УКУЧЫЛАР СҮЗЕ
Журналыбызның бу елгы 1—2 саннарында Эдуард Касыймовцыц •Бир кулыңны,
дустым!» исемле повесте басылып чыккач, редакциям укучылардан бик куп хатлар
килде. Хат авторлары Э Касыймоеның бу әсәрен укыганнан соң туган фикерләрен
язып җибәргәннәр Төрле өлкәләрдә яшәүче һәм төрле эшләрдә эшләүче хат
авторларының бу әсәрдәге персонажларга мөнәсәбәтләре дә төрлечә. Әмма ул
хатларның барысы өчен уртак булган фикер дә ачык күренә хат язучылар һәммәсе
дә диярлек әсәрне нигездә яратып кабул иткәннәр һәм аның мөһим теманы
күтәрүен искәртеп киткәннәр Әсәрдәге теге яки бу персоножның эшенә,
характерына бәйле рәвештә авторга сорау биреп язылган хатлар да байтак.
Алдагы саннарның берсендә аларга автор үзе җавап бирергә әзерләнә. Ә бу санда
без ул хат-, ларның берсен укучыларга тәкъдим итәбез.
Әлбинә кулын бирерме?
Эдуард Касыймов үзенең «Бир кулыңны, дустым!» повестенда меһим проблемалар күтәрә,
тормышка яңа аяк басып килүче яшьләр арасында мәхәббәт, әхлак, хезмәт мәсьәләләрен сурәтли.
Авылга эшкә килүче укытучылар тормышын күрсәтү бик урынлы. Ченки югары белем алган Әлбинә,
Гөлсинә кебек чибәр кызлар яки шәһәрдә калырга тырыша, яисә район үзәген сайлый. Шунда җитәр-
җитмәс нагрузка белән «ябышып» калырга ниятли. Сәбәпләр таба, яклаучылар эзли. Ә ерак
авылларның мәктәпләре югары белемле кешеләргә мохтаҗ. «Бир кулыңны, дустым!» повестеның
геройлары авылга килеп эшкә чумалар. Эш тә җиңел түгеп, дәреслекләр, кирәкле әсбаплар җитешми,
кайбер дәресләрне «җан көекләре» укыткан, балалар да төрле авылдан йөреп укыйлар. Бик авыр
мәсьәлә ул, һәм автор да аны дөрес чагылдырган.
Инде мәхәббәт темасына килик. Әсәрдә бу мәсьәләгә карата дистәгә якын кешенең карашы
чагылдырыла. Аларның берсен дә яшь-җилкенчәк диеп булмый инде. Акыл утырткан, югары белем
алган кешеләр. Ә Борис белән Светлана мәхәббәтләренең тәүге җимешләрен көтәләр. Роберт белән
Әлбинә мәхәббәткә бик җаваплы карыйлар, ә Гөлсинә белән Әхсән аңа бик өстән карыйлар. Вильдан
да бу өлкәдә үз кыйбласын тапмаган, Котдус җимертеп дөнья көтәргә тотынмакчы. Шунысы ачык:
бу мәсьәләгә һәркемнең үз бизмәне бар. Шуңа әсәр кызыклы да. Кара, укучы, чагыштыр, гыйбарәт
ал һәм ошаганын сайла. Ә инде Әхсән белән Әлбинәнең мәхәббәтләре фаҗигале булуы повестьның
бәясен тагын да күтәрә сыман.
Тормышта очрый торган табигый күренеш бу. Безне капчыкта яшереп булмаган кебек,
тормыштагы чатаклыкларны да күрсәтмичә булмый инде. Һәм автор аны ташка басып чыгару белән
дә чикләнми. Автор бе_н шагыйребезнең кызларга әйткән кисәтүле сүзләрен алар йөргән
сукмакларга, кыя битләренә, хәтта өй эченә язып кую ягында. Бәлки, шулай кирәктер дә, ченки «Бер
ялгыш адымы аркасында никадәр кыз бала, бөтен гомеренә төзәлмәслек җәрәхәт алып, язмышын
фаҗигале юлга сала».
Бер караганда Әлбинәнең эчкерсез мәхәббәтенә сокланып бетә алмыйсың. Яхшы тәрбия алып
үскән, басынкы, әйбәт студент. Менә дигән тәрбияче булу өстенә, мәхәббәткә дә җитди карый. Автор
аны шулай итеп күрсәтергә тырыша. Әмма әсәрне укыган саен, аңа карата шик арта. Әхсән әйткәнчә,
чынлап та ул фәрештә түгел бит. Үз ихтыяры белән «Әлбинә утравына» барып, бер шешә кызыл
аракыга
яшьлеген корбан итүче 23—24 яшьләрдәге кыз бит ул. һәм шул маҗараның нәтиҗәсе үзен сиздерә
башлагач кына, еэгәләнә-бәргәләнә башлавы фаҗига түгел, мәзәк тесен ала. Аның җилбәзәк чоры
артта калган, уңны сулдан аера алырлык югары белемле тәрбияче инде ул. һич к енә дә аның мескен
хәлен аңлыйсы, кайгысын уртаклашасы килми. Ә менә мәхәббәткә җиңел караган Гәлсинә һаман саф
(үзе яхшы иптәш тә очраткан]. Әлбинәнең авыр хәлен ишеткәч, ул коелып тешә, борчыла, дусты ечен
теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер. Безнеңчә, менә кемиәи елге алырга кирәк! Язучы Гелсинәне
дуслык, мәхәббәт мәсьәләсенә никадәр җиңел, естән карап, җил кайдан иссә, шул якка башын
сыгарга әзер торган итеп расларга тырышса да, аның инсафлылыгы, шәфкатьлелеге, рухи ныклыгы
е скә калкып чыга.
Башта без Әхсәнне иптәшләре белән тиң күрәбез. Тик атлет гәүдәле булуы һәм спорт яратуы
белән генә ул башка иптәшләреннән аерылып тора. Аның бетен әшәкелеге ике якның да ризалыгы
белән эшләнгән теге фаҗигадән соң ачыла. Шул кеннәи соң Әлбинә тагын яхшыра, булдыклы кешегә
әверелә бара. Ә Әхсән, киресенчә, үҗәтләнә, мин-минлеккә бирелә, рухи яктан таркала. Әллә аны
элек дуслары йетәнләп тотканмы! Әллә биш ел буена Роберт та. Борис та Әхсәннең бер кимчелеген
дә күрмичә, аерылып бер-ике аи торгач кына аның кем булуына тошеиәләрме! һәрнәрсәгә җитди
караучы Робертка бергә укыган иптәшенең тискәре сыйфатлары элек тә билгеле булырга тиеш иде
бит. Үзе яратып иоргән Әлбинә язмышы эчен алдан ук ул борчылырга, Әхсәнгә бу хакта әйтергә, һич
югында сак булырга кушып, Әлбннәне кисәтергә кирәк иде аңа. Ә ул шундый фаҗигане кетеп,
Әлбинәнең кулын сорарга чиратта торган кеше сыман. Мескен хәлгә тәшкән Әлбинәнең кулы нигә
кирәк икән Робертка! Мәхәббәт хакынамы, аның яманатын яшереп калдыру эченме! Тик боларның
берсенә дә ышанасы килми. Туачак балага ул гомер буе ялган ата, Әлбинәгә ялган ир була алмый.
Кайчан да бу хәл фаш булачак. Үзенең тотанаксыз- лыгы аркасында мәсхәрәгә калып, бала кетнән
теләсә нинди кызның кулын кетеп торган Роберт кебек егетләр тормышта, белмим, буламы икән! Ә
менә була икән шул. Хәтта икәү. Әлбинәнең бер ягында Рабига җиңги —үзенең улына аны килен
итмәкче. Икенче янга бар яктан сыналган, яхшы Роберт аның кулын сорый Ә Әлбинә аны яратамы
соң! Яки «беткән башын» түбән иеп. аның тәкъдимен кабуп итәрме! Ләкин Голсииә бит әнә ни ди.
«Берәүләр ким-хур булудан качып, ашык-пошык кияү табарга омтыла. Табалар да. Кем очраса, шуңа
ябышалар... Әмма яратмый- нитми чыккан кеше белән гомер итүе тагы... ди. Ләкин Әлбинә ечен
тормышның тагын бер куркыныч ягы бар. Ул, .намусын» югалтмас ечен (кеше-фәлән сизгәнче), кемгә
булса да кияүгә чыгып калырга тиеш. Ченки уп «укытучы шул. Укытучы бул- маса. бер хәл иде»
Мәхәббәткә җитди караш һәм намусны саклау шулай була микәнни! Кыскасы, кешеләрнең дә —
берәүләрең ак кына дип, икенчеләрен кара гына ител күрмәсәк иде. Ә бу әсәрдә шул нык сизелә.
Әлбинә г.жаһсыз асыл зат итеп, Әхсән үзе күтәрә алмаслык әшәкелекләр иясе итеп бирелгән
Ш. ШӘЯХМӘТОВ.
Башнортстан АССР,
Сторлебаш авылы.