Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХИКӘЯ УКЫЙСЫМ КИЛӘ!


Һнч тә дипломатия сатмыйча, ачыктан-ачык сөйләшәсем килә: кызыклы хәл соңгы вакытта
татар әдәбиятында. Кызыклы һәм пошаманлы. Язучылар саны арта, союз членнары артканнан-арта.
ә хикәя кнмегәннән-кнмн. Газета, журнал редакцияләре хикәя сорап барабан кагалар.
Журналларыбызның аерым саннары бөтенләй диярлек хикәясез чыга. «Казан утлары» журналы —
бүгенге татар совет әдәбиятының көзгесе — мәсәлән, быелгы алты санында бары тнк өч кенә хикәя
урнаштыруы белән «мактана». Житмәсә тагы, шундый аянычлы хәл безнең татар әдәбиятында, элек -
электән хикәяләргә һәм хикәячеләргә бай булган татар әдәбиятында урын алып килә. Хикмәт нәрсәдә
сон? Кайдан килеп чыккан торгынлык соң бу?
Бер көнне шулай, «Казан утлары» журналы редакциясенең оештыруы буенча, язучылар,
тәнкыйтьчеләр, редакторлар жыелышып, шушы турыда сөйләштек. Әлбәттә, бу сөйләшү вакытында
да вак үпкәләр. «ат»ның тәртәне, «тәртә»нең атны гаепләве кебек әһәмиятсез әйткәләшүләр булмыйча
калмады. Ләкин чыгыш ясаучы нптәшләрнен кечелеге- килеп туган хәл өчен көенеп, хикәя
кытлыгының сәбәпләрен ачарга, аннан
чыгу юлларын табарга тырышып сөйләделәр. Хикәя жанрына тәнкыйтьмен игьтнбар- сызлыгы.
редакцияләрнең, тәҗрибәле өлкән язучыларның яшь хикәячеләр белән тиешенчә эшләмәүләре,
журналларның үзләрендә бу жанрның специфик үзенчә текләре турында ләм-мим сүзнең булмавы,
нәшрият каршында кайчандыр яхшы гына эшләп килгән әдәби консультация бюросының кинәт кенә
туктап калуы, ниһаять, хикәя ф жанрына гонорар түләү практикасында зарарлы «тигезләп» кисү
кайчысының әле _ һаман алынып ташланмавы — хикәя жанрының сүлпәнәя башлавының кайбер
сәбәп- j- ләре әнә шуларда булганлыгы әйтелде. Болары, һичшиксез, шулай. Аларны белеп х тору,
әлбәттә, ярый. Эшебездә тоткарлык ясаучы бу сәбәпләрне бетерү юлында, бәлки, g практик чаралар
да күрә башларбыздыр. 3
Ләкин, ни генә булмасын, сүз белән генә сусын басылмый, шайтан алгыры! Яхшы к хикәя
укыйсы килә.
Югарыда китерелгән тоткарла*ыч сәбәпләрдән тыш. мин үзем тагын ике сәбәпне — икесе дә
безнең язучыларның үзләренә кайтып кала торган сәбәпләрне күрсәтер § идем. Беренчедән, без.
язучылар, үзебез хикәядән тәм тапмый башладык түгелме х икән? Кечебез җитсә-ж.итмәсә, тормыш
материалы күтәрсә-күтәрмәсә. аның белән исәп- * ләшмәстән. без барыбыз да. һ. Такташның озын
сейләүче озын мөгаллиме кебек, озын ♦ язарга өйрәнеп киттек. Олыраклардан күреп, яшьләр дә шул
юлдан китеп баралар _ Кайчагында ачу китергеч хәлләр алдында каласын: иптәш әле кулына каләм
генә х алган, характерлар коя белмәүне әйткән дә юк. юньләп адәм ышандырырлык вакыйга- u сюжет
кора белми, теленең ата-анасы юк. ә ул — капчыгымны киң тот — дүрт-биш йөз * битле роман күтәреп
килгән. Без аңарга, тукта әле. егеткәем, болай зурга үрелгәнче, син элек кулыңны һәм күңелеңне
тыйнаклыкка өйрәт, каләмеңне кечерәк жанрларда чарла, дип әйтәсе урында, зурдан кубып, әлеге
чиле-пешле роман турында сөйләшә т- башлыйбыз, кай очракларда андый чиле-пешле романнарны
хәтта басып та чыгара- * быз. Шуннан соң ул. җитлекми туган «даһи», нишләп синең хикәя дигән тар
гына мәйданчыгында биеп азаплансын!
Аннары тагын икенче бер җитди сәбәп: без хикәя жанрының үзенчәлекле табигате турында
бөтенләй диярлек сөйләшмибез, кайгыртмыйбыз. Ә бит нинди дә булса бер һөнәргә үзеңне
багышлыйм дисәң, ин элек ул эшнең асылын, аның нечкәлекләрен, «капризларын», нинди
материалның аңарга ятып торганлыгын, нинди материалның «каршылык күрсәтәчәген», кыскасы, зур
сүздән курыкмыйча әйтсәк, шул эшнең теориясен белергә кирәк. Гаять зур осталыкны һәм нәфасәт
тойгысының сизгер булуын, төгәллекне һәм артыклыкны тирәнтен сизә белүне сорый торган хикәя
жанры гына әллә бу кагыйдәдән читтә калырмы? һич!
Әнә шул профессиональ зарурияттән чыгып, бер унайдан. мин монда, үзем бел гәнемчә. хикәя
дигән жанрның кайбер «гумыш» табигатенә кагыла торган нәрсәләр турында да сүз ачмакчы булам.
Роман яки повестьтан үзгә буларак, хикәя үз эченә бер яки берничә кеше катнашында
«башкарыла» торган тик бер генә вакыйганы, аның да. агым суның тугайда бер бөтерелеп, чоңгыл
ясап, «уйнап» торган ташкынлы төше кебек, дәртләр һәм омтылышлар үзара нык бәрелешә торган
конкрет бер «тугаен» гына ала. Вакыйга шулай башлана, үсә. иң үтк ен бәрелеш ноктасына күтәрелә,
аннары әкренләп түгәрәкләнә, бетә һәм тормыш агымы тагын үз юлы белән китә. Бу яктан хикәянең
драматик әсәр белән нык уртаклыгы бар. Монда инде, борылып, ян юлларга, тыкрыкларга кереп урап
йөрүләр «рөхсәт ителми». Кайбер Көнбатыш теоретиклары хикәянең нигезендә бик нык кысылган,
тыгызланып, гади күзгә күренмәслек дәрәҗәгә китерелгән анекдот ята. дип тә раслыйлар, имеш.
Моның ин дәрәҗәдә дөреслеккә туры килеп-кнлмәяе турында бәхәс ачмаствн. тик шуны гына әйтәсем
килә: хикәягә салынган вакыйга, укыган вакытта гына түгел, телдән сөйләп биргән вакытта да
тыңлаучы өчен кызыклы һәм гыйбрәтле булырга тиеш. Хәтта тагын да кискенрәк итеп әйтергә мөмкин
Хикәя язганда автор һәрвакыт истә тотсын: тукта, шушы мии язганны укып чыккан берәү андагы
пакыйганы үз теле белән икенче берәүгә сөйләп бирә алырмы? Шунлык конкрет материал бармы?
Сөйләсә, әлеге икенче яки өченче берәү аны кызыксынып тыңлармы? Шушы эчке сорауларга — күиел
сорауларына игьтибар итеп язылган хикәя, ышанып әйтергә була, шактый зур дәрәҗәдә камиллеккә
ирешкән әсәр булырга мөмкин Бу— мәсьәләнең бер ягы
FUJ кына без тиешенчә игътибар итми торган тагын бер як: хикәя үтә гадәти вакыйгага корыла
алмый. Хикәя нигезенә салынган вакыйга гадәтилектән чак-чак кына күтәрелебрәк, чыгыбрак торырга
тиеш. Романтик пландагы хикәяләрдә бу «чыгынкылык» хәтта аеруча көчле була. Алыгыз Виктор
Гюго, Проспер Мериме хикәяләрен. Аларнын баш әйләндергеч куе вакыйгаларында нинди дә булса
бер хиреслеккә үтә нык, үтә дәртләнеп бирелгән кешеләр катнашалар һәм укучы ул геройларның
«стихиясенә» бер эләксә, тиз генә ычкына алмый. Әлбәттә, андый хикәяләрнең укучыга йогынты
тәэсирләре дә гадәттәгедән көчлерәк була. А. П. Чеховның яки Фатих Әмирханның хикәяләрен алып
карыйк. Әйтик, «Чиновникның үлеме» хикәясендә бәген бәла «Корневильские колокола» спектаклен
карап утырганда бәләкәй дәрәҗәле мескен чиновник Червиковның искәргмәстән зур дәрәҗәле
статский генерал Бризжаловның җилкәсенә-пеләшенә туры китеребрәк ялгыш төчкереп җибәрүеннән
башлана. Шуннан китә эчке шөбһәләнү, шуннан китә курку, шуннан китә гафу үтенүләр һәм, ниһаять,
юк кына шушы сәбәп бичара чиновникны үлеменә китерә. Гадәти хәлме бу? Түгел. Бу әлеге шул без
әйткән «гадәтилектән чыгыбрак» тора торган хәл. Ләкин дәрәҗәлеләр алдында калтырап тору
«культ»ка әйләнгән Чехов заманы — иске Россия өчен бу характерлы. Әлбәттә, бик нык күпертелгән,
тыгызландырылган, ләкин ышандыра. Һәм әнә шул гадәтилектән «чыгыбрак» торганы өчен ул кызык
та, хикәя дә.
Яки Фатих Әмирханның «Габделбасыйр гыйшкы» дигән хикәясен алыйк. Мәдрәсәдән башка
дөнья күрмәгән, иске мәдрәсә схоластикасыннан бүтән нәрсә ишетмәгән беркатлы, бераз томанарак
шәкерт Габделбасыйр күрше ишек алдындагы бай кызына, үзен күрмәгән, сүзен ишетмәгән килеш,
гыйшык уты белән кабына. Башлана хат язулар. башлана йокысыз төннәр, башлана кыз урынына
үзенең җиләнен төреп, шуны дәртләнеп кочып ятулар... Хәлбуки, аның кичтән койма ярыгына
кыстырып калдырган хатларын иртәгесен дворникның, бу нинди чүп, дип себереп торган көне...
Яки Сәмигулла абзыйның чәй-шикәр мәсьәләләре белән үтә хиресләнеп шөгыльләнүе, юлга
дип төрелгән төргәкләрне әле бәйләтеп, әле чиштереп, бер дә иренмичә, чән-шикәрләрне алыштырып
баш катыруы нәтиҗәсендә пароходтан калуы...
Гадәти хәлләрме болар? Түгел. Шул ук вакытта, баштан уйлап чыгарган хәлләр дә түгел. Буш
хыялга бирелергә яратучы мокыт татар шәкертләре, якн бөтен фантазиясе чәй-шикәр тирәсеннән
узмаган вакчыл татар сәүдәгәрләре өчен характерлы хәл- әхвәлләрне күзәтеп, шуларны бер «төен»
тирәсенә туплап, тыгызлап, образ дәрәҗәсенә күтәреп һәм. шул ук вакытта, укыр өчен кызыклы,
гыйбрәтле итеп, хикәя дәрәҗәсенә дә күтәреп бирелгән сәнгать тормышы бу. Моны, әлбәттә, чын
художник кына эшли ала.
Ах алла, сөйләп торган булабыз тагы! «Хикәя» дигән сүз үзе генә дә бик күпне аңлата түгелме
соң? Хикәя икән, димәк, хикәя инде ул, гадәти бер вакыйганы гадәтн генә тел белән гадәти генә итеп
сөйләп бирү түгел. Кызганычка каршы, бездә еш кына хикәянең хикәя икәнлеген оныту бар. Шуннан
анарга ул күтәрә алмаслык авыр инк күтәртергә омтылу, яки, моның киресе, шуннан аны шома
язылган шаяру әсбабына әйләндереп калдыру. Ахыр чиктә, безнең кайбер хикәя дип тәкъдим ителә
торган язмаларыбызнын укыр өчен кызыксыз, җанга азык бирү ягыннан көчсез булып чыгулары да
шуннан.
Суз уңаеннан, шаяру турында. Шаяру һәм җитди кешелек язмышы турында. Дөнья шаярусыз
булмаган кебек, әдәбият та шаянлык, шуклык бизәкләреннән башка була алмый. Зур язучылар моны
аңлыйлар һәм шаянлык-шуклык турында язганда да бу хисләрне җитди кешелек язмышы аша үреп
үткәрәләр. Хикәяләр осгасы, зур стилист Иван Бунинның «Легкое дыхание» дигән хикәясе искә төшә.
Анда сурәтләнгән яшь һәм бик чибәр гимназистка Оля Мещерская шаянлык һәм шуклык ягыннан,
бирешсә, тик Такташның Алсуына гына бирешә торгандыр. Бөтен нәрсә килешеп тора үзенә, чапса —
матур итеп чаба, егылса — матур итеп егыла, сабагын яхшы белә, малайлар аның артыннан дистәләп
йөгерергә әзерләр. Ул кашы-күзс, ул чәче, ул прическасы... Сүз уңаеннан әйтеп үтик, шул прическадан
башланып китә дә сүз. Көннәрдән бер көнне класс җитәкчесе бу шаян кызга шул прическасы өчен
бәйләнә башлый:
— Син онытма, акыллым, андый прическа йөртергә сиңа иртәрәк әле, син дама түгел, син
туташ кеше,— дип куя мәсьәләне.
— Ә сез кайдан беләсез минем туташ кеше икәнлегемне? — ди Оля. анарга хас турылык һәм
беркатлылык белән.
Чынлап та, буласы эш инде булган. Бу чибәр һәм җилбәзәк кызның җиңел уйлавыннан
файдаланып, Мешерскаялар гаиләсенең дусты, әлеге класс җитәкчесе дигән әдәпле ханымнын бик тә
дәрәҗәле агасы, олы яшьләрдәге Алексей Михайлович Малютин, нечкәртелгән хәйләләр белән ул
нарасыйны тозакка төшереп, кызны әкрен генә «башлап» китәргә инде өлгергән, имеш. Хикәя, ниһаять,
плебей чырайлы ямьсез бер казак офицерының, көнчелек аркасында. Оляны станция
платформасында көпә- көндез атып китүе белән бетә. Шаяру — шаяру да. кара әле, бу мәкерле
дөньяда артык чибәр һәм үтә җилбәзәк булу да яхшыга алып бармый икән Хикәянең гыйбрәтле һәм
фаҗигале сабагы әнә шунда.
Әмирхан Еннкинен «Шаяру» исемле бер хикәясе бар. Пароходта җәйге каникулга таралучы
студенг яшьләр һәм шул ук пароходның өске катында вакытын һәм маен кая куярга белмәгән,
чынлыкта, эшсезлектән, эч пошудан маҗара эзләбрәк чыккан нәфис киемле, чибәр мешанка — Диләрә
ханым бара Алар арасында кызыклы гына танышып китүләр, сыйлашулар, уен-көлкеләр, җәдәш
аерышу, һәм алар арасында бик тә тыйнак, бик тә ихлас күнелле, авылда калган сөйгән кызын бик тә
сагынып өлгергән һәм анарга бүләккә дип бик матур яулык алып кайтып баручы Харис бар Егет үзенен
мәхәббәтенә үтә турылыклы булса кирәк, сүзгә-өнгә бик катнашмый, үзенен эчке дөньясы һәм сөйгән
кызына дип алып кайтып бара торган бүләге белән генә калырга тырыша. Ә теге маҗара эзләүче
хәйләкәр төлке Диларәнең күзе нәкь әнә шул Хариска төшә. Ул аны ничек тә ауламакчы, үзен аулый
алмын икән, һич югы, бу җүләр гашыйкнын сөйгән кызына дип алып кайтып бара торган бүләк
яулыгын кулга гөшермәкче. Җәдәштә оту н.иижэсендэ, Диләрә-юха үзенен бу теләгенә ирешә дә. Харис
мескен бүләккә дигән яулыктан колак кагарга мәҗбүр.
Шаяруын шаяру да, шул шаярулар аралаш без монда ихлас күнелле кеше белән туклыктан
тәмам бозылган, ике аяклы ерткычка әверелеп бара горгагг эгоистка арасындагы бәрелешне күрәбез.
Һәм бу гонг ысына карата чын күнелдән ачынабыз Нәтиҗә шул: шаяру аркылы да кешегә акыл бирергә
мөмкин икән!
Ниһаять, бер тургай турында ике хикәя Узган ел Ибраһим Газиның «Тургай карганмы икән?»
дигән хикәясе чыкты. Быел, эле күптән түгел генә, Эдуард Касый- мовнын «Саумы, тургай!» дигән
хикәясен укыдык. Актуальлек ягыннан Э. Касыймов- ггың хикәясе алгы пландарак кебек. Анда сүт
быелгы ят, аның капризлары турында, кошлар һәм кошларга мәхәббәт турында бара. Анда атнле-
мллайлы ике кеше салкында ачыкмасыннар дип, тырышып-тырышып кыргый кошларга җим ташып
йөриләр. Яхшылык эшлиләр, әлбәттә. Сүз дә юк. Ләкин хикәядә нн әһәмиятлесе — хикәядә хикәя юк.
Чөнки чын мәгънәсендә ачылган, үзара мөнәсәбәткә кергән җанлы кешеләр юк. Ә менә Ибраһим
Газиның «Тургай картаямы нкән?»ендә бүгенге көнгә үзе кичергән кичәге көне аша карый торган, ләкин
туры килгәндә бүгенге көй гурында да әйтер сүзе булган бик тә сөйкемле, бик тә җанлы Шәйхаттар
карт бар. Аның яшь чагында читтән генә булса да яратып йөргән, ләкин Шәйхаттар солдатта чакта
ашыгып кияүгә чыккан һәм менә хәзер дә, Шәйхәттар абзагыз «авылда ике генә карт калдык* дип, тын
гына юанын йөргәндә, ашыгып үлегг киткән Гөлҗиһан карчык бар. Алар арасындагы ачыкланмаган,
гомер буена ачыкланмаган, кем белә, шул ачыкланмаган хәлендә дә, бәлкн, икесен дә җылытып тоткан
кешелекле мөнәсәбәт бар. һәм шунлыктан хикәя дә бар. Моннан тагын шул нәгнҗә килеп чыга: башка
бернинди бизәк тә түгел, хикәяне, барыннан да элек, кешеләр язмышы гына тотып тора әле, кызыклы
итә ала.
Тагын нәрсә? Монда тагын хикәянең үзенчәлекле теле — мускулы, нервлары, удар киче,
чәчрәп торган очкыны булырга тиешле теле турында да сөйләргә мөмкин булыр иде. Бусынын икенче
бер зур тема икәнлеген искә алып, хәзергә ул турыда сүз кузгатмаска булдык. Ахыр чиктә, мин дә кеше
һәм мин дә язучы лабаса! Нигә барысы турында да мнн генә такылдап торырга тиеш, ди? Башка
иптәшләр дә уйлансыннар. Аннары тагы бүтәннәргә акыл бирү белән генә эш бетми, чыкса-чыкмаса.
минем үземнең дә ятасым, хикәя язасым бар бит әле.
Ә шулай да күнелемдәген тагын бер кат кабатламыйча булдыра алмыйм яхшы хикәяләрне бнк-
бик укыйсы килә, егетләр!