Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


ЧЕХОСЛОВАКИЯ КУЛЬТУРАСЫ
КӨННӘРЕ
Июнь башларында Казан халкының игътибар
үзәгендә Чехословакия культурасы көннәре булды.
Ул 31 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет театры бинасында ачылды.
Казанга дөньяга танылган Прага оркестры, Ян
Озабала җитәкчелегендәге атаклы Братислава
курчак театры, Густав Бром җитәкчелегендә популяр
эстрада оркестры килде. Казандылар Гелена
Блегарова, Милан Герногоус, Алена Гавличкова һәм
Антонин Бартош чыгышларын яратып карадылар.
Милан Бауэр һәм Михаил Карпн тамашачыларны
кызыклы соната кичәләре белән таныштырдылар
Шул көннәрдә Казанда Чехословакия
фильмнары фестивале башланды. Шәһәрнең китап
кибетләрендә Чехословакия китаплары
күргәзмәләре, Татарстан дәүләт музеенда
Чехословакия турында фото-күр- гәзмә, ә нәфис
сәнгать музеенда Словакиянең художество
промыселлары күргәзмәсе ачылды.
Кунаклар Казан дәүләт консерваториясенең
актлар залында. В. И. Качалов исемендәге Зур
драма театрында. Спорт сараенда. Офицерлар
йортында. Ленин исемендәге, Урицкий исемендәге
культура сарайларында һ. б. урыннарда чыгышлар
ясадылар.
Мәскәүдә. Волгоградта. Горькннда һәм Казанда
үткәрелгән Чехословакия культурасы көннәре ике ил
арасындагы дуслыкның ныгуына зур өлеш кертәләр.
БАТЫРГА ҺӘЙКӘЛ
Татарстанда легендар шагыйрь Муса Җәлил
исемен йөрткән шәһәр бар Күптән түгел генә шәһәр
халкы Муса Җәлилгә куелган һәйкәлне ачу
тантанасында катнашты. Шагыйрьләрдән Хәсән
Гуфан. Саҗидә Сөләйманова. Гамил Афзал
шагыйрьнең һәйкәле янында шигырьләр укыдылар,
шәһәр халкы, пионерлар чәчәкләр салдылар.
ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК
Татар әдәбияты фәнен үстерүдә һәм фәнни
кадрлар хәзерләүгә куйган зур хез мәтләрен искә
алып, Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумы Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан
дәу.ит университетының татар әдәбияты кафедрасы
мөдире профессор Ха.ип ага Госманга Тагар 158
станның атказанган фән эшле к л е с е дигән
мактаулы исем бирде.
Аңа каләмдәш дуслары, журнал редакциясе
һәм куп санлы авторлар, бу зур шатлыкны
уртаклашып, тагын да зур уңышлар телиләр.
ОЧРАШУЛАР
Бөек рус шагыйре А. С. Пушкин истәлегенә
багышлап поэзия көне үткәрү илебезнең матур бер
традициясенә әйләнде. Быел Бөтенсоюз поэзия
көнендә Татарстан язучылары исеменнән шагыйрь
Нәби Дәүлн катнашты. Ул Михайловское авылында,
Ленинградның культура сараенда, Псков театрында.
Остров шәһәрендә. Мәскәүлең Чайковский залында
чыгышлар ясады.
Нәби Дәүлн сәяхәткә чыкканда үзе белән
Татарстан туфрагын алып барган иде Ул аны
Пушкин каберенә салган һәм кайтканда аның
кабереннән дә бер уч туфрак алып кайткан.
14 июньдә әдипләр Тукай каберенә килделәр.
Бу ике бөек шагыйрьнең кабер туфракларын бер-
берсенә куштылар. Шагыйрьләр Пушкинга. Тукайга,
халыклар дуслыгына багышланган шигырьләрен
укыдылар.
* • •
Башкортстан язучылар союзының VI нчы
съездында катнашу өчен Уфага язучылардан Хәсән
Туфан. Гариф Гобәй. Ләбибә Ихсанова һәм
Журналистлар союзыннан Асия Гынниятуллнналар
бардылар. Съездда Хәсән Туфан котлау рече белән
чыкты.
Татарстанның Лениногорск районында татар
әдәбияты атналыгы булып үтте. Шагыйрьләрдән
Зәки Нури, Гамил Афзал, Равил Файзуллин. Мәрзия
Фәйзуллнна, прозаиклардан Аяз Гынләҗев, Атилла
Расих һәм Туфан Мнңнуллиннар күп санлы
нефтьчеләр, колхозчылар, укучы баталар белән
очраштылар.
Тагар әдәбияты атналыгы Киров өлкәсенең
Ма.тмыж районында да булды. Язучылардан
Габдрахман Минский. Фатих Хөсни. Шәүкәт Галиев.
Әмирхан Еники, Мостафа Ногман, Самат Шакирлар
тугандаш өлкә хезмәт ияләрең татар әдәбия-
тындагы яңалыклар белән таныштырдылар, үз
әсәрләрен укыдылар.
Тәтеш һәм Буа районнарында күренекле чуваш
халык педагогы һәм мәгърифәтчесе, Ульяңоадар
семьясының якын дусты Иван
Яковлевич Яковлевнын тууына 120 ел тулуга
багышланган әдәбият һәм сәнгать атналыгы булды.
Атналык Тәтеш педагогия училищесында зур
әдәби-муэыкаль кичә белән ачылды. Кич.ие кыскача
кереш сүз белән КПССнын район комитеты
секретаре X. Жәгъфәров ачты. Чувашстан язучылар
союзы идарәсе председателе, филология фәннәре
кандидаты Н. С. Дедушкин бүгенге чуваш әдәбияты
һәм сәнгате турында сейләде.
Атналыкта чуваш язхчыларыннан Александр
Алга. Петр Петеркки. Василий Краснов (Аслы),
Владимир Ухли, Александр Калган, Георгий Ефимов,
Василий Давыдов, Иокнм Максимов Кошкииский,
филология галимнәре һәм сәнгать осталары
чыгышлар ясадылар.
Бу очрашуларга Татарстан язучыларын- нан
Малик Хәмитов һәм Хәсән Сарьян катнашты.
Башкортстан республикасының Чакмагы ш
районында шул районда туып үскән күренекле
кешеләр белән очрашулар уздырылды. Аида
әдипләр, сәнгать эшлеклеләре, фән белгечләре,
дәүләт эшлеклеләре. рев > люиня ветераннары,
Совеглар Союзы геройлары, Социалистик Хезмәт
геройлары һ. б. күренекле кешеләр катнашты
Чакчагыш SafiOHbiH4a туган татар шагыйре
Галимжан 'атыйп һәм Ф. Мансуров ән« шул танта-
нада катнаштылар.
Узган елдан бирле Татарстан язучылар союзы
каршында әдәбиятны пропагандалау бюросы эшләп
килә. Татарстан язучылары Һәм сәнгать осталары,
татар әдәбияты һәм сәнгате «лкәсендәге якалыклар,
анык үсеш традицияләре белән таныштырып барх
бурычын үз «стена алган бу бюро республикабызны»
тярле шәһәрләрендә, авылларында,
промышленность предприятиеләрендә хезмәт
ияләренең, язучылар һәм сәнгать оста тары белән
очрашуларын оештырды
Июнь аенда менә нинди очрашулар булды:
Маслим районында:
Шагыйрьләрдән Илдар Юзеев. Марс Швбаев,
композитор Мирсәет Яруллин, җырчылардан Хәдичә
Гыйниятова һәм Сәлим Хая шевлардан торган
бригада чыгыш ясады.
Нижнекамск районында:
Габдрахмнн Минский. Галшат Зәйнаше- ва,
танылган жырчы Әлфия Афэалова, яшь шагыйрь
Менмп Шәймехәмметовлар күңелле очрашулар
үткәрделәр.
Балтач районына:
Шагыйрь Самат Шакир, композитор Заһид
Хабибул ли н, нәфис сүз остасы Рафаэль Iилиевлар
барды
Днбьяз районында:
Драматург Риза Ишморат, шагыйрь Рәшит
Гәрәй, композитор Әнвәр Блкнров, яшь язучы
Габдулла Шәрәфиеалар бригадасы колхозчылар.
укучылар һәм укытучылар белән очраштылар
Язучы Мәжнт Рафиков һәм Кави Латыйпов
Горький тимер юлчыларыкын Казан бүлеге
оештырган агитвагонда Арча — Шәмәрдәи —
Вятские-Поляны маршруты белән йерделәр. Алар
тимер юл эшчеләрен татар әдәбиятының бүгенге
кәне белән таныштырдылар, әсәрләреннән «зек-
ләр укыдылар.
Язучыларның Тукай клубында укытучы* лармын
белемен кү:тәрү институты оештырган курсларга
килгән татар теле укытучылары, мәктәп
директорлары белән әдипләр очрашты. Бх кичәдә
Нәкый Исәнбәт. Мирсәй Әмир. Фатих Хеснн,
Әмирхан Еники, филология фәннәре кандидаты
Хәмит Ярый, шагыйрьләрдән Хәсән Туфан. Сибгат
Хәким, Нәби Дәү ли. язучы Атилла Расих, бг a iap
язучылары Гариф Гобәй һәм Ләбибә Икса- нова,
язучы Самаг Шакир үзләренең әдәбият турындагы
фикерләре белән уртаклаштылар, соигы
вакытларда язган әсәрләре, ижат планнары белән
таныштырдылар. РСФСРның татар мәктәпләреннән
килгән укытучылар язучыларны зур кызыксыну
белән тыңладылар, соңыннан күп кенә сораулар
бирделәр
Язучы Малик Хәмнтов Мамадыш районында
булып кайтты. Район хезмәт ияләренә ул бүгенге
татар әдәбияты һәм «Казан утлары* журналында
басылган әсәрләр турында сейләде
Район газетасы редакциясе каршындагы «Яшь
авазлар клубы *нын чираттагы утырышында яшь
һәм башлап язучылар белән әңгәмә үткәрелде.
ЯНА СЕКТОР АЧЫЛДЫ
Г Ибраһимов исехтидәге тел. әдәбият һәм тари х
институты составында яка сектор — сәнгать секторы
оештырылды.
Ана татар театры тарихы, халык музыкасы һәм
халык сыюы сәнгатен фәнни тикшерү бурычлары
ймләтелде. Институт- иың гыйльми советы сектор
мвднре итеп филология фәннәре кандидаты, язучы
Баян Гыйззәтне сайлады.
ГОРЬКИЙ МУЗЕЕНДА ЯҢА БҮЛЕКЛӘР
Шушы квннәрдә Казандагы Горький музеенда
нке яна бүлек ачылды. Берсе пролетар язучысының
якын дусты, атаклы жырчы Федор Иванович
Шаляпинга багышланган. э икенчесе «Горький һәм
татар әдәбияты* дни атала Ф. И. Шаляпинга
багышланган бүлекне ачу тантанасында катнашу
«чей Мааиүдәп атаклы жырчы- ның кызы Ирина
Феюрома Шаляпина килгән ите. Ул бирегә жыелган
әдипләргә, укучы базаларга, эшчеләргә һәм
хезмәткәрләргә Фсэор Иммамгам! Кланда үтаэр- гәи
ба.и.тык елларыннан. Алексей Макси- моМч бе.им
очрашып, дуслашу вакытларымнан бңң ңүп
истәлекләр евАләае Соңыннан ул Шаляпинның
шәхси әйберләре бел >н таныштырды, аларның
һәрквйсынмх тарихын сейләде Биредә Федор
Иавновнчнип гомере буе уйнаган рояле, ноталары,
кон
церт программалары, концертларда алган мактау
венокларының тасмалары, җырчының киеп йөргән
кнемнәре. тростлары, чәй сервизлары,
урындыклары һ. б. кыйммәтле экспонатлар бар.
«Татар әдәбияты һәм Горький» дигән бүлектә
заманында Максим Горький белән очрашкан, аның
белән хатлар алышкан, аның әсәрләрен тәрҗемә
иткән, бөек әдиптән язарга өйрәнгән татар
язучыларынын фоторәсемнәре, китаплары,
аларның Максим Горький турында әйткән сүзләре
урнаштырылган щитлар куелган.
Бу ике бүлек музейга килүчеләр тарафыннан зур
кызыксыну белән карала.
ХЕЗМӘТКӘ ХӨРМӘТ
Татар совет театры сәнгатенә зур өлеш керткән
режиссер Гомәр Исмәгыйловка 60 яшь тулып узды.
Утызынчы елларда Татар академия театрында ул
сәхнәгә кунган «Томан арты» (Ш. Камал), «Чаткы-
лар» (Т. Гыйззәт), «Галиябану» (М. Фәйзи) һәм
аеруча «Ташкыннар» (Т. Гыйззәт) спектакльләре
режиссерның нжат диапазоны киңлеге һәм аның
таланты турында сөйлиләр. Г. Исмәгыйлов үзенең
иҗаты белән үзбәк һәм Кырым татарлары театр-
ларының үсешенә зур өлеш кертте. Журнал
редколлегиясе Гомәр ага Исмәгыйловка озын гомер
һәм тагы да зур иҗат шатлыклары теләп кала.
КОЛХОЗЛАРДА СИМФОНИК
КОНЦЕРТЛАР
Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры СССР
халык артисты, дирижер Натан Рахлин
җитәкчелегендә республикабызның нефть
районнарына гастрольгә чыкты. Аның
программасында Чайковский- ның икенче симфония
финалы, Бетховенның «Эгмонт» увертюрасы,
Листның икенче венгер рапсодиясе һәм
Чайковскийның итальян каприччиосы һәм тагар
композиторларының әсәрләре бар иде.
Симфоник оркестр Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә.
Лениногорск һәм Нижнекамск районнарында
нефтьчеләр, колхозчылар алдында чыгыш ясады.
Районара симфоник оркестр белән очрашу һәм
иҗади сөйләшүләр үткәрде.
КОНКУРСТА ЖИҢДЕ
Мәскәүдә курчак театрларының Бөтен- россия
ярышына йомгаклау туры узды. Курчакчылар
форумына Союзның барлык курчак театрларыннан
директорлар, баш режиссерлар, художниклар
җыелган иде. Социалистик илләрдән кунаклар килүе
дә бу тантаналарны арттырды. Казан курчак театры
режиссер И. М. Москалев куйган «Әбугалиснна» һәм
«Бер. ике. өч, дүрт, биш» спектакльләре өчен 11
дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
МУЗЫКА МӘКТӘБЕНӘ 25 ЕЛ
Зеленодольск шәһәрендә музыка мәктәбе
ачылуга 25 ел тулды. Ул 1943 елның утлы сугыш
көннәрендә эшли башлаган иде. Хәзер анда 400
бала фортепьяно, скрипка, виолончель, баян,
домбра, кларнет* классларында укыйлар. Талантлы
укучыларга соңыннан илебезнең барлык өлкә-
ләрендә дә югары музыка белеме алырга
мөмкинлекләр тудырылган.
ӘЛИШЕР НӘВОИГА БАГЫШЛАНГАН
УТЫРЫШ
Шушы елның 10 июнендә СССР Фәннәр
академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият
һәм тарих институтының киңәйтелгән гыйльми
советы утырышы булды. Ул үзбәк халкынын бөек
шагыйре, акыл иясе һәм җәмәгать эшлеклесе
Әлишер Нәвоиның тууына 525 ел тулуга
багышланды. Утырышта институтның өлкән гыйльми
сотруднигы. филология фәннәре кандидаты Ш. Ш.
Абилов «Әлишер Нәвои һәм татар совет әдәбияты»
дигән темага доклад ясады. Конференц-залда Ә.
Нәвои әсәрләреннән зур күргәзмә оештырылган нде.
ДИССЕРТАЦИЯЛӘР ЯКЛАНДЫ
Казан университетының тарих һәм филология
фәннәре буенча гыйльми дәрәҗәләр бирү
советында тәнкыйтьче һәм фән эшлеклесе Гали
Халит «Татар әдәбиятында иҗат методларының
проблемалары» дигән темага докторлык
диссертациясе яклады.
Оппонентлардан филология фәннәре
докторлары профессор Кирәй Мәргән, профессор
Хатип Госман, профессор Н. А. Гу- ляевләр бу
хезмәткә югары бәя бирделәр.
6 июньдә Казан университетының гыйльми
советында тел, әдәбият һәм тарих институтының
фәнни хезмәткәре Ф. Ур.ман- чеев һәм Алабуга
педагогия институты проректоры Т. Галиуллин
диссертация якладылар. Беренче диссертация
татар совет халык иҗатындагы төп жанрларның
үсеш юлларын тикшерүтә багышланган иде. Икенче
диссертациянең темасы — «Хәзерге татар поэзиясе
Һәм халык иҗаты». Рәсми оппонентлар һәм фикер
алышуларда катнашучылар— университет
профессоры X. Госман, СССР Фәннәр
академиясенең Баш- кортстан филиалы өлкән
фәнни хезмәткәре С. Галип, филология фәннәре
кандидаты А. Яхин, тел, әдәбият һәм тарих
институтының өлкән фәнни хезмәткәре II. Надиров һ.
б. — диссертацияләрнең актуаль темаларга һәм
фәнни яктан тирән итеп язылуларын билгеләп
үттеләр.
7 июньдә тел, әдәбият һәм тарих инсти-
тутының фәнни хезмәткәре Ф Әхметова Казан
дәүләт педагогия институтының гыйльми советында
«Фольклор һәм хә. ерге тагар прозасы» дигән темага
диссертация яклады. Профессор М. Гайнуллин,
филология фәннәре кандидатлары М. Жәләлиева,
С. Галин аның хезмәтенә югары бәя бирделәр.
һәр ике гыйльми совет яшь фольклорчыларга
филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми
дәрәҗә бирү турында бер- тавыштан карар кабул
итте.