Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИГЪТИБАР ҖИТМИ!


Сонгы елларда безнен вакытлы матбугатта да. китап нәшриятында да хикәяләр чыннан да
сирәгрәк басыла. Редакцияләр хикәя азлыктан зарланалар. Чәчмә жанрда язучыларыбыз мемкнн
кадәр зуррак күләмле әсәр язарга омтылалар: повесть, роман өстендә эшләүне артыграк күрәләр.
Ләкин бу. минемчә, хикәянен жанр буларак искерүе, ягъни анын заман стиленә жавап бирә алмый
башлавы турында сөйли торган хәл түгел әле. Чөнки безнен бүгенге чынбарлыкта хикәянен
актуальлеген киметерлек бернинди социаль һәм нжтимагый сәбәпләр юк. Киресенчә, һәр елы гына
түгел, һәр көне диярлек тарихи яңалыклар алып килә торган безнен заманда хикәя — әдәбият
арсеналындагы ин житез, иң уңайлы коралларның берсе. Аны язу өчен дә, басып чыгару өчен дә, уку
өчен дә күп вакыт кирәкми. Радио-телевидение аша тапшырырга яки туры- дан-туры сәхнәгә чыгып
укырга да бик кулай ул. Ә чын каләм остасы булган язучы бер-ике битлек кенә хикәядә дә кайбер
романнар аша әйтә алмаган зур фикерләрне әйтә, дөньяны шаулатырлык проблемалар күтәрә ала.
Монын классик үрнәкләрен без А. Чехов, О. Генри һәм башка күп кенә мәшһүр язучыларнын
ижатларында күрәбез.
Совет язучылары, шул жөмләдән үзебезнен татар язучылары арасында да сокланырлык
хикәяләр биргән авторлар азмыни? Татар әдәбиятында хикәя гомумән элек- электән бик хөрмәтле
урын алып килә. Фатих Әмирхан, Газиз Гобәйдуллин, Шәриф Камал хикәяләре — әдәбият
тарихыбызның нн гүзәл сәхифәләрен тәшкил итмиләрмени? Бүгенге әдәбиятыбызны Фатих Хөсни.
Ибраһим Гази. Әмирхан Еники хикәяләреннән башка күз алдыгызга китереп карагыз! Гариф Галнев,
мәрхүм Мнн Шабай, Рафаил Төхфәтуллин, Газиз Мөхәммәтшин, Габдрахман Минский, Аяз Гыйләжев
хикәяләренә күз йомып карагыз! һәм гомумән төп жанры ул булмаган башка бик күп язучылар һәм
әдәбиятка яна килүче яшьләр ижат иткән хикәяләрне искә алыйк. Хикәяләрдән башка әдәбият
дөньясын күз алдына китерәсе дә килми. Алардан башка әдәбият бакчабыз бөтенләй шәрәләнеп,
ялангачланып калыр иде. Кыскасы, хикәя жанрынын бүгенге көндә яшәргә һәм үсәргә хак ы булуы
һәркем өчен ачык хакыйкать. Мәсьәләнең бу ягы турында бәхәс кузгатырга урын да юк.
Сонгы елларда хикәяләр (сүз, әлбәттә, чын мәгънәсендә бу агамага лаек булган әйбәт хикәя
турында бара) азрак языла баш..аган икән, моның сәбәбе, минемчә, әдә- биятчыларыбызнын, шулай
ук редакцияләребезнен бу жанрга карата игътибарны йомшартуларында. Аеруча әдәби тәнкыйть
тарафыннан хикәягә игътибар житми. Газета- журналларыбызда, кнтап нәшриятларыбызда хикәяләр
азмы-күпме чыга тора. Яхшылары була аларның, начарлары була. Ләкин шуларның нн яхшысына, ни
начарына карат матбугатта тәнкыйть сүзе әйтелми. Үзенең идея әһәмияте, сәнгать көче белән кайбер
повесть яки романнарга торырлык хикәяләр була, дидек. Ә соң бездә аерым бер хикәягә әдәби анализ
ясаган тәнкыйть мәкаләсе яки һич югында рецензия чыкканы бармы? Юктыр, булса, күренер иде.
Узган елда бездә Ибраһим Газиның «Тургай картаямы икән?» дигән хдкәясе күп кенә мәкаләләрдә
телгә алынды. Чынлыкта, телгә алынуга гына түгел, бнк зур мактауга, хәтта әдәби анализга лаеклы
хикәя. Ләкин Ибраһимга 60 тулу уңае белән уздырылган юбилей чорына туры килмәсә, ул
хикәя турында да шундый җылы сүзләр әйтелгән булыр иде микән? Элегрәк шул ук Ибраһим Газиның
«Яшь ленинчы» газетасында «Ак сирень» дигән хикәясе чыккан иде. Анысы да бик матур хикәя иде.
Ләкин аны беркайда да телгә алучы булмады. Фатих Хөсни турында хикәя остасы дигән сүзне бик күп
ишетәбез Хаклы әйтелә. Ләкин анын кайсы хикәясенә, үзенә башка төгәлләнгән сәнгать әсәре итеп,
б әя бирелгәне бар?
Хикәяләр белән беррәттән повесть һәм романнар да язучы автор иҗаты турында сүз бара икән,
башлыча анын зур күләмле әсәрләре турында тулырак фикер әйтелә дә, хикәяләре турында гомуми
характерда гына берничә юл язу белән чикләнелә. Ф. Хвснн турында да шулай була, Р. Төхфәгуллин
турында да. Башкаларын әйткән дә юк.
Әдәбиятка яна килүче яшьләр тарафыннан языл1ан хикәяләргә дә тәнкыйть игътибары җитми.
Күптән түгел мин «Казан утлары» журналында Азат Ганиевнен «Янәшә» исемле хикәясен укыдым. Ул
миндә яхшы тәэсир калдырды. Бу яшь авторда хикәяче вчен иң кыйммәтле сыйфат булган кыскалык
бар, нечкә күзәтүчәнлек һәм идеяне ачуга твгәл хезмәт итә торган тормыш детальләрен дөрес сайлый
белү осталыгы бар. Ана әле тел байлыгы җитми. Шулай да, образлар теле белән ул укучы күнеленә
кирәкле настроенисне бирә ала. Бу кыска гына хикәядән без бүгенге чынбарлык өчен хас яшь кеше
образларын күрәбез. Алар барыннан да алек азат рухлы, интеллектуаль яктан бай дөньялы, һаман
алга —белемгә омтылучы, яшьләргә хас булганча гаять үткен хисле, ялкынлы характерлы кешеләр.
Аларда яшәү көче бөркелеп тора. Шунысы характерлы, хикәинен төп героинясы Зилә мәхәббәте
унышсызлыкка очрау хәсрәтеннән үзен- үзе үтерергә теләп, агу эчә. Ләкин тормыш, янәшәсендәге
иптәшләре ана үләргә бирмиләр. Зилә суга ташланып үлмәкче. Ләкин монда да тормыш җиңә.
Янәшәсендә аның рухи халәтен анлаган икенче кеше бар Бер-берсенең йөрәген, уй-тойгыларын яхшы
аңлаган кешеләр янәшә булганда, аларга берни дә куркыныч түгел. Унышсызлыкка очраган мәхәббәт
фаҗигасе дә җиңелә. Художник образы безнен әдәбият өчен яңа, дияр идем. Автор тарафыннан эчке
дөньясын тоеп язылган, ышандыра юрган образ. Ул үзенең янәшәсендәге Зиләме дөньяга янача
карарга өйрәтә. Сүз белән түгел, эше. хәрәкәтләре белән. Кыз үзенә күптән таныш булган урманны,
рәссам караган ноктадан карап, бөтенләй бүтәнчә күрә башлый—
Кыскасы, мондагы саран образларга яшерелгән фикерләрне, идея эчтәлеген шәрехли
башласаң, бик күп язаргн мөмкин булыр иде. Билгеле, яшь автор үзе боларның барын да уйлап та
бетермәгәндер Ләкин ул художник сизгерлеге белән тормышмын характерлы детальләрен дөрес тота
алган. Алвр җитмәгән урында, кирәк детальләрне үз фантазиясе белән тутырырга да курыкмаган.
Сәнгать рөхсәт итә торган дәрәҗәдә шдрглылыктан файдаланган Нәтиҗәдә әнә шундый үзенчәлекле,
сәнгатьне тойган кешенен игътибарын җәлеп игәрлек хикәя килеп чыккай.
Билгеле, аны шедевр дип булмый. Яшь автор язган, әле җитлекмәгән урыннары да булган бу
хикәягә бәлки озаклап тукталмаган да булыр идем Кайбер иптәшләрнең аны бөтенләй игътибарсыз
үткәрүләре белән килешәсем килми. Хәтта кайберәүләр аны башка җүнлерәк хикәя юклыктан аптырап
кына басылган әйбер, дип карыйлар икән. Алай гына да түгел, соныггнан беленде: бу хикәяне, идея
әһәмияте юк дип. яшь язучының җыентыгыннан бөтенләй сызып та ташлаганнар икән. Бу хәл мине
тагын да сагайта төшә. Хикәянен сыйфат дәрәжәсен билгели торган критерийларыбыз төгәл микән?
«Идея эчтәлеге», «сәнгать дөреслеге», «автор позициясе» кебек төшенчәләрне артык примитивлаш
гырып алламыйбызмы икән? Бер яктан хикәягә кытлык дип тавыш күтәргәндә, икенче яктан «Янәшә»
кебек хикәяләрне корзинга озату — бу әдәби иҗатка карага хуҗаларча эш итә белмәү түгелме?
Сәнгать әсәрләренә бәя биргәндә яхшыны яманнан аера белү бик җииел түгел. Монда әдәби
тәнкыйть ярдәме кирәк Димәк, хнкәя жанры бүген бездә беркадәр кыен хәл кичерә икән, монын җитди
сәбәпләреннән берсе әдәби тәнкыйтебезнең ана җитәрлек игътибар итмәвенә кайтып кала. Ьу сәбәп,
үз чиратында, редакцияләргә дә, хикәя язучыларның үзләренә дә кагыла. Хикәя турында,
тәнкыйтьчеләрне төп трибунага бастырып, алар янына язучыларның үзләрен һәм укучылар акгивын
да чакырып, матбугат битләрендә бик җитди сөйләшәсе бар безгә.
Юк. хикәя корый юрган жанр түгел ул!