Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ ДУЛКЫННАРЫ


Мнн кайчандыр элеваторына Икмәк ташып йөргән станса... Тнк узышлый юлым төште шунда. Их, дим. берәр дус та очраса?! Базарына кердем. Юраганым Юш килсә дә булмас болай ук: Курәм, бергә олау йөргән дустым Мине танып, килә елмаеп.
— Камил абый! —
Күзенә яшьләр тулды, Ә чәчләрен ап-ак бәс сарган. Мнн фронтка аны озаткан идем Менә шушы шаулы вокзалдан. Шуннан бирле... Ул өенә кыстый.
Бардык, йорты — яна бураткан. Семьясы да ялга киткән икән. — Бу бит инде ожмах ир-атка!
Искә алдык бөтен үткәннәрне. Нинди рәхәт шулай Утыруы төннәр буена.
Беркемгә дә отчет бирәсе юк, Беркем кысмый, иркен уена. Бәрчемнен бар иле белән бергә Кичергән зур ачы язмышы, һәм бар фәкать үзе генә белгән Кан-яшьләрен койган сагышы. Ипидән сүз китте.
Камил абый
Ипи телеме тотып: — Могжиза!. — Диде житди. — Серен кемнәр белә Бу ипинен! Ә мин мен риза Яшәвемнән! Ипи генә булсын.
Бер авырлык жанга көч түгел Ипекәйсез — кеше нәрсә сон ул?! — Шуны күрдем.
Әй ачыта һаман бу күнел!.. — Абый тынды. Ул азга да риза. Сугышларда күпне кичергән. Ә әсирлек ииде түбәнлекнен Бар ачысын ана эчергән.
— Ипи төшкә кереп.
Бик газаплый иде. Арада Бер егет бар иде. Искә төшсә. Якты көнем карангылана.
Исеме Әсгать иде. кушаматы Нәрсәгәдер инде «пәйгамбәр». Ул бәетләр гел чыгара иде. Әллә шуна исем биргәннәр. Тиф эләккәч, барысы куркып, мине Язмышыма ташлап качканнар.
Тик бу калган, хәтта сөенеп куйдым Анга килеп, күзем ачканда.
Азыкны ул мина сугышып тапкан. Безне фашист шулай бит тота: Читлектә1е ерткычларга гүя Койма аша сөяк ыргыта.
Фашист шулай тәжрибәсен ясый Безнен тормыш, безнен жан белән... Бер профессор килеп, бер әсирне Өшеткән, ди. салкын ваннада.
Ә берсенә тиф вакцины биргән, Кох-банилла — икенчесенә...
Моны безгә бер чех чиште. У.» сер Әверелде нәфрәт көченә...
Шулай итеп фашист кешелекне Ватып торды, жанны жимереп. Фәкать Әсгать аркасында гына Өзелмичә калган гомерем. Бик башкисәр, үткен егет иде. Азапланды һаман таярга.
Абзый, башлар әрәм югала, дип Бик өзелә иде кай ара.
Эчтә янган үч тә рәнҗү генә, Өмет, пыскып, бара кимүгә. Ачлык бетне физик яктан бетерә. Бет куелган әкрен үлемгә. Әсгать инде белми нишләргә дә, Бер тиз үлем эзли шикелле. Рухи үлем аны алалматан. Ул яшисе кнлеп җилкенде. Әллә инде чиккә җитеп бара? Шешенеп.
Салынып төшкән күз кабаклары. Буранкадай эчкә баткан Ач янаклары.
Юк әле. ул көч җуймаган икән, Беләгеннән тоткач шаярып.
Тойдым. Ләкин ул бнк моңсу иде, һәм ашыккан кебек каядыр, Бирде мина бнк өметсез генә Әнисенә язган хатларын:
— Юләрләнмә! - димгн, үзен-үзе Үтерер дип калмый котларым Кулын селти. Китте. Мин дә чыгып Җылынып тора идем кояшта.
Курам, лагерь капкасыннан немец Папка гогып атлый бу якка. Якынайды, тере мәетләрдән Хасынл итеп тере коридор Без тезелдек ике яклап Фриц Эттәй ырлый, үзе шундый зур. Ләкин кинәт... аяк чалдылармы. Ул сөртенеп, алга бөгелде һәм дынк итеп җиргә барып төште. Бар әсирләр шунда өерелде Боҗра булып. .Мин читтәрәк. Кемдер Гыр-гыр килә шунда уртада. Ату тавышы — кайдан? Хәрәкәтләр Тиз-тиз, ахры, төркем
Берәр хикмәт кылып бутала? Ул арада проходнойдан икәү Ата-ата килә! Чәнчелде!
Төркем Җебеннән ычкынган төймәләрдәй. Төрле якка кинәт чәчелде Баракларга тулды. Тәрәзәдән Күрәм ике гәүдә тегендә: Берсе зәңгәр — тюлень кебек түшкә. Икенчесе — безнең киемнән.
Дер-дер кнләм. Күзне ачып баксам. Соры гәүдәлесе *
Аркылыга аңа — сарышкан, Күрәм. ышанасыңмы, Фриц бугазына
Теше белән, ахры, ябышкан! Әйе, әйе! йөзен шәйләп булмый. Кем икән, ә? Җаннар сыктады. Конной тибә әсиргә. Шул фрицтан тизрәк аермакчы.
Тибә шашып, теге купмады.
Үлгән, ахры, тарта, йолкынмагач. Приклад белән ала каерып
Каннар чәчри .. Үзем күрмхәм, һич Мона ышанмас идем.
Аерып, Ике армай фриц гәүдәсен Тиз-тиз җыйды.
Каткан бугай күзе тояктай. Ә әсирне — җирдән өстериләр Дулый-дулый ике полицай.
Аннан күтәрделәр,
Кгтәт танып, Безнсн төркем шунда ах итте.
— Пәйгамбәр! — дип кемдер әйтеп куйды. Әрәм булды егет! Эх. бетте!..
һәм Әсгатьне — җаныемны мин дә Танып алдым — белсәң хәлемне? Күз алларым томанланды кинәт.
Чәнчү алды хәлсез тәнемне.
Үләм диеп торам. Авыр булды! Туганымнан артык кеше иде! һәлак булды фрнн җенен чәйнәп. Эх.
Бу баш күпме Кеше ышанмас хәлләр кичерде!?. „Абый туктый, танышы калтыранып. Мөлдерәмә тулды күзләре.
Еламаска ул тәмәке тарта. Дәвам итә аннан сүзләрен:
— Шул тәмугтан ничек исән чыктым?
Уйласаң гел гаҗәп тоела.
Өнгә кайттым зур өметләр беләи.
Әсир булып кайгу кыен ла! Мин теләсә нигә риза идем. Ис китмәде кимсетүләргә. H.I булса да тоткынлыкта түгел. Туган җирдә, була түзәргә.
Эш бирмичә га.-ап чиктерделәр.
Анысына да коелып төшмәдем.
Туган илдә таш та ярдәмчел, ди. Мин көилекче булып эшләдем— Башта авыр булды. Тора-бара Минем дә. — ди, — тормыш көйләнде Абый миңа баштан үткәннәрен Шулай озак итеп сөйләде.
Аннан зур сандыкта актарынып Алды нидер.
Сары пергаментка терелгән:
— Менә, — диде. — Әсгать әйберләре! — Ачып куйды, чишеп җебеннән.
Чәчелеп кигте вак-вак кына майсыл Яфраклардай сары кәгазьләр
— Бу маргарин кәгазьләре, шуңа Язган икән, мескен. аэ-әзләп.
Әнисенә тапшырма зым тик. жәл, Әманәткә иттем хыянәт.
Курыктым да, заманы бит шундый, Андый чакта көтмә мәрхәмәт. Уйлый калдым,
Әсирлеген, димеи, белсәләр, Әнисенә авырлыклар килер, Пенсиясен, димен, кисәрләр. Шулай калды, мәшәкатьләр күмде, Ихтыярым бетте төкәнеп.
Эчтән яндым булдыксыз мин диеп, Үземне-үзем тиргим, үртәнеп.
Хатларым да гел җавапсыз калды, Шул сыкраудан узып булмады... — Сүзе бетеп, абый чәен уртлый, Снзәм, күзем яшькә тулганын. Үзәк өзгеч жәл бигрәк тә Әсгать, Күбәләктәй кыска гомере. Бик беләсем килде, сугышкача Ничек булган? Нинди көй күреп Үскән икән шулай гаюр, кыю?! Бу дөньяда Нинди генә булмый кешеләр?
Алдын-артын уйлап тормый, илгә Мәңге тугры шуның ишеләр!
...Мин Әсгатьнең язмаларын алып, Вәгъдә иттем эзен табарга.
Абын белән иртән хушлаштым да Киттем
Зарурият тарткан юлларга.
Өйгә кайтып, тузаннарны каккач, Язмаларны тагы укыдым.
Тагы мине әрнү биләп алды, һәрбер сүзе җанны йолкыды.
Менә алар:
„.Хуш, әнкәем, бергә-бергә инде Язмагандыр, ахры, яшәргә, Вәхши затлар тырнагына каптык, Алар безне салды мәхшәргә.
Көн-төн бардык без эшелон белән, Күпләребез явыз дошманны Бик тиз юк итмәкче иделәр. Вагоннардан төшкәнче үк ләкин — Сез пленда инде, диделәр.
Юл киселде, кайтып булмас инде. Хәерлегә юра барысын да.
Минем белән бәйле хыялларың Чынга ашмас инде! Калсыннар! Белмим нигә, мин бик юньсез булдым, Үч итеп шул һаман әтигә.
Күп көйдердем синең җаныңны да, Барысы өчен — шушы нәтиҗә!
Бар нәрсәмне талап бетерделәр, Ерткычларга кем соң аяныч?!
Уйда гына яшим, уйларым да Югалталар инде таяныч.
Син нәрсәдер сизенгәндәй, әнкәй, Күзәтәсең булыр капканы.
Ә мин монда сулыгып-сулыгып ятам Шинелемә баштан капланып.
Ышанмассың, әнкәй, син сййләгән Тәмуг үзе монда, нәкъ үзе. Кисәү кебек янам, янам шунда, Тик җан чыкмый һаман, бир түзем. Кешелегемне салып таптадылар, Юк инде ул синең бәбкәең. Мине күрсәң,
Бу түгел бит минем улым диеп, Син качарсың миннән, әнкәем. Чит җирләрдә кала сөякләрем, Күз алларым, әнкәй, караңгы. Я. хушлашыйк инде соңгы кабат, Син күрмәссең газиз балаңны...
Син исәнме, әнкәй, туган җирдә, Төшемә дә никтер кермисен?
Ә мин менә һаман чыкмаган җан, Өмет белән йөрим, белмисен. Мин барыбер исән калырмын да Сине күрермен күк тоела, Кояш нуры мәзәк, вак яңгырдай Тып-тып итеп башыма коела. Рәхәт була, күз алдыма килә: Мин исән-сау өйгә кайтырмын, Түр сәкегә безнең мендәр салып Сине генә карап ятырмын. Ә син миңа самавыр куярсың, Әзерләрсең маең, балыңны, Һәм сөйләрсең миңа ашыкмыйча Мин юк чакта булган зарыңны. Кем булышкан сиңа, суык кышта Кемнәр сиңа утын китерткән, Зарланырсың, эчен бушатырсың, Кемнәр сине кайчак кимсеткән? Теләкләрең сөйләрсең дә миннән Әйбәт эшләр өмет итәрсең. Өметеңне мин аклармын, әнкәй. Бар шул ләкин кайтып җитәсе! Әнкәй, ни булса да Мин гаепле синең каршыңда, Сау бул инде, Хәерлегә юра барысын да!..»
Шунда өзелә сүзләр — гомер кебек! Нинди егет! Нинди һәлакәт! Ду китерде мине бу фаҗига, Гүя Тормышымнан качты бәрәкәт.
Бик күңелсез булды миңа бу көз, һаман йөрим күңелем кителеп, Гүя минем гаеп белән аның Гомере калган шунда киселеп-.
Туганнарын тизрәк табарга дип Юлга чыктым — теге авылга.
Юл унса — шәп, ә унмаса, лимен, Ял итәрмен шәһәр шавыннан.
Баргач белдем: бергә укыган дус Завуч икән! Кердем шуларга. Авыл ое: мнч артында бәрән, Бәйдә бозау — идән сугара. Өстәлендә ярмаланып пешкән Бәрәңгесе — барысын яратам!! Ашап-эчкәч мин фермага бардым, Жалулар бар шуңа карата. Ак халатлы кызлар. Бер чаясы Әйтеп куйды: — Шәһәр абый, ник «Безразмерный» оек кайтармыйлар, Һәм «Балоньи» плащлар юк? —дип. Кышка сылтап, мин уенга бордым. Тик кыз икән чынлап уй йөртә:
— Авыл шулай, — диде, — Кышын жәй турында,
Ә жәй коне кышны кайгырта! —
Ә соңыннан!.. Әле могжизанын Күргәнем юк иде булганын, Фермадагы баягы кыз үзе Булып чыкты Әсгать туганы! Чынлап менә! Башта ышанмадым. Иртүк бардым, һәм аңлаттым нигә килүемне. Зифа эштә, тик бер апа ейдә, Ул бетерде булган шигемне. Мин Әсгатьнең язмаларын бирдем, Гажәпсснеп апа тын торды, Язуыннан аның таныды да Күзләренә кннәт яшь тулды. Апа хаста икән, Знфаны ул Ике-өч яшьтән үзе үстергән. Сугыш чоры еллары шул инде Тазалыгын тәмам бетергән.
— Бичараның бәхете булмады,—дип Сөйли апа Әсгать турында, —
Ярсу иде, үзен-үзе бер лә Тоталмады инде кулында. Күрәчәге әллә булгангамы Яшьлегенә чыдый алмады, Ул авылда атамандай йөрде, Бер усаллык аннан калмады. Әче такмак чыгарумы кирәк Начар эшләп йөргән кешегә. Ялкауларга әйткән мәзәкләре Хәзер дә вле халык исендә. Әй, эләкте мескен ул балага, Ашкынды ла жаны ннгәтер? Әтисенә каршы барды, ана Ике утта — хәсрәт чигә гел.
Ә фронтка — икесенә бер көн Хәбәр килде. Беттек елашып, Аталы-уллы болар сугыштылар Ни өчендер тагы дулашып.
Кабат монда кайтмыйм, диеп Әсгать Җиргә ятып мескен үкседе. Гарьлегеннән, әллә ензенеп әйтте: Барыгыз, Диде, мине күпсенде! йомшамады, әтисе дә каты Бәгырьле иде, ачу саклады. Утырып китте икесе икс олауга, Икесе дә кире кайтмады.
Хәтта алар хушлашмаган да, ди. Төялгәндә аерым вагонга. Кире нәсел шундый, эшнен соңын Уйламыйлар һичбер чагында. Әсгать шунда, әй, үзәкне өзде: Әнкәй, диде, мине күрмәссең, Минем өчен бүтән кешеләргә Күренергә оялып йөрмәссең.
Әнисе шул бик бетеште, уйдан, Иокы кермәс булды күзенә.
Әсгать тавышын ншетәм, диде һаман. Дәшә диде мине үзенә.
Аермачык менә ншетәм, ди, Тавышы килә урман ягыннан. Эзләп китә. Мин зур шиккә тарам, Язмагае бу, дим, акылдан.
Юк, акылында! Бераз тынып кайта. Җиңеләйгән кебек сагышы.
Эшкә йөри. Аннан тагы шулай Ишетә башлый улы тавышын. Инде нишлим? Врач, им-томчыда Бик күп булды, һнч юк файдасы. Әле нәнн кызыннан ул бизде, Ачуланам, һич юк дәгъвасы. Нишләдең син, апа жаным, диям, Башым шаулый, дн дә бетерә. Сулды тәмам, керфекләре озайды, Толымына көн дә чал керә. Бер көн кышын, эштә идем, апам: «Әсгать тавышы!» — диеп, торган да Чыгып киткән, — мине дәшә, — дигән, һәм адашып үлгән буранда Ярты авыл эзләп табвлмадык, Яз, кар киткәч, чыкты гәүдәсе.. — Күз яшьләре апа сүзен бүлә, Авыр инде сөйләү һәммәсен. Мине дә шул кайгы биләп алды. Көчсез итеп сиздем үземне. Тамагымда төер, юатырга Сүз әйталмыйм, борам йөземне. Апа елап, бушап калуын көттем, Аннан чыктым, пмнн хәл теләп. Мескен ана күз алдыннан китми, Бәгыремне тора телгәләп
Тагы килдем, Знфаны очратырмын
Дигән идем, туры килмәде Ana ята башын шәлгә чорнап, Җиксенмәде мине, сөйләде: — Зифа шулай минем кулда үсте, Ун классны чыкты бетереп. Хәзер инде менә мнне карый, Бар кирәкне тора җиткереп.
Эштә алдын, икмәк, акча бик куп Алып килә ун ел бер тоташ. Яхшы гына яшәргәе дә бит, Сугыш-ни юк, ләкин аптыраш: Бу кешегә нидер җитми һаман? Бар нәрсә бар, яшә, шег.ср и.2 Киик дисәк — кием, ашарга — аш, Бәрәхәтен җ^Йма — шулай бит! Әле район үзәгеннән берәү Зифаны бнк
Сорап йөргәч, риза булынды.
Апамны да үзем белән алам Дигән икән, егет суынды. Шунын белән башы әйләнег йөри, Шунда китте, бетәр ни булып?
Апа диеп җайлы егетләрне Ычкындырды. Бара яшь узып. Инде бәхил, ялгыз калсам да мин, Үз оясын телим коруын... — Апа тынды... арыган. Бик унайсыз мина Аны шулай борчып торуы. Саубуллаштым, хәер-саулык теләп. Тик монсулык җанга сарылды, Зифа бәхетен табалырмы? Шул уй Эзәрлекләп мина тагылды.
Кичен инде мин — поездга. Нинди Әйбәт кешеләр! Килми китәсе. Шунда калып, килә гел аларга Бик күп, бик күп игелек итәсе. Алар өчен бөтен авырлыкны Үз җилкәмдә килде илтәсем. Кирәк булса алар тормышы өчен Теләсә нинди сират кичәсем.
1967