Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПЕДАГОГНЫҢ ЯКТЫ ЯЗМЫШЫ


(Яковлевның тууына 120 ел)
Тугандаш Татарстан республикасы чуваш
халкына да күп кенә әдипләр, культура һәм
җәмәгать эшлеклеләре бирде. Татарстан җирендә
туып үскән Педер Ху- зангай, Василий Краснов
(Аслы), Тихон Педерккн, РСФСР язучылары Союзы
секретаре Александр Алга, Чувашстан язучылары
союзы идарәсе председателе, филология фәннәре
кандидаты Николай Дедушкин һ. б. ларның
исемнәрен дә, иҗади-иҗтима- гый эшчәнлекләрен
дә чуваш халкы гына түгел, республикабыздан читтә
дә яхшы беләләр.
Олы педагог, зур жәмәгать эшлеклесе, Идел
буе халыкларының күренекле мәгърифәтчесе Иван
Яковлевич Яковлев та моннан 120 ел элек, 1848
елның апрелендә, Татарстан җирендә, Тәтеш
районының Яна Тимбай авылында туа. Туганнан соң
өч көн үткәч тә, ул әтисез дә, әнисез дә кала. Аны
чуваш крестьяннары тәрбияләп үстерәләр. Башта
авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, аннары,
землемерлар училищесын бетереп, землемер
булып шул якларда эшли. Белемгә сусавы зур була
аның һәм Сембер шәһәрендәге классик гимназиягә
укырга керә. 1875 елда гимназияне алтын медаль
белән бетереп, Казан университетында укуын
дәвам итә.
И. Яковлев гимназиядә укыган вакытында ук
крестьян балаларыннан укытучылар әзерләү өчен
беренче мәктәп-интер- ват ача.
1869 елда И. Н. Ульянов Сембер шәһәрендә
халык мәктәпләре инспекторы итеп билгеләнә, һәм
ул И. Я. Яковлевка бу мәктәпне үстерүдә бик күп
ярдәм күрсәтә. Соңыннан шушы мәктәптә укып
чыккан Н. М. Охотниковка һәм икенче бер чуваш
егете В. Н. Никифоровка гимназист Владимир
Ульянов университетка әзерләнергә ярдәм итә.
И. Я- Яковлев университетта укыган елларында
чувашлар өчен беренче әлифба төзи. 1872 елда
басылып чыккан бу әлифбага беренче уңай бәяне И.
Н. Ульянов бирә.
Университетны тәмамлаганнан соң, И. Я.
Яковлев Казан уку-укыту округының чуваш
мәктәпләре буенча инспекторы итеп билгеләнә һәм
1903 елга кадәр шул хезмәтендә эшли. Ә 1903 елны
«политик яктан ышанычсыз кеше» дигән сылтау
белән хезмәттән куыла.
Чуваш халык мәгарифенең беренче жн- тәкчесе
буларак, И. Я. Яковлев Чувашстан- ның хәзерге
территориясе авылларында гына да 400 дән артык
башлангыч һәм ике класслы мәктәпләр оештыра.
Чуваш халкының милли аны үсешендә И. Я-
Яковлевның роле гаять зур. Сембер- дәге ул
җитәкләгән мәктәптә беренче чуваш
композиторлары, шагыйрьләре, прозаиклары,
артистлары, художниклары, галимнәре жнтешә. А.
В. Луначарский Яковлев мәктәбенә: «...барлык
чуваш культурасының яңарыш чыганагы», — дип
бәя бирә. Бу мәктәптә М. Глннканың «Иван
Сусанин» операсы куела, халык җырларының
беренче антологиясе һәм ике томы чыга, педагогик
музей һәм картиналар галереясы оеша. Мәктәпнең
авыл хуҗалыгы фермасы чуваш крестьяннары
арасында алдынгы методларны тарату өчен
агробаза итеп үзгәртелә.
И. Я. Яковлевның педагогик теориясендә
халыкчанлык идеяләре беренче планда тора.
Халыкчанлык төшенчәсе астында ул хезмәт халкы
интересларына тәңгәл килә торган тәрбия, туган
телне яклау, культура һәм милли аңның үсеше
мәсьәләләрен күз алдында тота.
И. Я Яковлев үзенең мәктәбендә һәр яктан
житлеккән, үз халкына тирәнтен бирелгән патриот-
гражданин тәрбияләп чыгаруны бурыч итеп куя.
Анынча, мәктәп — халыкка йогынты ясауның
беренче адымы. Укытуның эчтәлеге халык
интересларына буйсындырылган булырга, дөрес
тәрбия бирүнең нигезендә хезмәт ятарга тнеш. 1919
елда В. И. Ленинга язган хатында ул болай ди: «Мин
мәктәп эшчәнлегеиең нигезенә акыл һәм физик
хезмәтне салырга, аны башлыча демократик хезмәт
йортына әверелдерергә дигән ныклы карарга
килдем. Тәрбия эше хезмәткә нигезләнгән».
И. Яковлевның педагогик өйрәтүләре үзләренең
гуманизмы һәм демократизмы белән аерылып тора.
<Тәрбнянен максаты — кешенең бәхете, тәрбия
ысулы — шатлык»,—дип яза ул.
Ялкынлы педагог рус хөкүмәтенең руслаштыру
политикасын бнк кыю фаш итә. Балаларның үз туган
телләрендә белем алу хокукларын яклап чыга.
«Бары тик туган тел ярдәмендә генә, —ди ул, —иске
төшенчәләргә яңа элементлар кертергә мөмкин».
И. Я. Яковлев халыклар дуслыгы идеяләрен
кайнар рәвештә яклан чыга, ул поляк халкының
мнлли-аэатлык хәрәкәтенә теләктәшлек белдерә,
чувашлар арасында Украина поэзиясен һәм
музыкасын пропагандалый, үзенең укучыларын рус
булмаган милләт халыкларына мәгърифәт хезмәте
күрсәтергә өнди, үзенең мәктәбендә татар, мордва
крестьяннары балаларыннан да укытучылар
әзерли, якут, алтай һ. б. халыкларның культурасын.
көнкүрешен өйрәнә, Андерсен әкиятләрен тәржсмә
игә.
Чуваш халкы И. Я- Яковлевка гаять зур хөрмәт
белән карый. Бу табигый дә: ул үз халкына бөтен
барлыгы белән бирелгән чын патриот иде. Менә
шуңа күрә дә халык арасында аны «нәсел нәсәбен
онытмас Иван» дип йөргәннәр. Бу сүзләрне, дөрес
булса, ана карата иң беренче башлап И. Н Ульянов
әйткән дип сөйлиләр. Бер дә гажәп түгел, шулай
булуы да мөмкин. Илья Николаевич Сембсрдә эшли
башлаган елларында ук аның турында болай днп
язган: «Талантлы чуваш Иван Яковлевич Яковлев —
биредәге кеше, Буаныкы... — чуваш әлифбасы
булдыру өстендә эшли»...
В. И. Ленин да И. Я Яковлев эшчәиле- генә зур
бәя бирә. «Чуваш милләтен күтәрү юнәлешендә
илле ел эшләгән һәм царизмның күп кенә
эзәрлекләүләренә дучар булган», — дип яза
Владимир Ильич аның турында (Әсәрләр. 50 том, 61
бит). Икенче бервакыт В. И. Ленин ана карата. <Бу
кешенең рухы баһадирларча иде. Илле ел буе ул үз
халкын яктылыкка әйдәде һәм нинди шартларда
әле!»,— днп соклану белдерә. («Литература н
жизнь». 1958 ел. № -13).
В. И. Ленин Яковлевка карата зур кай-
гыртучанлык күрсәтә. Карт педагогны квар-
тирасыннан чыгармаска дип. телеграф белән
күрсәтмә бирә һәм аңа нарком паёгы бирәп торырга
әйтеп телеграмма жибәрә.
Ялкынлы педагог һәм жәмәгать эшлек- лесе И.
Я Яковлев исеме чуваш халкы өчен генә түгел,
илебезнең барлык тугандаш халыклары өчен дә
якын һәм кадерле.
Г. ВОЛКОВ, доцент, И. Я- Яковлев
исемендәге чуваш педагогия институты
проректоры.