ҖИР СУЛЫШЫ
Без дүртәү. Георгий Золотарев, Гали- •хмәт Җамалетдинов, Александр Локтев һвм мин. Алар
очесе Зеленодольск егетләре. Ә мии Казанда яшим. Мин алар белән моннан дүрт ел элек Алтай
тауларында кыргыз туристлары белән сәяхәт итеп йор- гәндә таныштым. Шулай бер конне тау битен
каплап үскән тайга аланында без дүрт кешелек турист палатасын күрдек һәм, сәяхәтчеләр гадәте
буенча, палатка хуҗаларының хәлен белеп китәргә
булдык.
— Кайсы яктан сез, егетләр! — дип со-
равыбызга каршы, хуҗалар бертавыштан:
— Казаннан! — дип җавап бирделәр.
— Чынлапмы! — дидем мин, якташларымны
очратуга куанып. — Мин үзем дә Казаннан бит! Кайда
торасыз, кайда эшлисез!
— Ничек дип әйтергә инде сезгә! — диде
Галиәхмәт, ничектер уңайсызланыбрак калып.—
Дорессн генә әйткәндә, без Казанның үзеннән ук
түгел. Зеленодоль- скидан без. Әле безнең шәһәр бик
алай атаклы түгел, ә Казанны белмәгән кеше юк.
Шуңа күрә кем генә сораса да, Казаннан дип җавап
бирәбез.
Палаткв буендагы учак янында шулай
сәйлошел тгнишып алгач, Георгий белән
Александр:
— Бәлки сәяхәтләргә дә бергә йорербез, якташ, — диделәр.
Өнә шул коннән башлап без дуслашып киттек, сәяхәтләргә дә гел бергә йори башладык.
Түбәләре болытлардан ашып торган Тянь-Шань тауларына мендек, Алтай, Свян тауларында
йордек. куәтле Енисейны эшкә җиккән Красноярск ГЭСыи карал кайттык һәм Байкал күлендә
йоздек. Ә узган ел утлы сулышын беркеп торучы вулканнар илен —Курнл утрауларын күреп
кайтырга булдык.
Халык арасында нигәдер уиоченче санны бик үк яратып бетермәү гадәткә корган. Безнең
сәяхәткә чыгып китү кокебез дә унеченче числога туры килде. Хәтта утырган ■вганыбыз да
уночанчо вагон иде. Әгәр уноченче сан чыннан дв бәхетсез сан икән —
бездән дә уңышсыз юлга чыккан кеше булмаска тиеш иде. Әмма асылда һич алай булмады.
Составның иң ахырына тагылган булса да, без утырган унөченче вагондагы пассажирлар гаҗәеп
яхшы кешеләр булып чыкты. Килеп керүебезгә, ачык чырай, якты йез күрсәтеп, сез кемнәр, кая
барасыз, нигә әйбер капчыкларыгыз бик зур, бу кадәр күп капрон җепләр белән ни эшләмәкче
буласыз, июль аенда нигә мондый җылы киемнәр алдыгыз, дип сораштыра башладылар.
Геологлармы, әллә кинооператорлармы, ниио төшерергә барасызмы әллә, дип кызыксынучылар да
б улды.
— Юкка башыгызны ватмагыз, без нибары ил гизәргә чыккан туристлар гына,— дидек без
аларга.
Шулай бара торгач, Свердловскины да үтеп киттек. Аннары Новосибирск, Красноярск, Ачинск,
Тайшет, Иркутск... Элек серген урыны булуы белән яман аты чыккан Себерне танырлык та түгел хәзер.
Кая карама анда зур-зур төзелешләр, такта яру заводлары, төрле предприятиеләр, шахталар күренеп
кала. .
Иркутскины үткәч, тайга урманнары белән капланган сопкалар башланды. Поезд әле тирән упкын
кырыеннан үтә, әле бормалы тарлавыклар буенча бара да туннельләргә кереп китә. Аннары сопкапар
артта кала һәм без Байкал күле буеннан бара башлыйбыз. Бу мәһабәт күлне бик күп мәртәбә күргәнем
бар минем. Әмма ул һәрвакыт кабатланмас матурлыгы белән күңелне үзенә тарта.
Поезд чаба да чаба. Улан-Удэ, Чита, Биробиджан шәһәрләрен артта калдырып, Амур елгасын
үтеп, ниһаять, Хабаровскига килеп җитәбез.
Аннан соң самолетка утырып китәргә тиешбез.
— Хәерле юл, егетләр! Барыр җирләрегез ерак, алдыгызны-артыгызны карап йөри күрегез!—
дип, безне бөтен вагон озатып кала. Без аэропортка киләбез һәм Хабаровск — Петропавловск-
Камчатский маршруты буенча очачак ТУ-104 самолетын көтәбез. Поездда .сигез мең километр җир
үткән идек. Самолетта тагын ике мең километр чамасы очасыбыз бар әле...
Самолет җирдән күтәрелеп киткәч, пассажирларның берсе:
— Сау бул, материк! — дип көрсенеп куйды.
Ул хаклы иде. Амур үзәнлеген үткәннән соң без. Зур җирдән аерылып, Охот диңгезе остеннән оча
башладык. Диңгез өсте бик тыныч. Яшькелт-эәңгәр суда чагылып кояш нуры күзләрне камаштыра.
Кояштан саклагыч күзлек кимәсәң, карый да алмыйсың.
Тагын коры җир күренә башлады. Без бу кай төш икән дип торганда пассажирларга минераль
сулар, тәмле конфетлар өләшеп йөрүче стюардесса:
— Сахалин өстеннән очабыз, иптәшләр! — диде.
Без тоташтан тайга урманнары белән капланган ул бетмәс-төкәнмәс хәзинәләр утравын
рәхәтләнеп карарга да өлгерә алмый калдык, самолетыбыз, утрауны үтеп, тагын Охот диңгезе
өстеннән оча башлады. Ун километр биеклектән очсак та, диңгезнең очы да кырые да күренми. Бары
тик төрле якка таба йөзеп баручы кораблар һәм алар артыннан сузылып калган дулкын эзләре генә
күзгә чалынып-чалынып китә.
Ике сәгатьтән артык очкач, тагын коры җир —Камчатка күренә башлады. Мондагы кыргый
табигатьне яхшырак күреп калыгыз дигәндәй, очучы самолетны тубәнгәрәк төшерә. Ак кар каплаган
тау сыртлары тагын да ачыграк күренә башлый. Ә үзәнлекләрне күреп булмый, алар ак томан эчендә.
Томан эссе сулы чишмәләрдән, гейзерлардан чыккан пардан хасил булган. Әнә вулканнар да күренә
башлады. Их, нинди матур икән алар! География дәреслекләрендәге рәсемнәр генә түгел болар.
Авызларыннан ут бөркеп торучы вулканнар. Менә нинди икәнсең син Камчатка — утлы таулар иле!
Камчаткада йөздән артык вулкан бар. Аларның күбесе инде сүнгән, әмма утызының утлы йөрәге
әле дә тибеп тора. Алар Көньяк Курил утрауларында да бар. «Курил» утраулары! Һәрвакыт төтен
бөркеп «тартып» торганга күрә шулай дип атаган аларны рус диңгезчеләре. Курилда хәрәкәттәге
вулканнар тагын да күбрәк — утыз тугыз. Аларның кайберләре диңгез төбеннән үк бәреп тора.
Курил атауларының иң төньягындагы Апаид вулканы үзенә бертөрле булып аерылып тора. Аяз
көнне Курил утрауларының теләсә кайсы җиреннән күрекә ул. Чөнки
n
аның биеклеге ике километр ярым. Бу гаҗәеп үзенчәлекле вулкан турында легенда да бар. Алаид эпек
Камчатка ярым утравының коньягында булган һәм үзен бик горур q тоткан, башка вулканнар белен
һич тә исәпләшергә теләмәгән, имеш. Шунлыктан башка вулканнар аннан баш тартканнар. Алаид бу
хелгә бик нык үпкәләгән һәм, утраудан китеп, салкын, кырыс дулкыннар арасына океанга кереп
урнашкан, ди Ләкин Алаид йерәген дә үзе белән алып киткән һәм тагын да зуррак, кодрәтлерәк
вулканга әйләнгән.
Алаидны беркайчан да яхшылап күреп булмый: чал башын һәрвакыт куе томан каплап тора,
ярлары су эчендә. Ә аның элекке урынында үтә күренмәле саф сулы искиткеч күл барлыкка килгән
һәм аны Курил күле дип атый башлаганнар.
Иртәнге сәгать тугызда без аэропорт вокзалында идек инде. Безнең белән бер самолетта килгән
геолог егет «Спидола-сын бетен кечеиә кычкыртып сойләтә башлады. Москәү дикторы соңгы
хәбәрләрне тапшыра иде. Менә ул сүзен тәмамлады һәм Кремль курантлары суккан тавыш ишетелә
башлады. Бер. ике оч... ун, унбер, унике! Мэскәүдә сәгать тенге унике, ә монда инде иртәнге тугыз, яңа
эш кенә башланган. Димәк, без кояшны Казан һәм Мәскәү халкына караганда тугыз сәгатькә алданрак
күрәбез булып чыга. Уйлап карасаң, гаҗәпләнмәслек тә түгел: нинди киң бит безнең туган ил!
Әйе, без хәзер туган илебезнең коичыгыш чигендә, иң алдан кояш чыга торган тирдә.
Өлкә үзәге Петропаелоеск-Камчатский — Тын океандагы иң зур поргларның берсе. Шәһәр зур
Авыча бухтасы тирәли урнашкан. Авыча бухтасы коры җиргә уйдыкланып кереп торган һәм океанга
тар гына бер тармак белән тоташкан култык ул. Шунлыктан бухтага океан давыллары килеп җитә
алмый. Ул доньядагы иң матур һәм иң уңайлы гаваньнардан санала
Без бухта буена киләбез. Бухта суы салмак кына дулкынланып тора. Яр буенда адым саен
дулкын чыгарып ташлаган матур-матур ташлар, кабырчыклар һәм терпе тостәге краб кыскычлары
очрый. Ак канатлы акчарлакларга охшап, ял итәргә чыккан яшьләр яхталарда йәзоп йәри. Кен җылы,
кояшлы һәм җилсез. Ләкин нигәдер берәү до су коенмый. Әллә бик салкын микән дип. кулларыбызны
суга тидереп карагай идек _ ошетеп ала язды. Петропаелоеск -Камчатский шәһәре Казаннан коньяк к
иңлек ■ тәрәк урнашкан һәм хәзер июль аеның уртасы, ягьии иң эссе вакыт булуга да карамастан, су
коену турында уйларга да ярамый. (Соңыннан белдек: Камчатка ярлары буеннан Онесио дигән салкын
океан агымы үтә, шуңа су җәй коне дә бия суш була икән.)
Без шулай үзара сөйләшеп торганда, бухта суы акрынлап җәелә-арта башлады. Ярларга
ишелеп чыкты, яр буендагы ташларны күмеп китте. Су күтәрелә башлаган вакыт иде бу.
Инде әйткәнемчә, шәһәр бухта яры буенча ярым түгәрәк ясап урнашкан. Урам нары сопкалар
буендагы террасалар буйлап үтә. Петропавловск-
Камчатский — зур шәһәр. Ул яр буйлап егерме биш кило-
метрга сузылган. Көньякта тын океанга барып терәлгән,
төньягын исә ак карга төренгән биек таулар каплап тора.
Ә шул тирәдән ерак булмаган Корякский, Авыча,
Вилючинский вулканнары шәһәргә кабатланмас
матурлык өсти. Аларның чал башлары шәһәрнең теләсә
кайсы урыныннан күренеп тора. Тыныч көннәрдә ул
вулканнарның шәүләләрен бухта суында да күрергә
мөмкин.
Кичке караңгылык җәелә башлагач, шәһәрдә
һәм портта берьюлы меңнәрчә утлар кабына. Кичен
Петропавловск-Камчатский аеруча матур була икән.
Бухтадагы кораблардан башлап, утлар гел югарыга,
сопка буйларына таба күтәрелә һәм бу күренеш күңелдә
шундый тойгы уята, әйтерсең, шәһәр күктәге
йолдызларга ук барып тоташа. Камчаткада
яшәүчеләрнең барысының да диярлек күкрәгендә
значок. Гади значок кына түгел. Юбилей значогы. Әле
күптән түгел генә Петропавловск-Камчат- скийга 225 ел
тулган, значок шул юбилей уңае белән чыгарылган
икән.
Азия белән Америка үзара коры җир белән
тоташканмы, әллә юкмы! Менә шул мәсьәләне ачыклау
нияте белән, «Изге Петр» һәм «Изге Павел» исемле
җилкәнле ике корабка утырып, руслар ерак көнчыгышка экспедициягә китәләр. Витус Беринг һәм
Алексей Чириков җитәкчелегендәге бу экспедиция кораблары, Камчатканы көньягыннан урап үтеп,
1740 елның сентябрендә Авыча бухтасына килеп керә. Экспедиция членнары кышны шушы бухтада
үткәрәләр. Берничә йорт, казарма һәм амбарлардан торган кечкенә генә поселок, шул елдан алып,
«Петр» һәм «Павел» дигән әлеге кораблар исемен бергә кушып, Петропавловск дип атала башлый.
Петролавловск-Камчатскийга әйләнә.
Экспедиция булып киткәннән соң Петропавловск поселогы шактый нык үсә башлый. Россиянең
көнчыгыш чигендәге терәк пункты буларак, аның үсүенә патша хөкүмәте дә әһәмият бирә. Ләкин,
шулай булса да, ул чорларда шәһәр әллә ни алга китә алмый, нигездә солдатлар яши торган агач
казармалардан гына гыйбарәт була. Бары тик Совет власте елларында гына Петропавловск агач
шәһәрдән зур-зур завод- фабрикалары, күп санлы уку йортлары, искиткеч матур парклары, стадионы
булган һәм дөнья күләмендә әһәмиятле урын тоткан портлы шәһәргә әверелә.
СССР картасына караган чакта Камчатка ничектер ерак төньякта урнашкан шикел ле иүренә. Әмма
асылда бу һич тә алай түгел. Камчатканың көньяк чиге Киев шәһәре урнашкан киңлектә, ә төньяк чиге
Ленинград шәһәре урнашкан киңлектә ята. Шулай булгач, моны төньяк дип әйтеп булмый лабаса!
Камчатканың территориясе дә шактый зур. Атап әйткәндә, аның җире Швеция белән
Норзегиянеке хәтле яки Япониядән өч мәртәбә зуррак. Камчатканы илебезнең «балык цехы» дип
атыйлар. Һәм бу дөрес тә. Яр буенда кая карама анда зур-зур балык заводлары һәм балык
комбинатлары. Алар ел саен миллионнарча центнер югары сыйфатлы балык эшкәртеп чыгаралар.
Камчатка «балык цехы» гына түгел, ул «йомшак алтын» цехы да. Командор утрауларында яши
торган диңгез мәчеләренең кыйммәтле тиреләрен кем генә белми
кхәи! Торф запасы буенча Камчатка илебездә алдынгы урында тора. Анда ташкүмер, никель, алтын
да бар. Ә соңгы елларда нефть тә таптылар. Камчаткада эсса су чыганаклары бик куп. Ул
чыганакларны да эшкә җигә башладылар инде. Паужетта, илебездә беренче мәртәбә, җир астыннан
алынган җылылык белән эшли торган электр станциясе тезелде һәм ток бирә башлады. Җыеп кына
әйткәндә, Камчаткада һәртер- ле байлык бик күп. Әмма аның иң зур байлыгы — эш сөюче чирек
миллион халкы. Халык хуҗалыгын һәм культурасын устерү өлкәсендә ирешкән уңышлыклары ечен
Камчатка өлкәсенең хөкүмәтебезнең югары бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнүе әнә шул хакта
сейли.
Шәһәр белән танышканнан соң, төп максатыбызга ирешергә — җир сулышын тыңлый
барырга булдык. Башта, океан корабына утырып, Камчатка ярымутравының кенчыгыш яры
буена урнашкан Жупаново поселогына бардык. Анда бик зур балыи ♦ заводы бар икән.
Жупановодан соң Тын океан буеннан җәяүләп китәргә туры килде, э Җил әллә ни көчле булмаса
да, океан өсте тыныч түгел иде. Бер-берсен куыш- =* кандай, чал башлы зур-зур дулкыннар
йөгерешә. Вакыт-вакыт алар ничектер кинәт ч очланып өскә күтәрелеп куялар, үзара бәрелешеп,
тнрә-якка күбекләрен чәчеп җибә- х рәләр. Аннары ажгырып ярга килеп бәреләләр дә хәлсезләнеп
артка чигенәләр. Я Аларга яңа дулкыннар китереп бәрә. Җил һаман кечәя бара. Җил көчәйгән саен, л
дулкыннар да арта, зурая. Хәзер инде карарга да куркыныч, шомлы була башлый, а Тын океан менә
шушылай котырына да белә икән ул! и
дый үлән үсми, барысы да тап-такыр. Хикмәт шунда, тарлавыктан ага торган эссе су үзенең тирә-
ягындагы җирне кышын да. җәен дә җылытып тора, шуңа күрә бу тирәдәге үсемлекләр һәм
җәнлекләр дөньясы Камчатка суыкларының бар икәнен дә белми. Хәтта кыш көне дә, бөтен дөньяны
кар каплап алган вакытта да, бу тарлавыкта ямь-яшел үлән үсеп утыра икән.
Тарлавык суында ел буена коеналар. Анда җир астыннан көчле агым булып бәреп тора торган
уналты чишмә бар. Ул чишмәләрдәге суның
температурасы төрпесенеке төрлечә, ә иң эссесе
ипле градустан артыграк. Тагын шунысы кызын:
әлеге эссе сулы чыганаклардан илле-алтмыш метр
читкә киттең исә салкын сулы чишмәгә юлыгасың.
Эссе чыганаклардагы суның шифалы
үзенчәлекләре бар. Радикулит, ревматизм, тимрәү
кебек авырулар белән чирләүчеләр дәвалана икән
монда. Тарлавыкта алар өчен махсус ванналар
эшләнгән. Күрәсең, бу суның шифасы чыннан да
зурдыр, авырулар бик тиз савыгалар икен.
ҖИР СУЛЫШЫ
Без көн буе океан яры буйлап бардык. Кичкә таба исә сукмагыбыз кырт кына JJ сулга таба
борылды да Семлячински дип аталган эссе су чыганаклары янына алып я килде. Кечерәк кенә
тарлавык. Мондый тарлавыклар Кавказда да, Алтайда да, ■ Тянь-Шаньда һәм Камчатканың үзендә
дә бик куп. Шул ук вакытта Семлячински чыганагының тарлавыгы башка тарлавыклардан бик нык
аерыла да. Ченки монда ел буена багана булып пар күтәрелеп тора. Әйтерсең, кемдер туктаусыз
тәмәке тартып утыра! Семпячинсни тарлавыгының башка тармаклардан аермасы тагын шунда,
аның тирәсе һәрвакыт ямь-яшел. Җайдакны күмәрлек мондагы шикелле озын һәм куе үләннәрне
бүтән беркайда да таба алмыйсың. Семлячински тирәсендә башка тарлавыклар да бар. Әмма
аларның берсендә дә мон
Семлянски чыганакларындагы су ута күренмәле чиста һәм бик тәмле. Аны рәхәтләнеп эчәргә
була. Эчүдән тыш. ул эссе суны, трубалар аша үткәреп, йортларны, парникларны һәм теплицаларны
җылыту ечеи дә файдаланалар. Шулай итеп, бу
шифалы су Камчаткада кыш кене дә кыяр, помидор
кебек яшелчәләр үстерергә мөмкинлек тудыра.
Табигать матурлыгы хакында суз чыкса,
гадәттә Швейцария табигатен мисалга китерәләр.
Минем Швейцариядә булганым юк, шунлыктан ул
хакта бәхәсләшә алмыйм. Әмма, минемчә, Камчатка
табигате үзенең матурлыгы ягыннан Швейцария та-
бигатеннән һич тә ним түгелдер шикелле. Мондагы
табигатьнең матурлыгы шунда, ул бер ук вакытта
кырыс һәм бик төрле. Әйтик, шәһәр урамнарында
кызу июль көне. ә күп кенә тарлавыкларда кар әле
яңа гына эри башлаган, агачлар яфракка бөреләнеп
кенә килә. Әйтерсең, монда әле яз башы гына.
Табнгать кышкы йокысыннан уянып кына килә.
Ташка ябышып үскән кәрлә каеннарга карыйсың да,
Камчатка табигатенең кырыслыгына хәйран
каласың. Ачы суыклар, томаннар һәм көчле җилләр
шулай җиргә ятып үсәргә мәҗбүр иткән ул
каеннарны Июль ае булуга да карамастан,
Камчатканың карлы тарлавыкларында җылы
киемсез йөри алмыйсың. Кышкы кием белән дә
туңдыра әле. Аннары кинәт эссе суга юлыгасың.
Юк, җир астыннан бәреп тора торган гадч чишмә
генә түгел, бәлки эссе сулы зур күп бу. Табигать
барысын хәстәрләп куйган монда. Эссе душта
коенып чыгасың килә икән, рәхим итеп, шарлавык
астына кер дә утыр. Шарлавыкның куәтле агымы кыяның нигезен нәкь урындык кебек итеп
шомартып, чокырлап куйган.
6£l
ноли иид Adeg OHRdexx|j deuRxuex енәх uaxAx xexuAx aue HoxauxetA deudatxaj Ag еилх
evatuahwax ”** л deg deudetMOx etfux Want as xndho WHRJ etfdoxxoHed ммхи weeetf R»ahodu Auede
Aex weq иехиАд daxxeMuAe axexxexodex хи* ndeg deu ■dotxaj 'сАэ xexMtf «am* ehdexex detxaj
exeudaxax лхАилхе нвииАе енохнаи еххннеа xexxe лнехноф Hr-mdacxaj әНии etf deuedox unundae
неиед Rdeuxa uAm ана deue xetf -dauMBHajnh лиАз аээс exmeg deuedeguXc undRue deu woq Аз
айкан хених еиаи неххА жива dag аиахиид иииед ‘deuuRwdox uadaxuMo слзАеххАх н^аннахноф
deue ‘илслн из •лнАт нлхад adox xexdox HRdno xedxs иид XHHRdeuxexexRH Аз аэ»« — deudatxaj
>Rwue етеиМих eHndeudotxax анхакиан etf asdag bHxdeue анхаДд aAdaxuHi
axxaxg woq RXRudAxew Ь|чн^амнехиоф нииац atfexxenweM — еУнлтАт exaw a>ahxaxdAtf waq
etfaxtfueuSH аэакнака ‘etfaxtfxeuaf: eVqj азанкәхн 'atfxRHdeu нохэАииаи mjetfaxudawy иаанад a>dag
MRHdeuy ахах AexdAtf ndegxx deudatxaj лихехе atfxRdam dxhc иахад atfxK лтАт охай ахаинесА
deudatxaj лихехе '«аэаМка анхахиан»
-adox ueu
•uex ndeuxnuog deu лне инках 'xnwuAg uedAx xtedeg esdex etfxagox клхкесеи -енеитед xauxauA
uame-ewa woq ахәд кеинахед rtdexxe *ижих dax хаез кахтах agex ехиедДх 'нехиеииеи xeuag dax xa
RdeuxmdRM өнэа Хлну илне exdxawouxx nxda охай -xedHx a Wewta dxewouxx xdAtf ехаиМии
Wnxxetex ил togeixHc иаиих exaiediHx xatax dAt аәшихзи 'uaxA Rxueeadeu 'waq елдхнихе exua xeweq
tag etf неиАрп ntfeumeg еиасмз ex XMvxexRdv иахин exAdaa a Ax A nndeud^aw пхХоз XRHUQI садтаих
exdeuWnx илтямАз dMM teg etfxAm -max* exdHxeumeg axauxacA deudatxaj ‘неххА iHxuaaadau uA
eVMaxedex ennsexdrx xAdmdew лхеЬслдлиАи etfxedAx nxdM> Aex 'exaeqxH
—eixednae atf нлхех лнендниш нэлн atf xeuog uxk< айкай енеитед dax ndexxv •i rxdxo
dauxavwaaA ‘dauxexe eudex aue-xetfaue кәхих xiexxem AuadexAx eV<y енеитед Aex ахах Rdaxxr
сәдехих etf ниахиа нхХоэ Ад енах caэdexex-£әэфәaex 'игчнмхох eWAfT) XeHtag deg tagagaWc
xoduex ник иид tngxnwuex uednxue tag awwe -иехехии unue untNxe datex ‘xnweda etf exdeuuA
etfxndAx Ахни сәэиаУк Q -иш ax ueta atf ewyax etfXMXRxow "tagexHix иаиих exexua numiexe txx dag
имхед
|иш пдоэих-эдези MiHxdeuxdox-mox хәдәх исен dnx weq тайне
’axetfdA dnx e etfxow deg ex max 'etf axuex xe 'etf ше ndos ихиийааоиес xeuAetf etfxow кинах ‘иниехи
xexxed exdexa XRXUMW dexHexewxamH Rmneex XRXUNW a etf dnauex dag etfxadeudawox deue иннах
'и«мнм4Ан eXAm xetftag dexweuog ил adox ueuexQH-ueue ипэеиед exnx aeto etf nde наннехиАх uaxc Aa
xeuog ана 'xetfxexMtf RXHBXXAX damox 'etft«e -имхии еаеиэя ex ниц ehe HrnndeHHeuog ewwe 'ипитед
edamex Rxdeue etf edeg xedxRxa
2 exdexMauog HRxdnx Axex dag RxAdox uaxc Aa u.-чхох xRaedawexoxMx 'Rdaxxy к lent Аз
Hetfewmxx
“ dexHeuog ‘awtaaedAx exe — uexxAx URHI хених ‘xHxdoaj xtf — jaue cmxedaH —
-CRgexRx exRxa Rxde Ммнехиә енлхох-ен1чхох exuata 'URdRxA b exew^ox
uAm 'tog иехиаАх ueuxeg etf ениох еииа>к deHxextAa ua>x неш Runxde “ exvo xaxo dexRx OHRX* Rxde
URXRXOX RHB нехеихлиспее dagRdeg лэеиед wetfe 'etf Z еэне UHHRdRxox 'ueuAem detfexMx хихеи
MaaedAx 'dRtfdexxexexe uxtf лиДең] ehAm uA exe ueuAem лхеи мец сих иид -atfHaAg ехиә лиАещ £og
deuemRdRxxRx ‘deuemex
* -Bex eMRHNdA аиход *uAx иид deny -Rdeteg deumox — etfdeuitRx nxetfxaAg de e -euwex иид weq
XRxdeue URCRX-URX adeuxM eundae или иид xexxRd -еихлиед ха и ан tog deuxRueg Дд цКоэ xedHx awuAx
хлиед excag twwg нәэсАх exnx n MRdeuxewdax 'etf KRaetfRx енах Хәда>к ntfeumeg exeuc ndeuxHueg
emAgdox weq ехеи b RUOUMX dexo "demaxH 'xatfx nexedex илиеэ xewdex еилх иенил xntfuAg exdRue uaxx
I ue eedog •uexxAx etfMRxewex exua RuAem xexdox кои ехиеәхо нлд 'hexdeg иехиед E xedMx
exdRdeg Aaeta ueudxawouHx сои 'xeda вне eue
иииоц Xjtg tagxuax axdeuhnx HRHIRUAJ dx« tag сэдехи waaetf лиепдниш tag -Ъәзекеиие ехэтэи exmeg
иеинәход 'euAg иеЬнехие илш лихнинех^е •неххлк илнэох еЬиу Keaedaxxa exuAx etf Хнэехлн
'нехие жеээем илхидех еМанех etfwexae xRieudem аэзе иеихАиим нА иеиАгп euedex xauxexed
нәххихэи ехнех иәход weq ^хаэехәнАн 'nexdRxA XAHHW axx-dag 'ewwg euaox иниДд аээс иид RA>
xnaeudam exmeg -ежих uamex URUB uadaxog exuAx аийәгА datex нлхе винах еэилхо< 'енхлмо еилх
oxdRxnxox иеинтха них r.deg хэох uaxeuxexed etf dnxA uadax exdnxoh uAm
булганлыктан, озак еллар буена кеше күзеннән
яшерен яткан алар. Хәтта җирле аучылар да
белмәгән аларны. Гейзерлар үзәнлеге бары тик
1941 елда гына мәгълүм була. Беренче тапкыр
аучылар да, туристлар да түгел, бәлки Кроноц
заповеднигы- ның фәнни хезмәткәре ача бу
үзәнлекне. Шуннан бирле ел саен бик күп
туристлар һәм галимнәр килә монда. Галимнәрне
гейзерларның ни эчен алай вакыт-вакыт су
фонтаны аттырып тору сәбәбе кызыксындырса,
туристларны гейзер фонтаннарының искиткеч
матурлыгы үзенә җәлеп итә. Гейзерлар үзәнлеге
фонтанлы эссе чишмәләр үзәнлеге генә түгел,
бәлки эссе күлләр һәм шифалы сазлыклар иле дә.
Бу үзәнлектә ике ярым-оч километр арада
егермеләп зур-зур гейзер бар. Аларның
һәркайсына исем дә бирелгән: Беренче, Кечкенә,
Зур, Биек, Энҗе, Өчле, Күрше һ. б. Менә шул
гейзерлар арасында уннарча шифалы сазлыклар,
җылы сулы күлләр һәм йозләрчә вак чишмәләр
бар. Алар барысы да сулый: газ, пар һәм эссе су
бөркеп торалар.
— Бу үзәнлектә төрле зурлыктагы ике меңгә якын
чыганак бар,— ди безне озатып йөрүче
экскурсовод Зоя Кузминична.
Өстенә яшел штурмовка, аякларына озын балтырлы резин итек кигән ул кыз һәр гейзерның
исемен һәм тарихын бик яхшы белә. Ул монда чын-чынлап тулы хокуклы хуҗа, монда аннан
башка беркая да бара алмыйсың. Әйтик, син бер дә исең
китмичә генә барган вакытта аяк астыңнан ялгыш читкә бассаң, югары температуралы сазлык
казанына батып калуың да биң мөмкин. Әйтәм
бит, Зоядан башка берни эшләп булмый монда.
— Бу гейзер шуңа «Беренче» дип аталган,—
дип сөйли безгә Зоя,— чөнки иң элек шушыны
тапканнар. Моннан чирек гасыр элек бу гейзер һәр
алты минут саен бик биеккә эссе су фонтаны атып
торган. Ә 1961 елда ул кинәт тынып калды һәм
аны бөтенләйгә туктады, ахры, дип уйлаганнар
иде. Әмма алай булмаган икән. Яп итәргә генә
тукталган икән ул. Әле моннан бер атна элек кенә
Беренче яңадан «уянды» һәм, күрәсез, әнә ничек
матур итеп фонтанлый башлады. Хәзер элеккедән
дә ешрак һәм биеккәрәк сиптерә ул!
Без үзәнлек буйлап югарыга таба менәбез.
Барган саен җир сулышы ачыграк сизелә.
Моидый хозур күренешне әйтеп- сөйләл
бетерерлек кенәме соң! Әле анда, әле монда
гейзер фонтаннары туктаусыз сиптереп тора. Яки
берьюлы төрле биеклектәге берничә фонтан
барлыкка килә. Әнә бездән уңдагы Кечкенә
исемле гейзерның
гына гейзер фонтаны бәреп чыгуы яисә,
фонтаны сүнүе булды, сул яктагы зур гей-
зер хәрәкәткә килде. Анысы сүнәргә әлсермәде, арырак тагын ике зур-зур су фонтаны бәреп
чыкты. Барысы да әкияттәге кебек монда. Без Зоя артыннан ипләп кенә атлый бирәбез, ә ян
якларыбызда сазлык казаннары кайнап ята. Балчык, кызыл төстәге гап-гади саз балчыгы, нәкъ
манный боткасы кебек кайный бит! Диаметры дурт- биш метр булган ул казаннардагы шул
балчыкны богыр-босыр кайнатыр өчен күпме көч кирәк икән! Ул казаннардагы балчык шундый
нык кайный, менә-менә ташып китәр * төсле тоела. Бар, шул казаннарның берсе янына барып
купыңны сузып кара! Казан нардан шактый ерактагы җиргә кулыңны куйсаң да, кулны
пешерерлек эссе бәреп 3 тора. Ә иелеп тыңласаң, аяк астындагы җирнең шаулап кайнап торуы
ишетелә. Менә 2 хәзер синнән берничә метрда гына аста яткан газ һәм су парлары кинәт нәкъ син
£ басып торган урында гына җирне бәрел чыгарлар да сине күккә, биеккә тотып атарлар -* төсле
тоела. Резин итекләребезиең табаннары шактый калын булса да. җир кызуы i аяк табаннарын
пешерә. Әгәр алай-болай шунда утырып торыр булсаң, авызыңдагы - су кайнап чыгарга мөмкин!
Җирнең үзәге кызган сыекча хәлендә булуына ышансам * да, моңарчы мин аны ничектер күз
алдына тәгаен ачык итеп китерә алмый идем Ә менә монда. Гейзерлар үзәнлегендә, чыннан да.
җир-анабызның йөрәге әле бик ~ кайнар икәнлеген үз күзебез белән күрдек!
— Балык булса, таба да. кастрюль дә кирәк түгел икән монда. — диде Галиәхмәт, п шаяртып.
— Куырып ашыйм дисәң, аяк астыңдагы җиргә, ә балык шулпасы кирәк бул- * са, әнә күлгә генә
саласың да пешерәсең!
— Балык нәрсә ул!—диде Зоя. аның сүзен куәтләп. — Балык кына түгел, аю ите х дә бик тиз
пешә монда. Әнә теге күлгә карагыз әле. Аның суы бертуктаусыз кайнап тора. Кышын да, җәен дә
эсселеге һаман бер — туксан сигез градус. Моннан ике ел элек, апрель аенда, бер бик көчле
бураннан соң шушы күл өстендә кар күпер? _ хасил булган. Күрәсең, кышкы йокысыннан яхшылап
айнып җитмәгән булгандыр инде. шул кар күпергә бер аю килеп кергән һәм күлгә җимерелеп төшкән
дә шундук ~ пешеп үлгән...
Без, мондагы күренешләргә хәйран калып, акрынлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. Менә без
хәзер тагын бер төркем гейзер янына килеп җиттек. Гейзерларның берсе аеруча күзгә бәрелеп тора.
Анысы башкалардан биегрәк тә. зуррак та. ничектер печән чүмәләсен хәтерләтә, һәм кинәт шул
чүмәләнең төрле җиреннән су сөзелел чыга башлады. Әмма бу хәл озакка бармады, гейзер шундук
тынып калды. Бу — гейзерның хәбәр бирүе. Тиздән су фонтанын аттыра башлаячак ул.
Фото һәм киноаппаратларыбызны әзерләп, нәрсә булыр икән дип көтә башлыйбыз. Без
гейзерга шулкадәр якын, хәтта аның суы. шаулап һәм кайнап, ничек итеп оскә күтәрелүенә кадәр
сизелеп-ишетелеп тора. Башта чүмәлә түбәсеннән парга төренгән эссе пычрак сызгырып бәреп
чыга, аннары берьюлы өч су фонтаны ата башлый. Фонтаннарның биеклеге һәркайсыныкы
кимендә егермешәр метр. Аннары тирә-якны сет шикелле ап-ак пар болыты каплап ала.
Биш, алты, җиде минут үтә. ә гейзер фонтаны һаман сиптерүен дәвам итә әле. Егерме елдан
артык, бер генә минутка да соңга калмыйча, шулай ике сәгать ярымнан ике сәгать ярымга
фонтанлап тора инде ул. Берьюлы оч фонтаннан сиптергәнгә күрә аӨчле» дип атаганнар аны. Әйе,
мондый эссе сулы табигын фонтаннары булса, теләсә кайсы шәһәр дә туристларның Мәккәсенә
әйләнер иде.
Әнә бездән сулда, тау битендә тагын бер гейзер. Бик матур конус формасындагы бу гейзерның
өсте тоз кристаллары белән капланган. Шул кристаллар, кояшта ялтырап. ничектер шикәрне
хәтерләтәләр. Шуңа «Шикәрле» гейзер дип йөртәләр икән ены. Бик актив бу гейзер: өч минуттан оч
минутка шактый зур фонтанын сиптереп тора.
Туристлар сукмагыннан еракта булмаса да. Шикәрлегә якын барырга ярамый, чөнки аның
янында гына фумора кыры бар. Ул кыр ярым сыек алсу-кызгылт үзле балчык белән капланган. Әнә
шул җиргә кызыксынып басып карап, аякларын пешерүчеләр дә була икән. Гейзерлар үзәнлегенә
килгән юлда бер группа туристлар очраттык без. Аларның берсе иптәшләренә тотынып, аксаклап
кына кайтып бара иде.
1 Җир астыннан чыккан эссе газларны беренче мәртәбә Италиядә Веэуәей вулканы аткан
урыннарда тикшерәләр. Андагы пыскып, ягьни төген чыгып торган җирләрне итальянча фумора
(тарту, төтәтү диген сүз) кырлары дип атаганнар,—Авгор.
Аягын шушы фумора баткаклыгында пешергән булган. Үз сүзле, артык белдекле булып кылану
беркайчан да яхшыга алып бармый шул!
Уйлап карасаң, таң калырлык бу гейзерлар. Әйтик, менә янәшә торучы ике гейзер. Шуларның
берсе суын егерме метр биеклеккә сиптерә, ә икенчесенең кече нибары еч-дүрт метрга гына җитә.
Кайбер гейзерлар дүртәр сәгать ял итәләр дә нибары бер минут, минут ярым гына «эшләп»
алалар, ә кайберләре, киресенчә, күп «эшли», ялны бик аз итә. Кайберләре салмак кына аттыра
башлый һәм шулай ук акрын гына туктый да. Ә кайберләре кинәт бәреп чыга һәм кинәт туктап та
кала. Үзләре кайчан тели, шул чакта атучы гейзерлар да бар монда. Әнә шул гадәтләре очен
аларны «Тотрыксыз» дип атаганнар. Тотрыксызлар белән янәшә үк билгеле бер вакыт үткәннән
соң гына сиптерүче гейзерлар да бар. Аларның режимы шундый тегел, кирәк икән — сәгатеңне
дереспәргә мамкин! Кыскасы, бер үк үзәнлектәге гейзерларның һәркайсының үз гадәте, үз холкы
бар. Алар һич тә бер-беренә ошамаган. Моның сере һәм сәбәпләре нәрсәдә соң! Бу мәсьәләдә
галимнәр эросында әлегә фикер берлеге юк. Һәр галим үзенчә фикер йертә, һәркайсы үзенчә
фараз итә.
Без хәзер үзәнлекнең иң матур җирендә — Икеле. Тотрыксыз. Энҗе, Беек һәм Горизонталь
исемле гейзерлар янында торабыз. Шуларның иң зурысы һәм иң матуры — Беек гейзеры.
Фонтанын аттырып тормаганда бетенләй күренми дә ул, ченки аның башкаларныкы кебек
кабарып торган конусы юк. Ләкин фонтанын аттыра башласа. аннан да матуры булмый инде.
Аның янында торганда табигать кечсн тагын да ныграк сизәсең. Фонтанын атарга әзерләнә
башлаганда Боек янына якын барырга һич тә ярамый. Ким дигәндә йөз метр читтә торырга кирәк.
Әмма шул йоз метрдан да бик яхшы күренә ул. Иң элек гейзер чокырындагы су шаулап кайнарга
тотына, аннары, эсселеккә түзә алмыйча, метр ярым-ике метрга сикергәлн башлый һәм, ниһаять,
кырык метр биеклектәге эссе су баганасы булып һавага күтәрелә. Ә ул баганадан чыккан пар
тагын да биегрәк— 150— 200 метр биеклеккә җитә. Башка фонтаннар Боек янында ботенләй
кечерәеп кала. Ике-өч минуттан, яңгыр кебек булып, вак кына тамчылар ява башлый, ә күктә
искиткеч матур салават күпере хасил була.
Баек аллә ни озак сиптерми, нибары ике минут чамасы гына «эшли». Әмма шул кыска гына
вакыт эчендә дә егерме биш тонна эссе су чыгарып ыргытырга өлгерә ул!
Бөек эшен бетергәч, аның янына якын ук килергә мөмкин. Хәзер ул дүрт сәгать ярым ял
итәчәк, яңадан фонтан аттырырга көч җыячак.
Менә без Беекнең чокыры янында. Аның тирәсендәге җир башка гейзерларныкы кебек түгел,
бәлки фонтан сиптергәндә җир астыннан чыккан тозлардан засил булган узеиә бертерле тоз-
ташлардан гыйбарәт. Ул тоз-ташларның кызыл, ак һәм сары тос- тагаләре дә бар һәм алар
ничектер роза чәчәкләрен хәтерләтәләр. Таш чәчәкләр! Гейзер «авызы» тирәсендә бии күп алар.
Беекнең грифоны, ягъни асызы шактый зур: буйга оч. иңе бер ярым, тирәнлеге оч метр чамасы.
Менә шул «авыздан* күкерт исе кушылган пар күтәрелеп тора. Гейзер яңадан су фонтаны аттыру
очен коч җыя хәзер. Еракта, кайдадыр җир астында, гүләгәч тавышлар ишетелә. Ул тавыш һаман
якыная, оскә күтәрелә бара һәм аяк астындагы җирне селкетә башлый. Аннары җир тетрәргә
тотына. Җир сулышы менә шушы инде. Хәзер монда торырга ярамый, тизрәк китәргә кирәк. Чоики
Беек тагын кырык метрлы хссо су фонтаны атачак!
Камчаткадан бик канәгать булып кайттык без һам быал тагын шунда барырга җыенып
торабыз. Ләкин бу юлы без Камчатканың башка җиренә — утлы сулышларын боркеп торучы
вулканнарны карарга барачакбыз.