Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЛЕНИН— БӨЕК ЯКТАШЫБЫЗ

Ирина Волобуева

Кокушкинода

Күптән инде, моннан элек, җәй көннәре, Кайткан чакта тузан баскан тыныч юлдан, Җилләр тарантаска бәрелеп уйнаганнар, Гүя сабый кул чәбәкләп барган сыман. Ә кыш көне салкыннарда туңып яткан Үрле-кырлы юлдан барган чакта җилеп, Шыгырдаган чана табаннары карда, Зур ачудан тешләр шыкырдаган кебек. Бабасының йорты моңсу талгынлыкта Каршы ала иде башын изәп элек Моңа кадәр кайтарганнар яшь сабыйны, Бүген менә кайтты сөрген булып егет. Тик син аны каты хөкем итмә инде, Көтмә аннан үкенү, тәүбә сүзләре дә! Сайлап алды оныгың синең бөек юлны — Дәрт ялкыны Володяның күзләрендә. Кимсетелгән, изелгәннәр көрәшчесе Юлын сайлап алды! — Үлемсезлек юлын. Михайловский төннәренең Пушкиныдай, Тоташтырды егет таңга лампы нурын.

НУРИ АРСЛАНОВ тәрҗемәсе.

 

Казан университеты Ак кына, пакь кына бинаны Багана тезмәсе бизәкли, Шэһрәтле орденын, һәр җирен Шәһәрдә һәрбер йорт хөрмәтли. Күпертмә бизәкләр өстенә Кушылып калкыган ак катлар,— Әйтерсең, өелеп куелган Шаккаткыч калын, зур китаплар. Ничә яшь буынның күргән ул Үзенә ут йотып кергәнен, Хәтерли аларны үстереп, Тормышка юл ачып биргәнен. ...Менә ул җиденче зур бүлмә. Унҗиде яшендә, тирәннән Яшь Ленин хаксызлык — коллыкны Канечкеч хокуктан өйрәнгән. Борынгы парталар артыннан Күргән ул киләчәк ил көнен; Казанга караган, күзәткән Заводлар һәм өйләр төтенен. Байларның талавын белгән ул. Ярлылар газабын күргән ул. Иленең язмышы хакында Сызланып утырган чагында, Пенснэ җентекләп аны да Күзәтә кафедра янында: «Шушымы хөрлекне ярата, Коткыны иң башлап тарата?» Котыра шымчылык, кансызлык Гайрәтле буынны өркетеп. Ә яшьләр көчләрен бер итеп Володя янына туплыйлар. Әйтерсең, аларны ишетеп Томнары тыелган Маркс та, Герцен һәм Чернышевский да Яшьләрнең җыенын хуплыйлар. Патшаны тетрәткән бөркетнең, Хакыйкать яклаган егетнең Әнә шул бертуган энесе! Йөрәккә дәрт биргән һәр сүзе, Ярсулы гадәте һәм йөзе. Нык атлап йөреше-барышы, Сашага охшаган барысы. Сашаның туганы, кечесе, Яшьләрнең иң кыю кешесе, Бүген ул аларның — башында, Уйлый ул яңа юл хакында! Студентлар аңардан дәрт алган Беренче җыенны ачарга, Гасырлар буенча изүче Тиранга протест ясарга. Кечле бер өермә булып ул Баскычтан югары атылган, Дуслары дәртләнеп чапканнар Володя Ульянов артыннан. Ул чакта кем белгән бу йортта Ленинның ярсынып йөрүен, Ялкынлы елларда шушыннан Мәңгелек үрләргә менүен. Бикләнгән ишекне йодрыклар Каккалап күкрәткән чагында, Рәсемгә ясалган патшалар Акайган җыелыш залында... Шкафлар, шүрлекләр селкенеп Таҗ-тәхет хәлендә булганнар: Патшалар кан белән яздырган Законнар калтырап торганнар. Киң ишек ачыла ватылып, Егетләр керәләр атылып. Революцион штурм зур залда, Штурм гөрелди урамда. Явызлык ялчысы — инспектор Яшь көчләр керүгә ишектән, Җыенның ил хакын яклавын, Изүдән һәркемне саклавын, Ут кебек таләбен ишеткән. Студентлар ил өчен сызланып, Истибдат хакимны фаш иткән. Күрше йорт ишеге алдына Солдатлар тын гына үтәләр, Мылтыклар корылган, әзерләр, Каушаган түрәнең, хәзергә, Башлагыз, дигәнен көтәләр... Ә менә тотылып алынган, Яшь килеш зинданга ябылган Арестант киемле Ульянов Яши ил халкына ышанып: Котырган тираннан үч алып, Чыныгыр чаклары җитәр, ди, Ватанны ул азат итәр! — ди. Мәгърифәт нурыдай ак кына Бинаны зур орден бизәкли, Аны хөр, куәтле дәүләттә һәр шәһәр, һәр авыл хөрмәтли. Күпертмә бизәкләр өстеннән Кушылып калкыган ак катлар.— Нәкъ менә хөрлекне яклаган, Ил һәм фән җиңүен раслаган Ленинчыл иң бөек китаплар! МӨХӘММӘТ САДРИ тврҗемесв