньяга чыгарган илтешлергә
ихлас күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.
Халкыбыз тарихына караган мондый зур
хезмәтне татар укучылары күптәннән зарыгып
кетәлер иде. Уфа китап кибетләрендә бу китап күз
ачып йомганчы диярлек сатылып бетте. Мин
үзем, профессиям буенча гади бер инженер, хал-
кыбыз тарихы белен күптәннән кызыксынам. Бу
китап миндә кетелмәгән яхшы тә>- сир калдырды.
Моңа кадәр татар тарихына караган бүтән
хезмәтләрдән аермалы буларак, мәгълүматларга
байлыгы, халыкның үткәненә хермәт хисе белән
сугарылган булуы белән бу монография мине
үзенә гашыйк нтте.
СССРның бетен почмакларында һәм
киңлекләрендә татар халкы вәкилләре яши.
Дәресен әйткәндә, шушы конгә тикле :ер- ле
әнкәләргә чәчелеп урнашкан бу зур бер халыкның
килеп чыгышына һәм культура тарихына карата
чын мәгънәсендәге объективлык тңитми иде. Күп
кенә тарихчыларның хезмәтләрендә һем мәктәп
де- реслекләренде безнең тарихыбыз, бернинди
нигезсез, монгол яулары белән бәйлә рәвештә
генә яктыртыла килендә, е безнең теп
бабаларыбыз — Идел буе болгарларының данлы
тарихы, ничектер, читләтеп үте
лә иде. Хәлбуки, безнең халык XX гасыр башына
кадәр үзен татар дип санамаган да. Бу факт үзе
генә дә күпне аңлата кебек. Терлә гыйльми һәм
әдәби китапларда монголларның — «монгол»,
«монгол-татар- лар», «татарлар» дип
йертелүләре тарих буенча мәгълүматы аз булган
кешеләрдә аңсыз рәвештә бутау тудыр*, шуңа да
күпләрнең һаман да хәзерге татарларга мон-
голлар тарихы аша каравы дәвам ителеп киленә
иде. «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» дигән
хезмәттә терминнарның мондый
системасызлыгы бетерелгән, халкыбызның
соңрак чорларда үткән юлы — Идел буе
болгарлары тарихының дәвамы икәнлеге
ззлекле рәвештә дәлилләп күрсәтелгән.
Тарихыбызга бик тә кирәк мондый ачыклыкны
ассыэыклап күрсәтү — монографиянең иң
отышлы ягы, минемчә.
Без хезмәттәш иптәшләребез белән бу
китапны кат-кат укыдык, аерым бүлекләре
буенча дулкынлана-дулкынлана әңгәмәләштек.
Безгә сәенеч алып килгән, халкыбыз тарихын
дерес яктырткан бу кыйммәтле хезмәтне язган
галимнәргә тагын бер мәртәбә рәхмәтемне
юллыйм һем яларга яңа уңышлар телим.
ЯКУПОВ в. с.
Уфа.