Логотип Казан Утлары
Драма

ШАУЛЫЙЛАР ДУЛКЫННАР!..


ЛИРИК ДРАМА
3 пәрдә 7 картинада
КАТНАШАЛАР
Вакыйга безнен көннәрдә Акшәһәрдә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КАРТИНА
Асылулар яши торган баракта кечерәк кенә бер бүлмә Унда ишек Ул Яшәр белән Рәзилә бүлмәсенә чыга. Вакыт кич Тышта көчле җил сызгыра. Күңелгә ниндидер борчу салып, музыка уйнап к\я Бераз паузадан сон. куркып коты алынган сары бөдрә чәчле яшь кыз —Сәрия йөгереп керә дә ишекне тиз генә ябып, тоткасын тотып тора.
Сәрия (авыр сулап). Уффф!.. Тотып ала да хәзер бугазымнан буа дип торам... (Тыңлый.) Айсылу'.. Рәзилә!.. (Түрге ишеккә килеп капый ) Берсе дә юк... (Тыштагы тавышны тыңлап тора ) Ярабби!'! Гомер буена шулай тетрәнеп яшәргә калдымыни хәзер5 (Карарга килеп, тумбочка тартмасыннан кәгазь, каләм алып яза башлый.)
Ишекне киң итеп ачып Рәзилә керә. Башына бәйләгән косынкасы артка төшкән, кара, озын чәчләре тузгыган.
Рәзилә (түрге ишекне ачып, сузылып карый). Кайтмаган... Сәрия! Мин юкта Яшәр кайтып китмәдеме?
С ә р и я. Күрмәдем.
Рәзилә. Син гел өйдә булдыңмы?
Сәрия. Әле кайтып кердем.
Рәзилә (ишек яңагына сөялгән килеш) Канларга гына китеп югала көн саен.. Әй, ник бәйләдем шуңа газиз башларымны. (Сыгылып төшә, җылый.)
Сәрия (Рәзилә янына килеп). Рәзилә!
Рәзилә. Белмисең хәлемне, Сәрия! (Кочаклап җылый.) Ата буласы кеше бит... (Кискен.) Ә мин аны табам. Табачакмын һәм .. ’
Айсылу Рәзилә Сәрия Минсрур ИэЛли
Г өлзифа Яшәр Бөркет Акбүләк Мйгьсүм

Сәрия. Җавапсыз чорның булганы да юк бездә.
А й сылу. Җибәрмим' Җибәрмибез! Син безгә комсомол путевкасы белән килдең (Җил тавышына игътибар итеп.) Җил нинди котыра, (Тәрәзәне яхшылабрак ябып куя.) Эх, Рәзилә... Шундый кичне бит... (Китабын ябып өстәлгә ыргыта.). Булмады! Тыныч кына әзерләнимме дисәм, башта ут булмый интектерде. Аннан инде... вакыт бетте, имеш, китапханәне ябам, ди, Касыймов абый. Ай, бу вакытны... Тәүлеге дә бит нибары егерме дүрт сәгать кенә. (Чигәләрен тотып тынсыз кала. Утыра.) Сиңа ни булды, Сәрия?
Сәрия. Туйдым. Эшеннән дә... Акшәһәрдән дә.
А й сылу. Ышанмыйм, Сәрия.
Сәрия. Син ышан!.. Күңелсез монда. Ни театры, нп рәтле киносы юк. Ичмасам, биер урыны булса икән.
А й с ы л у. Биер идеңме.
Сәрия. Ничек кенә әле. Их-х!.. (Ярсып.)
Су буенда зәңгәр чәчәк
Өзелеп суга төшәчәк.
Без төзибез яңа тормыш, Иске тормыш бетәчәк. (Жы.гый-җылый Сии.) Бас эзенә генә. Кара күзенә генә. Карасаң күзенә генә Булыр үзеңә генә.
Син бит берни дә белмисең, Айсылу! (Үкереп цылый.) Авыр миңа яшәүләре.
А й с ы л у. Тукта, ни булды сиңа? Нигә сөйләмисең?
Сәрия. Минамы? Юк... Сөйләмим.
А й с ы л у. Гашыйк булгансың әле...
Сәрия. Аллам сакласын.
А й с ы л у. Әйтмә! Мәхәббәт шундый хикмәт ул. аңардан башка бәхет тә, хәтта кеше тормышының үзе дә юк диләр ич акыллы агайлар.
Сәрия. Акыллары корысын ул агайларның.
А й сылу. Я әле сөйлә, яшермә. Бәлагә очрадыңмы?
Сәрия. Элек мин шундый челән кыяфәтле идеммени? Киткәндә ни әйтте әни, йөремә, кызым, харап буласың, диде. Юк, тыңлыйммы соң. Җенем котыртты. Имеш, син бәхет өчен туган кыз. Ә бәхетең, имеш, яна төзелешләрдә. Яна шәһәрдә. Аны үзең төзеп керсәң, ул бермә-бер артыграк булачак.
Ансы л у. Җен түгел, моны акыллы кеше әйткән сиңа.
Сәрия. Тыңлап бетер элек. Шул ук жен болай ди тагын: төзелеш әле бәхетеңнең яртысы гына, икенче яртысы алдыңа матур егет кыяфәтендә килеп басар, ди. Яратыр сине, син дә аны яратырсың. Каннар һәм тигез мәхәббәт белән бергә-бергә, имештер, тормыш юлыгызны узарсыз. Ышандым бит шуңа. Ун классны тәмамладым да әниемне жылата-жылата, дус-ишләремнән аерылып, Ангарага киттем. Сигез ай яхшы эшләдем. Көндез эштә, кичен клубта. Биим, җырлыйм. Ш\ннан бер вакыт алдыма бәхетемнең икенче яртысы килеп басты. Әй җаным, аның матурлыгы!.. Сөйкемлелеге!.. Акылга — диңгез, сүзгә — былбыл һәм шундый наз... Гел бергә булырга чакыра бу мине... Бәхетле булыр-быз, ди... Ой!..
А й сылу. Нәрсә?
Сәрия. Бер көнне ул кинәт кенә кочаклап алды да шундый үпге мине... Ә мин... бөтенләй югалдым.
А й с ы л у. Шуннан.
Сәрия. Моның янына һәр көн барып йөри башладым. Кайчак атналар буе анда калам. Үземне аның хатыны итеп исәплим. Загс ту-
рында сөйләшәбез. Ә аның исәбендә дә юк... Бүген-иртәгә дип йөртәме йөртә Ирекле, бәхетле тормыш өчен аның кирәге юк. ди Ике ан үтмәде, туйды бу миннән. Җикеренә! Сөйләшми йөри. Кайчакта уйный, көлә. Назлаган булып, буа мине, кытыклый, һуштан яздыру хәленә китерә. Сизәм, ничек тә котылырга тели бу миннән. Шулай итеп, былбыл дигәнем козгын булып чыкты Нишләргә. Кемгә чишәргә серне? Әллә комсомол комитетына барып сөйләргәме, дип тә уйлыйм. Беләм. ул файдасыз. Бердән, ул комсомол түгел, икенчедән, аны гаепләп сөйләрлек, башкаларны ышандырырлык сүзем дә юк. Җитмәсә ул төзелештә аато- Ештстлы эшче... ударник Тик сизә күңелем, тагын да бераз яшәсәм, юлак итәчәк ул мине. Шуннан бер көнне әйберләремне җыйнадым да китәргә булдым. Күрде бу мине, белде ниятемне... А'' Ул минутлар!. Аның зәһәрле күзләре... йөзе .. Сүзләре... Әле дә тетрән эм...
Л й сылу. Нинди сүзләр? Сәрия (шикләнеп карана). Хәтерләмим. Безнең бергә булганны, аның кыланышларын кемгәдер сөйләсәм, мине дөньяда йөрелмәячәкмен, диде. Сөйләмәскә ант иттерде. Соңыннан белдем: мин аның бишенче
хатыны булганмын. Икесен аерып җибәргән, берсе ниндидер сер ie шарт ф
ларда үлгән, берсе минем кебек үзе китеп котылган. Мана да ул-бу бул- ь масын дип. бөтенләй Ангарадан ук киттем. Мин бит аны. аның белән < үткән хурлыклы көннәремне бөтенләйгә күңелемнән сызып ташларга £ теләгән идем. s
А и с ы л у. Кем яде соц ул? 3
Сәрия. Телгә алырга чирканам. Куркам да Менә, менә килеп = керер дә буып ташлар төсле. <
А й с ы л у. Ангара бездән ике мең километр.
Сәрия. Акшәһәрдә ул хәзер. ь
А й сылу. Акшәһәрдә?!.
Мәгъсүм (ишекне ачып). Мөмкииме икән, кызлар.
Ансы л у. Әйдә, кереп кара.
Мәгъсү м керә. Таза, кнн җилкәле, җитез хәрәкәтле егет.
Мәгъсүм. Рөхсәт булгач инде анысы керәбез дә н карыйбыз да. Тик менә Сария ни әйтер
А и с ы л у. Сария түгел. Сәрия.
М ә г ъ с ү м Мин дә шулай дим ич — Сария.
А й с ы л у. Нишләп йөрисен шундый давылда?
Мәгъсү м һәй. мондый давыл ирмәк кенә ул моряк өчен Да. да' Яратам давылны. Бигрәк тә аңа каршы барулары күңелле. (Җырлый )
Жнлфер, жнлфер ятмасә. Сария, Жилтлр ялын КИТЧ.1СЛ. Сария, Эштә батыр, твекә матур Сандугач баласы ла.
Эштә багыр. төскә .матур. Ударница җитмәсә.
A й с ы л у. Сәрия ошый алайса сиңа?
Мәгъсү м. Бик. Йөрәккә май булып ята Сәрия. Башка җыр җырла сип, Мәгъсүм. Мәгъс \ м Ә МНВД шул җыр гына ошаса? С ә р н я. Ул инде бик иске. Җырланган җыр. Син сонга калгансың. Мәгъсүм. Минем өчен ул яна. беркайчан да искермәячәк матур җыр. (Җырлый.)
Ике матур суга бара. Сарня, Жсм-жем кара ЧЙЛЙГС. Сарня, Бсачсн шәһәрнең кызлары Сандугач баласы ла.
Бсэнец шәһәрнен кызлары Пешкән кура жнлаге
ШАУЛЫНЛА1* ДУЛКЫННАР
Ярый, жырын жен алсын. Мин әле икенче ният белән килдем. Сине кинога чакырырга.
Сәрия. Шундый давылда? Кыр аша пычрак ярып йөрергә?
Мәгъсүм. Яртысы асфальт юл. Сазлык урыннарда күтәреп алып чыгармын.
Сәрия. Юк инде, Мәгъсүм абзыкай, күтәрми тор, яме.
Айсылу. Тукта инде, Сәрия, Мәгъсүм яхшы ният белән килгән, э син кире кагасың...
Сәрия чыгып китә. Нишләргә дә белми аптырабрак калган Мәгъсүмгә АГ<сылу «Бар инде!» дип Сәрия артыннан чыгарга кирәклеге турында ишарә ясый. Мәгъсүм чыгып китә. Пауза.
Ишек шакыйлар.
Акбүләк. Мөмкинме?
Айсылу. Керегез.
Акбүләк керә. Дулкынланып торган кара чәчле, мәһабәт сынлы чибәр егет Өстендә бик ыктымат кына тегелгән килешле костюм. Сул кулын ак чүпрәк белән бәйләгән.
Акбүләк. Хәерле кич!
Айсылу. Акбүләк абый?! Ни булды сезгә?
Акбүләк. Канауга төшеп баткан бер машинаны чыгарышканда бәлагә очрадым. Йодыгыз юкмы?
Айсылу. Хәзер. (Под һәм марля алып килә.) Бирегез әле.
Акбүләк. Ул кадәр куркыныч түгел.
Айсылу. Кулыгыз белән кагылмагыз. Килегез, башта юыйк. (.4к- бүләкнең кулын спирт белән юа.) Менә шулай... Хәзер бәйлибез... Менә шулай...
Акбүләк. Ай!..
Айсылу. Сабыр итегез, Акбүләк абый. Югыйсә кулсыз каласыз.
Акбүләк. Әрни...
Айсылу. Түзегез.
А к б ү л ә к. Түзүләре бик авыр.
А й с ы л у. Хәзер, хәзер. (Марля белән бәйли.) һу-у... мангаегыздан тир бәреп чыкты. (Кулъяулыгы белән Акбүләкнең тирен сөртә.)
Акбүләк. Бирегез, үзем, Айсылу.
Айсылу (кырыс). Тик кенә утырыгыз.
Акбүләк. Нинди генә рәхмәтләр әйтергә инде сезгә?
Айсылу. Бернинди дә (йод савытын аптекага урнаштырып). Я, беттеме әрнүе?
Акбүләк. Кулымныкы бетте.
Айсылу. Тагын кай җирегездә, нинди яра бар?
Акбүләк, (йөрәген күрсәтә). Менә монда...
А й с ы л у. Ой, юк. йөрәк ярагызны бәйләргә осталыгым җитмәс.
Акбүләк. Син генә бәйли аласың аны, Айсылу.
А й с ы л у. Юк, Акбүләк абый, булдыра алмам, мөгаен. (Пауза ) Бездә бүген күңелсезлек әле.
Айсылу ролендә Нәжибә Ихсаиова. Акбүләк — Ирек Баһманов.
Акбүләк Нәрсә бар?
Айсылу. Эштән сон Яшәр тагын өйгә кайтмады.
Акбүләк. Харрасовмы?
А й с ы л у. Унбиш көн инде Тәмам чыгырдан чыкты Хатыны Рә- зиләгә дә көн күрсәтми.
Акбүләк. Сәбәбе нәрсәдә соң? Сөйләшеп караганын бармы?
Айсылу. Бар да сон. әйтәмени ул. Кызык кына анын характеры К шпакларда бик шат күңелле, шаян . Ә кайчак шундый күңелсез, ачулы, аска карый да тик уйланып йөри Бездәге гаделсезлектән зарлана Квартира сорап трестка. Курамшинга барган иде. ә ул сөйләшмәгән дә. куып чыгарган. Шуңа бик хурланып кайтты. Өч-дүрт көн беребез бетән дә сөйләшмәде... (Пауза ) Акбүләк абый, әллә син сөйләшеп карыйсынмы? Тик начальник булмыйча гына сөйләш, яме.
Кьлтый былтый атлап Я шар керә. Р ә зила йвгсреп кера дә түрге ишеккә килеп бэса.
Р ә з и л ә (ишеккә аркылы твшеп). Кайда йөрдек?
Яшәр Анда синең эшең юк.
Р ә з и л ә. Эшем юк?
Яшәр Туйдым. Синнән дә... барыннан да. Акшәһәр. имеш.. Ха’ Ал кулымны!
Р ә з и л ә. Алмыйм. Яшәр.
Яш-ip кинәт зур күзләрен ачып. Рәэилә.» карап тора. Пауза.
Яшәр. Бу син?!..
Р ә з и л ә. Яшәр бәгырем (кочаклап җылы а ) Әйт. нигә син шундый хәзер? Син бит мине мәңге яратачакмын дип ант иттең .
Яшәр. Иттем... Син бит үзең дә...
Разил ә. Ә мин сине яратмыйммы? Яратам!.. Яратам. Яшәр бәгырем! (Кат-кат уба.) Үтенәм. бәгырем, әллә нинди хатыннар белән йөреп хурлама, газаплама мине. Син бит комсомолец. Син...
Яшәр Нәрсә?! Тагын мораль укыйсын... Тагын...
Бүлмәга үтәргә тели.
Р ә з и л ә (ишек тоткасына ябышып) Яшәр бәгырем...
Я ш ә р. Жнтте, ал кулыңны...
Р ә з и л ә Яшәр .
Яшәр Ал диләр сиңа
Р әз илә. Алмыйм!
Яшәр. Алырсың! (Рәзиләнең беләгеннән ала да нык итеп этәреп җибәрә Разила егыла, ләкин шунда ук торып. Яшар каршысына килеп баса )
Акбүләк (Рәзи 1 >гә сугарга дип кизәнгән Яшәргә). Тилермә. Яшәр.
Яшәр Арага кермә, мастер'. Миндә эшегез булмасын.
Акбүләк. Эшебез бар, Яшәр!
Яшәр кагы изеп Рәзиләгә суга.
Разил» — Нуруллина
Айсылу. Яшәр!..'
Рәзилә сыны катып тын да чыгармыйча сыгылып тешә. Шунда ук сикереп тора да бүлмәгә кереп Яшәрнең чемоданын чыгарып куя. Тагын кереп китеп мендәр белән җәйка һәм аккордеон күтәреп чыга.
Р ә з и л ә. Менә әйберләрең. Бар. Күземә күренмә, кит!
Яшәр. Кит! Ха-ха!
Р ә з и л ә (кычкырып). Хәзер үк кит!! Бар!! Кит!!
Айсылу. Шашма. Рәзилә.
Р әз и л ә. Җитәр, күп чыдадым. Китсен? (Жылый.) Тәнем күгәрмә* гән жир юк. Йөрәк яраларымны сөйли торган да түгел.
Яшәр. Әз әле сиңа.
Айсылу Бүген дә намусыңны эчеп кайттыңмы?
Яшәр. Китегез!..
Рәзилә. Юк инде, үзен кит, бар. Менә әйберләрең... Менә чемоданың...
Яшәр (зәһәр белән). Нәрсә? Чемодан...
Рәзилә Менә аккордеонын...
Яшәр. Аккордеон? (Күтәрә дә идәнгә бәрергә тели.)
А й с ы л у. А-а...
Акбүләк (Яшәр кулыннан аккордеонны тартып ала). Юк. дускай. син инде шаярма алай.
Яшәр. Үз аккордеоным, теләсәм нишләтәм. (Акбүләк кулыннан алмакчы була.)
Акбүләк. Юк әле, эшләтми тор.
Яшәр. Бир монда...
Рәзилә (кычкырып). Бирмәгез!..
Яшәр. Синең эшең юк анда.
Рәзилә. Бар!
Яшәр. Ах, бар, мә!.. (Почмакта яткан утын агачын алып Рәзиләгә кизәнә.)
Айсылу. ...
Акбүләк. /ЯшәрШ
Рәзилә (Яшәр каршысына басып). Сук!..
Кечкенә чемодан күтәреп, шәлгә төренгән мәһабәт сынлы карчык Миңсрур апа керә дә аптырап ншск төбендә тора.
Сук. сук! Балаңны та. мине дә бергә үтер.
М й ң с р у р. Исәнмесез, балалар!
Яшәр. A-а... (әнисен күреп аптырап кала).
Миңсрур (Яшәргә). Нишләвең бу синең, улым? (Пауза )
А й с ы л у. Минсрур апа, ничек болан, төнгә каршы чыгасы иттегез. Шундый давылда. Кырык километр җирне.
’Миңсрур. Яшәрнең ниндидер бәлагә очравы турында төрле хәбәрләр ишеттем дә юлга чыктым Давыл дип кенә ничек өйдә түзеп утырасың.;. Ярый әле. рәхмәт төшкере, юлда бер шофер очрады, югыйсә җәяүләп килә торгач, тәмам хәлдән тайган идем. (Итектән төенчеген күтәреп кергән Бөркеткә.) Бик зур рәхмәт инде улым. Изге җан икәнсең.
Бөркет. Рәхмәт әйтерлек урын юк. апа Менә төенчегегез..
Миңсрур. Кая, әз генә булса да күчтәнәч бирим әле. (Төенчекне чишә башлый.)
Бөркет. Юк. юк, апа. Берни дә кирәкми.
Яшәр. Ал. ал биргәндә.
Бөркет. Яшәр?! Синме соң бу? Хәерле кич. дус! Чү. төсең киткән, әллә авырыйсыңмы? Көндез генә сау-сәламәт идең. Әллә инде исергәнсең...
Яшәр. Юк! Яшәр беркайчан да исерми һәм исермәс тә
Бөркет. Беләм, син тәртипле егет. (Башкаларга баш иеп.) Хәерле к:»ч, дуслар!
Бар да баш неп исәнләшәләр.
Син инде әниеңне хөрмәтләп каршы ал. кунак ит, дустым.
Яшәр. Бүген... бераз гына кәефләнеп кайттым. Син инде, әни, ачуланма.
Бөркет. Әниләрне беркайчан да борчырга ярамый. (Колагына ) Гафу үтен.
Яшәр. Әни!. Нигә алай сәер игеп карыйсың! Әйдә, утыр... Гафу ит
Бөркет. Әгәр иптәшләреңнең кәефен җибәргәнсең икән... Ал ардан да гафу сора .
Я ш ә р. Мин?!. (Пауза.)
Бөркет. Гаебебез бар икән, гафу үтенү, кеше булган кеше өчен, беркайчан да хурлык түгел, Яшәр дус. Олы йөрәклелек, кешелеклелек..
/I ш ә р, Кеше... Кешелеклек.. Дөньяда бөтен бәланең башы — кеше, әнә шул кешедә дә инде.
Бөркет. Ялгышма, дустым. Кеше табигатьнең иң кыйммәтле җәүһәре. Безгә — кешеләргә карата, менә нәрсә ди Хәйям:
Бу дөньяда иң зур максат кыясы — без,
Акыл күзе нурларының кояшы — без. Әгәр галәм түгәрәк бер Нәзек икән.
Шиксез аның мен алтынга тип кашы — без*
Шулай булгач, кешене — үзебезне хөрмәт итик инде, дустым (Башка ларга) Гафу итегез, зинһар, тоткарладым...
А й сылу (әсәрләнеп). Сез бик мәгънәле һәм матур шигырь укыдыгыз. Язучысын кем дидегез әле.
Б өрке т. Гомәр Хәйям . Борынгы Иран шагыйре.
Миңсрур. Изгелегең өчен зур рәхмәт синя. улым. Сау-сәламәт бул. Әйдәгез әле, балалар, бүлмәгезгә керик
Разил ә белән Яшәрне бүлмәгә алып кереп китә. Алар эргыннан Беркет тә керә.
Акбүләк. Ярый. Айсылу, бүгенгә хуш, ә иртәгә эштән сон, сөйләшербез.
А й с ы л у. Хуш. Акбүләк абый, тәмле йокы сезгә.
А к б ү л ә к. Сиңа да шулай ук. Айсылу .. (Китә.)
А й с ы л у (авыр сулап). Мең чуалчык... мең бәла. Барысы да бер башыңа синең. Айсылу' Чишәлсән чиш, чншәлмәсәң дә чиш (Китапларын алып ) Әй... сынауларны биреп институтка кереп алсам, башкалары җиңелрәк чишелер иде, мөгаен
Бөркет (чыгып барган җиреннән тукталып). Гафу итегез...
А й с ы л у. Сез?..
Бөркет Хәйям шигыре бик ошады кебек сезгә Әгәр теләсәгез, китабын биреп тора алам. Дөрес, бераз таушалган ул. иске Әмма эчендә шагыйрьнең алтын юллары. Ширази белән Сәгъди дә, борынгы Кытай һәм Япон шагыйрьләренең дә кайбер үрнәкләре бар.
А й с ы л у. Бик яхшы булыр иде дә, тик..
Бөрке т. Минем үз машинам. Эштән соң көн саен диярлек йөз. йөз егерме километр җир әйләнеп киләм. Теләсәгез бер узып барышлый кертеп чыгармын.
А й с ы л у. Мәшәкать димәсәгез.
Бөркет Юк. юк. һич' Әгәр инде вакыт таба алсагыз, үзегез кереп алыгыз. Дүртенче кояртал. җиденче йорт. Бөркет дип сорасагыз, бар да күрсәтер
А й с ы л у. Исемегез Бөркетме?
Бөркет. Исемем Борһан. Борһан Байсаров. Иптәшләр шулай үзара Бөркет дип йөртәләр, һәрвакыт биектә эшләгәнем өчендер инде, мөгаен.
А й с ы л у. Сезнең һөнәрегез нинди сон?
Бөркет. Монтажчы-высотник. Күп вакыт алтмыш-житмеш. хәтта йөз, йөз егерме метр биеклектә, бөркетләр генә очып житә торган жирдз эшлибез.
А й сылу. Кыюлар, көчлеләргә хас һөнәр сайлагансыз
Бөркет. Кыюларга хасмы икәнен әйтә алмыйм, ләкин романтика, поэзия эзләүчеләргә хас һөнәр — анысы дөрес.
A й сылу. Бөркет! Әйбәт! Мин Айсылу Җәгъфәрова. Ташчы, бригадир. йортлар салам.
Бөркет (кулын биреп). Бик шат. Чын-чынлап, Айсылу! Ишегем дә, күңелем дә һәркемгә ачык минем.
А й с ы л у. Бәлки килермен дә.
Бөркет (нәзакәтлек белән). Хушыгыз, Айсылу.
А й с ы л у. Хушыгыз... Бөркет.
Беркет ишеккә борыла. Анда —Сәрия. Ул яна гына кереп баскан Бөркетне күргәч, алга узарга да, чыгып китәргә дә белмичә, аптырап тора.
Бөркет (ягымлы). Рәхим итегез.
Сәрия сүзсез генә баш иеп алга уза, Бөркет китә.
Сәрия (гаризаны биреп). Мә. Айсылу, мине эштән бушатуларын сорап, язып бир.
Айсылу. Җүләрләнмә, Сәрия. Беркая да җибәрмибез!
Сәрия. Барыбер китәм. Син дә. Акбүләк абый да риза бул.маса- гыз. кадрлар бүлегенә барам.
Айсылу. Юк. Сәрия, беркая да жибәрмибез!
Гаризаны ертып ташлый.
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ КАРТИНА
Хәзерге стиль белән җиһазланган Бөркет бүлмәсе. Кин. иркен, җыйнак. Дугалы кресло, өстәл, диван, радиола. Стенада зур рәсем. Балконның ачык ишеге аша. кызарып кояш баеганы күренә. Бер як чнттә бокс тренировкасы өчен күн тышлы туп эленгән.
Ут яктыру белән Бөркет Яшәрне алып керә.
Бөркет. Әйдә, кер. Яшәр дус.
Яшәр (сокланып карап). Шәп яшисең.
Бөркет. Квартир ул. Яшәр дус. кеше бәхетенең яртысы. Аерым квартирың бармы — кеше син. Хуҗа! Үзеңә ошаганча яшисең. (Әкрен генә җырлый.)
Кемгә сөйлим серләремне йөрәгем ялкын кебек.
Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек.
(Сөйләп.)
Аның өчен кырлардагы Чәчәкләр җитмәс кебек. Чәчәкләр дә йөрәгемне Аңлатып бетмәс кебек.
Я ш а р Гашыйк булгансың. ахры.
Бор кет. һәрвакыт гашыйк мии.
Я ш ә р. Ялгызын гына инде син5
Беркет. Ирекле башымны гаилә чылбырына бәйләргә Юк..
Яшәр Күнеленә ошаган берәр әйбәтрәк кыз очрасамы? (Батыя селкеп ) һей...
Бөркет. Килен булып килгәнче, бөтен кыз да бик әйбәт, изге фәрештә кыяфәтендә була, ә килгәч, шайтанга әверелә дигән ич бер философ.
Яшәр. Шайтанга?.. Ой, дөрес әйткән дә ул философ.
Бөркет. Шул шул әнә.
Яшәр (тупка игътибар итеп). Нигә асып куйдың монда бу тупны5
Бөркет. Бокс гыйлемен өйрәнәм... (Тупны бәргәли ) Раз, два. раз. два! Кара менә, өйрән! (Йодрыгын Яшәрнең борын төбенә куеп) Менә монда, я монда — раз!
Яшәр (бераз Бөркетне карап тора да диванга килеп утыра) Уф. йөрәк сызлый
Бөркет. Бер кайчан да. берни өчен дә эчен пошмасын синен Күр ♦ нинди матур булып кояш байый. Төн килә. Ә төннең үзенә бер яме бар ь Төн
куркыныч дисенме? Юк! Авторитетлы кешегә берни дә түгел < Ә синең белән миндәге авторитет, аллага шөкер. (Мускулын күрсәтә. “ йодрыгынйомарлый.) Менә кара. Безнең кебек егетләргә һәр заманда я
да шушы инде авторитет Йодрыгы ныкның йөрәгенык, йөрәге ныкның з
акылында тәртип. Берсе берсенә үрелеп бара х
Чачаклар ла йерэгемне еэ
Аңлатып бетмәс кебек. з
Беләм инде, дус, Рәзилән кайгысы синдә Бөтен мәхлук ирләр кебек, мөгаен, бәхетем ул гына, эчкән һәм эчәчәк шәрабләрнең мөкатдәс касәсе ул гына дип уйлыйсыңдыр. Хәтта анын өчен Гомәр Хәйям сыман алланың үзенә жикренә торгансыңдыр. Шулай, ш> лай.
Әбрико мәййо мэра шнкәстн. рабби!
Бәр.мән длро гыйшра бэбәстн. рабби!
Я ш ә р. Ипчек, ничек?
Бөркет. Фарсычасы бу, үзебезчә болайрак:
Шәраб касәмне каттың нигә, ряббем* Бәхет ишегемне яптың luir-a. раббем? Минем ал ширбәтемне жиргэ түктең. Исердеңме элл.т син юкса, раббем
Яшәр. Исердең? Ха-ха-ха! Менә, ичмасам, әйткән
Бөркет Сигез йөз ел моннан элек...
Яшәр. Шул чакны ук аллага тел озайта? Кыю .
Бөркет. Безнекеләр өлкәнрәк начальникларга да тел тилерми. Яшәр Дөньяда ишәселәре бар ич.
Бөркет. Кеше булган кеше куркып яшәмәсен ул дөньяда Яратмыйм куркакларны. Шулай, дус, яши белеп яшәгән кешегә генә ул дөнья
Яшәр. Дөньяныкын бе.тмәсссн. Ата-анасы юк аның. Әйтәләр ич. дөнья иске моржа — әйләнә дә төтен кайтара
Бөркет, һи!.. Дөнья ул, дустым, дүрт капкалы, өч капкасын япсалар, берсе барыбер ачык кала Яшь чакта, исән чакта дөньяның рз. хәтен күреп кал. дус. Тик пиле, кара, рәтен белеп. Урлама! Күп эчмә. Дәүләт мнлкенә кагылма! Ә алла хәзинәсен кызганма. Аллаһе тәгалә үзе үк: «Минем өчен бер дә гөнаһ кылмаган фәрештәләремә караганда, хәзинәмдә бары белән файдаланып, гөнаһ кылганның соңында тәүб ■ • » килгән иблис шайтан күп кадерлерәк», — дип әйтә ди ич!
ШАУЛЫЙЛАР ДУЛКЫННАР
Бөркет — Наил Әюпов.
Яшәр. Алла әйтер, ул рәхимле (Диванда яткан журналларны карый.) «Чехословакия», «Польша», «Америка».
Бөркет (журналның битләрен ачып-ачып). Менә, ничек яши анда кеше... Ух. паразитлар... Кара, техника нинди, йортларын күр, җиһазларын . Ирекле тормыш шул — демократия. Кеше үзе теләгәнчә яши. Күр. ничек котырынып бии менә бу егет белән кыз.
Яшәр. Журналга язып була, бизәп тә була
Бөркет. Дөньясында шулай булмаса. бик бизәп тә булмый.
Яшәр. Бир миңа бу журналны!
Бөркет. Юк, булмый, үзем дә кешедән генә алып тордым. Шулай ул. дускай, кеше җәмгыять өчен генә түгел, үзе өчен дә яшәргә һәм әйбәт итеп, үзенчә яшәргә тиеш. Дөньяга без үз ихтыярыбыз белән килмәгән. Әгәр безне хөрмәтле әти-әниләребез бар иткәннәр икән... Бигайбә! Яшәвен инде үзебез теләгәнчә яшик. Иртәгә түгел — бүген, дөнья шулай инде ул...
Ул картая, бу — алмашка үсеп житә.
Яшәү шулай — чиратлашып дәвам итә. Дөнья һаман кемнеке дә түгел хәлдә Килгән китә, бүтән килә, ул да китә...
Так что. дускай, безгә дә бер китәргә туры киләчәк. Ә киткәнче, давай әле... Беренче кат өемә килгәнсең икән. (Рюмкаларга салып эчәргә алып килә.) Монысыннан да авыз итик. Күп түгел. Әз-мәз генә. Күңелне һаман күтәренке тоту өчен. Акшәһәр, комбинат, химия, ди ди, егылганчы эшлә эшлә дә кайтып баракта ауна, имеш
Яшәр Ике ел азапланам. Квартир сорап баргач, жилком фабкомга. фабком замтрестка җибәрә. Ә замтрест. Ух. хурлык, валлаһи!.. Өйгә кайткач, Рәзилә битәрли. (Пауза) Син ничек алдың соң бу квартираны.
Бөркет. Ала белсәң, мондыйны гына түгел, шәбрәген дә алып була. Яшәр дус.
Яшәр. Миңа да алып бирешсәң иде, ә?
Бөркет Нигә? Чамалыйбыз аны
Яшәр. Чыннан да?
Бөркет. Әйтәм бит чамалыйбыз ла и алабыз да. Син ана лаеклы. Яшәр дус. Яратам сине. Теләсә кемгә баш имичә үз акылың белән яшәгәнең әчеп яратам.
Яшәр. Иркенрәк, үзем теләгәнчәрәк яшәү әчеп мин әле институтка керү дигән уемнан да ваз кнчмәкче булып торам
Бөркет. И бик дөрес эшлисең. Инженер, аннан ниндидер бер начальник булып өстенә жаваплылык алырга’.. Кирәге юк. Аның өчен ахмаклар да бетмәгән. Менә кара, мин... инженердан, я булмаса. шул ук директорлардан начар тораммы әллә.
Я ш ә р. Рәзилә белән дә эшне жайласам...
Бөркет. Хәле ничек сон әле аның.
Я ш ә р. һаман сызлана, эчем, ди.
Бөркет. Шул кадәр гайрәт күрсәттек, ә?
Я ш ә р. Булды инде.
Бөркет. Ахмак син. Яшәр дус Хатынга кул күтәрә торган заманамыни хәзер. Җитмәсә комсомол башың белән Культурага өйрәтәсең килә икән, я инде аерылып котылырга ниятен бар икән, башка юллар беткәнмени?
Я ш ә р. Бетмәгән дә бит...
Бөркет. Юк. сукма син ана. ачу да чыгарма йөзеңә. Ни. ни. ни!.. Эшләмә андый ахмаклык. Иркәлә, кочакта, яратам, дип кысып сөй дә... Кытыклап хәлдән тайдыр Үп. назла һәм .. Ә кичен яткач, үткен сүзләр белән үгетләпме үгетлә. Хатыннарның үзләре шикелле үк игәүлә, игәүлә! Үзен һаман елмай, көл. шаяр. Беркайчан да синең өстеңнән жалоба бирерлек булмасын. Шундый хәлләрдән сон Рәзиләң үзе үк ташлап качар. Качар! Мең чакрымга Аннан соң син богаудан азат. Ирекле жан һәм главное — пакьтан пакь, сафтан саф.
Я ш ә р. Үзснпен шулай богаудан котылып, сафтан саф калган чакларын булгаладымы сон?
Бөркет. Мин дә бит. дустым, изге шәех түгел, гади кеше Димәк, кеше татыган ләззәтне татырга минем дә хакым бар.
Я ш ә р. Шуңа. ахры, матуррак кызларга күзен төшә синең, дус.
Бөркет. Каян алып әйтәсең?
Я ш ә р Теге көнне безнең Сәриягә күзен төште ич
Бөркет. Сәрия? Кем ул Сәрия?
Я ш ә р. Безнең белән эшләүче кыз... Сары чәчле
Бөркет. Ә ә... хәтерлим... Матур кыз. Ләкин минем үземә ошамый аклыйлар.
Яшәр. Ошаса да сина була торган түгел.
Бөркет. Ни өчен?
Я ш ә р Китә ул Акшәһәрдәи.
Бөркет Китә?! Кая китә? Ни өчен?
Яшәр Кая киткәнен белмим, кнтәм, ди. Бая гаризасың тотып кадрлар бүлегенә бара иде.
Бөркет. Димәк. Акшәһәрдәи ту йган.
Я ш ә р. Үзе дә шулай, ди. туйдым, шуңа кнтәм, ди.
Б ө р к с т. һәркемнең үз ирке Мин үзем дә еллар буе бер жирдә эшләргә яратмыйм Яшь чакта күбрәк дөнья күреп каласы китә. Яна шәһәрләр, яңа кешеләр... Шулан-й... шулай-шулай... Советлар Союзы киң., һөнәрем күп минем. Ин югары разрядлы монтажник. Югары класс шофер. Уртадай югары финансист, уртадан югары химик
Яшәр У-у.. Димәк, ике-өч жнрдә яртышар институт. Әтн-әннлә- рен кем соң синең, Бөркет дус?
Бөркет. Әти инженер, завод директоры. Әни әдәбият укытучысы, доцент Кунбышсвта яшиләр. Әмма биш ет инде аларнын мнна бер катнашлары ла юк Минем үз дөньям, үз бәхетем. Ир егеткә әти. әни кулында ярым кол булып яшәү хурлык ул. Кеше гомере кыска, шуңа
РИЗА ИШМОРАТ ф ШАУЛЫЙЛАР ДУЛКЫННАР
күрә һәр минуты каДёрле. Сёзнен ул сары чәчле кызыгыз да яшәү кадерен белә, мөгаен. Хәерле юл телик ана. Яшәр дус.
Яшәр. Белмим, юл булып ук бетәр микән әле. Бригадир бик үз сүзле безнең. Җибәрмим, ди.
Бөркет. Җибәрмим?! Кем сон ул?
Яшәр. Әнә, теге көнне бар иде бит бер жәбәхәер... Айсылу исемле кыз.
Бөркет. Әйе. Хәтерлим... Тик мин аны акыллы кызга санаган идем ул көнне.
Яшәр. Аның акыллылыгыннан миләр чатный кайчакта. йөрәк... Шундый чәберчектәй генә кызчык сина акыл биреп, команда биреп йөрсен әле.
Бөркет. Димәк, кызу характерлы?
Яшәр. Җенле!
Бөркет. Усалдамы?
Яшәр. Аждаһа!..
Бөркет. Шулай да үзе сөйкемле кыз. Айсылу булгач, Алсуның сеңелесе, мөгаен.
Үзе усал, үзе сөйкемле,
Ә үзе бер дә
Усал түгел кебек шикелЛе.
Яшәр. Кебек шикелле булса, өйлән, күрерсен
Бөркет. Өйләнсәм? (Тәрәзәгә карап.) Чү! Кая бара болар.
Яшәр. Кем?..
Бөркет. Нэлли, Гөлзифа белән. (Тәрәзәне ачып.) Кая киттегез?
Н э л л и (арттан). Паркка. Әйдә син дә.
Бөркет. Юк! Үзегез монда керегез.
Нэлли. Син ялгыз гынамы?
Бөркет. Яшәр дә мин генә...
Яшәр. Ой!.. (Йөгереп китә.)
Бөркет. Җүләр! (Яшәрне куып тотып, тәрәзәгә алып килә Кызларга.) Керегез монда! Чынлап. Яшәр дә чакыра. Ә?.. Керәсез? Рәхим итегез. (Тәрәзәне ябып. Яшәргә.) Я әле, тәртипкә китер үзеңне. Нэлли нәзакәтлекне ярата. Кыюрак бул! Рюмкаларны хәзергә алып куябыз.
Яшәр. Торсын.. Коньягы да калсын.
Бөркет. Юк. Эчеп-исереп йөргәнне адәм рәтле кыз яратмый. Әгәр инде күңел күтәрерлек кенә чамаласаң, хөрмәт, почет сиңа. Кызлар алдында да. киң дөнья алдында да...
Яшәр. Ә бөтенләй эчмәсәң, димәк...
Бөркет. Шыр жүләр буласың. Андый кешене кызлар гына түгел, өлкән абзыйлар да төшеп калганга саный. Тагын шул сиңа. Яшәр дус. әгәр алар монда чагында кем дә булса берәр ят кунак килеп чыкса, мин ымлау белән Нэллиләрне алып китәрсең. Ярыймы?
Яшәр' Пожалуйста... Тик...
Бөркет. Шым! Май кап! (Ишеккә бара.) Рәхим итегез!
Өр-яңа модада, ләкин яхшы зәвык белән кненепясанып Нэлли кер&.
Н э л л и. һау-ду-юДу!..
Бөркет. Олрайт!.. Рәхим итегез! Нэлли! Сандугачыбыз безнең.
Нэлли. Сандугач, әйе сандугач, тик сиңа дип сайрар микән ул.
(Яшәргә карап елмая, кул изи.)
Бөркет. Дустым өчен сайрасаң, мин аңа да шат.
Н э л л и. Ярый ла көнләшмәсен...
Бөркет. Юк... көнләшмим.
Н эл л и. Ә кем белә. (Җырлый-җырлый Яшәр янына килә.) Сәлам сөеклем...
Яшәр (уңайсызланып). Нэлли!..
Нэлли Болай кыргый булма, дустым. Хатынын түгел ич мин.
Бөркет. Тукта, Гөлзифа кая?
Нэлли Керергә курка.
Бөркет. Курка?!
Нэлли. Курыкмаска, дөньяга беренче кат чыга кыз. Ә сип Бөркетсең икән, аңлый бел инде кызлар хәлен. Ул бит әле кулга өйрәнмә- ф гәп кыр кәжәсе. Беләсеңме... Кыр кәжәсе.
Бөркет. Кыр кәжәсе... Әйе, әйе, син хаклы, Нэлли. Кайда ул, урамда калдымы?
Нэлли. Әйе...
Бөркет. Хәзер алып керәм ул кыр кәжәсен. (Яшәргә кыюрак булырга кирәклек турында ымлый-ымлый чыгып китә )
Н э л л и (Бөркеткә ишарәләп). Рыцарь! Үрнәк ал!
Яшәр. Минем бит кыр кәжәм юк.
Нэлли (радиоланы җибәрә. ул бию көе уйный). Кәжәң булмаса, сандугачың бар. Сандугач...
Я ш ә р. Сандугачтан бигрәк чәүкә ошый миңа.
Н э л л и. Чәүкә? Алай дисәң, дустым, миннән дә чәүкәрәк чәүкә юк Акшәһәрдә.
Яшәр (көлеп). Чәүкәрәк чәүкә? Менә монысы шәп, черт возьми (Кинәт кочаклап ала да каты итеп үбә.)
Нэлли. Ярамый.
Яшәр. Ярый. (Биеп китәләр )
Бөркет белән Гөлзифа керә.
Бөркет. Әйдә, тартынма.
Г ө л з и ф а (ишек янына туктап) Нинди күңелле сездә.
Бөркет. Ә син тартынып торасын
Гөлзифа. Шушы күнеллелеккә бар күңелем белән тартылып китүдән куркам.
Бөркет. Синең тартыласын килмиме’ .
Г өлзифа (Бөркетнең колагына гына). Килә.
Бөркет. Сон? Кем тота?
Гөлзифа. Вөжданым кушмый Уңайсыз. Әгәр дә менә уз ихтыярымнан башка гына, ну бераз көчләбрәк димме, берәрсе өстерәп алып керсә, ул чагында, бәлки, намусым бик жыламас, вөжданым да тыныч булыр иде.
Бөркет. Алайса, бу авыр бурычны мина тапшыр, Гөлзифа, ярыймы.
Гөлзифа. II, и алай рөхсәт сорап торгач инде ул...
Бөркет. Бетте, аңладым (Нэлли белән Яшәргә) Дуслар' Гөлзифаны котлагыз Аның туган көне!
Нэлли. Туган көне?
Бөркет. Әйе. Кая әле. (Рюмкаларга эчемлек ешып ) Әрмәнстан ширбәте. Бары тик берәр рюмка Гөлзифаның туган көне хөрмәтенә.
II э л л н Туган көнем дип инк әйтмәдең мина.
Г өл з и ф а. Ул әле ай ярымнан.
Н э л л н. Ә-ә... аңладым..
Бөркет Без аны бүгеннән үк каршы ала башлыйбыз. Ярыйдыр бит?..
?|'э л л н ) ТәбРнк итәбез, Гөлзифа.
Б ө р к ет.
Матурлыкта һич кайда юк ишен.
Пөхн көләч. буй сын Өик мфа
Дөньяга син шатлык алып килдек, Мен ел яшо. гүаол Гөлзифа.
Я әле!.. (Эчәләр )
РИЗА ИШМОРАТ ф ШАУЛЫЙЛАР ДУЛКЫННАР
Гөлзифа (чыраен сытып). Әбәү, ачы ич бу.
Бөркет. Кояш нуры. Ике рюмкадан күңелең нур белән, бәхет ялкыны белән тула. Барыр юллар өчен якты маяк бу. һич алдашмыйча җәннәткә барып керергә була.
Яшәр. Ярый ла сират күперен кичкәндә, башың әйләнеп җәһәннәмгә егылып төшмәсән...
Бөркет, һей, егылырлык булгач инде ул. дустым, җәһәннәмен дә җәннәткә әверелә. (Радиолага бию көе — «Шейк»не куя. Гөлзифага баш иеп.) Прошу!
Г ө л з и ф а Пожалуйста. (Биеп китәләр.)
Бөркет. Әйдәгез, дуслар, калмагыз! Жәннәткә!
Гөлзифа. Бергә-бёргә булганда, җәһәннәмдә дә мина берни түгел. (Кулларын бутап, төрле хәрәкәтләр ясап, күбрәк бер урында баскан килеш бииләр.)
Нэлли (Бөркетнең колагына нидер әйтә дә Яшәр белән Гөлзифа янына килеп). Дусларым, сез дәвам итегез. Эш турында Бөркет белән минем бераз сүзем бар. (Бөркет белән алга, просцениумга чыгалар һәм бии-бии сөйләшәләр.)
Бөркет. Бәлки, иртәгә?..
Нэлли. Юк. бүген. (Пауза) Миннән бөтенләй бизден син хәзер.
Бөркет. Урынсыз шелтә.
Нэлли. Сизәм ич мин. Сиңа хәзер минем мәхәббәтем берни тормый.
Бөркет. Нэлли сөеклем, син үзең миңа караганда Яшәрне якын күрәсең.
Нэлли. Борчылма, Бөркет. Яшәрне бу көннәрдә гел-гел миңа таба син этәрәсең. А1ә ал янәсе, йот башы-аягы белән.
Бөркет. Нигә, егет ошамыймыни?
Нэлли. Бик тупас...
Бөркет. Зарар юк, чарланыр. Аның каравы менә дигән ир. Буй-сын нинди! Аргамакмыни! Атлан да чап кына.
Нэлли. Л4иңа аргамак кына түгел, гомер итәр кеше дә кирәк.
Бөркет. Алай дисәң инде бигрәк тә. Яшәр әйбәт кеше. Безнең егет. Өстәвенә комсомолец! Әнисе дә, әтисе дә башта комсомол чыныгуы алган кешеләр.
Нэлли. Ф-фи!..
Бөркет. Филәмә. сөеклем. Безнең чорда әле андыйларга һаман почет та хөрмәт. Картларына персональ пенсия, балаларына...
Н э л л и. Йомран башы
Бөркет. Киресенчә, майлы бутка, җайлы урын. Яшәр синең юлыңа келәм булып тешәләчәк. Ә син рәхәтләнеп таптап уз аны.
Н э л л и. Ой, нинди шәфкатьле йөрәк синдә.
Бөркет. Шул шул. Ә икэүсенең дә йөрәкләре, характерлары бер булган ир белән хатын, бәхетле булып гомер итә алмый, ди Фән әйтә. (Яшәргә.) О, Яшәр олрайт! (Нэлли белән сүзне бетерергә теләп.) Ганимәт бел, ычкындырма! Әйдә, шикләнмәсеннәр...
Яшәр белән Гөлзифа янына килеп биюгә кушылалар. Бөркет Гөлзифа белән бии.
Айсылу керә дә мондагы тамашага карап тора.
Бөркет (Айсылуны күрә). Айсылу?
Бар да. Айсылу! (Пауза)
Бөркет (музыканы туктатып). Рәхим ит, Айсылу.
А й сылу. Комачауладым, ахрысы.
Бөркет. Юк... Килүеңә бик шат. Таныш булыгыз. (Нэллине күрсәтә.) Трестыбызның конструкторлар бүлегендә..
Н э л л и. Консультант Нэлли Апанаева. (Баш ия.)
Бөркет (Гөлзифаны күрсәтеп) Ә монысы..»
Нэлли (1 өлзифаны кочаклый) Минем дус кызым — Гөлзифа Ми* лиәхметова. (Үзе үк баш ия )
Бөркет (Яшәрне күрсәтә). Ә бу иптәш ..
Айсылу. Яшәр Харрасов. (Яшәргә.) Ялгышмадым дип беләм
Яшәр. Ялгышмадык. *
Бөркет (Айсылуны күрсәтеп). Ә бу минем кадерле кунагым Ак- ; шәһәрнең атаклы бригадиры — Айсылу.
Айсылу. Күпертмәгез. Бөркет абый, атаклы сүзе артык. Гади з ташчы кыз — Җәгъфәрова “
Нэлли Айсылу Җәгъфәрова? О-у, болан булгач чын-чынлап ч атаклы. Безнең газета күтәрә сезне. Комсомол тәрбияләп үстергән яшь а. талант, дип бәя бирә. S
Айсылу. Анысы күптәнге хәл Ә бүген шәптән түгел безнең эш. Е Ә, Яшәр?
Яшәр. Мин нәрсә әйтим Мин .. Тукта. Сәрия Янбулатова ничек < сон. китәргә булдымы? Кадрлар бүлеге нәрсә әйтте? 3
Айсылу. Алар җибәрәбез дигән иде дә. мин каршы төштем ♦ (Бөркет белән Яшәр мәгънәле итеп бер-берсенә карашалар ) Парткомга и бардык. Партком мине яклады. Сәрия китми хәзер. <
Яшәр (Бөркеткә). Күрдеңме безнең бригадирны Ничек алып £ бара ул эшне. ж
Бөркет. Браво!.. Мактыйм. Айсылу! Принципиальлек, каты кул- з лылык иң мактаулы сыйфатыбыз ул безнең =
Айсылу. Туктагыз әле. нәрсә булды сезгә? Бик күңелле генә яд < идә идегез, ашкынып бии идегез, ә мин кергәч, җыелыш ясый башла- " дыгыз. Юк, килешми 6v . £
Яшәр (чәнчеп). Син соң биисеңмени бешен белән?
Айсылу. Пигә биемәскә? Аягым-кулы.м исән, йөрәгемдә ялкын җитәрлек... Шулай булгач, әйләндерегез әле пластинканы.
Бөркет. Чынлап әйтәсезме? Шаярмыйсызмы’
Айсылу. Шаяртып сөйләргә яшем җитмәгән әле минем. Бөркет эбыкай (Жакетын салып куя да бии башлый, i.i бик оригиналь хәрәкәтләр ясап, бик оста бии )
Бөркет (бию тукталгач) Браво' Менә бу номер, ичмасам Я. Яшәр, инде сипа чират. Бие. сынатма' (Радиоланы җибәрә ) Я. биемисең? Алайса үзем! (Ярсып, ашкынып бик оста итеп бии .Vрыны урыны белән балет солистлары гына ясый алсан хәрәкәтләр ясый Биегән чагында Яшәргә кызларны алып кит дигән мәгънәдә ымлый Музыка туктала Бөркет тә туктый )
Айсылу. Отлично! (Кул чаба )
Нэлли (Бөркеткә). Замечательно' Браво' (Айсылуга.) Сез дә искиткеч биедегез, сөеклем. Чудесно' Көнләшәм сездән.
Айсылу, һич урынсызга ләкин (Жакетын кия.)
Яшәр (Нэллине бер читкә алып, әкрен). Нэллн. беләсеңме мин... (Колагына нидер әйтә. Ih.t.iu аңа гаҗәпләнеп карый ) Үтенәм .
Н э л л и (пышылдап кына Гөлзифа белән сөйләшә. Яшәргә). Бара- бы г! (Бөркеткә ) Мәҗлес күңелле иде. бик күңелле ләкин, зинһар, гафу итегез. Яшәр белән без сезне калдырып китәргә булдык
Бөркег Безне калдырып?! Юк. ышанмыйм. Ничек инде бу...
Н э л л п Ә син ышан, кадерлем ..
Б ө р к ег. Мин сезне кунак итәргә дә өлгермәдем ич
Н э л л н. Кунак булу өчен икенче килербез, ә Яшәр? Гөлзифа?
Яшәр Бүгенгә гафу үтенәбез. Хушыгыз.
II э л л it. Әйдә. Гуленька! (Яшәргә подручка алырга тәкъдим итеп ) Алыгыз, сөекле кавалерым. (Бөркет белән Айсылуга кул изәп ) Гутбай' (Китәләр )
Бөркет (озата барып). Хушыгыз! _
Айсылу (аптырап). Нәрсә булды инде бу?
Бөркет, һич нәрсә аңламадым. Мөгаен, Нэллинең капризыдыр.
А й сылу. Әллә Яшәрнекеме?
Бөркет. Белмим...
Айсылу (ялгыз калудан уңайсызланып). Мин сезгә Гомәр Хәйям шигырьләре өчен дип килдем.
Бөркет. Беләм. Мин сине көттем, Айсылу... Хәзер... (Этажерка янына килә. Озак кына эзли.) Башта, бәлки, берәр стакан чәй эчәрбез?
А й сылу (кискен). Юк. рәхмәт.
Бөркет. Өйгә килеп тә бер чинаяк чәй эчми китү... Халкыбызның гореф-гадәтенә хилаф.
А й с ы л у. Шулай да эчмим.
Бөркет. Менә ул китап. Әйттем ич, бераз таушалган, ә эчендә тылсымлы сүзләр. Менә тыңлагыз әле.
А й с ы л у. Укымагыз. Китапны гына бирегез.
Бөркет. Рәхим ит... (Китапны суза, үзе күзләре белән Айсылуга текәлә.) Айсылу!
А й с ы л у. Рәхмәт... (Бөркеткә карый һәм гипноз астында сихерләнгән кешедәй катып кала.) Бөркет.
Бөркет. Айсылу! (Кулыннан тота.)
Айсылу. Бөркет...
Бөркет. Син... син... (Айсылуны үзенә тарта.)
А й с ы л у. Юк! (Бөркетнең кулыннан ычкынып ишеккә йөгерә.) Бөркет. Тукта'.. Бер генә минутка, китмә! Гафу ит. куркыттым, ахры.
А й сылу (тынычлана төшеп). Юк.
Б ө р к ет (ярсулы һәм җитди). Ах! (Ягымлы елмаеп )
Буй сыннарын синең чинар агач. Биткәйләрең ялкын, таң кызы. Килеп кермәс борын китәр булгач. Ник килдең соң монда, ай кызы. Ник елмайдың назлап йөрәгемне Салыр булгач хәсрәт утына?
Ник яктырттың барыр юлларымны. Атар булгач төпсез упкынга.
А й с ы л у. Кем шигыре бу?
Бөркет. Анысы әһәмиятсез.
А й с ы л у. Шулай да?
Бөрке т. Гомәр Хәйям шәкерте Борһан Байсаровныкы.
А й с ы л у. Борһан Байсаров? Әйбәт . (Елмаеп.) Шигыреңә каршы миңа да бер шигырь укырга кирәк иде дә. тик берни дә хәтеремә килми. Ә менә... (Бераз назлап һәм шаяртып, күтәренке тон белән укый )
Һай. читен соң сиңа атап шигырь сөйләү, Чөнки без ич бер үк кеше нәрсә дим! Мин син икән, шәпме үзеңне җырда мактау? Син мин икән, ничек үземне күккә чөйим. Шуңа күрә аерылышыйк. Аерым чакта Гыйшкыбыз «уртак» дигән исемен җуйсын. Булыр ул чак җырым фәкать синең хакта Лаек моңар синең йөрәк, синең буй-сын. Аерылышу! Зур сынау ул. авыр хәсрәт. Көчең җитми төнне көнгә ялгар өчен. Шуңа да ул бирә җанга тирән ләззәт.
Вакыт белән хисне генә алдар өчен Аерылышу берне һәрчак икегә бүлә. Ерак дусны мактау җиңел шуна күрә *.
(Пауза.)
Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе.
Бөркет. Айсылу!
Айсылу (дәвам итеп).
Ләкин дусмы, дошманмы сии. анысын менә- Хакмы икәнен тик бер шайтан уэе бела.
Бөркет. Ничек, ничек?
Айсылу Тик бер шайтан үзе белә.
Бөркет. Кем шигыре бу?
Айсылу. Анысы әһәмиятсез.
Бөркет. Шулай да?
Айсылу. Вильям Шекспир шәкерте Айсылу Җәгъфәрованыкы. дияр идем дә. үз ижатым белән даһиның рухын рәнжетү булыр дип остазымның Сонетын укыдым. Бары гик соңгы ике юлы гына үземнеке
Бөркет. Ах. сонгы ике юлы... Әйтәм аны... Ха-ха-ха.
Айсылу. Нигә көләсез?
Бөркет. Соңгы ике юлы Сонет калыбына сыймый, дим
Айсылу. Аның каравы мәгънәсе шәп (Басымнар белән тәкъ- рарлап )
Ләкин дусмы, дошманы син. анысын мен».
Х-акмы икәнен тик бер шайтан үзе белә.
Бөркет. Син инде аны шайтанга калдырма. Айсылу, үзең бел.
Айсылу. Кеше күкеле — төпсез күл. Ничек белеп бетерәсең, ди аны.
Бөрке т. Айсылу! Әйдәгез, киләсе ялга, машина белән кая да булса барып киләбез. Болынгамы анда, урмангамы берәр .
А й с ы л у. Юк.
Бөркет. Урман димәсәгез, көймәдә йөрергә төшәбез, Камага, ә?
Күңелле анда, халык, яшьләр...
Айсылу. Белмим...
Бөрке г. Көндез сәгать өчләрдә, ә?
А й с ы л у. Вакыт таба алсам...
Бөркет. Табыгыз, Айсылу!
А й с ы л у. Ярый! Бәлки төшәрбез дә
Бөркет. Бәлки түгел, ныклы вәгъдә булсын. Көтәм
А й с ы л у. Көтегез! Хуш! (Кызу гына китә.)
Бөркет (тәрәзәгә килеп). Ычкынды. Ух, ут та соң каһәрең. (Көйләп )
Кемгә сөйлим серләремне,
Йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йерәгемо Берәү бик якын кебек..
(Пауза ) Айсылу дип Нэлли белән Гөлзифаны да озатып җибәрдем. Менә утыр инде хәзер ялгыз башың, сөмерәеп. Төнге ябалак сыман. .
Кулында!ы гитарасын агып бәрә.
П»рй г.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
ӨЧЕНЧЕ КАРТИНА
Барак алды Тәбәнәк рәшәткә белән тотылган бакча-полисадник. Сирень, сарби агачлары Агач тибендә »>кәмнп Агачлар аша барак ишеге һәм бер тәрәаә күрен» Якшәмбе кон Еракгз Акшәһәр силуэты күренә Барак ишегеннән пиенел-ясанып
Айсылу чыга. Кулында ефәк косынка.
Айсылу (иркен сулап) Әй көне' Кояшы нинди көлә Әй. кояш* Ал мине үз янына! Бөркетләр бит югарыда, зәңгәр күктә оча. И. жүләр кыз Кая ашкынасың шулкадәр! (Сәгатенә карый )
РИЗА ИШМОРАТ ф ШАУЛЫ 11ЛАР ДУЛКЫННАР
Җилкәсенә аккордеон аскан Яшәр һәм аның белән бергә Нэлли керә. Яшәр пөхтә генә итеп киенгән, яхшылап кырынган.
Нэлли. О-у. Айсылу? Исәнме, Айсылу!.. Бәйрә.м белән, сөеклем. Айсылу. Бәйрәм?! Ә-ә, дөрес, дөрес! Ял көне, кояшлы ямьле көн... Н э л л и. Бик. бик ямьле! Юлда очраштык та озата килдем. (Яшәргә күз кысып куя) Егете күркәм, мин әйтәм, күңелсез булмасын ана дим. - -X'
Айсылу. Тагын килегез... Өебез тәбәнәк булса да, күңелебез түгәрәк безнең.
Нэлли. Рәхмәт, сөеклем... Тик башта әле үзең безгә кил... Тантана мәҗлесенә..
Айсылу. Нинди тантана ул?
Нэлли. Анысы сюрприз, сөеклем. Килгәч күрерсең. Димәк, сөйләштек. киләсең? Шәһәрдә, тугызынчы квартал, 12 йорт.
А й с ы л у. Ихтимал, килермен дә...
Нэлли (шат). Кил сөеклем, кил. Бик күңелле бездә. Ә тантана көнне аеруча күңелле булыр. (Яшәргә, акрын.) Кара аны, төгәл ике сәгать вакыт сиңа.
Яшәр. Бәлки әле иртәрәк тә котылырмын. •
Нэлли. Көтәм Хәзергә хуш. кадерлем. (Айсылуга кул изәп.) Гутбай, сөеклем! (Китә.)
Айсылу. Гутбай...
Яшәр Ох, шундый каннар йөрәкле кыз ул...
Айсылу. Кайнар?
Яшәр. У-у-у (кулы белән ниндидер кызыклы хәрәкәтләр, ымлар ясый.) Гиго милли-майн!..
А й с ы л у. Нәрсә?
Яшәр (тагын хәрәкәтләр ясый). Миа-Хандру Сима! Аңламыйсың?
Айсылу. Юк. (Башын селки.)
Яшәр. Хандраш чуль-чуль. Марсианнар теле бу.
Айсылу. Жүләр сатма. Яшәр.
Яшәр. Космос чорында яшибез. Маг-гайне ләйтен унд ди кәл- бина.
Айсылу. Ах. лейтун кәлбинамени? Ха-ха-ха! Аңладым Алайса шул — ду биет гыйфрите чиллаги пиш-пиш, кәлбен кәлбөра! (Куллары белән кызу-кызу хәрәкәтләр ясый.) Вә идиотын илла төшкәрн җаһилен, олрайт критин, колләһу фәллах!
Яшәр. Монысы нәрсә тагын?
Айсылу. Күктән төштем дисен ич, марсианнар телен белүең белән мактанасың? Ә сатурнлыларның иң популяр телләрен дә аңламыйсың.
Яшәр. Сатурн? Ха-ха-ха! Ну каһәр кыз да син. Айсылу. Я. я, ул сатурнлылар телен тәрҗемә итсәк ничек була инде?
Айсылу. Ничек булсын, Сатурн халкы ерак күктән, үзенең алтын боҗрасы аша карап көлә синнән Юлда адашкан Мәҗнүн, ди. Сезнең ул Марстан төшкән егетегез — Яшәр бине Хәррас үз акылында түгел, ди.
Яшәр. Ә шулаймыни. Мәҗнүнме? Үз акылыңда түгелме. Ха-ха-ха. Менә нәрсә, сеңелкәем Ай кызы! Тегермән кормасыннар синең ул са- турнлыларың. Ачуым килсә, мкн аларның боҗраларын өзеп ташларга да күп алмам. Мин аларга: кию-майн минәл Марси Инкәсәрүн ләм яльтәфит! Жир телендә әйтсәк — үзебезнең Марстан торып төкерәм мин аларның сүзенә..,. Ни сүзләре, пи үзләре миңа, белдеңме? Ә дөресен генә беләселәре килсә, шул: монысы сиңа да кагыла, иптәш Айсылу. Бүген мин как раз үз акылымда, әйе. нәкъ үз акылым, үз намусым, үз вөҗданым, үз көнем .
Айсылу. Үз көнең?.. Әниең... Рәзиләң...
Яшәр Ишетәсем дә килми!
Яшәр (Р. Тажетдинов) һәм Айсылу (Н. Ихсанова).
3 х Айсылу. Алар турында ишетәсең килми, эшенә төкереп карый- < сын Институтка керәм дип әзерлек алып бара иден. ташладың
Яшәр. Укымыйча да менә дигән итеп яшәп була *
Айсылу. Элек болай сөйләми иден син
Яшәр. Элек, сезнең акыл белән яшәгән чагымда, әллә нәрсәләр сөйләгәнмендер Ә хәзер, үз акылым Бик айнык \ i
А н с ы л у. Айнык микән
Яшәр. Айнык Эчмәдем Моннан соң эчмәячәкмен дә. Ә әз-мәз күнел күтәрер өчен генә булса Чурр!.. Ансын инде өлкән агайлар да эчә. Вот шулай Ташладым эчүне Аллаһе тәгалә шәрап касәмне ватты Ачуым килгәч әйттем ана: әбрико мәййо мэра шнкасти, рабби
Айсылу Бу да марсианнар телеме?
Я ш э р. Әйе. Үзебезчә болай.
Шәраб касәмне вапын нигә, раббем’ Багет ишегемне яптын ингә. раббем? Ләгънәт кенә звшсен сиңа, рлббем'..
Да, да! Мин инде хәзер элекке сарык бәрәне түгел Мио-кито-мэй’.. Олрайт! (Өйгә кереп китә )
Айсылу (Яшәрне күзәтеп казып) Кызык. Каян килгән ана болар (Сәгатенә карый.) Вакыт Ни өчен әле мин ул чакыргач та риза булдым. Аның әллә нн уйлавы бар-
Бәйрәмчә кненгаа Акбүләк керә.
Акбүләк Сәлам. Айсылу. Каядыр жыенасын. ахры’
Айсылу. Свиданнегә дигән идем дә... Сонга калдым кебек. •
А к б ү л ә к Сон дип Бәл ки әле соң да ту re i дер.
Айсылу. Аннан килгән кунакны ташлап китү дә килешми.
А к б ү л ә к. Мин сине алырга килдем, Айсылу.
А й с ы л у Кая?
Акбүләк Көймәдә йөрергә Камага
Айсылу Кама? Юк. Акбүләк абын, бармыйм анда (Көлә) Акбүләк. Инга?
Айсылу. Свиданнегә мине бит шунда көтәләр Кама буенда
Акбүләк. Бөркетме?
Айсылу. Әйе — ул.
Пауза. Акбүләкнең жнргә сызыклар сызып уйный торган чыбыгы сына.
Чыбык сынарлык берни дә юк, Акбүләк абый.
Акбүләк. Иртәгә, бәлки, бүрәнә сынса да сон булыр.
Айсылу. Иртәгәсе өчен беркем дә, берни дә алдан әйтә алмый.
Акбүләк (көлеп). Күрәзәче әйтә ала.
Айсылу. Ярый әле күрәзәче булмаганмын. Үз хисләреңнең нинди ерганаклар буйлап, ничек агарына кадәр алдан белеп торсаң, дөньяда яшәүнең бер кызыгы да булмас иде.
Акбүләк. Юк, Айсылу, әгәр хисләрен кеше үзе теләгән ерганаклар буйлатып, үз ихтыяры белән борып җибәрә алса, шуңа көче житсэ иде. яшәү аңа кызыграк та, мәгънәлерәк тә булыр иде-
Айсылу. Димәк, үз хисләрең белән идарә игәргә? Баш министр дәүләт белән идарә иткән сыман? Кайгың... шатлыгың... нәфрәтең, дус- лыгың-мәхәббәтең... Ой, бик четрекле бу.
Акбүләк. Шуна да үзен белән идарә итү күп катлаулырак, минемчә.
А й с ы л у Шулай булмыйча... Үз ихтыяр көчең диген дә жылыйсы урында көлеп, берәүне бик яратсаң да яратмыйча кара әле син.
Акбүләк. Кемне, мәсәлән?
Айсылу. Әй, хәйләкәр син, Акбүләк абый... Бөтен эч серләремне белеп алыр идең бугай.
Акбүләк. Белсәм соң?
Айсылу. Барын дамы?
Акбүләк. Әйе.
Айсылу. У-у... Чәчең үрә торыр иде. Мин әле кайчакта үземнән үзем дә куркам. Әйбәт кенә, акыллы гына булырга кирәк, ә минем уйлар, тойгылар шундый котырына, ярсый, ашкына. Нәкъ инде давылда диңгез дулкыннары диярсең. Син шулар белән идарә итәргә дисең.
Акбүләк. Әйе... Дулкыннар безне йомычка урынына чөймәсен. Без дулкыннарга түгел, дулкыннар безгә буйсынсын!
А й с ы л у. Юк. көч житмидер моңа, Акбүләк абый.
Акбүләк- Җитәргә тиеш.
Айсылу. Минем житми. Җитми... Беләм ич үземне.
Акбүләк. Әйтимме сиңа бер сүз?
А й сылу. Өчне әйт.
Акбүләк. Син... син шундый кыз, Айсылу... үзеңдәге көчне үзең белмисең. Алла син!
Айсылу. Алла? Ха-ха-ха... Димәк, мин юк?
Акбүләк. Киресенчә, син бар, син бер, кодрәтең зур, тиңдәшең юк...
А й с ы л у. Акбүләк абый, житте. Ачуымны китерәсең! Җеннәр дә аңламас сүз сөйли башладың. Лутче уйнап жибәр. (Аккордеон бирә.)
Акбүләк (аккордеонны күреп) Ба!.. Нәкъ минеке сыман... Чү! Таныш ич бу миңа. Нишләп монда бу? (Аккордеонны ала. телләрен тикшереп.) Тамагы карлыккан дип әйтимме.
Айсылу. Булыр да. Төн буе гулять итеп кайтты. Кемнәрнедер жырлатып, биетеп... н
Акбүләк (әйләндерә-әйләндерә карый). Димәк, төзәтүгә, ремонтка мохтаж. ’ н
Айсылу. Бик мохтаж... Тик сөйләп кенә калмыйча, чын-чынлап төзәтергә иде-
Акбүләк (карап). Бәлки, житди операция кирәк булыр?
Ансы л у Операциясез генә төзәтеп булмый икән Ясарга' Үзе өчен дә яхшы, ансамбль өчен дә. Бармакларың төзәлгән, уйна әле, ичмасам, Акбүләк абый.
Акбүләк. Бармаклар төзәлде дә...
Айсылу. Уйна!.. Уйна!..
Акбүләк бармакларын житез йегертеп «Сандугач» кегн уйный.
Айсылу (нык әсәрләнеп). Матур... Сандугач кебек сайрап тора (Пауза.) Тагын берәр көй.
Акбүләк. Тагымы? (Уйланып, икеләнеп тора.)
А й с ы л у. Уйна, уйна! йөрәгемнең ярсуы бөтенләй басылсын әле, ичмасам
Акбүләк. Юк, булмый... Хәер, тыңла.. Сиңа бу, Айсылу. (Уйный һәм әкрен генә эңырлый)
Карурманның былбыл кошы син, Зәңгәр күкнең тулган ае син. Гелбакчанын матур геле син, Акшәһәрнең яме, даны син...
Айсылу. Даны? Кем ул Акшәһәр даны?
Акбүләк. Син ул, Айсылу. Алдагы юлларда әйтелә анысы.
А й сылу. Юк!.. Бернинди алдагы юл кирәкми, Акбүләк абый з Миннән көлү өчен бу кадәресе дә бик җиткән.
Акбүләк. Айсылу?! <
Айсылу. Акшәһәр даны. имеш. Бригада таркала Берсе прогул 2 ясый, читтә кунып йөри, икенчесе шәһәрдән качарга җыена. Мин үзем- а. не кая куярга белмим. Ә син. Шәһәрнең яме, дисең. Беләсеңме кичә горком секретаре Сафин нәрсә әйтте? Болай булса, Айсылу, арбадан төшеп каласыз, ди. Сизеп торам, тагын атна-ун көн шулай барсак. • Хурлык, хурлык бит бу! Ә син ..
Акбүләк. Мин якын күргәннән генә, Айсылу... Чын күңелдән яратып сине...
А й с ы л у- Кирәкми! Якын да күрмә, яратма да. бар
Акбүләк. Айсылу!
А й сылу. Бар, Акбүләк абый.
Акбүләк. Бу нәрсә инде, кит дигән сүзме?
А й с ы л у. Әйе, кит! Кит!
Акбүләк (аптырап басып тора да) Ярый алайса, хуш!
А й с ы л у. Хуш.
Акбүләк китә. Пауза. Айсылу механик рәвештә эскәмиягә утырып уйга чума.
Б е р ке т керә.
Бөркет (Айсылуны күреп) Айсылу! (Айсылу энс)әш.чи.) Авырыйсынмы әллә?
Айсылу (башын да күтәрмичә) Авырыйм.
Бөрке т. 11и булды. Айсылу, каи җирен?
Ансы л у- Бөтен җирем дә авырта минем бу ген.
Бөркет Температуран ла бармы?
Айсыл у. Температура? (Аңына килеп ) Нинди температура’ (Бөркеткә игътибар итеп шатланып ) Бөркет? Бу син
Бөркет. Көпем көттем лә син килмәгәч, үзем килдем.
Айсыл у. Гафу ит. Бөркет, бара алмадым.
Бөркет' Авыргач ниде. билгеле..
А й с ы л у. Юк. мин авырмыйм
Бөркет. Авырмыйсың’ Әле генә авырыйм, дидең .
ШАУЛЫЙЛАР ДУЛКЫННАР
Айсылу. Ә-ә-ә. әйе...
Бөркет. Синең вәгъдәңә шундый ышанган идем...
Айсылу. Ни өчен?
Бөркет. Сәер генә сорау. Ничек сиңа ышанмаска мөмкин.
Айсылу. Нигә, кешеләрнең күбрәк күңелендә бер, телендә бөтенләй икенче нәрсә була ич. * . • • ■■■
Бөркет. Аңламыйм, кемгә ишарә бу?
Айсылу. Сиңа түгел, үземә карата әйтәм.
Бөркет. Үзеңне кимсетергә дә хакың юк.
Айсылу. Дөресен генә әйт әле. Бөркет, мин килмәгәнгә ачуланмадыңмы?
Бөркет. Юк... (Пауза.) Ышанмыйсың?
Айсылу. Ышанырга бик теләр идем дә...
Бөркет. Ышан. Айсылу. Гомеремдә бер тапкыр гына да ялган сөйләгәнем юк. Туры сүзле булырга, уемда ни булса, бары шуны гына сөйләргә бала чагымнан ук әнием өйрәтте. Әтием дә. әлбәттә Күйбы- шевта алар. Әтием номерлы заводның директоры — инженер, әнием университетта әдәбият укыта, доцент
А й с ы л у. Доцент?
Бөркет. Аларның тормышлары яхшы, иркен, тик мин генә монда килеп адаштым.
Айсылу Адаштыгыз?
Бөркет. Ялгызлык үтерә. Айсылу. Таныш-белешләрем күп Сөйләшеп. җырлашып утырыр өчен. Ә менә йөрәк дустым юк Юк. Айсылу. Әлегә кадәр күңелемә ошаган бер генә кыз да очрамады Менә беренче тапкыр син очрадың. Күңелем шатлыгыннан күкләргә күтәрелде. Беренче күрүдә үк йөрәгемә өмет ялкыны кабынды. Эх, Айсылу Аңласа идең сип... Кил әле, утыр, тыңла мине.
Айсылу. Утырам да. тыңлыйм да. (Утыра.) Тик .
Бөркет (аның янына утыра). Чап яңагыма! Битемә төкер.
Айсылу. Шаштыгыз? Ни өчен?
Бөркет. Сиңа коточкыч сүз әйтәм хәзер.
Айсылу. Әйтмәгез!
Бөркет. Юк. әйтәм. Сугыгыз!
Айсылу. Мин куркырлык сүз әйтүегез мөмкин түгел.
Бөркет. Алай булса, ишет... (Айсылуга текәлеп карый ) Мин гашыйк сиңа. Айсылу.
Айсылу Бөркет!.
Бөркет. Гашыйк!! (Күзләренә карый) Айсылу. (Кочаклый )
А й с ы л у (ачу белән). Җибәр! (Сикереп тора да чыгып китә.)
Бөркет. Ух усал! Тиз генә баш бирәсе түгел... Ә шулай да . дөнья матур, якты...
Яшәр (кереп). Бөркет?! Биек күктән ничек әле болай җиргә төшәсе иттең?
Бөркет. Ошый миңа сезнең барак, матур палисаднигы, тирәкләре...
Яшәр. Тирәкләреннән бигрәк асыл кошы.
Бөркет. Нигә, асыл кош булса гаепмени?
Яшәр. Юк, дус өчен бишәве дә жәл түгел.
Көлешә-көлешә Мәгъсүм белән Сәрия чыга.
Мәгъсүм (ишек янында). Кара, бу теге Миңсрур апаны китергән зирәк егет түгелме? Исеме кем әле . Тилгәнме шунда, карчыгамы5
Сәрия. Белмим... Мин ул көнне рәтләп игътибар да итмәдем.
Мәгъсүм. Шул үзе. Әйдә яннарыннан узабыз, сәлам биреп.
Сәрия Кирәкми, бу яктан гына китик.
Мәгъс ү м. Әй. килешмәгәнне, Әйдә юлдан китәбез. (Сәрияне култыклап алып китә.) Хәерле көн.
Бөркет. Хәерле көн Дус.
Мәгъсүм. Үзегез хәтердә... Укыган шигырегез дә колак төбендә ф яңгырап тора Валлаһи менә. Ә исемегез хәтердән чыккан Ни то лачын. . ни то карчыга?
Бөркет (көлеп). Бөркет.
Мәг ьсүм (Сәриягә). Шул. шул. Бөркет Әнтәм бит.. Шундыйрак = булып хәтердә торып калган Мин — Мәгъсүм булам, танышыйк. Бу — £ Сәрия Янбулатова.
Бөркет (баш иеп) Якыннан танышуыбызга бик шат.
Мәгъсүм Мин дә шат. Сәрия дә шулайдыр днп беләм.
Сәрия. Әйе. шулай. (Баш ия.) з
Мәгъсүм. Әнтәм ич. Ярый, хушыгыз. Безнең әле Кама буена б.-. * рышыбыз. Ял көне, мин әйтә.м. әйдә. Сәрия, көймәдә йөрел кайтыйк, э дим. Әмма ләкин ишкәклесендә, мин әйтә.м Моторны яратмыйм Тыр тыр да тыр-тыр Гавыштан болай да туйган. Ә ишкәк тыныч. Чульт. чульт. Чульт. чульт1.. Ике-өч тапкыр каерып алсам. Кама уртасында. ~ тагын каерсам - аргы якта Баш чутына ул кадәр үк бул.маса да. бе- а. ләгемнең авторитеты, аллага шөкер. 2
Бөркет. Сизелеп тора
Мәгъсүм (үзеннән бик канәгать) Ха-ха ха! Сизелә дисең, ә. - Ярый, ярый! Си телүе яхшы Югыйсә . кайбер абзыйлар фәлән дә төгән < диләр дә бик исәпләшми дә башлыйлар Әйдә. Сәрия!.. (Башындагы са- я лам эшләпәсен алып ) Хушыгыз' (Китәләр )
Б ө р к е т. Хуш, дустым, хуш! Күңелле егет.
Яшәр. Сәрияне кара син? Ничек тота үзен. Әйтерсең, күргәне дә, белгәне дә юк
Бөркет. Бик акыллы тота, молодец’ Хөрмәг ана’ Бик чибәр кыз Менә кемне ярат син. Яшәр дус.
Я ш ә р. Юк. рәхмәт! Нэллидән дә бик канәгать.
Бөркет. Канәгать дисең алайса .
Яшәр. Канәгать... Бүген аның янына күчеп барырга ук булган идем дә..
Бөркет. Соң?
Я ш ә р Йәзилә әнә жнбәрмим. ди
Бөркет. Рәзилә? Ха ха-ха! Син үз акы тындамы сон? Хатыныннан рөхсәт сорап, кайда, кемнең аерылышканы бар?
Яшәр. Юктыр да соң . Үтерә язганчы кыйнап, балам белән икебезне ташлап китте, дип комсомол комитетына язып бирәм. ди.
Бөркет. Бирсен, нигә ана исен китте. Заманында мин дә комсомолец идем Яшим бит әле.
Яшәр. Алай гына түгел шул. судка да бирәм. ди
Бөркет Судтан ла курыкма. Бердән, вакыт узган, икенчедән, шаһптләре... шәһитләре бармы?
Я ш ә р. Кемнәр диген әле. берсе минем әни, икенчесе Айсылу, өченчесе — Сәрия...
Бөркет. Менә монысы инде — жнтднрәк Ну шулай да кайгырма, дус. Барын да син теләгәнчә ерып чыгабыз. Берәр юлың табарбыз әле
Яшәр. Юлын табулары кыенрак шул (Пауза.) Әйдт әле. Бөркег дус. сиңа барыйк булмаса, Йөрәк ярсый
Бөркет. О. юк. зинһар, гафу нг. дустым, бүген бхл.мый. Ә өч көннән соң, рәхим ит. Ишегем һәрвакыттагычз ачык енна. Хәзергә хуш. (Китә )
s. .к. УЛ м;. 33
Яшәр (аккордеон алып) Я. сердәш! Нишлибез хәзер? Шәп түгел бит безнең хәл. Нәрсә? Җырлавың да, көлүең дә. бары миннән генә? Ярый, синеке шулай, ә минеке, минеке кемнән? Белмисең. Шул шул. Үз хәлемне үзем дә белмим. (Тын гына утыра j
Урам ягыннан, таякка таянып. Миңсрур апа кайта. Яшәрне күреп Сискәнеп китә, турая. Әкрен генә янына килә.
Миңе р у р (Яшәр янына ук утырып, аның башыннан сыйпый). Әй, улым, улым . Төн буе сине эзләп йөрдем.
Яшәр (әнисенең кулын этәреп җибәрә дә читкәрәк елышып утыра) Бала түгел лә инде мин
Миңсрур. Юк. улым, йөземә күтәрелеп карарга теләмәсән дә. барыбер бала син минем өчен. Ә мин — ана сиңа.
Яшәр. Боларны кычкырмыйча гына да әйтеп була бит.
Миңсрур. Боларны бер сүз әйтмичә дә аңларга тиеш идең сия... Яшәр. Бик аңлыйм.
Миңсрур. Юк шул. аңламыйсың. Күрәм. бик күп нәрсәләрне аяламыйсың син. улым.
Яшәр. Сезнең кебек караны да ал-гөл итеп күрергәме?
Миңсрур. Юк. түгел!.. Син тыңла элек, аңла
Яшәр. Кирәкми, сөйләмә. Тыңламыйм да. аңламыйм да' Аңлаган кадәресе дә бик җиткән. Кеше кеше өчен туган, имеш, дус. иптәш... Саф вөждан. гаделлек, һәркемгә тигез хокук Бар да алар кәгазьдә генә, ә тормышта...
М п н с р у р. Безнең тормышны син. улым, үзең бүген яшәгән бүл* мәң киңлегенә карап кына үлчәмә. Бөтен җитәкче коммунистларны да бүген сиңа квартир бирмәгән, беренче чиратта үзләрен генә тәэмин иткән хуҗаларың белән тиңләмә. Кешелекле, гадел җитәкчеләр әз түгел бездә.
Р ә зил ә аксын-аксый чыгып, сүзсез генә Миңсрур янына килеп баса.
Миңсрур. Әгәр моИнан соң да Рәзиләне шулай мәсхәрәли. ::<ә- берли торган булсаң, кара аны. улым, хөкемем каты булачак .. (Пауза.) Хәзер инде синнән үземә берни дә өмет итмим (Пауза ) Ә менә иптәшләреңә карата начар булсаң, я эшенә бармыйча дуамалланып йөр.әң, ул чагында миннән рәхим көтмә! (Аягүрә баса.) Бу минем хөкемем генә түгел, мәрхүм атаңның да, сугышта һәлак булган абыйларыңның да хөкеме булыр.
Яшәр (Рәзиләгә). Синең нинди хөкемең бар?
Р ә з и л ә. Әнкәй хөкеме минем дә хөкемем.
Яшәр. Мине өзгәлэргә сүз берләшеп куйганыгызны яхшы беләм. Инде минем хөкемемне ишетегез: туйдым! Барыгызның да куркытуыннан туйдым. Сезнең сүзләрне тыңлап кына да акылдан шашарга мөмкин. Ярый, моннан соң күзегезгә күренмәскә тырышырмын. (Аккордеонын ала.)
Миңсрур. Киртәгә сикермә, улым.
Яшәр. Суд белән куркытып кайтарабыз дип уйламагыз да! Ку- рыкмыйм! (Китә )
Миңсрур. Тукта! Тукта дим. бала! (Артыннан китә.)
Р ә з и л ә (урынында басып калган килеш). Китте...
А й сылу (кереп). Рәзилә!
Р ә з и л ә. Айсылу җаным! (Кочаклап үкси.)
Әкрен генә атлап М и н с р у р апа керә.
Миңсрур. Артына да борылып карамады, ичмасам. (Рәзиләне юатырга теләп, иңсәсеннән сөя. кочаклый ) Сабыр ит, кызым
Өчесе дә тын гына басып торалар.
Айсылу. Әйдә, Минсрур эпа. вйгә... Әйдә. Рәаилә. (Җитәкләшеп ишеккә киләләр. Миңсрур белән Рәзиләне өйгә кертеп җибәрә дә озак кына уйланып утыра, күккә карый ) Кояш та багты... Нишләргә сон? Кемгә генә барын... Әйе. әйе. ана'.. Ул акыллы... Ул:..
йвгереп китә. Ут сүнә.
ДҮРТЕНЧЕ КАРТИНА
Акбүләк бүлмәсе. Яма стиль белән җиһазланган зур гына бүлмә Ө—пл. урындыклар һәм башка җиһазлар. Алгы плаила тәбәнәк встал, жинелчә ике кресло Шунда хк торшер Стенада эурайтылган ир белән хатын ркемс Ир—озын мәһабәт гәүд-ме. $ калын мыеклы матур кеше, аның янында кечерәк буйлы иилаем табигатьле. иргә Е караганда күп карт күренә торган тыйнак бер хатын Болар — Акбүләкнең әтисе һәм - әнисе. *
Ут алына. Сәхнәдә беркем дә юк. Тик тормыш юлларының сикәлтәле булуын, кеше- 3 ләрнең тврле каршылыкларга очрап, еш кына авыр хәлдә калулары турында сьйләп. ф дулкынландыргыч музыка яңгырый. Акбүләк кайтып керә Ул бик күңелсез Өстен дәге пиджагын салып ыргы га да арлы-бирле йерн башлый Стенадагы рәсем кар- < шында туктала.
о
Акбүләк. Мейә шулай, кадерлеләрем. уңмады юлым Нишләргә s хәзер? Пиджакны? Юк. пиджакның гаебе юк... Хәзер'. (Пиджагын алып = элеп куя.) Институтны да отличнога диярлек тәмамладым Эшем дә ~ ярыйсы бара. Шәһәр салам Яна йортлар Ә менә анык күңеленә ачкыч < таба белмим. (Рәсемгә карап.) Их. әнкәй, килсәң якын книәс.чем б\- = лыр идең дә бит .. (Пауза ) Ә йөрәк ашкына! (Гармунын алып, ярсып - уйный башлый. Ул импровизация ясап уйный һәм бер кат уйнап чыккач, үзе үк кушылып җырлый )
Дулкыннар!
Шаулыйлар дулкыннар. Ургылып, ярсынып, ашкынып ...
Туктаусыз чабалар дулкыннар. Каядыр ашыгып, ашыгып.
Тукта, шәп кой бит бу. (Уйный )
Туктаусыз чабалар дулкыннар. Каядыр ашыгып. ашы>ып.
Агыла дулкыннар, дулкыннар. Агыла айкатып днигетне Ыргыла күкләргә дулкыннар. Әйтерсең, язмышлар бер безнең
Иссен жнл. дуласын дулкыннар. Яшьнәсен күкләрдә яшеннәр. Безгә ул тагын да күңелле Үзебез яшеннәр баз яшьләр.
Мәгъсүм (арттан ишек шакып) Мемкинме?
А к б ү л ә к. Әйдә, кер. Мәгъсү м.
М ә г ъ с ү м. Их. өздерәсең, иптәш мастер'
А к б ү л ә к Әйдә, күрше, уз. утыр.
Мәгъсүм. Утыр дип Әгәр вакыт таба алсан, бер олы киңәш бар иде. иптәш мастер
Акбүләк. Олы киңәш булгач, булмаса да табарга туры китер Мәгъсүм.
Мәгъсүм. Бик четерекле вопрос инде бу... минем киңәш дигәнем... Эшләр бик хөрт бит әле минем, Акбүләк туган.
Акбүләк. Нәрсә булды.
Мәгъсүм Главное булмады шул әле. Квартир алдым. Мебель алдым. Әнине китереп утырттым. Ә менә главное белән эш начар. Прә- мә-беда.
Акбүләк. Нинди беда?
М ә г ъ с ү м. йөрәк эшләре. Мин үлеп гашыйк, ә ул...
А к б ү л ә к. Сине яратмыймы?
Мәгъсүм. Ярата да сыман, әзрәк кенә сизгерлегем бар ич инде. Ә менә шул турыда сөйли башладыңмы — бөтенләй тырпая Сөйләмә, ди. Син, ли. әйбәт егет. Мәгъсүм, ди, бик әйбәт, ди. Ни дигән сүз инде бу, иптәш мастер, ә? Бер дә егет яратмаган кыз буламыни дөньяда?
А к б ү л ә к. Күрәсең була.
М ә г ъ с ү м. һе! Нишләргә соң ә, иптәш мастер?
Акбүләк. И. Мәгъсүм. Мәгъсүм, мондый хәлдә нишләргә икәнен гать иттем.
М ә г ъ с ү м. Ничегрәк соң. юатамы?
А к б ү л ә к. Юата да, ярсыта да.
Мәгъсүм. Шул шул, ярсыта.
Акбүләк. Сәриягә чыннан да мәхәббәтең зур икән, суындырма күңелеңне Ул әйбәт кыз.
Мәгъсүм. И-и... әйбәт кенәме соң... Ул шундый... чибәрлеген әйтмим дә, анысы болай да күренеп тора, ә менә сафлыгы анын. эчкерсез. гөнаһсыз булуы... И. кайчакта нәкъ сабый бала инде. Әле аның, мөгаен, бер егетне дә яратканы юктыр. Иптәш мастер, әллә мин әйтәм, син сөйләшеп карыйсынмы? Ә, Акбүләк дус?
Акбүләк. Синең өченме?
Мәгъсүм. Әйе.
А к б ү л ә к. Юк, Мәгъсүм дус, син ничек тә үзен тырыш инде, кыюрак бул.
Мәгъсүм, һайй кыюрак дип... Аларга шул кыюлык кына да. беләк көче генә дә җитми икән, йөрәк, йөрәк ачкычы кирәк икән. Ә нинди ул ачкыч, кайлардан табарга аны?..
Акбүләк. Минемчә, Мәгъсүм дус, аның өчен әллә кайларга барырга кирәкми кебек, үзеңнән, үз йөрәгеңнән эзләргә кирәк. Билгеле инде Сәрия үзе... Аның уйлары, хисләре кай тирәләрдә әйләнә... Ниндирәк хыяллары бар. нәрсәгә омтыла.
М ә г ъ с у м. И-и. аңардагы хыял... Чуты-чамасы юк.
Акбүләк. Бәлки, берәр яраткан егете бардыр.
Мәгъсүм. Әйтәм ич, егет дигән сүзне ишетсә, тырпая прәме. Юк, егетләрне ярата торган кыз түгел ул.
А к б ү л ә к. Сине ярата дисең ич...
Мәгъсүм. Соң мин.. Мин бит инде ул.
Акбүләк. Егет түгелмени?
Л4әгъсүм. һен, дурак... Әллә нәмә әйттерерсең, иптәш мастер. Әйдә лутчы ул турыда сөйләшмик.
Акбүләк. Ярый, сөйләшмик. (Икесе дә тын гына утыралар.)
Мәгъсүм. Кара әле. болай булгач, барыйм әле мин, Сәриянең үзенә дигәнем. Туп-туры. ә? Син ничек уйлыйсың?
Акбүләк. Белмим шул.
сорап, үзем әле сиңа киңәшкә кермәкче идем.
М ә г ъ с ү м. Көлүеңме сон бу. иптәш мастер.
Акбүләк, йөрәк эшләре көлке түгел икән шул ул. Сыкрана йөрәк. Мәгъсүм дус, яна...
М ә г ъ с ү м. Шул шул, яна...
Акбүләк (гармунын күрсәтеп) Аптырагач, шушы дуска мөрәҗә
Мәгъсүм Юк. син бел инде. Акбүләк дус. биргән киңәшеннән кире кайтчя.
Акбүләк Кинэшне әле монда үзең бирдең :кьа’
Мәгъсүм. Мин?!
А к б \ л ә к. Йөрәккә ачкыч турында . Бары син генә, бары аныкын ф гына ача ала торган.
М ә г ъс ү м. һ-н моны бит икәүләп, бергә-бергә уйлаштык ич инде Кара әле. син тотма инде... Мин барыйм. Башыма* әйбәт кенә уйлар килеп тора, телемә дә акыллы сүзләр килер сыман. Син, зинһар, рөхсәт ит инде, иптәш мастер, ә?
Акбүләк I клреәгә рөхсәт.
М ә г ъ с ү м. Китәргә, дим. Сәрия янына.
Акбүләк. Пожалуйста. Бар. бар. Мәгъсүм дус.
Мәгъсүм ' 1 ' : ). 1 га, лптәш капнтап-лейтенонт
А к б у л ә к. Мин бары тик лейтенант кыче
М ә г ъ с ү м. Мни матрос-моряк. Динге.-гә барсаңмы, сразу капитан- лейтенант ясыйбыз үзеңне, иптәш мастер.
Китә.
Акбүләк. А^г.ряк5 Матрос.. Балай бглггч. синен эшләр жиаел- о рәк. иптәш матрос. Ни әйтсәң дә диңгез. Коребль. Ә б?з--пехота. ~ Юк, иптәш ' йтенант. пехотаңа сүз тидермә Пехота ’ ■’ — сугыш кыры 3 королевасы Җиңүне хәл итә. ныгыта торган :. ч Борыныңны төшермә. ' иптш тейтенант! Җиңәрбез! Җиңәрбез һәм.. Ой. б им ШУЛ (Уйга < чума )
Иш. I. шакыйлар Акбүләк Жамп бирергә да өлгерйк, атылып Айсылу килеп к«.>.
Айсылу?
А й сылу (КӨЧКА тын альп). Акбүләк абый .
А к б ү л ә к (борчылып). Нәрсә, бер бер хәл булдымы?
Айсылу. Яшәр Хзррасов хатынын ташлап кнгте. Әннсен дә. Рәзилә бит ана булачак Аня.*. Ни дә булса бер нәрсә эшлисе г.-.-, Акбүләк ябый..
А к б у ләч. Без нишли алабыз соң. Айсылу?
Айсылу. Нәкъ шул турыда киңәшкә дип сина килдем дә. Акбүләк абый.
Акбүләк Утыр әле. Айсылу . N йлашыйк.
А й с ы л у. Аллрнын хәле шундый .
Акбүләк. Алар хәле нинди генә булмасын. Айсылу, без хәзер генә берни дә эшли алмыйбыз.
Айсылу. Ничек инде эшли алмыйбыз. Бу бит бу бит Ай! (Башын селки /;ә.п >.у .;ы белзн йөзен каплап кагып кала )
Акбүләк (бераз паизадан < >ң) Яшәр янына бзрып хәзер үк кире кайт, дип приказ бирү... Файдасыз, хакыбыз да юк. Хәзер генә барып Минеру р апа белән Рәзнләне юату . Монысы ннде тагын да зуррак мәгънәсезлек, тупаслык
А й с ы л у. Ничек? Юк! Юк. юк.
Акбүләк. Айсылу якыллым. мондый хәлдә аларны юатам дип азапланганчы, тыныч калдырырга кирәк. Иң яхшысы шул. Уйлансыннар...
Айсылу. Тукта, кеше олы кайгыга төшә, з син. Әй, синең шундый мәрхәмәтсез икәнеңне белсәмме
Хкбүләк. Юк, Айсылу, мәрхәмәтсез түгел мин.
А й с ы л у. Алай булгач, нигә соң кеше кайгысына әз генә дә нсеи китми.
dVnNHXIfXtf dVmrriL'AVni
Акбүләк. Бәлки, гаеп Яшәрнең үзендә генә дә түгелдер. Бәлки, Рәзилә үзе артык рәхимсездер. Бездә дә гаеп бардыр? Бер ай, ай ярым элек әйбәт кенә эшли иде ич ул... Әле дә эшендә начар түгел...
А й сылу. И-и эштә начар булмаудамыни? Кеше — кеше булмагач.
Акбүләк. Бәлки соңгы көннәрдә ана башка берәүнең начар йогынтысы бардыр?
А й с ы л у. Кемнең?.. Юк, булмас!
Акбүләк. Кайчакта безнең күзебезгә ин матур, иң саф булып күренгән әйберләр дә агулы булалар. Магнолия чәчәкләрен беләсеңме син, Айсылу.
А й сылу. Ишеткәнем бар.
Акбүләк. Аның матурлыгына, хуш исенә сокланмаска мөмкин түгел Кеше йотлыгып исни аны, исни һәм исеннән исерә дә бер кайчан да айнымый...
Айсылу. Айнымый?!..
Акбүләк. Магнолиягә охшаган кешеләр тагын да куркынычрак.., А й с ы л у. Син кем турында, Акбүләк абый.
Акбүләк. Магнолия турында.
Айсылу. Юк, моны син Бөркетне күз алдында тотып әйттең. Шулаймы?
Акбүләк. Әгәр шулай булса?
А й с ы л у. Көнләшүдән генә сөйлисең бит боларны, Акбүләк абый. Ләкин урынсыз. Шундый борчулы минутларда аякларым синең янга алып килгән икән, димәк, бернинди магнолия дә исертә алмаган мине. Шулай түгелмени?
А к б \ л ә к. Айсылу! (Кинәт аны үзенә тартып китерә дә кочаклап каты итеп үбә )
Айсылу. Акбүләк абый... (Пауза Кинәт үксеп җылый башлый.) Акбүләк. Айсылу акыллым. чү!
А й с ы л у. Мин сиңа шундый зур кайгы, хәсрәт белән килдем, ә син... Әле соң мәхәббәт кайгысымыни?
Акбүләк Бик сылу шул син. Айсылу.
Айсылу (ачу белән) Бер дә сылу түгел. Туганда ук ямьсез булып туганмын. Пәри кебек. Әни кулына алгач, коты очып кычкырып җибәргән Өйгә алып кайтмыйм, дип җылаган.
Акбүләк. Ә әтиең?.. Син утыр. Айсылу.
Айсылу. Утырмыйм .. Әтием ул көннәрне авырып түшәктә яткан. Сугышта җиде кат яраланган ул. Шулай да әле кайткач, елга якын эшләгән ул. Ә мин туар көннәрдә генә ярасы ачылган. Шул. Әнием больницадан кайткан да салган мине түшәккә, әйткән әтигә: «Мә. ал ямьсез кызыңны». — дигән. Шуннан әти кулына алып сөйгән мине. И-и бик сылу ич, дип юаткан әнине, — төсе, бите өчен борчылма син. йөрәге сылу булсын дигән, кызыбызның исеме дә сылу булсын дип, Айсылу куштырган.
Акбүләк. Акыллы кеше булган әтиең.
Айсылу. Тынгысыз кеше булган. Үлем чире тоткач та әле — дөнья белән алыш-бирешем бетмәде, тегесен әле болай, монысын тегеләй итәсем бар дип. бик нык тырышкан, тырмашкан терелер өчен.... Ләкин терелә алмаган. Үлгән .. Җиде айдан соң әнием дә үлгән.
Акбүләк. Икесе бер үк елны?
А й с ы л у. Әйе. Ярар. Акбүләк абый. Айсылу турында җитте. Әйдә киен, Яшәрне эзләп барабыз. Аннан Рәзилә белән Миңсрур апа янына...
Ишек шакыйлар.
Акбүләк. Рәхим итегез!
Бөркет керә.
Бөркет Хәерле кич’
Акбүләк (бераз аптырап) Хәерле кич. Бөркет
Бөркет (Айсылуга). Сине монда булыр дип уйлап ялгышмаганмын икән...
Акбүләк Әйдә, Бөркет, уз, утыр' Чәй кайнатам, чәй эчәрбез
Бөркет. Юк, Акбүләк дус, рәхмәт Концертка билет алдым. Бу- _ ген безнең Акшәһәрдә Москва филармониясенең күренекле артистлары < кунакта бит Шуңа Айсылуны алып барыйм әле, мин әйтәм
А й с ы л у. Мин Мин бүген концертка бара алмыйм
Бөркет. Бара алмыйсын?
Айсылу. Эшем бар «
Бөркет. Эшне иртәгә калдыр Менә билет. Әйдә' ь
Айсылу. Яшәрне тапмыйча, бер кая да бармыйм
Бөркет Яшәрне? Табабыз аны Табабыз да. концертка да алып ч барабыз. Әйдә
Ишек шакыйлар
Акбүләк. Керегез! ♦
Ишек янына килә Сәрия керә.
Сәрия Гафу ит. Акбүләк абый, мин күршегезгә килгән идем □ Нуриҗамал апа Мәгъсүм сездә дигәч (Бөркетне күреп ) А-а . (телсез а кала )
Акбүләк. Мәгъсүм сине эзләп китте Ә бу иптәш Хәер син аны = күргәнең бар ич.
Сәрия (ашыгып) Юк, күргәнем юк =
Бөркет (елмаеп. Сериянең күзләренә туры карап) Хәтерләгез - әле, хәтерләгез
Сәрия Хәтерләмим, берни дә хәтерләмим
Бөркет. Хәтерләмисез? Хәтерегез начар, ахры, сеңелем.
Сәрия. Ә ә (Хәлсез) Хәтерлим Бөркет Минсрур апаны китергән...
Бөркет. Дөрес! Ха-ха-ха! Әйтәм ич, бер күргән кешене үзем дә онытмыйм, ул да мине онытмый.
Сәрия Ярый, гафу итегез (Чыга )
Бөркет. Ха-ха! Шәп егетне этәктергәч. күзе акайган кызның Исеме ничек дидегез әле?
Акбүләк Сәрия..
Бөркет. Исеме дә җырлап кына тора икән шул (Айсылуга) Әйдә. Айсылу, киттек!
Айсылу. Бара алмыйм. Бөркет.
Бөркет Гаҗәп. Бәлки. Акбүләк рөхсәт итми торгандыр
А й с ы л у Мине үз ихтыярымнан башка бер кем дә тотып та кала алмын, алып та китә алмый
Акбүләк Ишеттеңме, Бөркет дус.
Бөркет (зәһәр белен). Тегермән!
Акбүләк Нәрсә?
Бөркет. Көрәсәң, мин әйтәм. тнк тарттырып он чыгар хәлгә җиткерә алырсыңмы, дим.
А к б ү л ә к. Ул чагында. Бөркет дус. сиңа көрәк оны түлисе булмас
Бөркет (көлеп) Әгәр көнең көрәк онына кала икән, барыбер > ләрмен аны сиңа (Ягымлы.) Бирерәк кил әле. Акбүләк дус
Акбүләк (Бөркет янына килеп). Тыңлыйм, дускай
Бөркет (йодрыгын Акбүләкнең борын төбенә китереп) Иснәп кара әле. нәрсә исе килә
Акбүләк. Айсылу монда булмаса. нәрсә исе килгәнен курсәтср идем нпд&м
Бөркет. Айсылуны алып китәм аны моннан. Китом! Үзеңнең инженер-интеллигент булуыңнан фай.таланып. Айсылу кебек саф күңелле эшче кызларны аздырма инде. Акбүләк дус. Начальник булуыннан, то- есть үзенең служебный положениесеннән файдаланып эш итүчеләргә беләсеңме ничек карый безнең закон? Белмисең? Юк, без эшче класс вәкилләре, үз кешеләребезне мәсхәрә итәргә ирек бирмәбез! Әйдә, Айсылу.
Айсылу. Бармыйм!
Акбүләк (тыныч кына елмаеп). Синең провокацияңә мыегым да селкенми. Бөркет дус.
Бөркет. Мыегың селкенмәсә, сөягең селкенер. Бокска оста диләр ич сине.
Акбүләк. Бокска? Әйе, аңа осталыгым бар Бар! (Пиджагын сала.)
Бөркет (салкын). Әгәр башын ике бу.тмаса, ки пиджагыңны, мастер.
А й сылу (урталапына кереп). Нишлисез?
Бөркетне каты итеп этәреп җибәрә. Бөркет чайкала-чайкала барып урындыкка утыра.
Яшәр (ишекне шакып һәм үзе үк ачып). Ярыйдыр бит? (Җилкәсенә транзистор аскан.)
Акбүләк. Әйдә. кер. Яшәр.
Яшәр (керә. УЛ бераз кәефле). У-у! Менә ул безнең дуслар кайда... (Артыннан килгән Нэллигә.) Әйдә, кер. кер. Нэлли! Күршеләрең ич, курыкма.
Нэлли (кереп). Хәерле кич! Ба-а. Бөркет! Айсылу! Акбүләк Бар да үз кешеләр.
Яшәр. Әйтәм ич, безнең мастер эштә генә кырыс ул, ә өендә — душа. Душа — человек. (Җырлый.)
Ой миленкий кызларның душзсы...
А й с ы л у. Миңа синең белән сөйләшергә кирәк. Яшәр.
Яшәр. Минем белән?! Соңыннан, Айсылу, соңыннан. (Нэллигэ.) Я әле, Нэлли! Дуслар хөрмәтенә. (Уйный. Нэлли аңа кушылып җырлый.)
Язгы көндә гөлләр матур була.
Гөлләрдән дә бигрәк яшь кызлар Бакчада кичләрне Очратсаң иркәңне.
Матурлана бердәм тормышлар. Бу дөньяда төрле хәлләр була. Кайчак күкләр күкрәп алалар. Болытлары ачыла.
Давыллары басыла.
Зәңгәрләнә тагын һавалар ’.
Яшәр. Инде үзебезнең хыр-хыр чәчәгә дә биесәң... (Уйный )
Айсылу. Яшәр!! (Яшәр уйнавыннан туктый.) Нэлли! Ишетәсеңме, мина сезнең белән сөйләшергә кирәк.
Н эл л и. Сабыр ит, сөеклем, сабыр ит! (Яшәргә кул изи.) Хэлло!
Яшәр ярсып уйный.
’ С. Алымов сүзләре, М Ногман тәрҗемәсе.
Н э т л и (бии. җырлый Яшәр дә кушыла).
Без биибез чәчәчә! Тик бары тик чәчәчә. Белгәнебез чәчечә.
Күргәнебез чәчәчә Бүген дә без — чәчәчә. Иртәгә дә — чәчәчә. Дөньясы да чәчәчә. Чәчәчә, чәчәчә.
Чәчәчл-чәчәчә.
Чәчәчә-чәчәчә
Бөркет. Браво, молодцы!
Я шар (Акбүләк белән Айсылу янына килеп) Я безнең концерт ничегрәк, мастер?
Акбүләк. Шәп.
А й с ы л у Бик шәп' Ләкин . Кил әле монда. Яшәр.
Яшәр (баш иеп). Пардон'
Ишек тә шакып iормыйча М ә гъсү м керә.
Мәгъсүм (ишек янында туктый да йодрыгын йомарлап) Ә-ә . мондамы әле син
Акбүләк. 11и булды, Мәгъсүм?
Мәгъсүм. Миңа черт булсынмы, ә менә Сәриягә .. Сәриянең котын алган бичараның.
Акбүләк. Кем?
М ә г ъ с ү м Кем булсын, әнә шул шома егет. Карчыга
Бөркет. Бәлки. Бөркет дип әйтергә телисендер. -Мәгъсүм дус
Мәгъсүм. Мин синең ипи шүрлегеңне жнмерәм хәзер, карга!
(Урындык алып Бөркеткә кизәнә Аны тоталар )
Акбүләк. Тукта, яхшылап кына аңлат әле. ни булды
Мәгъсүм Нигә ул минем Сәрияне күзләре белән ашый5 Җитмәсә үзен хәтерләтеп маташа, ә? Коты алынган бичараның Рәтләп сүзен дә сөйли алмый Бөркет минем күргән-белгән кешем түгел, ә ул. ди... Ул, дн .. сүзләрен д» әйтеп бетерә алмын, бичара.
Бөркет. /Мин аңа бер начарлык та эшләгәнем юк. Ни бары уен- көлке Менә шаһитләрем, алар әйтсен
Акбүләк Әйе . Моны Бөркет дөрес әйтә
М ә г ъ с ү м. Дөрес булса шул моннан сон уен-көлке сүзләр сөйләп тә күз атасы булмас Сәрижә Югыйсә, сигез бабаңны бер юлы исенә төшерермен (Акбүләк белән Айсылуга ) Борчыганым өчен, зинһар. гаф\ итә күрегез. (Чыга.)
Бөркет (башын селкеп) Ай, бу көнчелек Аптырыйм. Югыйсә. Отсллолар заманы да түгел хәзер.
Н эл л н (Яшәрсә) Каир км. безгә вакыг Йомышыбызны әйт тә .
Яшәр Помыш дип Безнең шулай керүебезнең сәбәбе — шатлыгыбыз зур Алдагы ялга, көндез нәкъ өчтә Нэлли белән бешен туи мәжлесебез.
Айсылу (тәмам аптырап) Тун?!
Нэлли. Тун. сөеклем, туй Акбүләк белән парлап рәхим итегез.
Бөркет! Бу сиңа да кагыла. .Хәер, сине әле өенә барып чакырырбы .
Бөр к е т Рәхмәт. Нэлли
Яшәр. Хәзергә хушыгыз, дуслар (Китәләр)
А й с ы л у (артларыннан ишеккә йөгереп барып). Туктагыз!
Бөркет (Айсылуга) Яшәр тигән идең Әнә сине эзләп үзе үк килде
А й с ы л v Туйга чакырды tap.. Нинди тун ул? Бәлки, син аңлатырсың, Бөркет?
ИЗА ИШМОРАТ ф ШАУЛЫЙЛАР ДУЛКЫННАР
Беркет. Бары да ачык шикелле.
А й сыл у. Ничек бары да? Яшәр гаиләле кеше. Хатыны бар. тиздән батасы булачак... Әнисе...
Бөркет. Четереклерәк мәсьәлә. әлбӘттә... Яшьләр шул әле, яшьләр.
А й с ы л у. Яшь булса?..
Бөркет. Әзмени яшьләрнең башында ашкын уйлар, хисләр...
А й с ы л у. Ашкын хисләрнең дә бер чамасы булырга тиеш... йөгәне...
Бөркет, йөгән! Ха-ха-ха. Бу инде ха-ха-ха ..
Айсылу. Бер дә көлке түгел, шаша башлаган хисләрне йөгәнләп, хәтта авызлыклап бер юнәлеш бирсәң, бер дә начар түгел...
Бөркет белән Акбүләк бер-берсенә карашып куялар.
Тукта! Кая киттеләр. (Тәрәзәгә килә.) У-у, алар инде урам чатында, ә мин...
йөгереп чыгып китә.
Бөркет. Айсылу!.. Тукта Көт... (Ишек янында Туктап) Ә безгә аңлашып бетерергә кирәк, Акбүләк дус.
Акбүләк. Сүзең Айсылу турында булса, аңлашып торасы юк. Аны Айсылу үзе хәл итәр.
Бөркет Абайла, дустым. Айсылуны бөтенләй уеннан алып ташла. Югыйсә, рухыңа корбан чалырга туры килүе бар.
Акбүләк (көлеп). Пычагың үт.мәс, Бөркет дус. (Бөркеткә таба атлый.) Үтмәс!!
Бөркет. Мин искәрттем, абайла! (Чыгып китә.)
Акбүләк. Шүндый абайлармын. (Ишекне ачып.) Женнәрең тузгыр, Бөркет дус!..
Ишекне яба да бүлмә буйлап йөри. Пауза. Җырлап.
Дулкыннар!
Шаулыйлар дулкыннар.
Ургылып... ярсынып... ашкынып...
Туктаусыз чабалар дулкын...
Тукта! Кая киттё ул? А!.. (Пиджагына ташлана.)
Пәрдә.
БИШЁНЧЕ КАРТИНА
Урам чаты.
Казылган канау, өй почмагы янында юан гына газ трхбасы Карангы. Озын багана башындагы фонарь яктысы һйм өй тәрәзәләреннән гөшкән яктылык сәхнәне яктырта. Өйнең бу почмагында тәрәзәләр күренми диярлек Шуңа күрә, яктылык бик тонык" Өй читтә булганга, бу тирәдә йөрүчеләр дә бик аз. Яшәр белән Нэлли кайтып килә.
Яшәр (Нэллине туктатып). Кара әле күзләремә!
Н эл л и. Шундый караңгыда күзләреңне күрер дисеңме?
Яшәр. Мин күрермен.
Нэлли (Яшәр күзләренә карап). Я?
Яшәр. Дөресен генә әйт. Ни өчен яратасың мине?
Нэлли (Яшәргә сыена төшеп). Иңсәләрең нык булганы өчен. (Пауза.)
Яшәр Урамда кочаклашып тору килешми, ди, пенсионер бабайлар. Әйдә!
Нэлли, һи' Бабайлар бөтен заманда да яшьләрнең кыланышын килештермәгән. Безнең бабайлар характерын гына заман үзгәртә алмас. Әнә кара, алсу абажурлы торшер яна. Минем Юк. безнең тәрәзә Өйгә керәбез дә люстраларны яндырабыз Бәхетебез якты булып балкып торсын.
Яшәр. Әйдә!
Айсылу (арттан йөгереп кереп). Нэлли! Яшәр! Бер генә минутка. Туй турында сез чынлап әйттегезме?
Нэлли йөрәк эшләре белән шаярмыйлар. Айсылу.
Айсылу. Ә Рәзилә?.
Н эл л и Айсылу, дустым... Минем үз турымда. Яшәрнең үз бәхете турында кайгыртырга хакыбыз юкмыни?
Айсылу. Бар ..
Нэлли Шулай булгач?
Айсылу. Ләкин икенче берәүнең бәхетен жимереп кору.., Нэлли Әгәр Рәзилә Яшәргә бәхет бирә алмаган булса? Айсылу. Алар бәхетле иде.
Яшәр Син инде. Айсылу, мина кем бәхет биргәнен белергә үземә рөхсәт ит (Нзллигә күрсәтеп.) Менә минем мәңгелек бәхетем. Бүген таптым аны.
Айсылу. Бүген? (Нзллигә карый.)
Н э л л и. Мин дә шулай, сөеклем
Айсылу. Алайса Рәзилә
Яшәр Син мине Рәзилә белән битәрләмә Ирекле дөньяда р иркем белән яшәргә комачауламагыз'
А й с ы л у. Рәзитәгә дә син үз иркен белән өйләндең
Яшәр. Ялгыш булган ул. Әйдә. Нэллн. кнттек
Нэлли. Сабыр ит.
Айсылу. Бәлки, дүрт-бнш айдан сон. Нэллн турында да ялгыш
ШАУЛЫЙЛАР ДУЛКЫННАР
тым диярссн.
Я ш ә р. Әйтмәм, мин ҮЛ ул минем
А й с ы л у. Рәзиләне дә син ул минем мәңгелек бәхетем дигән иден. Туйла!
' Нэлли Анысы инде.
Яшәр. Ышанма, Нэллн.
АЙсы ту Үз хәтерен алдаса, Минсрур ападзн я туйда булган башка иптәшләрдән сорап кара
Нэлли (зәһәр, тәнеп Лйсылу өстен? килә). Син Син мине Яшәрдән биздерү өчен сөйлисең бу сүзләреңне.
А й с ы л у Юк! Мин алдамыйм. Нэлли Бу сүзләрне әйткәндә, синнән битәр үз язмышым, үз бәхетем турында уйладым Бәлки, мине дә нәкъ шундый ук язмыш көтә булыр Дурт-бчш ай элек кенә Рәзилә белән ал да гөл булып яшәгән Яшәр бүген Әнә нинди (Паиза) Яшәр, әйт туры гына. бчки. сине тагын биш-алты айдан туачак балан куркытадыр’
Яшәр. Җитте!
А й с ы л у. Бәлки, син ирекле дөньяда үз иркем белән теләсәм ничек яшәргә хаклымын дип. ана б' лчр чакта гына Нэллине лә ташлап китәрсен? Икенче бер кыз белән?
Я ш л р Китсәм, синнән рөхсәт сорамам.
А й с ы л у Хнысын белом, сорзмассын Ә менә Нэллн нишләр’
Я ш ә р Н.-тли акы тлым, тынлама шул челлә кигәвенен
Нэллн. Пигә тыңлыйм Белом ич мнн. Ул ут... (Зәһәр белән ) Син инде минем турымда борчы ма. сөеклем Нэллн үз кадерен дә. нр кадерен дә белә торган кыз Бәхетне дә күктән түгел, жирдән эзли Җир дән таба. Үзе дә ирләрне бәхетле нгә ала Бпларның берсе өчен дә син мине гзеплн атмыйсын, сөеклем Мнн үз заманым кызы
Айсылу. Замандамыни эш. жирлеген ят, йөрәген ала-кола булгач.
Н э л л и. Ничек, ничек? Ала-кола?!
Я шәр. Әйдә кайтыйк. Нэлли... (Җитәкләп алып китә.)
Айсылу (кычкырып) Тыныч йокы, Нэлли. (Китә башлый. Кар- шысына Бөркет килеп баса.) Бөркет!
Бөркет. Синең турыда борчылып артыңнан килдем.
А й с ы л у. Минем турыда борчылырга кирәкми. Бөркет. Ә менә Яшәр.
Бөркет. Яшәр ул үзе дә яшәр. Нэлли дә дөнья күргән кыз... Иң элек үз бәхетең турында кайгырт. Айсылу.
Айсылу. Мин гел үз бәхетем турында кайгыртып йөрим.
Бөркет. Беләм, Айсылу, син кешеләргә яхшылык эшләү теләге белән йөрисең. Шуның өчен төн йокыңны калдырасың. Тик ярый ла синең яхшылыгыңны аңласалар, ана рәхмәт әйтсәләр.
Айсылу. Мин рәхмәт алу өчен түгел, үзем өчен эшлим. Кешегә бер ярдәм күрсәтсәм, ана яхшы булудан да бигрәк, үземә рәхәт була. Күңелемдә ниндидер бер жылылык. яктылык торып кала.
Бөркет. Анысы әйбәт Тик шулай да олы бәхетне киңрәк юллардан эзләү яхшырак, минемчә.
А й с ы л у. Анысы дөрес тә сон...
Бөркет Әгәр без аны киң юлдан эзләсәк? Бергә, бергә, ә? Табабыз. ди и «Волга»га утырып җилдерәбез генә! Тулы бәхет белән' Ирекле дөньяда үз иркебез белән бәхетле булып яшәүгә ни жит..? (Айсылуның беләгеннән алып.) Ә Айсылу? Ризамы?
Ансы л у. Бу миңа тәкъдим ясавыңмыJ
Бөркет. Тәкъдим? Әйе. Айсылу. Без шундый бәхетле булыр идек... Ышан миңа...
Айсылу (басып торган килеш). Сиңа ышанмаска хакым юк... Тик...
Бөркет. Бәлки, миңа кереп утырырбыз? Ерак түгел ич
А й сылу. Башка вакытта. Хәзер мина кайтырга кирәк. Әйдә, үзен безгә. Иртәгә иртән, сәгать биштән үк. Миңсрур апа кайтып китәргә жыена... Саубуллашып калырсың.
Бөркет. Нигә саубуллашып кына, әгәр шулай иртә китә торган булса, вакытым бар. Мин аны үзем үк озатып куярмын. Өенә кадәр үк.
А й сылу. Шулай булса, мең рәхмәт әйтер идек.
Бөркет. Мең? Юк. бер рәхмәт тә бик жнткән.
Айсылу (сәгатенә карап). Миңсрур апалар йокламагандыр әле. бәлки. Әйдә, Акбүләкне дә кереп алырбыз.
Бөркет. Акбүләк? Юк инде. Айсылу акыллым. синең яныңда аны артык күрәсем килми. (Кулыннан тота.)
А й с ы л у. Абау, кулымны!
Бөркет. Айсылу бәгырем, кичер, яратам!.. (Кочаклый һәм каты итеп үбә.)
А й с ы л у (ыңгыраша). Җибәр! А-ай!..
Бөркет. Яратам!..
А й с ы л у. Кит! Җибәр!
Бөркет (шашынып). Яратам...
А й с ы л у (хәлсез). Кычкырам!.. А-а ..
Бөркет (авызын каплап). Юк. .
Айсылу (хәлсезләнә барып). А-а..
Акбүләк йөгереп чыга һәм Бөркетне җилкәсеннән алып, көч белән этәреп җибәрә. Бөркет, мәтәлә-мәтәлә барыл, җиргә егыла,
А к б ү л ә к. Подлец!
Бө р к е т. Син?! (Кирпеч алып Акбүләккә таба килә.)
Акбүләк. Ташла! Югыйсә дружинниклар чакырам Кешеләр!.. (Кесәсеннән сыбызгы чыгара.)
Айсылу (Акбүләкне тотып). Кирәкми. Акбүләк абый... хурлыгы .мина ич анык. Әйдә!.. (Акбүләкне җитәкләп алып китә.)
Бөркет (тукталып кала. Ташын ташлый). Бөркеткә кул күтәрдең?! Начар фал, онытма!
Пәрдә.
дәге лампаны яндыра. Сәгатенә карап.) Өченче биш минут... Ой! (Хәл- ~ сезләнеп урындыкка утыра.)
Акбүләк. Курыктыңмы? 2
Айсылу Бик. Ярый әле син килеп життең. Шашкын мәхәббәте белән йөрәгемне яра иде. мөгаен.
Акбүләк. Мәхәббәтме икән соң ул. “
А й с ы л у (башын селкеп). Белмим' . (Тыңлый Аяк очына гына ба- * сып барып Рәзиләләр бүлмәсен карый ) Миңсрур апа сыкрана мескен. = Ә үзе иртәгә иртүк... Юк, бүген инде.. иртүк китәм, ди .
Акбүдәк. Бәлки, озатып калырга мин дә килермен...
Айсылу. Кил, Акбүләк абый Миңсрур апага да күңелле булыр. Рәзнләгә дә.
Акбүләк Ярый алай булса, киттем. Син ике-өч сәгать булса да йоклап, ял итеп ал.
А й с ы л у. Ярын. Акбүләк абый. Үзең дә ял ит.
А к бүлә к. Хәерле таң. Айсылу.
Айсылу. Таң? (Утны сүндерә.) Чынлап та таң.. Нинди матур булып сызылып килә. Яраг.зм жәйге таңны!
Акбүләк (әкрен) Миндә.
Айсылу. Сип мина «Таң атканда»ны бер уйнарсың әле, яме, Акбүләк абын.
Акбүләк. Уйнармын. Айсылу
А й с ы л у. Мин җырлармын (әкрен генә җырлый )
Уяна кошлар тирәктә.
Җәйге җил куя исеп. Кузгала җырлар йөрәктә Шунда син™.
Бар. Акбүләк абый. кайт... Әйдә озатам.
Акбүләк. Әйдә...
Чыгалар. Бераздан Айсылу әйләнеп кера.
А й с ы л у. Уф-ф . йоклап ял итеп ал. имеш . И-и . Айсылу күзенә йокы керәме мондый төнне. Нишләргә сон? Әй. хәлләрен дә хәлләрен. Айсылу... Эшең күп. теләкләрен тагын да күбрәк, ә көчең —чыпчык борыны ll-их көчләрем җитсәме, әйләндереп торыр идем бер дөньясын. (Пауза.) Ярый әле Акбүләк абый булды .. У-у Нинди мәкерле ул!.. Көл ч йөз. акыллы сүзләр... Ә мин жүләр Коточкыч'.. Әгәр ул намусыңны таптап өлгерсә... Хурлыгыңнан кая барыр идең син. жүләр кыз .
ШАУЛЫЙЛАР ДУЛКЫННАР
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
АЛТЫНЧЫ КАРТИНА
Айсылу бүлмәсе. Беренче картинадагы декорация. Төн. Сәхия караягы. Бераздан ишекне сак кына ачып, А и сылу керә.
Айсылу (пышылдап) Әйдә уз. Менә бу якка атла, хәзер ут яндырам.
Акбүләк. Миңа инде кайтып китсәм дә ярыйдыр. А й с ы л у. Юк, юк... Өч кенә минут булса да утыр. .Хәл ал. (Өстәл
(Паузадан соң зәһәр белен.) Синеме! Былбыл булып сайраучы козгын, иымы . БыЛбЫ' булып сайрагчы козгын?! Чү! Кем әйтге әле бу сүзне?. Кем? Сәрия' . Әйе. әйе'.. Хәзер ул Акшәһәрдә диде. (Каты кычкырып.} Бөркет!!! A-а!.. Юк, уянганын көтеп тора алмыйм.
йөгереп ишеккә бзра һәй Сәрия бүлмәсенә керә. Бераздан Сәрняне җитәкләп чыга.
Сәрия (эчке күлмәктән, ялан аяк. чәче тузгыган. Өстенә юка одеал япкан). Котырдыңмы әллә, кая өстерисең?
Айсылу. Утыр әле шунда!
Сәрия утыра.
Турысын гына әйт — кем иде ул синең Ангарадагы ирең?
Сәрия Кем дип... ир сыман ир.
А й с ы л у. Син аны хәзер Акшәһәрдә дидең... Әйт хәзер үк, кем? Кем ул?
Сәрия. Мине үтерергә телисең . Әйтмим! (Йөгереп китә ) Айсылу. Алайса үзем әйтәм. (Сәрия туктый.) Бөркет!
Сәрия. Бөркет?! Юк, бернинди Бөркетне дә белмим Күргәнем дә юк.
Айсылу. Мина барысы да мәгълүм. Үзенә начарлык теләмәсән, дөресен әйт. Мннсрур апаны китергән шофер шулмы? Әйт!
Сәрия. Юк...
Айсылу. Курыкма! Тырнак белән дә чиртергә ирек бирмәбез. (Пауза.) Намуслы кеше икәнсең, әгәр сиңа дөреслек, гаделлек кыйммәт икән, яшереп калма!
Сәрия. Юк, дим. юк...
А й с ы л у. Сиңа күрсәткән бөтен әшәкелеген сөйлә.
Сәрия. Булмый! Белмим мин аны, белмим!..
Айсылу. Ярый, үзем юлын табармын. Син бар. йокла. (Сәгатенә карап.) Хәер, йокларлык вакыт та калмаган Тиздән биш була Бар! (Сәрия китә.) Алай-й! (Утыра. Уйлана. Көлеп җибәрә Тагын кашлары җыерыла. Кыскасы, озак кына вакыт уй-хисләр чагылышы бары тик йөзендә һәм кул хәрәкәтләрендә генә күренә. Ишек шакыйлар ) Ул! Сәгать биш тулган ич. (Ишеккә барып.) Керегез!
Бөркет керә.
А й с ы л у (шат). Бөркет?
Бөркет. Хәерле иртә!
А й с ы л у. Шундый иртәме?
Бөркет. Сине күреп гафу үтенү өчен иртәрәк килдем. Айсылу. Бик борчылып, үземнән үзем оялып килдем.
A й сылу. Ни өчен?
Бөркет. Төнлә эшләгән тупаслыгым өчен.
Айсылу. Тупаслык? И-й... Бөркет... (Кела.) Юкка борчылма, йөреп-йөреп бер егетлек күрсәткәнсең икән — оялма! Тик менә ирнемне авырттырдың...
Б ө р к ет. Димәк, син мина ачуланмыйсың?
А й с ы л у. Юк. әгәр үзең миңа ачуланмасаң...
Бөркет. Сиңа? Ни өчен?
Айсылу. Усал булганым өчен.
Бөркет. Аның өчен ачуланасы бар иде дә..
Айсылу. Ана да өлгерерсең. Бөркет абый, сиңа бер йомышым бар.
Бөркет. Синең өчен берне түгел биш йомыш үтәргә әзер, Айсылу.
Айсылу. Машинам белән җилдереп кенә Яшәрне алып кил ә! Миңсрур апа исәнләшеп китсен Ни әйтсәм лә улы бит
Бөркет Мин . авыррак йомыш икән. Яшәр бит ул .'.әзер
Айсылу. Шуна күрә сиңа кушам да. Син Яшәрне күндерә аласың...
Бөркет. Анысында сүз дә юк. *
А й с ы л у. Нэлли курыкмасын. Аиың Яшәрен Миңсрур апа да. Рә- зилә дә тотып ашамас Ирекле, иркен дөньяда яшибез . һәркемнең үз их- = тыяры. үз бәхете. Шулай ич? Әгәр бик шикләнсә. Нэлли үзе дә кил- д сен. Килсен, обязательно килсен. Айсылу чакырды, диген
Бөркет. Ярын, Айсылу сөеклем Синең өчен икесен дә кырык, кы ~ рык биш минуттан җилтерәтеп китереп житкерәм. 2
Айсылу. Менә бу егетлек була, ичмасам.
Бөркет. Очтым, Айсылу сөеклем с
Айсылу. Оч Бөркет, оч. Олрайт! (Нзлличз кул чзәп озатып кала ) =
Беркет китә. <
Оч әйдә, оч! Канатларың каерылгач, оча алмассың! Ф
Пәрдә. Ут сүнә. ь
ҖИДЕНЧЕ КАРТИНА
S Шул ук бүлкә. =
Минсрур апа кечкенә чемоданын һәм бер тее- чск күтәреп чыга. <
Рәзилә (аңа ярдәмләшеп). Син юкка гына ашыгасын, әнкәй. Та- = гын бер өч-дүрт көн торырга иде
Миңсрур. Юк. Рәзилә кызым . Торуымнан файда булса, айлар буе торыр идем дә, файдасы юк... Үземдә дә гаеп бар. Төпчегем, бердәнберем хәзер шушы бала инде дип. артыграк иркәләп ташладым. Ике абыйсы сугышта һәлак булгач, бу балабыз инде яшәсен, ичмасам, дип, исемен Яшәр кушкан идек . Яшәвен бик теләгән идек Шатлыгыбыз булыр дигән идек... Юк. хәзер күрәм инде, шатлык китермәде үл. Хатынына кул күтәргән, анасына җикеренгән бала өметсез бала, бәхетсез бала ул...
Рәзилә Әнкәй, кирәкми
М и ң с р у р Сиңа да авыр, кызым, мина да Килсә, ичмасам, соң. гы сүземне әйтеп китәр идем Килмәс.
Рәзилә. Айсылу килә диде бит. (Кинәт авыр сулыш алып куя) Әнкәй .. (Пауза.)
М и ң с р у р Нәрсә, кызым?
Рәзилә (әкрен). Яшәр мине бөтенләй ташласа да. баламны барыбер табачакмын.
М н ңс р у р. Тапмыйча әллә. Табасын, кызым Бүтән уйны башына да китермә. Икәүләп тәрбия итәрбез
Айсылу (кулына пакет тотып керә) Әбәү. Миңсрур апа, төйнәлеп тә беткәнсең ич. Кая шушыны урнаштырыйк әле.
Минсрур. И-н, Айсылу кызым, күчтәнәчне болай да бик күп төядегез. Рәхмәт, кызым.
Акбүләк (ишек шакып) Мөмкинме икән?
Р ә з и л ә. Әйдә, Акбүләк абый. кер. уз
Акбүләк (кереп) Хәерле иргә. Синең хәлләр ничек сон. Минсрур апа.
Миңсрур. Әлегә ярыйсы, улым, рәхмәг.
Акбүләк. Китә дип ишеттем дә саубуллашып калыйм дип кердем.
Минер ур. Бик рәхмәт, улым. Китәм. Болай да инде бик озак тордым .. Озак, тик.. (Пауза.)
Акбүләк. Икенче килгәндә, туп-туры үземә таш. Минсрур апа.
Менә адресым. Телефоным да язылган. Бераздан, бәлки, әнием дә ки-
• лер әле. Бергә-бсргә гөрләшеп, чөкердәшеп утырырсыз.
Минсрур. Рәхмәт. Акбүләк улым.
Хйсылу (тәрәзәдән карый. Гомумән аның кәефе бик күтәренке.
Җырлан та ала, биеп тә куя.)
Үзләренең коесы бар. Безгә килеп су ала Чиләген тутырып ала да Келә, келә югала.
(Рәзиләне кочаклап.)
Ай йолдызым, йолдызым, Полдызым, Рушаным;
Син кергән гол бакчасына Керергә тырышамын.
Акбүләк Әйбәт җырлыйсың.
А й с ы л у. У-у!..
М и ң с р у р. Син шат бүген, Айсылу кызым.
А й с ы л у. Сиңа да кайгырырга кирәкми. Минсрур апа. берни өчен дә! (Пауза.) Ә Яшәргә әйтәсе сүзләреңне әйт. Туп-туры әйт. каты итеп. Комсомол гвардиясечә.
Минсрур Кайтса, бик әйтәм. кызым
Айсылу. Кай-таа! (Машина тавышы.) Әнә. кайтты да. (Тәрәзәдән карый ) И-и. син китәсе машина белән үк кайткан. Минсрур апа.
Минсрур. Ә-ә... алайса шул, әлеге мине алып килгән уңган егет белән инде.
А й с ы л у. Унган Әнә бит. үзем алып килдем, үзем үк илтеп кхям, ди сине. (Чыга.)
М и ң с р у р. Рәхмәт яусын инде бу Айсылуга . Ул булмаса, машина табулары да...
Р ә з и л ә. Яшәр бит әнә...
Яшәр керә. Р ә з и л ә чигенә.
Яшәр (ишек төбендә туктап). Хәерле иртә, әни.. Хәерле иртә, Рәзилә! (Пауза.)
Айсылу (ишектән керә-керә). Хәерле иртә. Яшәр. әйдә, уз, утыр. Яшәр. Килгәч инде узармын. (Түргәрәк узып урындыкка утыра ) Тик менә әни белән Рәзилә генә мина бик кырын карап торалар.
Минсрур. Күрсәткән кыланышларына шатланып, якты чырай күрсәтергә кушар идеңмени?
Яшәр. Әгәр үз балаңның бәхетле булуын теләсәң, нигә.
Минсрур. Әле туып та өлгермәгән балаңны ятим калдыруны бәхеткә саныйсың икән, юк, теләмим .
Яшәр. Бала ятим булмас, әни, курыкма. Мин аны үземә алып, үзем тәрбия итәчәкмен.
Рәзилә. Уйлама да! Йөзен дә күрсәтмәм.
Акбүләк. Рәзилә! Тынычрак, сеңелем.
Яшәр. Суд нәрсә әйтер бит әле.
Минсрур. Намуслы анадан бала тартып алган суд юк ул безлә.
Булмас та. Әнә диңгез артында андый суд.
Яшәр. Шул ләгънәт суккан дингез арты дигән җирдә бәхет дигәнең мулрак түгелме икән.
А й с ы л у. Нинди дулкыннан әлс бу хәбәр.
Яшәр. Югары дулкын...
Айеылг Ирекле дөньядан». Шулаймы?
Яшәр. Шулай булса?
Сәрия (керә). Исән
ме. Яшәр!. Чү' Әзерлә
неп тә беткәнсез түгелме-*
Минер ур. Мин күптән әзер, кызым.
Яшәр. Мин бүре тү
гел. Сәрия, сөзеп карама
Сәрия. Юк. сөзеп түгел, яратып карыйм.
Яшәр (коры) Карама. мохтажлыгым юк.
Сәрия. Бәлки, минем мохтажлыгым бардыр
Яшәр (әче мыскыл бел хатыннан алла үзе сакласын.
С ә р и я. Уй... (Колагын тотып йөгереп китә
) о
Акбүләк. Тупас син хәзер. Яшәр =
Яшәр Гафу үтенәм. иптәш инженер Сезнен монда икәнлекне? сизмәдем. Югыйсә, колак Шәрифләрегезне рәижетмәгән булыр идем “
А й с ы л у. Дустың Хәйям шәкерте булгач, телгә остарган хәзер син. п Яшәр, һәрхәлдә, синен кебек жан коючы жәфа түгел s
Айсылу. Мин — жәфамы? х
Я ш ә р. Барыгыз да! (Айсылуга ) Ә енн жәфа гына ла түгел, мине тереләй йотарга торган аждаһа!
Айсылу. Син тыныч кына бул әле. Яшәр абзыкай. Дуламыйча гына иптәшләренә жавап бир: әниенне. хатыныңны, балаң, иптәшләреңне мәсхәрәлән йөрүдән кайчан туктыйсың.
Я ш ә р. Куркытмакчы буласыз?
А й сылу. Син комсомолец?
Яшәр. Булса?
А й с ы л у. Кем өйрәтә сиңа мондый әшәкелекне
Яшәр (әнисенә карап). Миннән допрос алырга чакырып китердек 1? (Тора.)
Минер ур. Утыр!
Я ш л р утыра.
Кемгә генә охшап шундый булдың соң син. батам.
Я ш ә р. Кем I булсын, енна. әтигә охшаптыр, мөгаен М и н с р у р. Әтпенә? Юк. атаң мондый түгел иде синен.
Мәгъсүм керә да нсәнләшмн-ннтмн генә Сәрия янынарак китеп баса.
Иң авыр елларда гомер иттек без аның белән Гражданнар сугышы, ачлык, колхоз төзү. Ватан сугышы У i аһ-зарның ни икәнен дә белмичә, көи-төн эшләде дә эшләде. Сугыштан яраланып кайгкач га әле. сыңар күзле килеш, райкомда елдан артык жавапты эш алып барды Мин дә тик ятмадым, һаман эштә булдым Сезне тәрбия иттем Шул вакыт эчендә мина кул күтәрү түгел, ник каты сүз әйтсен Менә н :кдп кеше иде ул синең атаң.
Я ш ә р. Әти белән ссз инде идеяле әүлия булгансыз
М и ң с р у р. Ничек, ничек?
Яшәр. Идеяле әүлия. Ач булса да —тук. Ялангач булса ла —
күңелен көр итеп күрсәтә Күренеп тора—хәл начар, жыларга кирәк, акырырга, ә әүлия кул чаба, урра кычкыра
Миңерур. Читкә каерма, бала. Яла да якма Кирәк икән, әйе. иң фажигале минутларда да «ура» кычкырыр, утка да, суга да ташланыр, коммунист ул чөнки.
Яшәр Күрәм ич мин жаваплы эш алып барган күп кенә коммунистның ничек яшәгәнен, һи-и!.. Ә әтинең .. Гомер буе эшләп, безгә калдырган мирасы нәрсә булды. Ике бүлмәле фатир аламасы да дүрт орден белән өч медаль.
Миңерур. Шулар әзмени? Яхшы ата баласы дигән мактаулы исемнән дә кадерлерәк нинди мирас кирәк сина, оятсыз!..
Яшәр Әйтер сүзегез шул идеме? (Китә башлый.)
Миңерур. Тукта!!
Я ш а р туктый.
Айсылу. Син инде әниең сүзен тыңлап бетер. Яшәр
Миңерур Сүзем бик кыска минем. (Яшәргә.) Шуны гына әйтем: комсомол сафында тору өчен яраксыз син, улым.
Яшәр. Синең хакың юк. әни...
М и не р у р. Иптәшләрең дә шул ук сүзне әйтәчәк.
Яшәр. Әйтсә бит . (Иптәшләренә карый.)
А й с ы л у Комсомоллар сафыннан төшеп калганга борчыласым юк, дисеңдер, бәлки?
Яшәр. Дисәм?..
Барыры да Яшәргә кырыс кына карап куялар.
Айсылу. Шулай инде, синең бит хәзер яна дусларың бар.
Яшәр. Бар. чын дусларым бар.
А й с ы л у. Ләкин чын дусмы икән алар.
Яшәр. Бөркетме? . һи!.
Бөркет керә Тынлык.
Бөркет. Хәерле көн. дуслар! (Барысының да ниндидер бер шик белән карап торуларын күреп.) Сәламемне алмавыгыз аңлашылмый, хөрмәтле дуслар? Нигә әле миңа шундый сәер караш?
Айсылу. Нигә икәнен аңлатып бир әле, Сәрия.
Сәрия. Мин?! Мин бер нәрсә дә белмим
А й с ы л у. Ничек белмисең? Каршыңда әнә. былбыл булып сайрап, сине бишенче хатын итеп алган кеше, Бөркет түгел идемени?
Барысы да . Нәрсә?!
Мәгъсүм. Бишенче хатыны?
Миңерур. Коточкыч!..
Сәрия. Юк! Түгел! Түгел.
Айсылу (Бөркеткә) Бәлки, дөресен үзен әйтерсең. Бөркет?
Бөркет (елмаеп). Шаян кыз икән син. Айсылу. Белми идем
Айсылу (Сәриягә) Сине назлаган, иркәләгән булып, намусыңны таптаган, буып үтерә башлаган кеше.. Дөресен әйт: шушы күркәм егет — Бөркет түгел идемени?
Рәзилә. Әнкәй жаным, утыр. (Тетрәнеп калган Миңсрурны урындыкка утырта )
Бөркет. Син. Айсылу сөеклем, ни сөйләгәнеңне белеп сөйлә.
А й с ы л у. Бик белеп сөйлим. Әнә Сәриянең муенында синең тырнагың эзләре әле дә бар.
Бөркет (Сәриягә туры карап). Тырнак эзләре!.. Булмас!
Сәрия. Юк!! (Муенын кулы белән каплап ) Бер нинди эз дә юк!
Яшәр. Син, Айсылу, кешегә яла якма
Миңерур. Башкалар сөйләгәнне тыңла син.
Нэлли (ашыгып керә дә Яшәргә ташлана) Яшәр, кадерлем. менә син кайда?
Яшәр (аны бер як читкә этәреп). Сабыр ит, Нэлли
Н эл л и (җыларга җитешеп) Нинди комедия бу?
Бөркет Мине гаепләрлек бер дәлилең дә юк синен. Айсылу. Берегезнең дә! Бөркетне өркетү, бигрәк тә аны жәтмәгә эләктерергә азаплану өчен синең әле башың яшь, Айсылу акыллым. Ә менә шундый ахмак сүзләр белән кәефемне кырганың өчен синнән мин җавап ала башласам, тетрәиерсен...
Айсылу. Юк инде. Бөркет абзыкай... Син шулай янап, үтерәм дип куркытып Сәриянең авызын томалый алгансың Ә минекен... Юк! . Көчең җитмәс! (Сәриягә, кискен итеп.) Я әле, Сәрия, ачык кына әйт: бергә торганыгызны кемгә дә булса сөйләсәң, дөньяда йөртмим, дип янадымы сиңа Бөркет?
(Пауза.)
М и ң с р у р. Курыкма, кызым, әйт.
Акбүләк Әйт. Сәрия, дөресме шул?
Сәрия (паузадан соң). Дөрес' Ул... ул. (йөгереп икенче бүлмәгә кереп китәргә уйлый ди ишек төбендә туктала )
Бөркет (артка чигенә). Ялган!..
С ә р н я. Син! Син ул козгын!
Акбүләк. Менә кем икәнсең син, кабахәт!
Бөркет. Саграк сөйләш, егет.
Айсылу (Яшәргә). Менә ул синең югары дулкыннарың. (Бары да кырыс кына Яшәргә карыйлар )
Яшәр. Тукта, нигә әле мина шул.зй текәлдегез? Әйтерсең бүре мин . (Пауза ) Иптәшләр, имеш, дуслар. Юк!.. Сез, сез . (Чигенә-чигенә ишеккә бара.) Әйдә, Нэлли!
М и ң с р у р. Юк инде, бала, тукта! Әниеңнең соңгы сүзен дә ишетеп кит.
Яшәр туктый.
Әгәр шушы дуамаллыгыңны тагын дәвам итсәң, дөньяда әнием бар дип исәпләмә. Ничаклы авыр булса да сине мин үз йөрәгемнән суырып алып ташлаячакмын! Дусларын, иптәшләрен, анасын югалткан кеше--туган илен дә югалткан кеше ул. Әнә бар, яшәп кара син дөньяда дус-ишләр- сез, туган илсез.
Я шәр (тетрәнеп) Ой!..
Бөркет. Яшәр! Әйдә! (Аның янына килә )
Мәгъсүм (куркынып чигенгән Сәрия янына килеп). Курыкма, Сәрия!
Айсылу (Бөркеткә). Юк, тырнакларыңны тырпайтма инде хәзер. Яшәрне без сиңа бирмибез.
/Мәгъсүм (ишек күрсәтеп). Сыпырт моннан, чыпчык!
Акбүләк ишек ача.
Бөркет (үзенә нәфрәт белән текәлгән күзләрне күреп) Әйдә, Нэлли!
Нэлли ана нәфрәтле караш ташлап икенче якка борыла. Беркет бер ялгызы кызу гына чыгып китә.
Пауза. Сүзсез уен. Шул арала нишләргә белми аптырап калган Нэлли дә әкрен генә чыгып югала. Я ш'әр ишеккә килә дә ишекне нык итеп ябып куя. Радиода жыр яңгырый
Шаулыйлар дулкыннар, дулкыннар, Ургылып, ярсынып, ашкынып...
Пә рд» теш».