Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ДӨНЬЯСЫ


Куен дәфтәреннән
Аныңча
Урам чатындагы милиционер машиналарга юл күрсәтеп тора. Бала:
— Светофор абый,—ди.
Алдан күрүче
Кызчык әбисенен күзлегенә кызыга. Әтисеннән сорый:
— Мин әби булгач, миңа күзлек алып бирерсеңме?
Кар төягән машиналар бара.
— Әти, карны кая илтәләр?
— Шәһәр читенә, кызым.
— Анда кар юкмыни?
Кышкы салкында
Аяк атлаган саен кар шыгыр-шыгыр килеп кала. Бала йөгереп бара да:
— Итек кәбестә ашый!—ди.
Тәрбияле малай
Кунаклар барында өстәл янына килми. Бер мәлне өстәл астыннан кәгазь кисәге
суза. Әтисе алып укый:
«Әти! Колбаса бир әле, 3 кисәк. Үземә, апага, күрше кызына».
Кызыксыну
Киреләнә башлагач ана баласын өркетмәкче:
— Кара аны, колагыңны борам бит!
— Кайсысын?
Машинада
— Утыр, улым, урын бар бит.
— Утырмыйм. Җәяү генә басып барасым килә!
Төшенгән
Балага дөяләр турында диафильм күрсәтәләр. Иртәгесен ул:
— Тагын дөяфильм карыйсым килә!—ди.
Күрмәкче
Балалар уйный. Кондукторсыз трамвайда кайткан кыз:
— Мин — трамвайсыз кондуктор, әйдәгез! —дип ияртеп китә.
Тәртипле бозау
Ишек алдында чирәм чемченеп кызыл бозау йөри. Бер малай дүрт аякланып
каршысына килә дә: «му-му-у> дип мөгри — бозаулар телендә сөйләшкән итә. Бозау
башын күтәреп, чәйнәвеннән туктап гаҗәпләнеп тора. Әмма җавап бирми. Ашаганда
сөйләштермә!
— Рәшит, исемең ничек?
— Әйтмим!
Наяв
— Сеңелем, сиңа ничә яшь?
— Сигез туларга ун минут, абый!
Жәлли
Шәһәрдән кайткан кыз:
— Мин бу сөтне ашамыйм, сыерны авырттырып савып аласыз . Миңа кибет
сөте бирегез! —ди.
Унынчысы...
Ана балаларын шелтәли:
— Рәт чыкмас инде сездән. Булмас, булмас’
— Алай димә, әни. сипа Алтын медаль алып бирдем бит әле!
Моны герой ананың унынчы баласы әйтә..
ю.