Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН ЯШЬЛЕГЕНӘ ШАҺИТ ҖИРЛӘР

 Зур язмышка шаһит бу урыннар Онытылмаслык, мәнге сөйкемле — Күнелләрне үзенә дәшеп тора Кояш /Кирке тарткан шикелле. -хормыш өзлексез дәвам итә. Бабаларга алмашка аталар килә. Буыннар эстафетасы куллардан кулларга КҮ ЧӘ ба1 ,а - Беркем дә үзенә мәнгелек дәгъваламый Ләкин безнең эшебезне мәңгелек итәрдәй тарих бар. безнең көрәшебезне гасырлар буе яңгыратырдай тәүге таңыбыз— 1917 елның октябренда планетабызның алтыдан бер өлешенә бәхет кояшы балкыткан революциябез бар, әле тагын меңнәрчә буыннарны жинүгә рухландырачак үлемсез Лениныбыз бар. Менә шушы хакыйкать хакына яшәгән саен яшисе, эшләгән саен эшлисе килә. Узган юлыбызда жинүләр аз булмады, ә киләчәктә алар тагын да .күбәер, ишәер, билгеле, һәм тарихны алга әйдәп бардчы һәр буын, бүген без даһи Ильич истәлеге алдында хисап биргән кебек, жннүләре хакында иң башлап аңа сөиләр, аның белән киңәшер. Безнең кебек, ерактагы елларның серле йомгагын сүтәргә теләп, кайчандыр Ленин гомеренә шаһит булган жирләргә барып чыгар Апрельнең кояшлы иртәсендә Ульяновскиның үзәгендә уйланып торыр. Казан университетында күп еллар элек булган давыллы вакыйгаларны хыялыннан кичерер Алакаевка урманнарын буйлар. Шушенскоега. А\әскәүгә, Ленинградка юл тотар . Владимир Ильич Ленинның якты истәлеген саклаган, аның соклангыч тормышында күренекле роль уйнаган урыннар Җир шарында ул кадәр күп түгел. Иң кадерле кешебезнең тууына 100 тулу бәйрәмен каршылаган бу көннәрдә аларның һәркайсына меңләгән кешеләр килә. Кояш Җирне үзенә тарткан кебек ераклардан күнелләрне чакырып торучы шундый истәлекле жирләргә—Куйбышев шәһәренә һәм өлкәнең Кинель районындагы Алакаевка авылына мин узган елның декабрендә барып чыккан идем Биредә үткәргән ун көнемнең һәр минутын нәтижәле файдаланырга. В II Ленин тормышының Самара чорын мөмкин кадәр жентекләбрәк өйрәнергә тырыштым, көннәр буе музейларда актарындым, кешеләр белән очраштым. Куйбышев шәһәренең кайчандыр сөекле юлбашчыбыз йөргән урамнарын буйладым Аның истәлегенә бәйләнешле һәр урынны, һәр мемориаль тактаны хәтергә сеңдереп калырга тырыштым. 0. «к. у» № а J2U I Алакаевка ниләр хәтерли? Чал еллардай даулап, Аның эзен Саклый урман, кырлар, аланнар. Хөр купеле белән яшь Ульянов Монда кебек әле һаман да. Бирегә ерак араларны якын итеп киләләр. Чөнки бөек Ильич исеме белән бәйле һәр урын совет кешеләренең күңеленә якын һәм кадерле. Олы шәһәрләрдән читтә, урманнар һәм кырлар кочагында урнашкан Алакаевка авылы да әнә шулай ераклардан үзенә тартып тора. Күз алдыннан кабатланмас бөек тормышның истәлекле сәхифәләре узгандай була. Ленинның Самара якларында үткән еллары. Узган гасырның ахыры. Бөлгенлектә газап чигүче иксез-чиксез Россия киңлекләре. Мин менә шул заманнарны күз алдыма китерәм, ә колагымда Самара губернаторының полиция департаментына җибәргә^ донесениесе чыңлагандай була: «1899 елның 21 феврале. Самара өязе исправнигы үзенең 29 январьдагы рапорты белән. Департаментка минем уз1 ан елның 25 августында җибәрелгән 911 нче номерлы белешмәмнән билгеле булган, СанктПетербургның казенный палатасында канцелярия хезмәткәре булып эшләүче действительный студент Марк Тимофеевич Елизаров- ның, асып үтерелгән дәүләт җинаятьчесе Ульяновның туганнары булган апалы-энеле Ульяновлар ышанычнамәсе буенча, җир биләүче Константин Михайлов Сибиряковтан 7500 сумга Алакаевка янында 83 дисәтинә җир участогы һәм тегермән сатып алуын хәбәр итге. Тегермән Казан губернасы крестьяны Алексей Евдокимовка арендага бирелгән. Сатып алынган участок хуҗаларыннан әле беркем дә Ала- каевкага яшәри килмәде. Узган елның 6 ноябренда җибәрелгән 1364 нче номерлы белешмәгә өстәмә буларак. Полиция департаментына шул турыда белдерергә җөрьәт итәм. Губернатор Свербеев». Бу донесение юллары язылган көннәрдә Ульяновлар гаиләсе Казанда әле. Ләкин, күргәнебезчә, Владимир Ильич һәм аның туганнары күчеп киләчәк Алакаевка өстендә болытлар куера башлый инде. Ашыгыч чаралар күрелә, шымчылар үзләренең кара эшләрен эшләргә әзерләнәләр, әледән-әле Алакаевка авылы читендәге ялгыз усадьбаны күзәтеп үтәләр. Юк. Ульяновлардан беркем дә күренми әле... һәм менә, ниһаять, 1899 елның 8 мае... Самараның өяз исправнигына шомландыргач донесение килеп төшә. «Полициянең яшерен күзәтүе астында торучы, Казан университетының элекке студенты Владимир Ильич Ульянов майның өчесе көнне Казаннан Самара өязе Богдан волостеның Алакаевка авылы янындагы хуторга китте. Шул турыда сез галиҗәнапларга зур түбәнчелек белән белдерәм. Казан полицмейстеры». Ульяновлар гаиләсе Алакаевкада биш җәйләрен үткәргәннәр. Владимир Ильич биредә революцион карашлы кешеләр белән очрашкан. алдагы көрәшләргә әзерләнгән. Алакаевка юлбашчыбызга Казандагы беренче бастилиядән соң яңа плацдарм, яңа көрәш мәйданы булган. Салкын декабрь көннәренең берсендә мин әнә шул авылга юл тоттым. Алакаевка Куйбышев шәһәреннән 60 километр ераклыкта. Иртәнге автобус җирле вакыт белән сәгать алтыда кузгала. Ике ягына «Ленин* ский» дип язылган, тәрәзәләренә революцион вакыйгалар темасына рәсемнәр ясалган мәһабәт «Икаруоны әнә тнрә-яклап сырып та алганнар. Пассажирлар күп бүген. Аларнын байтагы В. И. Лениннын ♦ Алакаевкадагы музей-йортын күрергә баралар. в Автобус озын урамнар буйлап боргаланып йөри дә, ниһаять, шәһәр ° читенә чыгып, төньяк-көнчыгышка таба юл тота. Төнлә явып үткән кар = ны ера-ера баручы «Икарус» фаралары караңгылык эченнән такыррак = урыннарны капшый. Тирә-якта — куаклар, ә бераздан алар урман £ белән алышына. Пассажирлар, бу җирләрне хәтерләренә сеңдереп калырга тырышкандай, тәрәзәләргә текәлгәннәр £ Без Алакаевкага барып җиткәндә яктырып беткән, кар да явуын а нан туктаган иде. я «Икарус» зур гына бер бина янына — Владимир Ильич Ленинның Алакаевкадагы музей-йорты янына килеп туктады Яшел рәшәткәләр белән әйләндереп алынган бу утар шәһәр тибындагы шундый агач йортлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый шикелле. Капкачлары эләктереп куелган з>р, якты тәрәзәләр, өйдән турыдан-туры ишек алдына алып чыгучы болдыр, агач түбә өстендә калкып торган берничә кирпеч морҗа, йорт тирәли — кура җиләк, сәрбн агачлары Музей директоры Владимир Иванович Мартынов безне ишек төбенә үк чыгып каршылады Владимир Ильичның биредәге тормышы белән танышу шуннан башланды. Нинди язмыш җилләре Ульяновлар гаиләсен бу ерак җирләргә алып килгән соң? Нигә алар бу тыныч, олы юллардан читтә урнашкан урынны сайлап алганнар? Алакаевка юлбашчының яшьлек елларыннан ниләр хәтерли? Владимир Иванович Мария Александровнаны бирегә күчеп килергә мәҗбүр иткән сәбәпләр турында сөйли. Соңгы елларда зур фаҗигаләр кичергән ана үзенең балаларын Саша кебек үк язмышка эләгүдән саклаган. Владимир Ильич игенчелек эше белән мавыгып, политикадан читләшер дип өметләнгән. Соңыннан Ленин Надежда Константиновна Крупскаяга «Әни минем авылда хуҗалык белән шөгыльләнүемне теләгән иде. Мин тотынып та карадым, ләкин күрәм ярамый, крестьяннар белән мөнәсәбәтләр бозыла башлый», дип сөйли Ульяновлар гаиләсе Алакаевкада сатып алынган җир участогыннан файдаланмый, аны арзан хак белән крестьяннарга арендага өләшә. ЛЕНИН ЯШЬЛЕГЕНӘ ШАҺИТ ҖИРЛӘР Алакаевкада Ульяновлар гаиләсе торган йорт. Ульяновлар гаиләсенең тормышы һәрвакыт полициянең игътибар үзәгендә тора Өяз исправнигының Самара губернаторы исеменә язылган рапортларында полициянең ачык күзәтүе астында торучы Анна Ильиничнаның һәм яшерен күзәтү астында торучы Владимир Ильичның һәр адымы турында әйтелә. Ульяновлар ул вакыттагы Россиянең эре алпавыты Сибиряковтан җир участогы белән бергә сатып алынган агач йортта яшиләр Шунда ук ярым ташландык хәлгә килгән бакча да була. Өй һәм бакча ул чакта бер яктан да тотылмаган, бакча тирәли чокыр гына казылган. Аның эзләреһ бу участокның кайбер урыннарында хәзер дә күрергә мөмкин әле. Бакчада жиләк-жимеш агачлары үсә, өрәңге, каен, усак агачлары ябалдашлары белән бер-берсенә кушылып ышык һәм тыныч аллея хасил итәләр. Анна Ильинична үзенең буш вакытларын каен аллеясында үткәрергә яраткан. Ольга еш кына нинди дә булса өрәңге төбенә утырып сәгатьләр буе китаплар укыган. Ә Владимир Ильичның күңелен юкәләр аллеясындагы аулак һәм тын урын жәлеп итә. Ул үзенең яшел кабинетына өстәл һәм урындык ясап куя. Иртән сәгать тугызларда китаплар, дәреслекләр, белешмәләр, дәфтәрләр күтәреп үзе яраткан шул урынга юнәлә һәм төшке ашка кадәр үз эшләре белән мәшгуль була. Тәнәфес ясаган араларда үзе әмәлләп куйган турникта атынып ала. Нидер уйланып сукмак буйлап әрлебирле йөренә. Аннан яңадан үзенең китапларына чума. Бу вакытта Владимир Ильич юридик фәннәр буенча экстерн имтиханга әзерләнә. Марксизм тәгълиматын үзләштерүгә. Россиядә эшчеләр һәм крестьяннарның көнкүрешен өйрәнүгә дә зур игътибар бирә. Аның өстәлендә еш кына Карл Марксның «Капитал», Фридрих Энгельсның «Англиядә эшчеләр сыйныфының хәле» китапларын, народниклар язган хезмәтләрне очратырга мөмкин була. Владимир Ильич барысын да җентекләп укый, алган тәэсирләрен, уянган фикерләрен үз дәфтәренә терки бара. Бу чорда яшь Ульяновны Россиядә социал-демократик хәрәкәтнең мөмкинлекләре, капитализмның үсеше һәм аның авыл хуҗалыгына торган саен ныграк үтеп керүе турындагы статистик мәгълүматлар кызыксындыра. Владимир Ильич Алакаевка һәм тирә-як авыллардагы крестьяннар белән тыгыз элемтәдә яши, аларның яшәү шартларын сораша, төрле мәсьәләләр буенча киңәшә. Еш кына Ульяновларга кунакка Алакаев- кадан өч-дүрт километр ераклыктагы Шарнеля хуторыннан Преобра- женский килеп йөри. Бу кеше ул вакытта народниклык настроениелә- реинән арынып җитмәгән була әле. Ул еш кына Владимир Ильич белән кызу бәхәсләр кузгатып җибәрә. Я надан очрашкач, ул бәхәсләр яна көч. яңа дәлилләр белән кабынып китә. «Әгәр мин берәр хата җибәрсәм, - дип яза Преображенский үзенең истәлекләрендә, —Владимир Ильичның күзләрендә яшел ут ялтырый һәм ул хәйләкәр елмаеп: «Я. я, туган, төзәтеп кара үзеңне», дип әйтә иде». Шундый бәхәсләрдә Ленинның революцион карашлары ныгый. Ул чын революционерларның барлык гүзәл сыйфатларын туплый бара. Владимир Иванович безне музей заллары буйлап озак йөртә, андагы йөзләрчә экспонатлар, фотографияләр, бүләкләр белән таныштыра. Узган ел гына да биредә унбер меңнән артык кеше булып киткән икән. Кемнәр генә юк алар арасында?! Самара якларында революция давыллары уйнаткан чал чәчле ветераннар да, бөек Ленин эшенә турылыклы булырга ант итүче ал галстуклы пионерлар да... һәр тарафтан адреслар, адреслар. адреслар... Төркмәнстаннан, Шушенскоедан. Ульяновскидан, Мәскәүдән, Казаннан. Үзбәкстаннан.. Бирегә килгән һәркем Ильич күңеленең җылысын тоярга, аның искиткеч гүзәл тормышына тагын бер кат сокланырга тели. Музейдагы дулкынландыргыч хикәядән соң. күзләр ирексездән. ул истәлекле елларның шаһите булырга ниятләнеп, еракларга. Алакаев- каны тирә-яклап урап алган күксел урманнарга текәлә Әнә каршы якта Муравельнын урманы, тегесе Банный дип атала... Каменный». Гремячий . ♦ Ульяновлар гаиләсенең иң яраткан ял урыны Муравельный урманы була. Биредә җир җиләге дисеңме, кура җиләге дисеңме — ел саен g мул уңа. Бөтенесе. шау-гөр килеп, бергәләп чыгалар. Уен-көлке, шаян = сүз. һәркемнең күңеле күтәренке Владимир Ильич бу сәяхәтләрне” аеруча ярата. ' Ь Еш кына Ульяновлар бакча башына терәлеп торган буага су кое- < нырга төшәләр. ’ ' Э Урман читенә терәлеп үк диярлек икешәр катлы зур таш йортлар = тезелеп киткән. Бу шәһәрчек Алакаевкада әле соңгы елларда гына Ь пәйда булган. Без «Ленинский» совхозы директоры Алексей Василье- ч вич Чеховских һәм партоешма секретаре Евгений Васильевич Солда- = тов белән әнә шул биналар яныннан узабыз. Алакаевкага урнашкан к «Ленинский» жиләк-җимеш совхозы эшчеләренең күбесе хәзер бөтен = уңайлыклары булган иркен һәм якты квартираларда яшиләр. Мондый = йортлар саны әлегә күп түгел — алар сигез генә. Ләкин тиздән бар- ч лык кешеләрнең ихтыяҗы тулысыңча канәгатьләндереләчәк. Моннан > тыш тирә-ягында бакчасы булган унсигез коттедж төзелә. Кечерәк в гаиләләр өчен ике катлы коттеджлардан квартиралар биреләчәк. о Кыскасы. 1970 елга Алакаевка бөтенләй шәһәр төсен алачак. 360 урын- £ га исәпләнгән культура сарае, мәктәп, административ бина, сәүдә үзә- “ ге. мунча, техниканың сонгы казанышларын исәпкә алып төзелгән „ механикалаштырылган терлекчелек каралтылары инде быел ук сафка а. басачаклар. н Совхоз директоры Алексей Васильевич бу турыда хыялланып һәм 2 дулкынланып сөйли. к Минем Алакаевканың үткәне белән бүгенгесен чагыштырып карый- ° сым килә. Авылга нигез салучылар 18 нче гасырның башында Россиянен үзәк губерналарыннан куып китерелгән крепостной крестьяннар булганнар. Алар эре алпавыт Данненберг милке саналган җирләрне эшкәрткәннәр, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр аның байлыгын ншәйтү өчен бил бөккәннәр, якты кояшны, бу якларның гүзәл табигатен күрми яшәгәннәр. Крепостное право бетерелгәч тә. аларның хәле җиңеләймәгән. Кырык хуҗалыкка нибары алтмыш дисәтинә җир бирелгән. Аның да иң ундырышлыларын кулаклар һәм дин әһелләре бүлеп бетергән. Ә хәзер алакаевкалыларнын тормышына сөенеп туя алмыйсың. Бүгенге Алакаевка бер сынык икмәк турында түгел, тагын да куәтлерәк машиналар, зур әзерлекле белгечләр, җирне тагын да уңышлырак итү турында хыяллана. Илкүләм җиңүләр белән канатланып яши Аның мул сыйлы табынында шундый ук шат. шундый ук бәхетле кунаклар Бу —бөек Ленин идеяләренең тормышка ашуы, бу — бөек Ленин омтылышларының тантанасы! Әйе. патша самодержавиесе шартларында мондагы җирләр крестьян агайга үги булган, кысыр җирләр тамакны тук итмәгән, өсне бөтәйтмәгән. Ә хәзер уңыш биредә каерылып уна. 1967 елда, мәсәлән. Алакаевка игенчеләре җирләрнең һәр гектарыннан моңарчы күрелмәгән уңыш—24,5 центнер ашлык алганнар, дәүләткә икмәк тапшыру планын 600 процентка үтәгәннәр. Бу — Куйбышев өлкәсе өчен ни югары күрсәткеч. Терлекчелек продуктлары җитештерү буенча ла «Ленинский» совхозы Кинель районында гына түгел, ә бөтен Куйбы- шев өлкәсендә алдынгылардан санала икән. Саннардан да көчлерәк дәлил бармы соң? Аларны күздән кичереп, ирексездән, менә ул бүгенгенең искиткеч үзгәрешләре, менә ул гасырлар буе хыялланган муллык һәм байлык, дип куясың. Ләкин Алакаевканың төп байлыгы — кешеләр. Биредә төрле милләт вәкилләре—руслар, казакълар, мордвалар тату гаилә булып яшиләр, шатлыкларны да, көндәлек мәшәкатьләрне дә бергәләп кичерәләр, матур киләчәк, якты идеаллар хакына җиң сызганып эшлиләр. Менә аларның берничәсе белән генә танышыйк. Рус Алексей Федорович Давыдов тракторчы булып эшли. Ул «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән, Мәскәүдә авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашкан. Казакъ Харис Якоримов терлекләр карый. Совхоздагы һәр яна башлангычта аның өлеше бар, социалистик ярыш алдынгысы. Коммунист Яким Екереевич Колесников милләте буенча мордва. Ул симертү группасында эшли. Ул тәрбияләгән терлекләрнең тәүлеклек артымы бик күп алдынгыларны көнләштерерлек. Күргәнебезчә, өч кеше — өч язмыш, аларның өчесен дә бер уй, бер максат берләштерә, алар өчесе дә халык интереслары белән янып яшиләр. Бу — кеше кешегә дус, туган һәм иптәш, дигән ленинчыл принципның ачык чагылышы түгелмени?! 1965 елдан бирле совхоз җиләк-жимеш хуҗалыгы булып санала. Бу яктан әле беренче адымнар гына ясалган. Хәзер биредә 600 гектар мәйданлы бакча бар. Якын елларда ул 900 гектарга җитәчәк. Җиләк-җимешне эшкәртү комбинаты булдырыла. Планнар зурдан. Ләкин аның тормышка ашачагына шикләнмәскә мөмкин. Ул елларда Алакаевкада яшәгән Владимир Ильич, бу якларда шундый казанышларга ирешеп булачагын, мөгаен, күз алдына да китермәгәндер, аның яшьлегенә шаһит җирләрдә күп милләтле гаилә булып яшәп, революция тудырган буын яңа, якты тормыш төзи. Биредә хәзер тормыш чишмәләре кайнап тора. Алексей Васильевич Чеховских белән бергә без кешеләр белән сөйләшәбез, механика мастерскоена кереп, андагы эшләр белән танышабыз. һәр җирдә хезмәт шавы, һәр җирдә тормыш авазы. Кайчандыр тынып һәм йокымсырап яткан бу якларда туктаусыз хәрәкәт. Әнә, авыл кырыеннан гына узучы асфальт юлдан борылып, машиналар монда таба үтә. Кузовларда тамыры-туфрагы белән җыйнак итеп казып алынган усаклар, каеннар, юкәләр Хәзер Алакаевка- да Ульяновлар торган йорт тирәсендәге бакча шул замандагыча итеп торгызыла. Юкә аллеялары, каен, өрәнге аллеялары булдырыла. Владимир Ильичның ул чактагы «яшел кабинеты» өчен дә тиешле мате-. риаллар кайтарылган. Ульяновлар утары һәм Алакаевкада соңгы елларда пәйда булган шәһәрчек бөек юлбашчыбызның тууына йөз ел тулу көненә мемориаль зона тәшкил итәчәк. Мондагы гаҗәеп мөлаем һәм хезмәт сөючән кешеләр белән һәм аларның гүзәл эшләре белән танышкач, Алакаевка ниләр хәтерли, дигән соравыма да җавап тапкандай булдым. Ул Ленин васыятьләренә турылыклы, ул Ленинның якты истәлекләрен үзендә саклый, авылның үткәнен, бүгенгесен хәтерли һәм киләчәккә карап яши — даһи остазыбыз идеяләрен тормышка ашыра барып, яңадан-яңа җиңүләр яулый, диясем килә минем. ' 2 Давыл алдыннан Ильич дусларының истәлеген Сөйли безгә ярдан тирәкләр * Идел уртасына ашкынганнар Давыл көтеп типкән йөрәкләр. а. R Куйбышев якларында даһи Ленин образын хәтерләткән истәлекле = урыннар, аның исеменә лаек булырдай гүзәл эшләрне һәр адымда очх ратасын. Юлбашчыбыз исемен йөрткән гигант гидроэлектростанция t дисеңме. Тольяттида корыла торган автомобиль заводы дисеңме, синте- ; тик каучук заводы яки башка куәтле промышленность предприятие- Э ләре дисеңме. . Хәер. Ильич якташларының горурланырлык эшләрен ге санап бетереп буламыни?! 5 Мин шәһәрнең мәһабәт биналары, культура сарайлары, күпләгән | заводфабрикалары яныннан, шау-шулы үзәктән үтеп иске Самара 3 урамнарына таба юнәләм. Тын. йокымсырап яткан хәвефсез урамнар | Декабрь җилендә карт өрәңгеләрнең очлары салмак кына тирбәлә. _ Кайчандыр бу юллар, бу сукмаклар буйлап Владимир Ильич йөргән. = Иске йортлар, тын урамнар. Идел ярлары ерактагы елларның хәтердә “ калган сәхифәләрен, юлбашчыбызның гүзәл яшьлеген сөйлиләр сыман. * Юлбашчыбызның Самара якларында яшәү еллары бөтен Россия ® киңлекләрендә социаль тетрәнүләр чорына туры килә. Ул чакта Идел ь буйларына коточкыч корылык, ачлык зәхмәтләре җәелә. Шыксыз үлем = карачкысы үзенең кара эшенә керешә. «Ач үлемнең куркусыннан ил елаган» дәһшәтле 1891 ел. Шәһәр ? урамнарында бер кабым икмәк сорап кулын сузган хәлсез крестьян- ь нар төркеме. п Афәт вакытында үзләренең «киң күңеллелекләре» белән шапыры £ нып алырга форсат тапкан һәртөрле радикаллар, либераллар, купец- а лар. чиновниклар һәм хәтта реакцион обывательләр ыгы-зыгы киләләр, шау-шу куптаралар — үзләренең «кече туганнары — мужикны» һәлакәттән коткаралар, янәсе. Аһ-ваһ килеп төзелгән «Ачларга ярдәм ко- митеты»нда туктаусыз уфтанулар яңгырый, һәртөрле чаралар билгеләнә. ә халык., кырылганнанкырыла бара Петербург университетында экстерн тәртибендә дәүләт имтиханнарын тапшырып бетергән Владимир Ильич Самарага әнә шул лыгырдауларның иң кызган вакытында кайтып төшә. Бердәнбер мактанычы бай китапханә булган, ил файдасы өчен аркылы яткан таякны буйга алып салмаган либерал народник В В Водовозов (шунысы кызык, Александр Ильичның патшаны үтерергә маташуда гаепләнеп кулга алынуын ишеткәч, ул «Ах. нинди кызганыч, минем бик кыйммәтле китабымны алып торган иде. харап булыр инде»,— дип кенә пошыну белдерә) һәр почмак чатында диярлек Владимир Ильич һәм аның тирәсенә тупланган яшь марксистларны ачларга ярдәм кулы сузмауда гаепләп акырына. Ленинның якын көрәштәшләреннән берсе — А А. Беляков үзенең истәлекләрендә бу уйдырмаларның нигезсезлеген фаш итә. Владимир Ильичның ачларга соңгы сыныгын авызыннан бүлеп бирергә әзер торуы турында сөйли Шул ук вакытта яшь Ульянов бу афәтне китереп чыгарган социаль сәбәпләр хакында да дәшми кала алмый. Ул ил кичергән бәланең рәхимсез эксплуатация нәтиҗәсе икәнлеген бар йөрәге белән аңлый, аның сыйнфый асылын ачып күрсәтә. Владимир Ильич Ленинның Куйбышевтагы музен-нортында куелган күп санлы экспонатлар даһи юлбашчыбызның кече яшьтән гади Куйбышев шәһәрендә В И. Ленин музсй-йортя. Самара округ судя бинасы. Биредә Владимир Ильич присяжный поверенный ярдәмчесе булып эшләгән. халык массалары белән тыгыз элемтәдә яшәвен, аларнын уй-хыялла- рын үзенә тормыш идеалы итеп алуы хакында сөйлиләр. Менә ул Сызрань көймәчеләренең хокукын яклап башбаштак купец Арефьев белән судлашып йөри, менә ул ярлы крестьяннарга теге яки бу мәсьәлә буенча эшлекле киңәшләр бирә... 1892 елның январенда Владимир Ильич Самара округ судында присяжный поверенный ярдәмчесе булып билгеләнә. Бер елга якын вакыт эчендә ул уналты эшне карауда катнаша. Яшь адвокатның беренче чыгышы ук жәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә жәлеп итә. «Ходай тәгаләгә һәм патша хәзрәтләренә тел тидерүдә» гаепләнүче В. Ф. Муленковны яклау кебек «өметсез эшкә» алына ул. чс башка крестьяннарда да өмет чаткысы уята. Кайберләре хәтта элек үзләре сайлап алган адвокатлардан да баш тарталар. М. В Опарин, Т. И. Сахаров. И. И. Уж- дин, К. Ф Зайцев. И. В Красильников. Е. Я- Иш- кин, И. Ф. Зорин кебек еллар буе ачтан газап чиккән һәм ахыр чиктә байлар милкенә кул сузарга мәҗбүр булган ярлы крестьяннарга да Владимир Ильич яклавының зур файдасы тия. Үзен тиз арада көчле адвокат итеп таныткан бу яшь юристка еш кына югары катлау вәкилләре дә мөрәҗәгать итә. ләкин Ульянов аларны яклауга алынмый. Акча эшләү. байлык туплау мөмкинлеге кызыктырмый аны. Үзе катнашкан процессларда Владимир Ильич игътибарны гаеп ЛЕНИН ЯШЬЛЕГЕНӘ ШАҺИТ ҖИРЛӘР Авыр тормыштан иза чиккән, дөньяның ачысын-төчесен байтак татыган. очын очка көчкә ялгап баручы карт тегүче Василий Федорович көннәрнең берендә усал гына итеп сүгенеп ташлый. Хәбәрне шунда ук властьларга җиткерәләр. Ана җәзалар турындагы Уложениенен 180 нче статьясы нигезендә күпьеллык төрмә яный Адвокатларның барысы да бу четерекле процесстан баш тарталар. Владимир Ильич кына «күңелсезлек чыгудан» курыкмый, эшне ахыргача җиткерергә карар итә. Прокурорның кинаяле сүзләрен дә. судьяларның кырын карашын да салкын кан белән каршыларга туры килә аңа. Адвокат Ульянов барыбер үз максатына ирешә — Муленковны бары бер елга ф гына хөкем итәләр Шуның өстәвенә аның судка кадәр тоткында үт- а кәргән алты ае да исәпкә алына. о Бу уңыш хөкем көтү- s ләнүчеләрнең җинаятьләренә сәбәп булган социаль шартларга юнәлтә Яшь адвокат В II Ульянов судта ярлы крестьян В. Ф Муленковны яклый. һәм барысына да патша самодержавиесе строе гаепле икәнлеккә мәгънәле ишарәләр ясый. Юристлык практикасы аны ул кадәр мавыктырмый. Егерме ике яшьлек Ульянов күп вакытларын легаль булмаган марксистик түгәрәкләрдә — кызу бәхәсләрдә һәм эчкерсез фикер алышуларда үткәрә. А. П. Скляренко түгәрәге тирәсенә тупланган яшьләр башта әле народниклык настроение- ләреннән арынып бетмәгән булалар, житди фәнни әсәрләрне анализлауга һәм тирәнтен өйрәнүгә ныклап керешә алмыйлар. А. А- Беляков үзенең истәлекләрендә: «Революцион марксизм микробын Самарага Владимир Ильич Ульянов алып килде»,—дип яза. «Капитал»ны «кимерү» дә биредә шул вакытларда башлана Владимир Ильичның һәрнәрсәне гади итеп айлата белүе күп кенә катлаулы һәм шактый буталчык булып тоелган хезмәтләрнең дә серенә төшенергә ярдәм итә. яшьләрдә үз көчләренә ышаныч тудыра. Унбишләп кешене берләштергән бу группа торабара «акыллар хакиме» саналган Михайловский һәм аның һәртөрле тарафдарларына житди «идея сабагы» бирерлек куәтле сугышчан отрядка әверелә. Музейга килүчеләрнең игътибарын «Давыл булса, тартышырбыз» дип исемләнгән бер картина аеруча җәлеп итә. Мин дә ана карап озак уйланып тордым. Хәтердә Ленин замандашлары калдырган истәлекләр җанлангандай булды В. И. Ульянов һәм А П. Скляренко җитәкчелек иткән түгәрәк членнарының Идел һәм Уса елгалары буйлап сәяхәте турында ул картина. 1890 елның апрель азакларында шундый «Җир тирәли сәяхәт» вакытында алар Царевщина авылы крестьяны Василий Князев, Амос һәм Ерфилыч дигән ике сектант белән очрашырга уйлыйлар. Кояш чыгар-чыкмас борын В. И. Ульянов. А П. Скляренко, И. А. Кузнецов, В. В. Савицкий. Н. Я. Полежаев. А. А. Беляков утырган көймә юлга кузгала. «Нимфа» агым уңаена бара да бара. Бәхәсләрне уен-көлке, җыр-музыканы тагын бәхәсләр алмаштыра. Менә горизонтта Екатериновка авылы. Биредә аларга фикердәшләре А. П. Нечаев кушылырга тиеш. Екатериновкада Владимир Ильич озак кына Нечаевның әтисе белән сөйләшеп утыра. — Нигә авылда ярлылык көчәйгәннән-көчәя бара?—дип сорый ул аннан. •Давыл булса, тартышырбыз» (А Лебедев картинасыннан) — Менә бу «аракы» дигән нәрсә дә бар бит.— ди Нечаев.— ә яна безнең йомшаклыкны кая куясың. Шуның өстәвенә, янгыннар, игеннең уңмавы, авырулар — барысы да өсте-өстенә чүмәлә. Бүген йөгәнеңне сатып эчәсең, ә иртәгә атыңны, ә аннан, әйтик, ашлыгын булмады, ди эшең бетте, кодагый. Ярлы хәерчегә әйләнә, урта хәллесе аның урынын алыштыра, ә акчасы һәм башы булганы — ул җирләрне үзенә эләктереп ала һәм теге каһәр сукканнарны ипи һәм су хакына эшләргә мәҗбүр итә. Димәк, авызың ачып калырга ярамый. Менә шулай үз җаена тәгәри инде ул. Авылның бер өлеше бөлә бара, ә икенчеләр баеганнан-байый; берәүләр фабрикага яки батраклыкка китеп бара, икенчеләр исә алпавыт булырга чамалый... Бу сөйләшү Владимир Ильичны нык тәэсирләндерә. — Югыйсә бу карт Нечаев экономист-галим дә түгел, ә әйберләрнең мәгънәсенә әнә ничек төшенә белә.— ди ул дусларына.— Николай Даниельсоннарга, Мнхайловскийларга авылның котылгысыз дифференциаиияләнү процессын да. артельләр һәм общинаның авыл тормышындагы чын ролен дә аңларга менә кемнән өйрәнергә иде, ул чагында, мөгаен. Россия үсешенең үзенчәлекле юллары һәм мужик социализмы турында лыгырдаудан туктарлар иде. Үзенең кыска гына сүзендә дә Нечаев авылның катламлануын һәм хуҗалыкның капиталистик формалары калкып чыгуын ачып салды бит... «/Кир тирәли сәяхәт» әнә шундый кызыклы очрашулар, эчкерсез сөйләшүләр белән аралашып дәвам итә. Дуслар табигать гүзәллегенә сокланып Идел уртасыннан йөзәләр. Кайчагында ярга туктап яшеллек эчендә күңел ачып алалар Йөгерешү, көрәшүләр... Владимир Ильич мондый чакта читтә каламы соң?! Менә ул шактый нык күренгән Кузнецов белән бил алыша башлый, барысын да гаҗәпкә калдырып. аны җиңел генә күтәреп тә бәрә. Аннан Владимир Ильичка Скляренко килеп тотына һәм. гомуми көлү астында, ком өстенә сала, һәркемнең күңеле шат. Табигать тә бу күңеллелеккә ямь өсти сыман. Ә бер көнне, аларның «Нимфа»лары Йдел уртасына чыккач кына, давыл куба Коеп яңгыр ява, зур-зур дулкыннар көймә өстенә үреләләр ... Яшен яшьни, күк күкри... Скляренко, Полежаев, Савицкий ярга таба йөзү ягын каералар, ә Беляков, Кузнецов һәм Нечаев, киресенчә, яр буенда куркынычрак, көймәнең әйләнеп каплануы да бар. дип баралар. Владимир Ильич иптәшләрен тынычландыра, көр күңеллелеген югалтмый, «яр тарафдарлары» өстеннән шаяртып көлеп тә ала. «Давыл булса, тартышырбыз» — җырдан алынган бу сүзләр яшь Володяныц да, аның көрәштәш дусларының да тормыш девизына әверелә. Алар мондый давыллар турында гына түгел, тиздән бөтен Россияне чолгап алачак революцион көрәш өермәләре турында хыялланалар үл вакытта. Владимир Ильич Самарада чәчкән марксизм орлыклары уңдырышлы туфракка төшәләр, матур шытымнар бирәләр Биредә узган биш ел әрәмгә китми. Ә яшь көрәшче үзе киңрәк мәйданнар эзләп, IS93 елның август ахырында Петербургка китеп бара. Кайчандыр юлбашчыбыз яшьлегенә шаһит булган бу җирләрдә Ильичның варислары яши. Алар Ильлч хыялланган якты тормыш- коммунистик җәмгыять төзиләр. Аларның җиңүләр белән данга күмелгән байракларына «Ленин» исеме язылган.